Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Дус­тым хә­бә­рен­нән. 22 страница




Буровойны халык бик тиз шәйләп алды. Ул яктан авылга ишетелеп торган корыч торбаларның бер-берләренә бәрелеп шаңгырдавы-доңгырдавы барысына да элекке чиркәүнең зур чаңнарын хәтерләтеп, җаннарын әсәрләндереп җибәрде. Ә геологлар халыкның моңсу кыяфәттә калуларын бары бер әйбер белән генә аңлата ала иделәр: яратмыйлар, җирләрен бозганга ачуланалар. Авыл халкы үзләренең тормыш-көнкүрешләрен пыран-заран китергән нефтьчеләрне, инде берничә тапкыр ишетелеп борчуга салган җир маен сыгачак буровойларны һәркайда ничектер ятсынып каршы ала, алар хәтта бу якларның инде берничә елдан чәчәк атачагын һич башларына да китерә алмый иде. Һәм менә болар барысы да ниндидер билгесезлек эченә чумган буш хыял булып халыкның күңелен өшетеп һәм чиркандырып тора. Шәриф Кәримовичлар булган һәр җирдә вакыйгалар менә шулай кабатландылар. Әмма геологлар һич тә күз алдына китерергә мөмкин булмаган, хәтта башларына да сыйдырмаган икенче бер мәсьәлә дә бар иде халыкның моңсулануында. Ул — хәтер катламнарының актарылып атылулары, булган вакыйгаларның гүяки кабатланып, яңадан да җан аша узуы иде. Элекке чиркәү торган урынга буровой каланчасының китерелеп утыртылуы төрле ырымнар-сынамышлар тудырырга сәбәпче булса да, күңелләрне сагайтса да, үзара һич тәңгәл куелырга мөмкин булмаган параллельләр генә иделәр. Әмма халыкның күңеле, никадәр сак итсә дә, аларны абайлап бетерә ала димени соң? Ул моңсу күңелләрне асраучы корсакларның ярылганчы ашаганы да юк иде әлегә. Шулай булгач, каян инде барын да белеп бетерәсең? Мондый чакта тарих тирәнлеге генә күп сорауларга дөрес җавап табарга ярдәм итә ала.

Телләрдә матур бер мәкаль йөри: “Халык әйтсә — хак әйтә”, имеш. Хак — ул дөреснең дә иң тирәне, төгәле, аның бәясен билгеләүче, аңлы фикер аша туганы. Әмма ул да дөреслекне билгеләп бетерә алмаска мөмкин, кайчагында берьяклы, хәтта мәгънәсез үк булып китә. Бу очракта да шулай килеп чыкты. Кайчандыр кардон арты урыслары казып азапланган, эзләнгән байлык чит-ят илләрне баетачак түгел иде инде. Халык менә шуны төшенә алмый озак газапланды. Сала абзыеның бердән-бер байлыгы җир иде, аның игене иде. Ә хәзер нишлиләр? Шул изге җирне изеп-таптап китү генә түгел, маен да сыгып алачаклар икән!

Ярый, элек бер-берсеннән көлеп, сугышып яшәгәннәр үзара уртак тел таптылар, ул гына да түгел, йорт-нигезләрен бүлештеләр, күзләренә куркышып карамый башладылар. Мөселман карчыклары да Коръәнгә үзләренчә аңлатмалар биреп, намазларын болайрак болгаткалап бетерә иделәр:

— И Раббым, үзеңә кол ит, дустыңа өммәт ит, Хәүзе-Кәүсәр шәрабларында сугарылып, Туби агачы күләгәләренә күләгәләнеп, Мәрьям ана туйларын күреп, Рахман сүрәләрен ишетергә насыйп ит Рәсүлемезнең!..

