ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Кайнаналар посып ята 1 страницаПленга калган кебек...
Маратның күңеле ничектер яктырып китте. Үзенең нигә иптәшләрен калдырып чыгуын аңламый, бер дә юктан аларга үпкәләвенә үкенә үк башлады. Тик ничек кире кермәк кирәк, ничек? Җае чыкты тагын: Марат, эзләнеп, бер “урыс малаен” күршеләреннән юнәткәч, бүлмәгә, дуслары янына узды. Аны шау-гөр килеп каршы алдылар. Маратның “табышы” түргә кереп кунаклаган туташларга да ошады. Әмма кунак егетләре Саша белән Шәриф үзләренең тиздән китәчәкләрен, төнге бердәге Казан-Уфа поездына билетлары барлыгын хуҗаларга әйттеләр. Шулай да, ялына торгач, шешәне бушатмый кузгалмадылар. Казан урамнарында дымлы җиләс җил адашып йөри иде. Алар җырлый-җырлый, бер-берен шаян сүзләр белән көлдереп, вокзалга кадәр җәяүләп кенә төштеләр. Әгәр дә тагын азрак урамнарны урап йөрегән булсалар, бөтенләй үк соңарып каласы булганнар икән, инде кузгалырга әзерләнгән поездга алар йөгерә-чаба барып утырдылар, хәтта кешеләрчә саубуллаша да алмадылар. Поезд акырын кузгалса да, тизлекне алырга өлгерде. Үзенең пассажирларына бишек җырын көйләгән төсле рельсларга бәргәләп-чирткәләп алга таба атлыкты ул. Ә Саша белән Шәрифкә яхшы урын да табылды: алар, ике дә уйлап тормастан, плацкарт вагонның һәр бүлекчәсендә була торган чемоданнар, юл биштәрләре өчен махсус көйләнгән киштәгә менеп яттылар. Шәриф уянып киткәндә әле төн иде, икенче тапкыр күзләрен ачканда таң аткан һәм яктырган кебек күренде, моңа игътибар итмәстән, ул тагын йокыга чумды, тагын бераздан башын калкытса, инде төн җиткән кебек күренде. Чыннан да әллә төне-көне йокланылган инде? Поезд унсигез сәгать эчендә Бөгелмәдә булачак дигән иделәр түгелме? Эһ, вагончыга уятырга да кушмаганнар шунда! Шәриф хафага калды. Ул арада Казанда ач карынга койган аракы үзен сиздерергә өлгерде, башы чәрдәкләнеп чатный башлады. Уйланып алуы кайнар майга бер тамчы су таму кебек тәэсир итте, кул тормозын өзеп, ул тиз генә поездны туктатасы, моннан сикереп төшеп каласы килде егетнең. Шулай да, тырышсаң, махмырлы башны да җыярга була икән! Шәриф үзен кулга алырга тырышып, соңарган юлчылар кебек ярым йокылы, сабыр күренгән бабай янына төртелә-этенә килеп утырды. Тик аңа каршы бабай бер сүз әйтмәде. Ягына борылып та карамады. Йөзе чат мишәрнеке иде. — Абзый,— дип аңа тагын төртеп алды Шәриф,— Бөгелмәгә еракмы? Кайчан уздык?— диде кабатлап һәм сабырсызланып. — Кичке якта, энем, кичке якта,— диде бабай, авазларны үзенчә авызыннан сыгып чыгарып,— күптән үттек үзен... Бөгелмә дисеңме әле, әйе, кем?.. Шәриф, бар ачуыннан кабарып (гүя бабай аны уятмаган да, аңа ярдәм итмәгән): — Әйе-әйе, Бөгелмә, абзый,— диде. — Ә-ә?— диде бабай, тагын да сабырланып. Шулай да елмаймыйча булдыра алмады:— Бөгелмәгә идегезме, гуй... Һе-е... Шәриф инде ачуыннан шартлый язып, аңа эндәшә дә алмый иде. Ә бабай тезеп кенә китте: — Үттек инде, энем, үттек, күптән үттек үзен... Әллә Бөгелмәгә идеме?.. Моннан автобус йөри булыр, энем... Бабай елмайган хәлендә утырып калды, Шәриф белән Саша ашыга-ашыга, кечкенә бер станцада поезддан төшеп калдылар. Ялгыз тәрәзәле бинадан күренгән сары ут яктылыгы төнге караңгылыкны кыл урталай өзеп, дөньялыктан аларны койма белән аерган кебек иде: гүяки шушы сары ут яктырткан җирдән соң шунда ук бик тирән диңгез башлана. Мондый сәер уйлар егетләрне дә шөлләтми узмады. Алар ут һәм төн чигендә тукталып калдылар. Тик төнге караңгылыкка таба авыр адымнарын җай гына сөйрәштереп, җилкәсе аша салынган көянтәсенә катык сатканнан бушаган бидоннарын һәм шәһәр икмәкләрен аскан хәлендә авыл хатыны кереп югалгач кына, аның артыннан егетләр дә тәвәккәлләделәр. Төн караңгылыгына керүгә, ерак булмаган авылның тәрәзәләреннән сирәк-сирәк кенә төшкән сукыр яктылык, күз алмаларында чагылгалап, аларны алга таба, үзенә дәште. Шунда киттеләр, соңга калып пешерелгән икмәк исе һәм ярым куркак эт тавышлары аларның күңелләрен ялкынсыткалый башлады. — Безнең авыл да моннан булырга тиеш түгел, әбиләрнең авылы!.. Минем бу авылны күргәнем бар кебек... Бу аларның күрше авыллары булса кирәк,— дип, Шәриф Сашага уендагын ярып салды.— Көнчыгыштарак булырга тиеш!.. Сүзенең дөреслеген белер өчен сораштырырга дип, урамга кергәч, кеше эзләп карадылар. Тик берәү дә күренмәде. Соңга калган утлар да сүнешеп, хәрәкәттә этләр генә калдылар. Егетләргә авылның икенче башында гына ут эленгән йорт очрады. Капкасы төбенә килсәләр, кеше дә бар икән. Әмма сүз куертып маташучы булмады ул, үзара аңлаша, уртак тел таба алмадылар. Моның сәбәбе — егетләрнең ачуы килеп, чөйле сүзләр кыстыргалап сөйләшүләреннән иде. — Бу йортка бүген әҗәл керде, энем, алай кыланма,— диде ул капка төбен саклаучы, сүзе белән Шәрифләрне озата барып. Моны ишетүләренә, егетләрнең коты калтыранып куйды. Күрше авылга җитәрәк таң үзенең туарга җыенуын белдерә башлаган, шәфәкъ ягы нурга манылган иде. Авыл башында ук Шәрифләргә атлы юлаучы очрады. Туктатып хәл белештеләр. Абзый кеше боларның кая барышларын төшенгәч, бик зур рәхәтләнү диңгезенә төшкәндәй озаклап ухылдый-ухылдый көлде һәм: — Энем, сезгә бик яман туры килгән әле бу... Сез эзләгән Бөгелмә ягына бару өчен поездда кимендә уналты сәгатьләп килергә кирәк, ә сез җәяүләргә план коргансыз,— дип, җитдиләнергә тырышып әйтүе булды, тагын тыела алмый хихылдады. Ачыкланды: егетләрне алдаганнар, мокытлар урынына күргәннәр икән. Менә сөйләш кеше белән маңгай өстеннән генә карап, хәзер кәмит ясыйлар үзеңнән! Ә егетләргә башка бернинди чара калмады: беренче поездга көч хәл белән генә эләгеп, Казанга кире кайтып киттеләр. Аларны дөнья шулай өйрәтте, әүвәле кикрикләре салынып төште, аннан соң ачулары кабарды һәм, соңыннан гына, уйлана башлагач, тик бар нәрсәгә дә үзләренең генә гаепле булуларын, миһербанлы һәм кешелекле кыланмауларын исләренә китереп, тагын да күңелләрен авыр яралар белән сызландырдылар. Ә шулай да барыбер ачык көнгә, кояшка туры карыйсы килә адәм баласының. Шушы әрсез һәм ут кояшына, алсу таңнарда балкышына сокланып туры карыйсы килә. Кояш! Син дөньяны гына түгел, күңелләрне дә изге буяуларга манасың! Кояш һәм... Кояш һәм нефть, әйе-әйе, кояш һәм нефть!.. Шәриф үзалдына онытылып, үзсүзләнеп алды. Әтисе белән бәхәсләшкән төсле, ачулы йөз белән, мыскылланып, беркем дә белми торган хакыйкатьне үзе генә төшенгән кебек итеп. Әнә әтисе, Кәрим Хафизович, партия кешесе, җаваплы хезмәткәр, райком секретаре, ә көнүзәк мәсьәләне аңлап җитми, имеш. Нефть эше авыр, безнең халык ул эшкә күнекмәгән, әүвәле кадрлар, ә аннары киң колач җәеп тотынсаң да була. Юк инде, кадерле әтием, эш һәм көндәлек батыр хезмәт үзе кадрларны җитештерәчәк. Ат тугарып җигә белгән кешегә нефть эше тансыграк, үзрәк булачак, менә күреп торырсың! Әнә, инде яше-карты диярлек нефть эшендә. Аларны акча үзенә тарта, диярсең, җаннарын җуйганнар, диярсең... Юк инде, кадерле әтием, хезмәт көненә алынган өч-дүрт бөртек ашлык белән торуга караганда, кесә тулы акча белән яшәве җиңелрәк. Ә нигә җиңел булмасын? Чөнки акчага без һаман да табынабыз. Бар куәтлелек — акчада! Кайсы кешеләр бай яшиләр, алар мәдәниятле булалар. Уйлап кара — гади арифметика: кемнең кесәсендә акчасы күбрәк һәм кемнең кесәсенә ул агып кереп бара, шул исәптән чыгып та тора. Ә өч бөртек ашлык белән генә мәдәният булмаячак, ул кесәгә түгел, корсакка да җитми. Ә син киләчәк, дисең, табигать тәрбияли, имеш! Тәрбияли, әгәр дә тәрбияләр табигатең булса. Әүвәле аңлый белергә, өйрәнергә кирәк ул табигатьне, моның өчен дә мәдәниятле булу сорала. Ә алай дип уйлап торамы авыл агасы: “Һай төз каен, бигрәкләр дә сылу, кызлар төсле икән”,— дип? Юк, һич юк!.. Ә мәдәниятле кеше өчен ул каен табигатьнең гүзәл сыны, шагыйрь булса, аңа атап шигырь язар иде... Ә мәдәниятле кеше бу каен хакында кимендә өч-дүрт шагыйрьнең шигырен яттан укыячак!.. Шәрифне әтисе мондый вакытларда бүлдерә иде: — Синең мәдәниятле кешең никадәр интеллектуаль булырга өлгермәсен, барыбер ул агачның, утын түмәренә әйләнәсен күз алдына китерә алмый. Ә авыл агае өчен, иң беренче, табигать кочагындагы каен — себерке, аннары, киселгәч — утын, гади утын гына түгел, кышкы салкыннарда өй эченә җылы, тәнгә сихәт, җанга рәхәт бирә торган учак утыны; икенчедән, ул каен бүрәнәсе яки йорт диварын бөтен итеп торучы җанлы шигырь, ипле ятучы, төзелеш өчен кирәкле агач! Андый чакларда Камил Хафизович салмак кына сөйләгән җиреннән тагын да акрынаеп, сүзләрне эзли-эзли газапланадыр иде. Бәлки үзенең фикерләре бутаулы булу аркасында, яки инде әйткән сүзенең төшендерелмичә өзелгәненә офтана идеме, анысын ук Шәриф аңламый, әмма ул, сүзләрен сайлаганда, никадәр акрынайса, шулкадәр уйлары да дөреслектән ерак төсле тоела иде. Һәм вакытның күбесен буш сүзләргә әрәм итеп, ата белән улы сөйләшүләрдән тәмам арыган кыяфәттә туктала иделәр. Икесе дә үзләренең әйтәселәрен аңлатып җиткерә алмаганнары хакында уйлап офтана-офтана, өлкәннәр белән яшьләрнең килешә алмаячаклары борынгыдан ук килгәнлегенә фикер игътибарын юнәлткәннән соң, бүтән бу темага сөйләшмәскә үз-үзләренә антлар эчеп, һәркайсы яраткан шөгыльләренә чума иделәр. Кәрим Хафизович журнал һәм китап сәхифәләреннән башка районнарның һәм төбәкләрнең хәлләре һәм уңышлары-борчулары белән таныша, эзләнә, яза-сыза. Ә Шәриф, икенче бүлмәгә чыгып, малай чагында урамга багып утырган тәрәзә төбеннән кояш баешына текәлә. Уйларга чумып, кызара башлаган миләшләргә соклана, шигъри хискә бирелә. Әмма тора-бара бу кыланышлары онытылгандай булганнан соң, ул хисләре ниндидер тулы бер эчтәлек ала башлап, Шәриф буталчык һәм төрле тойгылар эчендә түгел, ә гади һәм эчке гүзәллеккә ия моң кочагында кала. Бу моң мөгаен романтик хисләрнең күңелне алга дәшүе булгандыр?.. Һәм менә хәзер, бүген шушы таң атышына карап торганында да бу хис-тойгылары аның күңелен кабат биләп алгандай тоелды. Ул әллә самими кыз елмаюы, әллә инде яшьлек ашкынуы иде, йөрәк эченә кереп нидер пышылдый, җанын билгесез дулкыннар кочагына ярсый-ярсый дәшә иде. Бәлки ул сөю утыннан янып бетми калган кисәү булгандыр?..
Бию, ул дөньяда кеше тарафыннан кичерелгән хисләрнең эчтәлеген, тел һәм шигърият белән аңлатып бетерергә мөмкин булмаганын төшендереп бирә ала торган иң бөек омтылышы, хиснең иң югары ноктасыдыр бәлки? Ул, шушы нокта буларак, бөтен, тулы һәм омтылыш төсле ашкынулы түгелме соң? Ул бит рәсемнәрдән гаҗәеп дәрәҗәдә җанлы булуы белән генә аерылып тора. Бию һәм рәсем – алар икесе дә бер үк җенестән барлыкка килгәннәр, уртак форма һәм эчтәлеккә ияләр. Һәм шуңа күрә дә алар сүзсез аңлашыла торган шигърият. Боларның икесе дә үзләренә сыйдыра алган кадерле хис сәнгать төрләренең берсендә дә юк, бары бию һәм рәсемнән югарыга сөю генә күтәрелә ала. Ул тагын да зуррак эчтәлеккә һәм бөтенлекле формага ия. Сөю! Ул сүзсез, әмма дөньяда булган барлык сүзләрдән эчтәлеклерәк, ул чиксезлеккә ия. Сөю! Шуңа күрә дә аны шагыйрьләр һич кенә сөйләп, аңлатып, күңелләргә җиткереп бетерә алмыйлар. Чөнки ул аерым шагыйрьләрнең хисләренә караганда да бөегрәк, чөнки ул шигърияттән күпкә, бик күпкә өстенрәк. Менә, баштан ук ул Гөлгенәне яратты. Нинди гүзәл һәм горур иде ул... Бәлки читтән караганда гына шулай тоелгандыр?.. Ә якыннан танышкач, аның бу яклары гына түгел, башка сыйфатлары да, бигрәк тә күңеленең матурлыгы үзен сиздерә башлады: бу — самимилек иде. Камил шуңадыр бар җаны белән аңа гашыйк булды. Берсе — комсомол вожагы, эшчән егет, икенчесе – комсомолка, сабыр һәм күндәм холыклы, әмма үз дигәнен эш итә иде. Билгеле, башлангыч сыйныфлар өчен шушындый укытучылар кирәктер дә: самими дә булсын, тәвәккәл дә! Алар бер-берсен якыннан белешкәнгә кадәр үзара яратыша, сокланыша иделәр. Ә серләрен Яңа ел кичәсендә генә яшерми бүлештеләр. Клуб бикләнергә вакыт җиткән иде инде. Күпләр таралышып, азлар гына торып калгач, тагын бусы инде соңгысы дип башлангач, Камил, кыенсынып кына, Гөлгенәне биюгә алды һәм серен, турыдан булды бу дип тормады, әйтте дә салды: — Мин сине яратам!.. Кыз урталай диярлек бөгелеп төште. Әмма үзен кулына тиз арада алырга өлгерде һәм аның әрсез сүзләрен кире какты: — Камил абый, сез нәрсә, ничек инде?.. Егет бер башлаган туры сүзеннән чыкмыйча, матурлап һәм боргалап, үлчәп-уйлап сөйләнгәләп тормады, юлын элеккечә туры тотты. Имеш, беткән баш — беткән, инде хәзер сырмаланып торырлыгың калдымы соң! — Берничек тә түгел... Чын дөресе... Бүген мин сезне озатам, ярыймы?.. Каушавын кыз моннан соң да яшерә алмады: — Ничек инде?— дип калтыранды ул. — Чөнки мин сине яратам!— диде Камил, тагын да әрсезләнеп һәм үзенең мондый дорфалыгын үзе үк аңлап җиткермичә. — Ничек инде?..— диде кыз, тәмам хәлсезләнеп. Сүзләре шунда өзелделәр, бию-уен беткән иде. Алар кайтырга чыктылар. Янәшә барсалар да, озак кына сүзсез атладылар... Шул кичәдән соң төгәл ике атна узды һәм алар өйләнештеләр. Аннары Шәриф туды. Аннан соң сугыш башланды... Сугыш... Кешелекнең куркыныч саташуы буларак истә калган, никадәр миһербансызлык һәм кайгы-хәсрәт кылган, җанны да, тәнне дә, җирне дә яралар белән каплаган сугыш!.. Хәтеренә тирән уелганга күрәдер инде, Камил Хафизович сугыш хакында уйларга һәм сүз кузгатырга да яратмый, сөйләшүләр шул якка таба кереп китсә, нәфрәтеннән үзен көчкә тыеп кала, күз алдына тереләй яндырылган хатын-кыз, бала-чага, карт-корыны китереп, танклар белән тапталган авылларны, самолетлардан коелган бомбалардан җимерелгән шәһәрләрне исенә төшереп, үзен тойгы һәм хисләр чигенә җиткерә иде. Мөгаен аның йөрәк чире дә шулар хисабыннандыр? Дөрес, сугыштан кайткан кайсы солдатта гына юк икән ул андый йөрәк чире? Камил Хафизович сугыш мәхшәреннән исән-имин чыкса да, Гөлгенәсе аның үзгәргәнен, җаны суынуын күреп, ничә төннәр буена зар калып, хисләрен яшереп елады. Күпме көткән кешесе, үз ире бит! Кайчагында Гөлгенә ханым, иренә карап утыра-утыра иде дә, соравын бирә иде: — Кая синең, Камил, кара бөдрә чәчләрең? Җавап бары тик ишарә белән генә иде: “Анда!” — Кая синең елмайган иреннәрең?.. Нурлы йөзең?.. Кая?.. — Анда!— Камил Хафизович тагын Герман ягына ишарәләп куя. Ә Гөлгенә ханым, күрше бүлмәгә чыгып, үкси-үкси елый, иренә җан, дәрт бирүнең серен таба алмавына мыскыллана: — Нишләдең син, Камил?.. Нишләттеләр сине?.. Җаваплар һаман да бертөрлерәк була бирделәр. Шулай да Камил Хафизовичның куәте-акылы вакыт-вакыт урынына утырган төсле була башлады. Мәхәббәт ташны да эретә диләр. (Минем ул сүзләрнең хаклыгына ышанычым юк иде. Әмма тормыш үзе аңа ышанырга мәҗбүр итте. Фәрһәд хакындагы әкиятләр минем өчен дә үз тоела башладылар). Камил Хафизович яңадан тугандай булды. Гомерен МТС ягулыкларын каравыллап үткәрер бу дигән Гөлгенә ханым да ялгышын тиз аңлады. Камиле гүяки кинәт яшәреп китеп, дүрт-биш квадрат метрлы такта сарайга сыймый, ниндидер, яшьлектә генә була торган хис белән алга, болытларга ашкына башлады. Булмады... Аны тиз бәреп төшерделәр. Әмма ире бу юлы да тиз генә бирешмәде, нидер көткән кебек, йортының чын хуҗасы бу морҗаны болай итеп сүтәргә һәм корырга кирәк, бу капканы шулай эшләсәң яхшыдан булыр дигән кебек, Хафиз малае Камил дә нәкъ шундыйрак уйлар эчендә йөзде. Чыннан да хуҗалык эшенә, күмхуҗ эшенә аның бар уйлау-фикерләү егәре, осталыгы, хәтта гәүдә тотышы ук килеп тора иде: киң җилкәләр, туры басынкы адым, шактый уйчан, күзгә бик авыр тоелган баш һәм хисләрне җыярга этәрүче, дулаган атка да йөгән салырдай туры, буйсындыручан караш һәм йөз, әмма менә шушы булганлык комплексына бер әйбер комачау итә иде, ул да булса — чәчләр, ни сары, ни коңгырт, ни ак булган чәчләр. Камил Хафизовичның бу килешсез ягы нигәдер беренче карашта ук күзгә чалынып, аның хакында бик үк яхшы фикерләргә этәрми иде. Әмма Камил Хафизович белән сүз тегермәнендә очрашкан кеше инде чәчләр, тышкы кыяфәт белән буталмый, бәлки нәкъ уңай якларын сизенеп ала, өстән генә карап сөйләшүе дә инде югарыга карап әңгәмәләшүгә күчә бара иде. Кәрим Хафизовичның йөзендәге мәгънә билгеләре өстен чыкты һәм башкалар хакында кайгыртучы булуы авыл халкы арасында күмхуҗ җыелышыннан соң купты. Җыелыш үзе болай башланды: Бозлы-яңгырлы яз көне идарә составы җыелышып уйга калды. Сорау — бер, мәсьәлә — ике иде. Сорау: ни өчен рәис Солтан Сәрсибашев күмхуҗны алга сөйри алмый? Мәсьәләләрдән беренчесе, алга таба Сәрсибашевтан ниләр өмет итеп була? (Бу мәсьәлә авылларда гына була торган беркатлылык һәм турылык белән халыкка белдерелгән иде); икенчесе, кемне рәислеккә сайларга? (Монысының бәхәскә куелуы беренчесенең зарурлыгын юкка чыгара иде). Район вәкиле үзе идарә утырышында катнашып, сүзне әле Сәрсебашевны яклап, әле аңа каршы барын сөйләп карады. Билгеле, ул юри идарәне сынавын белдермәде, әмма өлкәннәргә бу карт төлке Сәхил Гыйлемзарович ошамады. Чөнки ул аларны тәмам бутап бетергәч, үзе бүтән йомышлары белән чыгып киткәләп йөрде. Бары икенче мәсьәлә куелу белән барысы да җиңел суладылар. Беренчедән, язгы пычрактагы ярты көн әрәм узу исләренә төште, икенчедән, сәгатьләр буена барган бәхәскә чик куелды. Сәрсебашевны сыгып газапландыру бетте, ә икенче мәсьәлә бик тиз чишелде, Гыйлемзарович юклыктан файдаланып, бу сорауны күмхуҗның гомуми җыелышына куярга булдылар. Сорауга шунда җавабы табылачак иде. Ничек кенә итеп әле, район җитәкчесе үзе үк килеп, җитмәсә бер яңа рәис тә тапканы, үз кешесен үз теләгенчә халыктан мәҗбүранә куйдырачагы да билгеле булды. Кешеләр һәммәсе дә диярлек уңлы-суллы сөйләшенгәндә, булачак рәисне читләтеп кенә күзләделәр, хатын-кызларга ул ошады ахрысы, йөзен-кыяфәтен мактап туймадылар. Тик ирләр генә актан да, карадан да эндәшмәделәр. Сүзне озакка сузмыйча, мәсьәләне уртага куйдылар: кемне сайларга? Гыйлемзарович канәгатьлек белән куанып елмая иде, имеш, сез белмисез дә белмисез инде, ә миңа бик яхшы билгеле! Әмма аның елмайганына үртәлептер, урыннан кычкыручылар да табылды: — Алып килгәнсез бит инде, этле-мәчеле уйнаган булып... — Куегыз шуны, безгә нәрсә!.. — Эш рәтлерәк барса шунда, ярамаган тагын... — Кем икән соң үзе?.. Бу реплика һәм сорауларга күңеле булып ахрысы, райком секретаре Бибиев Сәхил Гыйлемзарович урыныннан кузгалды. Сүзләрне ерактан, тын агып утырган чишмә ярларында утырган район үзәгеннән алып, Казан якларыннан уратып кайтып, матур итеп тәфсилли-тәфсилли сөйләп китте, инде тәмам арыткач кына, булачак рәиснең кемлеген шәрехләп алды: — Сезнең алдыгызда, хөрмәтле һәм мөхтәрәм күмхузчылар, Рәис Вилданович. Эш стажы унбиш елга тула, күпне күргән...— Бибиев шып туктады, өстәлдән нидер эзләде, кайдандыр табылган күркәм стаканда су китерделәр. Бу вакытта Рәис Вилданович ни эшләргә белми басып тора бирде. Әмма күп сөйләп арыган, башкаларны талчыктырып бетергән телен болай гына җайлап булмасы секретарьның сүз таба алмавыннан ук күренә иде. Һәм менә ул тагын зиһенен җыеп өлгерде, таныштыруын дәвам итте: — Шахтада күмер чапкан, сугышта батырларча көрәшеп, күп яралар алган, орден-медальләре дә байтак, МТСта завхоз иде, аннары... Вилданович мактала торды, хатын-кызларның “И-и-и...” диеп исләре китә барды, ирләрнең башлары буйсыначакларын белдереп аска иелгәннән-иелде. Сүзләрдән шул беленде: — Бу булса, җиңәчәк инде. Җитмеш кат тирене салдырыр... Бары тик МТСтан күмхуҗга күчкән кешеләр генә авыз читләрен боргалап һәм яшереп елмаештылар. Һәм ниһаять сүз күмхуҗчыларның үзләренә бирелде. Ара-тирә тавыш та купкалады: — Сайлыйк әйдә! — Безгә нәрсә, сайлыйк! — Булсын шунда! — Ярар,— диде Бибиев,— сайлыйбызмы?.. Тавышка куям... Ул, кыйммәтле мизгелләрен югалтып, тәрәзә ягына күз салды. Һәркем шул якка карады, зиһеннәрен югалтырга өлгерер өчен бу җиткән иде. Анда Сәрсебашев, исерек гәүдәсен сөйрәп, киртәләр буйлап кайтырга чамалый, әмма булдыра алмый, урык-сурык килеп газаплана иде. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|