Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Кайнаналар посып ята 19 страница




— ­Ба­ка­ла­ры си­ке­реп чы­га күр­мә­сен, то­тып ашый­лар үзең­не!— дип, ми­ңа ки­ңәш би­рер­гә дә өл­гер­де­ләр, тик ка­чып җи­те­шә ге­нә ал­ма­дым.

Без­нең бо­лай то­ра са­лып шүр­лә­ве­без Ка­ми­лә­нең үзе­нә бик тә көл­ке то­ел­ган­дыр ин­де, тә­гә­рәп­ләр кит­те ин­де ме­нә: эчен то­тып, ямь­ле йө­зен та­гын да күр­кәм­лән­де­реп, ми­нем ке­бек ах­мак­лар­ны кы­зык итеп...

Ип­тәш­лә­рем нин­ди хис­ләр ки­чер­гән­дер, бәл­ки оят­ла­ры күл­мәк­лә­рен­нән тар­тып, һа­ман да җир­гә та­ба­рак сы­е­ныр­га мәҗ­бүр ит­кән­дер? Әм­ма мин сер бир­мәс­кә ты­рыш­тым. Ни­чек үзем­не кул­га то­тып өл­ге­рер­гә, шу­шы ерык авыз­лы чи­бәр кыз ал­дын­да кур­как ка­ла ма­лае ди­гән исем­не ал­мас­ка? Мо­ның өчен чын егет­ләр ши­кел­ле үк гай­рәт­ле һәм ба­тыр кы­я­фәт ясар­га ти­еш идем. Шу­шы фи­кер акы­лым­ны ян­ды­рып узу­га, йө­зе­мә кы­зыл­лык йө­гер­гә­нен той­дым. Ка­ми­лә һа­ман да эче ка­тып кө­лә иде.

— Ни­гә хи­хыл­дый­сың? Куз­гал­ма­ган­сың­дыр бит акы­лың­нан?

Бо­лай әй­теп таш­ла­вым­нан кыз ки­нәт ке­нә үз­гә­реп кит­те. Йө­зе­нә бә­реп мо­ңа ка­дәр һич­кем: «Ю­ләр­лән­дең­ме әл­лә?» — дип, ми­нем ке­бек мәгъ­нә­сез рә­веш­тә әйт­кә­не бул­ма­ган­дыр?

Әл­лә ял­гыш ише­тәм­ме ди­гән­дәй, Ка­ми­лә ин­де ап­ты­раш­та ка­рап тор­ды. Утын агач­ла­ры ар­ты­на сең­гән ип­тәш­лә­рем­нең ба­шы кал­кы­ды. Алар: «Нәр­сә бу­лыр ин­де?»—­ дип, күз­лә­рен тә­ре­лән­дер­де­ләр. Ка­ми­лә­нең усал ка­ра­шын­нан ин­де ми­нем тә­нем буй­лап икен­че кат кур­кып кал­ты­ра­ну хи­се йө­ге­рер­гә өл­гер­де. Хә­лем ха­рап иде.

Яр­дәм өме­тен­дә ип­тәш­лә­ре­мә сы­е­ныр­га те­лә­дем. Әм­ма алар­ның үз хәл­лә­ре хәл бу­лу сә­бәп­ле, ми­не бә­ла­дән кот­ка­рып ка­лу­ла­ры­на һич­бер ыша­ныч юк иде. Та­би­гый рә­веш­тә арт­ка чи­ген­гән­дәй ит­тем. Әм­ма утыр­ган уры­ным ка­ен бү­рә­нә­се бу­лу сә­бәп­ле, ти­гез­ле­гем­не югал­тып, чал­кан кит­тем һәм, баш­тү­бән ка­да­лып, бүз үлән­гә ба­рып төш­тем. Күз­лә­рем­нән ут­лар кү­ре­неп, һә­ла­кә­тем шу­шы икән дип уй­ла­дым. Бу ка­дәр дә мыс­кыл бул­ма­сам ин­де!

Яман хә­лем өс­те­нә гарь­лә­нү хи­се ми­не бө­тен­ләй дә бе­те­реп таш­ла­ды. Ин­де елап, өй­гә та­ба йө­ге­рә­се ге­нә ка­ла! Ә ан­да кем­гә сы­е­нам? Әби­е­мә­ме? Шу­шы ба­шым бе­лән­ме?

Ча­ра­сыз­лы­гым иш яны­на куш ки­леп, ба­шым­нан акыл­ны, тән­нән гай­рәт­не чы­гар­ды. Мин ин­де бү­се­леп кит­кән кап­чык сый­фа­тын­да идем.

— ­Си­хер­че бәр­де! Кү­зе бе­лән чөй­де!..— дип, ип­тәш­лә­рем тел­гә кил­де­ләр дә, ул да тү­гел, Га­мил ар­тын­нан Ай­дар, ­шәр­ран ярып, өй­лә­ре­нә та­ба шыл­ды­лар.

Мин исә Ка­ми­лә ку­лын­да кал­дым. Тил­гән тыр­на­гын­да ­көз­ге че­беш ни­чек чи­кыл­да­са, мин дә шу­лай тыр­ма­шыр­га­ ә­зер идем. Әм­ма ни­чек­тер җан­га җы­лы һәм рә­хәт бу­лып кит­те, бө­тен дөнь­ям оны­тыл­ды, йок­лап кит­кә­нем­не сиз­ми дә кал­дым. Мо­ны үлем дип той­дым, җа­ным­ны яз­мы­шым ку­лы­на тап­шыр­дым.

— У­ян ин­де, Ал­маз, бер­ни дә бул­ма­ды... Егы­лу­дан гы­на ма­лай ке­ше им­гән­ми! — дип Ка­ми­лә­нең йом­шак кы­на ­сөй­лә­вен­нән һәм ба­шым­ны сы­пы­ру­ын­нан соң күз­лә­рем ачыл­ды. Җәй­нең үт­кер һәм ту­ры ко­я­шы­на ча­гы­лган күз­лә­рем­не ­ка­бат кыс­тым. Сак­ла­нып кы­на кер­фек­лә­рем­не кү­тәр­гән­дә, ­си­хер­че кы­зы­ның ка­ра­шы­на оч­рап, ят­сы­нып ук кит­тем. Әм­ма бу­ ю­лы кур­ку уры­ны­на җан тү­ре­мә рә­хәт­лек һәм ты­ныч­лык ­тул­ган иде.

— Зәх­мәт ка­гыл­ма­сын!— ди­гән сү­зен­нән соң та­гын да ай­нып кит­кән­дәй бул­дым һәм си­ке­реп тор­дым.

— Нәр­сә соң ул?

Ка­ми­лә мин­нән рә­хәт­лә­неп көл­де. Яңа гы­на ки­чер­гән ты­ныч­лы­гым ин­де юк­ка чык­кан, кү­ңе­лем­дә ка­бат юш­кын­нар кай­нап, акы­лы­ма ап­ты­рау кот­кы­сы төш­кән иде. Со­ра­вым­ны ка­бат­ла­дым:

— Нәр­сә соң ул зәх­мәт?

Бу юлы­ Ка­ми­лә үзе дә ап­ты­рап кал­ды. Ка­ра күз­лә­рен ми­ңа ту­ты­рып ка­ра­ды, на­дан­лы­гы­ма исе-акы­лы ки­теп бул­са ки­рәк:

— ­Шу­ны да бел­ми­сең­ме­ни? — дип куй­ды.

— ­Бел­мим дип, бе­ләм бу­гай... Усал­лык­тыр иң­де. Си­хер­че­нең зәх­мә­те тия ди­ләр бит.

Ник­ләр ге­нә шу­шы си­хер­че сү­зен әйт­тем. Мо­ңа Ка­ми­лә­нең ачуы ки­лә­чәк, хә­зер ко­тым­ны чы­га­ра­чак ин­де дип көт­тем, әм­ма бу кур­ку­ым да юк­ка гы­на икән.

— ­Си­хер­че­ләр­дә зәх­мәт бу­ла да бу­ла ин­де ул. Алар бит ­ди­ю пә­ри­лә­ре бе­лән эш итә­ләр, җен-пә­ри­ләр­не ар­ба­ла­ры­на ­җи­гә­ләр...

Ми­нем баш бет­те алай­са. Бу си­хер­че кы­зы чын­нан да дию-җен­нәр бе­лән бер­гә әш­нә­лек кыл­са, ха­рап кы­на итеп таш­лый ин­де хә­зер. Өл­кән­нәр сү­зен тың­ла­мый­ча, тап­кан­мын бәй­лә­нер ке­ше­не!

— Си­нең дә җен-пә­ри­лә­рең бар­мы?

Кур­как ке­ше­нең акы­лы ки­тә икән ул. Ми­нем дә шу­лай­рак ки­леп чык­ты. Бер­се ар­тын­нан икен­че­се ди­гән­дәй, һа­ман да ял­гы­ша бир­дем. Ко­тым бо­ты­ма гы­на кач­ты­мы соң?

— Ә ни­гә бул­ма­сын ди?

Ка­ми­лә рә­хәт­лә­неп кур­кы­та бир­де.

— Аның бер­се­нең исе­ме — Ак­сак, икен­че­се­не­ке — Су­кыр, өчен­че­се­не­ке —Чу­лак... Кай­сы­на әмер ит­сәм дә, ба­шы­ңа җи­тә­ләр ин­де!

— Юк ла, ша­яр­та­сың­дыр әле...

Көч­сез ге­нә чык­кан та­вы­шым­ны Ка­ми­лә элеп ал­ды, ел­ма­еп, юат­кан­дай әйт­те. Шул сүз­лә­рен­нән соң ко­тым бе­раз тә­не­мә кайт­кан­дай иде:

— ­Ме­нә, ме­нә акы­лың эш­ли баш­ла­ды, дә­вам ит...

Та­гын нәр­сә ди­яр­гә ин­де мо­ңа? Иң ях­шы­сы — то­рып йө­ге­рү ин­де. Ә ар­тың­нан мыс­кыл­лап-кө­леп кал­са? Кыз­лар кар­шын­да, ка­ла ма­лае бу­ла то­рып, шу­лай оят­ка ка­лыр­га мөм­кин­ме соң? Юк ин­де! Нәр­сә ди­сә, шул! Би­ре­шеп то­ра­сы тү­гел­мен!

— ­Ди­ю­лә­рең­не ча­кыр! Су­гы­ша­быз!

Ми­нем бо­лай ба­ты­ра­еп ки­тү­ем­нән Ка­ми­лә та­гын да эче ка­тып кө­лә баш­ла­ды. Мин аны, ма­лай ба­шым бе­лән, ме­нә хә­зер төр­теп егар­га, те­ле­нең мыс­кыл­лау­ла­ры­на чик ку­яр­га ти­еш идем­ме? Бәл­ки шу­лай ки­рәк бул­ган­дыр. Әм­ма кы­ю­лы­гым җит­мә­де. Шо­мырт ка­ра күз­лә­ре һәм ма­тур­лы­гы кар­шын­да баш ияр­гә, кү­тә­рел­гән ку­лым­ны тө­ше­рер­гә мәҗ­бүр идем.

— Ышан­мыйм мин ул ди­ю­лә­ре­ңә! — дип бел­де­рү­дән ар­тык эш­кә яра­ма­дым аны­сы.

— Ә кем си­ңа, әйе, ышан әле, ди?

— Ышан­мыйм шул! Тап­кан­сың кур­кы­тыр әй­бер! Дию пә­рие, имеш! Биш ятып, бер тө­ше­мә кер­мә­гән­не... Юк-бар сөй­ләп то­ра­сың та­гын. «Бар­ча­сы юк сүз алар­ның, бул­га­ны юк­тыр го­мер!»

— Бе­лә­сең икән!

— Бе­ләм шул!

— Ту­кай­ны!

— Аны әй­тә­сең­ме­ни?

— Ә ди­ю­ләр, зәх­мәт­ләр ха­кын­да һич­нәр­сә дә бел­ми­сең! Ах­мак син!

— Үзең кем!

— Ка­ми­лә...

— Бе­ләм...

Без­нең бо­лай тел­лә­шеп ки­тү­е­без­нең ахы­ры-чи­ге юк иде. Шу­лай да Ка­ми­лә ерыл­ган авы­зын җы­яр­га ашык­ма­ды, ми­не­ке исә бә­леш ке­бек бү­селеп ки­тәр­гә ге­нә то­ра. Ну, кы­зый, ма­лай­лар бе­лән тел­лә­шеп тә җи­ңел­мә­сәң, ба­шың бет­те!

Уй­ла­га­ным­ны әй­тер­гә өл­гер­мә­дем, күз ал­ла­ры­ма ка­раң­гы­лык җә­е­леп, ку­лым бе­лән баш кап­ка­чын тот­тым. Җай­лы-җай­сыз егы­лу­ым­ның бе­рен­че нә­ти­җә­се иде бу.

Ка­ми­лә яр­дәм­гә ашык­ты. Ин­де йө­зе­нә бор­чы­лу һәм ми­нем өчен ут йо­ту тө­се чык­кан.

— ­Ю­ләр, ышан­ма­ган бу­ла­сың та­гын. Әйт­тем бит, зәх­мә­те тия, дип. Тө­кер җир­гә!

Мин егыл­ган урын­га ул бер-бер арт­лы так­мак­лап тө­ке­рен­де дә ка­бат­лар­га куш­ты:

— Т­фү-тфү, бет­сен-кит­сен, җир­гә иң­сен! Мин­нән үт­сен, шун­да бет­сен! Тфү-тфү...

Бу так­мак үзе­мә дә кы­зык ке­бек то­ел­ды. Өч кат ка­бат­лап тө­ке­рен­дем, җит­мә­сә уң ая­гым бе­лән шул җир­гә ти­беп-ти­беп тә куй­дым. Гүя сау­лык-сә­ла­мәт­ле­гем шу­шы­ңа гы­на бәй­лән­гән, гүя га­ди ге­нә бу так­мак бә­ла­дән кот­ка­ра ин­де! Әм­ма дө­рес бу­лып чык­ты. Кү­ңе­лем уры­ны­на утыр­ды. Әле яңа гы­на авыр­тып ал­ган баш кап­ка­чым си­хәт­лек тап­ты.

Мин ин­де бер­нәр­сә­дән дә ку­рык­мый тор­ган зат­ка әве­рел­дем сы­ман: си­хер­че кы­зы­ның се­рен бел­дем бит!

 

IV

Ай­дар бе­лән Га­мил ме­неп йө­гер­гән җир­лә­рен­нән ка­бат әй­лә­неп ки­леп, кой­ма ар­ты­на ка­ча-по­са поч­мак­тан без­не кү­зәт­кән­дә, мин ин­де Ка­ми­лә бе­лән ур­так тел­гә ки­леп бет­кән идем. Аның әл­лә нин­ди ди­ю­ләр ха­кын­да сөй­ләү­лә­ре, зәх­мәт­ләр­нең ак һәм ка­ра­сы бар­лы­гы ту­рын­да бел­де­рү­лә­ре кы­зык та, сер­ле дә иде. Һай дөнь­я­лар, бел­ми ге­нә йө­ри­без икән!

Ышан­мый тор­ган­сыз­дыр ин­де? Йә, ярар, аны­сы — сез­нең эш. Әм­ма ми­не­ке — сөй­ләп би­рү!

Кай­сын­нан баш­лыйм икән? Ә-ә, ни­чек бар, ни рә­веш­ле бул­ган, шу­лай!..

Ка­ми­лә әй­тә, зәх­мәт, ди, ди­ю­ләр­дән ки­лә! Имеш­тер, бу җир йө­зе­нең ар­кы­лы­сы-бу­е­на, өс­тен­нән ас­ты­на ка­дәр һәм­мә урын­нар­да мең­лә­гән вә йөз­лә­гән дию гурт­ла­ры-ка­ве­ме бу­лып, алар ке­ше­ләр­гә һәр­да­им зы­ян эш­ләр­гә ге­нә то­ра­лар. Әм­ма һәр ди­ю­нең дә бар­ча ке­ше­ләр­гә дә кө­че җит­ми. Әй­тик, ми­нем үзе­мә ба­ры тик бер ди­ю­нең ге­нә, яки аның ка­ве­ме­нең ге­нә гай­рә­те зы­ян ки­те­рә, ә бү­тән­нә­ре ни ге­нә кыл­ма­сын­нар, кул­ла­рын­нан кил­ми. Шу­лай да дию-пә­ри за­ты бик тә үз­сүз­ле һәм баш­баш­так бу­лу сә­бәп­ле, ни­чек тә адәм ба­ла­сы­на үз көч­лә­рен күр­сә­тер­гә ат­лы­гып кы­на то­ра­лар, ди. Шу­лай итеп, җир йө­зен­дә күп­ме ке­ше яшә­сә, һәм­мә­се­нә кар­шы бер-бер төр­кем ди­ю­ләр гур­ты ка­һәр әзер­ләп йө­ри­ләр, сак­лык кы­лыр­га ки­рәк икән!

Бу ка­дәр­ле дә кө­тел­мә­гән нәр­сә­ләр ха­кын­да ише­тү ми­не бө­тен­ләй дә бе­те­реп таш­ла­ды, уты­рып елый­сы гы­на кал­ды. Бән­дә­ләр­нең мес­кен­ле­ге, ко­рал­сыз вә көч­сез бу­лу­ла­ры та­гын да олы кай­гы­лар­га сал­ды, үзем­не тү­гел, баш­ка­лар­ны кыз­га­нып елар­га әзер идем. Тик сер би­рә­се кил­ми. Си­хер­че икән, хәт­та кы­зы гы­на са­нал­са да, асыл­да бер-бер хик­мәт­ләр­не бел­ми­ме дип со­рау би­рер­гә те­лә­дем. Әм­ма кур­ку­дан­мы те­лем ябыш­кан, авы­зым бик­лән­гән иде.

— Нәр­сә ди­сең?

Ка­ми­лә­нең авырт­ты­рып кы­на әй­теп куюы яра­ды та­гын, ми­ңа да көч кер­де, сүз кап­ка­сын бик­лә­гән ирен­нәр­нең йо­зак­ла­ры ва­ты­лып:

— Бер дә алар­дан ко­ты­лу җае юк­мы­ни? — ди­яр­гә ашык­тым.

— Ни­гә бул­ма­сын ди? Бик бар... Әни әй­тә...

Сөй­ли ге­нә баш­ла­ган иде, сү­зен­нән бүл­де­реп, кар­шы­сы­на те­ге кур­как­лар ки­леп бас­ты. Га­мил бе­лән Ай­дар өчен­че бе­рәү­нен киң җил­кә­лә­ре ар­ты­на ка­чып кы­на йод­рык сел­ки­ләр. Ә те­ге кү­сәк, бил­лә­ре­нә та­ян­ган хәл­дә:

— ­Бар, бар, әни­е­ңә кай­тып әйт...— дип үр­ти бир­де.

Бу ке­ше Җи­һан­гир иде. Мо­ңа ту­лы­сын­ча ыша­ны­чым бул­ма­са да, кы­ла­ны­шы һәм ка­ты­ла­на төш­кән та­вы­шы үзен та­ныр­га яр­дәм ит­те. Ка­ми­лә бе­лән ар­ты­гын бә­хәс­лә­шеп тор­мас­тан, ул ми­ңа та­ба бо­рыл­ды һәм:

— Ниш­ләт­те бу си­не, си­хер­че кы­зы? — дип хә­лем­не бе­ле­шү­дән исән­лә­шеп кү­ре­шү­ен баш­лап җи­бәр­де.

— Бел­мим... Бер­ни дә тү­гел...

— Алай ди­мә! Бик ях­шы аң­лыйм. Ку­рык­ма син ан­нан. Әгәр дә зы­ян ясап, зәх­мә­тен ки­те­рә кал­са, үзе­мә ге­нә әйт. Тиз акыл­га утыр­тыр­мын!

Җи­һан­гир шул рә­веш­ле күк­рәк как­кан ара­да Ка­ми­лә, бан­ка­сын то­тып, без­нең ян­нан таю ягын ка­ра­ды. Ип­тәш­лә­рем ми­ңа та­ба бо­ры­лып бас­кан, кыз­ның аяк су­ы­ту­ын си­зен­ми иде­ләр. Кү­реп тор­сам да әләк­ләр­гә те­лә­мә­дем. Ни­чек ки­нәт пәй­да бул­са, Ка­ми­лә шул рә­веш­ле юк­ка да чык­ты, як­ты көн­дә эре­де ди­яр­сең.

Бе­раз­дан без, дүрт ип­тәш, бо­лыт­лы сал­кын көн­нән соң ко­яш чы­гып үсем­лек­ләр­не ни­чек бал­кы­тып җи­бәр­сә, шу­лай ир­ке­нә­еп, әле­ге дә ба­я­гы ка­ен бү­рә­нә­ләр өс­тен­дә ар­ка җы­лы­га идек. Үзе­нә бү­ләк­кә дип ки­тер­гән кар­мак­лар­ны күр­гәч, Җи­һан­гир бө­тен­ләй дә йом­ша­рып, ку­а­ны­чын яше­рә ал­мый­ча, ми­не мак­тау­да бул­ды:

— ­Ну шәп тә дус ин­де үзең, Ал­маз! Бер ди­гә­не! Әл­лә кай­чан хы­ял­ла­нып йө­ри идем. Ка­ян бел­дең! Нәкъ мин ярат­кан төс­тә бит кал­ка­выч­ла­ры да...

Үзе­мә кы­ен­рак бу­лып кит­те. Ип­тәш­лә­рем­нән Ай­дар­ны да аның сүз­лә­ре туй­ды­ра баш­ла­ган икән, сүз­гә ка­ты­шыр­га ашык­ты:

— Әй­дә­гез ба­лык­ка тө­шә­без! Бү­ген ях­шы ка­ба тор­ган көн ин­де, әйе бит!

— Кай­дан бел­дең?

Га­мил ап­ты­раб­рак аңа ка­ра­ды, со­ра­вын ка­бат­ла­ды:

— Кай­дан бел­дең, дим!

— Әнә Ка­ми­лә дә тот­кан бит...

Ип­тәш­лә­рем сә­ер күз ка­раш­ла­рын аңа тө­бә­гәч, мин дә яр­дәм­гә ашык­тым:

— ­Тот­кан... Тот­кан шул!

Әл­лә кау­ша­дым, әл­лә баш­ка сә­бәп­тән, мо­ңар­чы кү­рел­мә­гән хәл, те­лем тот­лы­гып ал­ды. Дус­ла­рым­ның сә­ер күз ка­раш­ла­ры ин­де үзем­не үтә­ли чык­ты­лар.

— Күр­дем бит, бан­кы­сын­да иде,— дип ак­ла­ныр­га ашык­тым.— Кы­зыл­ка­нат­лар, бер­се-бер­се бе­ләк озын­лы­гы!

— Ба­ка­лар, ди­ген!

Җи­һан­гир мыс­кыл­лы гы­на итеп көл­гән­дәй ит­те. Әм­ма аның кы­ла­ны­шы­на игъ­ти­бар бир­мә­дем, сүз­лә­ре­нә ге­нә ачу­ым ка­бар­ды, ки­ре как­мый­ча кал­ды­ра ал­ма­дым:

— ­Ба­ка­лар тү­гел, ба­лык­лар иде!

Сүз­гә ка­ты­шу­дан чит­лә­шеп өл­гер­гән Ай­дар да әйт­кән­нә­рем­не ку­әт­лә­де. Тик Җи­һан­гир гы­на йө­рәк­кә шом йө­герт­те:

— ­Ко­яш авыш­мый­ча төш­тем юк, егет­ләр! Те­лә­сә­гез ниш­лә­гез! Су ана­сы­ның то­за­гы­на ка­ба­сым юк! Си­хер­че кы­зы да­ юк­тан гы­на йөр­мә­гән­дер! Ко­тыр­тып куй­ган­дыр үзен...

Ту­кай­ны укы­га­ным бул­ган­лык­тан, Су ана­сы­ның гы­на нин­ди­ле­ген бик ях­шы күз ал­ды­ма ки­те­рә идем. Шун­да укы­ту­чым­ның дә­рес аң­лат­кан­да әйт­кән сүз­лә­ре исе­мә төш­те дә:

— Юк сүз, ял­ган,— дип кырт кис­тем.— Әки­ят­кә ышан­ды­гыз­мы?

Әле яңа гы­на үзем бе­лән бу­лып уз­ган ва­кый­га­ны бө­тен­ләй үк хә­те­рем­нән чы­га­рып таш­лар­га өл­гер­гән­мен. Авыз оя­сын­нан сүз ко­шы чы­гып очу­га, акы­лым куш­ла­нып, ник әйт­тем икән ди­гән хәс­рә­тем йө­рә­ге­мә ябыш­ты, аяк бар­мак­ла­рым­нан алып ко­лак очы­на ка­дәр кы­зар­дым бул­са ки­рәк. Ип­тәш­лә­рем та­гын да ис­лә­ре кит­кән су­рәт­тә күз­лә­ре бе­лән иңем-бу­ем­ны үл­чә­де­ләр.

— Я­рар,— дип нә­ти­җә чы­гар­ды Җи­һан­гир.— Шә­һәр ма­лае, бе­леп сөй­лә­ми! Күр­гән нәр­сә­се тү­гел­дер. Яле, Га­мил, куль­ту­ра-агар­ту эш­лә­рен баш­лап җи­бәр. Бер кыйс­саң­ны ­тә­вәк­кәл­лә, са­бак би­реп үт шә­керт­кә, бе­лем­сез кал­ма­сын!

 

V

Җи­һан­гир ни әйт­сә, шул икән: әмер итүе бул­ды, Га­мил тел­гә дә кил­де. Бе­рен­че сүз­лә­ре авыр гы­на чык­са да, ике-өч җөм­лә­дән соң ул их­лас­тан үз ир­ке­нә без­не буй­сын­дыр­ды. Ин­де мең мәр­тә­бә­ләр ише­теп тә, мең дә бе­рен­че­сен­нән хәт­та Ай­дар бе­лән Җи­һан­гир да баш тарт­ма­ды­лар, аны­сын сөй­лә, мо­ны­сы­на да тук­тал дип көч бир­де­ләр, үр­тәп тә ал­га­ла­ды­лар. Мин үзем хәй­ран идем, бил­лә­һи! Ишет­кән нәр­сә­ләр­ме­ни?

— Син “юк” ди­сең, ә мин әй­тәм: бар! Нин­ди ге­нә әле, нин­дие ге­нә.— Га­мил кул­ла­ры­на ирек би­реп, кар­шы­сын­да хә­рә­кәт­ләр бе­лән хәй­ран зур тү­гә­рәк яса­ды. Әм­ма Ай­дар сү­зен­нән бүл­дер­де:

— Ал­бас­ты­ны сөй­лә­мә, Ал­бас­ты ки­рәк­ми әле­гә! Су ана­сын, Су ана­сын, дим!

«Кат­наш­ма!» ди­гән­дәй, Җи­һан­гир кы­сы­лып өл­гер­гән Ай­дар­га төр­теп ал­ды, те­ге­нең те­ле ки­сел­де. Га­мил, тын алыр­га өл­ге­реп, сүз ай­гы­ры­на көч бир­де:

— Су ана­сы­мы, Су ана­сы шун­дый да мәл­гунь икән ул, үзе гел дә адәм кы­я­фә­те­нә ке­рә ала ди. Аны си­хер­че­ләр су тө­бен­нән ча­кыр­ып чы­га­ра­лар да яшь ба­ла­лар­ны ба­ты­рып үте­рер­гә әмер би­рә­ләр икән. Ка­рач­кы да ка­рач­кы, Су ана­сы да шу­лай ка­рач­кы ин­де ме­нә. Үзе­нең аяк­ла­ры арт­ка та­ба ка­рап то­ра икән, эл­пә­ле ди. Ә күк­рәк­лә­ре ин­де тез­лә­ре­нә ка­дәр асы­лын­ган. Ме­нә бо­лай! — Га­мил их­лас­ла­нып вә ил­һам­ла­нып ки­теп, кул­ла­ры бе­лән ту­бык­ла­ры­на ка­дәр тө­шеп күр­сәт­те. Ми­нем өчен бо­лар яңа­лык бул­са да, Ай­дар ка­тыш­мый ка­ла ал­ма­ды:

— Үзең тез­гә ка­дәр, ди­сең, әм­ма җир­гә ка­дәр асы­лын­ды­рып күр­сә­тә­сең, бул­ма­ган­ны!

— Нәр­сә, күр­гә­нең бар­мы әл­лә?

— Күр­мәс­тән сөй­лә­мәс идем... Күр­дем шул!

— Әби­е­ңә кай­тып сөй­лә, күр­гән­сең ди ме­нә, кө­теп тор!

— Үзең күр­мә­гәч тә, ке­ше­не­ке­нә ка­тыш­ма, яме! Күп­тән бул­ды ул. Төш­тем су бу­е­на шу­лай ир­тән­чәк. Ка­рыйм: яр кы­рын­да бер­се чәч­лә­рен та­раш­ты­рып уты­ра, ал­тын та­ра­гы да бар иде. Ко­яш­та ял­ты­рый ин­де ме­нә си­ңа. Кат­тым да кал­дым.

— Сөй­ләп утыр­ма юк­ны! Әки­ят...

— Тың­лар­га ирек бир әле! — Җи­һан­гир шун­да Ай­дар­ның ка­сы­гы­на ару гы­на төр­теп куй­ды.

— Нәр­сә һа­ман ми­не ка­ез­лый­сың? Әнә Га­мил­гә төрт, ул ал­да­лап уты­ра бит! — Ай­дар ка­нә­гать тү­гел иде. Әм­ма аның шун­да ты­нып ка­луы Га­мил­нең те­лен чи­шеп җи­бәр­де. Ин­де хи­кә­я­се ахы­ры­на ка­дәр сүз дил­бе­гә­сен үз ку­лын­нан ыч­кын­дыр­ма­ды. Мең дә бе­рен­че тап­кыр тың­лап та ыша­нып җит­мә­гән, әл­лә ыша­ну­дан уз­ган Ай­дар­ның күз­лә­ре ба­ры­быз­ны­кын­нан да як­ты­рак ял­ты­рый иде. Юк­ка ба­тыр ке­бек кы­ла­на ахы­ры ул, кур­ка тор­ган­дыр әле! Шу­ның өчен Га­мил­гә кар­шы тө­шә­дер, сөй­ләт­мәс­кә ма­таш­ты­ра, се­рен бир­мәс­кә ты­ры­ша­дыр!

— Ә бе­лә­сез­ме, Су ана­сын то­тып бу­ла икән! Әти сөй­лә­де! — Җи­һан­гир да, Ай­дар да Га­мил­дән мон­дый сүз­не бе­рен­че ише­тү­лә­ре иде бул­са ки­рәк, көт­мә­гән­дә авыз­ла­ры ачы­лып, ирен­нә­ре са­лы­нып төш­те.

— Бул­мас ла, кит ан­нан!

— Кая ки­тим!

Җи­һан­гир­ның Га­мил­гә сөй­ләр өчен ку­әт би­рүе, бер­се икен­че­сен аң­ла­ма­ган ке­бек кы­ла­ну­ла­ры көл­ке дә, җай­сыз да иде. Мин дә со­рау таш­лар­га ки­рәк тап­тым:

— Ни­чек то­та­лар?

— Нәр­сә, бе­ре­гез­нең дә ишет­кә­не юк иде­ме­ни? — Га­мил һа­ва­ла­нып кит­те. Ме­нә хә­зер: «Нәр­сә би­рә­сез, сөй­лим!» — дип шарт куй­са, ба­ры­быз­ны да ыш­тан­сыз кал­ды­ра ин­де.

Юк, Га­мил алай эш­лә­мә­де. Үр­тәп то­ру­ны ки­рәк са­на­мый­ча, бел­гә­нен җә­еп са­лыр­га ашык­ты. Ул сөй­лә­де, аның са­ен Ай­дар­ның күз­лә­ре ты­ныч­лы­гын югалт­ты, Җи­һан­гир исә, ба­ты­ра­еп, бе­ләк­лә­рен­дә­ге мус­кул­ла­рын тот­ка­лап-тот­ка­лап ал­ды. Әгәр дә ме­нә шун­да Су ана­сы кү­рен­сә, ул аны то­тып ала­чак һәм ха­рап итеп таш­ла­я­чак иде. Әм­ма җае гы­на кил­мә­де.

— Ә­ти сөй­лә­гән­нән ге­нә, ма­лай­лар, әти сөй­лә­гән­нән­ ге­нә,— дип ак­лан­га­лап ал­ды Га­мил.— Се­ре бар икән аның, бе­леп эш­лә­сәң, бор­ча­ны да да­га­лар­га мөм­кин ди. Шу­лай ­бер­ва­кыт, элек­ке ва­кыт­лар­да ин­де, бо­рын­гы за­ман­нар­да
­бер ир­гә Су ана­сы кар­шы чык­кан да, те­ге­не ба­ты­рыр­га ма­та­ша ди бу. Юк ла ин­де. Ул ке­ше кө­тү­че бул­ган, имеш­тер. Әл­лә бай­мы? Ярар, кем ге­нә дә тү­гел, бер ир, бик ­бе­лә тор­ган ке­ше икән, бис­мил­ла­сын әй­теп, эләк­те­реп ал­ган ди Су ана­сын. Ә-ә, те­ге ка­чар­га ма­та­ша икән. Әм­ма ­күк­рәк­лә­ре ал­га са­лы­нып төш­кәч, йө­ге­рер­гә ко­ма­чау­ла­ган­ ү­зе­нә. Әгәр дә шун­да алар­ны ар­ка­сы­на таш­лап өл­гер­гән ­бул­са, ат бе­лән дә ку­ып то­ту мөм­кин тү­гел ди. Ә бу аб­зый ­Су ана­сын чәч­лә­рен­нән эләк­те­реп тә ал­ган, кый­ный да ­баш­ла­ган. Әгәр дә чы­быр­кы яки кам­чы бе­лән сук­саң, ул ­зу­рая-үсә ге­нә икән. Бе­леп кый­на­ган бу. Чал­бар ка­е­шын ­са­лып ал­ган да бер­не су­га икән, ике­не, өч­не. Су ана­сы­ ү­ке­реп җы­лар­га то­тын­ган: «Җи­бәр ми­не, әгәр дә үз ир­ке­мә куй­саң, үзе­ңә дә, ба­ла­ла­ры­ңа да, нә­се­ле­ңә дә зы­ян ки­тер­мәм, мәң­ге якын кил­мәм!» — дип әй­тә икән. Ә ир юләр тү­гел ди. Ни­гә җи­бәр­сен әле ул аны? Бер тот­кач ыч­кын­дыр­саң, та­гын кай­чан оч­рый әле си­ңа?

— Шу­лай итеп, ка­еш бе­лән сук­ка­ла­ган да ике чәч бөр­те­ген өзеп ал­ган. Су ана­сы та­гын да хә­тәр­рәк җы­лый баш­ла­ган. Үте­нә икән бу: «Ал­ма, бир ми­ңа, алар си­ңа бер дә бә­хет ки­тер­мәс, ты­ныч­лык та бир­мәс!» — ди икән. Ә те­ге ир тың­ла­ма­ган. Бе­лә икән: әгәр дә ике чәч бөр­те­ген алып кал­ма­саң, Су ана­сы бир­гән сү­зен оны­та да бү­тән­нәр­гә зы­ян эш­лә­вен, су кер­гән­дә ба­ты­рып үте­рү­лә­рен дә­вам итә ди. Шу­ңа кү­рә бас­ма­дан бар­ган­да ас­ка ка­рар­га яра­мый. Күз­лә­рең­не күр­сә, Су ана­сы үре­лә дә тар­тып тө­ше­рә икән. Ба­шың әй­лән­сә дә тү­зәр­гә, бас­ма­ның ар­гы ба­шы­на ка­рар­га ки­рәк.

— Те­ге ир ике бөр­тек чә­чен өе­нә алып кайт­кан. Әм­ма Су ана­сы да ар­тын­нан кил­гән. Ни­чек тә ал­да­лар­га-ял­ган­лар­га уй­лый үзе. Ике чәч бөр­те­ген ки­ре ала­сы бар бит. Әм­ма ир би­реш­ми, үте­нү­лә­ре-ялы­ну­ла­ры­на ко­лак та сал­мый. Су ана­сы кай­та би­рә ия­реп.

— Коръ­ән эче­нә са­лып ку­яр­га ки­рәк икән ул, аның чәч­лә­рен, ди­гә­нем. Йорт­та, һәм­мә ке­ше­дә Коръ­ән бу­лу шу­ның өчен дә бик ки­рәк бит. Из­ге ки­тап, ты­ныч­лык сак­лап, Ал­ла­һы тә­га­лә­нең бар­лы­гын хәт­та җен-шай­тан ише­ләр­гә дә бел­де­реп то­ра. Коръ­ән бул­ган йорт­ка алар ке­рә ал­мый, кер­сә­ләр дә зы­ян ясар­га көч­лә­ре җит­ми ди. Ул-бу кы­ла кал­са­лар, су­га икән ул алар­га. «Ә­гу­зе­бил­лә­һи!» сү­зен әй­тү­гә, җен­нәр ни­чек янып юк­ка чык­са­лар, Коръ­ән­не кү­рү­гә — шу­лай хәл­сез­лә­нә­ләр икән.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных