Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






ЯСАЛ­МА КЕ­ШЕ­ЛӘР, ЯКИ 2 страница




 

КАРТ­ЛЫК­ТАН КО­ТЫ­ЛУ

Хи­кә­ят

 

Кап­ка тө­бен­дә утыр­ган бер ба­бай яны­на урам­да уй­нап йөр­гән ма­лай ки­лә. Аның янын­да урын ала, со­рый:

— Ба­бай, ниш­ләп уты­ра­сың?

— Үлем кө­теп уты­ра­мын, улым,— ди аңа җа­ва­бын­да ба­бай.

— Ә ул кай­сы як­тан ки­лер­гә ти­еш иде соң? Юга­ры оч­тан тө­шәр­ме, су бу­ен­нан ме­нәр­ме? Үтеп ке­нә кит­сә?

— Кил­сә, үт­кә­реп җи­бәр­мәс идем әле, ча­бу­ы­на ябы­шыр идем!

— Ә ни­гә үлем­не кө­тә­сең соң, ба­бай?— ди ма­лай.

— Карт­лык­тан туй­дым, карт­лык бит ул үт­ми. Ә үлем кил­сә, аны алып ки­тәр иде!

Ма­лай ба­шын ка­шый:

— Ан­на­ры икәү бер­гә уй­нар идек, әйе­ме, ба­бай!

 

ДӨН­ЬЯ­НЫ БО­ЗЫП ЙӨ­РҮ­ЧЕ ЭТ

Хи­кә­ят

 

Ике гый­бат акыл са­та икән. Бер­се, бо­рын очын тар­тып, дөнь­я­лар бо­зы­лу­ын­нан зар­лан­мак­чы итә:

— И-и, элек­ләр­не яң­гыр да ва­кы­тын­да ява иде, кыш та кар­лы-бу­ран­лы бу­ла иде...

Икен­че­се, аны ку­әт­ләп, баш бол­гый, ай-вай-һай, сөй­лә­неп ала:

— Аны­сы нәр­сә соң әле аның... Ха­лык ял­кау­лан­ды. Ба­ры­сы да ос­тар­ды­лар, эш­лә­ми­чә ге­нә баю ягын ка­рый­лар!

— Юләр­ләр азай­ды шул хә­зер,— ди икән бе­рен­че гый­бат,— хәт­та эт­ләр дә кой­рык бол­гап то­рыр­га ире­нә­ләр. Ир­тән­нән бир­ле мон­да уты­ра­быз, ин­де кич җи­теп ки­лә, әнә ул эт урам­нан би­шен­че тап­кыр узып ба­ра! Җил су­га­рып йөр­мә­сә ни бул­ган!

 

ҖӘН­НӘТ-ТӘ­МУГ МӘС­ЬӘ­ЛӘ­СЕ

Хи­кә­ят

Ишәк­тән җән­нәт ха­кын­да хә­бәр­дар­лы­гы ба­рын-югын со­ра­ган­нар. Ул:

— Бе­ләм, бик бе­ләм,— дип җа­вап бир­гән.— Җән­нәт ул шул бу­ла, әгәр дә ху­җам кө­не буе эш­лә­теп, аб­за­ры­ма кай­та­рып яп­са, ал­ды­ма ба­шак сал­са. Ул ва­кыт­та та­як­ла­са да ярый, мин ба­ры тик “ай-яй, ай-яй” дип ке­нә кыч­кы­ра­мын.

Мо­ның бо­лай сөй­лә­ве­нә ба­ры­сы да ап­ты­рап кал­ган­нар.

— Ишәк — ишәк ин­де, ул нәр­сә бел­сен!— ди­гән­нәр.

Әм­ма шун­да бе­рәү, акы­лы­на ки­леп:

— Ә ул ва­кыт­та тә­муг нәр­сә бу­лыр?— дип со­ра­ган.

Ишәк әйт­кән:

— Әгәр дә ху­җам ми­не эш­кә ал­ма­са, бу кө­не буе тик ят­ты дип аб­за­рым­нан ку­ып чы­га­ра. Мин ан­дый ва­кыт­лар­да аш­сыз да, то­рак­сыз да ка­лам. Өс­те­мә кар да ява, яң­гыр да. Тә­нем­не җил дә, бу­ран да иза­лый. Ху­җам да уры­ны­ңа кер дип та­як­ла­мый, “ай-яй, ай-яй” дип тү­гел, “и-а, и-а” кыч­кыр­сам да ише­тү­че бул­мый,— дип җа­вап бир­гән. Имеш, тә­муг шул бу­ла ин­де ул.

Тың­лап то­ру­чы­лар әйт­кән ди:

— И, бу Ишәк ах­мак икән, ху­җа­сы та­як­ла­ган­ны җән­нәт дип бе­лә, эш­сез яту­ны тә­муг­ка са­ный!

Әм­ма хик­мәт та­як­та иде­ме икән?

14.01.06.

 

БУЛ­ДЫК­ЛЫ ӘТӘЧ

Хи­кә­ят

 

Әтәч ар­ми­я­гә ки­тәр­гә “по­вест­ка” ал­ган. Та­вык­лар, га­дәт­лә­рен­чә:

— Җи­бәр­ми­без, син кит­сәң, бер кү­кәй дә сал­мый­быз!— дип ап­ты­ра­та­лар икән. Шун­да Әтәч түз­мә­гән, әйт­кән:

— Һе, ми­нем ал­да гы­на шу­лай сөй­ли­сез сез! Әгәр дә си­зен­ми кал­сам, күр­ше йорт әтәч­лә­ре­нә таба итәк күтәреп йө­ге­рер­гә ге­нә то­ра иде­гез. Хә­зер кай­тып та кер­мәс­сез ин­де!

Та­вык­лар аның бо­лай әй­тү­е­нә үп­кә­лә­гән­нәр. Биг­рәк тә Чу­ар Та­вык­ның кә­е­фе кит­кән. Мо­ңа­е­шып кал­ган­нар. Мон­нан соң әтәч әйт­кән, имеш:

— Ярый, җан ки­сәк­лә­рем, ар­ми­я­дән мин “я­ны­рал” бу­лып кай­тыр­мын, сез дә, “я­ны­рал” ха­тын­на­ры бу­ла­рак, аш­тан-аш­ка гы­на йө­рер­сез,— ди­гән.

Та­вык­лар әле дә һа­ман аның “я­ны­рал” бу­лып кайт­ка­нын кө­тә­ләр, ди. Ә ул — юк та юк!

 

 

СА­ЕС­КАН КИ­Я­ВЕ

Хи­кә­ят

Са­ес­кан кия­ү­гә чык­мак­чы бул­ган. Мо­ны Ала Кар­га­ның үзе­нә алу икән исә­бендә. Әм­ма нә­се­лен бик алай оша­тып ук җит­кер­ми.

— Ике­гез дә ак­лы-ка­ра­лы, ни­гә исең кит­кән, ал, рә­хәт­лә­неп яшә, ба­ла­лар үс­тер,— ди икән ип­тәш­лә­ре, аның кү­ңе­лен ау­лап.

— И, Са­ес­кан­ны һәр ял­ты­ра­ган­га кы­зы­гу­чы бу­ла­рак әй­тә­ләр бит,— ди икән Ала Кар­га, һа­ман да кү­ңе­ле ятып бет­мә­вен бел­де­реп.

— Исең кит­кән икән,— ди­ләр та­гын мо­ңа кар­шы ип­тәш­лә­ре,— ин­де хә­зер си­не­ке­нә ти­мәс, без­не­ке­нә ге­нә кы­зы­гыр!

— Әйе шул,— ди­гән Ала Кар­га.— Ме­нә шун­нан кур­кам да ин­де мин: сез­не­ке­нә кы­зы­гып, ми­не бө­тен­ләй оны­тып куй­ма­гае, дим!

Һәм­мә­се дә тел­сез кал­ган­нар.

 

ЙОРТ­КА КЕР­ГӘН ЭТ БӘ­ЛА­СЕ

Хи­кә­ят

Кыш­кы төн­дә Төл­ке бе­рәү­нең та­вык ке­тәк­ле­ге­нә төш­кән. Ә ан­да ху­җа­ның Эте ия­лән­гән икән, сал­кын­нан ка­чып йок­лап ята.

Төл­ке ки­леп тә тө­шә, Эт си­ке­реп тә то­ра. Бо­рын­га-бо­рын оч­ра­ша­лар. Та­вык эләк­те­рәм дә ка­чам ди­гән Төл­ке­гә үз кой­ры­гын сак­лап ка­лу хәс­рә­те ге­нә ка­ла. Ни­чек тә хәй­лә ит­мәк­че, әм­ма ва­кыт тар. Алай уй­лый, бо­лай: Эт­не ни­чек тә ал­дар­га бел­ми. Шун­да:

— Ка­ра әле, агай-эне,— ди бу,— әл­лә та­вык­лар­га йорт­ка кер­дең­ме, бө­тен өс-ба­шың­ны та­вык ти­зә­ге кап­ла­ган? Мо­ны ха­лык­ка сөй­лә­ми бул­мас!

Эт исә:

— Кая-кая?— дип, өс-ба­шын әй­лә­нә-тул­га­на ка­рый баш­лый. Ә төл­ке, бер та­вык­ны эләк­те­реп, ул ара­да чы­гып та ка­ча.

 

АХ­МАК ЭТ ХӘЙ­ЛӘ­СЕ

Хи­кә­ят

 

Эт­не ху­җа­сы та­вык ур­лап ашау­да га­еп­ли. Бер­ни эш­ләп бул­мый, ак­ла­ныр ча­ра­сы да юк. Өс­те-­ба­шы да та­вык ти­зә­ген­дә. Ин­де ни­чә көн ке­тәк­лек­тә су­ык­тан ка­чып ята бит. Ә Төл­ке, аны кы­зык итеп, та­вык­ны да ур­лап чы­гып кач­ты. Ху­җа­сы ал­ды­на ба­рып ак­ла­ныр иде: те­ге­ләй дә, бо­лай да оят. Эт тә­мам ап­ты­раш­та ка­ла. Ан­на­ры уй­лап чы­га­ра: та­вык­лар яны­на ке­реп, ку­нак­ча­га ме­неп утыр­сам, җит­мә­сә алар ке­бек кыт­кыл­дап та куй­сам, ху­җам ми­не та­вык­ка са­нар, этем­не юк­ка га­еп­лә­гән­мен дип бе­лер, ди.

Һәм шу­лай эш­ли дә. Ә ху­җа­сы чын­нан да ке­тәк­лек­кә ке­рә һәм бу хәл­не кү­рә, Эт­не та­нып:

— Аһ син, юнь­сез! Ме­нә ни­чек ми­нем та­вык­ла­рым­ны ау­лый­сың икән әле!— дип, ку­нак­ча­дан ку­ып тө­ше­рә һәм, кой­ры­гын бал­та бе­лән ча­бып, йор­тын­нан ку­ып чы­га­ра.

 

ЧЕ­БИ ХӘС­РӘ­ТЕ

Хи­кә­ят

 

Ке­тәк­лек­тә кырт­лый та­вык уты­рып че­би­ләр чы­гар­ган. Ара­дан бер­се, кү­кәй­дән ба­шын төр­тү­гә үк, сөй­лә­шер­гә то­тын­ган. Һич ке­нә дә тик тор­мый икән. Әни­се­нең ба­шы­на ук ме­неп утыр­ган. Шу­лай ка­рап то­ра икән бу, ә та­вык­лар ке­рә­ләр дә кү­кәй са­лып чы­га­лар, ке­рә­ләр дә кү­кәй са­лып чы­га­лар. Бу че­би со­рый ди:

— Әни, бо­лар ниш­ли­ләр?

— Кү­кәй са­ла­лар,— ди икән әни­се.

— Ә алар­дан че­би­ләр чы­га­мы?

— Әйе, алар­дан сез­нең ке­бек че­би­ләр чы­га.

— Ә ни­гә соң алар­ны ху­җа ха­тын ке­рә дә җы­еп алып ки­тә, ке­рә дә җы­еп алып китә, нәр­сә, алар­га уты­рып, ул үзе дә че­би­ләр чы­га­ра­мы­ни?— ди икән те­ге че­би.— Чи­ләк-чи­ләк җы­еп ала то­ра бит. Бик күп бу­лыр­быз ин­де!

 

 

КЕМ КЕМ­НӘН АКЫЛ­ЛЫ­РАК­ТЫР ӘЛЕ?

Хи­кә­ят

 

Ә­тәч үз би­лә­мә­лә­ре­нең тәр­ти­бен тик­ше­реп йөр­гән­дә, ке­тәк­лек­кә ки­леп кер­гән. Кү­рә: кырт­лый та­вы­гы һа­ман кү­кәй­ләр өс­тен­дә уты­ра, че­би­лә­ре чы­га баш­ла­ган­нар, ә бер­се ба­шы­на ук ме­неп баскан.

— Сә­лам!— ди икән бу, шу­шы әтәч­не кү­реп алып.

— Син нәр­сә, ма­лай ак­ты­гы,— ди икән аңа әтәч, акыл­га утыр­тыр­га те­ләп,— анаң ба­шы­на ме­неп баскан­сың? Үзең­не мәче-фә­лән эләк­те­реп ал­ма­сын, ка­на­ты ас­ты­на ке­реп кач!

— Син күр­мә­дең­ме­ни?— ди­гән икән че­би, ике дә уй­лап тор­мас­тан.— Ху­җа ха­ты­ны, пы­чак кай­рап, си­не эз­ләп йө­ри иде. Хә­зер мон­да ке­рер, кө­теп тор­са­гыз дип әйт­кән идем. Сак бу­ла күр!

Ә­тәч­нең ко­ты алы­нып, тиз­рәк урам­га ук чы­гып тай­ган.

 

 

КА­РАК­НЫҢ ҮЗЕ НИ, СҮ­ЗЕ НИ?

Хи­кә­ят

 

Кү­кәй ур­лау ни­я­те бе­лән бер Са­ес­кан та­вык ке­тәк­ле­ге­нә кер­гән. Алай-бо­лай ка­ран­ган да, том­шы­гы­на бер олы кү­кәй­не эләк­тер­мәк­че икән, күп­тән оя­да утыр­ган Кырт­лый та­вык:

— Кү­рәм, бар­сын да кү­рәм! Са­ес­кан — ка­рак!— дип кы­так­лый баш­ла­ган.

Са­ес­кан­ның ко­ты оч­кан. Шу­лай да акы­лын җы­еп әй­тә икән бу:

— Күр­дең­ме, сез­нең әтәч бөр­кет­ләр бе­лән очып йө­ри?

— Ал­да­ма,— ди икән Кырт­лый та­вык,— без­нең әтәч­кә та­гын!

— Ышан­ма­саң, чык та ка­ра!

Кырт­лый ке­тәк­лек­тән йө­ге­реп чык­ка­нын­да кой­ма ба­шын­нан очып төш­кән әтәч­не кү­реп ала да мак­тар­га ке­ре­шә:

— Ни­чек шун­дый би­ек­кә ме­нә ал­дың, җан ки­сәк­кә­ем? Ни­чек ку­рык­ма­дың, ха­ным-сол­та­ным?

— И юләр та­вык,— ди икән әтәч,— кой­ма ба­шы­мы би­ек җир? Ми­нем әле өй кы­е­гы­на ка­дәр дә мен­гә­нем бар!

— Си­не әле бөр­кет­ләр бе­лән очып йө­ри­сең ди­гән иде­ләр, мин шу­ны ис­тә то­тып әйт­кән идем,— ди икән Кырт­лый та­вык,— күр­ми ге­нә кал­дым!

— Кай­сы юлә­ре җиткерде си­ңа бу сүз­не?— дип һа­ман да әтәч аны ачу­ла­на икән.

— Са­ес­кан ке­тәк­лек­кә кер­гән иде, шул әйт­те дә, мин йө­ге­реп чык­тым!— ди­гән кырт­лый.

— И ах­мак та­вы­гым ми­нем,— ди­гән, ап­ты­рау­лы әтәч,— ка­рак­ның эше хә­рәм, үзе хә­рәм, сү­зе­нә ыша­ныр­га ярый­мы соң ин­де? Че­би­лә­рең­не эләк­те­рер өчен ял­ган сөй­лә­гән ул.

Кырт­лый, бар дөнь­я­сын оны­тып, ке­тәк­лек­кә йө­гер­гән.

 

 

КҮ­ҢЕ­ЛЕҢ­ДӘ БУЛ­ГАЧ

Хи­кә­ят

 

Кырт­лый йок­лап кит­кәч, оя­сын­нан че­би егы­лып тө­шә. Ишек ал­ды­на чы­га. Ә ан­да та­вык­лар җим чүп­ләп йө­ри­ләр, ур­та­да Әтәч ба­сып то­ра. Че­би, мо­ның яны­на ки­лә дә:

— Син ми­нем әти­ем­ме бу­ла­сың?— дип со­рый.

— Әйе, мин си­нең әти­ең бу­лам,— ди Әтәч, ба­шын го­рур кү­тә­реп.

— Ә бо­ла­ры кем­нәр?— ди та­гын да Че­би, йө­ге­ре­шеп йөр­гән та­вык­лар­га иша­рә­ләп.

— Ми­нем ха­тын­на­рым,— ди Әтәч, бу юлы­ да бик тә һа­ва­ла­нып.

— Әй­тәм аны,— ди Че­би,— алар ту­рын­да уй­лап, ба­ла­ла­рың­ның хәл­лә­рен дә бе­леш­ми­сең. Ха­тын­на­рың күп бул­гач, ва­кы­тың ти­ми­дер шул!

— Кү­ңел­дә ба­ла уе бул­са, ва­кы­ты гы­на та­бы­лыр иде әле!— дип, ба­шын кың­гыр са­лып, Әтәч чит­кә­рәк ки­тү җа­ен ка­ра­ган.

 

 

ШУ­ЛАЙ ИН­ДЕ, ЮГЫЙ­СӘ

Хи­кә­ят

 

Бер көн үтә, ике, өч... Кырт­лый та­вык һа­ман оя­сын­да уты­ра би­рә. Бер че­би­е ге­нә чык­кан ки­леш. Баш­ка­ла­ры да ме­нә-ме­нә бо­рын төр­тер­ләр сы­ман. Те­ге че­би әни­сен­нән со­рый:

— Мин әтәч­ме, әл­лә та­вык­мы?— ди.

— Ка­нат­ла­рың, кик­рик­лә­рең чык­мый­ча әй­тә ал­мыйм әле,— дип аң­ла­та та­вык,— че­би ча­гын­да без һәм­мә­без дә бер­төр­ле бу­ла­быз!

— Син дә әү­вәл че­би идең­ме?

— Әйе, мин дә әү­вә­ле че­би идем!

— Кай­чан үсеп җит­тең соң, әни?

— И, кем хә­тер­ләп бе­те­рә ин­де алар­ның ба­ры­сын да! Исем­дә, әү­вә­ле бар кү­лә­гә­дән, хәт­та шәү­лә­дән кур­ка идек. Ку­рык­мый баш­ла­гач, үсеп җит­кән идем ин­де.

— И, бик җи­ңел икән,— ди Че­би,— мин бит ин­де хә­зер үк ку­рык­мый баш­ла­дым, үсеп җит­тем­ме­ни?

 

 

ТА­ВЫК-ӘТӘЧ ХИК­МӘ­ТЕ

Хи­кә­ят

 

Че­би та­гын да әни­сен­нән со­рый икән:

— Әтәч­тән та­вык­ның аер­ма­сы нәр­сә­дә?

— Әтәч ул,— дип әй­тә икән Кырт­лый та­вык,— һа­ман та­вык­лар­ны хә­тер­ләп ке­нә йө­ри.

— Ә ни­гә хә­тер­ли соң ул алар­ны? Югал­ма­сын­нар дип­ме?

— Ва­кы­тын­да кү­кәй сал­сын­нар дип ин­де!

— Ә, алай икән,— ди Че­би.— Без­нең әти афә­рин, әйе­ме?

— Ни­гә алай уй­лый­сың?

— Әнә бит, та­вык­лар, әле бер­се, әле икен­че­се, ке­тәк­лек­кә ке­рә­ләр дә, оя­ла­ры­на кү­кәй са­лып чы­га­лар, ке­рә­ләр дә са­лып чы­га­лар. Әгәр дә хә­тер­ләп тор­ма­са, бу ка­дәр ты­рыш­ырлар иде­ме?

Че­би­нең бу сүз­лә­рен ишет­кәч, Кырт­лый баш­ка та­вык­лар­дан көнләшеп тә куй­ган ди әле.

 

 

АКЫЛ ӨЙ­РӘ­ТҮЕ ҖИ­ҢЕЛ УЛ

Хи­кә­ят

 

Кой­ма ба­шын­да Әтәч кыч­кы­рып торганын­да кү­рә, бер че­би аның ар­тын­нан мен­мәк­че бу­лып ма­та­ша икән. Мо­ңа бик ачуы ки­леп:

— Син ниш­ли­сең? Кая ме­нә­сең? Егы­лып төш­сәң?— дип ачу­ла­на баш­ла­ган.

Әм­ма Че­би, ко­ла­гы­на да эл­ми­чә, һа­ман ме­нәр­гә ма­та­ша икән, тик мак­са­ты­на ире­шә ге­нә ал­мый.

— Әйт­тем бит ин­де мин си­ңа, ма­таш­ма, ди­дем!

Чебине Әтәч һа­ман ачу­ла­на икән. Ә теге­нең шун­да гы­на акы­лы­на кот кил­гән, ул:

— Ан­да, юга­ры­да утыр­ган­да акыл өй­рә­түе җи­ңел ул, әти, мон­да тө­шеп бу­лыш­саң, ни­чек ях­шы бу­лыр иде!— ди­гән.

 

 

БАШ­СЫЗ АДӘМ ҺӘМ ДИЮ

Хи­кә­ят

 

Бер адәм ур­ман­га бар­ган да утын ки­сеп ята икән, дию ки­леп чык­кан. “Ме­нә күп­тән ке­ше итен аша­га­ным юк иде!”— дип сө­е­нә икән бу. Адәм­не эләк­те­реп ал­мак­чы бул­ган, ә те­ге мо­ны кү­реп өл­гер­гән. Эше ха­рап икә­нен аң­лап, суга бат­ка­нын­да са­лам­га ябыш­кан­дай, хәй­лә­гә то­тын­ган:

— Бик ях­шы бул­ды әле си­нең ки­лү­ең, яр­дәм­гә Хо­дай үзе җи­бәр­гән, ах­ры­сы,— ди икән.— Тот пыч­кы­ның бер ба­шын­нан, ки­се­шер­сең!

— Мин си­ңа яр­дәм­гә тү­гел, ба­шың­ны ашар­га кил­дем!— ди икән дию.

— Бе­ләм-бе­ләм,— дип әй­тә адәм дә,— мин дә шу­лай дим бит ин­де. Син пыч­кы­ның те­ге ба­шын­нан то­тып ки­сә тор, ә мин, өй­гә кай­тып, ба­шым­ны алып ки­лим, юк­са оны­тып кал­дыр­ган­мын.

— Бар,— дип әй­тә икән дию,— тиз йө­ре, ә мин утыныңны ки­сә то­рыр­мын!

 

 

ДИЮ АША­У­ЧЫ МА­ЛАЙ

Хи­кә­ят

Бер адәм­нең йор­ты­на дию төш­кән. Би­шек­тә­ге ба­ла­сын ур­ла­мак­чы икән. Ишек­тән эч­кә узуы бул­ган, бу­са­га­да адәм үзе кү­рен­гән. Хәл­не шун­да ук аң­лап ал­ган да әй­тә икән бу:

— Сөб­ха­нал­лаһ-ма­шал­лаһ! Рәх­мәт, Хо­да­ем! Мин ин­де ни­чә көн, бө­тен ур­ман­ны бе­те­реп, дию эз­ләп йө­рим, Син, бул­дык­сыз бу­лу­ым­ны аң­лап, аның үзен мон­да ки­тер­гән­сең. Улым ни­чә көн­нәр ашар­га дию сый­ра­гын со­рап ята иде, әнә дию үзе аның авы­зы­на ке­реп ба­ра!

Бу ва­кыт­та дию би­шек яны­на ки­леп җит­кән, ә ба­ла­ның йо­кы ара­лаш киң итеп авы­зын ач­кан ва­кы­ты икән. Ад­әм­нең сүз­лә­рен чын­га алып, исән ча­гында ко­ты­лыйм ди­я­рәк, дию өй­нең поч­ма­гын кү­тә­реп чы­гып кач­кан.

 

 

БЕР САН­ДЫК ИТ

Хи­кә­ят

 

Бер арык адәм­не ур­ман­да дию эләк­те­реп ал­ган, әм­ма аның сө­як­лә­ре шал­ты­рап то­ру­ын күр­гән дә әй­тә икән бу:

— Си­нең итең кай­да соң?

А­дәм ике дә уй­лап тор­ма­ган:

— Ха­тын­да!— дип җа­вап бир­гән.

— Бар, кай­тып алып кил!— ди икән дию.— Кө­теп то­рам!

Әм­ма адәм, акы­лы ча­ма­лы­рак бу­лу­дан­мы, әл­лә баш­ка сә­бәп ар­ка­сын­да­мы, кит­ми­чә, куз­га­ла ал­мый­ча то­ра икән. Дию ап­ты­ра­ган:

— Ни­гә кай­тып алып кил­ми­сең?— ди икән.

— Бик алып ки­лер идем дә, әм­ма кү­тә­реп йө­ри ал­мыйм, шу­ңа кү­рә итем­не ха­ты­ны­ма кал­ды­рыр­га ту­ры ки­лә,— ди­гән адәм,— үзең алып ки­леш­сәң ге­нә ин­де!

И­ке дә уй­лап тор­ма­ган дию, кит­кән­нәр бо­лар авыл­га тө­шеп. Ур­ман­на­ры тау ба­шын­да, авыл исә аның итә­ген­дә ге­нә икән.

Ба­рып кер­гән­нәр өй­лә­ре­нә. Ха­ты­ны ук­лау бе­лән ка­мыр тә­гә­рә­теп ма­та­ша икән. Бик тә си­мез, ди. Ди­ю­нең хәт­та күз­лә­ре май­ла­нып куй­ган.

— Мин,— дип әй­тә икән адәм,— әнә те­ге буш сан­дык­ның авы­зын ачып то­рам, ә син ха­тын­ның би­лен­нән ба­рып эләк­тер дә сан­дык­ка сал, мин кап­ка­чын тө­ше­рер­мен дә бик­ләп ку­яр­мын, син сан­ды­гы бе­лән итем­не алып ки­тәр­сең!— ди­гән.

Һәм дию ри­за­лаш­кан. Ха­тын­ның би­ле­нә кул­ла­рын су­зуы бул­ган, те­ге, ки­нәт бо­ры­лып, ди­ю­нең ба­шы­на ук­лау та­я­гы бе­лән тон­дыр­ган. Дию дөм­бер­дәп сан­дык­ка ау­ган, адәм исә, кап­ка­чын ябып, аны бик­ләп тә куй­ган, өс­те­нә үк ме­неп утыр­ган, ә үзе сөй­лә­нә икән:

— Ха­тын, си­ңа тан­сык дию итен алып кайт­тым әле, бер сан­дык ту­ты­рып!— дип.

Мо­ның ха­ты­ны ах­мак тү­гел, гомере буе һа­ман да ире­нең җа­е­на то­рып, ни әйт­сә дә кү­не­геп бет­кән бул­ган.

— И ирем, ни­чек кү­тә­рә ал­дың аны, әл­лә үз ая­гы бе­лән кил­де­ме?— дип, юха тел бе­лән сөй­ли икән бу.— Бик ях­шы бул­ган, ка­зан ас­ты­на ягып, су­ын кай­на­тып куй­дым. Ме­нә ток­мач та ба­са идем. Бик ва­кыт­лы алып кайт­кан­сың. Хә­зер бал­та ки­те­рәм, ту­рый тор!

Дию сан­дык­та ише­теп ята икән: “Аһ, ха­рап бул­ды баш­ла­рым, бо­лар дию ите ашау­чы адәм­нәр икән!”— дип. Шу­лай уй­лап бе­тер­гән һәм сан­дык­ны ва­тып чы­гып кач­кан. Шун­нан бир­ле ул авыл­га дию төш­кә­не юк, ди.

 

 

АШ ПЕ­ШЕ­РҮ СЕР­ЛӘ­РЕ

Хи­кә­ят

 

Бер адәм, кыш кө­не бу­ран­да ада­шып, ур­ман ала­нын­да­гы ди­ю­ләр яши тор­ган йорт­ка ба­рып кер­гән. И ку­ан­ган­нар икән те­ге­ләр, ашый­сы ри­зы­гың авы­зың­ны ер­тып ки­лә дип. Бер­се әй­тә икән:

— Ме­нә аш та бул­ды!— ди­я­рәк.

Мо­ны ишет­кәч, адәм:

— И егет­ләр,— ди­гән, би­лен­дә­ге бал­та­сын чы­га­рып,— мин дә ачык­кан идем, әй­дә­гез, әү­вә­ле бал­та­дан аш пе­ше­рә­без, ан­на­ры ми­ңа да чи­рат җи­тәр.

—­ Нәр­сә, без­не ах­мак дип бел­дең­ме әл­лә?— ди­гән ди­ю­ләр­нең бер­се.— Бал­та­дан аш пе­ше­рә­ләр ди­ме­ни? Аны бот­ка­га сал­ган­да ях­шы бу­ла. Ки­тер мон­да! Ә үзең учак­ка утын алып кер!

АДӘМ­НЕҢ ӨЧ ХӘС­РӘ­ТЕ

Хи­кә­ят

Дөнья йө­зен­дә ке­ше­нең өч төр­ле хәс­рә­те бар, ди­ләр. Бе­рен­че­се — ата-ана­сы бе­лән бәй­ле, икен­че­се — ба­ла­ла­ры бе­лән, өчен­че­се — үзе бе­лән.

Яхъя карт­тан со­ра­ган­нар, аның кай­сы ар­тык та кай­сы ким бу­лыр, дип. Ул әйт­кән:

— Аның иң көч­ле­се ба­ла хәс­рә­те бу­лыр, иң кеч­ке­нә­се — ата-ана бе­лән бәй­ле,— ди­гән.

— Алар­ның бар­лы­гы-юк­лы­гы, кай­чан­га­ча бар­га­ны ни­чек бе­ле­нер?— ди­гән­нәр.

Ул әйт­кән:

— Мә­хәб­бәт бе­лән бе­ле­нер. Ата-ана­быз­га мә­хәб­бә­те­без­нең зур­лы­гы ар­ка­сын­да без алар са­гы­шын үл­гән­нә­ре­нә­чә тар­та­быз, ба­ла­лар­ны­кын — аяк­ла­ры­на бас­кан­ча. Ә үзе­без бе­лән бәй­ле­се го­мер бу­е­на ба­рыр, ке­ше­нең үзе­нә бул­ган мә­хәб­бә­те сүн­гән­гә ка­дәр,— дип җа­вап бир­гән.

 

 

ӨЧ ТӨР­ЛЕ ГА­МӘЛ СЕ­РЕ

Хи­кә­ят

— Өч га­мәл­дә дөнья га­за­бы бар, ди­ләр, алар кай­сы­лар?— дип со­ра­ган­нар Ка­зый Яхъ­я­дан.

Ул исә:

— Бо­лар нәр­сә һәм нин­ди икән­ле­ген бел­мә­сә­гез, со­рап то­рыр иде­гез­ме?— дип җа­вап бир­гән.

Ха­лык­ның кә­е­фе кит­кән. “Сер яше­рә, сер яше­рә!”— дип зар­ла­ныш­кан­нар.

— Ярый, алай­са әй­тим ин­де,— ди­гән Ка­зый Яхъя,— өч га­мәл­дә дөнья га­за­бы бар ди­гән­дә: ир­тә­ге­се көн эше ту­рын­да кай­гырт­саң, үт­кән эш өчен хәс­рәт чик­сәң, бү­ген­ге эшең­не уй­ла­ма­саң — ме­нә шу­лар күз­дә то­ты­ла­лар. Әм­ма кай­бер ке­ше­ләр, бо­лар ха­кын­да уй­ла­мас­ка ти­еш­без икән ди­я­рәк фи­кер йөр­тә­ләр. Ки­ре­сен­чә, бу өч га­мәл­дә ни­ят бул­ган­да — ях­шы­дыр,— ди­гән.

 

 

ДӨН­ЬЯ­ЛЫК БАК­ЧА­ЛА­РЫ

Хи­кә­ят

 

Мө­гал­лим Та­рикъ, ге­ог­ра­фия фә­нен ях­шы бе­лә­рәк, дөнья йө­зен­дә җән­нәт­кә тар­тым җир­ләр бар­лы­гын сөй­ләп ал­ган:

— Ме­нә ан­да,— ди­гән,— агач­лар чә­чәк ата то­ра, җи­меш би­рә ба­ра. Яф­рак­ла­рын кой­мый­лар. Бак­ча­лар һәр­да­им яшел уты­ра­лар. Мон­дый урын­нар тау ара­ла­рын­да, үзән­лек­ләр­дә икән. Һәр кыйт­га­да да бар дип әй­тә ал­мыйм. Әм­ма җы­лы як­лар­да мон­дый бак­ча­лар ке­ше­ләр­не бик хуш­лан­ды­ра­лар икән.

— Ан­дый бак­ча­лар­да яшәү­че­ләр дөнья йө­зен­дә үк җән­нәт­кә ире­шә­ләр бу­лыр, шу­лай­мы?— дип со­ра­ган ха­лык.

— Дөнья йө­зен­дә нин­ди ге­нә җән­нәт­кә тар­тым бак­ча­лар бул­ма­сын, әм­ма алар­да да эш­лә­ми­чә ге­нә яшәп бул­мый. Дөнь­я­лык­та бән­дә га­ме — хез­мәт­тә!— ди­гән мө­гал­лим Та­рикъ.

 

 

БА­ЗАР АКЫ­ЛЫ

Хи­кә­ят

Ба­зар­да бер ба­бай­ны күр­дем. Ак җәй­мә җәй­гән дә шу­ның өс­те­нә ва­тык йо­зак, ти­шек иләк, сы­нык пы­чак, ки­тек бал­та, кәк­ре ка­дак ише­ләр­не те­зеп сал­ган. Хәй­ран ка­лып:

— Ба­бай, бо­лар­ны кем ал­сын?— дип кө­лә баш­ла­ган идем, ул:

— Алай ди­мә, улым! Са­тар әй­бе­рең бул­са, алу­чы­сы та­бы­ла аның, бор­чыл­ма!— ди­де.

— Ни­чек ин­де?

— Ба­зар­да ике төр­ле юләр­ләр бу­ла. Алар­ның бер­лә­ре, кыйм­мәт­кә са­та­мын дип ал­да­на, икен­че­лә­ре, оч­сыз­га алам дип уй­лый!

Ү­зем­не бер дә юләр­гә са­ный­сым кил­ми иде. Әй­лә­неп йө­ре­дем-йө­ре­дем дә, вак-тө­як әй­бер­лә­рен са­тып бе­те­рер­гә өл­гер­гән ба­бай­га та­гын игъ­ти­бар ит­тем. Ул:






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных