Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Кайнаналар посып ята 2 страница




— Шуннан,— дип сузды тагын Бибиев, тик күпләрнең күзе, аныкына ияреп тәрәзәгә баккан, киртә буендагы Сәрсебашевта иде. Күмхуҗчыларның дикъкатен җыелышка кире кайтарырга кирәк булды. Бу очракта берәр нәрсә сөйләп куюның яхшы икәнлеге Бибиевкә яхшы билгеле иде. Әмма үзенең дә күзләренә гел шул Сәрсебашев сурәте китмәде, ике егет җилкәсенә асылынган хәлендә ул яктан югалгач та тиз генә зиһенен кабат бер ноктага җыя алмады. Шунда Бибиевнең әйтергә теләгән сүзен өзделәр. Торып баскан кеше аңа таныш кебек иде. “Нишләмәк кирәк, җыелышны бәлки бу кеше туры юлга кертер, аннары соң, шулай кирәк, үзләре дә сөйләштерсеннәр!”— дип пышылдады Бибиев өстәл янындагыларга, сүзләрен адрессыз гына юнәлтеп.

Бибиев утырды. Каты утырды. Торып баскан кеше боргалап тормады. Турыдан ярып:

— Иптәшләр, күмхуҗчылар! Сайлагыз мине, бер елдан күмхуҗны миллионерга чыгарам,— дип әйтеп салды.

Ышанмадылар.

Тик мужикларның гына башы өскә калыкты. Җыелыш өзелде. Икенче көнгә кадәр чигерелеп, ә анда, аңа ышануларын белдереп, һәммәсе бер тавыштан шул кеше файдасына тавышларын бирделәр. Ул кеше чыннан да рәис булырга лаеклы иде — Кәрим Хафизович!

Бибиевкә дә нидер булды, соклануын яшермичә:

— Тәвәккәл таш яра, ышанабыз!.. Ярый, Кәрим Хафизович, сезне сайлыйм,— диде һәм, үз сүзенә үзе үк ышанмыйча, җәйгә кадәр күмхуҗ эшенә тыгылмыйча, дәшми-тынмый район үзәгендә нәтиҗәләрне көтеп ятты.

Ә күмхуҗларының эшләре бик авырга, тәмам күтәрәмгә калган вакытлар иде бу.

Беренче эш — малларга азык кирәк иде. Кара язда аны каян аласың да, ничек ул башмак-таналарны, тояк-санакларны беренче үләнгә кадәр генә булса да алып чыгасың? Шушы эш ышандырырлыкмы? Юк! Аңа кем ышансын... Әмма татар барда — хәтәр бар, дигәннәр. Эш чыннан да көтелгәннән дә хәтәррәк булып чыкты. Кәрим Хафизович малларны гына түгел, күмхуҗны да аякка бастыра алды.

Эш болайрак оешты: әүвәле Кәрим Хафизович мал-туар утарларын йөреп чыкты, бар булган ашлык һәм азыкны җитди, төгәл хисапка кертте. Хәлләр мөшкел иделәр. Хәтта чәчүлек орлыкның да күбесен дәүләттән сатып алырга туры киләчәк иде. Беренче көннәре менә шулар белән үтте.

Аннары бөтенләй дә көтелмәгән вакыйгалар башланып киттеләр. Һәркем, кем аякта йөри ала, көрәк, сәнәк, балта, пычкы тота белә, эшкә чыгарылдылар. Авыллары артындагы сазлыктан тал ботакларын чаптыртты, камыш җыйдырды, ылыслы агачларның түбәнге ботакларыннан себеркеләр ясаттырды һәм боларны абзар-кураларга ташыттырып, мал-туарның астына һәм алдына куйдырттырды. Ачка беткән хайванкайларга бәйрәм булды бу.

Икенче атнаның өченче көне рәис күмхуҗ территориясен ташлап ук китте. Моны беркем белмәде. Күмхузчылар өчен ул кайсыдыр күрше тирәклектә тал бөресе җыядыр кебек иде. Шулай тагын бер атна вакыт үтте.

Өченче атнада рәиснең юклыгы беленде. Шапалай Саттар, юри шаяртып:

— Талдан малларга чир керә, имеш... Егетләр, әнә Хафиз малае, мин күмхуҗны күтәрәм дип тал җыйдырганы өчен, районнан китерелгән җантимер кулына кергән, башы Себер киткән икән,— диярәк сөйләнгәләп, куш янына иш тә өстәп куйгалап, җитмәсә: — Үзен дә бетерде ул малай актыгы, тиздән авылыбыз белән үк Себер ягына озатачак икәннәр,— дигәч, күмхуҗда эш башлап йөрүче коммунист Закир абзый Лотфи үзе үк район үзәгенә ат чаптырган, яхшылата аңлата икән үзләренә:

— Егет — безнеке, тиясе булмагыз! Чал чәчем белән ант итеп әйтәм, күмхуҗны торгызыр, аякка бастырыр ул,— дигән, җитмәсә: — Сүзем хак, башымны кисмәгә бирәм!— дигәне дә җитә каласы икән.

Бу вакыйга чыннан да булган, әмма шаян сүз осталары аңа күпне кушып сөйләмәсәләр дә ярар иде. Шунысы бер хикмәт, авылның ике башыннан, бер ягыннан Закир абзый районда әйткәннәрен халыкка сөйли-сөйли килә икән, икенче ягыннан дәү чананы тракторга тактырып, алагаем йөк итеп төяткән фураж белән Кәрим Хафизович кайтып төшкән.

Тагын ышанмадылар. Юк, булмас аннан, диделәр. Тик Закир абзый ышангач, күмхуҗда да, районда да кем каршы сүз әйтер? Ышандылар. Әмма күмхуҗлары ике-өч ел эчендә миллионерга чыккач, тагын ышанмадылар, хата эзләделәр. Һәр җирдә хәйлә күрделәр. Ләкин ахырда ышанырга туры килде аларга. Менә шуннан инде Камил Хафизович абруй алды. Бишенче елында аны районга ук күтәреп, беренче секретарь урынына куйдылар. Бу вакыт эчендә шулай үсеп китәргә лаеклы иде ул. Әмма бу тарихларны күпләр белми һәм искәрми иде. Менә инде хәзер бөтен бер район өчен җаваплы кешеләрнең беренчесе ул!

Ә тормышлар һаман да үзгәрә тора икән. Баштарак эш белән бөтенләй дә игътибар итәргә туры килмәгән аңарга, ваклыклар инде зурая башлаганнар, алар сизелерлек булып, үзләренең һәр җирдә комачау иткәнлекләрен күрсәтеп тора иделәр. Ә тормышның кинәттән үзгәрүе, бу якларның тиз арада нефть фонтаны астында калуы ул ваклыкларны тулысы белән алга чыгарды. Һәм алар гади ваклыклар гына булуларын югалтып, төп шартка һәм сәбәпләргә әйләнеп киттеләр. Шуларның берсе һәм беренчесе — күмхуҗларның киләчәге иде. Берничә ел элек кенә алдагы көне зур булып күренгән күмәк хуҗалык бүген инде иске бер кыйшайган тәгәрмәч төсле, алга барган, тизлекне зурайткан саен, төп кормага ешрак суга һәм үзен дә җимерә бара иде.

