ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Кайнаналар посып ята 10 страницаВәлиулла шыпырт кына йөренде. Сабираның кайдалыгын карап килде. Сөйләшми-тынмый гына үз эше белән мәшгуль икән, афәрин! Шунда кызларданмы-киленнәрдәнме берсе: «Сабира, оныт инде, оныт! Хәтереңнән чыгарып ташла, җырга кушыл!» — дип өндәп алды. Вәлиулла моны колак арты белән генә түгел, бәгырь ите белән дә ишетеп торды, «Һай!—диде ул, күңеленнән генә.— Сабираны үпкәләткән бу җеннәр!» Әмма кызның кәефен җибәрүчеләр алар түгел икән. Сәбәп тиз ачыкланды. Икенче берсе әйтә куйды: «Немецларга әсир төшкән кешеләрне унар ел урман кистерәләр икән, илен саткан сатлыклар исәпләнәләр. Галимҗаның өчен хафа йотма, кайтыр бер. Башы исән-сау булсын!»— диде. «Сабира шул әсир куенына керсенме, гомере буе әсир Галимҗанның сөйрәлчеге дип өстерерләр үзен,— диде бер усал тавышлы хатын. Бәгырьләрне ерткаларга тел бирсә дә бирер икән шайтан мәлгунь.— Елама, нигә елыйсың? Сукранма!» Сабира елый, мыштым гына яшь агыза икән. Башка кеше әллә кайчан эшен ташлап, каядыр аулак урынга йөгерер, шунда яшереп кенә күңелен бушатыр иде. Әмма Сабира алай итмәгән. Басынкы гына бәндә түгелме үзе? Вәлиулла җиденче күктә иде. Сабираны ничек тә үз җәтмәсенә эләктерергә һәм бәхеткә чумарга бөтен юллар күренеп тора түгелме? Хатын-кызларның үзара сөйләшүләренә мең рәхмәт әйтте ул. Күпне төшендерделәр бит. Боларны белеп тору бик кирәк. Әсирдә ятканлыгы хакында белдермәс, гел батырга чыгарыр үзен. Әллә нинди таулар вәгъдә итмәс, башка бер-бер юлын табар, сөйләштерер, кызны үзенеке итәр. Итәр, итми калмас! Әйтәләр иде бит аңа: «Сиңа,— диләр иде,— бу үҗәтлегең белән шайтанны да кулыңда биетергә була!» Һәм Вәлиулла биетәчәк тә, күреп кенә торырсыз! Болар хакында уйланганда буеның бер карышка үсеп киткәнлеген тойды ул. Гүяки бөтен дөньяның кендеге аңа бәйләнгән, нәрсә дисә, шул буласы! Сабиралар, тынычланып, бу юлы дәшми-тынмый эшләрен дәвам иттерделәр. Вәлиуллага тыңлап торырлык артык сүз юк иде. Ә нигә кирәк? Тиешлесенә колак салды, теләгәнен алды, артыгы барыбер сөендерерлек булмас иде. Аллаһы тәгаләгә рәхмәт әйтсен дә сөенечен уртаклашсын гына инде! Завхоз шушы тирәдә генә ындыр алларын себереп йөри икән. “Боерык” буенча тиешлесен үлчәп бирде һәм вәссәлам, хуш! Вәлиулла, кичкә калуына карамастан, юлга чыкты. Дүсем авылына кадәр аның адымнары белән ике сәгать ярымлап ара үтәсе бар иде. Бәхетенәдер, авыл башыннан чыгып, бераз баруга, артыннан Карамалы урысы ат бастырып җитеште. Ни дисәң дә, биш чакрым, юл калган иде бит. — Әйдә, безгә кадәр, хорошо будет,— диде ул, ярымын татар, яртысын урысча такылдап.— Садись, солдатик! Кызык инде бу дөнья дигәннәре. Карамалы авылында элек өяз үзәге булган имеш, Кәтеринә падишаһ хәзрәтләре дә анда тукталып үткән. Юк ла дип белдерүче тарихчылар исә монда Татищевның булу-булмавын һич тә инкарь итә алмаслар. Кем-кем, әмма дә ләкин урыс хезмәтенә күчкән бу морза ул авыл аша гына үтми калмагандыр, бөтен Себерне үз кулында «чәчәк аттырган» бит. Карамалы — ярым татар, ярым урыс авылы буларак аерылып тора. Татар абзыйлары үзләренә күрә бер мәртәбә белән аны русчалап «Александровка» исемендә атасалар, руслар, сөенеч вә канәгатьлек хисенә буталып, татарлар арасында «Карамалин» дип мактана иделәр. Бу авыл — хикмәтле урын. Мондагы рус төгәл татарча белә, татары исә русчаны шәп сукалый. Элгәре татар байлары монда килеп сәүдә тотканнар, базар ясаганнар, шактый гына исерешеп, дөнья куптарырга яратканнар. Бу тирә халкы ишетеп беләдер, шушы сәбәпләр аркасында бер мәкаль дә чыккан: «Татарин пьет — свиньей станет, русский пьет — коровой мычит!» Әмма татарлар аны үзләренчә үзгәрткәннәр: «Дуңгыз буласың килсә, Карамалыга бар!» Вәлиулла юл уңае өчен генә дип шушы урыс арбасында урын алды. Баштарак сөйләшүләре инде күтәрелеп килүче игеннәрнең яхшылыгы хакында барды. Ул да түгел, үзен Ваня дип таныштырган Иван әйтә куйды: — Зачем тәпиләп идти, когда кичкә можно ат белән кайтырга. Безнең больницадан бу вакытта сезнең якка путь держут, посетители. Айда к нам! Урыс дөресен такылдый. Чыннан да, атка гына утырып кайтса, начар булмас иде. Әмма андыйлар очрамаса? Тагын өч чакрым юл өстәлә. Юк, җәяү китсен, иң яхшысы! Карамалының үзенә кайта икән бит бу урыс! Вәлиулла шушы уйлар белән үзен-үзе борчып барды, тик аерым карарга килә алмый гына аптырады. Карамалы ягына борылган юлга җиткәндә, каршыларына кара ат җигелгән тарантасның юыртып кына килүе шәйләнде. Урыс туктады һәм: — Солдатик, там что-то килә, видишь? — дип сүз салды. Озак көтәргә туры килмәде. Юл тузанының чак кына күтәрелүе, атының уйнап кына килүеннән ул кешенең бер-бер түрә икәнлеген исәп итү авыр эш түгел иде. Шулай да урында утыручылар кичкә каршы кайда булса да баралармы соң? Юктыр мөгаен! Аннан соң шунысы да бар, сугыш тәмамлану белән ул мактаулы затларның кикрикләре бераз шиңебрәк китте. Кем очраса, алмый калдырмыйлар хәзер, бигрәк тә солдат киемендәге кешене. Вәлиулла урыс арбасыннан төшеп калырга карар итте. Ул арада тарантас та килеп җитте. Солдат киемле, биштәр аскан кеше яныннан ничек җәһәт кенә үтә алыр икән? Йөрәге җитмәс! Әмма ат җай гына үтеп тә китте. Дилбегә тоткан үткен йөз Вәлиуллага борылып карады. Шактый җир узгач кына тукталды һәм кычкырды: — Вәлиулла, синме соң бу? Кая барасың болай кичкырын? Тавышына караганда, аның Галимулла икәнлеген танымый мөмкин түгел иде. Вәлиулла титак-титак тарантаска таба ашыкты. Бер-ике тапкыр сөрлегеп китеп, чак капланмады. Галимулла кара айгырны көч белән тыеп тора иде. — Сәлам! Вәлиулла җавап бирергә ашыкмады. Дөресрәге, тыны кысылган, ашыгудан эчәк-бавырларына эссе капкан иде. — Сәлам-м!— дип өзек-өзек әйтеп, тарантаска сикерде ул. Сыртына дию каплангандай тоеп, ат ыргылып тартылды һәм тирбәлеп кенә алга ашкынды. — Мин Сарайлыга да кереп чыгарга тиеш идем әле. Үзәккә отчет белән бардым. Көнем үтеп китте. Комиссия утырышын да бүгенгә куйган булганнар,— дип сөйләнде Галимулла.— Бу айгырны военком кайтартты. “Списанный” дигәннәр иде, ялгышканнардыр алар. Шундый да яхшы мал, мин сиңа әйтим, кара, ничек бара! — Шәп! — Шәп кенәме соң! Аргы ягы, шәпнең шәбе! — Шулай... Бу вакытта Вәлиулла Галимулладан көнләшү хисендә үз йөрәген ашый башлаган иде. Нигә ул гына шулай байларча йөри дә, Вәлиулла теләнче хәлендә сөйрәлә? — Эш вакытында җигәр өчен үземә атадылар. Колхоз рәисе әйтә, син йөреп тор, үзеңне берәр чокырга илтеп аудармаса, үземә алырмын, диде,— дип үз сүзен сөйли бирде Галимулла. Вәлиулла юкка үчләшә иде. Әгәр дә бу ат башын Галимулла түгел, бөтенләй башка кеше тоткан булса, юлчы очратуга гына туктап торыр идеме? Юк! Кызганыч, Вәлиуллага кешене яклап фикерләү һәвәслеген тәкъдире кызганган. Аның каравы көнчелек утының шактый кайнарын биргән. «Мәңге болай кара айгыр җигеп йөри алмассың, җае чыгар, үшән ат та бирмәсләр үзеңә, янарсың әле!» — дип уйлый иде ул бу вакытта. Миһербансыз кешене юлдаш иткәнче, шайтанга таянуың артык. Адәм баласы көнчелекле булса, иблистән яманрак. Сул аягын бөкләп, уң аягын асылындырып барган фырт Галимулланы шушы вакытта Вәлиулла саксыз гына җилкә хәрәкәте белән тәгәрмәч астына тәгәрәтә ала иде. Аннан соң эзлә син гаеплене, аты йөрсен шунда, басуларны урап. — Ничек, күрештеңме теге күз салган кызың белән? — дип сорап куйды Галимулла, Вәлиулланы юк-бар уйларыннан аралап. — Күрдем. — Ни сөйләштегез? — Ачык кына берни дә түгел. — Нишләргә булдың соң? — Алырга да кайтырга. — Алдан белешеп тә тормастанмы? — Ә ни булган? Сораштырып-нитеп йөрсәң, гомер уза да китә ул, бик тиз. — Юк, мин әйтәм, күңеле кайдадыр бит, дим. Кыз кешедер. — Монсына һич шикләнәсе юк. Күңел — күңел инде ул. Кем кочса, шуны сөя җан! — Алай ук микән? — Тагын ничек булыр дисең? — Белмим инде. Галимулланың шушы сүзеннән соң Вәлиулла сытылып киткәндәй булды. Үте кабарып, хәзер юл рәхәтен бозып ташлаячак иде дә, сабырлык тапты. Берәүләр тарантастан төшеп, төкереп калырга мөмкин, ә ул алай эшләргә җөрьәт итмәде. Аннан соң, болайрак бит әле: Галимулла ни җитте генә кеше түгел, сүзе һәр җирдә үтә, авыл саен дусты. Менә Сарайлыга кагылып чыгам ди бит. Әйләнеч дип тә уйламый. Болай йөрсә, төнгә үк калачаклар. — Әллә, мин әйтәм, Сарайлыны урап йөрмибезме, төнгә каршы?-—диде Вәлиулла, сүзне икенчегә борып.— Очравың яхшы булды. Төгәл бүгенгә аталган йомышың юк икән, давай, Дүсемгә кайтыйк. Берәр ярты да табарбыз. — Әйтмә дә инде,— дип куйды Галимулла, әллә килешеп, әллә Вәлиулланың сүзен юкка чыгарып. Тузанлы юлдан тарантасның җиңел тәгәрмәчләре дәртләнеп кенә келтери, кара айгыр җай гына юырта, басу-кырлар, чәчәкле печән болыннары шуышып кына кала бара. Әмма көтүе белән чебен-кигәвен атның сыртын каезларга тәмам хәзерлек белән куа килә, бары тик җитешә генә алмый иде. Һәркемнең, һәрнәрсәнең үз теләге шул. Дөнья яратылыштан бирле кечек вә олуг хәшәрәтләр үз җайлары-көннәре белән бар кылынганнар. — Ярар,— диде Галимулла.— Сарайлыга соңардык бугай. Сәрбия куаклыгыннан борылып китәрбез. Сәрбия куаклыгының бер очы сазлыкка килеп чыга, уң канатыннан — Сарайлыга, сулыннан исә Дүсемгә юллар китеп бара. Элекләрне бу урында таган асып, чатыр корган чегәннәр ятар иде. Соңгы еллар эчендә күренгәннәре юк икән. Аларны да сөрделәр микәнни? Авылга кайтып төшкәч, Вәлиулла үз җае белән генә өйләренә китте. Галимулла атын аранга илтте. Төнге каравылчы килеп тә җиткән, капка ачып көтә иде. — Әллә кайлардан ишетелеп тора малкаеңның күкрәк кагышлары, бигрәк затлы нәрсәкәй икән, күз генә тия күрмәсен, тфү-тфү,— дип сөйләнде ул, кечкенә сакалын сыпырып. Көндез булса, канәгать елмайган җиреннән җыер Кайтышлый Галимулла, сөйләшенгәнчә, Вәлиуллаларга сугылып чыгарга иткән иде дә, ни өчендер кирәкмәс эш дип уйлады. Болай да юл буе әвеш-тәвеш сүз генә алышып бардылар, тагын очрашудан артыгына ирешә алмаслар иде. Шулай итеп, ул көнне аларның сукмаклары туры килмәде, икенче көнне һәм өченчесендә дә күрешмәделәр. Галимулланың колхоз эше дә муеннан, район комиссиясенең тикшерү белән килүен көтә иделәр. Менә дүртенче көнне алары таң белән төштеләр, сәгатьләр буе кәгазьләрдә казындылар, хуҗалыкның астын-өскә әйләндереп чыктылар. Арбаларына гадәти кадәр бал, ит, йомырка, он ише нәрсәләр салып яшерелгәч кенә бераз кешечә кылана башладылар, көн эчендә тикшергәч, кичкә китеп олактылар. Галимулла алар янында йөрергә, кисәтүләрне теркәп барырга, кичен шешә ачып сыйларга мәҗбүр иде. Ул боларны җиренә җиткереп эшләгәндәй итте, әмма бер хата ясады: аракыны бердәй тигез эчмәде, азрак күтәрде. Үз-үзен болай тотышы түрәләргә ошап бетмәде, җанын очлы без төсле каезларга гына тордылар. Алар өчен бу гаҗәп хәл кебек тоелды. Һәм менә алар китте. Болардан котылсам, тәүлек буенча йоклармын дип уйлаган иде Галимулла, барып кына чыкмады. Аны эзләп Вәлиулла керде. Әйдәкли-әйдәкли үзләренә алып китте. Шешә ачып, иртәгә кич кыз алып кайтырга бару теләген әйтте: — Миңа,— диде,— иртәгә уңайлы көн булса кирәк, тәгаен генә белмәсәм дә, һәрхәлдә, күңелем сизә. Сәгать кичке өчләрдә, көн сүрелгәндә юлга төшү яхшы инде. Кара айгырыңны да җиксәң, иңеңә гармуныңны да ассаң, Сабираны бирми калмаслар!—дип, үз планнарын күптән Галимулла белән килешеп куйган кеше кебек сөйләнде. Арыган һәм салмыш бәндәләр кәлҗемәгә әверелә. Мондый халәт бүген исә Галимулланың шәплеге иде. Ул, килешеп, Вәлиуллага сүз бирергә дә өлгерде: — Мин үзем яучы булырмын, телемә каратып торырлар. Ә син, Сабираны кочагыңа алырсың. Мәһәре — ике шешә бәйрәм суыннан дип исәпләрбез!—диде, бик тә җитди сөйләнеп. Бу сүзләрен ишеткән Вәлиулланың шушы минутта күк капусы ачылырга тиеш иде дә, әмма, көферлеккә каршы, күңеленә шик тә төшәргә өлгерде. Татлы алманы комсыз корт ничек тишкәләсә, аның да күкрәк җимеше — кызны үзенеке итү дәрте белән янган йөрәге иләккә әверелде. «Алдый бу Галимулла, бик җиңелдән килешә. Әллә нинди ниятләре бардыр әле!»— дигән уйлары башын катырды. Алар шактый озак утырдылар. Сабираны барып алырга һәм «бәхетле» итәргә килешенеп кул сугыштылар да, Галимулла, гармунын култык астына кыстырган хәлендә, сүрән лампа утыннан чыгып, төнге караңгылыкка чумды. Вәлиулла, аның артыннан утны сүндереп, йокыга талды. Аллаһы тәгалә бер насыйп итсә, дошманнар үч кулы белән генә нәрсә эшли алалар соң? Юк, әлбәттә! Алдан белдереп тә куя әле ул адәм баласына. Вәлиулла төш күрде. Урман, имештер. Бер якты яланга килеп чыкты. Анда каен үсә икән. Аңа үрелде. Кочаклады. Аһ, каен түгел лә, назлы кыз икән бу. Туйганчы үпте. Әмма, ни хикмәт, каен каралып калды. Көз икән, имештер. Вәлиулла ул каенны кисәргә тели, кулы җитми. Килә дә кочаклап ала, әмма ни сөенми, ни көлми. Кайдадыр әтәч кычкыра. Уянып китте. Кояш чыккан икән инде. Энесе Җаббар өстәл янында катык ашап утыра. — Абый, тордыңмы? — Әйе, торырга кирәк. Таң да аткан икән. — Әллә кайчан. Алар артыгын сөйләшеп тормадылар. Җаббар эшкә китәргә дип кузгалып маташа иде. Вәлиулла аны туктатмады, серен дә чишеп маташмады. Күңеле тынычсыз иде. Энесе чыгып киткәч, ишегалларын себерештереп, арып-сарып яткан әйберләрне җыештырды, койма-киртәләрне төзәтте, аннан соң, көн авышкач, идарә ягына юнәлде. Анда барып җитсә, Галимулла өч-дүрт кеше белән тәмәке көйрәтеп, ни хакындадыр гәпләшә иде. Вәлиулланы танып алдылар. Исәнләштеләр. Хәл-әхвәл сорашып, төрле юк-бар хакында телләренә салынгач, кайсы кая китеп барды. — Ни йомыш иде соң идарәдә? — диде Галимулла.— Эш сорап йөрүме әллә, мин әйтәм? Вәлиулланың ачуы кабарды. Әле кичә генә сөйләшеп, сүз куешкан иделәр түгелме соң? — Бүген кыз алырга барабызмы? — диде Галимулла һаман да сорауларына җавап алалмыйча, аптырашлы карашын ачулы йөзле Вәлиуллага төбәп.— Әллә кире уйладыңмы? Вәлиулла ялгыш фикергә килүеннән оялып куйды. Йөзе яктырды. Кояш күл өстендә ничек ялтыраса, аның да күзләреңдә шундый нурлар уйный иде. «Юк, Галимулла сүзендә тора торган кеше бит ул!»— диде, бөтен күңеле белән куанып, әмма эчтәге шатлыгын тышка чыгармыйча яшереп тә калдыра алмады, авызы шәп кенә ерылды. — Кара айгырны җигеп, тарантас тагып барсак, күркәм буласы инде ул,— диде шунда ук. — Белмим, ничек икән? Тарантас буш түгел бугай. Син идарә атларын караучы Җамалетдин бабай белән сөйләшеп ал әле. Кыңгырау да такмас микән? — диде Галимулла, йөзенә җитдилек чыгарып. — Нинди кыңгырау ди инде ул? — дип каршы төште ашыгыч рәвештә Вәлиулла.— Кеше көлдереп, бөтен авылга ишеттереп... Икесе дә сүздән калды. Бераздан соң гына тынлык бозылды. Сүз сүзне уята, уянган сүз күңелне кузгата, кузгалган күңел адәмне елата, дигәндәй, Вәлиулла тагын кәефсезләнә башлады. — Аннан соң миңа кем кара айгыр җигеп бирсен ди, тарантаска, җитмәсә. Моны син үзең эшләсәң генә инде,— диде ул, үтенү һәм мескенлек белән йөзен сулдырып.— Ярдәм ит инде? Галимулла аптыраулы хәлгә калган иде, сүз эзләп күршегә керми торган кеше турыдан бәрә, ул да шулай эшләде, ярды да салды: — Мин өйләнәмме, синме? Берәү булса, борылып кына китәр иде. Әмма әсирлек вә тоткынлык шулпасын ашап, сабырлык бишмәте имән кайрысы кадәр калынайган Вәлиулла алай итмәде. Сүздән калып бераз торды да бернинди хәвефе юк кеше төсле: — Мин өйләнәм!— дип әйтте. «Юньле бәндә икән, тыңларга тиеш Галимулла!» — диде ул күңеленнән генә исәп-хисап йөртеп. Әмма иптәше бөтенләй башкача уйлады: «Нахал, өйләнәсең икән, үзең тап атын да, башкасын да!» Галимулла үз уенда фикерен төйнәде, әмма моны кычкырып әйтмәде. Болай гына, ачуы килү иде бу. Күңеле йомшара төшкәнче сүзсез калды, аннан соң, юшкыны коелгач, әйтә куйды: — Җамалетдин абзый шушында гына, атлар карап йөри иде, кереп белешә тор әле. Яхшырагын җиксен тарантаска, мин рәистән белешеп, рөхсәт алып чыгам! Бар-бар!.. Берсе идарәгә чумды, икенчесе абзар-куралар ягына кереп китте. Вәлиулла эшнең барып чыгасына ышана иде. Күргән төшен исенә китерде: сылу кызны кочты бит ул, фалы дөрескә чыгар, Аллаһы боерса! Идарәнең атлар араны артта, капкадан кергәч тә киң ишегалдының сулъяк почмагында икән. Җамалетдин абзый дигәннәре илле белән алтмыш арасындагы тәбәнәк, бер күзе сукыр, чытык йөзле, чәчне төптән кырдырган, сакалга да әллә ни ихлас куймаучы бабай иде. Ул якында гына чана тарткыларын, кошовка тәртәләрен төзәткәләп йөри булып чыкты. Вәлиулла аның белән сөйләшеп, йомышын әйтергә өлгергәнче, Галимулла кулындагы «Боерык» кәгазе белән килеп тә җитте. — Мәле моны, Җамалетдин абзый, китәсе бар, ашыктырсаң иде,— диде. Туры айгырны җигеп, кибеткә һәм Галимулланың гармунына тукталып, мәшәкатьсез генә китеп тә бардылар. Үргә каршы булуына карамастан, ат юыртып кына элдерде. Гасырлар йокысына чумган калкулык вә тау сыртлары кояшта аркаларын җылытып ята калдылар. Әле төшке вакытлар гына якынаеп килә, иртәрәк түгелме? Урман янын узгач, тигез юллар һәм киң басулар башланып китте. Кәләшенең авылына сәгать эчендә диярлек барып та ирештеләр. Рангазар авылы бүген кияү көтми иде. Вакыйга болайрак булды. Кыз сорарга килгән кияү егетләре иң элек идарәгә тукталып, Вәлиулланың хезмәте өчен тиешле хакны алдылар. Боларны тарантас артына куеп, кәеф вә гайрәт артсынга тамак төпләрен чылаткач, Сабираларның капка төпләренә кадәр гармун тарта-тарта җырлашып килделәр. Галимулланың аякларында ялтырап торган кара хром итекләр, өстендә ак күлмәк һәм кара костюм-чалбар иде. Ә өйләнү нияте белән йөргән Вәлиулла буй-сынга, төс-биткә генә түгел, кием ягыннан да шактый калышып, өстендә сугышка кадәрге мода белән тегелгән, иске, нафталин исе сеңгән кара зәңгәр пинжәк һәм дә төсе киткәнрәк шундый ук чалбардан иде. Әмма күлмәк яхшы аның. Өр-яңа, бүген генә фабриктан кайткан диярсең: ап-ак, каты якалы, кешелеккә генә киярлек. Германнан килгән, Бөгелмә базарында кулына төшкән, шулай да трофей саналырлык истәлек. Күпме кулларны күргәндер, әмма иясез сакланганлыгы күренеп тора, кер тимәгән, юылган нәрсә түгеллеге дә сизелә. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|