ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Кайнаналар посып ята 7 страницаБу сүзләргә һәм гайбәтләргә бер генә катнашы булмаган кеше сыйфатында тотты үзен Хәләф. Бүтәннәр ни-нәрсә сөйләшкәнне ишетмәде, бәхәсләргә катнашмады. Бөтен хәсрәте Шәрифәсе хакында иде. Япа-ялгызын ничек калдырып китә алсын? Кемнәр кулына? Бу бәхетсез башы әллә әйләнеп кайта, әллә юк, кем белә? Ялгызы ничек яшәр? Хәләфнең бәгыре болай ук кискәләнеп өзелгәне юк иде. Менә бит, эшләр кая таба бара, бу тормышның бер дә терәге булмый икән. Китапларда дөрес язганнар, дөньялыкка таянырга ярамый, фани ул, фани! Әмма ташлап та китү, газиз җаннан баш тарту, Аллаһының тәкъдиреннән борын чөерү дә дөрес түгел. Падишаһлар гына, адәмнәрнең гомерләрен кисү өчен, үзләрен Хак тәгалә дәрәҗәсенә куярга теләп, сугыш уенын китереп чыгаралар. Чарасызлыктан туган авыр уйлары Хәләфне изә иде. Шундый көннәренең берсендә Сираҗи мәхдүм килеп керде. Көтелмәгән җирдән пәйда булуы, авызларын ерып сөйләшүе, сүз саен «Аллаһ хакы»н калдырмавы Хәләфнең салынып төшкән болытлы күңел күген яктыртып җибәрде. Теге вакытларда алар, мәдрәсәдә муллалык көтеп яткан шәкертләр, кышка калдырылмыйча, авылдан ук чыгарылган иделәр. Хәләфнең Шәрифәгә өйләнүендә үзләрен каты гаепләп, Хафиз бай кудырган иде. Алар исә Донбасс шахталарына барып җиткәннәр, Иделдә-Донда балык тотканнар, дөньяның барча әчесен-төчесен диярлек татыганнар икән. Сөйләп киткәч, сүз күп булды. Инде дә солдатка алыну өчен кайтарылганлыгы да, билгеле, йөрәкләрендә әрнү уятты. — Аллаһы тәгаләнең бирмешеннән узмыш юк,— дип киңәштеләр дә ни килсә, шуңа буйсынырга булдылар. Әмма Хәләфнең күңелендә Шәрифә кайгысы иде. Бу мәсьәләне кем белән дә арага куеп тикшермәгәнлектән, мәхдүм Сираҗиның бик вакытлы килүеннән файдаланып, хәсрәтен аңа чиште. — Син, Хәләф абый,— диде Сираҗи, гәүдәсен терсәгенә таяндырып,— әнисенә кайтар аны. Ышанычлы җирдә булуы яхшы. Монда ялгызын калдырудан бер дә юнь күрмим. “Илдә ир бетсә — әтрәк азына” диләрме? Шәрифә абыстай күркәм зат. Ялгызын калдырма! Шту син! Моңа кадәр теленә гарәп-фарсыны мул кыстырып сөйләшә торган Сираҗи мәхдүмнең урыс сүзләре белән дә милли теленең йомшак басуын чүпләтүе сәер иде. Хәләф шуңа игътибар итеп, бермәлгә үз хәсрәтен онытып, көтелмәгән урында елмаеп куйды. — Син көлмә әле, мин ялгыш сөйләмим,— дип, Сираҗи кырыслана төште.— Үзе ризалык бирсә инде... Уйлама, аерылып кайткан дип әйтүче булмас. Дөнья күрмәгән кеше икәнмен, мондый дөрес киңәш бирә алмас идем. Мәсьәләнең асылына төшеп тикшергәннән соң, Хәләф тә Сираҗиның сүзләре белән тулысынча килеште. Чаршау артында үз эше белән мәшгуль Шәрифә исә, ире ни дисә, шуңа күнәргә мәҗбүр икәнлеген белеп, үз уйларына чумды. Ир дип, мәхәббәт дип, шушы кадәр адәм оятларына калганнан һәм анасыннан, газиз атасыннан каргышлар алгач, ничекләр итеп, ничә ташлап чыккан туган йорт бусагасыннан башын югары тотып атлап керсен икән ул? Бу тормышын үзе теләде бит, һичкем аңа такмады. Кайчан зарланып сүз әйткәне булды? Ике катлы, күркәм җиһазлы, бай йортны калдыруы җиңел идеме соң аңа? «Җәннәттән тәмугка төштең!» — дип, абыстайлар ачуланганда да сер бирмәде ул. Һай, ниләр генә күрер икән бу газиз яшь башкайлары...
XVIII — Сүземнән чыкмассың инде,—дип сүз башлады Хәләф, Сираҗи мәхдүм китеп берара вакыт үтүгә, Шәрифәне үз янына алгач., — Атны да, сыерны да алырсың... Әллә кайтырмын, әллә — юк... Бу сүзләреннән соң Хәләфнең күзләре дымланып, бәгыре өзгәләнгәндәй булды. Шәрифәнең аңгы-миңге калган чагы, тәне изрәгән, хәлсез төсле иде. Ике кешенең әңгәмәсенә колак салып торган өченче заттай, тагын бер җан иясе үзен белдереп, хәбәр китерде. Әйтәм соңгы вакытларда Шәрифәнең хәле китә иде. — Хәләф, безнең балабыз булачак!.. Ире моны көтмәгән идеме, үз хәсрәтеннән айнып китте. — Ничек? — Җан керде үзенә! Иншалла, сугыштан исән-имин кайтырсың. Изге фал бу, беләсеңме! Ничә көннәр күкрәгенә башын салып йөргән Хәләф аяк өстенә басты. — Шәрифәм, мин яныңда булмамын, сакла берүк бу балабызны! Бердәнбер әманәтем — шул! Болай ук үтенү артык иде... Ике көннән никрутлар олавы авылдан чыгып китте. Кичтән старостаның бик каты кыйналган булуы сәбәпле, басу капкасын, озата килгән халыктан аерылып чыгып, Камалетдин мәзин япты. Барсы да үр башына йөгерделәр. Әмма аралар ераклашкан саен, көзнең вак яңгыры күз күремен каплады. Китеп баручылар гүяки гаип булдылар. «Әйләнеп кайта гына күрсеннәр, йа Рабби Ходаем!» — һәммәсенең телендә шул иде.
XIX Аты-сыеры үз туган йортына китерелгәнлек сәбәпле, Шәрифә дә, алдан сөйләшеп куелганча, ирен озаткан көнне әнкәләренә кайтып керде. Соңгы вакытларда бик бетерешкән Фагыйлә абыйстай бу минутларны санап диярлек көтә иде. Кызы, бусагадан узып, төенчеген тоткан хәлендә басып калгач: — Менә теләгем кабул булдымы? Зимагурың олактымы? — дип аягына басты.— Баланың анадан узганы юк әле! Ни әйттем, шул килде. Атаң башына җиткән ул зимагурың әйләнеп кайтмасын, дөмексен! Сугыш ише бәла җир йөзендә әнә шундый кешеләр күбәйгәннән килә ул... — Әни!.. Әмма Шәрифәнең йөрәген өзеп әйткән сүзеннән генә Фагыйлә абыстай айнырга теләмәде, эченә җыелган ачуын һаман да чайкый бирде. — Әни! Алай диярлек булсаң, мин кире китәм! Фагыйлә абыстай акыл кабасында әйтер фикерен эрләп-нитеп тормады, җавап буларак, кызының йөзенә сүзләрен ямап та куйды: — Китәр җирең бик ерак инде! Кая барырсың? Йә, сөйлә! Башыңны имансыз зимагур кулына салып ни күрдең?.. Шәрифә бер сүз дә әйтә алмады. Ана тәрбиясендә торып калды. Шушы көннән соң бераз сырхауланып алган Фагыйлә абыстай дә махсус рәвештә бәхәс башларга теләмәде. Тынычланып калды. Үзе дигәнчә дөньяның бара икәнлегенә кинәнеп, шушы елдан кабат гайрәте кайтты. Хафиз байдан соң бөлгенлеккә кадәр китереп җиткерелгән кибетенә тәртип салды, эш кәгазьләренә тотынып, әле җан бирергә өлгермәгән сәүдәләрен яңартып җибәрде. Фагыйлә абыстайның бу һөнәрләргә осталыгы барлыгына шикләнүче кибетчеләре бик авыр хәлдә калдылар. Үз кесәләренә тутырган акчаларын кире кайтарырга мәҗбүр ителделәр. Әмма Фагыйлә абыстайның тормышы болай тиз генә җайлана торган түгел иде әле. Кызы Шәрифәнең йөкле икәнлеген белүгә, кабат хафага төште. Юк инде, китеп олаккан һәм мәңге кайтмаячак зимагурның баласын тәрбиялисе түгел! Имче карчык дәштереп, котылдырырга кирәк бу бәладән. Шулай уйлады һәм эш тә итте. Атна кичендә, чана юллары ныгыгач, авылдан унбиш чакрым ераклыктагы пристаньгә ат чаптырды. Җиңел чанада толыпка төренеп утырган хәлендә дөньяның рәхәтлекләрен исенә төшереп барды. Пристаньле авылдагы им-томга оста хатынны тиз табып, йомышын аңлатты. Бик кыйммәт бәягә даруын алып, чәйләп тә тормастан, кире үз юлына ашыкты. — Көнгә ике кашыктан артык кушмыйча чәйгә салып кына бирерсең! Өчкә китсә, көч булыр. Әгәрем ки, файда итәрлек түгел икән, тагын килерсең. Атна-атна ярымда хәл кылыныр,— дип имче өйрәтеп әйтә калды, Фагыйлә абыстай: — Йа Рабби, бирсен Ходай!—дип, ут капкандай кабаланып ашыкты. Әмма кулыннан даруны ычкындырмады. Эшнең башын-ахырын уйламады. Ул карчыкны бик тә гыйлем, диләр, үз кызына Шәрифәсенә һични булмас әле!
XX Хәләфтән хат-хәбәр ирешмәде. Шәрифәнең исә йөге үзен шактый белдерә башлады. Әмма соңгы көннәрдә күзләре томаланып, башы авырта, кызыша һәм укшый, үзен әллә нинди зәхмәткә юлыккан төсле хис итә иде. Моның барысын да буендагы баладан күреп, кеше-карага, бигрәк тә әнисенә белдерәсе килмәде. Бер атна дигәндә телдән язды. Төннәр буе саташа, куркулыгы кузгала торган булып китте. Серне белгән кеше бердәнбер иде, әнкәсе Фагыйлә генә. Эшнең ахыры яхшы бетәсенә сөенеп, кызына даруны бирә торды. Әмма кичтән урын өстенә яткан Шәрифә иртән аякка баса алмады. Төшкелек якынлашканда, авызыннан сары сасы сулар килеп, тәне зәңгәрләнә башлады. Бу көнне даруны тыеп торырга уйлаган ана эшнең ахырын мыштым гына көтеп йөренә иде, кызы аңа үтенеп сүз катты: — Әнкәй?.. Инде ничә көннәр телсез калган Шәрифәнең моны әйтүенә, Фагыйлә абыстай дәртләнеп китте. «Эһе, котылдык бәладән!» — дип, тиз генә килеп тә җитте: — Барысы да җиңел генә уздымы! Менә шулай, Аллаһы ташламасын, бәла китүчән ул! — Әни... — Йә-йә, кызым, әйт. Нәрсә диярсең? — Мин үләрмен инде! — Курыкма, балаң гына төшә торгандыр, бик авырдың бит. Менә, түз, бераздан барысы да бетәр, тазарып, ныгып китәрсең! — Баламның инде иртәннән бирле җаны юк. Төш күргән идем. Имеш, түр өйдә, өстәл өстендә олы кара табут тора. Эче тулы кызыл кан иде, ут кабып, янып бетте... — Саташу төше генә ул. Юк-барны уйлама, барысы да үтәр! Әмма Фагыйлә абыстай бик нык ялгышты. Моңа кадәр укынган каргышлары кабул булу сәгате тупсадан кереп килә иде инде. Урамда буран. Ак кар тәрәзәләргә килеп сарылды. Гүяки җир йөзен генә түгел, кешеләрнең күңелләрен дә пакьләндерергә тели сыман. Әмма кодрәте генә җитми. Бәлки шуңадыр тәнебезгә салкын йөгертә дә, буыннарыбызны туңдырадыр? Юк, кар аклыгы бәндәләрнең җан сафлыгы белән һичничек тә ярәшә алмый. Ул бары тик тереклекне генә юк итә, бетерә. Пакьлек һәрвакытта да яхшы дияргә ярамый. Җан әсәре бар урында каралык та булмый калмас. Гөнаһлардан тәмам азат кешеләр дә юк. Шуңа күрә дә борынгы әүлияләр аклыкка гөнаһ аша, аны үтү аша килгәннәр һәм шушы рәвешле гамәл йөрткәндә генә изгелеккә ирешү мөмкин дип уйлаганнар. Гөнаһның никадәр начар икәнлеген аңлаганнан соң гына сафлыкның бөеклегенә төшенергә мөмкин. Ә кыш, кар нәрсә ул? Кәфенлекне хәтерләтә түгелме?
XXI Шәрифәнең хәле яхшырмады һәм әйбәтләнәчәк тә түгел иде. Шулай да Фагыйлә абыстай эшне башкача чишелер дип көтте. Үзе дә мондый гына хәлләрне кичергәнлектән һәм имче карчыктан теге даруны алдыртып, ире Корытай Хафизга белдермичә, кирәк чагында файдаланганлыгы сәбәпле, вакыйгаларның ахырында бәлаләр артта калачагын һич икеләнүсез белә кебек иде ул. Әмма, үз баласы булса да, кешене кеше кабатлый алмый, һәрьяктан охшаш түгел шул. Кичке якта Шәрифә айнып киткән кебек тоелды. Тавышы да ачык һәм ягымлы иде. Фагыйлә абыстай аның янында калды. Агын һәм карасын уйлады, кызы көмәннән нигә котылмады икән дип башын катырды. Төн уртасы җиткәндә Шәрифәне тулгак тота башлап, инде үле баласыннан котылырмы дигән өметтәге Фагыйлә абыстай кара коелып төште. Юк, бу тулгак кына түгел, үлем хәбәре иде. Йөзе агарып калган Шәрифәнең өстенә егылып, ана кычкырып җибәрде: — Кызым, үлмә, кызым! Шунда акылы да китәр иде, әмма Шәрифә күзләрен ачты һәм әйтә бирде: — Әнием, ачуланма, мин үләрмен инде,— диде. — Юк, юк, кызым, нинди үлү ди ул? Өй эчендә тынлык урнашты. Бу төндә йокламаган йорт һәм ишегалды хезмәтчеләренең күңелләре дә нидер сизенә, гомергә усаллык белән дан тоткан карт эт тә оясына сеңгән иде. Хуҗаларының йокламавын сизенгән сыерлар да тавыш биреп, сур мөгезен кычкырткан кебек мөгердәштеләр. Болар барсы да әллә нинди генә шомлык тудыра, куркыта иде. Шәрифә тагын күзләрен ачты. Гүяки дөньяны үзе белән алырга теләп йотылып карады. Фагыйлә абыстайның исә тәне буйлап калтырану йөгерде. Теләмәгән җирдән иман кәлимәсен кабатлады. — Әни!.. — Әү, кызым, мин монда, яныңда басып торам! Миңа таба кара! Әмма Шәрифә аны күрми, карашы күкнең әллә кай төшләренә таба төбәлгән идеме, әллә күзләренә түшәмнән ары һични чыгалмадымы, билгесез. Шулай да сүзләре ачык ишетелде: — Әнием, минем каберем өстендә Коръән чыгарсың! Хәләфемне бик тә сагындым. Мәңге күрә алмам микәнни? Әманәтен дә үти алмадым... Әни... Коръән чыгарсың... Йорт эчендә кабер тынлыгы урнашты. Шәрифә мәңгелеккә китеп барды. Аның йөзендә рәнҗү, каргыш, бәхетсезлек билгеләре иде. — Кызым, Шәрифә!.. Балам минем... ...Кәфенлеккә төрелгән Шәрифә җылы гүренә озатылырга әзер иде. Яшь икән, бик аз яшәгән икән ул, санап карасаң. Бу дөньяның иң гүзәл һәм иң зур байлыгы булса да, унтугыз яшенә дә килеп җитәргә өлгермәгән. Сугыш китергән кайгы-хәсрәткә тиң күрделәр Шәрифәнең вафаты хәбәрен. Аның хакында күп тапкырлар гайбәт сөйләп, телләрен чайкаган тишек авызлар да, гомерләрендә Шәрифә турында бары тик бер генә ишеткән бала-чагалар да җеназасына җыелган иделәр. Моннан биш ел элек кенә, Корытай Хафизның җир җимертеп йөргән чакларында нәселе менә шушы рәвештә өзелер дип һичкем уйламаган иде. Әмма Аллаһы тәгаләнең бирмеш көненнән узмыш юк икән ул. Фагыйлә абыстай, кызыңның васыятен онытма! ...1918 нче елның язындамы, кыш ахырындамы, сугышчы солдатлардан депутат буларак Казанга кайткан Хәләф үз авылына да сугылып чыгарга уйлады. Шәрифәнең вафатыннан соң акылы күченгән Фагыйлә абыстайның кышкы суыкта, станца юлында өшеп вафат булганлыгыннан хәбәрдар иде ул. Корытай Хафизның йорт-җирен хезмәтчеләренә биреп, мал-туардан мәзингә өлеш чыгарып, хатыны Шәрифәнең кабере нурлансынга Коръән чыгуны авыл абыстаена йөкләп, озакка тукталмастан китеп тә барды. Шуннан бирле зимагур Хәләфнең кайдалыгын беркем дә белмәде. Әмма кайтып килмәгәе дип уйлаучылар шактый иде.
ТӘКЪДИР ХӨКЕМЕ Повесть
«Вәлиулланы бәхет күмде!» — дип сөйләнде авылдашлары. Хактан да шулай булса иде!.. Бәхет дигәнең сугыштан соң чатан калып кайткан, метр да кырык сигез буйлы һәм чытык йөзле бәндәне генә күмә алырлык булырга тиеш иде тиешен. Пленда, фашист тоткынлыгында ат караучы булып эшләгән дигәч тә, җиңү китергән шатлык-сөенеч, окопларны үтеп, яралы хәлдә әсир төшкән сугышчыны да урап узмаска, бере белән бирәсен бише белән кайтарырга бурычлы түгелме соң ул? Бурычлы-бурычлы. Һай заманалар. Мужик кадеренең дә арткан, ә хатын-кызның тиенгә генә калган чаклары да була икән! Вәлиулла үзе, фашисттан чыккач, Сталин урманнарын аударганда, агач астына эләгеп, аяк сындырудан соң ирек алды, язның иң матур чагында, май уртасында илгә кайтып төште. Ил дигәне — туган авылы иде. Бихисап иксез-чиксез Рәсәй җирләре, тегеләре-болары да барсы бергә каләм тибрәтүчеләр телендә ил исемен йөртсә дә, халык «ил» дигән чагында үз төбәген генә күз алдыңда тота, калганы — ватанмы, чёртыммы шунда. Ил һавасы тәнгә сихәтлек, җанга рәхәтлек алып килә! Вәлиулла, титаклап-чатанлап йөрүенә карамастан, очып-канатланып ук кайтты. Аны олы һәм зур куаныч-бәхет көтеп торадыр шикелле иде. Үрдән туган авылы күренүгә, күңеле ярсып кузгалды, сөенече эченә сыймады, җырлап та җибәрде. Тавышы-моңы булмаса да, үзенә ярый шунда, күршегә керәсе түгел. Немец атларын караганда Вәлиулла җырлап җибәрсә, абзарның теге башындагы аранда ярым йоклап торган карт айгыр (нәсел өчен генә тотканнар үзен), яшәреп киткәндәй, башын югары калкыта да, чыдамын югалтып, кешни-кешни диварга тибә торган иде. Яратуы идеме аның җырчыны, әллә башкамы? Әмма Вәлиулла ул тирәгә килергә көне буе куркып йөри иде, белмәссең, хайванның башында нинди уйлар бардыр бит?.. Көн кичкә авышып, сәгать дүртләр-бишләр чамасыдыр. Бөгелмә комендатурасында озак тотмаган булсалар, ике көн алданрак та кайтып җитешер иде дә, ярар, аларны ачуланып булмый. Документларын тәртипкә керткәч тә бик җиткән, үз эшләрен башкардылар бит, Хода бәндәләре шул. Зонадагы әфисәрләр төсле усал кыланырлармы дип көткән иде дә, юк, тыныч сөйләштеләр: «Предписание килеп җитсен, хәл итәрбез!» — генә диделәр дә бетте, сабыр итәргә туры килде. Шундый язуны айлар буе көтүчеләр дә бар икән. Вәлиулла ике көндә алгач, озын буйлы, кылыч борынлы бер мишәр татары: — Катыгың каты икән, пәхетең куерган,— дип көйләп, хикмәтле сүз дә катып куйды.— Без, пряме, ай сузабыз, сезгә көндә китерә. Танышларыңдыр, ниушто?! Нинди танышлык ди инде ул, каян килсен. Шулай килеп чыкты Вәлиулланың, әмма дә мишәргә сер биреп тормады. Дәшми-тынмый китеп барды. Ике көн булды дигәндә Бөгелмәдән Дүсемгә, Минзәлә елгасының башланган җиреннән җиде-сигез чакрым түбәнгә урнашкан авылына кайтып иреште менә! Үрдән төшкән саен, салам түбәле йорт-кураларның киртәләре вә агартылган диварлары, дөньяга текәлеп утырган тәрәзәләре ачыграк күренә башлады. Урам тын иде. Тәрәзә төпләрендәге берән-сәрән яран гөлләр кояшны күзли. Нигәдер эт-мәче ише җан ияләре күренми. Сугыш зәхмәте аларны да кырган булса кирәк. Тирә-юньдә бүре ише корткычлар күбәйгән, диделәр бит. Аларның эше бу. Әмма эт һәм мәчеләрнең дә юкка чыгуларына сәбәпче — ачлык-түбәнлек, авыр тормыш мәшәкатьләре икәнлеген уйларлык түгел иде Вәлиулла. Чөнки сугышка алынган көннән бирле туган авылын сагынып офтанды, монда рәхәт, бәхет-сәгадәт төсле тоела иде аңа. Башта ындыр артлап, бакча башыннан гына кайткан иде ул. Аннан соң тыкрык юлын таптады, урамга кереп, сулга борылды. Инде хәзер атасы йортына да килеп җитә. Ни бер-бер этле җан очрасын, әллә бар да качып беткәннәр? Бакча-кырда да адәм-фәлән күренмәде. Ни булыр бу? Туып үскән нигезләре каршына килеп туктагач, Вәлиулла ирексездән елап җибәрде. Ни алга, ни артка бара алмады. Хикмәтле бер көч аны урам уртасына кадаклап куйгандай иде. — Сагынып-очынып кайткан туган туфрагым, йортым-җирем!..— дип пышылдады ул. Хәле сәер иде. Тәрәзә каршында болай кыланып торганчы, авыл башында ук кара туфракны кочып еласа ни булган иде? Юк шул, анда очынып кайтты, ул хакта уйламады. Менә хәзер туфрак тотты, сагышын чыгарта күңеленнән. Ихаталар әлегә нык икән. Әмма барсы да ничектер җиргә сеңеп беткән шикелле күренәләр. Кая ди ул немецлардагы төсле киң амбарлар вә абзарлар, биек йорт-җир һәм текә кыеклар? И мескен, гарип, җимерек, кечкенә татар авылы, и шыксыз, тишек-тошык абзар-кура, өй-ни. И сөекле, кадерле, йөрәк түрендәге җылы учак — туган ил, туган авыл! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|