Исендә Камил Хафизовичның, бик исендә. Ул вакытта әле күмхуҗ рәисе генә булып эшләсә дә, күп башлангычларның өлгесе иде ул. Шулай берзаман район бюросыда аның җитәкләгән күмхуҗындагы эшләрнең барышы белән кызыксындылар. Мондый гамәлләр Бибиев тарафыннан эндәшелми генә алып барылганга күрә, гаҗәпләнерлек урын юк кебек күренде. Әмма каныгучан Бибиевкә нидер кирәген төшенү дә җиңел иде. Чөнки район артка калганнан кала, моның сәбәбе дә бер генә — күмхуҗлар тәмам бүселә бара, район идарәсе күрәләтә шуңа игътибар итми, рәисләрне башбаштаклыкка этәрә иде. Ә алда барган күмхуҗлар Бибиев планнарына буйсынырга теләми. Ни дигәндә дә, аларда көч, аларда эш дәрте сүнмәгән, хуҗалыклар яхшыра, ныгый гына бара. Тик кемнәр-кемнәр, ә район үзәгендәгеләр яхшы белә: алга киткән һәр күмхуҗның карынында арта калган күмхуҗларның өлеше ята. Бу яктан Камил Хафизович та ялтыраганнардан түгел. Аның район алдында ике бурычы бар: беренчесе — кара язда, рәис булып эшли башлаганының тәүге атналарында ук башка күмхуҗларга тиешле фуражны ул үзләренә юллап алып кайтты, ә икенче бурычы — коммунист сүзе, намус эше — биргән сүзне үтәп, ышанычны аклау иде. Ә Бибиев беренче бурычын искәртеп түгел, икенчесе белән аның мин-минлегенә суктырырга яраткан талантлы җитәкче, үзсүзле һәм булдыклы ир иде. Ул, кирәк булса, шушы коммунист намусы дигәнен шулкадәр кабарта ала иде, хәтта бернинди файдасызга үзеңне корбан итәргә мәҗбүр буласың. Әүвәлге очрашуларында Камил Хафизович аның бу сыйфатына сокланса, азакка таба ул сүзләрнең таш атып тәрәзә вату белән тәңгәллеген сизенде, ә инде җитәкчелек эшен төшенеп алгач, район үзәгендә еш була башлаганыннан соң аңлады: Бибиевнең тәлинкәсе бер генә яклы һәм гаҗәеп туйдыручан, җанга тиючән икән. Әмма Бибиев хәйләкәр төлке иде. Үзенә буйсынмаганнарны шома гына буразнасына яраштыра ала. Һәм бюрода да Камил Хафизовичның отчетын хуплап, аңа җиңел генә йөгән кидертә алды. Бибиевнең ул йөгәнне нык тотачагын яшь рәис аңлап җиткермәде һәм ару капты — алга да, артка да, уңга да, сулга да борылмый барырга туры килде үзенә. Сораганынча Камил Хафизовичка МТСның тракторларын Бибиев бүлеп бирде, ягъни, аңа туктаусыз булышты. Рәис дә моны чын күңелдән, эш кирәге өчен ярдәм итүе дип кабул итте. Әмма бу булышлыкның төп мәгънәсенә бер елдан соң гына төшенде. Ул тракторлар ярты ел эчендә ватылып, эшкә яраклыларыннан чиреге генә калды. Сәбәбе – яхшы җиһазлы машина-трактор мастерское гына түгел, запас частьләр дә юк иде. Әмма районда Бибиев аның белән башкача сөйләште:

— Камил Хафизович иптәш, үзенең коммунистик намусын онытып, ашлык “задание”се үтәлмәүдә техника җитмәгәнлекне дәлил итеп куя... Уйлап карыйк... Искә төшерик, иптәшләр, кемдә техника юк та, кемдә көч аз...

Камил Хафизович үзен горур тотарга тырышса да, ачуыннан кызарып-бүртенеп чыгуын сизенми калды. Маңгай читләреннән салкын тир бөркелеп, ул эсселе-суыклы булды, әмма каршы сүз әйтә алмады, йөгәне аны нык тоткан иде. Шулай да җавапсыз калса, үзен таптап китәселәрен сизенде ул.

— Минем кара уемча, гаеп техникада гына түгел...— дип сүзен башлаган рәискә Бибиев ямау салырга да өлгерде:

— Дөрес, бик дөрес, бөтен гаеп кешеләрдә, шәхесләр булмауда! Оештыра белүче авторитетның җитлекмәвендә!..

Бу күрәләтә сыртка суккалау иде. Әмма Бибиев үзе кыйнаган урыннарны сыйпап та куярга ярата һәм шулай эшләде дә. Тик бу юлы ул гадәте бик елдыр, шома, сизелерлек булып чыкмады:

— Ә сезнең күмхуҗга ни җитми?— Бу соравыннан соң Бибиевнең борылыш ясавын яхшы аңлаган Камил Хафизович киреләнергә булды. Акыллы баш буларак, бездә дә гаеп юк түгел инде дисә, әллә кайчан алтын балык тотар иде... Юк, ул сүзләрнең кирәклеген яхшы тойса да, үзенең ир сүзе сөйләвенә ныклы ышанып, җаны теләгәне әйтте:

— МТСларны таратмаска иде!

Бөтенесе шым калдылар. Үзәк партия карарына каршы килгән “егетләр” белән элегрәк башкача сүз ката иделәр, бу юлы инде әйтелгәннең сәбәпләрен дәлилләү таләп ителә иде. Рәис үзе дә кыстатып тормады:

— Минемчә,— диде ул,— бар гаеп бары тик үзебезнең күмхуҗда, тракторларны көйләү-җайлау һәм шуның кебек эшләрне башкару өчен үзебездә үк мастерской булдырмауда!

Бу сүзләреннән соң Бибиев балкып тантана итте. Сүз — атылган ук төсле, никадәр оста ычкынса, шулкадәр төз барып тия. Камил Хафизовичның да сүзләре файдага булды. Озак сөйләнеп утырмыйча, барлык әйтәсен ул шуның белән йомгаклап та куйды:

— Соңгы ел күмхуҗларга зур яңалыклар алып килде, көтелмәгән үзгәрешләр күбебезне бөтенләй эшкә яраксыз итеп ташлады дип әйтмим, әмма ел эчендә алынган тәҗрибәләрне җыйнаштырырга, уртак фикергә килергә вакыт түгелме? Күмхуҗ рәисләре, алдынгы күмхуҗчылар җыелышып, шул хакта киңәш-табыш оештыру яхшыга гына булыр иде!

Бибиевкә монысы да ошады. Ул үзенең килешүен белдереп баш какты. Мондый киңәшмәләрне кыш башында ук, яңа кар утыргач җыелышып уздыру яхшырак булыр дигән карарга килделәр.

Карар хакында юл буе Камил Хафизович уйланып кайтты. Аның башында әүвәле бер уй купты, әллә барысын да шул җыелышта бәйнә-бәйнә сөйләп бирергәме? Аннары икенчесе, өченчесе... Ул бары тик күмхуҗы кырларына җиткәч кенә сүрелә төшеп, үзенең бюрода булуын кабат күз алдына китерде. Тагын да ясала киленә торган ялгышларны, бераздан алардан арынып, кылган уңышларын һәм җиңүләрен исенә төшерде, җанына сеңдерде. Бибиевнең тоткан йөгәнен соңгы вакытларында азрак бушатырга өлгерүен төшенеп алгач, Камил Хафизович елмая ук башлады. Аңа рәхәт, бик тә рәхәт булып китте. Ни дисәң дә ул Бибиев кадәр Бибиевне җиңеп кайтып килә иде шул... Ә янда, Көнчыгыш якта сары ярым ай, калкулыклар өстендә генә, үрелеп алырлык кына биеклектә тәмле сыр кебек, туклыклы сурәттә ялтырый, рәхәтлек биреп елмая иде...

Ә берничә көннән Камил Хафизовичны бюрога кабат чакырттылар һәм үзен секретарь итеп, аны сайлауда күрсәтергә исәпләре барлыкны белдерделәр...

 

Тормышлар яхшырган саен әнкәйне хәтеремә алам. Ул миннән еракта, авылда. Үзем шәһәрдә, Казан каласында яшим. Кызым үсә. Ә без үскәндә алты бала идек. Берсеннән-берсе кечкенә, ә ашау ягына килгәндә — берсеннән-берсе усалрак алты тамак идек. Әнкәй кыска кышкы көннәрдә бер караңгыдан икенчесенә кадәр бәрәннәр карый, анда-санда безне, ике малаен, яки олырак кыз балаларын ияртеп, төнге каравылга бара. Иң күңеллесе — ул каравыл дигәннәре атнага берничә тапкыр кабатланып тора иде, ә өйдә күпереп торган икмәкләрне мич тутырып пешерә. Җылылар... Күрше малайлары ак күмәч белән тәгамь итә иде, ә безнекеләр — күпереп торган чын икмәк, бодай ипие, кара ипи. Шуңадыр күрше малайларыннан тазарак һәм үткенрәк идек. Кышлар безнең өйдә шулай үтеп китә тордылар. Җәйгә чыкканчы ук гаиләбезнең сигез тамагы — әткәй-әнкәй һәм без, балалар, тулып торган сай икмәк ларының төбенә төшеп җитә идек. Әнкәй безне, балаларын ияртеп, чөгендер утарга алып чыгып китә. Ярыша-ярыша эшлибез. Анан, тәмам арыгач, утырып, яңа гына тишелеп чыккан яшел кыяклы суган белән тозлап ипи ашыйбыз, чишмә суы эчәбез...

Илнең бу чоры нык үскән социализм юлыннан зур атлап барган чаклары иде. Без бәлки ил кайгыларыннан ерак булсак та, шул ук илебез белән бергә бара идек. Әмма җәй башына ук әйләндереп, тузаны кагылган лар безнең өметләрне башка якка юнәлтергә мәҗбүр итә. Әнкәй, нинди уңган кеше ул безнең, булыр-булмас сигез-тугыз тавыгының йомырка салганын көтеп ала да, дистәгә тулуга, шәһәргә илтеп, аларны икмәккә алыштырып кайта. Дөрестән дә безнең тавыклар тырышлардан иделәр, аларның шуңа күрә йомыркалары да эре була иде. Ә эре йомыркаларны шәһәр халкы ярата, кулдан өзеп ала. Әнкәйгә ияреп барган без дә, сөенешеп, аларны саткан акчаны икмәккә алыштырабыз да, табадай кызган шәһәр урамнарыннан җәяүләп узып, авылыбыз ягына илтүче юлга чыгып басабыз.

Бу йөрүләр еш кабатлана иделәр. Шуңадыр мин яшьли шәһәрнең ни-нәрсә икәнлеген белеп үстем. Әнкәйгә рәхмәт, шулар аркасында шәһәрнең дә, авылның да ниндилеген яхшы аерам кебек.

Тормышлар матурланган саен мин шулай әнкәйне искә алам һәм җаным елый башлый.

Казан, 1984.

 

ӘНИ­ЕМ, КОР­ЪӘН ЧЫ­ГАР­СЫҢ

По­весть

 

I

Зи­ма­гур Хә­ләф­нең кай­тып тө­шүе авыл­да күп сүз­ләр­не куз­гат­ты. Яз­гы та­шу­лар бе­теп, ха­лык­ның ба­су-кыр­га чык­кан ва­кыт­ла­ры иде. Юга­ры оч­та­гы Га­ли­мул­ла хәз­рәт­нең мәд­рә­сә­сен­дә кыш бу­е­на гый­лем эс­тә­гән шә­керт­лә­ре та­ра­лыш­кан­нан соң, бу бе­рен­че зур ва­кый­га бул­ды. Ата­лар кыз­ла­ры­на йорт кап­ка­сын­нан үтеп чы­гар­га яра­мас­лык рә­веш­тә ки­сәт­те­ләр, ана­лар, күз-ко­лак то­тып кы­на, алар­ның һәр адым­на­рын бар­лар­га ти­еш иде­ләр, хәт­та урын­лы-урын­сыз­га:

— Пәр­дә­не ник кү­тәр­дең әле, чо­лан­га чы­гып, ток­мач кис, эшең бет­кән­ме әл­лә? — дип ачу­ла­ну­ны да га­дәт ит­те­ләр.

