ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Кайнаналар посып ята 11 страницаВәлиулла ат башын тотып барды. Галимулла, сул аягын тарантастан салындырып, гүяки җиргә сөйрәткәндәй егетләрчә утырган хәлдә ярты тавышка гына җырлый-җырлый, гармун сыздырып килде. Халык эштән кайткан, кояш утырыргамы-юкмы икәнлеген чамалаган вакытлар иде. Нәкъ сәгате! Капка төпләрендә, тыкрык башларында берән-сәрән өлкәннәр, каш өсләренә кул җәеп, артларыннан танырга ниятләп калдылар. Галимулла сабантуйлары алдындагыча халыкны дәртләндереп үтте. Юньле-башлы бәйрәм күрмәгән авыл уянып киткәндәй булды. Тарантас Сабиралар капкасына тукталгач, һәммәсе эшнең асылын төшенде. Вәлиулла ат башын ныклы тапкан койма баганасына бәйли калды. Галимулла, яңадан гармун тартып, ишегалдына керде. Өйдән өлкән яшьтәге бер абзый чыкты. Шәрифулла, кызның атасы, кылыч борынлы, калын гына кашлы икән үзе. Аны күрүгә, бераз төшергәнен юри сиздереп, Галимулла кыландырып әйтә куйды: — Саулармысыз, исәнлек-иминлек булсын! Бәхет иңдереп йөрибез әле, Шәрифулла абзый! Дөнья кузгалды. Сер бавы тиз чишелде. Карт белән карчык, юк-бардан гына булса да өстәл әзерләргә кирәген төшенеп, кабалану аркасында сөйләнгән сүзләрне ярты колакка гына тыңлап, күңелләренә салып үлчәргә өлгерә дә алмый калдылар диярлек. Мулласы да чакыртылгач, Галимулла гармунын беразга куеп торды. Никах хөтбәсе укылып, төенчеген култык астына кыстырган кызны тарантаска чыгарып та утырттылар. Ашыгырга кирәк, көтү кайта иде инде, әле күпме юл үтәсе бар. Вәлиулла дилбегәне тагын үзе тотты. Тарантас оясына Сабира һәм гармун тарткан Галимулла утырдылар. Саубуллашуны озакка сузмыйча кузгалдылар. Дүсемгә кайтып җиткәндә, кояш иңгән, күк йөзендә кызыл шәфәкъ нуры да сүнеп бара иде инде. Тау сыртлатып, авыл башына тукталдылар. Төнге тынлыкны чакыра-чакыра, җәйге җылы көн сүнгәннән-сүнә, оеганнан-ойый, йокыга җыена иде. Галимулла юл буе җырлап, гармун уйнатып, шаяртып кайткан җиреннән тынып калды. Сабирага күз салды. Кыз да күзләрен күтәрде. Ничектер ягымлы һәм күп нәрсәләр вәгъдә иткән төсле итеп карады ул Галимуллага, әллә яратып, әллә алдагы кичнең рәхәтлек пәрәнҗәсенә төренгәнлеген белдереп. Әмма егет бирешмәде, хәле хәл, уйлары уй иделәр аның. Галимулла тарантастан төште. Тау астында тыныч кына яткан авыл кача-кача күзли төсле иде аларны. Ат тартылып куйды. Китеп үк барса да начар булмас иде. Вәлиулла ашыга торгандыр. Әмма эндәшми. — Ярый, мин киттем әле,— диде Галимулла, кияү белән кәләшкә мул елмаеп, эше күплек кыяфәт чыгарып. — Кая-я? — дип, ыңгырашкан тавыш белән Сабира эндәшүгә, Галимулла югалып калмады. Уйнаган уенын ахырына кадәр җиткерергә тиеш иде ул. Шунлыктан сер бирмәде: — Кайта торыгыз, колхоз эше бар иде, туй көнендә дә тыныч тотмыйлар! Тиз әйләнеп киләм,— диде дә, сукмак буйлап төшеп, тыкрыкка борылды, китеп тә югалды. Артыннан Сабира карап-карап калды. Эченә ут төшкән, ниндидер мәкерне сизенә төсле иде. Капка төпләренә Вәлиулла атны җилдертеп кенә китереп, ян белән барып тукталды. Киленне йортка алып керде. Карчык әнисе әйдә юк иде. Җаббар үзе генә булып чыкты. Чәй куйдылар. Сәке башына төенчеген тотып утыртылган җиреннән Сабира һичбер селкенмәде. Галимулланың кайтканын биш күз, ут күңел белән көтә, шулай да тыштан бик сабыр иде. Җаббар һәм Вәлиулла, ишегалдына чыгып, нидер сөйләштеләр дә... Өй эчендә җырлап утырган самавыр вә килен белән кияүдән башка һичкем калмады. Өчле лампаның сүрән утында утырып чәй эчтеләр. Сабира баштарак теләмәгән иде, әмма бу сыйдан баш тарту килешмәс диптер, ике тапкыр чак кына йотым ясады, чынаягы тулы көенчә калды. Тамак яшерүе иде, бичараның. Төннең урталары җитте. Вәлиулла белән Сабира сөйләшми-тынмый гына утырдылар. Киленнең алдында төенчеге, урыны — сәке башы иде. Кияү дә үзен тыныч тотты. Һәм шунда гармун тавышы ишетелде. Галимулла тагын да төшереп алган икән инде, «Шахта көе»нә җырлап узды. Сабираның күңелен кузгатты. «Кайта бит, кияве кайта!» Әмма көткән кеше күренмәде, чөнки монда артык иде ул. Сабираны Вәлиулла өчен алып кайттылар бит. Метр да җитмештән калку буйлы гүзәл зат киндерә буе пәри табагачына насыйп икәнлеген белми иде әле. Сабираның хәлен Вәлиулла аңламый. Үзенә төшкәнен белә, әмма сабырлыгын тел яшерә, ояла дип кабул итте. Урын җәйде һәм кәләшенең төенчеген алып: — Йә, йокларбыз иңде хәзер, әзерлән-җыен,— дип, тыныч кына әйтеп, шулай да коры итеп куйды. — Ничек инде? — диде аптыраган Сабира.— Галимулла кайтмады бит әле, аны көтәм! — Ул әллә кайчан җиденче төшен күрә иңде, йоклыйк. Ул монда килми. Үз өе бар бит аның,— диде Вәлиулла, юмалау тавышына күчеп.— Бергә йокларбыз. Ни дисәң дә, никахлы хатыным бит син минем! Сабира һични аңламады һәм телсез калды. Озын чәч толымнары тагын да сузылыбрак киткәндәй булдылар. Акылы акрын эшләде. Шулай да, кешегә баш бирелгәч, уйлый-уйлый барсын да аңлап ала икән. — Ничек? — дип сорады Сабира бераздан, тәмам аптырашлы хәлдә. — Менә шулай,— диде Вәлиулла, бер дә кабаланмыйча, лампа утын өреп сүндереп.— Сине миңа сорадык һәм үземә дип алып кайттык. — Мин китәм! — Кит! Кая бара аласың? Кияүгә чыкканыңны бөтен авыл белеп калды. Ни уйларлар? — Мине Галимуллага бирделәр. Ул сорап алды мине. Никахны да аның исемен атап укыдылар. Янәшәмә дә ул утырып кайтты, син түгел! — Мин таптым, мин алып кайттым, и всү тут!— диде Вәлиулла, шыңшый башлаган кызга кул сузып.— Әйдә, күгәрченем, никахлы булдык, иртәгә авыл советыннан таныклык барып алырбыз. — Әни-и генәм!—дип әйтте, хәтта кычкырырга теләде Сабира, ләкин тавышы бик зәгыйфь чыкты... Вәлиулла уянып китте. Сабираның ертык күлмәк һәм киемнәрен күз алдыннан җыеп алды. Буена күз салды. Хатыны күркәм, хәтта күз карашына да татлы иде. Җиләген ашатты, хәзер беркая да китә алмый инде ул! Вәлиулла һавага чыкты. Кояш инде күзен дә ачып килә иде. Махра төрде. Эмманы исенә төшерде. Сагына түгелме соң? Өйдән ишек ачылды. Тупсада Сабира басып тора иде. Кулына төенчеген тоткан, чәче-башы җыелган, әмма сөмсере коелган. Аңа Вәлиулла эре генә эндәшеп куйды: — Хатын, кая барасың? Сабира сискәнде. Әмма тәкъдиргә буйсынуын белдереп, акрын гына пышылдады: — Белмим... Вәлиулланың тавышы көрәйгән, үзен ир итеп тою билгеләре аңарда арткан иде. Әмер бирде: — Бар, кереп самавыр куй. Тамак кипкән. Таң да атып килә. Әни белән энекәш тә кайтырлар. Күрше-күләндә чиләкләр шалтыраганы, сыерлар мөгердәшеп куйганы ишетелде. Сабира, тупсадан борылып, кире керде. Хәзер ул самавыр куяр, өй эчен җыештырыр, йа тәкъдире Хода!
ИЛАҺИ КАНУН Повесть
Мин бәхетле идем. Сәгадәт диңгезенә очраган язмышымның көмеш корабы, назлы кояш елмаюы белән хозурланып, талгын җилләр иркәләвендә тыныч һәм рәхәт кенә йөзә дә йөзә. Тормышым күге һәрвакыт шулай аяз, бәхет дулкыннары юлдаш булыр төсле иде. Дөньяга адәм баласы яратылган икән, аның бәхетсез вә күңелсез көннәр кичерергә хакы юк. Бу — илаһи канун! Моны бозган бәндәләр җавапка тартылалар һәм олуг хаким — хакыйкать тарафыннан хөкем ителәләр. Без беребез дә аннан азат түгел. Ирекле төсле кыланабыз гына, әмма чынлыкта исә барчабыз да үзара тыгыз җепләр белән бәйләнешкән, арадан кемнең күңеле сынса, башкаларга да ул тәэсир итә һәм сәгадәт диңгезенең якты кояшы йөзенә кара болыт пәрдәсе тартылып куелгандай була. Яшәеш дигәнебез менә шушы инде. Меңнәрдә — берәүнең, берәүдә меңнәрнең эше бар. Әмма мәхәббәт... Ә мәхәббәт бу канунга буйсынмый, аның үз законнары. Аны аңлатып бирү бик авыр эш. Шулай да бу җитди бурычны үз өстемә алып, инде телләрдән-телләргә күчеп йөргән серле хәбәрләрне, артык сүздән аралап, нәрсә ничек булганны сөйләмәкче идем. «Әллә кирәк түгелме?» — дип тә күңелем теләк чишмәсенә үзенең шик ташын тәгәрәтеп, аны туктаткандай итте. Төннәрем йокысын югалтты, көннәрем борчуда узды. Сүз чишмәсе — елгага, елга —диңгезгә әверелде һәм менә мәхәббәтнең илаһи канунын бәян итәргә булдым. Сүземне — дөрес, каләмемне төз тоттым, алай да серенә төшенмәүчеләрнең кулына бу язма керсә, гафу итәрсез!.. Алар электән берсен-берсе авылдашлар буларак белә иделәр. Үзара дуслыклары, йөзгә-йөз калып сөйләшкәннәре, хәтта үзара хөрмәт хисе белән исәнләшеп узганнары да юк иде. Чү, бераз ялгышам, моннан дүрт ел элек алар очраштылар. Азга гына, әмма сөйләшмәделәр. Бу күрешүләре игътибарга алырлык түгел, шуңа да бик тиз онытылды, һәм менә аларны йолдызлы кичә кавыштырды, мәхәббәт утының чаткысы йөрәкләренә йокты, иреннәрендә иреннәре наз тапты. Вакыйга авылда башланып, шәһәрдән-шәһәргә күчәчәк иде. Кич. Авыл, маэмайларның нигез астына посып вакыт-вакыт өрүләреннән уянгалап-уянгалап, төнге ялга сузылып ятты. Яшьләр клубка, икенче төрле әйткәндә, Мәдәният йортына җырлы-биюле кичә уздырырга җыелыштылар. Шәһәрдән студентлар кайткан вакыт. Клуб тулы халык. Таштан мәһабәт итеп салынган, иркен-киң заллары, төрле-төрле уңайлы эш бүлмәләре булган, зур тамаша залы һәм бай сәхнәсе белән ни җитте салаларны гына түгел, шәһәрләрне дә кызыктырырлык бу йорт чын мәгънәсендә Мәдәният сарае иде. Олы вә киң ишекләреннән үзенә чакырып, урамга тасмалардан дәртле көйләр агыла. Яшьләр җыела, яшьләр... Кемнәрнедер бу кичә кавыштырачак, кемнәргәдер беренче мәхәббәт назы бүләк итәчәк, кемнәрнедер үпкәләтеп аерачак. Ә алар, мин сезгә сөйләргә җыенган гүзәл затлар, бүген бер-берсенә елмаеп, хәтта серле елмаеп дияр идем, караячаклар... — Сәлам, егетләр! Ә менә ул да килеп җитте. Дуслары-танышлары белән күрешә. Җантимер Корбыев Нурулла улы. Җилкәле, озын-нык буйлы студент, шунлыктан ябык һәм яшьләргә ятышлы чиста вә пөхтә, заманча киенгән асыл зат. Ул безнең соклангычыбыз иде. Әле яңа гына мыек чыгарган яшьтәшләрем һәммәсе аны хөрмәт итә иделәр. Җантимер абый. Егерме-егерме бер яшьләр чамасында. Кызлар белән авылда яратышып йөрмәде дә төсле. Бер укытучы апабызны кышкы ялларга кайткан вакытларында озаткалады да бугай, әмма болай, вакыт кына үткәргәләгән, диделәр. Башка гайбәтен белмим, күрше Бәрия әби генә нидер сөйләнгәләп йөрде, имеш: «Миндә арт җылытып ятучы карт бер сазаган кыз асыл егет карчыгасы Нурулланың Җантимерен читлегенә алдап кертмәкче иде дә, әнкәсе рәхмәт әйтсен, саклап калдым үзен»,— дип. Дөрес булдымы икән? Бәлки хаклы сүзләрдер, чөнки безгә кергәч ул аларны сөйләнгәләп утырган иде, колак салып алган бар сүзләре шул булды, башкасын белмим... — Сәлам, егетләр! Җантимер абый шул рәвешле кул сугып күреште. Безне дә урап узмады. Казан хәлләреннән бер-ике хәбәр сөйләп алачак хәзер. Аңа таба елыштык. — Илдә ниләр бар? — дип сорады ул, ярым шаяртканын сиздерергә теләп.— Барыгыз да исән-саулармы соң? — Әлегә исән идек әле, Казанда ниләр бар? — диде, утызын куып килгән «сакаллы» егет Камай абый.— Бездә шул инде, яздан — басуга, көздән — фермага. Трактор гына чыдасын. — Гатаны кыскан икән. Ничек алай булды соң? — Азрак төшергән көне иде. Үзе кулын тыккан, диләр. — Юк ла инде. Хуҗалар сүзен сөйлисең. Мин шунда идем,— дип белдерде Самат.— Суырып алды. Әле дә ярый имгәнеп кенә калды, юкса... Сүз комбайнга утырган Гата хакында бара иде. Шкивка эләгеп, кулын кыскан, әле дә ярый имгәнеп кенә калган, булышчысы сүндереп өлгергән, юкса бәласе зур буласы икән. Казан шәһәре елдан-ел матурая бара, ди Җантимер абый. Татар иҗтимагый хәрәкәте, «Азатлык» яшьләре һәм башка берничә милли үзәкләр Татарстан җөмһүриятенең азатлыгын даулауда зур эшләр алып барганнар. Хөкүмәт тә аларның теләкләрен аңлап эш итә, ди. Клубта бүген һинд картинасы иде. “Башлана” дип әйтүләренә кереп киттек. Яхшы фильм булды. Мәхәббәт, сагыш, авыр язмышлар һәм хакыйкатькә ирешү хакында иде ул. Авыл кешеләре һинд киноларын үлеп сөябез дә инде! Кинодан соң кичә башланып китте. Биюгә оста Җантимер абый кызларны-егетләрне үзенә каратып тотты. Көнче күбәләк Гыйльметдин Хәлфәсе бүген төшереп чыккан иде, тавыш-гауга кубарып маташты. Җантимер абыйга да бәйләнмәкче иде. Барып кына чыкмады, буе тиз бөгелде. Ә бию-уеннар өзелеп тормады һәм шунда... Һәм шунда клубка, биючеләр уртасына, күпләрнең төн йокысында татлы төше булырдай Җәмилә апа үзенең иптәш кызы Кадрия апа белән килеп керделәр. Инде сәгать төнге унберләр якынлаша иде түгелме соң? Бу вакыт җиткәч кем уенга килә ди инде? Димәк, язмышы кушкан! Биючеләрнең биюләре бозылган кебек булды. Яшьләр төркемнәргә бүленештеләр. Бары тик Җантимер абый гына берсенә дә кушылмады, үз җае белән читкәрәк китеп басты. Күңелендә нәрсә иде икән, белмим. Минем уемча, Җантимер абый белән Җәмилә апа шундый да пар килгәннәр, икесен кавыштырасы да назлы ярлар итәсе генә югыйсә. Белмим, нигә алар үзара дус түгелләр икән? Ә, исемә төште, Җәмилә апа белән директор малае Сабирҗан абый йөри дип сөйлиләр бит. Дөрестер, инде тугызынчы сыйныфтан бирле дуслар икәннәр. Җитмәсә Сабирҗан абыйга шушы сөйкемле Җәмилә апа аркасында авыз-борыны җимерелеп, кан йотарга да туры килгән. Монысы — егетләр гайбәте... Бервакыт Җәмилә апаның шәһәрдәге мәхәббәте кыйнаткан, диләр... Икенче көнне, тагын килмәсләр микән дип, төн буе сабирҗаннар капка төбендә биш егет, шешә бушатып, гомер уздырганнар, тегеләр генә күренмәгән. «Бәхетләре бар икән!» — диярәк сөйләгән икән Сабирҗан абый, тәмам үзен батырга чыгарып: «Канга чумдырасы идем, барчасын ишеп!» Булдыра алгач, шунда ук, беренче очрашудан акыл сабагын укытырга кирәк иде аны! Җәмилә апа!.. Һе, әллә ничек инде Җәмилә апа дип әйтүләре. Мин дә егет бит инде. Җәмилә туташ! Әйе, әйе, Җәмилә туташ, Җантимер әфәнде! Юк, Җантимер әфәнде дип әйтеп булмый әлегә үзенә, әфәнделеккә ирешү өчен асыл зат сыйфатлары күренсә дә, дан вә шөһрәте белән алай ук әфәнделеге сизелми. Ә менә Җәмилә апа — Җәмилә туташ, үзе чибәр, үзе сылу, үзе матур, үзе күркәм, ул аяклар, ул чәчләр — барысын да Хак тәгалә атап аңа гына биргән, аз гына бөгелсә, биле дә өзелеп кенә китәр төсле. Быел ул Казанда бик югары һәм мактаулы институтны бетереп кайтты, әмма эшкә генә үзебезнең якларга күндермәгәннәр, Уфага ук җибәргәннәр, җиде ят, җиде еракка. Элеккечә кышын-җәен каникулларга кайтып та йөри алмас инде. Сагынырбыз! Җантимер абыйны Кадрия апа үзенә дәшеп алды. Җәмилә туташ алар янына авышты, Сабирҗаны читкәрәк тартылды. Җантимердән ояладыр ул. Бәлки, берәр сүз әйтеп куганнардыр үзен?.. — Җантимер, син безнең белән исәнләшмисең дә,— диде Җәмилә туташ, ярым шаярткан төс чыгарып. — И Җәмилә туташ,— диде Җантимер. Сөйләшә белә дә инде, үзәгенә генә баса! — Сезнең кебек сандугачлар белән минут саен исәнләшеп торсаң да аз булыр! Ак каеннар сыман бөгелә җаным! — Җантимер сүз эзләп күршегә керми инде,— диде Кадриясе, Җәмилә дускаен якларга теләп.— Кесәгә дә керми, әмма... — Әмма дип, бер дә әмма түгел. Әмма дигәннән, элекке вакытларда Казанда булган бер хәл! Пишкадәм бар икән. Кушаматын «Әмди» диләр моның. Мәдрәсәдә муллалыкка урын көтеп ята ди бу. Карт мулла белән ашка аны да, ягъни мулла янына мулла күреп чакырталар икән. Менә шундый мәҗлесләрнең берсендә карт мулла сорап куя үзеннән, оятлы итү максатыннан чыгып: «Әмди, ә Әмди, әйт әле, Кабан күленең суы ничә чиләк булыр?» «Чиләгеңә карап, чиләгеңә!»— дип җавап бирә Әмди, бер дә югалып калмый. «Ничек инде?» — дип сәерсенә мулла абзый. «Әгәр дә бер-бер чиләгең ярты Кабан күлен сыйдыра икән, ул вакытта ике чиләк булыр, мәгәрем ки чиреген генә чумырса, дүрт чиләк булыр»,— дия Әмди, барсын да хәйранга калдырып. Менә шулай!.. Җантимернең шушы хикәятеннән бөтенесе дә хихылдап җибәрделәр. Бигрәк тә Җәмилә туташ ихлас күңелдән назланып көлде ки, гүя пыялалар зеңләп торгандай иде. Сүзнең ни хакта икәнлеген белмәсәләр дә, бөтен клуб эче аларга ияреп җиңелчә елмаю нурында балкыды. Җантимер генә һич сер бирмичә, канәгать төстә озын буен төз тотты. Ул — хан иде, барчабызга да башлык. — Иртәгә минем бәйрәм, Җантимер, килерсеңме? — дип сорады Җәмилә туташ, егетнең күңелен җилкендереп.— Күңелле булыр. — Шашлык, шәраб һәм чибәр кызлар! Нинди егет мондый мәҗлестән баш тарта ала соң? Һәрхәлдә андый ахмак мин түгел... Кайда була соң ул бәйрәм? — диде Җантимер, үз алдына канәгать төстә.— Җидегән чишмә буенда, таңга кадәр! Шулаймы? Җантимернең бу сүзләре кызларга хуш килде булса кирәк, барысы да сөенештеләр. Әмма Җәмилә туташ әйтеп куйды: — Таңга кадәр? Кызык. Ә минем Җидегән чишмәдә таң каршылаганым юк иде әле! — Димәк, каршы алачаксың! Нинди асыл зат шушындый бәхеттән коры калган! Болай һич ярамый. Җантимернең кыланып сөйләшүе идеме бу, әллә инде чынлап ук шулай уйлыймы, анысы сизелмәде. Әмма Җәмилә аның шушы сүзләрен чын күңелдән кабул итте. Шаяртуга каршы шаярту, уенга уен белән җавап биреп, үзе дә егетне сүз ятьмәсендә бутап, күңелен адаштырырлык тәкъдимнәр ясады. — Синең кебек егет асылы белән таң каршылау күп кызларның хыялы инде ул,— дигән булды. Бу чыннан да яхшы, күңелне кузгатырлык тәкъдим иде. Мондый сүздән соң кайсы егетнең уена ниләр кермәс тә, ничек итеп үзен татлы хыялда адашудан саклап кала алыр? Азамат ир күңелендә иярле җитез акбүз ат ятар, диләр. Җантимер дә бу кичәдә үзен шулай сизде. Җәмиләне озатырга дигән теләген күңеленә салып куйды. Кыз да өтек Сабирҗанын онытты. Җантимернең уенын-чынын, өздереп-өздереп күз текәүләрен чын вә ихлас хис тойгысының чаткысы буларак кабул итте. — Шашлыкны үзем әзерләрмен,— диде Җантимер,— җитәрлек кадәр булыр, яңа суелган сарык итеннән. Килештекме? Шәраб өчен бераз сәмән дә кирәк була торгандыр инде? Кылт итеп шунда Сабирҗанны уйлап куйды булса кирәк, арадан аны эзләп, уңына-сулына каранды да: — Бу эшне Сабирҗанга тапшырыйкмы әллә? Кая әле үзе?— дип сорады. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|