Нәселе урыска барып тоташканнар үзләрен бөтенләй башкачарак тоттылар. Алар әллә нинди оҗмахлар, фәрештәләр белән саташмыйча, дин хәбәрләренә ышанмаган килеш, ярым-йорты христиан бәйрәмнәрен дә мөселманнарныкы белән буташтырып бетерделәр. Аракы янында гына үз вөҗданнарын төзәткәли иделәр. Ә яшьләр үзләренчә көн күреп, бересенең урыс, икенчесенең татар булганлыгын һич тә исләренә төшереп, акылларын милли мәсьәләгә борырга уйлап та бирмәделәр, бары тик тел очларында барлыкка килгән уртак сүзләр аша һәм күпчелек очракларда татарча аңлашу аларда үзеннән-үзе табигый хәлгә әйләнгән иде. Бары араларында таралган урыс исемнәренә, татар фамилияләренә, һәм, киресенчә, урыс фамилияле татар исемнәренә игътибар итеп, бу авылның тарихын белеп тормастан, кара әле, мин керәшен татарларына килеп кергәнмен бит дип адашырга, ул хакта үз фикерләрен башкаларга җиткереп, көлке хәлдә калырга да бик мөмкин иделәр. Дөрестән дә Кыекларның килүче-китүчеләрдән андыйларны еш очратканы бар иде. Аларны баштарак “төзәттеләр”, аннары моңа игътибар итүдән тәмам читләштеләр. Әмма сүзләре күпкә китеп, керәшен димәкне телгә алу аркасында, холык сүтелеп китеп, бер мыскыллы елмаеп, озак вакытлар телдән-телгә күчереп, кешенең дәрәҗәсен түбәнсетүче сүзләрне авыздан төшерми йөртә иделәр.

Шәриф Кәшәповичлар отряды шушы авыл янына разведкага туктау белән халык акылы кинәт икегә бүленеп, дин мәсьәләсе картлар арасында калкып китте. Татар абзыйлары ризасыз булып:

— Нигә урыс чиркәвеннән дегет чыга да, татар мәсҗиденән чыкмаска тиеш?— дип, акыллары аңламаган сорауларына үзләренчә үк җавап сала иделәр, имеш:

— Татар мәсҗиде изге урында икән дә...

Һәм китә инде сүзләр!

Әмма бу юраулар буш булып чыктылар. Озак та үтмәде, нефть хафасы авыл халкын бөтенләй икенче төрле кыл урталайга бүлде: бер якта таушалып беткән авыр холыклы, җиргә кендеге ябышкан кешеләр калса, икенчесенә яшь һәм шат, горур һәм тәкәббер романтик, илаһи шаукымлы затлар күтәрелде. Бу бүленеш инде дин аерымлыгын да, нәсел күзәнәкләрен дә таптап үтеп, кешеләрне холыкта гына түгел, хәтта вәсвәсәдә дә үзара каршы куйды.

Көрәш кырында җиңелгәннәр өчен бу тормыш — мәгънәсез. Әмма тормыш һаман да мәгънәсез генә була алмый, әгәр дә кешеләр, шушы тормышта яшәүчеләр үзләре үк мәгънәсез булмасалар. Без, кешеләр, яңалыкны һәрвакыт мәгънәсез дип каршы алабыз, һөҗүм ачабыз. Ә яңалык үзенең җиңелмәслеген белдергәч, аны аңларга тырыша башлыйбыз. Нишлисең, һәр яңалык үзенчә мәгънәсезлеккә каршылыктан туа. Искелек, узылганнар үзләре дә мәгънәсезлеккә әйләнә бара, әгәр дә аны бүгенгең белән бәйләмәсәң. Әмма ул мәгънәсезлекнең яңалыкны тудыручы мәгънәсезлек белән аермалы ягы бары шунда — ул череп баручы искелекнең таркалу чоры гына. Шулай да искелек белән яңалык һәрвакыт бергә яшиләр, искелекне яңалык җиңеп бетереп кенә килгәндә дә яңа яңалык туа бара. Кешелек һаман яңара, хисләр-моңнар яңара, өйләр-урамнар яңара. Әмма яңалыкның иң зурысы тамырдан үзгәрү чоры тормышны бөтенләй башкача үзгәртеп куя, ул хәтта кире әйләнеп кайта-кайта, җимерек хәрабәләр төзәтә-төзәтә, яңадан-яңа җиңүләргә таба бара. Шушы тамырдан үзгәреш тудырган шартлау баштарак киеренкелек китереп чыгарып, һәрбер төшенчәгә яңача мәгънә биреп үзгәртү барлыкка китерә. Тормыш шулай дәвам итә.

Һәм менә шушы якларда нефть фонтаны атып чыгу хәбәре дә гадәттән тыш иркенрәк киңлекләргә җәелеп, киеренкелек тудырды, ул тормыш нигезләрен тамырдан үзгәртеп, үзенчә итеп кордырды. Бу яңалык гадәттән тыш усал һәм тәвәккәл үзгәрү иде инде. Аның җиңеп килүен бернинди искелек һәм үзсүзлелек тоткарлап кала алмады. Ул хәзергә җиңә иде, үзенә чигенергә мөмкинлек калдырмыйча, күперләрен яндырып, табигатьне, көнкүрешне ватып-җимереп һаман да алга бара, усалланганнан-усаллана гына иде. Аннан хәзергә бер нәрсә таләп ителде — җиңү. Бу җиңүнең бәя-хакы да, артык миһербансызлыгы да бары арткы планга куелып, кешеләр җирдәге урынын аңларга да өлгерә алмый калачак иделәр. Бөтен җанына крестьян рухы береккән буыннар чылбыры кинәт шартлап өзелде дә мәйданга яңача тормыш, яңача көнкүреш, яңача фикерләү, яңа таләпләр һәркемнең хисси һәм табигый борчуларын җимереп, шахмат тактасындагы фигураларны буташтырып ташлаган кебек үзгәртеп куйды: нефть белән бергә мәйданга чыкканнар дөньяның төп штурвалын үзләренең кулларында әйләндергәләп, гавамны үзләренә буйсындырырга, үзләре белән исәпләшергә, замана адымнарын тонналар белән үлчәргә мәҗбүр иттеләр. Чөнки һәр яңа буровой, һәр яңа кое, скважина-чыгыр — болар кирәкле һәм артык тонна иде. Хәзер инде яңа шыткан уҗымнар, бал саркып торган чәчәк болыннары әсәрләми, ә сыланып аңкыган дегет парына бәндәләр борын төртә иделәр, әмма алай да артык юанырга үзләренә ирек куя алмыйча, башта геологларның табаны астында калсалар, аның артыннан ашкынып килгән дегетчеләр итеге ул болын һәм басуларга баса, бу гына да түгел, әле бер баштан икенчесенә җирне ярып торба үткәргечләр сузылсалар, икенче очтан киң башмаклы тракторлар җимертеп юл ярып үтәләр, чынлап торып шагыйрьләрчә: һәр яңа көн үзенчә яңа!

Яңа! Юллар яңа, көчләр яңа, уйлар яңа. Бар, исәпләшеп кара. Хәзер инде кешене берсе чиркәү астында, икенчесе мәсҗид карамагында дип бүлеп кара. Хәзер дегетче дөньяга хуҗа. Башкасы — юк. Мәсҗиде дә, чиркәве дә. Алар бары мескен карт-корылар өчен генә юаныч. Хәзер динсезләр дөньясы. Табынганнары җирдән нефть һәм икмәк алу. Юк, картлар көткән чиркәү тавышы да, азан моңы да инде кире кайтмаячак кебек иде хәзер. Кешеләр дин аерымлыгын җиңеп, берләшергә өлгерсәләр дә, дус һәм тату яшәү тәмен татысалар да, инде тагын яңача бүленүгә тап булмый кала алмадылар. Дөньясы шуңа үзгәрде дә. Карт, авыр тормыш, тыныч ярларыннан кайнап чыгып, үзен-үзе белештерми шашкын дулкыннар белән агып китте.

Киеренкелек үзен сагындырган иде. Моны һәркем сизде, тик аңлый гына алмады, буталды, шуңа күрә халык акырын кыймылдый бирде: шунлыктан нефть үзенә кешеләрне төрле яклардан җыйды. Элек киткәннәр әйләнеп кайттылар, күпләр үзләре теләп, намус кушуына тугрылыклы булып, әзербайҗаны-грузины да, урысы һәм украины да бу якларга тиз көндә баеп калыр өчен килделәр. Аларның бу бөек башлангычын җирле халык күтәреп алырга тиеш иде. Әмма...

Әмма хәзергә алар кетәклек араларына посып, буровойны, андагы эшләрне күзәттеләр, кызыксынганнары да сер бирмәделәр. Сүзләр уртак булса да, һәркем үзенчә фикер йөртте — салача... Авылның бу кыланышларына геологлар да игътибар итми калмады. Әмма дегет һәм аның белән кесәләрен тутырасы акча кайгысы алар өчен изгерәк һәм кадерлерәк иде. Озакламый алар бөтенләй Кыек халкына ияләнеп, бары үзләренең куанычлары белән һәрдаим очрашып кына яши бирделәр. Тик Шәриф Кәримович кына халык кайгысыннан ераклаша алмый иде. Аның әле әтисе — җиргә береккән кеше белән очрашасы бар. Дөрес, ул партия әгъзасы, әмма малаен аңлармы соң? Әгәр улының әллә кайда түгел, күршедә генә казынып йөрүен белсә, бирәчәк кирәген. Имеш: “Хәл белеп китәргә дә ярамадымы сиңа, дегетче!” Дөрес, Шәриф тырышып, күп тапкырлар аңлаткалап карады, әтисе аның сүзләрен кабул итте дә төсле, килеште дә, җитмәсә; ул җаны-тәне белән бу якларның чәчәк атуына өмет итә, әмма җиргә береккән, һәр агачның, һәр яфрак-үләнең селкенүенә карап кәефе үзгәрә, иген-иген, кешеләр-кешеләр дип өзелеп тора. Ә нефть күп вакыт миһербансыз һәм усал. Ул туфрак-җирнең тәмен белүгә караганда, үзәгенә карарга мәҗбүр итә. Ул аска тарта. Нефть эшендә бер генә фәлсәфә: җир өстендә ни булмас, әмма нефть, кирәк кенә түгел, ул — мөһим, ул — киләчәк. Менә шуны беләләрме алар? Юк! Җир астына төшә беләмени алар? Хәтта шахтер улы, коммунист, партиянең районда беренче секретаре Кәрим Хафизович та асылы белән крестьянга әверелеп бетте түгелме? Кешене иген кайгысы табигать баласы итми калмый шул!

Шәриф күңеленнән әле атасы белән бәхәсләшә, әле, шул ук вакытта, халыкны ук сүгү дәрәҗәсенә барып җитә иде. Хәтта әтисенең кандидатурасы киләсе сайлауларда да җиңәсен, аның район башында калуы мөмкинлеген күз алдына китереп эче дә поша иде. Аныңча хәзер районга яңа кешеләр кирәк. Яңа! Бер олау җитешсез яклары булса да, яңача уйлый торган, нефть эшен аңлый торганнар кирәк. Хәзер сала халкына паспорт иреге бирергә иде, бу алардан дегетчеләр тизрәк җитлегү өчен иң мөһим чара. Хәзер һәр нәрсәне гавам үзе хәл итәргә тиеш. Көн үзәгендә нефть торырга тиеш.

Бу уйлары Шәрифнең күңелен мең кат айкап, тетрәтеп үтә торды. Аларның очы-кырые күренмәде, шуңа да егетнең үз алдына үтә ачуы килә һәм ул фикерләрен кая да куярга җай таба алмый. Хәтта никадәр җитди, уйчан геологлар да моның ише фикергә урын газета битләрендә генә дип саный, ә аларның эше — нефть табу, акча! Сүзләрнең буяуларын ахырдан куертырга була, ә хәзергә мәгънәсе юк. Алар бары тик мәгънәсез сүзләр тезмәсе генә түгелме? Ярым ялган һәм ярым дөреслек. Чын сүзләр бары җиңүдән соң гына сөйләнелә — бетте китте! Бүгенге хаклык — нефть һәм баста!

Әмма кеше зиһененә уйлары никадәр ешрак кайтсалар, шулкадәр үк аларга иге-чиге булмаган дәвамлы проблемалар коерыгы ияреп килә. Уйлар... Аларның кайберләренең чиге кыска вакыт аралыгына сыя, икенчеләренә гасырлар да җитенкерәми. Уйның чиге — аның чиксез булуында. Кояш төсле уй да бер балкый, бер сүрелә. Ә чыннан да кояшның чиге бармы икән?

Шәриф кояшка текәлеп карап тора башлады. Таң кояшын гаҗәеп матур була диләр, дөрес икән. Күзләре дә чагылмадылар. Тәмам ачылып җитмәгән шул әле. Кара, ничек иркенәеп чыга. Бар табигатьне хозур нурларга күмеп, дөньялыкка такыя үрә-үрә балкып чыга. Эһ, нигә һәркем дә шагыйрь түгел икән? Юк! Һәркем шагыйрь, чөнки һәркемнең күңеле үзенчә балкый, кояш кебек, тик берәүләр сүзләрен матурлап әйтеп бирә ала, берәүләр тиле уйлары арасында адашып кала. Һәр тарафтан агачлар, күлләр, тауларга бәйләнгән төсле сузылып, тартылып тора кояш нурлары. Гүя бик зур пәрәвез җир өсте белән кояш арасына оя корган. Кылларга аз гына кагылып үткән саба җиле җыр көйли, сандугач түгел, шушы таң нурлары тибрәнеп, күңелне өзә-өзә шыңшый сыман. Бу моңны саклап каласы иде, кояш кебек нур чәчәсе, кешеләр өчен балкып торасы, кирәкле буласы иде; элеккечә, дуслар белән иңгә-иң торып, бер-береңне аңлап, һәммәсен күз алмасында булып һәм һәркемне күз уңыңда тотып, ярым серле, ярым гыйльми, ярым романтик, хисси дөньяда гына яшәсәң иде ул. Һәй, студентлардан да бәхетлерәк кешеләр бармы икән бу дөньяда? Кесә — такыр, тамакта — каты-коты, күңелдә — җыр! Менә ул чын һәм бәхетле студент. Ә кесәдә акчасы тулы, тәмледән яхшыны гына ашаган студентта мондый изге хисләр, саф күңел бөртекләреннән генә торган җырлы сагыш, уен-көлке никтер аблкый, нигәдер ул аларны читтән әйләнеп үтә, нигә?

Һәр яңа хис яңа уйларны кузгата, көтелмәгән тойгылар хәтер ярларына үтеп керә һәм башлана, артыннан куып тотарга өлгерә дә алмый кала торган истәлекләр агышы башлана; алар күңелнең әллә кай җирләреннән актарылып чыгалар да олы сагышка укмаша-укмаша, бәгырьне сыгып-сыгып сызландыралар: тәнгә һәм җанга бик авыр булып китә.

Искә дә алмаслык түгел шул. Менә, мең сынаулар, йокысыз төннәр аша үтеп, студент булып җитлектем дигәндә генә дөнья сине бөтергәләп үз ызаннарына кертеп адаштыра. Яши башлыйсың. Беренче курста әле син студент түгел. Чөнки башыңда бер әйбер — уку. Ул шулай кирәк тә. Әгәр шушы тиешлек сакланмаса, көт тә тор, син яки быел, яисә ике елдан инде теләсәң-теләмәсәң дә студент тормышыннан китәсең. Нәрсә соң ул студент тормышы? Моңа җавап һаман да элеккечә: ярым-йорты тормыш ул, ягъни ярым гыйльми, ярым романтик, ярым шәхси, ярым күмәк һәм ярым, ярым, ярым... Анда, әгәр дә өлгерсәң, укудан гайре бар әйбер дә яртылаш кына башкарыла. Башкача мөмкин түгел. Юкса берни дә күрми һәм аңламый калачаксың. Монда һәркемнең холкы һәм фигыле үзгәрә. Һаман да шул ярым-йортыга әверелә. Син ярым горур, ярым шаян, ярым тәкәббер, барысы да җитенкерәми, һәммәсенә өлгереп тә булмый. Менә шул ул студент һәм аның тормышы. Ни өчен шундый соң ул? Бәлки ярым ач, ярым тук тормышта яшәгәнгәдер?

Шәрифнең курсташлары белә: шулай, өченче курсны бетергәч, аларны практикага җибәрделәр. Кайда әле? Татарстанга, нефть диңгезендә йөзгән якка. Киттеләр болар урыс малае Саша белән. Казанда йөриләр. Мәктәптә Шәрифнең бергә укыган шәриктәшләре Сафа белән Марат очрадылар. Ут егетләр. Сафа педагогия институтында укый икән, ә Марат университетка ук үрмәләгән. Беренчесе бик яхшы баянчы, калын бас тавышлы, кара тут йөзле, уртача буйлы, чандыр гына бер егет үзе, ә уйнап-җырлап җибәрсә, әйтәләр, торактагы барлык кыз, хатын затыннан булганнар аның ишеге төбенә җыелалар, ә мескен егетләр оятларыннан тараканнар урынына кайсы-кая посып бетә, имеш. Монысын ук арттыралар ахыры дип, бертуктаусыз такылдаган Мараттан көлеп кенә барганнар иде, кая ул, торактагы бүлмәләренә барып керү белән Сафа җырлап җибәрмәсенме, биш-ун минут үтмәгәндер, хатын-кызлар аның ишеге артында күч кебек тыз-быз килә башладылар, әллә керәләр инде дип торганда, яхшыдан санамадылар, ахрысы, куркышып юкка да чыктылар. Марат бу хәлгә аңлатма ясады:

— Әй егетләр, азрак Мәскәү тузаннарыгызны кагыштырып килсәгез ни була иде? Козгын кебек кәпрәеп, безнең гөлдергүләребезне таратып ук бетердегез... Шулай ярыймы инде?..

Әмма кызлар тыңлап ук торганнар икән. Көлешеп җибәрделәр. Мәскәү студентлары да үртәлеп куйды, Сашаның:

— Без нәрсә, без болай гына, яхшы түгел бит, җәелеп китеп булмый,— дип әйтүе булды, Марат тагын да аңа өстәде:

— Җәелмә син, брат, үзебезчә генә бул! Бездә шундый әйтем бар: “Кунак икәнсең, сыена карап түгел, хуҗасына карап хөрмәтле бул”, диләр.

Сый сүзе чыккач, егетләр җыйналышып алдылар. Әллә кайдан гына ашыгыч рәвештә юнәтеп бер “урыс малае”н таптылар. Озаклап бәхәс корып тормадылар, ач күздә чама юк, диләр, төбенә үк төштеләр. Хәзер инде бар да бер-берсенә туган һәм дус иде. Саша да, баштарак сәер тоелган татарчалатып русчаны сукалаган сүзләргә күнегеп китте. Дөресрәге, татарларны ул башкачарак итеп күз алдына китерә иде. Нигәдер алар чәчсез һәм түгәрәк кечек күзле кебек тоела иделәр. Моның, билгеле, шулай күзаллануына сәбәп тә бар иде: беренчесе — тарих укытучысы аларга, дәртләнәрәк төшеп ахрысы, татарларны шул рәвештәрәк сурәтләп сөйләде, икенчесе — үзләренең күршесендәге бер малайны, Боряны (ул бәлки Барый булгандыр инде), “Татарин” дип, йә “Кенәз” кушаматы белән үртәп ачуын китерә иделәр. Ә болар нәрсә? Кара бу Маратны: буйга — гүяки идәнгә баскан килеш түшәмне күтәреп тора, ул җилкәләр — ике диварларны тоташтыра, күзе дә кечкенә түгел, чәче дә коңгырт, әкияттәге урыс баһадирларыннан кай җире ким? Тик менә “че” авазын гына никтер бәрәңгене сытып ашаган кебек итеп сөйләшә, хәтәр болар, әй...

— Саша, ишетәсеңме, шигырь сөйли!— Шәрифнең җилкә белән төртә-төртә әйткән сүзләрен уйларына чумган Саша аңлаша алмый калды, аннары, төшенгәч:

— Шур, Тукай, да?— дип сораган иде, Шәриф аңа ачуланып күз салды. Саша тагын да айнып китте, Шәрифнең үз исемен бозып, “Шура” дигән кушамат белән эндәшүләрен яратмавы исенә төште, тик татар исемен әйтү урыс кешесенә авыр икәнен дустының аңламавына да үкенеп куйды. Әмма Шәриф үпкәсен тиз онытты. Яңадан Сашаның соравына кире кайтты:

— Юк, Тукайны түгел, үзенекен сөйли. Саша, кара, ә, шагыйрь белән бер сыйныфта укыганмын бит! Ничек әйтеп бирә! Менә ичмасам шагыйрь!

Саша Тукай дигән шагыйрь барлыгын Шәрифтән элек үк ишетеп белде. Чөнки, бәхәскә кереп, әдәбият хакында сүз чыга калса, Шәриф:

— Сез ни беләсез, сез Тукайны да белмисез бит,— дип алардан көлә торган иде.

Шәриф Сашага тагын төртте:

— Монысы инде – Җәлил шигыре, “Маобит дәфтәрләре”ннән, ишет, татарча ничек яңгырый!

Саша күңел биләмәләреннән мең кат сорау белән үтте:

— Җәлил? Җәлил? Җәлил?— Тырыша торгач, исенә дә төште: герой шагыйрь, легендар шәхес! Монысын уйлап бетерде дә Шәрифнең колагына кабатлады. Әмма пышылдап әйткәне шигырьнең сөйләнеп беткән чагында, барысының да тыныч калган вакытына туры килде. Сашаның:

— Герой шагыйрь, легендар шәхес, әйе бит?— дигәненә һәммәсе дә мыскыллы көлештеләр. Көлүеннән әүвәле Марат туктады һәм Сашадан гафу үтенде һәм, бәйнә-бәйнә Муса Җәлил хакында бар белгәннәрен, күз алдына китергәненчә сугыш вакыйгаларын, фашист төрмәләрен сөйләп бирде. Саша бу вакытта Маратка рәхмәтле күзләре белән текәлеп, соклану хисләрен яшерми тыңлап утырды. Ул шат иде. Кинәт аңа бер хакыйкать йөзен ачты: кеше никадәр физик яктан көчле һәм гайрәтле булса, шулкадәр үк башкаларны аңлаучан, шагыйрь күңелле була икән!






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных