ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Кайнаналар посып ята 16 страницаҖәмилә дә үзен Җантимергә багышларга әзер иде бугай? Әмма егет тәвәккәл түгел. Нидер көтә. Аңа инде ир кеше була белергә кирәк. Ә ул ашыкмый. Юкса кочакласын Җәмиләсен, үбешсеннәр. Тәннәре тәнгә сеңгәнче, иреннәре иреннәренә күченгәнче. Инде икенче көне түгелме соң? Юньле-башлы серләшеп утырганнары да юк. Әле берсе уңга китә, әле икенчесе сулга, дигәндәй. Болай ярыймы инде? Укуын ташлап, дусларын онытып монда ашкынды бит ул. Бер күрешүгә зар булып, бер сөйләшүне гомере дәрәҗәсенә күреп. Эһ, Җантимер, Җантимер! Җәмиләнең күңелендә туган шикләнүләрен егетнең үз-үзен тотышы тагын да куәтли төсле иде. «Җантимер минем белән ялгызы гына калырга, бар дөньясын онытып сөйләшергә теләми бугай? Оныткан. Мин кирәкмимдер аңа. Юкны бар итеп кенә килгән ул монда»,— дип тә уйлый ала иде кыз, егетнең һаман уйчан йөрүенә һәрдаим игътибар юнәлтеп, болардан үзенчә нәтиҗә чыгарып була бит! «Кадрия дәрес язган, синең җанда — синеке, синнән киткәч — җеннеке,— дигән.— Күңеле башкада аның, бүтән берәү хакында уйлый ул!» Болай фикерләве белән кыз ялгыша иде әлбәттә, үзен бутый гына иде. Җәмиләнең күзгә туры карап соравыннан Җантимер югалып калды, Сәлимә белән дуслык вакыйгасы шушылай кирәкмәгән урында калкып чыгасын башына да китермәгән иде ул. Тотылды егет. Тотылды гынамы соң, капты, бик яхшы капты. Хәзер нәрсә дип акланыр инде ул? Җантимер эндәшмәде. Моны Җәмилә үзенчә аңлады. Ачуы чиктән узды һәм ул әйтеп ташлады: — Сез барыгыз да юләрләр. Нигә миңа гына шушындый ахмаклар туры килә икән? Сине башка төрле дип уйлаган идем, Сибгать кебек түгелдер дигән идем. Шундый ук икәнсең! Җәмиләнең Сибгать исемле егете дә булганлыгын яки барлыгын Җантимернең ишеткәне юк иде. Кем ул? Кыз бу исемгә аеруча зур мәгънә бирде, басым ясап узды бит. Шунлыктан Җантимер сорамыйча да булдыра алмады: — Кем сон ул Сибгать? Җәмилә дә егетнең белешүләреннән агарынды-борчылды. Бу халәте ачу катыш иде. Шунлыктан атылып бәрелердәй булды һәм әйтеп үк бирде: — Хатта аның хакында язган идем инде. Авыл хуҗалыгы институтында укый дип. Шул инде — Сибгать. Мин Әлмәттә укыганда, интернат мәктәптә, беләсеңдер, шул вакытлардан бирле йөри инде ул минем артымнан. Җантимер болар хакында хатта укыган булса да күптән оныткан, Җәмилә аны юри үчекләр өчен генә язган дип уйлаган иде дә, ялгышканын аңлады. Кызның күңелендә икән бу бәндә, югыйсә исенә дә төшереп тормас иде ул аны. Шунлыктан болар барысы да егет колагына әле хәзер генә билгеле булган яңалык кебек ишетелде. Дөрес, Җәмиләнең Әлмәт мәктәбендә кайчандыр укыганлыгын да белми иде ул. Чөнки бу кыз белән авылдашлар булсалар да, элегрәк һичвакыт кызыксынмады, аның хакында мәгълүматлар җыйнамады. Егетләр белән йөргән-йөрмәгәнен дә белми иде. Гүяки Җәмилә бары тик аның өчен генә туган, аның өчен генә үскән. Сибгать диген, ә? Нинди бәндә икән инде ул? Җәмилә кебек Җәмилә артыннан яшьли гыйшык тотып йөргән икән, андый-мондый гына кеше булырга тиеш түгел! Ә кыз аңа үзе ничек карый соң? Яратамы? Яратмаганын белдергән төсле дә кебек. Әмма ни өчен хәтереннән чыгарып ташламый? Онытырга кирәк иде аны күптән, мәгәрем ки яратмый икән! Ничек була инде ул, үзе яратмыйм мин аны, ди, үзе һаман исенә төшерә, аның белән чагыштыра? Юк, аларның араларында нидер бар яки булган. Сәбәпсездән кыз кеше ир-егетне шул рәвештә бәяләмәс иде! Идеалы түгел идеме? Җантимер тагын сорау бирмичә кала алмады: — Ни өчен аның хакында чирканып кына әйтәсең, Җәмилә? Ярата торгандыр бит ул үзеңне? — Беләм, ярата. Әмма юләр ул, бозау. Аның яратуы гына җитми шул. Хисләребез аваздаш булырга тиеш! Үзенә гыйшкы төшкән кешене Җәмиләнең шулай бәяләве Җантимерне шикләндерде. Күңелсез күренеш иде бу. Гашыйк кешене!.. Ничек мөмкин? Ничек мөмкин күңелендәге бөек хискә үзен корбан итүчене шушылай түбәнсетү? Ләйлә өчен Мәҗнүн акылыннан язган, Таһирга була Зөһрә үз-үзен үтергән! — Җәмилә, үзеңне яраткан кешедән алай көләргә ярамый. Бәлки, ул синең бәхетеңдер!— дип борчылды Җантимер, бу вакытта гүяки үзе хакында да, чын йөрәктән шушы кызны ярсып яратуы турында да онытып. Әйе, онытып. Гашыйклар үзләренең мәхәббәтләрен оныта алсалар, алар мәгъшуклар хисабыннан түгел инде. Димәк син, Җантимер, мәхәббәт ялкынында чын йөрәктән көймисең әлегә, ярата белмисең! Әгәр дә ярың: «Мин ул егетне сөймим, күңелемдә син генә!» — дип әйткән икән, нигә ул вакытта аңа: «Син ул егетне дә хөрмәт ит, мине дә ярат!» — дигән таләпне куясың? Синең ул сүзләрең, хәтта чын күңелдән булсалар да, ахмак кешенекеләр! Каян килгән Мәхәббәт алиһәсе, каян килгән Сөю-сәгадәт сакчысы? Бу синең эшең түгел! Әмма Җантимернең башына ул уйлар кереп тә карамадылар. Егет, киресенчә, үзен Сибгать урынында кебек хис итә башлады, шунлыктан аны яклый иде. — Үзеңне яраткан кешене алай юкка чыгарып ташларга ярамый, Җәмилә,— диде ул, юләр сүзләрен кабатлап. Матур әдәбият укып, китап белән җенләнеп, гуманистка әйләнеп беткән ахмак бер юләр икәнсең бит син, һай, егет! — Аның мәхәббәте ничә еллар сыналган, ул сине ярата, димәк бәхетле итә ала...— дип, Җантимер саташкандай сөйли бирде. Хак сүзләрнең шушылай сару кайнаткыч, мәгънәсез булуын Җәмиләнең гомерендә беренче тапкыр тоюыдыр бүген? Юк, Җантимер ялган сөйли, аның мөгаен: «Мин сине яратам, бары тик сине генә яратам, син дә мине генә сөй, ул егетне күңелеңнән генә түгел, башыңнан ук чыгарып ташла, исеңә дә төшермә! Син минеке генә булырга тиеш, башкага карарга хакың юк!» — диясе киләдер, юри, сынар өчен генә суфиланып маташадыр? Кыз шулай уйларга тиеш тә булгандыр?.. Ярата шул ул Җантимерне! Ярата! Хәтта ахмак сүзләрен дә гафу итә алачак түгелме? — Син мине яратасыңдыр бит, Җантимер? — дип сорады Җәмилә, егетне эзгә кертергә теләп. — Яратам!— диде Җантимер, хисләрен яшерә алмыйча. —Яраткач, нигә алай сөйлисең? — диде кыз, үпкәләп. Алар бу сөйләшү вакытында Җәмиләнең бүлмәсендә иделәр. Кыз тәрәзә янында басып тора. Карашлары еракка, зәңгәр күк йөзенә текәлгән. Бу куе зәңгәрлек аның күңелен тагын да тутырып җибәрде. Җантимер һаман үз фәлсәфәсен такылдый бирде. Җәмилә аны тыңламый иде инде. Күз алдына Сибгатьне китерде. Җәмилә өчен утларга керергә әзер булган ул егетнең төнге сәгать өчләрдә исерек килеш Казанның бер почмагыннан икенчесенә кадәр ашкынып килүләрен, тулай торакны аякка бастырып, тавыш-гауга чыгарып уятуларын, икенче көнне сәгатьләр буе гафу үтенеп аптыратуларын исенә төшерде. Бозау гынамы соң, мунчала иде Сибгате. Ә монысы кем инде тагын? Йөрешеннән, үз-үзен тотышыннан чыгып кына һичкемне дә бәяләп булмый икән шул. Җантимер, азамат егет, күпләрнең төшләренә кереп саташтырган асыл зат бу сөйләшүдә мәхәббәттән башы әйләнгән бер дивана кебек иде түгелме? Әллә соң барлык егетләр дә шуның рәвешлеләрме, ахмаклармы? — Сибгать ниндирәк егет ул? — дип, кат-кат сорап маташкан Җантимернең сүзләреннән Җәмилә айнып китте. — Синең кебек. Шулкадәр бер-берегезгә охшасагыз охшарсыз икән! — дип әйтте дә салды кыз, аптырап та тормастан. Аның өчен хәзер барыбер иде, үпкәләсә үпкәләсен, аның эше. Эһ, егет! Ә бәлки Җәмилә ул да синең кебек миңа диваналарча гашыйк дияргә теләгәндер? Җантимер чыннан да ахмакланган кешене хәтерләтә иде. Аның табигый хасиятеннән килгән рухи зыялылыгы романнарда сурәтләнгән затлы каһарманнарның фәлсәфәсе белән тагын да юкартылган һәм тормыш таләпләреннән читләшкән ахрысы. Мәгәрем ки ул ат караучы, яки шофер икән, техник, яисә финансист-экономист белемле булса, гади кешеләр төсле үк дөньяны аңлар, карашлары да аларныкыннан әллә ни аермалы кебек күренмәс иде. Ә ул әдәбият белән җенләнгән, шигърият белән шашкан егет шул. Болардан беразга аерылып торганда әнә үзен ничек тотты! Үз бәхете өчен көрәшүче кебек хәтеренә кереп калган иде Җәмиләнең, ә хәзер Сибгать өчен кайгыра бу дивана! Сүзләреннән туктый белмәсә дә белмәс икән! — Ул сине яратса, аны юкка чыгарып ташларга кирәкми, Җәмилә,— дип тора, юләр сатып... — Җитте сиңа, булды, ишеттем!— дип, кинәт кизәнеп яңагына суккандай әйтте Җәмилә. Күзләреннән кайнар яшьләре атылып чыкты һәм ул, мендәргә капланып елый башлады: — Юләр, юләр, юләр!.. Мәхәббәттән кешеләр мәҗнүн-диванага әверелә, диләр. Шуны да белмимени Җәмилә? Егетенең юләр кебек тоелуы аңа аның яратуын мең кат ачык һәм төгәл итеп дәлилли түгелмени? Менә бит үз күзләре белән күреп, колаклары белән ишетеп, акылы белән аңлап тора Җантимернең хәлен! Нинди шик калырга мөмкин? Бу егет синең өчен туган бит, һай бәхетле туташ! Җантимер исә нәрсә әйтергә, ярын ничек юатырга белмәде. Шулай да Җәмиләнең янына утырды, башыннан сыйпады, аркасына кулы тиеп узды, ирлеге уянды, ахмак фәлсәфәсе канат белән сыпыргандай юкка чыкты һәм кызга якынайганнан якынайды. — Мин сине яратам, мин сине беркемгә дә бирмим, хәтта миннән артыграк яратсалар да бирмим! Син минеке генә булырга тиеш! Син — минеке! Минеке булырга тиеш!— дип, үзе дә белмәстән, Җәмиләгә кирәкле акыллы сүзләрне сөйли башлады ул. Кыз менә шушыны көтә иде. Аны нәкъ менә шушы сүзләр, шушы наз гына юата ала. Аңа шушындый үлеп гашыйк булган әрсез Җантимер кирәк, үле фәлсәфә иясе акыллы баш Җантимер түгел. Кыз елаудан туктады. Егетенең кочагына кереп, рәхәттә эрүдән сәгадәт тапты. Бар дөньяны, әхлагын-мәсләген онытасы килде. Җантимердән тәвәккәллек теләде, иреннәреннән иреннәре гүяки бал җыйды, акылы исәрләнде. Күк зәңгәр, зәп-зәңгәр иде. Әбиләр чуагының салкын сары кояшы бөтен дөньяны алтынга мана, катлы-катлы шәһәр йортларын сыйпый, хәтта аларга да көз буяуларын иңдерә төсле иде. Җәмилә үз буена күз салды. Җантимернең сынын карашлары белән бәяләп узды. Егетнең киң җилкәләре, ныклы беләкләре һәм күкрәкләре тормышта ныклы терәк булачагын сөйли иделәр. Алар ярым шәрә калдылар. Бу — Җантимернең эше. Җәмиләне кочагында һәм назлы иреннәрендә эретте, җилкәләрен-кулларын, күкрәкләрен-билләрен үпте, әмма кендектән түбән аңа юл бикле иде. Егет адашты, максатына ашыкты, әмма кыз айныды, кичектерә белде. Алай гына булмый әле ул! — Җәмилә, мин сине яратам,— дип пышылдады егет, үбешүдән һәм кочаклашудан инде җан канәгатьлеге вә тынычлык табып. — Мин дә сине яратам,— диде Җәмилә, сихри мәхәббәт дөньясының илаһи канунына туры китереп, җаны кушканча сөйләп.— Яратам шул, Җантимер, яратам! — Бул минеке! — диде егет. — Мин — синеке,— диде кыз,— әмма әлегә бөтенләй үк түгел. Үпкәләмә! — Ярар, Җәмиләм... Менә бу — чын гашыйклар сөйләшүе иде кыз фикеренчә. Бу чыннан да дөрес сөешү иде. Алар бер-берсенә соклана-соклана киенделәр, тагын кочаклашып утырдылар. Шулай рәхәт иде. Кыз тагын егеткә үрелде, егет — кызга, уен кабат башланам дигәндә, Җәмиләнең иптәш кызы ишеккә килеп, аларны чәйгә чакырдылар. Җантимер Казанга мәхәббәт хисләре белән тагын да баеп кайтты. Аны Җәмиләсе ярата, ул — Җәмиләне! Икесе дә пар килгәннәр, бәхетлеләр. Моны тою, белеп тору бик рәхәт, бик тә, бик тә рәхәт. Шушы сәгадәт эчендә яшисе дә яшисе инде хәзер. Җантимерне дуслары югалтып торганнар икән. Беренчеләрдән булып Хәлимә очрады егеткә. Бераз үпкәләбрәк йөргән кызны алыштырганнар да куйганнар диярсең, авызын ерып, үзе килеп күреште: — О-о, Җантимер!— диде ул, кыланып.— Авылга, әниең янына бәрәңге алышырга кайтып килдеңме әллә? Сине югалткан идек!.. Ул шулай сөйләде дә сөйләде. Бу атнада, ял көне, җәйне озату бәйрәмен ясап алганнар икән. Биектау ягына нарат урманына барып, чатырлар корып, таганнар асып кичләгәннәр дуслары: — Синең артыңнан да биш тапкыр әйләнгәнмендер. Кызганыч, китеп баргансың. Күршең Хафиз әйтмәгән булса, белмәс тә идем... Бик кызык, рәхәтлек. Ул һава, ул табигать, ул җыр-бию. Күңелле булды. Ә син бәрәңге алып, әти-әниеңә булышып килдең инде. Анысы да ярый!.. Хәлимә шулай сөйләнә-сөйләнә, Җантимергә сылана ук башлады. Аннан соң тагын һәм тагын да матурлап-чуклап, ваклап-ваклап күп нәрсәләр хакын Җантимер бик яхшы белә иде: Хәлимә аралашучан кыз, шау-шулы мәҗлесләрне ярата, гел үзәктә була. Димәк аның бәхете дә ул кичәдә чәчәк аткан һәм аңа сокланучылар да үзләренең хисләрен яшерә алмаганнар. Болай ук шат күңелле булмас иде. — Ул Гыйльми Шәрип менә егет ичмасам! Ул җырлый, ул җырлый. Урманнар яңгырап торды. Тирә-яктан башка студентлар да җыелыштылар. Озак утырдык. Җырлап таң аттырдык. Аннан соң гына йокладык, тулай торакка кайткач. Икенче көнне генә уянганмын,— дип, тагын әллә ниләр сөйләп бетерде. Гыйльми Шәрипнең үзенә бәйләнүләрен дә, озата кайтуларын, тагын килергә вәгъдә бирүләрен дә онытмады. Аның бу сүзләре, беләдерме, Җантимерне сөендерәләр генә. Димәк шул: килер көннәрнең берендә Хәлимәнең сагыз кебек ябышуыннан котылачак икән әле ул. — Яхшы булган,— дип куйды Җантимер, кызга ишетелерлек итеп. — Яхшы булган?.. Алар торакка җитеп килә иделәр. Юлда берничә танышлары очрап, сәлам дә алыштылар. Бусагага якынайдылар. Хәлимә һаман да Җантимернең беләгеннән кысып кочкан хәлендә килә иде. — Хәзер сезгә керәбез, чәй эчәбез, авыл каймагы белән, шулаймы, Җантимер? — диде ул, баш тартырга урын калдырмыйча.— Алып килергә онытмагансыңдыр бит? Җантимер кире какмады, юк дип әйтмәде. Торакның пыяла ишегенә юнәлде. Шунда хатын-кызлар тавышы белән берәү дәште: — Хәлимә, Хәлимәкәй-гөлкәй! Исәнмесез, мин килде-ем!.. Бу кеше кечкенә башына киң эшләпә, ә өстенә япон курткасы кигән иде. — О-о, Гыйльми Шәрип,— дип мул елмайды Хәлимә. Аннан Җантимергә: — Тимурчик, гафу итәсез, чәйне башка вакытка калдырырбыз. Коймакны-каймакны ашап-ашатып бетермә! Ишетсен колагың! Минем яныма килгәннәр икән,— диде дә чакырган кешесенә таба китеп тә барды. Юк, барды гынамы соң, боргалана-сыргалана, гүгелди-гугелди биеп килде Гыйльми Шәрипнең янына һәм, кочагына кереп бетәм дигәндәй, бит очыннан үбеп алды да, сәерсенеп карап торган Җантимерне, әллә юри, әллә чын, олы күзләрен хәйләкәр йомгалап һәм ягымлы караш ташлап үртәде. Менә шулай, егет, белеп тор Алар анда калдылар. Җантимер, бәхетле баладай сөенеп, торак ишегеннән эчкә чумды. Ул көлә иде: Хәлимәнең кыланышларыннан да һәм үзенең шушылай җиңел генә аңардан котылуыннан да. Бүлмәсендә чыннан да һичкем дә юк иде. Җантимер чәй дә куеп тормады, ашарга да теләге юк иде. Студентларның классик халәте саналган позада караватка сузылып ятты һәм кулына китап алды. Китап эченнән Җәмиләнең хатыннан бер кәгазь кисәге шуып төште һәм егет татлы уй-хыяллар диңгезенә кереп чумды. Хатның эчтәлеген хәзер яттан диярлек белә иде ул. Җәмиләнең беренче хаты һәм әлегә бердәнбер хаты булганлыктан, бу кәгазь кисәкләре аңа бик тә, бик тә кадерле иде. Шушы рәвешендә озак уйга чумып ятканы сәбәпле егетнең күзләре йомылды. Ул үзен ак болытларда йөзгән кебек хис итте. Шунда кемнеңдер эндәшүе аны сискәндереп куйды. Җантимер күзләрен ачты. Кем әрсезләнеп йөри икән? Егетнең төшенә кергән ак болытлар зәңгәр күк йөзендә һаман да йөзә иделәр кебек. Күзләрен кабат йомды. — Җантимер, әллә йоклыйсың инде? — Йоклыйм,— диде җавабында Җантимер, әмма күзләрен ачарга теләмәде. Ә ак болытлар инде таралган, йокысы качкан иде. Күзләрен ачарга һәм торып утырырга мәҗбүр булды. — Ә, Таһирҗан икән әле, сәлам,— диде ул бүлмәдәшенә.— Кайттыңмыни? Хәлләр ничек? Илдә ниләр бар? — Сине югалттылар,— диде Таһирҗан.— Дөньяң түгәрәкләнде инде. Ну, ничек барып килдең? Яхшы каршыладылармы үзеңне? — Начар түгел... — Әйдә, сөйлә инде! — Нәрсәсен? — Соң, ниләр булганын! — Яхшы булды,— диде җавабында Җантимер.— Яхшы булды. Тагын нәрсәсен сөйлим инде? Бардым, күрдем, кайттым! Таһирҗан аптырап торды. Җантимернең нинди халәттә булуын белергә теләп, карашын аның йөзеннән алмады. «Моны бик сыйламаганнар, коймагы пешмәгән!» — дип уйлап куйды булса кирәк һәм дустының кәефен күтәрергә теләп шунда: — Йә, ташла,— диде дә шаяртуга күчте.— Кызлар бетмәгән! Моның өчен Уфага барып йөрүнең һич кирәге юк. Ә менә авыл хуҗалыгы институтына барсак була. Анда бүген «Әбиләр чуагы» дип аталган кичә узачак. Киттек шунда! Бик яхшы берәр кыз белән танышырсың, бүтәннәре онытылыр. Исеңдә тот, безнең девиз: «Берьюлы өч кызның башын әйләндер, юкса үзеңнеке әйләнер!» Таһирҗанның эшләре начар түгел иде. Буйга һәм килеш-килбәттә бер дә ким-хур дияргә җире юк иде. Соңгы вакытта Авыл хуҗалыгы институтыннан Сәвия исемле бакыр чәчле Ырынбур кызының башын әйләндерә иде ул. Шуңа була кичәгә барасы килә аның. — Юк, мин бүлмәдә генә калам,— диде җавабында Җантимер. — Ничек? — Менә шулай. — Ахмак булма. Мин анда үзем генә нишләп йөрим? Юлы да ерак, җәһәннәм артында ук бит ул. Әйдә инде, берәрсе белән танышырсың, Уфа җилләре дә онытылыр. Әйдә, вакытында барып җитәргә кирәк! Уфа җилләре дигәннән, Җәмилә артыннан йөргән теге егетне шунда Җантимер кабат исенә төшерде. Сибгать бит әле ул! Шул егетнең үзен күреп, сынап та кайтырга мөмкин. — Ярар,— диде Җантимер һәм торып басты.— Бу юлы синеңчә булсын. Киттек әйдә! Торактан чыкканда Җантимер ирексездән уңга борылып карады. Аңда кәнтәй Хәлимә дә, артыннан килгән теге җырчы егете дә юк, алар урынында бер зәнки-негр егете белән юан ханым гөрләшеп тора иделәр. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|