Шу­лай да чи­бәр­лек­тә дөнья бә­һа­се кыз­лар­ның соң­гы көн­нәр­дә итәк­лә­ре кыс­ка­ра төш­те. Сә­бә­бе зи­ма­гур Хә­ләф­нең кем­ле­ге бе­лән бәй­ле икән­ле­ген авыл кыз­ла­ры үз­лә­ре ге­нә бел­де­ләр.

Тик бер Шә­ри­фә­гә ге­нә ке­ше-ка­ра ка­гы­нып сүз әйт­мә­де. Ни ди­сәң дә, бай кы­зы шул. Кем­не­ке ди­ген әле? Ко­ры­тай Ха­физ­ны­кы, ти­рә-юнь­дә ге­нә тү­гел, ка­ла сәү­дә­гәр­лә­ре бе­лән дә ярыш­кан, Ка­зан бай­гу­ра­ла­ры бе­лән дә ку­рык­мый­ча эш йөрт­кән, сер­лә­ре­нә ке­реп, сә­я­сәт өл­кә­сен­дә дә ат уй­нак­лат­кан, ил­дә үк бул­ма­са да, та­тар­да та­ныл­ган шә­хес­нең кы­зы бит ул. Әле ни­чә ел­лар элек ке­нә Ниж­гурд ка­ла­сы­на ба­рып, олы сәү­дә ара­сын­да, па­ро­ход ял­ла­тып, җы­е­лыш кор-ган­на­рын­да, Ука ел­га­сы­ның ти­рән­ле­ген бер ка­лай әтәч Ка­зан шә­кер­те­нә үл­чәт­кән иде. Ар­кы­лы тө­шеп ка­ра­гыз сез аның юлы­на. Ка­рур­ман­нан чы­гып, фаэ­тон тәр­тә­се­нә ябыш­кан чу­аш­лар­ның да маң­га­е­на ал­та­тар те­рә­гән ке­ше бит ул. Ни­гә дип зи­ма­гур Хә­ләф­тән йор­тын­да­гы наз ия­се гөл­чә­чәк­тәй кы­зы Шә­ри­фә кур­кып тор­сын ди әле?

— ­Ки­леп, урам­да кү­ре­нә кал­са, те­лең­не күр­сәт үзе­нә! — ди­де бит әти­се.— Йө­зе­нә чу­ан чык­сын! Ата­кай әй­тә тор­ган­ и­де, дош­ма­ны­ңа тел күр­сәт, йө­зе бо­зы­лыр дип. Син дә шу­лай ит. Би­тен чу­ан бас­сын, мур кыр­гы­ры!..

Шә­ри­фә — укы­мыш­лы кыз. Әти­се ин­де ни­чә­ләр ел рәт­тән, бер дә өз­ми­чә, Ка­зан­нан мө­гал­ли­мә ки­терт­те. Җәгъ­ра­фия, хи­мия, әл­җаб­ра фән­нә­ре бе­лән бер­гә хөс­не хат, га­рәп те­ле, ли­са­не тө­рек, фран­са дә­рес­лек­лә­рен­нән кү­нек­мә­ләр өй­рәт­тер­де. Зур сәү­дә­дән кай­тып ке­рер иде дә:

— ­Йә әле кы­зым, им­ти­хан — фа­рыз ки­фа­я­дер, нәр­сә­ләр­гә­ өй­рән­дең? — дип, дәш­те­рер, мө­гал­ли­мә­се кар­шын­да бар­ысын да со­рар, бел­гә­нен дә, бел­мә­гә­нен дә төп­че­нер иде. Әгәр дә Шә­ри­фә йө­ге­рек тел бе­лән сөй­лә­сә, укып-язып та күр­сәт­те исә, и мак­тар, ка­ла бү­лә­ген ку­лы­на тот­ты­рыр иде. Ә ки­ре­сен­чә бул­са, Мө­хәм­мәд га­ләй­һис-сә­лам­не­ке төс­ле ка­лын ка­ра каш­ла­рын кы­лыч бо­ры­ны өс­те­нә җы­е­рып ки­те­рер иде дә:

— ­Бо­лай уң­ма­саң, си­не Әнг­ла­терн­га алып бар­мам, Лон­дан­ның ма­на­ра­сы­на алып мен­мәм,— дип оры­шыр иде.

Ул ­гы­на да тү­гел, со­ңын­нан мө­гал­ли­мә­се­нә дә усал сүз­ләр­ әй­теп, күр­ше бүл­мә­дә та­выш чы­га­рыр, ир­тә­ге­сен, га­фу со­ра­ган­дай, һәм­мә­се­нә дә, «ко­лак ялы өчен» ди­гән­дәй, бе­рәр бү­ләк би­рер иде. Укый-өй­рә­нә тор­гач, әти­се­нең те­лен­нән ­төш­кән ул Әнг­ла­терн, Лон­дан, ма­на­ра ха­кын­да Шә­ри­фә бе­леп, үз ал­ды­на кө­леп тә йөр­де: шул­ка­дәр бай­лы­гы ­бу­ла то­рып, җәгъ­ра­фия фә­нен­нән хә­бәр­дар тү­гел икән бит­ а­та­сы! Ул олуг ма­на­ра, дөнь­я­ның си­ге­зен­че мог­җи­за­сы,
бер дә Лон­дан­да тө­зел­мә­гән, фран­са­лар­ның Па­риж ­шә­һә­рен­дә шул!

Бу бе­лем­нә­ре Шә­ри­фә­не әти­сен­нән өс­тен чы­гар­ды, мө­гал­ли­мә­се­нең тәр­бия сә­гать­лә­ре аңа ру­хи ирек­нең нәр­сә икән­ле­ген та­тыр­га мөм­кин­че­лек бир­де. Бай­лар ара­сын­да Ха­физ дө­рес­тән җә­дит­че са­нал­са да, күп мәсь­ә­лә­ләр­дә, биг­рәк тә хәл гый­ле­мен­дә, ка­дим­че­ләр­дән һич тә ка­лыш­ма­ды. Мо­ны да ак­рын­лап тө­ше­нә баш­ла­ды кы­зы. Аның өчен кы­зык иде. Әгәр дә бе­рәр кат­лау­лы мәсь­ә­лә ки­леп чык­са, әти­се:

— ­Ка­зан­да­гы Га­лә­вет­дин бай бу хак­та ни­чек уй­лый икән, Ал­ла­һы тә­га­лә бо­ер­са, бу бар­га­ным­да тө­гәл бе­леп кай­там­ ә­ле! — дип, зәң­гәр ка­ләм бе­лән сыз­га­лап, ку­ен дәф­тә­ре­нә­ я­зып та куя иде.

Ә Шә­ри­фә бик ях­шы бе­лә. Әти­се­нең бу дәф­тә­рен ку­лы­на то­тып ка­ра­га­ны бар: ан­да нәр­сә языл­са, ул ин­де хәл ите­лә. Әле эл­гә­ре, мон­нан ике кыш элек: «Гол­ландс­кий әтәч ике та­вык кү­кәе сал­ды»,—дип язып куй­ган­нан соң, шул ял­гы­шы­на ни­чә тап­кыр төр­те­леп, адәм ху­ры бул­ган иде. Гол­ландс­кий әтәч­ләр кү­кәй дә са­ла икән дип сөй­ләп йөр­гән бит. Ә чын­лык­та гол­ланд әтә­че бе­лән яшә­гән та­вык­ла­ры­ның өл­гер­ле­ген һәм кү­кәй та­шу тәр­ти­бен ге­нә исәп­кә алып бар­ган җи­рен­нән ял­гыш яз­ган бул­ган. Кем бе­лә, гол­ланд әтә­че дә та­тар­ны­кын­нан ар­тык тү­гел­ле­ген тө­шен­гәч, мак­та­ну ния­те бе­лән юри шу­лай сөй­лә­неп йөр­гән­дер? Тел­гә ос­та­лык­та аның бе­лән яры­шыр­лык ке­ше юк ди­ләр бит!

Шу­лай итеп, зат­лы кыз Шә­ри­фә­нең ге­нә, зи­ма­гур Хә­ләф кайт­ты дип, итә­ге кыс­кар­ма­ды. Егет­ләр ха­кын­да уй­лар­га аңа әле ир­тә­рәк иде, ан­нан соң, тө­рек ли­са­нын­да языл­ган ру­ман­нар­да­гы егет­ләр бул­са икән ул, исең ки­тәр иде.

 

II

Ә Шә­ри­фә, чын­лык­та, зи­ма­гур Хә­ләф­нең кем икән­ле­ген дә, төс-кы­я­фә­тен дә бел­ми иде. Шу­ның бе­лән бә­хет­ле бул­ды. Үзе­нә гай­бәт итеп ке­нә ишет­тер­гә­лә­де­ләр: ул, бәд­бә­хет, ка­ла­да их­ти­лал­чы­лар бе­лән бик әш­нә икән дә, ут чы­гар-мак­чы­лар, па­ди­шаһ га­ли­җә­нап­ла­ры­на тел-теш ти­дер­мәк­че­ләр, ди. Авы­зы­на тә­мә­ке кап­кач, ут чы­гар­мый кал­мас ин­де, бу­лыр-бу­лыр...

Шә­ри­фә­нең ир­кен ва­кыт­ла­ры, мө­гал­ли­мә апа­сы да, бер­ни­чә көн­гә ял со­рап, ка­ла­га кит­те. Яшь кыз­лар укый тор­ган ру­ман­нар да ки­те­рер­мен, ди­де. Шә­ри­фә биг­рәк тә Га­яз Ис­ха­кый­ны со­ра­тыр­га үтен­де, соң­гы ара­лар­да, ме­нә өчен­че елы ди­яр­лек, яңа чык­кан ки­тап­ла­рын ал­ды­ра ал­мый. Па­ди­шаһ аны бер дә ярат­мый, ди шул. Ан­дый олуг әдип­не дә үз ит­мәс­кә мөм­кин ми­кән­ни соң? Бер дә укый бел­ми­ме әл­лә? Юк, ара­ла­рын юри бу­тый тор­ган­дыр!

Шә­ри­фә, тә­рә­зә яны­на ки­леп, чә­чәк­ле-чук­лы ка­лын пәр­дә ар­тын­да­гы то­ман ке­бек сы­ек ак чел­тәр­ләр­не кү­тәр­де, яшел­лек­кә тө­рен­гән тау сырт­ла­рын­да йөр­гән мал-ту­ар­ны нок­та-нок­та бу­лып си­бел­гән җир­лә­рен­нән шәй­лә­де. Якын­да­рак ба­ла­лар йө­ге­ре­шеп уй­ный иде. Әм­ма мәш ки­лү­лә­ре­нең чыр-чуы аңа ише­тел­мә­де, алар­га бик тә кү­ңел­сез­дер ке­бек то­ел­ды үзе­нә.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных