ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Кайнаналар посып ята 4 страницаӘмма мәхдүмнең күңеле яшәү һәм тәрәккыять тели иде. Бохарада барча галимнәрне «бер тишеккә тыккан» Курсави хәзрәтләренең китапларына таянып эш йөртергә уйлаган замана баласы ниятләрен һәрвакыт шулай зурдан кора шул. Тәһарәте бозылуына игътибар итмәстән намазын ташламаган мәхдүмне иптәшләре дә чит-ят кыла башласа, эшләре яхшылык белән бетмәячәк иде. Шулай да Сираҗи мәхдүм үз җаен үзе белеп, быелгысы җәйдә кыргый башкорт һәм кыргыз далаларына юнәлергә сәрмая туплауга керешкәч, аннан аерылуны бәла кебек авыр бер газап күргән өлкән яшьтәге әзмәвер шәкертләр моны мөмкин кадәр хәер-садакадан баш тартырга өнди башладылар. Тик шуны гына берсе дә белмәде: иртәгә, таң әтәчләре кычкырып, мәсҗедтә намаз укылу белән юлга чыгачак сәүдә кәрваны Сираҗины бу мәдрәсәдән читкә алып китәчәк иде. Менә шунлыктан ул әлегә халыкка фаш ителмәгән могҗизалы китапларга соңгы вакытларда игътибар күзен салды, күңелен баглады. Кыргый башкорт вә кыргыз даирәсендә мондый хәбәрләр гаять тә кирәк булачак әле аңа.
VII Корытай Хафизлар йортында мәҗлес таңгача сузылды. Шәрифә бу арада биш ятып, алты торды. Атасының да, муллаларның да телендә зимагур Хәләф иде. Өч мәхәлләне бер итеп йөргән Хафиз байның маен кайнатса, бары тик шушы мәлгунь Хәләф кенә кайнатадыр, мөгаен? Юкса барысы бердәй аны эттән алып эткә ташламас, авызларын пычратып газап чикмәс иде. Зимагур Хәләфнең бәхете шушы сүзләрдән, мәгәрем ки, арта калса, аннан да бай һәм горур зат дөнья йөзеңдә яшәмәс вә яшәргә дә мөмкин түгел иде. Ай-йай да ямьсез кеше икән үзе. Әле кичә генә югары очта исерек баштан теләсә нәрсәләр әйткәләп йөргән, имеш тә, сукыр Гайшәгә бәйләнгән, ди. — Авылдан кудыртырга кирәк аны! Корытай Хафиз сүзне шушы рәвешле коры тотканлыктан, берара әңгәмәгә катышмый утырган Кәримулла мәзин дә фикерен белдереп кенә авызын ачты: — Ярамастыр, җәмәгать... Мәҗлестәшләрнең күңеленә хуш килергә мөмкин булмаган бу кәлимәнең урынсыз икәнлеген акылындагы һәркем төшенергә өлгергәнче, Шәрифәнең әткәсе: — Әллә, кем, ни түгелме... Атаң баласы...— дип, уңлы-суллы әйтеп куюга, һәммәсе бер авыздан диярлек хахылдадылар. Бу көлүләренең асылы, әлбәттә, бар иде. Ярлы-ябагайдан адәм рәтенә керә башлаган мәзиннең буын туганы булган зимагур Хәләф аңа якын иде. Чукынсын дөньясы дип, ни очраса, шуны чукындырып йөргән урыс динчеләре белән, йөзгә-йөз килеп, орышларда катнашкан, каладагы театр һәм кәмит төсле заманча эшләрдән яхшы хәбәрдарлыгы булган Корытай Хафиз, мәсьәләне тиз ара сәясәткә борып җибәреп, үзенә кирәкчә сүз туглату җаен бу очракта да тиз тапты: — Син, кара әле, Кәримулла, ни дип әйтим, мәхдүм сүзе сиңа килешмәс инде.— Аның бу сөйләгәненнән мыскыллаудан бигрәк, мулла нәселеннән килгән имамнарны зурлау, үз ягына тагын ныграк аудару теләге дә барлыгы сизенгән кешегә бер дә яшерен түгел иде. Аллаһ сакласын, бу Кәримулланы акылга куәтле, холыкка сабыр дип әйтәләр, кеше алдында да сөекле, юкса бөтен теләк-моратларны бозып ташлавы бар.— Алай ук, якының дигәч тә, дөрес булмас. Хатын ягыннан кардәшлекне пәйгамбәребез дә югары куймаган. Ташла. Зимагур кем дә, син кем! Аллаһыга шөкер, быелгы зәкяткә үзегезгә бер тай бирербез. Шулайрак уйлап тора идек,— дип өстәмәсенме. Бетте Кәримулла мәзин, арт аяклары белән чалынды, сүзеннән кире кайту ягын карады. Ирләрдә сер торса, хатыннар гайбәтчегә чыкмас иде. Мәҗлеснең ахырында майда гына пешкән бәлеш төбе тамакларын кикертә башлап, күрше яктагы абыстайлары да кайту вакыты җиткәнлеген төшенергә өлгерделәр. Икенче көнне таралып, монда сөйләнгән сүзләрдән сер буларак килеп ирешкән хәбәр шул иде: кичен кайтканда Кәримулла мәзиннең абыстае, иренә таяк башы белән төрткәләп, аның умыртка сөяген зәгыйфьләндергән, ди, мескен, иртәнге намазда, сәҗдәгә киткән җиреннән артык аваз чыгарып, тәһарәтен сындырган икән. Имеш, тагын да шул, Кәримулланы мәзинлектән төшереп, мәдрәсәдә җәй уздыручы адашкан башкорт малае Алатайны,— Аллаһы тае дигән исемдер инде,— аның урынына күтәрмәкчеләр бугай дигәннәр иде, дәрес ирешелгән сүз булмады, ахрысы. Шулай да Кәримулла мәзиннең көтелмәгәндә хасталануы халыкны борчуга салган. Өшкерү-төкерү галәмәтләренең хикмәте бар икәнлегенә чын күңелдән ышанган ярлы-ябагайның күңеленә хуш килгән, балаларына үрнәк саналган кешенең болай адәм рәтеннән чыгуы авылдагы көнкүрешнең тәртибен бозарга мөмкинлеген сизенгән байлар, ике көн рәттән, үзен һәм абыстаен ашка чакырып, шактый сыйлагач кына сихәтен тапты Аллаһ бәндәсе. Әмма күз карашында мәкер һәм ышанычсызлык галәмәтләре калганлыгын Корытай Хафиз өченче күзе белән сизенә иде булса кирәк, зимагур Хәләфне бөтенләй дә хисаптан калдыргандай кыланды, мәҗлесләрдә телгә алмаска булды. Шулай итеп, әүвәле һич сәбәпсез яманаты таралган егетне һәммәсе дә күңелләреннән җиңел генә чыгарып ташлагандай иттеләр. Әмма бу хәл вакытлы гына иде. Ул һаман да шулай инде, әгәр дә олуг давыл ише нәмәрсә булырга җыена икән, дөньялар тәмам тынычланып калгандай тоела, шом җиргә сеңеп тора.
VIII Зимагур Хәләфнең шәкертләр белән карта уены ясауларын авыл белмәмешкә салынды. Нинди хәл ди ул, булмаганны! Аны сөйләргә, кешегә әйтергә ярый димени? Гайбәттән Аллаһ сакласын. Кыш буе Коръән ятлаган, шәригатьне гарәпнең үзеннән дә яхшы белгән әзмәвер шәкертләр, читек кунычыннан чыгарып, карта уйнасын, имеш, авылдан бәрәкәт качар. Юк, юк! Алар болай гына, «санлы» кебек нәмәрсә белән мәшгульләрдер... Аңламассың бу «авыл» дигәннәрен. Кайсы яклары белән йокларга яталар икән? Калада мондый хәл ишетелсә, ул шәкертләрне управага чакыртып, зиндан чокырының тирәнлеген үлчәтерләр иде дә бит, болар алай түгел, булганны да күрмәмешкә салынып, юкны бар кебек сөйләргә генә осталар. Авылның барча бәласе һич тә күзе сукырлыкта түгел, фикере томаналыкта. Әгәр дә халыкны артка калдырыйм дисәң, авылларга ку инде аларны, шәһәрнең капкасыннан да кертмә. Әле дә ярый зимагур Хәләфнең карта уены коткысы озакка бармады, бер хәйлә генә булып чыкты. Үзара шактый дуслашып алгач, бу очрашулар бөтенләй бүтән юнәлеш алып киттеләр. Казанда Учительская школада ике еллап укыган җиреннән алдырылган, «Әл-Ислах» кәмитите белән якыннан белешлек иткән зимагур сасый ук башлаган шәкертләрнең күңелләренә беренче орлыкны сипте: — Һай, егетләр, безне «Ачлык падишаһ» газапларга сала бит! Бу сүзне ишеткән башкорт шәкерте: — Ә-ә, нугай ата, бәнем бәрәңге кабартмам калган ие, бирәемме-е...— дип аваз салгач, Хәләфнең йөзенә горурлык йөгерде. Шәкертләрнең сәкесендә сузылып, кулларын шәригатькә хилаф рәвештә баш артына кыстырып яткан хәлендә: — Да-а, егетләр, сезнең эшләр хөрти икән!— дип, бик тә хикмәтле гыйбарә әйтеп ташлады. Мескеннәргә җитә калды. Елына йөздән артык шәкертне асраган авыл аларның күз алдында тиз арада аклы-каралыга әверелде дә куйды. Хәләф киткәч тә «Диваны хикмәт»тән, «Бакырган китабы», «Хәмде-би-хәд» кебек әсәрләрдән күңелләрендә калган бәетләрне телләренә алып, зимагурның сүзләренә күп дәлилләр таптылар. Башкорт шәкерте Алатайның: «Бу нугай әкәнең әйткәннәре падишаһ хәзрәтләрене инкарь итү булырга кирәк!» — дигәннәре дә юкка чыгарылды. Чөнки «Ачлык падишаһ» гыйбарәсеннән патша галиҗәнапләре дә үзләре кебек үк ачыга икән кебек аңлашылды. Бу исә шәкертләрнең акыллары зәгыйфь хәлдән түгел, киресенчә, фәндә-гыйлемдә, мантыйк һәм шигырьдә маһирлыкларыннан килә иде. Шулай да җитлегергә өлгермәгән балаларга белем орлыкларын артыгы белән сибәргә ярамый шул, бигрәк диваналанып китәләр, яшьләре егермедән узганда да үзләрен сабыйлыкта кебек хис итәләр! Юк, юк, әфәнделәр, балага үзенең үскәнен, зурайганын һәрдаим белдереп-әйтеп тормасаң, ул аны, җитлегүен, ачык төшенеп бетерә алмый икән! Хәләфнең авыл халкы каршында хөрмәте юк түгел иде. Инде дә килеп, шәкертләр белән якыннан аралашуы аның затына карата кадерне үстерә төште. Төс-биткә күркәмлеге, буй-сынының затлылыгы һәм, боларга өстәп, тагын да, калада укулары, Ямаш Хөсәененә кардәш тиешле булулары — болар барысы да егетнең абруе өчен хезмәт иттеләр. Әгәр дә моңа кадәр Корытай Хафиз белән телгә килмәгән, Казанда аның каршына чыгып, үзенә ияргән яшьләргә: «Безнең авылның сорыкортын күрәсезме?» — дип көләргә вә, мыскыллап, бәрәңге чүбе ыргытырга өндәмәгән булса, зимагур исемен дә алмас иде. Әмма нәрсә эшлисең, үткән хәлләрне кире кайтарып төзәтү мөмкин түгел шул. Шәкертләр ягына килеп йөргәләве һәр ике як өчен дә бары тик файдалы гына булганлыктан, әле таралышырга җыенмаган бу китап кортларының боткалары пешә, борчаклары яхшы бүртә бирде. Хәләф зимагурның калада Тукаев, Камал, Әмирханнар белән күрешеп сөйләшкәнлекләре дә ачылгач, җәдит мәктәбенең тәрәккыять хезмәтендә китергән җимешләре саналган, шулай да мөгаллимлектән муллалыкны өстенрәк күргән бу дин хадимнәренең күзләрендә соклану очкыннары чәчрәми калмады. «Тәрҗеман»нан узган, «Вакыт» һәм «Шура»ларны актарган, үзләре дә бер-ике шигырь һәм бәет, мәкалә бастырырга өлгергәннәре өчен Хәләфнең кадере бер-ике хикәягә җитәрлек иде. Идел аръягына адашып чыккан башкорт шәкерте: — Ай нугай әкә, ул Тукаев дигәннәре бигрәк тә моңлы бәндә инде, кул сузсаң, буй җитми торган адәмдер ул, ә? — дип тел шартлатуы шәригать гыйлемен күргән шәкертләрне сагайта калды. Моңа кадәр үзеннән: «Ул башкорт дигәннәре нинди халык соң?» — дип сораганда, шыпырт кына җырлап, әллә нинди яшел дала һәм бозлы кыр-урманнар хакында сөйләүләре җитмәгән, инде дә тел шартлатсын имеш, зобани... Әмма зимагур Хәләф өчен бу башкорт баласының тел шартлатуы шәригатькә хилаф кебек тоелмады, бәлки соклану билгесе рәвешендә аңлашылды. Биргән хәбәреннән шәкертләр бик тә канәгатьсез калдылар. Кайберләре хәтта: — Ишеткән бар иде аны, Җәләлетдин мәхдүмгә тартымлыгын, хак икән,— дип куйдылар. Ташмөхәммәднең шул ук Фатих Әмирхан булуы, мескеннең ике аягы да богауланып зәхмәтләнүе, Камал әфәнденең, мөфти дәрәҗәсе алырлык Берничә кичәдән соң болар барысы бергә яки Урал шахталарына, яисә Баку тарафына чыгып китәргә, яңача тормыш корырга дәртләндерелгәннәр иде. Хәләф аларга юл күрсәтеп баручы җитәкче ителергә тиеш исә дә, әле тәкъдиреннән ни киләсен башына да китерми иде. Менә, сабан-сука бетсен, инде дә сабантуйлар узсын, печәнне дә бетерик дип суза-суза, ярты җәйнең узганын да сизми калдылар. Шәкертләр һәммәсе диярлек үз авылларына таралышкан, әмма мәдрәсәдә торып калган дүрт ятим татар баласы һәм башкорт асылы Алатай алар белән һәрдаим диярлек хат-хәбәр алышуны туктатмый иделәр. Болар, хәтта, юллык акча юнәтү нияте белән, Хәләфнең өйрәтүенчә, Корытай Хафизның кибетеннән көтәчәккә вак-төяк товар алып, ерак авылларга да баргалап килделәр. Бары тик керемнәре генә ихтыяҗ һәм бурычларын капларга китә бирде. Юлга чыгарлык җай табылмады. Нугай әкә каршында абруй казанырга җыенган Алатай бигрәк тә зур тырышлыклар куеп маташты, әмма аның хәлләре дә әллә ни мактанырлык түгел иде. Ниятләнгән эш, вакытында башланмыйча, озакка сузылуы һәм соңгырак вакытларга калдырылуы сәбәпле, көн кадагыннан төшә биреп, киләсе елга аталырга да бик мөмкин иде. Гүяки моның шулай буласын белдереп, Хәләфнең күңеленә бүтән бер корт төште. Җанның серләрен һәм мәхәббәтнең нәрсә икәнлеген аңлаган кешеләр моның мәгънәсенә төшенер, әлбәттә.
IX Йөрәкләр кайнар булса, көннәрнең суыклыгы, елларның авырлыгы сизелми диләр бит. Хәләф белән дә шулайрак килеп чыкты. Күңел түрендәге изге хисләре көннән-көн тернәкләнә барып, тиздән җимеш бакчасы кебек өлгереп җитәчәк тә иде. Әмма берничә көн рәттән язган хатлары җавапсыз калгач, арада хәбәрче ролен үтәгән гүзәл кыз балага өч бакыр акчасы сарыф ителгәч, инде бүтәнчә җае калмаганлыгын аңлаган хәлдә Хәләф үзенең хисләреннән баш тартырга тиеш иде. Сизенмичә калды, аның белән язмыш уйнады. Дөресрәге, изге хисләренә чиртеп, кыз шаяртты. Үз башына буласын белмичә һәм аңлап җиткермичә шулай эшләде ул. Шаяртты, шаяртты да, килеп капты: егеттән аңа ай буена бер генә мәктүп тә килеп ирешмәде. Адәм көлкесе. Онытты, ахрысы, Шәрифәнең барлыгын, башканы тапты... Һәм ул шулай буласы да иде, әгәр бу кичәдә кыз, уйланмаган җирдән күтәрелеп, иңнәренә зәңгәр чиләк-көянтәсен асып, Шәех чишмәсенә суга дип төшмәсә. Егет тә, күңеле боекканнан җанына ямь таба алмыйча, Аллаһы тәгалә кушып, урам әйләнеп узган җиреннән аны күреп алды, үз-үзен онытып, тал агачы төбенә килеп сөялде, елмаеп кына сүз катты. Ил күзенә бу кадәр үк күренмәсә дә ярар иде. Күрәчәгедер инде, күрәчәге. Кайда егыласыңны белсәң, салам җәяр идең, диләрме? Хак сүз икән! Ә шулай да юкка борчылырга кирәкмәс. Егет белән кыз очраган җирдә сандугач та җырсыз кала алмый шул. Шәрифәнең әллә көянтәсенә үк кунып сайрадымы? Алай ук түгел дип әйтергә кыймыйм, әмма ике пар йөрәкнең мизгел эчендә тигез һәм бертөрле итеп тибрәнеп куюы дөньяларның астын-өскә китерде. Күк капусының бикле җиреннән келәләре бушадымы, әллә бәндәләргә дә вакыт-вакыт бәхетле мизгелләр бүләк кылынадырмы, күктән кояш төшеп, агар сулар һавага чөелде, чишмәләр кире улакларына агып менде, шиңгән чәчәк, тергезелеп, сөенечкә төренде. Шушы минутның сәгадәтен күреп калу һәм тояр өчен кайберәүләр гомерләре буе тырышлык куймыйлармыни? Мондый мизгелләр һәркем тормышында булса да, күпләр аны урап узалар, сизенмичә калалар, гүяки яшәмәгән дә кебек булып, дөнья йөзеннән китеп баралар. Эһ, тормышлар диген, башкасы хакында сүз юк инде, анысы. Егет белән кызның бу очрашулары моңа кадәр пыскып кына маташкан мәхәббәт учакларын тергезеп үк җибәрде. Тәкъдирдән килгән бәхет булуы сәбәпледер, күзләренең үзара якынаюыннан хисләр чакмасы чәчрәп китте. Шәрифәнең калтыраулы тавышы һәм әллә ни ачык ишетелмәгән сүзләре йөрәк шаукымыннан хәбәр иде. Моны егет тә аңлады. — Абый, дим, юлымны кисмә инде, берүк?.. — Мин угры түгелдермен, җанаш. Алар гына юл кисәләр. Хәләфнең сүзләре Шәрифәгә көлү кебек аңлашылган идеме, әллә кыз каушаудан шулай сөйләндеме, бер дә теләгәненчә килеп чыкмады. Ул укыган руманнарда болай түгел иде бит! — Абый, көлмәгез инде миннән... Көләме соң, нинди көлү ди ул? Киресенчә, аның аяк асларына ак җәймә булып җәелергә риза егетебез. Битен капларга кирәклеген Шәрифә әле яңа гына искәреп, җилкәсендәге сулы чиләк-көянтәсен дә онытып, уң кулы белән тартылды. Монысы ук кирәк түгел иде. Әгәр дә Хәләф тотып калмаган булса, чиләкләре ычкынып, төпсез калачак яки һич югында түгелеп яньчеләчәк иделәр. Шәрифә уң-сулына карап куйды: әле дә ярый кеше күрерлек, адәм көлкесенә калырлык түгел икән. Бу мизгелдән соң аның күңеленә Хәләф тагын да якынрак һәм үзрәк булып китте. Алар аерылыштылар. Шәрифә ничек кайтып җиткәнен, аягы кайсы сукмаклардан йөргәнен сизмичә дә калды, йөрәге сикерде, бөтен гәүдәсен аркылы-га-иңгә калтырану басты. Әмма бу тән дерелдәве түгел, бәлки җанның очынуы иде. Кыз үзенең хисләрен һичкемгә сиздерәсе итмәде. Ашыгып кайткан җиреннән, чиләкләрен бушатмыйча, болдырда калдырды да, җанын кая куярга белмичә, бакча ягына чыкты. Алмагачлар арасына эшләнелгән, әмма соңгы вакытларда кадере югалу, ике-өч ел рәттән буяу күрмәве сәбәпле «картаеп» киткән күшәк-беседкага узып, кулларын тез өстендә кушырган хәлдә уйга талып утырды. Аңа рәхәт иде. Дөньялыкта кайгысы калмаган абыстай шикелле болай югалып утыруына игътибар күзе ташлаучы булмады. Әмма әтисе, кайтып, болдырдагы сулы чиләкләрне күрүгә үк тавыш чыгаргач кына, Шәрифә, усал-усал сүзләр колагын ярып үтүдән рәнҗеп, сихри халәтеннән айныды. — Адәм тәганәләре, болдырда су калдырып... Бәдбәхетләр... Өммәттә юк эшне сездән көтегез инде. Ризык исрафлары,— дип, хуҗа кемнәрнедер орышты. Бары тик Фагыйлә абыстай чыккач кына барсы да хәл ителеп, бераз тынычлап тордылар. Әмма ул да түгел, Корытай Хафиз икенче яклап тагын тавыш куптарды: — Асраулар кая, әрәмтамаклар! Шәрифә кызымны суга җибәрмәсәгез, беткән ди бүтән кеше... Авыл алдында оялыгыз ичмасам, миннән курыкмасагыз, Алладан куркыгыз!.. — Үзе барам диде бит, атасы, нигә алай дисең?.. Шәрифәнең әнисе бу рәвешле аклангач, әтисе тагын да кистереп куйды: — Әгәр инде асрауларны тыңлата алмасаң, үзең барырга иде, җиләк кебек кызыңны суга җибәр инде, тавык баш!.. Шәрифәгә оят булып китте. Әгәр дә сулы чиләкләрен болдырда калдырмыйча, чоланга керткән булса, бу тавыш чыкмас та иде. Инде соң. Ә нигә? Чыгып, араларына керсә, әтисе аңлар, әнисен ачуланудан туктар! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|