ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Кайнаналар посып ята 22 страница— Каян беләсең?.. — Күрербез әле! Әмма мин аңа ышанмадым, кайтып йөгерергә кыстый башладым: — Бәлки, җитешербез? — Һи-и, җүләр, җитештең ди, бар. Безнең авыл ягыннан килә бит ул! Мин аптырап калдым. Юк, Камилә ялгыша, безнең авыл ул якта түгел, монда бугай?.. Җиләк җыюның кызыгы бетте. Кайтып китәсе килә башлады. Камиләгә ялынырга тотындым: — Әйдә инде, өйгә кайтасы килә... Хәлем сабый баланыкы төсле булгангадыр инде, Камилә мине җитәкләп алды һәм без бик тиз диярлек урман читенә килеп тә чыктык. Калкулык башыннан авылыбыз уч төбендәге төсле кечкенә булып күренде. Шырпы тартмасы кадәр өйләрнең кояш нурларына чумып утырулары мине гаҗәпләндерде. Яңгыр болыты көнчыгышка таба китеп барган, безгә куркынычы юк иде. Минем нәрсә хакында уйлавымны сизептер, Камилә: — Тагын әйләнеп килә әле бу яңгыр! — дип әйткәч, ышанмыйча киреләнмәкче идем дә, ярар инде, сүзен тыңларга булдым. Юлдан ашыгып атладык. Камилә йөгерттерде генә. Һәм чыннан да, вакыт-вакыт җил, тугланып, яңгыр тамчыларын китерә иде. Урман өстендә, без җиләк җыйган турыдарак салават күпере пәйда булып, дөньяны тагын да серлерәк итеп җибәрде. Без килә торган юл төгәл киселеп куелган төсле иде. Аның бу ягында тузанлы аяк эзләре, ә теге ягында юп-юеш. Минем әлегә мондый галәмәтне күргәнем юклыктан, сәеррәк булып китте. Алга таба аякларны салып барырга туры килде. Йомшак, юеш кара туфрак балтырларга-тезләргә кадәр күтәрелде. Кайтып җиткәндә, инеш аша чыгып, аякларны юдык. Камилә үз юлы белән китте, мин арыган кыяфәттә өйгә атладым.
XV Әле көн озын иде. Ашап-эчкәч, арыганлыклар бетеп, мин тагын урамга чыгып бастым. Шунда Камиләнең үзләренә чакырганлыгы искә төшеп, аларга таба юнәлдем. Мин инде аның сихерче түгел икәнлеген белә идем. Шунлыктан һичбер шик вә шөбһәсез алгы капкаларын ачтым. Авыл башында, берникадәр читтәрәк урнашкан тәбәнәк кенә йортлары агач һәм чәчәкләр уртасында куе буяулар белән ясанган хәлендә утыра иде. Сукмак буйлап алга атладым. Уң якта, кызыл һәм ак гөлләр арасында алсу күлмәктән берәү нидер эшләп маташа иде. Аны күрүгә, туктап калдым. Кечкенә генә, сөякчел куллар белән бу ханым яңгырдан егылган чәчәкләрнең сабакларын бастыра, аларны тегеләй-болай ныгыткалый, нидер сөйләнә иде. Аның колакка ят һәм сәер сүзләре күңелгә шом йөгертеп, мине бераз артка таба чигенергә мәҗбүр иттеләр. Тузгыган чәчләрен җыештырып кигән эшләпәсе, киң һәм озын итәкле күлмәге, артыгы белән чибәр чалымнары бу ханымны беренче карашка күз алдымда борынгы мирзалар хакындагы кинолардагы бикәләргә охшаттырса, хыял дөньям аны изге бер фәрештә белән тиңләргә әзер иде. Кайсын уйларга да белмичә басып тора калдым. Ханым мине күреп алды. Күзләребез очрашты һәм ул миңа таба килә башлады. Чибәр йөзен кинәт сәер чалымнар басты. Туры караган күзләре ничектер аксыл һәм куркыныч иделәр. Ул гүя: — Бир җаныңны, миңа синең җаның кирәк! Минем җанымны Иблис алды!— дип әйтә иде төсле. Куркуымнан мин артка чигендем һәм чыгып йөгердем. Артымнан ул сихерче карчык куып киләдер, менә хәзер тотып алачак, җанымны суырачак иде төсле...
XVI Бүген мине калага алып китәргә кайттылар. Әти-әни һәм сеңелем Көньяк кояшының барлык рәхәтен һәм сихәтен тәннәренә җыеп, туйганчы ял итеп куанганнар. Үземне сагынганнар. Ике-өч көннән китеп тә бардык. Авылда каласым килмәде. Ямьле урман-кырлары, сулары-чишмәләре, таулары-калкулыклары белән авыл әкият дөньясына күмелеп артта калды. Иптәш малайларым мине онытканга, мин дә алар белән саубуллашып тормадым. Үпкәләгәннәрдер инде? Нишләтим, соңгы вакытларда бөтенләй дә урамга чыкмый башладылар, кыр эшләреннән кайтып та кермиләр бит. Аңлыйм, җәен авыл бил тиңелте эштә шул. Минем кебек шәһәр малайларына гына ышаныч юк. Ә сокландырган, инде яраттыра башлаган серле Камилә, хәзер уйласам, чыннан да, сихерче кызы кебек күз алдыма килә дә баса. Шулай да курыкмыйм мин аннан. Кайвакыт уйлап куям: теге көндә бакчаларында очраткан ханым кем иде икән ул? Нигә йөземә шулай туры каралы? Бәлки берәр сәер, авыр билге күргәндер? Шулар хакында уйлыйм, тәнгә курку йөгерә. Үз-үземне тынычландырырга ашыгам: әкият илендә барысы да әкияттәгечә булырга тиеш, хәтта бер көнгә авыл күрергә кайткан шәһәр малайлары да, дим.
Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|