Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Кайнаналар посып ята 12 страница




— Ул кит­те ин­де,— ди­де Җә­ми­лә.

Бу сүз­ләр күп нәр­сә­ләр­не аң­ла­та иде. Җә­ми­лә бу ки­чә­дә Са­бир­җан­ның ап­ты­ра­ту­ла­рын­нан азат. Күз ка­раш­ла­ры да шул хак­та сөй­ли: «Йә, ба­тыр егет, син дә азат­тыр бит? Оза­та ки­лә ала­сың!»

Җан­ти­мер дә шу­шы ни­ят­кә кил­гән иде­ме?

— Ә мин кит­мә­дем, ә мин һәр­ва­кыт сез­нең яны­гыз­да! — ди­де алар­га арт­ла­рын­нан Са­бир­җан­ның та­вы­шы.— Нәр­сә бар иде?

Ка­ян ки­леп чык­кан. Ни­чек? Бар­ысын да ише­теп тор­ган? Әйе, ише­теп тор­ган сөй­лә­шү­ләр­не һәм кө­ле­шү­ләр­не мыш­тым Са­бир­җан. Ә Җә­ми­лә сиз­де­рер­гә те­лә­мә­гән­ме, әл­лә юри Җан­ти­мер­не үр­тә­гән­ме? Бо­лар­ны егет кү­ңе­ле уй­лар­га да өл­гер­мә­де, Са­бир­җан­ның сүз­гә-сүз ку­шып дә­вам ит­кән сөй­лә­ме­нә игъ­ти­бар итәр­гә мәҗ­бүр бул­ды.

— Мин па­лат­ка алып ки­те­рәм, по­ход па­лат­ка­сы. Ма­ши­на да мин­нән. Ул ка­дәр ерак юл­га җәяү йө­реп бу­ла­мы­ни?

— ­Бик ях­шы, ча­тыр да, учак та һәм шаш­лык бе­лән эчем­лек тә әзер­лә­нә­чәк ди­мәк. Әм­ма мин...

Җан­ти­мер тот­лы­гып кал­ды. Ерык авы­зы ко­лак­ла­рын­нан бо­рын ас­ты­на җы­е­лып төш­те.

— Нәр­сә мин? Әл­лә ба­ра ал­мый­сың­мы, Җан­ти­мер? — дип со­ра­ды Кад­рия, кү­ре­неп то­ра, егет­нең бу сү­зен­нән аның кә­е­фе кит­кән иде.— Нәр­сә мин?..

— Сез ба­ры­гыз да пар­лы­лар, ә мин ял­гы­зым гы­на бу­ла­чак­мын. Кү­ңел­сез­лек хән­җә­ре йө­рә­гем­не тиш­кә­ләү­дән кур­кам,— ди­де Җан­ти­мер, бо­лай да той­гы­лар­дан ку­ер­ган сүз­ләр­гә ка­ра де­гет өс­тә­гән төс­ле итеп.

Шу­ны гы­на көт­кән­нәр ди­яр­сең, кыз­лар­ның йөз­лә­ре ка­бат бал­кып кит­те. Сөй­лә­шү та­гын үз җае бе­лән ак­ты.

— ­Ни­чек па­рың юк? — ди­де Кад­рия.— Бул­ма­са, та­бар­быз, без­дә кыз­лар бар!

Җә­ми­лә, күз­лә­рен са­гыш­лан­ды­рып, тү­бән ка­ра­ды. Йө­зе буй­лап кай­нар­лык йө­гер­де, тән­нә­ре кал­ты­ра­нып куй­ды, кал­ку күк­рәк­лә­рен, неч­кә би­лен, сы­лу буй-сы­нын тиб­рән­де­реп наз­лы аһ, кү­ңе­ле­нең ти­рән төп­ке­лен­нән чы­гып, яше­рен сер­лә­рен ха­лык­ка бел­де­реп, йө­рәк­ләр­гә ук ке­бек ки­леп ка­дал­ды.

— Ү­зе­мә пар бу­лыр­сың!—ди­де ул, ша­яр­ту тө­се чы­га­рып.— Мин ярыйм­дыр­мы?..

Җан­ти­мер мон­дый ук тәкъ­дим­не көт­мә­гән иде, бә­гы­ре ки­сел­де. Авыз чит­ле­ген­нән тел был­бы­лы чы­гып оч­ты ди­яр­сең, нәр­сә әй­тер­гә дә бел­ми га­зап­лан­ды. Җа­вап­сыз кал­ды­рыр­га да те­лә­мә­де.

— Я­рый, ярый, син дә ярый­сың!— ди­де Җан­ти­мер, Са­бир­җан­га да, баш­ка­ла­ры­на да ише­те­лер­лек итеп.— Ярар­сың әле!

Бу сөй­лә­шү кү­ңел­сез бе­тәр­гә мөм­кин иде. Са­бир­җан та­выш чы­гар­са, Җә­ми­лә үп­кә­лә­сә, бар­лык ни­ят­лә­ре чел­пә­рә­мә ки­леп ва­ты­ла­чак иде­ләр. Әм­ма да лә­кин акыл­лы бән­дә икән үзе. Юк­ка гы­на го­ме­рен инс­ти­тут­та укып үт­кәр­мә­гән, ча­я­лы­гы фай­да ит­кән­дер ин­де. Рә­хәт­лә­неп, кү­ңе­ле бул­ган­чы көл­де Җә­ми­лә, та­гын да ша­яр­тып куй­ды:

— Я­ра­гач бик ях­шы, Җан­ти­мер,— ди­де.

Бию-җыр­дан тор­ган ки­чә тә­мам­лан­ды. Җан­ти­мер, Җә­ми­лә­ләр бе­лән бер чит­тә кө­ле­шә баш­ла­гач, баш­ка­лар мо­ны үз ад­рес­ла­ры­на алып, зал­ны таш­лап ук чык­кан­нар икән. Клуб­та ут­лар сүн­де. Эч­тә­ге яшь­ләр, төр­кем-төр­кем бу­лып, ка­раң­гы һәм ты­ныч кы­на йок­лап ят­кан авыл урам­на­ры­на вә тык­рык­ла­ры­на ке­реп югал­ды­лар, пар­лы­лар кап­ка төп­лә­ре­нә сы­е­нып кал­ды.

Җә­ми­лә бе­лән Кад­ри­я­дән Җан­ти­мер ае­ры­лыр­га те­лә­мә­де, алар янә­шә ба­ру­ла­рын дә­вам ит­тер­де­ләр. Са­бир­җан да мыш­тым маэ­май төс­ле алар­ның ар­тын­нан ияр­де. Юга­ры оч­та «Шах­та кө­е»­нә кем­дер гар­мун тар­тып җи­бәр­де, аның шул­ка­дәр дә ос­та уй­на­вы кү­ңел күз­лә­рен үзе­нә ка­рат­ты. Әм­ма уен­чы бе­раз­дан ты­нып кал­ды. Инеш шау­ла­вы, ва­кыт-ва­кыт кы­на бе­рәр бас­кыч ас­ты кө­чек­нең ләң-ләң итеп куюы, ба­ка­лар­ның та­мак тө­бе бе­лән сай­рау­ла­ры һәм йок­ла­ган җи­рен­нән ада­шып ал­га­ла­ган җил ки­сә­ге­нең агач баш­ла­ры­на ти­еп, ту­пыл­лар­ны ле­пер­дә­тү­ен­нән тыш баш­ка та­выш юк иде. Күр­ше урам­да бе­рәү мо­то­цикл ка­быз­ды, чи­на­тып ки­теп бар­ды. Якын-ти­рә­дә­ге бе­рәр авыл­ның җи­де йө­рәк­ле еге­те без­дән кыз тап­кан­дыр ин­де, шу­ны эз­ләп, кү­ре­шү өчен төш­кән­дер.

Са­бир­җан ия­рә кил­де. Кад­ри­я­нең үз еге­те бү­ген кай­да­дыр кит­кән икән, шу­ңа ул пар­сыз. Аны Җан­ти­мер озат­сын ми­кән­ни?

Кыз­лар, ко­лак ку­е­шып, ни­дер сөй­ләш­те­ләр. Мо­ның нә­ти­җә­се тиз­дән бе­лен­де. Кад­рия Са­бир­җан­ны кул­тык­лап ал­ды, Җан­ти­мер өчен Җә­ми­лә әзер иде. Әй­дә, аң­ла­шы­гыз, асыл егет — сы­лу кыз! Мо­ңа ка­дәр ни­чек ке­нә бул­са да Җә­ми­лә бе­лән ка­лу җа­ен уй­лап баш ка­тыр­ган Җан­ти­мер кө­тел­мә­гән бу уңай­лык­тан юга­лып кал­ды. Са­бир­җан исә Кад­ри­я­не оза­тып ки­лер­гә мәҗ­бүр иде.

— Әй­дә­гез, бер­гә­ләп ба­ра­быз,— ди­де Җан­ти­мер.— Кү­пер аша чы­га­сы­гыз да бар!

Ул ки­рәк­мә­гән сүз әйт­те. Мо­ңа Җә­ми­лә­нең ачуы кил­де.

— Әй­дә­гез,— ди­де Са­бир­җан.

— ­Йөр­мә­гез, ми­не Са­бир­җан оза­та,— ди­де Кад­рия.

Җә­ми­лә бу ва­кыт­та җан дус­ты­на мең рәх­мәт­ле иде.

Әм­ма Җан­ти­мер­нең кил­де­ле-кит­те­ле сөй­лә­ве ге­нә бә­гы­рен кис­те. Ни­чек дип аң­ла­сын ин­де ул аны хә­зер?

— Без кит­тек, оза­там-ки­ләм,— ди­де Са­бир­җан, Кад­рия­не ашык­ты­рып.— Әл­лә син дә ба­ра­сың­мы, Җә­ми­лә? — Ул шик­лә­неп тук­тал­ды һәм бә­гы­ре тү­рен­дә из­ге рә­сем итеп сак­ла­ган җан ки­сә­ген­нән со­ра­ды. Әм­ма кыз:

— Юк-юк, әни соң­га ка­лып йө­рер­гә куш­ма­ды. Мин ке­реп ки­тәм, сау бу­лы­гыз! — дип, кап­ка ба­вы­на ба­рып то­тын­ды.

Са­бир­җан бе­лән Кад­рия тү­бән оч­ка тө­шеп кит­те­ләр, Җан­ти­мер урам ур­та­сын­да то­рып кал­ды. Ни­гә ко­ма­чау­лап йөр­де ин­де ул? Аны бу хәл­гә тө­ше­рү әл­лә кыз­лар­ның хәй­лә­се ге­нә иде­ме?

Кад­рия, шак­тый күр­кәм бул­са да, Җан­ти­мер­гә ошый тор­ган кыз тү­гел. Ә ме­нә Җә­ми­лә, тө­ше­ңә кер­сә, төш­ле­гең­не куз­га­тыр­лык! Са­бир­җан ни­чә ел­лар аның ку­лын үбү өчен ге­нә дә яр­ты җа­нын би­рер­гә әзер бу­лып йө­ри. Ә Җә­ми­лә­не Җан­ти­мер кап­ка тө­бен­дә үк тук­та­та ала иде. Ме­нә бит кы­зык ит­те­ләр. Хә­ер, Са­бир­җан бо­лай да төн йо­кы­сын югалт­кан­дыр ин­де?

Җан­ти­мер үз урам­на­ры­на та­ба бо­рыл­ды. Кө­леп куй­ды һәм эре адым­нар бе­лән ат­лап кит­те. Төн ка­раң­гы, җы­лы, рә­хәт, әм­ма йол­дыз­сыз, җы­лы юр­ган бо­лыт­лы иде.

— Җан-ти-мер! Җан­ти­мер!

Пы­шыл­дап кы­на кем­дер дәш­те. Егет тук­тап кал­ды, та­выш кил­гән як­тан сүз ия­се­нең шәү­лә­сен шәй­ләр­гә ты­рыш­ты.

— Җан­ти­мер!

— Әү? Нәр­сә бул­ды? — дип со­ра­ды егет, дәш­кән ке­ше­нең Җә­ми­лә икән­ле­ген тө­ше­неп.— Нәр­сә бар? Чы­гып сөй­ләш!

Җә­ми­лә кой­ма ар­тын­нан ча­кы­ра икән. Ниш­ләп чык­мый ул, бер-бер хәл бул­ма­ган­дыр бит?

— ­Мин урам як­ка чык­мыйм, без­нең бак­ча ба­шы­на мен, хә­зер ки­леп җи­тәм,— ди­де Җә­ми­лә, ярым кау­ша­ган, әм­ма­ ү­те­неч ту­лы те­ләк та­вы­шы бе­лән.— Хә­зер ки­ләм, Са­бир­җан күр­мә­сен!

Ме­нә си­ңа мә! Аң­ла бу кыз­лар­ны. Нәр­сә ки­рәк ин­де аңа?

— Ярар,— ди­де дә Җан­ти­мер.

Тык­рык­тан ке­реп, бак­ча ба­шы­на мен­де. Еш-еш су­лап, бе­раз­дан Җә­ми­лә дә кү­рен­де һәм ке­че кап­ка­дан арт­ка чык­ты.

— Күл­мә­гем­не пыч­ра­тып бе­тер­дем бу­гай? Ая­гым­ны да кы­чыт­кан чак­ты,— дип зар­лан­ды ул. Әм­ма үзал­ды­на сө­е­неп әй­түе аң­ла­шы­лып то­ра иде..

Җан­ти­мер ни ди­яр­гә дә бел­мә­де. Кыз бо­лай ях­шы сай­рый аңа ошый иде бул­са ки­рәк.

— Ой, бү­ген­ге ки­чә нин­ди ма­тур, нин­ди җы­лы, нин­ди рә­хәт, бик рә­хәт,— ди­де Җә­ми­лә һа­ман да, аяк ки­ем­нә­рен ку­лы­на ­тот­кан хә­лен­дә чык­лы үлән­дә бии-бии бө­те­ре­леп.— Үзе җы­лы, ү­зе рә­хәт...

Җан­ти­мер һа­ман да сүз­сез кал­ды. Ми­нут­ла­ры ила­һи, га­җә­еп ила­һи шул. Ни­чек итеп их­лас­тан тың­лап тор­мый­сың ди?

— ­Җан­ти­мер, әй­дә, бо­лын­нар­дан әй­лә­неп ки­лә­без. Әнә­ ар­гы оч­та яшь­ләр йок­ла­мый, маг­ни­то­фон уй­на­та­лар!..

Җан­ти­мер һа­ман да сүз­сез кал­ды.

— ­Син ми­не, бу нин­ди сә­ер-исәр кыз дип уй­лый­сың­дыр ин­де, ә­йе­ме? Юләр, ди­сең­ме?

Җан­ти­мер та­гын да эн­дәш­мә­де.

— А­лай уй­ла­ма ин­де. Ми­нем бә­хет­ле көн­нә­рем, дип­лом­ ал­дым, Уфа­га эш­кә ки­тәм. Ан­да ни­чек­ләр бу­лыр икән? Кү­ңел­сез тү­гел ми­кән?

Җан­ти­мер һа­ман да сүз­сез иде. Җы­лы һәм якын итеп ке­нә кыз­ны ку­лын­нан тот­ты.

Җә­ми­лә сөй­лә­вен­нән тук­тал­ды. Әм­ма:

— Җан­ти­мер?..— дип ап­ты­рау­лы со­рау би­рер­гә өл­гер­де.

Та­вы­шы сак иде.

— Җә­ми­лә!..

Та­вы­шы наз­лы иде.

— Әү? — дип со­ра­ды кыз, ир­кә та­выш бе­лән.

— Җә­ми­лә, әй­дә...

— Кая?

— Бо­лын­га ба­рыйк, ди­дең!

Алар кит­те. Бу ва­кыт­та күк йө­зе ва­кый­га­лар­ны кү­реп ка­лыр­га дип бо­лыт пәр­дә­сен чак кы­на ача төш­те. Күз сир­пе­гән йол­дыз­лар, авыз­ла­ры ачык хәл­дә оны­ты­лып, сә­ер хәл­дә тү­бән ка­ра­ды­лар. Хәй­ран иде­ләр.

Ай­ның да йө­зе ачыл­ды. Җә­ми­лә бе­лән Җан­ти­мер су бу­ен­да янә­шә уты­ра иде­ләр. Сал­кын­ча җил исеп куй­ды. Таң­ны уя­тыр­га те­ли иде­ме? Ир­тә­рәк бит әле... Әм­ма җил бе­раз­дан та­гын тиб­рә­нә­чәк. Өс­тен­дә­ге җәй­ге курт­ка­сын са­лып, Җан­ти­мер кыз­ның ар­ка­сы­на яп­ты.

— Сал­кын­дыр?..

— Рәх­мәт!..

Шу­н­нан соң алар күп нәр­сә­ләр ха­кын­да сөй­лә­шеп ал­ды­лар. Әм­ма ике­се дә бер үк со­рау­ны бер-бер­се­нә би­рер­гә ба­тыр­чы­лык ит­мә­де­ләр. Югый­сә ул бо­лай бу­лыр­га ти­еш иде:

— Си­нең ярат­кан ке­шең бар­мы?

Яки:

— Си­нең ке­бек гү­зәл зат­ның ак­кош­тай па­ры бар­дыр ин­де?

Таң ал­дын­нан бу­ла тор­ган эң­гер җә­ел­де. Бе­рен­че кү­ре­шү-оза­ты­шу өчен бу ка­дәр со­ңа­ру­ның ита­гать­не бо­зу икән­ле­ген Җә­ми­лә аң­лый иде.

— Мин кай­там ин­де, өй­гә ке­рер­гә ва­кыт,— ди­де ул, әм­ма Җан­ти­мер­нең әтәч ти­ре­се­дәй юка курт­ка­сын өс­тен­нән сал­ма­ды.

Алар, ты­ныч адым­нар бе­лән ки­лә-ки­лә, кап­ка тө­бе­нә җит­те­ләр. Кыз, егет­кә та­ба бо­ры­лып, нәкъ ал­ды­на тук­та­ды да:

— Мин ке­рәм ин­де,— ди­де, ты­ныч­лы­гын югал­тып.

Бу ва­кыт­та Җан­ти­мер­нең әр­сез ку­лы кап­ка ба­вын тар­тып, ачы­лып кит­сен­гә әзер­ләп куй­ган иде ин­де.

— Ярар, ке­рер­сең,— ди­де ул, ачы­ла бар­ган кап­ка­ны то­тып.— Әм­ма бер сү­зем бар. Син си­хер­ле бер кә­ли­мә әй­тер­гә ти­еш­сең!

— Нин­ди кә­ли­мә ул, Җан­ти­мер? — ди­де Җә­ми­лә, аң­ла­мый­ча ка­лып.

Җа­вап һәр­хәл­дә гү­зәл ро­ман­нар­да­гы­ча бу­лыр­га ти­еш иде: «Ир­тә­гә чы­гар­сың­мы?.. Мин си­не кө­тәр­мен!»

Җан­ти­мер ки­тап те­лен бо­лай да ях­шы бе­лә, әм­ма ка­бат­ла­ныр­га те­лә­мә­де, әйт­те дә куй­ды:

— Я­ра­там, ди­ген, ке­рер­сең!

Кыз кау­ша­ды. Тә­не буй­лап рә­хәт­лек йө­гер­де.

— Яра­там, ди­ген, ке­рер­сең,— ди­де та­гын да Җан­ти­мер, со­рап ал­ган ке­ше төс­ле шарт ку­еп.

— Юк! — ди­де Җә­ми­лә.

— Ди­мәк, кер­ми­сең? — Җан­ти­мер гү­я­ки ал­дан ук шу­шы җа­вап­ны кө­теп тор­ган иде.

— Мин алай әйт­мә­дем,— ди­де кыз, бер дә юк­тан оя­лып.

Җан­ти­мер­нең әр­сез­ле­ге­нә кар­шы усал сүз дә ыч­кын­ды­рыр­га ха­кы бар иде аның. Әм­ма һа­ман оя­лу­да бул­ды:

— Мин алай дип әйт­мә­дем, Җан­ти­мер!

— Әйт­мә­дең? Ә нәр­сә ди­дең? Яра­там ди­дең­ме? Йә-йә!

Бу ин­де чын мәгъ­нә­сен­дә оят­сыз­лык иде. Әм­ма кыз­ның үл­чәү тә­лин­кә­лә­ре ва­тыл­ган ми­нут шул бу.

— Яра­там,— ди­де ул. Әйт­те һәм үз сү­зен­нән үзе та­гын да ныг­рак оял­ды.— Ке­рим ин­де?..

— Та­гын әйт,— дип әр­сез­лән­де егет.

— Мин си­не яра­там,— ди­де Җә­ми­лә. Бу юлы­ кау­ша­вы уз­ган иде ин­де.— Ке­рим ин­де!

—Ышан­ма­дым, та­гын әйт. Ан­нан соң ке­рер­сең. Ха­кый­кать бул­сын өчен сүз­нең өч кат ка­бат­ла­нуы шарт, өч дә­лил ке­бек аң­ла­шы­лыр.

— Мин си­не яра­там, Җан­ти­мер,— ди­де кыз.

Әл­лә уй­ный, әл­лә чы­нын сөй­ли иде. Егет тә­мам ко­е­лып төш­те. Нәр­сә өчен уй­нап ма­таш­ты соң ул? Әгәр дә Җә­ми­лә дө­ре­сен әйт­сә? Әгәр дә яра­туы хак бул­са, ул ва­кыт­та нәр­сә эш­ләр­сең соң?

Җан­ти­мер­нең кул­ла­ры җы­ел­ды, кап­ка ба­вы буш кал­ды, кыз­га юл ачык иде.

— Сау бул!—ди­де дә Җә­ми­лә өй­лә­ре­нә ке­реп йө­гер­де.

— Сау бул,— дип оза­тып кал­ды Җан­ти­мер,— сау бул!

Үзал­ды­на кө­леп куй­ды ул. Чөн­ки сөй­лә­шү­нең бо­лай ук йө­рә­ге фай­да­сы­на бу­ла­сын көт­мә­гән иде. Кем бит әле, үзе, Җә­ми­лә, бе­рен­че оза­ту­дан ук авыз ту­ты­рып: «Мин си­не яра­там!» — ди­де, Җан­ти­мер­нең йө­рә­ген куз­гат­ты, бә­гырь үзә­ге­нә мә­хәб­бәт гөл­чә­чә­ге­нең кай­нар оч­лы энә­сен ки­те­реп ка­да­ды. Егет үз өй­лә­ре­нә та­ба юнәл­де. Авыл ир­тән­ге тын­лык­ка чум­ган, ба­ры тик таң әтәч­лә­ре ге­нә та­выш би­рә, хәт­та маэ­май­лар да та­лып йок­лый иде­ләр.

Буш урам­да Җан­ти­мер­нең авыр аяк та­выш­ла­ры үза­ра сөй­лә­шә­ләр ке­бек иде: «Сөй­гә­нең­не тап­тың­мы, егет? Сөй­гә­нең­не тап­тың­мы, егет?» Ә ул чын­нан да сөй­гә­нен тап­кан иде. Ир­тә­гә­ге көн, юк ин­де, бү­ген­ге көн та­гын нин­ди яңа­лык алып ки­лер? Ке­ше көл­ке­се­нә кал­ды­рыр­мы, әл­лә ин­де йол­дыз­лар­га ка­дәр чө­яр­ме егет­нең кү­ңе­лен?

Ә йол­дыз­лар сү­неп бет­кән­нәр, ба­ры тик ара­дан бер­се ге­нә, таң йол­ды­зы Чул­пан гы­на кы­за­рып яна иде.

Бу көн­не Җан­ти­мер ва­кыт­ның ни­чек озын һәм озак су­зыл­га­ны­на ап­ты­рап бет­те. Шаш­лык­ка ит тә, үз ягын­нан бе­раз шә­раб вә хә­мер дә әзер­ләп куй­ды. Ан­нан тыш ни­ка­дәр эш­ләр­не баш­ка­рып таш­ла­ды. Ары­ма­ды-тал­чык­ма­ды. Әм­ма ва­кыт ди­гә­не һа­ман да сөй­рә­леп ке­нә ат­лый бир­де.

Көн кич­кә авыш­кан­да, Җан­ти­мер тә­мам за­ры­гып бет­кән иде. Юк сә­бәп­не бар итеп, Җә­ми­лә­ләр ту­рын­нан әй­лә­неп ке­нә ки­лер­гә бер­ни­чә тап­кыр ни­ят тә кы­лып ка­ра­ды. Хис­лә­ре аны аш­кын­ды­ра иде.

Җә­ми­лә, мес­ке­нем, урам юл­дан егет-кыр­кын кү­ре­нү бе­лән, тә­рә­зә­дән-тә­рә­зә­гә йөр­де, га­җиз­лән­де юк­ка. Ә егет ки­сә­ге, Җан­ти­ме­ре, уз­ма­ды гы­на шул, уз­ма­ды. Ап­ты­ра­гач, ар­гы оч­ның чиш­мә суы ях­шы ди­гән сә­бәп бе­лән чи­ләк­лә­рен яшел кө­ян­тә­се­нә элеп, поч­та бу­ен да әй­лә­неп кил­де Җә­ми­лә. Әм­ма кү­рер­гә те­лә­гән ке­ше­се оч­ра­ма­ды, чи­ләк­лә­рен кат-кат юып-чай­кап азап­ла­нып бет­кәч ке­нә кай­тыр юл­га чык­ты һәм су бу­ен­да утын ва­тып ят­кан кай­нар Җан­ти­мер­не шәй­ләп ал­ды, кү­ңе­ле­нә эс­се кап­ты, тә­не ут бул­ды, җил­кә­сен­нән кө­ян­тә­се бе­лән бер­гә чи­ләк­лә­ре чак кы­на тө­шеп кит­мә­де­ләр.

Кич ин­де. Са­бир­җан, йөк ма­ши­на­сы әр­җә­се­нә утыр­гыч­лар җай­лап, ча­тыр һәм баш­ка ки­рәк-ярак­лар­ны са­лып, бил­ге­лән­гән урын­га ки­леп тук­та­ды. Кад­рия бе­лән Җә­ми­лә ин­де шун­да иде­ләр.

Кад­ри­я­нең еге­те Ти­мер­га­ли «Иж» мо­то­цик­лы бе­лән Са­бир­җан ал­дын­нан гы­на ки­леп җит­те. Ул — күр­ше авыл еге­те. Күп­тән бу ти­рә­дә чу­а­ла. Сөй­ләү­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, уң­ган егет, бик тә уң­ган, ди­ләр үзен, ки­леш-кил­бәт тә ях­шы. Әм­ма сал­га­лар­га яра­та икән. Шу­лай да хо­лык­сыз тү­гел, ди. Кад­ри­я­се үлеп сөя үзен. Мә­гә­ре бү­ген өй­лә­нәм ди­сә, кар­шы да кил­мә­я­чәк, тик ме­нә егет ке­нә ашык­тыр­мый. Кыз­ның кап­ка төп­лә­рен­дә кун­са ку­на, әм­ма бе­раз са­быр итә әле­гә. Үзен­нән баш­ка­га Кад­ри­я­не ка­рат­ма­я­чак.

Са­бир­җан яшь­ләр­не ку­зов­ка утырт­ты, Җә­ми­лә­не үз яны­на ал­мак­чы иде, тың­ла­ма­ды җан ки­сә­ге, өс­тә, баш­ка­лар янын­да урын тап­ты. Та­гын да ике кап­ка тө­бе­нә тук­та­лып, бер­ни­чә ке­ше­не ал­ды­лар. Җан­ти­мер­гә дә чи­рат җит­те. Ул, көт­мә­гән ке­бек, эш бе­лән мәш­гуль бу­лып ма­та­ша иде. Әти­се дә, эне­се дә шун­да иде­ләр.

Сиг­нал бир­де­ләр. Җан­ти­мер үзен эз­ләп ки­лү­лә­рен, ашык­ты­ру­ла­рын аң­лап, ал­дан хәс­тә­рен кү­реп куй­ган әй­бер­лә­рен кә­газь тарт­ма­да алып чык­ты да ку­зов­та­гы­лар­га тап­шыр­ды:

— Ват­ма­гыз!

Җан­ти­мер­нең ки­ем алыш­тыр­га­нын чак кы­на кө­теп то­рыр­га ту­ры кил­де.

Куз­гал­ды­лар. Кыз­лар-егет­ләр җыр­лап җи­бәр­де. Ко­яш ба­еп ма­та­ша. Ма­ши­на эл­дер­тә ге­нә. Ан­да, ба­рыр юл­да Җи­де­гән чиш­мә һәм сер­ле ур­ман кө­тә.

Җан­ти­мер җыр­га ку­шыл­ма­ды. Ә Җә­ми­лә исә, аңа да ка­ра­мас­тан, сө­ен­де-шат­лан­ды. Бик ях­шы, шу­лай ки­рәк, бү­ген аның бәй­рә­ме.

Җи­де­гән чиш­мә чын­нан да ма­тур җир­дә икән. Аның бер ягын­да — сы­лу ка­ен­лык, икен­че ба­шын­да — юкә­лек, хәт­та аз гы­на шо­мырт агач­ла­ры да бар.

Егет­ләр, ка­раң­гы­лык иң­гән­че дип, җә­һәт­рәк па­лат­ка-ча­тыр­ны ко­ра баш­ла­ды­лар. Җан­ти­мер, ко­ры-са­ры утын җый­наш­ты­рып, учак тер­гез­де. Шаш­лык хә­зер­ләү эше­нә җи­тәк­че­лек­не Ти­мер­га­ли үз ку­лы­на ал­ды. Бар да җи­теш­кән­че, кыз­лар, ашъя­у­лык җә­еп, та­бын җәй­де­ләр. Тас­ма­лар­дан төр­ле як­лар­га дәрт­ле вә мә­хәб­бәт са­ми­ми­я­те­нең моң­лы көй­лә­ре агы­ла бир­де.

— Е­гет­ләр, өс­тәл әзер, мәҗ­лес­не баш­лый­быз,— ди­де Кад­рия, һәм­мә­сен дә үз яны­на дә­шеп.

Җә­ми­лә аның кы­ры­на тез­лән­де. Са­бир­җан да алар ти­рә­сен­нән урын тап­ты, ян бе­лән ят­ты. Ти­мер­га­ли үз җа­на­шы Кад­ри­я­нең икен­че ягын­нан җай­лан­ды. Җан­ти­мер өчен ба­ры­бер иде. Җә­ми­лә буш тү­гел, Са­бир­җан мон­да. Шун­лык­тан урын­ны кар­шы як­тан сай­ла­ды. Әм­ма ул да баш­ка­лар бе­лән ти­гез сый­лан­ды. Бер утыр­гач, мәҗ­лес бер­дәм дә­вам ит­те. Кай­бер пар­лы­лар бе­раз­га гы­на бул­са да учак янын таш­лап, ка­раң­гы юл­лар­дан йө­реп кил­гә­лә­де­ләр. Әм­ма озак­ка юга­лу­чы­лар­ның бар­лы­гы-юк­лы­гы си­зел­мә­де. Җә­ми­лә­не Са­бир­җан Җи­де­гән чиш­мә та­ра­фы­на дә­шеп ка­ра­ды. Әм­ма кыз аңа ияр­мә­де, мин кит­сәм, мәҗ­лес тар­ка­лыр, аң­ла ин­де, ди­де­ме? Ә Җан­ти­мер баш­ка нәр­сә­не тө­шен­де, ко­ма­чау­лый иде ул алар­га. Ча­тыр эче­нә ке­реп, поч­мак­ка сең­де. Хә­зер Җә­ми­лә дә Са­бир­җа­ны бе­лән йө­реп ки­лә ала дип уй­ла­ды ул үз ал­ды­на, ни­гә ара­ла­ры­на ке­рер­гә?

Ча­тыр­ның хәй­лә­се бар икән. Яшь пар­лар мон­да ке­рә­ләр дә тә­гә­рә­шеп үбе­шә­ләр. Бе­рен­че­ләр бу­лып Кад­рия бе­лән Ти­мер­га­ли эч­кә үт­те­ләр, ишек­не бәй­ләш­те­реп куй­ды­лар һәм, ир­кә­лә­нә-сө­е­шә үбеш уе­нын баш­лап, бер-бер­се­нең дәрт ту­лып җит­лек­кән ирен һәм ияк ас­ла­рын­нан мә­хәб­бәт­нең пеш­кән ал­ма­сын аша­ды­лар. Шу­лай шак­тый гы­на сөю-сә­га­дәт­нең на­зын вә ямен-тә­мен та­ты­ган чак­ла­рын­да ча­тыр ише­ге­нә Са­бир­җан ки­леп, аны чи­шеп җи­бәр­де. «Хә­зер Җә­ми­лә бе­лән аның чи­ра­ты­дыр ин­де?»— дип уй­ла­ды Җан­ти­мер, пос­кан җи­рен­дә мыш­тым гы­на пе­си ке­бек күз­ләп.

Са­бир­җан ял­гы­зы кер­де. Кад­рия бе­лән Ти­мер­га­ли­гә тап бу­лып:

— ­Җә­ми­лә­не дә ча­кы­ры­гыз әле? — дип үтен­де.— Си­не эз­ли ул, Кад­рия, кая кит­те икән, ди.

Егет­нең то­за­гы иде­ме бу, әл­лә ин­де чын­нан да шу­лай­мы? Хә­ер, мо­ның ни әһә­ми­я­те бар?

Кад­рия шун­да ук Җә­ми­лә­не ча­кы­ра баш­ла­ды:

— ­Мин мон­да, ча­тыр эчен­дә, Җә­ми­лә, кил!— ди­де ул.

Җә­ми­лә якын­да гы­на икән. Ул да кер­де. Аның уры­ны Са­бир­җан бе­лән Җан­ти­мер ара­сы­на ту­ры кил­де.

— Мон­да кем­нәр бар соң? — дип со­ра­ды ул, бор­чыл­ган та­выш бе­лән.

— Мин, Ти­мер­га­ли, Са­бир­җан,— ди­де аңа җа­ва­бын­да Кад­рия.

— Җан­ти­мер дә мон­да кер­гән иде тү­гел­ме? — дип со­рап куй­ды Җә­ми­лә.— Кай­да икән ул? Бер дә якын-ти­рә­дә кү­рен­ми, бе­рәр­се бе­лән­ме әл­лә?

— Сә­ви­я­ләр бе­лән­дер, алар бе­лән кит­те бу­гай,— ди­де Са­бир­җан, бел­гән ке­ше ши­кел­ле.— Әйт­тем бит ин­де! Арт­ла­рын­нан кү­реп кал­дым. Си­ңа нәр­сә­гә ки­рәк ин­де ул?

— Юк, бо­лай гы­на со­ра­вым иде,— ди­де Җә­ми­лә, бор­чыл­ган та­вы­шы бе­лән.— Бо­лай гы­на... Са­бир­җан, тик ке­нә утыр әле!

— Җан­ти­мер бе­лән ми­нем сөй­лә­шә­сем бар иде,— ди­гән бул­ды Ти­мер­га­ли, сә­бәп тап­ка­нын сиз­дер­ми­чә, уры­нын­нан куз­га­лып.

— Нәр­сә ха­кын­да? — дип со­ра­ды шун­да Җан­ти­мер, ба­ры­сын да хәй­ран­га кал­ды­рып.

— Абау, мон­да ке­ше бар икән! — дип ку­рык­ты Кад­рия.— Йө­рә­гем­не куз­гат­тың!

Җә­ми­лә ка­раң­гы­га та­ба ку­лын суз­ды, бар­мак­ла­ры Җан­ти­мер­нең ба­шы­на ту­ры кил­де. Шун­да, фор­сат­тан фай­да­ла­нып, ир­кә­ли­се ит­те. Сә­ви­я­ләр бе­лән кит­те ди­гән бу­ла­лар та­гын, ме­нә ул, мон­да икән!

— Аһ ас­тыр­тын,— ди­де Кад­рия,— аһ ас­тыр­тын! Тың­ла­нып кы­на ята­сың мон­да, пе­си ке­бек!

— Ярар, ят­мыйм,— дип, Җан­ти­мер ча­тыр­дан чы­гар­га кү­тә­рел­де. Кем­дер ча­бу­ын­нан ты­еп кал­мак­чы иде, әм­ма егет аңа буй­сын­ма­ды. Кад­ри­я­дән та­гын әл­лә ни­ләр ише­тер йә?..






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных