Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Кайнаналар посып ята 6 страница




Ха­ты­ны ба­шы­на сөл­ге ура­ган хәл­дә урын өс­тен­дә ят­кан­лык­тан, аны да адәм мәс­хә­рә­се ясап таш­лар­га мо­ра­дын ха­сил кы­лып кайт­кан бай­гу­ра гай­рә­тен сүн­дер­де. Тез­лә­ре­нә егы­лып, Фа­гый­лә абыс­тай­га ау­ды һәм бер аһ ор­ды да елап җи­бәр­де. Ке­ше­гә сөй­лә­сәң, һич­кем ыша­ныр­лык хәл тү­гел иде бу. Яшь­ли ата­сыз кал­ган авыр ва­кыт­ла­рын­да да бо­лай рән­җе­тел­гә­не бул­ма­ган­дыр? Җир­не умы­рып-теш­ләп тыр­маш­ма­ды­мы­ни ул? Бу бай­лык­ла­рын нәр­сә өчен җый­ды? Ал­ла­һы тә­га­лә аңа дөнья кар­шы­сын­да бер­дән­бер, гү­зәл ба­ла бү­ләк ит­те, мир­за кыз­ла­ры да эс­ти ал­ма­ган бе­лем­не һәм тәр­би­я­не бир­де­ләр. Кая, кай­сы­гыз­да бар ан­дый ба­ла? Күр­сә­те­гез! Юк икән шул, юк икән! Ке­ше ба­ла­сы, ич­ма­сам, ата-ана­ның ка­де­рен бе­лә, сү­зен тың­лый, әдәп сак­лый. Аһ, Шә­ри­фә, Шә­ри­фә!

Ха­физ бай да, Фа­гый­лә абыс­тай да үза­ра сүз алып-са­лып сөй­лә­шер­лек хәл­дә тү­гел иде­ләр. Рән­җеш­лә­ре бер­төр­ле, хәс­рәт­лә­рен­дә дә һич­нин­ди аер­ма юк, нәр­сә ди­сен­нәр ин­де, бо­лай да аң­ла­шы­лып то­ра шул.

Бо­лай ятып эш чык­ма­я­чак иде, әм­ма Ко­ры­тай Ха­физ бу­лып, Ко­ры­тай Ха­физ бай­ның да та­вы ишел­де, дөнья йө­зе­нә кү­тә­ре­леп ка­рый­сы кил­мә­де. Ә нин­ди бү­ләк­ләр алып кайт­кан иде югый­сә! Бө­тен ба­зар­лар­ны йө­реп, дус-ип­тәш­лә­ре­нә хә­бәр­ләр са­лып, туй­га ча­кы­рып. Оя­тын кая ку­яр­сың да, ни­чек­ләр ге­нә аң­ла­тыр­сың? Ур­лат­кан бул­са, бер хәл иде. Ябы­шып ук кит­кән ди­ләр бит. Кай­дан ба­ры­сын да бе­леп то­ра­лар? Әл­лә юри ге­нә сөй­ли­ләр­ме, ко­тыр­тыр, кот­кы са­лыр өчен дим, ә?

— Әни­се...— Ха­физ бай ты­ныч­лан­ган­дай иде.

Бу сү­зен ише­тү­гә, Фа­гый­лә абыс­тай­ның йө­рәк мае эреп ки­тә тор­ган иде элек­ләр­не. Һай, бул­ган икән ва­кыт­лар, бә­хет­кә туй­ган чак­лар!

— Әни­се, әл­лә, мин әй­тәм, ур­ла­ган­нар гы­на­мы? Ул зи­ма­гур­ны бе­лә­сең бит. Ник­ләр ге­нә ку­дырт­ма­дым үзен!

— Һай ата­сы, ата­сы, ку­е­ны­быз­да елан үс­тер­гән­без икән! — Фа­гый­лә абыс­тай бу хак­та ни­чә тап­кыр уй­ла­ган­лык­тан, то­нык кы­на итеп сөй­ли бир­де:— Ке­ше җи­бәр­теп тә, бо­лай да бе­леш­тем. Үзе дә хә­бәр сал­ды. Бор­чыл­ма­гыз, имеш, үз ти­ңе­мә чык­тым, имеш. Нин­ди ти­ңе ди ул аның? Әт­рәк-әләм. Гыйб­рәт. Ба­ба­сын­нан кал­ган өй­лә­ре җир­гә се­ңеп бет­те. Зи­ма­гур­лык­та го­ме­рен уз­дыр­ды. Нә­се­ле ях­шы ди­гән бу­ла­лар. Ал­па­выт­лар, имеш­тер. Тап­кан­нар мак­тар нәр­сә, ул ал­па­выт­лык­ла­ры­ның ко­мы Әби па­ди­шаһ ва­кы­тын­да ук кое­лып бет­кән­дер, ачу­ым бер кил­мә­гәе.

Та­тар­ның бо­рын­гы­дан кил­гән шу­шы бер­дән­бер сү­ге­нү сү­зен, ягъ­ни «а­чу­ым бер кил­мә­гә­е»­не Фа­гый­лә абыс­тай­ның го­ме­ре­нә дә те­ле­нә ал­га­ны юк иде, ме­нә әйт­те бит, җи­ңе­лә­еп кит­кән­дәй бул­ды. Әм­ма да­ру ке­бек аз­га гы­на фай­да­сы ти­гән сүз ар­тын­нан хәс­рәт ка­раң­гы­лы­гы та­гын да авы­ра­еп кил­де. Бү­ген дә ул уры­нын­нан то­ра ал­ма­ды. Йорт эчен­дә­ге ас­рау­лар күз­гә кү­ре­нер­гә ба­тыр­чы­лык ит­мә­де­ләр. Хәт­та бо­хар пе­сие дә ху­җа­би­кә­се­нең хә­ле яман­лык­ны той­ды, бө­тен гае­пне әһе­ле сыч­кан­нан күр­де. Алар гы­на бо­за ты­ныч­лык­ны!

 

XIV

Шә­ри­фә­се­нең үгет­ләр­лек җи­ре юк икән­лек­не Ко­ры­тай Ха­физ үзе дә ба­рып бел­де. Бә­реп­ләр ге­нә үте­рер­гә әзер иде, Ал­ла­һы тә­га­лә­дән ку­рык­ты.

— Анаң кар­гый, авыл ап­ты­рый... Таш­ла, кайт, ул зи­ма­гур­га дип үс­тер­гән кы­зым юк ми­нем, бә­гы­рем­не тел­гә­лә­мә,— дип­ләр дә ка­ра­ды. Нәр­сә ди бит ә?

— Әти­ем,— ди­гән бу­ла,— мин ял­гыш­ма­дым. Ирем­нең га­е­бе юк, те­ләп бар­дым,— дип әй­тә шул, җир ти­шек­лә­ре дә ачыл­мый ан­дый ва­кыт­та, тө­шеп­ләр ки­тәр идең. Хан са­ра­ен­да яши иде кы­зы, хә­зер яр­ты җи­ме­рек сә­ке ба­шын­да хәс­рәт чи­геп уты­ра бит!

Ни­чек кер­сә, шу­лай сә­лам бир­ми­чә чык­ты алар­дан Ха­физ. Нәр­сә уй­лар­га бел­мә­де. Кы­зы­ның Хә­ләф­кә мә­хәб­бә­те­нә хәй­ран итеп кайт­ты. Ул хәл­ләр­дән бай аб­зый бү­ген-ир­тә­гә ге­нә ай­ный ал­ма­я­чак иде.

Бу кич­не кем­нәр­дер урам­нан җыр­лап уз­ды­лар:

 

Бы­ел­гы ел биг­рәк ир­тә

Арыш ба­шак таш­ла­ды,

Ха­физ бай­ның чи­бәр кы­зын

Хә­ләф мөр­тәт аша­ды.

 

Бо­лай ук ки­рәк­ми иде, җә­мә­гать, яра­мый бит ин­де! Ко­ла­гы­на тү­гел, йө­рә­ге­нә уел­ды бу сүз­ләр Ха­физ бай­ның, бә­гы­рен соң­гы ки­сә­ге­нә ка­дәр тел­гә­лә­де. Ул мөр­тәт­не ни­чек кия­ү­лә­сен ди ин­де ул, ке­ше ал­ла­рын­да нин­ди йөз бе­лән кү­рен­сен икән ин­де?

Хә­ләф­нең тат­лы мә­хәб­бә­те күп ди­гән­дә ба­ры тик өч көн­гә җит­те. Ар­тын-ал­дын уй­ла­ма­ган җи­рен­нән хәс­рәт­кә төш­те. Әни­се дә ки­лен­не өнәп бе­тер­мә­де, кая ди ул эш ку­шар­га, Шә­ри­фә ал­дын­да сүз әй­тер­гә дә оя­ла иде.

Авыл яшь­лә­ре­нең алар ура­мын­нан да урап узу­ла­ры, мыс­кыл­лы җы­рла­ры са­ру­ын кай­нат­ты. Арт­ла­рын­нан чы­гып, ачу­ла­ныр­га ат­лык­кан иде дә, бул­ма­ды. Кап­ка та­вы­шын ише­тү­гә, ка­я­дыр эреп югал­ды­лар. Хә­ләф урам ур­та­сын­да озак ба­сып тор­ды һәм шун­да нин­ди ял­гыш яса­ган­лы­гын аң­лап ал­ды. Әм­ма тө­зә­тер­гә ин­де соң иде.

Әл­лә Шә­ри­фә­не ата-ана­сы­на ил­теп ке­нә тап­шыр­сын­мы? Бул­ма­ган­ны?! Нин­ди йөз бе­лән? Ал­дан­рак уй­лар­га ки­рәк иде, төн кун­ган­чы­га, гү­зәл кыз­ның ко­ча­гын­да эре­гән­че­гә ка­дәр!

Хы­ял­да гы­на йөр­тер­гә мөм­кин бул­ган фә­реш­тә­дәй зат­ның ни­чек үзе­нә на­сыйп ител­гә­нен аң­лар­лык хә­ле юк иде. Чын­нан да, әгәр ке­ше­гә сөй­лә­сә, һич­кем ыша­на­чак тү­гел шул. Уен гы­на ке­бек иде. Ни­чек бо­лай ки­леп чык­ты, ди­ген? Ике кү­ре­шеп, аң­ла­шыр­га да өл­гер­мә­гән җир­дән бит! Һай, тәкъ­ди­рең­дә бул­са, би­рә икән ул Хо­дай. Ни­ят ке­нә кыл, бе­леш­тер­ми дә ка­ла­сың.

Ба­ры тик Шә­ри­фә ге­нә юк-бар­ны уй­лап бор­чыл­ма­ды. Ул бә­хет­ле иде. Укыл­ган ру­ман­на­рын­нан ук бар­ысын да бе­леп, ике кү­ре­шү­не егер­ме ит­кән, шу­лар­да­гы­ча эш­нең ба­шын-ахы­рын сә­га­дәт мәй­да­ны ясап күз ал­ды­на ки­те­рә иде. Әм­ма тор­мы­шы­ның бү­тән як­ка бо­ры­ла­ча­гын бел­мә­де. Әле­гә ул сө­ен­де, те­ге бай ма­ла­ен­нан ко­ты­лып, Хә­ләф­не­ке, бер кү­рү­дә га­шыйк ит­тер­гән еге­те­не­ке бу­лу­ы­на шат­лан­ды.

 

XV

Ни­ках­ла­рын «Мит­рә­кә ке­нә­гә­се»­нә мул­ла­лар тер­кәр­гә те­лә­мә­де­ләр. Хә­ер, шә­ри­гать ка­нун­на­рын бел­гән ке­ше­ләр өчен мон­дый язу­ның ки­рә­ге дә юк иде. Әгәр дә алар­га хөт­бә укыл­ган икән, па­ди­шаһ хәз­рәт­лә­ре­нең дәф­тә­рен­дә исәп­кә алын­мау­ның гы­на хи­ла­фы бар­мы соң? Әм­ма дә лә­кин, авыл­да төр­ле хә­бәр­ләр та­ра­лып, һәр­бер бә­ла-ка­за­га Хә­ләф бе­лән Шә­ри­фә­не га­еп­ләр­гә те­ләү­че­ләр көн­нән-көн ишә­ер­гә дә мөм­кин иде. Эш­ләр бо­лай­га ук кит­сә, яшь­ләр­не ха­рап итеп таш­лар­га да күп со­рап тор­мас­лар. Ях­шы чак­та чит-ят җир­ләр­гә ки­теп ба­рыр­га да мөм­кин. Шу­лай да мо­ңа аяк­ла­ры тарт­мый­ча­рак тор­ды. Шә­ри­фә исә әти­сен­нән һәм га­зиз ән­кә­сен­нән ми­һер­бан өме­тен­дә яшә­де, га­фу итәр­ләр, ярат­ка­ны­на бар­ды бит, аң­лар­лар ке­бек иде.

Ата­сы дәр­рәү ку­бып, дөнь­я­лар­ны җи­мер­теп, сын­га та­за егет­ләр бе­лән ки­леп кер­гәч нәр­сә ди­гән иде алар­га Шә­ри­фә? «Йөр­мә, әти­ем, мин үзем те­ләп бар­дым, сө­еп-яра­тып чык­тым. Ирем­нең һич­бер га­е­бе юк. Ал­ла­һы тә­га­лә­нең ха­кы өчен дип әй­тәм, өз­мә бә­хе­тем­нән! Әгәр дә ми­не мон­нан алып кай­тыр­га кил­гән­сез икән, җе­на­зам­ны да ил­тү­че сез бу­лыр­сыз! Та­һир-Зөһ­рә­ләр­нең ру­хын исе­гез­гә тө­ше­ре­гез. Тәкъ­ди­ре­мә кар­шы кил­гә­не­гез өчен Ал­ла­һы тә­га­лә кы­я­мәт кө­нен­дә га­фу итәр­ме, шу­ны уй­ла­гыз!»

Бу сүз­лә­рен ише­тү­гә, ко­е­лып кы­на төш­те­ләр. Ка­ба­рын­ган кик­рик­лә­ре шиң­де. Әм­ма Ко­ры­тай Ха­физ түз­мә­де: «Иб­лис икән­сең!» — дип бә­гы­рен ай­кап бер аһ ор­ды. Аның: «Ба­лам­ны үз ба­шы­ма гы­на укыт­кан­мын икән!» — дип уй­лар­лык җи­ре дә бар иде. Мо­ңа ка­дәр Ка­зан бай­ла­ры­на ия­реп, ха­тын-кыз­лар­га гый­лем алу ки­ле­шә, мил­лә­те­без укы­мыш­лы бул­сын, дә­рә­җә­се кү­тә­рел­сен дип, өр-яңа җә­дит­ләр ке­бек сөй­лә­нү­лә­ре өчен эче пош­ты. Ба­бай­лар за­ма­нын исе­нә тө­ше­рер­лек тә иде шул. Мон­дый хәл кү­ре­нә кал­са, кыз­ла­рын алар чәч­лә­рен­нән ге­нә сөй­рәп кай­тар­ган­нар. Юк, кая ди ул үз те­ләк­лә­ре бе­лән кия­ү­гә ба­ру, хәт­та дөнья йө­зен бер кү­рер­гә за­ры­гып яшә­гән­нәр. Ин­кый­лаб, имеш, тә­рәк­кы­ять — чән­че­леп ке­нә кит­сен­нәр! Ко­да бу­лыр­га ти­еш­ле­ләр­дән Йо­сыф хан Ак­чу­ра хәз­рәт­лә­ре, бо­лар­ны ише­теп, акыл­га уты­рыр әле! Дөнья шу­лай ул, бер бу­тал­дың­мы, бө­тен­ләй туг­ылап таш­лый, бә­хе­тең­не кай­да һәм кай­чан югалт­ка­ның­ны да оны­та­сың!

Ха­физ бай­ның шу­шы ка­дәр дә оят­ка кал­га­ны һәм урын­га авып авыр­га­ны го­ме­рен­дә дә бул­ма­ды. Йө­рә­ге ша­шы­ну­дан һәм бә­гы­ре кай­нау­дан тә­не-йө­зе ше­шеп чык­ты. Ке­ше­не ачу­дан ка­ба­ра, ди­ләр, дө­рес икән. Әгәр дә бо­лай­га кит­сә, Шә­ри­фә­се­нең хәс­рә­те аны ка­бер яка­сы­на ки­те­рә­чәк иде. Га­ли­мул­ла хәз­рәт­нең чы­на­як язып өш­ке­рү­лә­ре, земс­кой ши­фа­ха­нә­дән ки­те­рел­гән яһүд дух­ты­ры, ка­ра ка­нын ишан­нан су­ыр­ту­ла­ры — бер­се дә яр­дәм ит­мә­де. Сәү­дә хәс­рә­те дә оны­тыл­ды. Әти-әни­се­нең урын өс­тен­дә ят­кан­лы­гын ишет­кән Шә­ри­фә ишек тө­бен­нән эч­кә уз­ды­рыл­ма­ды, ул алар­га ин­де ят иде. Җит­мә­сә, кор­са­гы кыш­лык­та ук бо­ры­ны­на җит­те. Ба­ла­ла­ры ту­а­сы иде...

Яз­лык­та исә, ап­рель ахы­ры, дү­шәм­бе көн Ха­физ бай дөнья куй­ды. Бар җи­һан­ны бер итеп йөр­гән, гәү­дә­се бе­лән ге­нә тү­гел, сүз әй­тү­ен­нән дә бү­тән­нәр­не сы­тып ки­тәр­лек мон­дый мә­һа­бәт зат­ның шу­шы рә­веш­ле рих­ләт кы­ла­ча­гын һич­кем ба­шы­на ки­тер­мә­гән иде. Ха­лык авыз кү­тә­реп елар­га әзер­лән­де. Ни ди­сәң дә, ти­рә-юнь­гә чык­саң, Ха­физ бай мак­та­ныч та, авыл­ның те­рә­ге дә иде. Мәс­җе­ден сал­дыр­ды, мәд­рә­сә­сен тот­ты. Мул­ла­сын-те­ге­сен ас­ра­ды. Әгәр дә ан­да ул ка­дәр бай­лык­лар бул­ма­са, ха­лык­ка бу эш­ләр авыр­га ки­лә­чәк, хәт­та мөм­кин дә тү­гел иде. Җе­на­за­га җы­ел­ган ха­лык ма­тәм тот­кан­да, йөк­ле Шә­ри­фә, ара­ла­ры­на ке­реп, әти­се бе­лән хуш­лаш­ты. Ир­ләр арт­ка чи­ген­де­ләр, абыс­тай­лар сүз куз­га­тыр­га кый­ма­ды­лар. Дөнь­я­лар бер мәл­гә ты­нып тор­ды. Шә­ри­фә­нең тын тар­ту­ы­на ук һәм­мә­се­нең кү­зен­нән кай­нар яшь­ләр ко­ел­ды. Фа­гый­лә абыс­тай­ның кар­шы­на:

— Әни-ем...— дип ки­леп баш ор­гач, мес­кен ана түз­мә­де, кы­зын те­зе­нә кү­тәр­де.

Шә­ри­гать­кә хи­лаф ит­мәс өчен үке­реп ела­мас­ка ты­рыш­ты­лар, әм­ма өз­гә­лә­неп чык­кан аһ­ла­ры җир­дән күк­ләр­гә аш­ты. Мөм­кин тү­гел чак­та да ана ке­ше үз­сүз­ле ба­ла­сын га­фу итәр­гә әзер шул. Бә­хет­ле­ләр ге­нә ке­ше­ләр­не оны­та­лар, са­гыш­лы­лар исә пар ки­лә­ләр.

Ха­физ бай­ның җе­на­за­сы­на кы­рык көн бул­ды ди­гән­дә Шә­ри­фә­нең кы­зы ту­ды. Әти­сен җир­лә­гән­нән соң, әни­се бе­лән бер йорт­та яшәп кал­ган­лык­тан, ирен бө­тен­ләй ди­яр­лек оныт­кан иде. Исе­нә иң бе­рен­че бу­лып ул төш­те, һай­лар да сө­е­нер ин­де, би­ча­ра­кай!

Бу хә­бәр­не ишет­кәч, Хә­ләф кая бас­ка­нын да бел­мә­де. Сө­ен­че ки­тер­гән яла­на­як­лы ма­лай: «...Шә­ри­фә апа ча­кырт­ты»,— дип сү­зен бе­те­рү­гә, сө­як сап­лы пә­ке­сен тот­тыр­ды. Ба­су­да­гы бө­тен эшен таш­лап, ат ба­шын ма­лай­га кал­ды­рып, авыл­га йө­гер­де. Чиш­мә бу­е­на җит­кәч, бит-кул­ла­рын юды, урам­нан сал­мак адым­нар бе­лән ба­рыр­га ты­рыш­ты. Әм­ма аны хә­тер­ләп то­рыр­лык һич­кем кү­рен­мә­де. Шу­лай да сер би­рә­се ит­мә­де.

Ә Хә­ләф­не Фа­гый­лә абыс­тай­ның ял­чы­ла­ры ишек­тән дә уз­дыр­ма­ды­лар, са­бый­ны да күр­сәт­мә­де­ләр. Мо­ны­сы ин­де адәм хур­лы­гы иде. Ду­лап кы­на нәр­сә май­та­рыр­га мөм­кин? Тал­пын­ма, “ир бә­хе­те — ха­тын­нан” ди­ләр тү­гел­ме соң? Һәм шу­лай бу­лып та чык­ты.

 

XVI

Та­тар авы­лын­да, кап­ка ба­га­на­сы­ның да кү­зе бар, ди­ләр, һәр­кем ди­яр­лек Хә­ләф­нең нин­ди оят­ка кал­ган­лы­гын сә­га­те-ми­ну­ты бе­лән бе­леп ал­ган иде. Мо­ңа ка­дәр һа­ман да Фа­гый­лә абыс­тай ягын­да то­рып, аның усал­лы­гын ак­лар­га те­ләү­че­ләр дә, шу­шы ва­кый­га­дан соң, ки­я­ве Хә­ләф­не як­лый баш­ла­ды­лар.

— ­Ни­гә ин­де яшь­ләр­не ае­ра­лар,— дип җы­ру һәм бә­ет­ләр дә сөй­ләш­те­реп, бел­гән-бел­мә­гән хә­бәр­ләр­не дә ис­кә алып, кү­ңел­лә­рен ту­тыр­ган са­гыш шә­ра­бын чай­кау­дан тү­ге­леп ки­тү­че­ләр дә бул­ды. Биг­рәк тә абыс­тай­ның ас­рау­ла­ры үз­гә­чә ­кы­лан­ды. Шә­ри­фә­не са­гы­ну­ла­ры да, аңа ка­ра­та хөр­мәт­лә­ре дә, бү­тә­не дә бер­гә ки­леп ку­шыл­ган, бә­гырь­лә­рен тиб­рәт­кән­ и­де. Ишек ар­ты­на чык­ка­ла­ган ва­кыт­ла­рын­да һәр­төр­ле сүз­ләр ­тел­гә алы­нып, һа­ман да ирен со­ра­тып тин­те­рә­гән Шә­ри­фә­гә хәл ва­кый­га­сын чи­шеп сал­ды­лар. Фа­гый­лә абыс­тай­га үз
­ди­гә­нен­чә эш­ләр­гә на­сыйп бул­ма­ды. Кы­зы ата йор­тын икен­че мәр­тә­бә таш­лап чык­ты.

Ише­гал­дын­да юкә­дән бау ишеп ма­таш­кан Хә­ләф уры­нын­нан ку­ба ал­мый­ча тор­ды. Кү­зе­нә кү­рен­гән ке­ше­нең ха­ты­ны Шә­ри­фә икән­ле­ге­нә исе кит­те. Йө­ге­реп ба­ра­сы да, ку­лын­да­гы ак би­ләү­дә­ге ба­ла­ны кү­тә­реп ала­сы иде дә бит югый­сә. Ни хәл итә­сең, ар­ты­к көт­тер­гән аны ха­ты­ны, ар­ты­гын иза­ла­ган. Ин­де Шә­ри­фә­сез, җан ки­сәк­кә­е­сез дә ка­лыр­га ти­еш­ле­ге бе­лән ки­ле­шеп, бө­тен­ләй дә өме­тен өз­гән иде шул.

— Хә­ләф, без кайт­тык!..

Ир үзе­нең сал­мак адым­на­рын са­на­ды. Шә­ри­фә исә, ки­ре­сен­чә, аңа таш­лан­ды. Ба­ла Хә­ләф­нең кул­ла­ры­на күч­те. Әти-әни­се­нең күз­лә­рен­нән яшь ак­кан­да, ул ел­мая иде.

— Та­ны­ды, Хә­лә­фем, си­не та­ны­ды... Атам өен­дә елау­дан арын­ма­ган иде...

— И кы­зым, За­ри­фам ми­нем!

— «За­ри­фә» ди­яр­без­ме икән ин­де? Ә без «Фа­тый­ма» куш­мак­чы идек.— Бо­лар­ны сөй­лә­гән­дә Шә­ри­фә­нең йө­зе ка­бат бал­кып кит­те, һәрь­як­лап ба­ры тик мә­хәб­бәт өчен ге­нә яра­тыл­ган ха­тын­га ире ко­ча­гы­на сы­е­ну һәм ба­ла на­зын та­ту­дан ар­тык та­гын нәр­сә ки­рәк соң?

Ике га­шыйк­ның бер оя­да тор­мыш­ла­рын яңар­тып җи­бә­рә­се­лә­рен көт­кән ке­ше­ләр­гә бу хә­бәр­ләр ире­шеп, алар­ның кү­ңел­лә­ре­нә шат­лык һәм сө­е­неч тул­ган­да, Фа­гый­лә абыс­тай әр­неп кар­ган­ды:

— ­Шул зи­ма­гу­рың бе­лән рә­хәт күр­мә­сәң иде, ил ал­дын­да­гы ка­де­рем­не бе­тер­дең, ара­да ях­шы бул­сын дип ни­чек ­тәр­би­я­ләт­кән идек, атаң да бә­хил­ле­ген бир­мә­де үзе­ңә...

Чәч­лә­рен йол­кыр дә­рә­җә­гә җи­теп са­та­шу­ла­ры чик­тән аш­ты, кө­не төн­гә бу­тал­ды, акы­лы адаш­ты. Бу хә­лен­дә үз-үзен оны­тып, ни­ка­дәр олуг гө­наһ­лар кыл­ган­лы­гын тө­ше­нер­лек ча­ра­сы кал­ма­ды.

Әм­ма, аңа ка­ра­мас­тан, Шә­ри­фә­нең бә­хет чә­чә­ге бал­ку­дан тук­та­ма­ды. Ярат­кан ире ко­ча­гын­да яшәү­нең тә­мен һәм ләз­зә­тен югал­тыр­га һич тә те­лә­мә­де. Әгәр мо­ңа ка­дәр го­ме­ре ата­сы­ның ике кат­лы ир­кен йор­тын­да уз­ган бул­са да, үзе те­ләп, рөх­сәт­сез, ябы­шып ук Хә­ләф­кә бар­ган­лы­гы сә­бәп­ле, тор­мы­шын яр­лы өй­дә уз­ды­ру­га кү­ңе­ле бер дә кар­шы кил­мә­де. Аның­ча ал­га та­ба бар­сы да ях­шы­рыр, көй­лә­неп ки­тәр төс­ле то­ел­ды.

“Яшь­лек — җү­ләр­лек” ди­ләр шул. Шә­ри­фә­не чын­нан да «ю­ләр­гә» са­нар­га мөм­кин иде. Тор­мыш­ның тат­лы­сын­нан кем ин­де, аңы бу­ла то­рып, ачы­сы­на үз те­лә­ге бе­лән төш­сен? Юк, әни­се дә, әти­се дә ял­гыш­ты­лар, ки­тап укы­тып кү­ңе­лен боз­ды­лар. Бе­лем ке­ше­не агар­та, ди­ләр. Алай ук тү­гел икән шул, ди­ва­на­га да са­быш­ты­ра ул.

Авыл буй­лап шу­шын­дый сүз­ләр йөр­де. Кыз­ла­рын мәк­тәп­кә ил­тер­гә уй­ла­ган ата-ана­лар ни­ят­лә­рен­нән кайт­ты­лар. Хәт­та ир ба­ла­ла­рын да бы­ел мәд­рә­сә­гә сал­мас­ка дип сүз­ләр бер­ке­тү­ләр баш­лан­ды. Шул рә­веш­ле дөнь­я­лар җай­лан­ган җир­лә­рен­нән ар­кы­лы­га-буй­га бу­та­ла баш­ла­ды.

 

ХVII

Хә­ләф бу көз­дә әни­сен җир­лә­де. Ишет­кә­не бар иде аның, олы бә­ла ял­гы­зы гы­на йөр­ми, дип. Нәкъ шу­лай бу­лып чык­ты. Ма­тур­лык­та бе­рен­че­лек мәр­тә­бә­сен һич­кем­гә бир­мә­я­чәк кыз­ла­ры авы­рып кит­те. Мә­ет ар­тын­нан өй­не юып чы­гар­ган­да, бе­раз һа­ва кер­сен дип, ишек­не ачыб­рак тот­кан иде­ләр, би­шек­тә­ге ба­ла­га яра­ма­ган ах­ры­сы. Тө­не буе кы­зы­шып ела­ды, үр­сә­лән­де са­бый. Хәт­та күк­рәк сө­тен дә кап­мас бул­ды.

Әни­сен җир­лә­гән­дә дә кү­ңе­ле бо­лай ук бәр­гә­лән­мә­гән иде, әле яңа гы­на авы­зын яп­кан ка­бер яны­на икен­че­сен ка­зып, кы­зын шун­да куй­гач, Хә­ләф­нең ике кү­зен­нән дә то­таш кай­нар яшь­ләр ко­ел­ды. Ял­гы­зы озак ба­сып тор­ды, иман кә­ли­мә­сен тук­тау­сыз кыч­кы­рып укы­ды. Шак­тый ва­кы­тын­нан соң ай­ны­гач, Шә­ри­фә­сен исе­нә тө­ше­реп, аның яны­на ашы­гыр­га ки­рәк тап­ты. Ике ел эчен­дә та­гын да гү­зәл­лән­гән ха­ты­ны бет­мәс-тө­кән­мәс шат­лы­гы вә ку­а­ны­чы шул, аны югалт­са, ул ва­кыт­та ниш­ләр?

— Бор­чыл­ма, ма­ту­рым, Ал­ла­һы тә­га­лә на­сыйп әй­лә­сә, За­ри­фә уры­ны­на Га­ри­фә­не алып кай­тыр­быз! Хак тә­га­лә­нең бир­ме­шен­нән узар­га яз­ма­сын да, Хо­дай сә­ла­мәт­ле­гең­не бир­сен...

Әйт­те әй­тү­ен, әм­ма бә­гы­ре ки­сел­де Хә­ләф­нең. Ха­ты­нын ко­чып, икәү­лә­шеп ела­ды­лар. Хәс­рәт ике­сен бер­гә сык­ты. Ал­да­гы яз­мыш­ла­ры­ның мәр­хә­мә­те­нә өмет баг­ла­ды­лар. Тор­мыш сы­нау­ла­ры кар­шы­сын­да бө­ге­леп тө­шү, һә­ла­кәт­кә юл кую адәм ба­ла­сы­на ки­ле­шә тор­ган га­мәл тү­гел бит ул.

Алар ка­бат тер­нәк­лә­неп кит­те­ләр. Бер-бер­се­нә ка­ра­та хөр­мәт һәм мә­хәб­бәт­лә­ре яр­дәм­гә кил­де. Яра­ту ке­бек бө­ек хис­нең тор­мыш­та нәр­сә­гә ки­рәк­ле­ге, сөй­гә­нең бе­лән бер ку­ыш­та яшәү­нең тә­ме ни икән­лек­не Шә­ри­фә ин­де ки­тап­лар­дан укып кы­на тү­гел, үзе та­тып күр­де. Әгәр дә на­сый­бы Хә­ләф уры­ны­на бү­тән бе­рәү, ярат­ма­ган ке­ше­се бул­са, За­ри­фә­нең үле­мен­нән соң, ул яки акыл­дан ша­шар, яи­сә үз-үзе­нә кул са­лыр иде.

И, ба­ла хәс­рә­те... Син ни өчен га­зиз ана­лар­ның бә­гырь­лә­рен ки­сә­сең дә, кан­лы яшь­ләр түк­те­рә­сең? Шу­лай бул­ма­саң, дөнь­я­ның дө­рес тү­гел­ле­ген бел­ми ка­лыр­быз ди­сең­ме әл­лә?

Тор­мыш­ла­ры яңа­дан үз эзе­нә ке­реп бар­ган­да, ин­де бө­тен авыр­лык­лар арт­та ка­лып, кү­ңел­лә­ре ип­лә­нә төш­кән­дә, ста­рос­та авыл буй­лап хә­бәр сал­ды:

— Па­ди­шаһ хәз­рәт­лә­ре­нә кар­шы явыз Гер­ман су­гыш баш­ла­ган. Егер­ме биш яшь­кә­чә ир-егет­ләр сол­дат­ка алы­ныр­га, кә­ми­сий үтәр­гә әзер­лән­сен­нәр. Ку­рык­ма­сын­нар, мө­ха­ра­бә озак­ка бар­мас­ка ки­рәк. Па­ди­ша­һы­быз бик көч­ле!

Бу сүз­лә­ре­нең бе­рен­че өле­ше хак бул­са да, ахыр­дан үзе өс­тә­гә­не ир-егет­ләр­нең чы­гып кач­ма­вы, ил­дә тәр­тип­нең югал­ма­вы өчен юри ге­нә юа­тып әй­тел­гән иде. Әм­ма күп­ләр аның нәкъ ме­нә шун­ысын дө­рес­кә са­на­ды­лар. Үз­лә­ре ба­рып җит­кән­че су­гыш­ның бе­тә­чә­ге­нә, «ба­тыр» исе­ме бе­лән кай­та­чак­ла­ры­на ышан­ды­лар. Япон су­гы­шын­да яра­лан­ган авыл ста­рос­та­сы­ның ни рә­веш­ле тор­мы­шы җай­лан­ган­лы­гын күп­ләр ях­шы бе­лә иде. Сол­дат­ка ча­кыр­тыл­ган һәр­кем ди­яр­лек шу­ны уй­ла­ды.

Авыл­дан су­гыш­ка ки­тәр­гә ти­еш­ле­ләр­дән иң бе­рен­че ке­ше Хә­ләф иде. За­ма­нын­да урыс­ча да укы­ган­лы­гы сә­бәп­ле, аны па­ди­шаһ хәз­рәт­лә­ре­нә бик ки­рәк­ле дип тап­ты­лар.

Ав­густ аен­да ук баш­лан­ган су­гыш җи­ле, шу­лай итеп, ка­ра көз ахы­рын­да та­тар авыл­ла­ры өс­те­нә дә кай­гы-хәс­рәт ка­на­тын җәй­де. Бай ба­ла­ла­ры­ның да сол­дат­ка алы­нуы, Ка­зан мәд­рә­сә­сен­дә бе­лем эс­тәп ят­кан шә­керт­ләр­нең, мө­гал­лим­нәр­нең, хәт­та яшь мул­ла­лар­ның да иң­нә­ре­нә мыл­тык асуы, кан эче­нә җи­бә­ре­лү­лә­ре бер-бер арт­лы ише­те­леп тор­ган­лык­тан, ха­лык үзен ча­ра­сыз кал­ган ке­бек хис ит­те. Шул көн­нәр­дә та­гын бер сүз та­рал­ды, имеш, па­ди­шаһ хәз­рәт­лә­ре та­тар­дан сө­ек­ле ке­рә­шен­нә­рен сол­дат­ка ал­мый икән. Су­гыш­ка бар­мас өчен има­нын­нан язар­га әзер бәд­бә­хет­ләр дә та­бы­лып, авыл­ла­ры бе­лән чу­кы­ныр­га җы­е­ну­чы­лар да бар, имеш. Әм­ма кай­да икән ул юләр­ләр? Әл­лә юк-бар сүз ге­нә ми­кән?

Бер ел элек ке­нә бө­тен та­тар иле ди­яр­лек Ро­ма­нов­лар­ның тә­хет­кә уты­ру хөр­мә­те­нә уз­ды­рыл­ган олуг юби­лей уңа­ен­нан бик көч­ле ру­хи кү­тә­ре­леш ки­чер­гән иде­ләр, «Ак па­ди­ша­һы­мыз­га Хо­дай тә­га­лә озын го­мер­ләр бир­сен!» — дип, до­га­га ку­шып, «а­мин» то­та баш­лау­га гы­на бу­сы нин­ди чу­кын­ды­ру та­гын? Урыс үзе­не­кен як­лар ин­де, та­тар­ны тү­гел.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных