Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Кайнаналар посып ята 8 страница




Вә­лиул­ла­лар­ның җил­кап­ка­сын­нан чан­дыр, гәү­дә­гә кал­ку­лы­рак һәм җил­кә­ле­рәк, хәт­та йөз-бит­кә дә шак­тый күр­кәм бер ир егет чы­гып бас­ты. Өс­тен­дә сол­дат ки­е­ме, ая­гын­да ча­ба­та иде.

— А­бый, син­ме бу? — дип эн­дәш­те ул.

Та­ны­ды, эне­кә­ше Җаб­бар бит. Та­ны­ды, та­ны­мый ди­ме­ни? Ка­ра, ни­чек үз­гәр­гән, өй­лән­гән­дер дә ин­де.

— Сә­лам дип әй­тим­ме, эне­кәш? Мин идем әле бу,— дип, кау­ша­ган та­вы­шы бе­лән сөй­лән­де Вә­лиул­ла. Ин­де кү­зен­нән яшь кип­кән, кү­ңе­ле уты­ра баш­ла­ган иде, та­гын зи­һе­не та­ра­лып төш­те. Ко­чак­ла­шып кү­реш­те­ләр.

— Абый... Абый... Исән­ме­ни син, абый?!— дип сө­ен­де эне­се Җаб­бар.— Абый!..

— Исән­ме­ни дип, исән шул, ниш­ләп исән бул­мыйм, ди. Яши­без әле,— дип үр­тәл­де Вә­лиул­ла, ки­нәт ту­пас­ла­на баш­лап. Шу­шы рә­веш­ле үр­тә­леп-ки­ре­лә­неп куюы фай­да бир­де, кү­ңе­ле уры­ны­на утыр­ды.

— Ни­гә, кү­мәр­гә бул­ган идең­ме? — ди­де ул, ачу­ла­нып, җил­кап­ка­ны үзе ача-ача.

— Юк ла ин­де, хә­бәр­сез юга­лу­ың­нан соң бит...— дип ак­ла­на кал­ды урам ягын­да Җаб­бар.

— Без югал­мый­быз, бе­леп тор!— ди­де әкә­мәт та­вы­шы бе­лән Вә­лиул­ла.— Без югал­мый­быз!

Ча­тан­лап иха­та­га уз­ды, өй ише­ге­нә кул суз­ды. Ише­леп ки­тәр­дәй тор­ган өйал­ды­ның, ни хик­мәт, туп­са ас­тын­да­гы җы­еш­ты­рыл­ган са­лам­нар өс­тен­дә утыр­ган кырт­лый та­вык усал­ла­нып чә­рел­дә­де, ни­гез өс­лә­рен­дә ис­ке чып­та, урын-җир, ки­ем-са­лым кип­те­рер­гә җә­еп са­лын­ган иде. Шу­шы­дыр ин­де та­тар­ның бар бул­ган кы­рык ямау­лы олуг мал-мөл­кә­те, и бә­рә­кәт­сез Чың­гыз то­кы­мы, и йок­ла­ган хан­нар нә­се­ле, ча­ба­та­лы мор­за­лар...

Чи­нап кы­на ишек ачыл­ды. Ан­нан Вә­лиул­ла­ның әни­се Миң­җа­мал тү­ти кү­рен­де. Бу тә­бә­нәк кар­чык кай­чан­дыр кыз­ды­рыл­ган шо­ма бор­чак ши­кел­ле те­ре вә ка­ты иде, хә­зер ку­ы­ры­лып-бө­ре­шеп кал­ган, күз­лә­ре һәм аяк­ла­ры да бе­те­реш­кән кү­ре­нә, ку­лын­да — та­як, күп­тән­нән хез­мәт­тә­дер, шо­ма­рып-сө­як­лә­неп бет­кән.

— Әни!— ди­де ты­ныч кы­на Вә­лиул­ла.

Ар­тын­нан ке­реп кил­гән Җаб­бар ку­а­ны­чын бел­де­рер­гә код­рәт та­ба ал­мый­ча кал­ды.

— Әни!..

Вә­лиул­ла бе­лән әни­се­нең күз­лә­ре оч­раш­ты­лар. Ике­се дә кал­ты­рый баш­ла­ды, Җаб­бар бер-бер арт­лы алар­ны кү­зәт­те.

— Ә­ни!

Әни ке­ше ал­га тар­тыл­ды, аяк ас­ты­на са­лын­ган так­та ба­шы­на ча­лы­нып кит­те һәм Вә­лиул­ла­ның ко­ча­гы­на ау­ды:

— У­лы-ы-ым! Улы-ым!—ди­де ул, бе­рөз­лек­сез ка­бат­лап.

Су­лы­шы утыр­ды, хә­ле кайт­ты. Әм­ма һа­ман да шул сү­зен ка­бат­ла­ды:

— У­лым!

Җаб­ба­рын да бо­лай ук дас­тан­нар­да җы­ру итәр­лек рә­веш­тә кар­шы ал­ма­ган иде. Вә­лиул­ла­сы сө­ек­ле­рәк иде ми­кән­ни? Биш ел хә­бәр-хә­тер­сез, югал­ган­нар хи­са­бын­да йөр­гән һәм ин­де үле­ләр исем­ле­ген­дә ата­ла тор­ган улы бит бу. Ни­чек бо­лай? Ка­ян?

— Улым? Кайт­тың­мы? Улым, кайт­тың­мы?— ди­де ана, ка­бат хәл­сез­лә­неп.— Улым?

— Кайт­тым, әни, кайт­тым! — ди­де Вә­лиул­ла.— Ты­ныч­лан. Исән-сау мин!

Миң­җа­мал­ның йо­мы­шы бу­лып тыш­ка чы­гуы иде, ба­ры­сы да оны­тыл­ды.

Ике ягын­нан ике улы то­тып өй­гә алып кер­де. Су­лы­шы ка­бат кайт­ты. Са­ма­выр куй­ды­лар.

Чәй яны­на Вә­лиул­ла эре ки­сәк ши­кәр, ка­ла ик­мә­ге һәм кән­фит бо­ла­мы­гы бир­де.

— Бо­ла­ры — күч­тә­нәч,— ди­де ул, биш­тә­рен­нән өч төр­гәк чы­га­рып.— Бө­гел­мә ба­за­рын­нан авыз тә­ме­нә ал­дым.

Эн­дәш­ми-тын­мый гы­на чәй эч­те­ләр. Ара­ла­рын­нан ка­ра мә­че йө­ге­реп үт­мә­гән иде, юк­са ни­гә бо­лай тел­сез кал­ды­лар соң? Әл­лә Вә­лиул­ла­ның со­рау­лар­га төк­се ге­нә җа­вап кай­та­ру­ла­рын­нан кур­кыб­рак кал­ды­лар­мы икән?

“Ю­га­ры оч Ва­фа улы Гер­ман­нан ал­тын сә­гать, әни­се­нә шәлья­у­лык, та­гын әл­лә ни­ка­дәр бай­лык­лар тө­яп кайт­ты, өч көн бәй­рәм ит­те­ләр. Без­не­ке­ләр кат­кан ши­кәр бе­лән җе­бе­гән кән­фит­тән баш­ка сө­ен­де­рер нәр­сә та­ба ал­ма­ган­нар” дип сук­ран­сын­мы­ни ин­де Миң­җа­мал кар­чык? Нин­ди ах­мак­лык бу­лыр иде. Юк­ка үп­кә­ләп уты­ра бит, юк­ка!

— Улым, биш ел бу­е­на бер дә ха­тың-хә­бә­рең кил­мә­де,— дип әй­тер­гә җөрь­әт ит­те ул.— Бер дә исе­ңә кер­мә­дек­ме­ни соң?

— Ан­нан мон­да хә­бәр йөр­ми иде шул,— дип әй­тә куй­ды Вә­лиул­ла.— Плен тө­шеп, әсир­лек ачы­сын та­тыр­га ту­ры кил­де.

Ана эн­дәш­мә­де, мо­ның ни-нәр­сә икән­ле­ген аң­лый иде бул­са ки­рәк ул. Улы Җаб­бар бе­лән су­гыш­тан соң оч­раш­кан ми­нут­лар­дан ук ала­рын гы­на тө­шен­гән иде, шун­лык­тан дәш­ми-тын­мый гы­на утыр­ды.

— Ан­нан соң ике ел ур­ман кис­тер­де­ләр. Ме­нә ая­гым сы­нып, ча­тан кал­ма­ган бул­сам, әле кай­чан оч­ра­шыр идек тә кү­ре­шү­ләр на­сыйп итәр иде,— ди­де Вә­лиул­ла һәм ар­тык баш­ка сүз сөй­лә­мә­де.

Ана ке­ше дә ба­ры­сын аң­лап ал­ды, на­маз­сыз ба­шы­на до­га да укып куй­ды. Исән-имин кү­рен­гән икән, шө­кер Хо­дай­га, мең шө­кер!

Вә­лиул­ла юл­дан ва­ты­лып кайт­са да, су­зы­лып ят­кач, кү­зе­нә йо­кы кер­мә­де. Кө­рәк-сә­нәк сап­лап-яңар­тып ма­таш­кан эне­се яны­на чы­гып утыр­ды.

— Әни бик бе­те­реш­кән. Ни­гә бу го­мер­гә ка­дәр ки­лен алып кайт­ма­дың? — ди­де ул, Җаб­бар­ның кү­ңе­ле­нә гү­я­ки ике җәп­ле кү­зе­нең со­рау сә­нә­ге бе­лән ки­те­реп ка­дап.— Кыз­лар юк­мы әл­лә?

— Ни­гә кыз­лар бул­ма­сын? — ди­де эне­се, со­рау ка­тыш җа­вап бе­лән.— Бө­тен дөнь­я­сы тол хә­зер. Җи­ләк ке­бек кыз­дан те­ли­сең­ме, ту­лып тор­ган ки­лен-кыр­кын­нан­мы, ир­сез ха­тын­нар­дан­мы— һәм­мә­се дә бар. Ва­фа аб­зый улы Га­ли­мул­ла­ны хә­тер­ли­сең­дер. Әйе-әйе, үзең­нән бер яшь­кә­ме ке­че, ка­ла­дан гас­кәр­гә алын­ды. Көн дә ха­тын алыш­ты­ра дип сөй­ли­ләр. Нәр­сә ин­де, сөй­ли­ләр дип, үзем дә бе­леп то­рам аны­сы. Ха­тын-кыз, сол­дат­ка­лар тә­мам ачык­кан­нар ир за­ты­на, ир-ат ко­ча­гы­на, хә­ме­рен дә, баш­ка­сын да әзер­ләп кө­теп ке­нә то­ра­лар. Га­ли­мул­ла гар­му­нын тиб­рән­дер­гә­ли, сы­зып җи­бә­рә дә, и всү...

Җаб­бар­ның эш май­тар­ган җи­рен­нән ко­ра­лы тө­шеп кит­те, тат­лы кы­лан­чык сү­зе өзел­де. Вә­лиул­ла, их­лас­тан дәрт­лә­неп, ир­ле­ге уян­ган җи­рен­нән ай­ны­ган­дай, пеш­мә­гән эне­сен­нән, аның уңыш­сыз фи­гы­лен­нән кө­леп уты­ра бир­де. Авыл­да елап кал­ган, кулъя­у­лык­лар чи­геп озат­кан асыл кы­зы бул­ма­ды, мә­хәб­бәт сә­га­дә­те­нең тат­лы ко­я­шы әле­гә на­сый­бы бе­лән тау ар­тын­нан чык­ма­ган иде. Шу­лай да һәр­кем­дә дә җан ди­гән­нә­ре бар бит ул.

— Нәр­сә, бө­тен кыз­лар-ха­тын­нар да бер ка­лып­тан­мы­ни хә­зер?—дип со­рау бир­ми­чә кал­ма­ды Вә­лиул­ла, кү­ңе­лен­нән мо­ның шу­лай икән­ле­ге­нә ри­за­лык бел­де­реп һәм өй­лән­ми­чә, мә­хәб­бәт га­зап­ла­рын чик­ми ге­нә сол­дат­ка ки­тү­е­нә ку­а­нып. Ме­нә шу­лай ул. Ан­да күп­ме ба­тыр баш­лар, асыл егет­ләр кал­ды. Мә­хәб­бәт бә­хе­те бе­лән ту­лы иде бит кү­ңел чүл­мәк­лә­ре!

— Юк,— ди­де Җаб­бар, йө­зе­нә сә­ер­лек бил­ге­се чы­га­рып.— Алай да күп тү­гел. Юга­ры оч­тан бер-ике, тү­бән оч­тан бер­ни­чә, ди­гән­дәй,— дип, берь­ю­лы өч-дүрт ха­тын-кыз­ны ата­ды. Вә­лиул­ла­ның хә­те­ре яңа­рып утыр­ды. Җаб­бар те­лен­дә Фа­тый­ма исе­ме ата­лу­га, хәт­та оят­сыз бал­кыш бе­лән күз­лә­ре уй­нап куй­ды. Аһ, бу те­кә­нең дә буе сын­ган икән. Һо, ни­чек йөр­тә иде үзен, ни­чек­ләр сак­лый иде?! Дөнья бу! Бер­ва­кыт шу­лай, уен­да чак­та, ар­тын­нан ки­леп коч­кан өчен яңа­гы­на ни­чек сук­кан иде Вә­лиул­ла­ның? Исе­нә тө­ше­рә­се бу­лыр, чёрт! Бел­сен үз ка­де­рен хә­зер. Га­ли­мул­ла ол­ты­ра­гы ди­ген, ха-ха-ха!

Вә­лиул­ла ни­ят­ләп тә куй­ды: Фа­тый­ма бу кич­тә аны­кы бу­ла­чак, әйе, әйе, Вә­лиул­ла­ны­кы. Га­ли­мул­ла­ны дус­лык хи­се яны­на ку­шып, бәй­рәм хи­са­бын­нан, кай­ту хөр­мә­те­нә бер яр­ты — урыс ма­лае бе­лән сый­лар­га да...

— Мон­да ара­кы бар­мы соң, авыл­да? — дип со­рап куй­ды ул Җаб­бар­дан. Ан­на­ры: «Эһ, юл­да ук, ка­ла­дан алып кай­та­сы кал­ган»,— ди­де үзал­ды­на оф­та­нып.

— Ки­бет­тә иң хо­до­вое шул ин­де, баш­ка һич­ни юк. Ара­кы — вү­ле,— ди­де Җаб­бар, ел­ма­еп.— Алып кай­тыйм­мы?

— Ки­рәк бу­лыр. Мин — юл­дан төш­кән ке­ше, ар­тык кү­ре­неп йө­рү ки­леш­мәс бү­ген­гә. Әл­лә чын­нан да ба­рып кы­на ки­лә­сең­ме?

— Рәт бар икән, ни­гә бар­мас­ка?

Вә­лиул­ла бе­рәм­тек­ләп ке­нә кы­зыл, са­ры, яшел, зәң­гәр кә­газь ак­ча­ла­рын күк­рәк ке­сә­сен­нән чы­гар­ды. Күп бул­ма­са да, җи­тәр­лек иде. Ике­не алыр­га дип кы­зыл-са­ры кә­газь­ле­ләр­не суз­ды. Бо­лар үз ку­лы­на кү­чү­гә, әмер үтәп кү­нек­кән ях­шы сол­дат төс­ле “честь” би­реп, Җаб­бар чы­гып та кит­те. Вә­лиул­ла үзе ке­ре­шеп, эне­кә­ше эт­лә­неп ма­таш­кан ун­биш ми­нут­лык эш­не өз­ми-куй­мый баш­ка­рып та таш­ла­ды. Кө­рәк-сә­нәк сап тап­ты.

Юк, Вә­лиул­ла әвеш-тә­веш йок­лап йөр­мәс. Бо­лай­га бар­са, иң шәп кыз­ны ко­ча­гы­на кер­тер, теш­ләш­сә теш­лә­шер. Әм­ма дә лә­кин үз ди­гә­не бу­лыр. Ев­ро­па­ны күр­гән, су­гыш вә әсир­лек ачы­сын та­ты­ган, дөнь­я­ны үз зи­һе­не­нә җи­тәр­лек дә­рә­җә­дә та­ный-бе­лә баш­ла­ган, утыз яше дә тул­ма­ган ир-егет өчен гү­зәл кыз бас­ти­о­нын алу бер уен гы­на бит ул. Ак­сак аяк һәм буй тә­бә­нәк­ле­ге ко­ма­чау ит­сә итәр, әм­ма дә ха­ты­ны чи­бәр һәм кал­ку бу­лыр. Вә­лиул­ла, сай­ла­гач-сай­ла­гач, метр­дан тү­гел, метр да сик­сән ча­ма­ла­рын­да­гы­ны та­бар, үзе­нә ту­ры кил­мә­де, ба­ла­ла­ры буй бе­лән ма­са­ер­лар. Бет­те, уй­лан­ды-ни­ят­лән­де һәм шу­лай хәл ите­лер­гә ти­еш, баш­ка төр­ле юл­га бар­ма­я­чак.

Урам як­та Җаб­бар бе­лән кем­нең­дер сөй­ләш­кән­нә­ре ише­тел­де. Озак­ла­мый алар ише­гал­ды­на уз­ды­лар. Ия­реп кер­гә­не очып ди­яр­лек кап­ла­ныр­дай иде үзе­нә шул­ чак­та.

— ­Сә­лам, Вә­лиул­ла, кайт­тың­мы? Исән-сау гы­на кайт­тың­мы?— дип кү­реш­те эне­се ар­тын­нан ат­ла­ган көр та­выш­лы ­ке­ше, уң ку­лын бер дә га­лә­мәт җә­еп җи­бә­реп.

Кул­тык ас­ты­на кыс­тыр­ган гар­му­нын­нан һәм бе­раз сак­ла­нып кал­ган
­ча­лым­на­рын­нан бу олуг ир­ләр кы­я­фә­те бе­лән ны­гы­ган зат­ның шу­лай да Га­ли­мул­ла икән­ле­ген ча­ма­лар­га мөм­кин иде. Һай өс-баш­ла­ры, бер дә га­лә­мәт икән: аяк­ла­рын­да ял­ты­рап тор­ган ях­шы хром итек­ләр — тро­фей, буй-сы­ны­на ки­ле­шеп ­тор­ган гә­лә­фи чал­бар һәм кү­тәр­мә изү­ле, утырт­ма җил­кә­ле­ ә­фи­сәр­ләр гим­нас­тер­ка­сы, ут чә­чеп тор­ган дүрт тү­гә­рәк ме­даль... Кы­зыл Йол­дыз ор­де­ны. Бо­лар өс­тә­мә­се­нә, җит­мә­сә, ка­лын ка­ра мы­ек (бе­раз бу­я­ган бул­са ки­рәк), арт­ка җи­бә­реп та­рал­ган ка­ра чәч (бе­раз ко­яш йө­гер­гән), әр­сез күз­ләр, метр да сик­сән ике, әл­лә та­гын метр да сик­сән биш ча­ма­ла­ры буй, киң күк­рәк, кө­рәк­тәй та­за кул­лар һәм, иң шә­бе, шәп­ләр­нең шә­бе — ха­тын-кыз­ны юеш­лә­тә тор­ган ка­лын вә­карь­ле та­выш... Да-а-а, иң шәп ха­тын­нар мо­ны­кы ин­де!

Шу­шы рә­веш­ле күз йөр­теп һәм зи­һе­нен­дә фи­кер йө­гер­теп өл­гер­де Вә­лиул­ла, шун­лык­тан кә­е­фе дә кы­ры­ла төш­те. Го­ме­ре буе һәм­мә ке­ше­дән өс­тен чы­гар­га өмет­лән­гән, үзен мес­кен итеп та­ныр­га те­лә­мә­гән бән­дә­не Га­ли­мул­ла ише­ләр­нең су­рә­те дә чы­гыр­дан чы­га­ра, са­ру­ын кай­на­та шул. Аһ, яка­ла­рын...

— Исән­ме, дим, Га­ли­мул­ла!— ди­де Вә­лиул­ла, сүз­не икен­че тап­кыр ка­бат­ла­ган төс­мер чы­га­рып.— Кайт­тым әле ме­нә. Ка­рап-ка­рап то­рам, йорт-җир тау­ша­лып бет­кән. Әни дә олы­гай­ган,— дип, кө­рәк-сә­нәк­ләр­не җы­еш­ты­ра баш­ла­ды.

— Баш исән кайт­кач, бү­тә­не —­ дөнья эше. Һәм­мә­без­нең дә иха­та бер­төс­ле, кү­тә­ре­лер әле,— ди­де Га­ли­мул­ла, җә­е­леп кит­кән ку­лын ке­сә­се­нә җы­еп, авы­зын ер­ган хәл­дә.

— Сез кү­тә­рер­сез аны­сы,— дип бел­дер­де нәф­рәт нә­җе­се­нә бу­ыл­ган Вә­лиул­ла.— Бу аяк­лар бе­лән нәр­сә эш­ләп бу­лыр икән!

«А­як бе­лән тү­гел, кул бе­лән эш­ли­ләр аны»,— ди­мәк­че иде дә Га­ли­мул­ла, акы­лы ку­әт алып өл­гер­де һәм ул мон­дый ва­кыт­та иң ку­лай со­рау­ны бор­чыл­ган­лык бе­лән әй­теп куй­ды:

— Кай­сы фронт­та?

— Кай­сы дип, Ста­лин фрон­тын­да,— ди­де Вә­лиул­ла, Га­ли­мул­ла­ның мо­ны ба­ры­бер аң­ла­ма­я­ча­гын тә­га­ен гы­на тө­ше­неп. Әм­ма Ста­лин дип әйт­те әй­тү­ен, тик кү­ңе­ле­нә кур­ку йө­гер­де. Бу исем­не тел­гә ал­мас­ка ул үзал­ды­на ант ит­кән иде югый­сә. Баш­ны бе­те­рә­чәк­ләр, Се­бер җи­бә­рә­чәк­ләр!..

— Ә-ә, Ста­линг­рад...— дип суз­ды ку­нак.

Вә­лиул­ла ка­нә­гать ел­май­ды, үзен шу­лай дип та­ны­ту­ы­на кү­ңе­ле бул­ды, үп­кә-тур­са­ю­ла­ры ко­е­лып төш­те. Га­ли­мул­ла­ны шу­шы сү­зен­нән якын итә баш­лап, аның бе­лән сый­ла­на­сы кил­де. Ни ди­сәң дә, чор­даш­лар вә бер урам ма­лай­ла­ры иде­ләр бит.

— Җаб­бар, кая, бә­рәң­ге-ипи ише нәр­сә­ләр юк­мы­ни? Алып кайт­кан­сың­дыр бит? — дип, со­рау-әмер та­вы­шы бе­лән әй­тә куй­ды.

— Хә­зер, абый,— дип, те­ге­се үз эшен­дә бул­ды.

Ул ара­да әни­лә­ре Миң­җа­мал тү­ти бол­дыр ба­шы­на чы­гып то­тын­ды. Әл­лә нин­ди әкә­мәт яла­гай та­выш бе­лән:

— И-и, Га­ли­мул­ла улым, кер­дең­ме­ни? Ме­нә сө­е­неч! Вә­ли­ул­ла улым кайт­ты бит. Югал­ган җи­рен­нән. Әле до­га­дан гы­на куз­гал­дым. Хәл бе­ле­шеп ке­рү­е­ңә рәх­мәт яу­сын. Бер­гә­ уй­нап үс­те­гез бит. Ал­ты яшәр юл­дан кай­тыр, алт­мыш яшәр ­хәл бе­ле­шә ке­рер. Йә, чә­е­без дә кай­нап уты­ра. Ни­гә өй­гә уз­мый­сыз? Ча­кыр, улым, ку­нак­ны,— дип сөй­лән­де дә сөй­лән­де.

Бер­гә уй­нау, ди­гән­нән, алай ук тү­гел иде ин­де ул тү­ге­лен. Га­ли­мул­ла ма­лай чак­тан та­за һәм нык бә­дән­ле бул­ды, Вә­лиул­ла­ны кый­нап кы­на үс­тер­де. Бер дә тын­гы бир­ми иде. Аның­ча тү­гел икән, бет­те, ка­сык тө­бе­нә бер­не ге­нә төр­тә, бө­гәр­лә­неп оча­сың.

Бо­ла­ры Га­ли­мул­ла­ның хә­те­рен­дә дә бик шәп сак­лан­ган бу­лу­га ка­ра­мас­тан, ул, тә­мам җай­га алып:

— Шу­лай шул, шу­лай,— дип, җөп­лә­гән­дәй итеп ку­әт­лән­дер­де Миң­җа­мал тү­ти­нең сүз­лә­рен.— Хә­зер дә бер­гә йө­рер­без. Вә­лиул­ла иң зат­лы, иң чи­бәр кыз­ны алып кай­тыр, түр ба­шы­на утыр­тып ку­яр! Шу­лай бит, Вә­лиул­ла? — ди­де дә кө­рәк­тәй кул­ла­ры бе­лән аның җил­кә­се­нә сук­ка­ла­ды.

Миң­җа­мал тү­ти­нең сө­ек­ле-сө­ек­се­зе сер бир­мәс­кә ты­рыш­ты, сы­нын ка­ты­рып куй­ды. Әм­ма Га­ли­мул­ла­ның ку­лы­на кем чы­да­сын? Изе­леп кит­те. Әни­се мо­ны сиз­мә­де, Га­ли­мул­ла аң­ла­ма­ды. Шу­лай да Вә­лиул­ла­ның кү­ңе­ле­нә тат­лы хис­ләр як­кан, са­ры май бу­лып ягыл­ган сүз­лә­ре ни җит­те бән­дә­не дә би­һуш итәр­лек һәм авыр­ту­ны оныт­ты­рыр­лык иде. Миң­җа­мал тү­ти дә ку­ан­ды. Га­ли­мул­ла бе­лән дус­лык тот­са, югал­мас улы, югал­мас.

— Бик шу­лай, Га­ли­мул­ла улым, бик шу­лай,— ди­де ана, ку­а­ны­чы та­гын да куш ки­леп.— Гел юк җир­дән ике ма­лай үс­тер­дек бит, гел юк җир­дән.

Җаб­бар өй­гә ча­кыр­ды. Эс­се­рәк иде. Бе­рәр ста­кан­ны бу­ша­тып, су­ык бә­рәң­ге бе­лән та­за те­лем арыш ипи­ен бөк­ләп куй­гач, “отс­тав­ной­”лар­га җан кер­де. Га­ли­мул­ла, тез ба­шы­на гар­му­нын җай­лап, әл­лә кай та­раф­лар­дан урап-урап ки­леп, «Ка­ра ур­ман» кө­ен сыз­ды­рып ук җи­бәр­де һәм су­зып җыр­лый баш­ла­ды. Та­вы­шы шәп, уе­ны ях­шы иде егет­нең. Бир­сә би­рә икән Хо­дай тә­га­лә!

Алар озак шу­шы рә­веш­лә­ре бе­лән утыр­ды­лар. Вә­лиул­ла, ахыр­га та­ба исе­реп ки­теп, үзе­нең аһ-зар­ла­рын сөй­ләп таш­ла­ды. Га­ли­мул­ла һәм Җаб­бар аның сүз­лә­рен тың­ла­ды­лар да, тың­ла­ма­ды­лар да. Күр­гән баш күр­гән ин­де. Әйе, егет сөй­лә­вен сөй­лә­де, әм­ма әсир­лек­тән соң ур­ман ау­дар­ган­да үзен агач ба­суы ха­кын­да гы­на ләм-мим эн­дәш­мә­де. Бел­ми ге­нә тор­сын­нар әле. Авыл­га сол­дат­лар күп кайт­кан, ә асыл ир-егет­ләр­дән шак­тый­ла­ры хә­бәр­сез югал­ган, һә­ла­кәт тап­кан, чит-ят туф­рак­та ятып кал­ган. Әсир­ләр­дән ил­дә кү­рен­гән бе­рен­че ке­ше әле­гә Вә­лиул­ла гы­на икән. Шун­лык­тан ара­да бу хәл­ләр­не аң­лар­лык бән­дә әл­лә бу­лыр, әл­лә юк?..

Икен­че яр­ты­ны тө­гәл­лә­гән­дә Җаб­бар ләх бул­ган, Вә­ли­ул­ла, әл­лә юл га­за­бын­нан арып, әл­лә баш­ка сә­бәп­тән, сә­ке­гә үк тү­неп йок­лап кит­кән иде. Га­ли­мул­ла үз өле­ше­нә ти­гән ста­кан­ны кү­тә­реп ау­дар­ды, Миң­җа­мал тү­ти­гә рәх­мәт әй­теп, җай гы­на «шу­ып» чы­гып кит­те. Юга­ры оч­ка та­ба мен­гән­дә гар­му­нын «У­рам кө­е»­нә сыз­ды­рып җи­бәр­де. Ерак­лаш­кан­нан ерак­лаш­ты. Ин­де авыл­га төн төш­кән иде.

Кем­нең-кем­нең, әм­ма Га­ли­мул­ла­ның әй­лә­нә-ти­рә­дә аб­руе зур. Кол­хоз­да сче­то­вод бу­лып эш­ли, кич­лә­рен дә йок­лап ят­мый, яшь ки­лен һәм кыз­лар­ның кү­ңел­лә­рен кү­реп йө­ри. Фа­тый­ма «я­выз» аны ку­нар­га да кал­дыр­га­лый дип эл­гә­ре­рәк сөй­ләш­те­рә иде­ләр, хә­зер ан­дый-мон­дый гай­бәт­ләр ише­тел­ми баш­ла­ды­лар бу­гай?

Га­ли­мул­ла бер ат­на бу­е­на кү­рен­мә­де. От­чет бе­лән рай­он үзә­ге­нә кит­кән ди­ме шун­да? Ә Вә­лиул­ла­ның ту­ган авы­лын­да эш­лә­ре пеш­мә­де. Ни өчен­дер ят күр­де­ләр үзен. Кәк­ре аяк Миң­сы­лу­га тик­ле, сүз ка­тып бе­леш­те­рә баш­лау­га, кырт кис­те, якын да җи­бәр­мә­де:

— П­лен­ный! — дип мыс­кыл­ла­ды.

Мо­ның сә­бә­бен Вә­лиул­ла кайт­кан кө­нен­дә үк ар­тык сөй­лә­шеп таш­ла­вын­нан, Га­ли­мул­ла­дан күр­гән иде, ме­нә юкә чы­бык буй­лап алар­ның йорт­ла­ры­на да хә­бәр иреш­те. Авыл со­ве­ты­на ко­мис­са­ри­ат­тан ке­ше ки­леп, Вә­лиул­ла ха­кын­да аны-мо­ны бе­ле­шеп, фа­шист ку­лын­да әсир ят­кан­лы­гын сөй­ләп, уң-сул күз­не аек то­тар­га ку­шып, ха­лык­ны ко­лак­лы итеп кит­кән икән.

Мо­ны ишет­кәч тә Вә­лиул­ла хәл­ләр­нең бик үк шәп­тән тү­гел­ле­ген тө­ше­неп ал­ды. Дү­сем­дә кыз чык­ма­я­чак аңа, әйе, әйт­те, ди­яр­сез. Хәт­та Мин­зә­лә ел­га­сын ки­ре­гә бо­рып агыз­сын, ба­ры­бер юк.

Үз авыл­ла­рын­да рәт тап­ма­ган егет күр­ше­гә йө­ге­рә ин­де ул.

Ә Вә­лиул­ла ары­рак ка­ра­ды. 12-15 чак­рым­нар гы­на ерак­лык­та бул­мае, Ран­га­зар авы­лы­на тө­бәп юл ал­ды. Эш бе­ле­шеп, ка­рал­ты-ку­ра­лар тө­зек­лән­де­рер­гә ял­ла­на­чак ул. Бал­та эшен ку­лы бе­лә төс­ле ге­нә­ме соң, ятып та то­ра ин­де ме­нә. Та­тар бе­лән Гер­ман­да гы­на туа ул шун­дый ос­та­лар, тө­гәл­лек ки­рәк, тө­гәл­лек, җит­ди ка­раш!

Ран­га­зар ачык кү­ңел­ле­лек бе­лән таң ат­ты­ра тор­ган авыл бу­лып чык­ты. Вә­лиул­ла­га һич­бер кың­гыр ка­рау­чы оч­ра­ма­ды. Эше дә та­был­ды та­гын. Кол­хоз утар­ла­рын тө­зек­лән­де­рә­се, кай­да тот­ка су­га­сы, ан­да кир­тә то­та­сы, мон­да тү­бә яма­сы икән.

Квар­тир­га дип бер тол ха­тын йор­ты­на тө­шер­де­ләр. Әм­ма ху­җа­би­кә бу­ла­сы бу юан вә ту­пас зат ал­дан ук шарт куй­ды:

— Мун­ча­сын ягар­мын, аша­ры­на пе­ше­рер­мен, әм­ма йок­ла­вын ла­пас сән­де­рә­сен­дә йок­лар, җа­ен та­бар, су­зы­лып ятар, бе­ләм мин алар­ны. Буе җи­тә­ме-юк­мы, хә­зер ата үр­дәк төс­ле үр­мә­ли­ләр. Юк­са мин күр­ше­ләр­дә ку­нар­мын!

— Юк ла ин­де,— дип, ка­нә­гать­сез­лек бел­дер­де Вә­лиул­ла­ны ки­те­рә кил­гән бри­га­дир.— Ким-хур бул­мас­сың!

— Алай тү­гел, ке­ше бар, тел бар,— ди­де тол ха­тын.— Алай тү­гел ул, энем, кем!..

— Ярар,— ди­де Вә­лиул­ла, кү­ңе­ле­нә яшер­гән хәл­дә ге­нә уй йөр­теп.— Пе­чән­лек­тә урын ир­кен, һа­ва­сы саф ди­гән­дәй, шун­да йок­лар­мын. Бер ге­нә ат­на­га чы­дар­лык­тыр әле.

Шу­лай ки­леш­те­ләр. Вә­лиул­ла бер ка­раң­гы­дан икен­че­се­нә ка­дәр эш­лә­де, арып-ты­нып кай­та да, пе­чән­лек­тә из­рәп йок­лый тор­ган иде. Тол ха­тын­ның ку­лы тәм­ле, ри­зы­гы тук­лык­лы икән. Көн­нән-көн Вә­лиул­ла­ның сын-бе­ләк­лә­ре ты­гыз­ла­на бар­ды.

Әм­ма шу­шы өчен­че төн­нең икен­че яр­ты­сын­да шәп ке­нә итеп яң­гыр яу­ды. Пе­чән­лек ди­гән­нә­ре­нең са­лам тү­бә­се бе­теш­кән шул, Вә­лиул­ла­ның бар җи­ре лач су бул­ды. Ба­рып, ху­җа­би­кә­нең өй тә­рә­зә­сен как­ты. Эш­не аң­ла­тып бир­де. Кол­хоз эшен­дә­ге ке­ше­гә мон­дый ва­кыт­та ишек ач­мау ярый­мы соң ин­де? Баш­ка ча­ра­сы кал­ма­гач, тол ха­тын Вә­лиул­ла­ны эч­кә уз­дыр­ды. Әм­ма егет әр­сез бу­лып чык­ты, ху­җа­би­кә­нең уры­ны­на ме­неп, җы­лы­га ке­реп ят­ты һәм үз ди­гә­нен эш­лә­де. Әл­лә шу­лай ки­леп чык­ты? Баш­та­рак ки­ре­лән­сә дә, ба­ра-ба­ра, ир ку­лы ти­еп ки­тү­гә, сын­ды ха­тын, сын­ды. Сын­ды һәм төп­лән­де. Вә­лиул­ла шул төн­нән соң пе­чән­лек­тән җы­лы ко­чак­ка, йом­шак урын-җир­гә чум­ды. Кү­ңе­ле эш­тән кайт­ты, эт­ле­ге арт­ты.

Шу­лай соң­гы көн­нә­ре­нең бер­сен­дә утар­лар ягын­нан, кир­тә то­тып бе­тер­гәч, ир­тә­рәк кай­тып ки­лә иде, чиш­мә бу­е­на мах­сус юлы­гып, бер ма­тур гы­на кыз­га тап бул­ды. Буе, уен­да йөрт­кән­чә үк бул­ма­са да, метр да җит­меш-сик­сән­нән чак кы­на ким иде. Һәр­хәл­дә, Вә­лиул­ла­ның үзе­нә шул ча­ма кү­рен­де.

Һай, нәкъ шу­шын­дый ха­тын ки­рәк бит аңа. Аһ, буе да буе. Ул гы­на­мы соң әле? Ну, егет­ләр! Озын ка­ра чәч то­лым­на­ры, ту­ры гәү­дә­се, та­за аяк вә бе­ләк­лә­ре, кал­ку күк­рәк­лә­ре! Кем кы­зы икән ул? Еге­те бар­мы?

Кем­нән ди­ген әле, ху­җа­би­кә­нең үзен­нән бе­леш­те Вә­ли­ул­ла. Кия­ү­дә тү­гел, ди. Шә­ри­фул­ла кы­зы Са­би­ра икән ул. Йөр­гән еге­те су­гыш­та хә­бәр­сез югал­ган. Бик асыл зат бул­ган. Баш­ка оч­раш­кан ке­ше­се-нәр­сә­се юк икән.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных