ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Кайнаналар посып ята 5 страницаКызы күренүгә, Корытай Хафиз тиз җаена кайтты, елмаеп ук сөйләшә башлады: — Әй, бөртегем, Шәрифәм, кил әле бире. Менә әниең белән сөйләшә идек. Ни, дип. Ни... Әнисе, чәйне яңарт, ярармы! Монсын ук көтмәгәнгә, Шәрифә дә сагаеп калды. Фагыйлә абыстай исә игътибар да итеп тормады булса кирәк, иренең әмерен асрауларга җиткерергә дип кереп китте. — Ни булды, кызым, кәефең юылмасын, әйе... Кайвакытта тамак карлыга да кычкырыбрак сөйләргә туры килгәли, әйе... Әтисе болай дисә дә, сәбәпнең бүтәндә икәнлеген кызның күңеле сизенә, әмма акылы аңлап җиткерә алмый иде. Корытай Хафиз юктан гына болай, кызын күрүгә үк сары май кебек эреп китмәс иде, максатына ирешү өчен вакыт уңаен җайлыйдыр? — Менә каладагы бай йортка килен булып төшсәң, күз алдына китер, кызым, ике катлы таш пулат, мәгърур сарай... Болай су ташытып бимазаламаслар... Шәрифәнең җавапка сүзе юк иде. Ата кеше нәрсә әйтмәс тә, нинди хыяллар белән яшәмәс!
X Килер көннәренең бәхете Шәрифәнең үзендә иде. Бөтен шатлык-куанычы укый торган китапларында һәм дә мәхәббәт хатларында булганлыктан, ул бу тормыштан ераклаша барды. Моңа кадәр дә яшәешнең хәйләсен һәм мәгънәсен руманнардан гына белгәнлектән, киләчәген дә шуларда язылганча итеп күз алдына китерә, алардан чыгып, ата-анасы үзен аңламаячагын сизенә, бүтәнчә һич тә мөмкин түгел дип белә иде. Төрек һәм татар руманнары ата-бала каршылыгын тәфсилләп сурәтләгәнгә, Шәрифә бәхетен ничек корачагын төшенгән дә сыман. Юк, ул аларның сүзенә колак салмас, мәхәббәтеннән баш тартмас, шул кала шәкерте белән бергә булырдыр мөгаен! Җаны теләгән елан итен ашаган, дигәндәй, егет белән җайлап очрашып, йөрәк серләрен ишетәсе килә башлады. Теге көнне чишмәдән кайтканында ни өчен каушаганына аңлатма таба алмады, шулай да икенче юлы үзен алай өстен тотарга кирәкмәс санады. Әмма кулына көянтә-чиләк ала башласа, ирек куймадылар. Әнисе: — Нинди хәл ди ул, кызым, атаң белсә, тагын орышыр,— дип юлын бүлде, капканы ачып чыгарга мөмкинлек калмады, һава сулыйсы килгәндә дә алма бакчасында гомерен уздырды. Ургылып чыгарга җиткән хисләр ташкыны акрынлап утырды, кире җыела башлады. Күңелен тынычлык хөкеме көннән-көн ныграк били барды. Алар шушы рәвешле онытылырга да мөмкин иделәр. Әмма егет тәвәккәл булып чыкты. Җомга көнне, ахшам алдыннан Шәрифәләрнең бакчасына төште һәм кызны агачлар арасына дәшеп китерде. Кыз әүвәле аңлашмыйчарак калды, аны күрүдән йөрәге кузгалган, сиземе бетеп, зиһене буталган иде. Кеше алларында оятлы булудан курыкты. Шулай да, алма караган кыяфәт чыгарып, егет янынарак килде. — Сез монда нишләп йөрисез, әти кайтса?.. — Борчылма, матурым,— диде егет,— әткәгез хәзрәткә чакырулы, ул шунда икәнлеген яхшы беләм, хафаланыр урын юк, сүзләре тиз генә бетмәс әле... — Шулай да анысы... Әмма көпә-көндез, ил-күз аек чакта дигәнем... Егеткә җитә калды. Шәрифәнең болай сөйләве күңеленә хуш килде. Карале, ул аны кумый икән бит, киресенчә саклыкка гына чакыра, кызлар күңелендә җитмеш дию пәрие бар диләр иде, хак сүз икән! — Мин сезнең белән, гыйззәт иясе сөекле туташ, бер-бер очрашу өметендә яшәмәктә идем.— Егетнең акылы түгел, ташып чыгарга торган хисләре шушы рәвешле итеп телен тибрәндерде.— Әмма үзегезне читтән генә булса да күреп Кичке уеннар хакында Шәрифәнең ишеткәне бар иде. Имеш, анда кызлар-егетләр, җырлап-биеп, адәм көлкеләре ясыйлар икән. Хәзрәт әйтә, моңа чик куярга кирәк, замана яшьләре тәмам бозылып беткәнче дип. Бу да шулар янына йөри микәнни? Үзе шәкерт... Кызның, моңа кадәр күрелмәгән көнчелек хисе кабынып, бит очларын ялкын алды, әмма теленә усаллыгы чыкмады, сорап кына куйды: — Сез дә ул бозыклар янына йөрисезмени? Егет оятка калырга тиеш булса да елмайды гына. — Йөрим шул, Шәрифә, җанаш! Әмма анда һичбер бозыклык галәмәтләрен күргәнем юк. Сезне очратмаммы дип кенә төшкәлим. — Авыл кызлары янынамы? — Юк инде, матурым, Шәрифә, сезне сагынудан гына шул. — Ә минем исемемне кайдан беләсез? — Бәрәкаллаһ, ничек кайдан? Хафиз бай кызы гүзәл Шәрифәнең исемен белмәскә! — Ә үзегез кем соң? — Ничек инде кем? — Исемегез, дим... Алар шул рәвешле шактый озак сөйләшергә мөмкин иделәр, ләкин бакча капкасыннан кереп килгән Хафиз бай Шәрифәне чакырып аваз салды: — Син кайда, Шәрифә кызым?.. Хәләф тиз арада карлыган куагы артына посты, Шәрифә, ике кулына да коелган алмалар алып, тавыш килгән якка таба атлады: — Мин монда... Ни бар иде, әтием?.. — Кызым, нишләп дөньяңны оныттың инде, бүген кич каладан кунаклар көтәбез бит. Алдан әйтеп куймасам иде, зиннәтләреңне так, матур күлмәкләреңне киеп ал... Бу алмалар әле кызарырга да өлгермәгәннәр, ямь-яшелләр түгелме соң? Калдыр аларны, ташла, ташла. Җәһәтрәк атлыйк. Мин дә онытып җибәргәнмен. Менә-менә килеп төшәрләр. — Кемнәр соң алар, әтием? Бик олы, мәртәбә иясе кешеләр. Тимершаһ хәзрәт үзенең улы Дәүләтшаһ әфәнде белән. Ай-һай мөхтәрәм затлар да инде, кызым. Аларның күңеленә кереп калырга тырыш. Акчуриннар бит, кенәзләр! Дәүләтшаһ әфәнденең дә килүе, Тимершаһ хәзрәтнең дә кунак төшүе аңлы кеше өчен күп нәрсәләр хакында сөйли иде. Акчурин кадәр Акчуриннар юк эш белән генә монда йөрмәсләр, җитди сәбәбе күренмәсә, алар шушындый да ерак сәяхәтне кирәк дип табар иделәрмени!?. Юк, әлбәттә. Әткәсе менә нәрсә өчен хәзрәткә кергән булган икән! Аш җыя торганнардыр?.. Шәрифәнең бакча әйләнеп йөрергә мөмкинлеге калмады, һай, егет, сабыр итеп көтсәң, кыз монда тагын чыгар әле, берүк, китмә генә!
XI Тимер күчәр һәм сиртмәләргә эшләнгән зур тарантасны авылда моңарчы күргәннәре юк иде. Хәтта Корытай Хафиз да мондый рәхәтлекләрдән мәхрүм. Кара син аның гәрәбәләр тагып эшләнелгән затлы бизәкләрен, мең чакрымнар үтеп тә армас атларын, яңгыр хәвефе булганда күтәрелеп куела торган түбәләрен, анысын-монысын. Хәтта арбага менү-төшү өчен аерым баскычы да бар икән. Шушы кадәрле юл узса, авыл абзасының сыртына бармак калынлыгы туфрак утырыр иде, боларның ак кәчтүм һәм эшләпәләрендә ник бер генә бөртек тузан әсәре күренсен? Бүтән вакыт булса, урамда тырай тибүче авыл малайлары арба артыннан дәррәү чабар иделәр, ә моннан курка калдылар. Аллаһ сакласын, йә әллә кемнәрдер әле! Урыс булып куймасыннар, бигрәкләр дә адәмчә кием киенмәгәннәр болар. Дәүләтшаһ әфәнде Акчурин бик тә ипле кеше икән, йөзенә ник бер усаллык билгесе чыксын. Яшь, мыегы да кара, сирәклеген сизмисең, килешеп тора. Ә менә әтисе булырга тиешлесе, өлкәнрәге, Тимершаһ хәзрәтнең күз карашларында исә әллә ниткән усаллык һәм канәгатьсезлек сизелә. Кузлада утырган, ат башларын тотучы абзыйга кулындагы тимер таягы белән нигәдер ике тапкыр төртеп куйды. Болай минут саен сыртыңны каезлый башласалар, билсез калуың да бар! Кунакларның килгәнен Хафиз бай тәрәзәдән күреп өлгерде һәм, капка төпләренә җиткән вакытларына туры китереп, хатыны Фагыйлә белән каршы алырга чыкты. Монысы ук, ягъни хатын ияртеп, ир кешеләрне йортка узарга чакыру әһеле мөэмин өчен килешмәсә дә, соңгы ике елда Казанда гадәткә кергән Аурупа йолаларыннан берсе иде. Акчуриннар бу хәлгә үзләре ягыннан тиешенчә бәя бирделәр һәм, тәрәккыятьнең шушындый да караңгы салага үтеп керүенә сөенеп, милләтнең киләчәге зурдан икәнлеге хакында горурланып сүз салыштылар: — Ай, ба-а-а, афәрин, җәмәгать, ай, ба-а-а, ни күркәм хәлдер бу!.. Тимершаһның телгә осталыгы мәгълүм булганлыктан, алдан ук моны көткән Хафиз бай да сынатасы итмәде. Өс-башын калача кәчтүм һәм ботинкаларга алыштырган, алтын сәгатен таккан, кулына тимер таяк алган сыйфатта, иярләнгән сыер хәлендәрәк булуыннан котылырга теләп, ике генә кәлимә әйтте: — Мәрхабә, туганкайлар!.. Иренең бу рәвешле дә гаҗәеп дәрәҗәдә яңача үз-үзен тотуын беренче тапкыр күргән Фагыйлә ханым егылыплар китә язды. Күпме сорады Аллаһы тәгаләдән, ирен ипләндерсен иде, диде. Менә күрдеңме нишли: сандугач булып кына сайрамый инде. Үпкәләмәслек тә түгел бит, һай җаным, «Кунакларны түргә әйдәремез» диме? Телен кара үзенең, әллә нинди тез-мезләргә күчеп бетте. Мишәрләр дә болай ук сөйләшмәс, валлаһи. Тел бөкләндереп сүз куерту да Аурупа галәмәте микәнни? Шушылар хакында уйланып, Фагыйлә ханым кунакларының ни сәбәпле килүен уена да кертеп карамады. Бераз сыйланып, өстәл яныннан кузгалгач, Хафиз бай Шәрифәне дәштереп алгач кына йөрәк астында нидер кузгалып, акылы айныды. Карасана, зур эш белән йөриләр икән ләбаса! Кызны күрүгә, улы Дәүләтшаһ әфәндедән бигрәк, әтисе Тимершаһ хәзрәтләре Акчурин аны бер кашык су белән йотарлык хәлгә керде, күзләре берьюлы ике яктан уйнап, түгәрәк гәүдәсе туп кебек сикергәләп алгандай итте. Әмма карт ишаннар төсле «Бәракаллаһ!» дип, Шәрифәгә кул сузып, акылыннан язарлык хәлгә җитмәде, карашын тиз генә Хафиз бай белән Фагыйлә ханымга күчерде: кайсысына охшаш икән, янәсе! Шәрифә алар янында булганда һәм аннан соң да йөрәк серләреннән бер генә сүз дә сөйләшенмәде, бары тик: — Улым, барыгыз әле, әгәр дә Хафиз әфәнде рөхсәт итсә, кызы белән бакча һавасын сулап керегез,— дип, Тимершаһ хәзрәтләре Акчурин, җаен китереп кенә, Дәүләтшаһын урыныннан кубарды. Асыл кошның затлылыгын күрергә Хафиз бай йортында бу мәҗлес иртәнгәчә дәвам итте. Сәхәрдә мәсҗедкә барып намаз кылганнан соң, йокысыз төн уздырган кунаклар кайтыр юлга кузгалдылар. Болай ашыгуларының сәбәбе ике атнадан соң зурлап киләселәре белән генә аклана иде. Шәрифәнең язмышы һичбер ай-вайсыз хәл ителгән санала башлады, шулай итеп, ул ике атнадан кияү куенына керергә тиеш күрелде. Хәбәр бик тиз авыл эчендә һәм тирә-юньгә таралды. Акчуриннар тарантасы артыннан күтәрелгән тузан басылырга да өлгермәстән һәммә йорт әһеле бу хакта гәп корды. Хәер, гореф-гадәтне белгән кешеләр моны алдан ук фараз кылырга җитешкән иделәр: Хафиз байның эшләре тагын да яхшырак тәгәрәячәк.
XII Хәләфнең күңел төбен нинди кортлар төшеп кимергәнен кемнәр белсен дә, никләр генә хәл-әхвәлен белешсеннәр? Болар барсы да Шәрифә өчен билгесез калды. Әмма үзенең язмышы атасы тарафыннан хәл кылынганын аңларлык башы бар иде кызның. Дәүләтшаһ әфәнденең күңелләренә хуш килгәнлеген сиздереп, әнисе: — Бу Акчуриннарның кечесе бигрәкләр дә тәрбияле икән. Ул сүзгә катнашмауларына кадәр әллә нинди бер олуглык өстәп тора үзенә. Кызыбыз бәхетле булыр, Аллаһы боерса...— дип, Шәрифәнең хисләрен кайнарландырырга тырышулары да булачак никахны хуп күрүе хакында сөйли иде. Корытай Хафизның аңа ияртеп әйтелгән һәр сүзендә байлык һәм мәртәбә өмете бар иде: — Аллаһы тәгаләнең амин дигән сәгатендә, тәкъдир кушып башлаган эштер, анасы! Казан каласында сәүдәбез генә түгел, сүзебез дә үтемле булып китәр. Әле, мин әйтәм, моңа кадәр бер дә бирешмәдек. Инде һәммәсеннән алга чыгарбыз. Кызым кадәр кызым бит ул, Акчуриннарны да буйсындырды диген, ә!.. Менә бит ул ничек! Барысын да искә алгач, Шәрифәне яман күздән саклау ниятенә керешеп, янына утырмачы әбине дәштерделәр. Кем белә, авылда күз атып йөргән берәр ярлы-ябагай кызыгып куеп, эшне бозуы да бар. Дошманнар да юк түгел. Читлеккә төшкән асыл кош төсле, Шәрифә хәтта ялгызы бакчага чыгудан да мәхрүм иде. Шушы рәвешле дүрт-биш көн төгәлләнеп, утырмачы әби дә кызның холык-фигылен өйрәнеп өлгерде, аңа ышаныч баглады. Мөмкинлек күренсә, башын салып, йоклап алуны гадәт итте. Ничә көннәр өй һавасын гына сулаудан Шәрифәнең төс-кыяфәте һәм сәламәтлегенә зыян килер дип әнисе сагаймаса, йөрәк түренә керергә өлгергән егетен кыз кабат күрмәс тә иде. Ул көнне бакча аеруча хозур һәм һавасы саф булып, иртәнге якның салкынча җиләс җиле тәннәргә иркенлек алып килде. Хезмәтен гадәтенчә җиренә җиткереп башкарам дип уйлаган утырмачы әби алмагач төбендәге урынында йокыга талуга, ялгызы моңаеп калган Шәрифәнең аяк астына алма тәгәрәп килде. Гүяки җәннәт бакчасыннан өзелеп төшкән дә, кызны үртәргә маташа имеш.. Алмагач артында, чак кына иелеп, үз янына чакыручы егет качып тора иде. Аны-моны уйламастан, Шәрифә Хәләф янына атылды. Ничек шулай булгандыр, әмма алар кочакка-кочак диярлек туры килделәр. Шәрифә зарлана ук башлады: — Атамнар башымны ашарга маташалар. Надан бай малаена бирергә итәләр... «Надан» дигәннән, бу кадәресе артык, җитмәсә дөрес бәя түгел иде. Хәләф шунда ук төзәтү җаен карады: — Алай димә, матурым... Хак булса, ул егетне Аурупа телендә дә сөйләшә диләр. Һай ахмак, анысын бит Шәрифә үзе дә белеште, әмма Дәүләтшаһ әфәндегә күңеле ятмады. Ә син, шуны да аңламыйча, көндәшеңне яклап торасың бит, пешмәгән. Белсә ни! Дәүләтшаһта синең кебек төс-бит, кыяфәт бармы? Юк! Буй-сын, дисеңме, руманнарда гына язылганча килеш-килбәт һәм үз-үзеңне тотышың дисеңме, кайсын табасың боларның ул байгурада? Нигә бу егетләр шушылай пешмәгән булалар икән, нәкъ китаптагыча! Шәрифәнең фикер кайнарлыгы йөзенә бәреп чыкты. Хәләф хакында уйлаган көннәре мизгел эчендә хәтерендә актарылып ташланды да акылын йөрәк хисләре күмеп китте: «Заяга калмасын, бер күтәрелеп үпсен иде ичмасам!» Каушап китүдәнме, әллә башка сәбәп аркасындамы, пешмәгән егет телсез тора бирде. Никләр генә аңламый икән? Шәрифә үзе беренче адымны ясасынмыни? — Без мәңге кавыша алмабыз инде... Бу сүзләрен әйткәндә егет, Шәрифәдән генә түгел, хәтта үзеннән дә оялды. Әмма кызның бәгыре урталай теленеп китте. Бу пешмәгәнне артыгы белән кызганды һәм язмышының аныкыннан да яманрак икәнлеге хакында уйлап борчылырга өлгерде. Аның фикере белән килешмичә: — Алай димәгез, әле никах мәҗлесе җыелмаган, вакыт бар. Тәкъдиребез Аллаһы кулында. Миңа ул байгура ошамый. Бирмә, ташлама шул козгынның тырнагына,— дип пышылдауга, Шәрифәнең сүзләренә ияреп чыккан күз яшьләре алсу бите буйлап йөгерде, кызыл якут ирененнән узып, ияк очына төште. Акылы һәм йөрәге шашынган егет, үз-үзен белештерми, кызны кочагына алды. Бу гамәленә Шәрифә каршы килмәде. Тәне буйлап сихри калтырану йөгерүгә карамастан, наз иркендә кала бирде. Әмма егет, артыгына батырчылыгы җитмичә, тукталып калды. — Миңа сезне бирмәсләр инде? — Кемнәр?.. Кызның бу соравы Хәләфне бетереп ташлады. Ни әйтергә белмичә, башы аска иелде. — Кемнәр дип инде, әтиегез-әниегез дигәнем... — Ә алар мине бүтәнгә бирделәр бит инде, никахлашасы гына калды... — Ничек инде бирделәр? — Бирергә булдылар дигәнем... — Шулай шул. Миңа сорарга калмады. — Ә син сорап торма! — Ничек инде?.. Ә сез ризамы соң? — Нәрсәгә? — Урлап качсам, дим... — Батырчылыгың җитәрме? — Җитмәгән кая ди ул! Үзгәрсә үзгәрә икән кеше, егетнең күкрәгендә лачын очынды диярсең. — Хәзер үкме? — Әйе, хәзер үк! Шәрифә акылында түгел иде булса кирәк. Утырмачы әби йокысында калды. Ә алар, арткы капкадан узып, таллыкка төштеләр һәм, инешнең аргы ягына чыгып, авыл урамына кереп тә тормастан, Түбән очка таба ашыктылар. Дөресрәге, егет туктап хәл дә җыярга теләмәде. Су аркылы чыкканда күтәреп алган Шәрифәсен кулыннан төшермәде. Ул көннең һәм бу гамәлләренең нәрсә белән бетәсен бер Аллаһы тәгалә үзе генә белә иде.
XIII Шәрифәнең кайдалыгы икенче көнне үк авылда мәгълүм булды. «Эш узган, Корытай Хафизны яшьләр акылга утыртканнар!»— дип, бер дә яшермичә сөйләделәр. Чөнки бай үзе дә туй эшләре белән калага киткән җиреннән әйләнеп кайтмаган, утырмачы әби келәткә бикләнгән, хөкем көтеп ята, Фагыйлә абыстай кара кайгыдан урын өстенә егылган иде. «Һай бала, шул зимагур өчен үстердеммени мин сине? Атаң нәрсәләр әйтер!» — дип аһ оруларын ишеткән кешенең йөрәк мае кайнамыйча калмастыр? Дөрестән дә Шәрифәнең бу гамәле юньсезлек иде. Моны кыз үзе генә аңламады. Муллаларның берсе дә никах укырга теләмәделәр. Йоланы мәдрәсәдәге башкорт шәкерте җиренә җиткереп башкарган икән дип сөйләделәр. Тик шул кичәдән соң авылдан аның бөтенләй чыгып китүенә генә аптырадылар. Хәләфнең агасы авылда староста булганлыктан, яшьләрнең бу гамәленә сарулары кайнаган кешеләр һичбер эшкә алынырга кыймадылар. Барысы да Хафиз байның каладан кайтып төшүен ут йотып диярлек көттеләр. Кешенең бәхете үзеннән дә зур була алмый, бары тик артыннан яки алдыннан гына йөри. Вакыйгалар бер-бер артлы шушыны дәлиллиләр төсле иде. Корытай Хафиз, кайтып кергән уңаена, бу хәлләрдән хәбәрдар булып, келәткә бикләнелгән җиреннән утырмачыны сөйрәп чыгарды һәм эт итеп кыйнап ташлады. Дөньялыкның яме байларның мәрхәмәтеннән дип күнеккән әби, йөзе-тәне изелеп беткәч, исән калуына шөкрана кылып, аяк өстенә басарга тырышып карады. Хафиз бай кереп киткәнче хезмәтчеләре дә поскан урыннарыннан чыгарга һәм әбигә, һич югы, кул бирергә кыймый торганнар иде, хәзер күтәреп үк алдылар. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|