Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Кайнаналар посып ята 9 страница




Бу хә­бәр­не ише­тү­гә, Вә­лиул­ла­ның кү­ңе­ле гөл­бак­ча ке­бек чә­чәк­кә кү­мел­де. Күк­тән көт­кән бә­хе­тен җир­дә тап­ты һәм бу кич­тә ка­бат пе­чән­лек­кә ме­неп ят­ты. Әм­ма кү­зе­нә йо­кы кер­мә­де. Клуб­ка чы­гар­га ни­ят­лә­де. Тү­бән си­ке­реп, егет­ләр­чә җә­һәт­лек бе­лән урам кап­ка­сын гы­на ач­кан иде: «Кай­да соң бо­лар­ның клуб ди­гән нәр­сә­лә­ре?» — ди­гән уй акы­лын чор­нап ал­ды. Ни­чә көн­нәр то­рып та, әл­лә нин­ди сә­ер хы­ял­лар­да йө­зеп тә, шу­ның кай­да­лы­гын бе­леш­мә­гән бит, ах­мак. Ки­рә­ге чык­ма­ды шул.

Вә­лиул­ла куз­га­ла ал­мый­ча бе­раз ба­сып тор­ды. Ху­җа­би­кә­нең тә­рә­зә­се­нә күз сал­ды. Әл­лә кем, убыр­лы­мы ка­рап то­ра­дыр төс­ле бул­ды. Кү­ңе­ле шик­лә­неп, ар­ка­ла­ры чы­мыр­дап куй­ды. Тә­рә­зә­дән йол­кып ди­яр­лек күз­лә­рен ал­ды да урам­ның икен­че ба­шы­на шыл­ды. Бу өр­кү­ен­нән озак ай­ный ал­мый бар­ды. Күп­тән, бик күп­тән ан­дый кур­ку хи­сен ки­чер­гә­не юк иде бит. Ба­ла­лык ха­ти­рә­се ке­бек бул­ды ул аңа. Дерт итеп кур­ку-шик­лә­нү­нең дә ях­шы­лы­гы бар икән.

Вә­лиул­ла ни­чә озын вә авыр ел­лар бу­е­на изе­лү­не то­еп яшә­де. Гер­ман­да да, Со­вет­та да аны шу­шы мес­кен­лек таш­ла­ма­ды, «ка­ра са­ка­лы­на» әве­рел­де. Ә ме­нә авыл­да яшә­ве, чи­бәр һәм буе метр да сик­сән ча­ма­ла­ры бул­ган кыз­ны яр итеп хы­ял­ла­ну­ла­ры Вә­лиул­ла­га шул изе­лү той­гы­сын­нан ко­ты­лыр­га яр­дәм итеп, ким-хур­лык­лар­ны оныт­тыр­ган­нар иде.

Бо­лар уры­ны­на га­дә­ти ке­ше­ләр­дә бу­ла тор­ган хис­лә­ре уя­нып, алар ба­ла ча­гын исе­нә тө­шер­де­ләр, ул үзен са­бый ке­бек хис итә баш­ла­ган иде. Хәт­та ял­гыз ха­тын­ның җы­лы ко­ча­гы һәм си­мез күк­рәк­лә­ре дә ан­нан ана ба­ла­сы яса­ган бул­ган икән. Әм­ма хә­зер­ге өр­кү­е­нең ях­шы бер га­мәл икән­ле­ген әле­гә ул тө­ше­нә ал­мый, ма­лай ча­гын­да­гы төс­ле шу­шы­лай би­чу­ра­дан­мы ка­чып ба­руы иде.

Тә­рә­зә­дә чын­нан да бер зат бар иде шул. Ул — озын то­лым­на­рын туз­дыр­ган ху­җа­би­кә­нең сы­ны-йө­зе иде. Вә­лиул­ла аны күр­гәч кур­кып кит­те. Ху­җа­би­кә бу хак­та ба­шы­на да ки­тер­мә­гән, йо­кы­сыз җи­рен­нән то­рып, квар­ти­ран­ты­ның урам­га чык­ка­нын кү­рү­гә, кү­ңе­лен­дә­ге кы­зык­сы­ну­дан: «Кая ба­ра бу бән­дә?» — дип ка­рап кы­на ка­луы иде. «Әл­лә соң Шә­ри­фул­ла кы­зы Са­би­ра ар­тын­нан ки­тү­е­ме, ак­сак хә­ер­сез­нең? — дип по­ша­ман­га төш­ми кал­ма­ды ял­гыз ба­шы.— Бу­лыр, асыл зат кыз­лар­ны да ка­рач­кы­лар ку­лы­на кал­дыр­ды бу су­гыш!»

Сыз­ды­рып уй­на­ган гар­мун та­вы­шы­на та­ба ки­леп чык­ты Вә­лиул­ла. Ди­мәк, клуб­ла­ры да шу­шы ти­рә­дә ге­нә бо­лар­ның. Әм­ма ул ял­гыш­ты. Гар­мун тар­ту­чы­ла­ры әл­лә кем тү­гел икән; биш сәр­хуш уты­ра­лар мы­гыр­дап-җыр­ла­шып.

— Е­гет­ләр­гә сә­лам дип әй­тик... Клу­бы­гыз кай­да сез­нең?— ди­де Вә­лиул­ла, со­ра­вы бе­лән алар­ның җан ләз­зә­тен та­ра­тып җи­бә­реп.

Ише­теп ал­ды­лар, җыр­дан тук­та­лып тын­ды­лар.

— Ни ди­сең?

— Клу­бы­гыз кая, дим!

— Кай­сы авыл­ны­кы үзең?

— Мон­нан кү­рен­ми,— ди­де Вә­лиул­ла, сер бир­мәс­кә ты­ры­шып, әм­ма ял­гыш­ты. Җа­ва­бы ту­пас бу­лып аң­ла­шыл­ды.

— Алай икән... Алай­са клу­бы­быз да кү­рен­ми,— дип төр­теп куй­ды бо­лар.

Вә­лиул­ла уңай­сыз хәл­гә кал­ган­лы­гын тө­ше­неп ал­ды. Җа­вап­сыз гы­на ки­тәр­гә ка­ла ин­де аңа хә­зер. Нәр­сә эз­лә­дең — шу­ңа ба­рып төр­тел­дең. Яңа­дан баш­лап авы­лын да әйт­сә, ба­ры­бер юл күр­сәт­мәс­ләр. Юк, ях­шы ча­гын­да ки­теп ко­ты­луы дө­рес­рәк, әл­лә нәр­сә кы­лан­ды­рып таш­лар­лар. Хә­зер­ге ке­ше­дә иман юк бит ул.

Вә­лиул­ла үк­чә­сен кү­тәр­де. Ары­рак ат­ла­вы бул­ды, те­ге­ләр­нең бер­се эн­дә­шә кал­ды:

— Тук­та әле, кем... Вә­лиул­ла тү­гел­ме соң син?

Егет шым бул­ды. Ко­лак­ла­ры тор­ды. Та­ныш та­выш. Кар­лык­кан, әм­ма көр һәм нык­лы итеп кем сөй­лә­шә соң мон­да Га­ли­мул­ла төс­ле?

— Шул үзе дип әйт­сәм, ни ди­яр­сең?

— Точ­но, шул үзе! — дип сө­ен­де те­ге.— Кил әле би­ре­гә, Вә­лиул­ла. Бу мин бит, Га­ли­мул­ла! Та­ны­мый­сың­мы әл­лә?

Ул, чын­нан да Га­ли­мул­ла иде. Ни­чек­ләр мон­да ки­леп чык­кан, хә­ер­сез? Ха­тын-кыз­га сап бу­лу өчен йө­ри­дер ин­де!

Вә­лиул­ла алар яны­на бо­рыл­ды. Га­ли­мул­ла то­рып бас­кан, ко­чак­лап ук алыр­га әзер иде.

— Һо, си­не мон­да ди­гән­нәр иде, дө­рес икән. Ях­шы ха­тын­га кер­гән­сең дип тә ишет­тек үзең­не. Дө­рес­ме? — дип, Вә­лиул­ла­ны кул­тык ас­ты­на кыс­ты­рып та куй­ды. Үзе һа­ман сөй­лән­де:

— Ми­нем мон­да дус­тым яши. Та­ныш бул. Чех өс­те­нә бер­гә ба­рып кер­дек үзе бе­лән. Габ­дул­ла ту­га­ным дип бе­лер­сең. Йә-йә...

Вә­лиул­ла­ны баш­ла­ган ара­кы бе­лән сый­ла­ды­лар. Хәл-әх­вәл­лә­рен бе­леш­те­ләр, әм­ма ха­тын-кыз мәсь­ә­лә­сен­дә ләм-мим сүз чык­ма­ды. Га­ли­мул­ла дус­ты яны­на хәл бе­ле­шеп ке­нә кил­гән икән. Ан­да-сан­да кү­реш­кә­ләп то­ра­лар үз­лә­ре, бер­сен-бер­се оныт­мый­ча.

Бу авыл­да клуб юк, су­гыш ел­ла­рын­да ба­ла­лар йор­ты ит­кән­нәр дә, яңа­сын һа­ман кү­тә­рә ал­мый­лар, ди. Яшь­ләр бо­лын­да гы­на җыр­ла­шып би­и­ләр, кү­ңел ача­лар икән.

Чын­нан да авыл ба­шын­нан, ерак­тан бик то­нык кы­на алар­ның гар­мун­да дәрт­ле көй си­бү­лә­ре ише­тел­гә­ләп тә кит­кә­ли. Мә­гә­ре та­гын аз гы­на ат­ла­са, Га­ли­мул­ла­ның гар­му­ны бу­та­ма­ган бул­са, Вә­лиул­ла шул ти­рә­ләр­гә ба­рып чы­га­сы да икән. Хә­зер куз­га­лып ки­тә ал­мый алар янын­нан. Ях­шы тү­гел, ку­шыл­ды бит!

Вә­лиул­ла алай да бо­лар­ны күн­де­рә ал­ды. Яшь­ләр ти­рә­сен­нән бер әй­лә­неп кил­де­ләр. Эз­ләп бар­ган Са­би­ра­сын гы­на та­ба ал­ма­ды. Со­раш­ты­ру­ны ки­рәк­сез са­на­ды. Әм­ма Габ­дул­ла­ның авы­шып йөр­гән кы­зы оч­рап, егет­не ае­рып ал­ды һәм алар да югал­ып ал­ды­лар.

Ин­де яшь­ләр дә та­ра­лыш­ты. Кыз­лар, үз­лә­ре­нә ияр­теп чык­кан эне яки се­ңел­лә­рен җи­тәк­ләп, кай­ту юлы­на төш­те­ләр. Арт­ла­рын­нан пин­жәк­лә­рен җил­кә очы­на эл­гән егет­ләр ияр­де. Кай­сы­ла­ры җыр­ла­ган бу­ла, баш­ка­ла­ры сөй­лә­шә иде. Арт­та Га­ли­мул­ла­ның кө­леп ал­га­ны ише­тел­де. Дөнь­я­га ямь кайт­кан­дай то­е­лып кал­ды.

— ­Га­ли­мул­ла, әй­дә, сыз­ды­рып җиф­фәр әле гар­му­ның­да! Мон­да си­нең ке­бек уй­ный бе­лү­че­ләр юк бу­гай! — дип тәкъ­дим­ ит­те дус­ты яны­на ки­леп бас­кан Вә­лиул­ла, авыл­да­шын дәрт­лән­де­реп. Күр­сен­нәр әле кем икән­лек­лә­рен!

Мон­дый чак­лар­да Га­ли­мул­ла ялын­ды­рып то­ра ди­ме­ни, әл­лә нин­ди әкә­мәт бо­рыл­ма­лы-сы­гыл­ма­лы итеп көй­лә­теп, таль­я­нын­да уй­нап та җи­бәр­де. Бар­сы да «һай!» итеп куй­ды­лар һәм алар яны­на тар­тыл­ды­лар. «Сар­ман кө­е» бө­тен ке­ше­не үзе­нә җыя, бә­гы­рен суя, күз­лә­рен­нән яшь ки­те­рә ала тор­ган сих­ри көч­кә ия икән. Ме­нә бит ул ни­чек!

Га­ли­мул­ла кү­ңел­ле ке­ше шул. Чак кы­на та­гын бер кыз­га ия­реп тә кит­мә­де. Вә­лиул­ла ко­ма­чау­лап кал­дыр­ды. Габ­дул­ла­лар­да ку­нып ки­тәр­гә сөй­лә­шен­гән исә дә, аның кайт­ка­нын кө­теп то­рыр­га те­лә­мә­де, ир­тә­гә таң бе­лән ида­рә­гә җи­те­шә­се бар икән, Вә­лиул­ла янын­да гы­на төн уз­ды­рыр­га бул­ды.

— ­Шу­шы сән­де­рә­дән ге­нә йол­дыз са­нап ятам ди­сең ин­де­ а­лай­са,— дип көл­де Га­ли­мул­ла.— Өй­гә ке­реп, ху­җа­би­кә ку­е­нын­да рә­хәт­лән­де­реп ко­чак җы­лы­тыр­лык урын юк иде­ме­ни?

Мон­дый мыс­кыл­лау­ны Вә­лиул­ла кү­тә­рә ал­ма­ды. Хәл­ләр­не сөй­лә­мәм ди­гән иде дә, әйт­ми бул­мас ин­де, адәм рә­тен­нән бө­тен­ләй чы­га­рып таш­лар дип фи­кер йөрт­те.

— ­Бү­ген син бар­га гы­на шу­шын­дый «хөр­мәт­не» сай­ла­дым. Мо­ңа ка­дәр җы­лы ку­ен рә­хә­тен­нән чык­ма­дым!—дия­рәк мак­та­ну­дан сү­зен баш­лап, ба­ры­сын да сөй­ләп таш­ла­ды. Хәт­та Са­би­ра ха­кын­да да әйт­те Вә­лиул­ла.

Авыл­да­шы тел­сез кал­ды. Нәр­сә ди­яр­гә дә бел­мә­де. Яр­ты ка­рыш буе бул­ма­сын, үрел­гә­не сан­ду­гач ук тү­гел­ме? Юк­тыр, әл­лә нәр­сә кү­реп ке­нә са­таш­кан­дыр әле. Га­ли­мул­ла ме­нә шу­лай­рак фи­кер ит­те. Әм­ма Вә­лиул­ла тат­лы хы­ял диң­ге­зе­нә га­рык бу­лып чум­ган иде. Ме­нә бит, күп­тән уй­лап йөр­гән­нә­ре тор­мыш­ка ашып ки­тәр. Бер ир-егет­кә дүрт-биш ха­тын-кыз ту­ры ки­лә, ара­дан иң шә­бен сай­лап ал­мас­мы соң ул? Үзе­не­кен өзеп кал­дыр­ма­я­чак. Тик ме­нә Га­ли­мул­ла гы­на ко­ма­чау­лый күр­мә­сен. Ник әйт­те ин­де ул аңа? Мә­гә­рем ки шул Са­би­ра­га кү­зе тө­шеп, Вә­лиул­ла­дан тар­тып алу хы­я­лы­на кер­сә, бет­те ди­ген, көн күр­сәт­мә­я­чәк үз­лә­ре­нә.

Хә­зер үк ки­ле­шеп ку­яр­га ки­рәк.

Шул уй­лар бе­лән ба­шын ка­тыр­ган Вә­лиул­ла­ның кү­зе­нә йо­кы кер­мә­де. Са­би­ра­ны элек­тән йөр­гән кы­зы итеп тоя, үзе­не­ке итеп хис итә баш­ла­ды. Әл­лә ни­гә ге­нә Га­ли­мул­ла­дан көн­лә­шеп, аның юл­га ар­кы­лы ки­лү­ен­нән ку­рык­ты. Кү­ңе­ле яман эш си­зен­де. Тар­тып ала күр­мә­сен, Ал­ла сак­ла­сын!

— ­Са­би­ра­га өй­лә­нә кал­сам, си­ңа ике яр­ты ку­яр­мын! —ди­де Вә­лиул­ла, авыл­да­шын үз җәт­мә­се­нә ал­дап кер­тер­гә те­ләп.

— Ярар...— дип мы­гыр­дан­ды Га­ли­мул­ла үзал­ды­на, йо­кы ара­лаш.

— Әйт­кән сүз­ме?

— Ярар...

— Ки­леш­тек!

— Ярар...

Га­ли­мул­ла бо­ры­лып ят­ты. Ул ары­ган, ә ир­тә­гә таң бе­лән ки­тә­се, ида­рә йор­ты ачы­лу­га кай­тып җи­тә­се дә бар.

— ­Йок­ла ин­де...— ди­де ул, үте­неп.

Әм­ма Вә­лиул­ла озак бор­га­ла­нып ят­ты, йо­кы­сыз ап­ты­ра­ды. Төн ур­та­сын­да ху­җа­би­кә ише­гал­ды­на чы­гып кер­де, ка­рал­ты-ку­ра­ла­ры ти­рә­сен­дә сөй­лә­неп йө­рен­де:

— Ут-күз тө­ше­рә күр­мә­сен­нәр, мәл­гунь­нәр!

Мо­ны­сын Вә­лиул­ла ачык ишет­те. Яны­на ке­реп, кү­ңе­лен кү­рер­гә­ме әл­лә дип тә уй­ла­ды. Әм­ма Са­би­ра ха­кын­да­гы тат­лы хы­ял­ла­ры ты­еп кал­ды­лар аны.

Га­ли­мул­ла таң бе­лән ки­теп бар­ды. «Кыз со­рар­га ки­рәк бул­са, ми­не ча­кыр, җыр­ла­тып алып кай­тыр­быз!»—­дип тә әйт­те әле йо­кы ара­лаш сау­бул­ла­шып кал­ган авыл­да­шы­на.

Вә­лиул­ла бу ир­тә­дә төш күр­де. Имеш, бо­лар — өчәү: бер­се — үзе, икен­че­се — Га­ли­мул­ла һәм өчен­че­се та­гын бер күр­кәм ге­нә ир Са­би­ра­ның кар­шы­на ки­леп чык­ты­лар. Мес­кен кыз уң­га-сул­га тар­тыл­ды. Әни­лә­ре дә мон­да гы­на икән. Га­ли­мул­ла­га то­тып бир­де­ләр үзен. Әм­ма Га­ли­мул­ла ди­гәнн­әре Вә­лиул­ла үзе икән. Са­би­ра те­ге өчен­че ир ягы­на йө­ге­рә, ә Вә­лиул­ла аның ба­шы­на йө­гән са­ла. Имеш­тер, Са­би­ра тү­гел, бо­зау икән ул. Әм­ма сөт би­рә икән. Ни­чек бо­лай­дыр?

Вә­лиул­ла уя­нып кит­те. Ир­тән­ге си­гез­ләр җит­кән. Озак йок­ла­ган бит. Ху­җа­би­кә дә эш­кә ки­теп бар­ган. Ишек тө­бен­дә ик­мәк һәм сөт кал­дыр­ган ан­ысы.

Бо­лар бе­лән ри­зык­лан­ган­нан соң Вә­лиул­ла, бал­та­сын кул­ты­гы­на кыс­ты­рып, ча­тан-чо­тан ат­лый-ат­лый, кол­хоз ам­бар­ла­ры ягы­на та­ба юнәл­де. Әм­ма бү­ген кү­ңе­лен­дә эш дәр­те шу­лай ук юк иде. Ат­лар ара­ны янын­нан да ты­ныч кы­на үтеп ки­тә ал­ма­ды. Бах­бай­лар­ның уй­на­шып кеш­нәү­лә­ре кү­ңе­лен куз­гат­ты. Гү­я­ки аны Эм­ма ча­кы­ра­дыр ке­бек иде. Не­мец кы­зы, са­ры чәч­ле, зәң­гәр уй­чан күз­ле, авыл­ның яшь ха­ты­ны.

Вә­лиул­ла, плен­га төш­кәч, баш­та­рак “ка­чып бул­мас­мы” дип тә уй­лаш­тыр­га­лый иде. Әсир­ләр ара­сын­да тә­вәк­кәл­лә­ре дә бул­ма­ды тү­гел. Әм­ма алар­ның яз­мы­шы кой­ма ар­тын­да аты­лу, яки эт­ләр­дән та­ла­ты­лып, газ ка­ме­ра­ла­рын­да агу­ла­ну бе­лән тә­мам­лан­ды. Бо­лар­ны һәр­кем бе­леп то­ра иде? Бу хак­та шак­тый күп сүз­ләр­дән соң, Вә­лиул­ла тот­кын­лык­тан ко­ты­лу хы­я­лын кү­ңе­лен­нән бө­тен­ләй чы­га­рып ыр­гыт­ты, шу­ның ар­ка­сын­да бар­ысын да ка­ры­шу­сыз үтәү­че кол­га әве­рел­де.

Көн­нәр­нең бе­рен­дә алар­ны ур­ман чис­тар­тыр­га ки­тер­де­ләр. Ла­герь­ла­ры Бер­лин янын­да ук иде. Кич­кә ка­дәр ар­мый-тал­мый эш­лә­де ул. Сак­чы­лар­да әл­лә ни уяу­лык си­зел­мә­де. Карт сол­дат­лар. Ан­нан соң, фа­шист оя­сын­да бул да, чы­гу-ка­чу ха­кын­да хы­ял­лан ин­де, ах­мак. Әм­ма ур­ман һа­ва­сы кү­ңел­ләр­не куз­га­тып җи­бәр­де. Ирек исе ки­лә иде ан­нан. Вә­лиул­ла үзен тот­кын­лык­тан азат ке­ше дип хис ит­те. Баш­ка әсир­ләр дә шу­шын­дый уй­лар бе­лән «а­гу­лан­ган» бул­ган­нар икән. Кич эң­ге­ре иңә баш­ла­гач, алар­ны ку­ып ла­герь­га ки­те­рә­се­ләр иде. Шул ис­лә­ре­нә тө­шеп, кү­ңел­лә­рен­дә ту­ган рә­хәт­лек хис­лә­ре чә­че­леп кит­те. Ирек­не югал­тыр­га те­лә­мәү­дән аның күк­рә­ген­дә та­гын ур­гып-ур­гып тот­кын­лык­тан ка­чу уе кай­на­ды, ты­ныч­лы­гын боз­ды. Мон­дый ки­че­реш­ләр һәм­мә әсир­не ал­маш­тыр­ган ке­бек ит­те, иң­нә­ре­нә ка­нат бир­де.

Карт сак­чы­лар, бер урын­да өе­ле­шеп, ни­дер ха­кын­да сөй­лә­шә иде­ләр. Ка­чар­га уңай. Мон­нан фай­да­ла­нып, өч ке­ше өч як­ка таш­лан­ды. Әм­ма сиз­гер эт­ләр та­выш куп­тар­ды һәм, баш­ка тот­кын­нар­ның күз ал­дың­да ка­чак­лар­ны атып үтер­де­ләр.

Әсир­ләр эш­тән ку­ы­лып кайт­ты. Бу ва­кый­га­дан соң Вә­ли­ул­ла үз яз­мы­шы бе­лән уй­на­мас­ка ка­рар кыл­ды. Кол­лык дә­рә­җә­сен үс­тер­де. Хә­зер ул, хәт­та сак ас­тын­да кал­ма­са да, ка­чу ха­кын­да уй­ла­мас­ка ки­рәк­ле­ге­нә тө­шен­де.

Тот­кын­нар­ны төр­ле авыл эш­лә­ре­нә ва­кыт-ва­кыт бер­ни­чә ай­га алып ки­тә тор­ган иде­ләр. Буе кыс­ка бул­ган­га, Вә­лиул­ла ке­бек хез­мәт­че һич­кем­гә ки­рәк бул­ма­ды. Әсир­ләр ара­сын­нан кем дә кем шу­лай эш­кә алын­са, бу ке­ше­дән көн­лә­шә иде ул.

Әм­ма бә­хе­те бар икән. Аны да ал­ды­лар, ты­рыш вә күн­дәм­ле­ге фай­да ит­те. Ял­гы­зын бер ху­тор­га ки­тер­де­ләр. Ат ка­рау эшен йөк­лә­де­ләр. Мон­да та­ныш­ты шул Эм­ма — га­ди авыл ха­ты­ны бе­лән. Ире Ста­линг­рад су­гы­шын­да һә­лак бул­ган. Ба­ла­ла­ры бул­ма­ган.

Вә­лиул­ла не­мец те­лен­дә аз-маз су­ка­лый иде. Шул яр­дәм ит­те. Ва­кыт-ва­кыт Эм­ма ат­лар­га укол ка­дар­га ки­лә иде. Мал вра­чы икән. Вә­лиул­ла аңа яр­дәм итә. То­ты­шып то­ра. Ха­тын үзе­нең ба­ла­сы бул­мау­ны бик авыр ки­че­рә, хәт­та яшь ко­лын­на­рын иярт­кән би­я­ләр­дән дә көн­лә­шә, мон­дый миз­гел­лә­рен­дә, би­тен бас­кан са­ры-кө­рән сип­кел­лә­ре ка­ра­лып бет­кән­дәй то­е­ла. Шун­лык­тан ул Вә­лиул­ла­ны ша­ярт­ка­лау га­дә­те­нә ке­реп кит­те. Егет баш­та­рак шик­лән­де, юри кы­лан­ды­ра дип уй­ла­ды. Әм­ма ир­ле­ге уя­нып, бер ки­лү­ен­дә Эм­ма­ны са­лам­га ек­ты. Ха­тын ка­рыш­ма­ды. Вә­лиул­ла бе­раз­га ап­ты­рап кал­ды. Ярый тор­ган эш бу­лыр ми­кән? Юри шу­лай кы­лан­мый­мы?

Эм­ма­га ир тә­не ки­рәк иде. Вә­лиул­ла­ны изү­ен­нән тар­тып ал­ды да тә­вәк­кәл­ләр­гә мәҗ­бүр ит­те. Алар бер-бер­сен ошат­ты­лар. Вә­лиул­ла­ның егет­лек ука­сы ко­ел­ды. Төз ба­сып йө­ри баш­ла­ды. Ул ва­кыт­лар­да аның һәр са­ны тө­гәл, хә­ле ях­шы иде. Ат ка­рау сә­бә­бе бе­лән Эм­ма да еш­рак ки­лә тор­ган бу­лып кит­те һәм бер­сен­дә үзе­нең буй­га уз­ган­лы­гын хә­бәр ит­те, ку­а­ны­чы эче­нә сый­мый иде. Вә­лиул­ла исә өрек­те, ага­рын­ды, кау­ша­ды һәм бу ха­тын яны­на ка­бат кил­мәс­кә ант эч­те. Ул-бу бил­ге­ле бул­са, ата­чак­ла­рын бе­лә һәм аң­лый иде ул. Әм­ма Эм­ма да ах­мак ха­тын тү­гел икән. Йө­ге­нең кем­нән икән­ле­ген һич­кем­гә сиз­дер­мә­де. Имеш, шә­һәр­дә бер та­ны­шы бар икән, шу­ның бү­лә­ге ди­гән хә­бәр та­рат­ты. Бер як­тан, Вә­лиул­ла­ны шун­дый эше өчен ярат­са, икен­че як­тан, кур­как­лы­гы­на әр­ни, ә өчен­че­дән, егет­нең дә хә­лен аң­лый иде.

Өч ай­дан Вә­лиул­ла­ны ки­ре ла­ге­ры­на кай­тар­ды­лар. Ул ара­да та­тар тот­кын­на­ры Гер­ма­ни­я­гә кар­шы фет­нә­дә га­еп­лән­де һәм алар­ны Фран­ци­я­гә олак­тыр­ды­лар, ан­нан чех­лар­га ки­тер­де­ләр...

Кал­ган­на­рын Вә­лиул­ла исе­нә тө­ше­рер­гә те­лә­ми иде. Бар­ысы да арт­та кал­ды бит ин­де. Су­гыш ки­тер­мә­гән им­гәк­лек­не Со­вет бир­де аңа, ая­гын ни мәс­хә­рә яса­ды...

Ат­лар кеш­ни. Ара­ла­рын­да Эм­ма йө­ри­дер ке­бек бу­лып кит­те Вә­лиул­ла­га. Бе­лә­се иде, исән­нәр­ме икән? Ке­ме ту­ды икән? Кыз­мы, ма­лай­мы? Исе­ме ни­чек? Ни ди­сәң дә, Вә­ли­ул­ла­ның да ба­ла­сы бит ул. Ма­лай­дыр әле, ма­лай­дыр! Кем­гә ох­ша­ган икән?

Вә­лиул­ла­га рә­хәт бу­лып кит­те. Гер­ман илен­дә ба­ла­сы үсеп ята, нә­сел яд­кә­ре. Үзе дә хә­зер ирек­тә. Метр да җит­меш-сик­сән буй­лы кыз ала­чак, тор­мы­шын көй­ләп җи­бә­реп, итә­ген ба­ла бе­лән ту­ты­ра­чак. Бо­лар ин­де язып ку­ел­ган һәм шу­лай бу­лыр­га ти­еш. Кү­ңе­ле си­зә, җа­ны те­ли.

Ам­бар­да эш ар­тык күп тү­гел икән. Биш сай­гак­ны алыш­тыр­ды, кый­ша­еп төш­кән ишек туп­са­ла­рын кү­че­реп утырт­ты. Шун­да кай­дан­дыр кө­ле­шеп сөй­ләш­кән та­выш ише­тел­де. Һай, мон­да кыз­лар-ха­тын­нар ам­бар эч­лә­рен ак­шар­лау-агар­ту бе­лән мәш­гуль икән бит!

Юк эшен бар итеп, Вә­лиул­ла алар ти­рә­сен урап уз­ды. Һәр­бер­се ае­рым ам­бар эчен­дә эш­ли­ләр, әм­ма бер­гә җы­е­лы­шып әң­гә­мә ко­ра­лар, гай­бәт са­та­лар, шу­лай ял итеп тә ала­лар икән.

Вә­лиул­ла­ны кү­рү­гә, шик­лә­неп, урын­на­рын­нан куп­ты­лар, тиз-тиз та­ра­лы­шып та бет­те­ләр. Егет­нең күз­лә­ре үт­кен бу­лып чык­ты. Са­би­ра ам­бар­лар­дан өчен­че бү­лем­дә эш­ли икән. Вә­лиул­ла туп-ту­ры шун­да ки­леп кер­де. Зур эш май­тар­ган ке­ше ке­бек те­ге­сен-мо­ны­сын ка­рап йө­ри баш­ла­ды. Са­би­ра оя­лып кы­на йө­зен яшер­гән­дәй ит­те. Ай-һай тәү­фыйк­лы ба­ла икән үзе, рәх­мәт яу­гы­ры!

«Ни­чек сүз ка­тар­га, кай­сы баш­тан?» — дип баш ват­ты Вә­лиул­ла. Та­мак кыр­ган бул­ды һәм бер сай­гак­ның ара­дан сы­гы­лып-сы­гы­лып кит­кә­не­нә игъ­ти­ба­рын юнәл­теп:

— Аш­лык­ны кү­тә­рә ал­мас бу,— ди­де.— Ку­ба­рыр­га ки­рәк, а­шы­гып агарт­кан­сың.

Са­би­ра мо­ны оры­шу, эш­тән га­еп та­бу сү­зе дип аң­ла­ды, ба­шы тү­бән иел­де. Бә­рә­кал­лаһ!

Мо­ны си­зеп ал­ган Вә­лиул­ла та­гын да ка­ты­рак кы­лан­ды:

— ­Со­вет ма­лын ис­раф итү бу. Бе­леп тор­ган­сың­дыр әле, ю­ри шу­лай эш­лә­гән­сең­дер!

Са­би­ра бө­тен­ләй бө­ге­леп төш­те.

— Абый, мин бел­мә­дем бит,— ди­де ул, елар­га җи­те­шеп.

— Бел­мә­сәң, әй­тер­гә ки­рәк иде. Со­вет әй­бер­се, кол­хоз ма­лы, әйе!

Кыз изел­де. Өр­күе йө­рә­ге­нә кап­ты. Хә­зер чы­гып йө­ге­рә­чәк иде. Вә­лиул­ла йом­шар­та тө­шәр­гә өл­гер­де:

— Я­рар, ке­ше­гә әйт­мә­без! Ар­кы­лы­га так­та гы­на ка­гар­быз. Бы­ел­га чы­дар. Бер­ни бул­мас,— ди­де.

Кыз­ның ку­лын­нан эш рә­те кит­те, әм­ма ул чы­гып йө­гер­мә­де. Олы күр­кә­гә дә кеч­ке­нә коз­гын тыр­на­гын ба­ты­ра ала иде хә­зер. Вә­лиул­ла, мо­ңа кә­е­фе ки­леп, со­ра­ша бир­де:

— Са­би­ра бит әле син, әйе­ме?

— Әйе, абый, Са­би­ра мин.

— Әти­ең­нең исе­ме Шә­ри­фул­ла­дыр бит?

— Әйе, абый, Шә­ри­фул­ла. Бо­лар­ның ба­ры­сын да кай­дан бе­лә­сез, абый?

— Мин бел­мә­гән әй­бер юк.

— Алай икән.

— Ме­нә ат­на-ун көн­нән си­нең ку­лың­ны со­рап ки­лер­ләр.

— Ни­гә?

— Ни­гә дип, бә­хе­те­ңә сө­ен. Хә­зер һәр ир­гә биш ха­тын-кыз ту­ры ки­лә, ан­нан да күб­рәк бул­ма­са. Кыз ба­ла­ның йорт­ка ире­шүе шарт. Әти-әни­ең дә сө­е­нер.

— Ни­гә?

— Бә­хе­те­ңә!..

Са­би­ра шың­шып куй­ды.

— Ни­гә елый­сың?

— Ә ми­нем ир­гә ба­ра­сым кил­ми.

— ­Нин­ди юләр сүз ул. Әй­тел­де, бет­те. Ат­на-ун көн ди­гән­дә ­ки­лер­ләр.

— Ка­ян бе­лә­сез?

— Әйт­тем бит, мин ба­ры­сын да бе­леп то­рам, ди­дем. Сү­зем кө­фер бул­мас. Ярар­мы?

— Ярар,— ди­де Са­би­ра, үзен-үзе бе­леш­тер­ми­чә.

— Ме­нә сөй­ләш­тек,— дип сө­ен­де Вә­лиул­ла.— Кө­тәр­сең!...

...Бер­ни­чә көн­нән ул ам­бар­га икен­че мак­сат бе­лән кил­де. Эше бет­кән иде. Хез­мә­те­нә ха­кын гы­на ала­сы кал­ган. «Ак­ча­сы бер ат­на­дан гы­на бу­лыр,— ди­п сүз бир­де кол­хоз рә­и­се, шун­да оч­раш­кач, эш­лә­рен ка­рап чык­кач,— яки аш­лык бе­лән тү­ләр­без. Бе­раз мөм­кин­ле­ге­без бар бу­гай әле!»

Ба­ры­сы да аң­ла­шыл­ды. Ар­ты­гын сөй­лә­шү ки­рәк тү­гел иде. Бер ат­на­дан ул мон­да ба­ры­бер ки­лә­чәк, та­ран­тас җи­геп, кыз алыр­га! Шун­да ти­яр аш­лы­гын да, ак­ча­сын да алып ки­тәр. Берь­ю­лы ике ку­ян­ның кой­ры­гы­на ба­сар. Шу­лай да Вә­лиул­ла ту­ган авы­лы­на буш кул бе­лән кайт­мас өчен кол­хоз рә­и­сен­нән биш дис­тә йо­мыр­ка һәм өч ка­дак бал­га “Бо­е­рык” ал­ды, зав­хоз­ны эз­ләп кит­те. Кай­да бул­сын ин­де ул, карт бү­ре, шу­шын­да­дыр, ам­бар­лар ти­рә­сен­дә, ск­лад­ла­рын сак­лап уты­ра­дыр.

Ха­тын­нар һа­ман эш­тә иде­ләр. Ки­лен­нәр һәм кыз­лар әл­лә ни­чек моң­лан­ды­рып кы­на җыр­лый­лар, ко­лак сал­ган ке­ше­гә йө­рәк­кә ятар­лык рә­веш­тә ише­те­леп то­ра. Эл­гә­ре­рәк, кол­хоз чык­кан дә­вер­дә, ком­со­мол­лар гел шу­лай җыр­лап эш­ли­ләр иде. Үз­лә­ре­нең күл­мәк-ыш­тан­на­ры кы­рык ямау­лы, та­мак­ла­ры ач, бе­те­рен­гән бу­лыр­лар, ә һа­ман да бе­рәр дәрт­ле көй бе­лән «ки­лә­чәк тор­мыш­ны ко­ру өчен» ты­ры­ша­лар иде. Ул ва­кыт­лар­да алар­га әби-ба­бай­лар, би­тәр­ләп: «А­выз кү­тә­реп, фә­реш­тә­ләр­не ка­чы­рып, биг­рәк пыр­дым­сыз кы­ла­на­лар, бид­гать­ләр!» — дия тор­ды­лар югый­сә. Ни әйт­те­ләр, ә ком­со­мол­лар ко­лак сал­ма­ды, ты­е­ла бел­мә­де. Шай­тан чи­ре бар­лык авыл­лар­га да йо­гып, хә­зер бу хәл­ләр­гә өл­кән­нәр­нең әл­лә ни исе кит­ми иде.

Та­тар авыл­ла­ры бо­рын­гы­дан җыр­га-моң­га бай бул­ган. Бәй­рәм­нәр­дә һәм са­бан­туй­ла­рын­да бө­тен та­раф­лар ди­яр­лек җыр бе­лән гөр­лә­гән, мул­ла­лар да, дин-шә­ри­гать тә ан­дый ва­кыт­та кү­ңел ачу­ны тый­ма­ган һәм ха­лык иҗа­ты­на бал­та ча­бу­чы ка­нун­ны һич­бер чор­да һич­нин­ди хө­кем­дар уй­лап чы­гар­ма­ган, чы­га­рыр­га да ти­еш­ле тү­гел. Җыр — ке­ше­не рух­лан­ды­ра, сүн­гән кү­ңел­ләр­не уя­та, тән­гә дәрт вә көч би­рә. Әби-ба­бай­лар­ның ком­со­мол­лар­га ка­ра­та мон­дый мө­нә­сә­бә­те бер дә дин вә шә­ри­гать хө­ке­мен өс­тен кү­рү­дән тү­гел, бәл­ки ба­ры тик алар­ның кы­зыл­лык­ла­рын ярат­мау­ла­рын­нан ки­леп ту­ган сүз­ләр иде. Ни­чек үз күр­сен­нәр ди? Мәс­җед ма­на­ра­ла­рын ки­сеп, гый­ба­дәт йорт­ла­рын клуб һәм ат аб­за­ры ясап бе­тер­гән иман­сыз­лар­ны кем ярат­сын, ярат­мас шул. Дөнья­ла­ры бө­тен­ләй ба­ш-аяк­ка әй­лән­де­ре­леп таш­лан­ган иде бит. Су­гыш чы­гып, бән­дә­ләр һәм­мә­се бер­дәй хәл­гә ку­е­лып кы­на ба­ры­сы да яңа­дан уры­ны­на утыр­ды. Ни кы­зыл ком­со­мол вә ком­му­нист­лар да га­зиз ба­ла һәм га­зиз җан тө­шен­чә­лә­ре­нең бер дә юк сүз тү­гел­ле­ген аң­лап, Ал­ла­һы тә­га­лә­не ис­лә­ре­нә тө­шер­де­ләр. Бу су­гыш­та Со­вет­лар да, ха­лык та, баш­ка­сы да тү­гел, ха­кый­кать җи­ңү­че бу­лып чык­кан иде. Мо­ны күп­ләр аң­ла­ма­ды һәм тө­шен­мә­де­ләр, әм­ма һәр­кем­нең кү­ңе­ле бо­лар­ны сиз­ми кал­ма­ды. Акыл­га ба­рып иреш­мәс эш­ләр­не дә бән­дә җа­ны тоя һәм аң­лап то­ра шул...






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных