Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






ЯСАЛ­МА КЕ­ШЕ­ЛӘР, ЯКИ 3 страница




— Оч­сыз­га­рак са­ту­чы­ны эз­ли­сең­ме, улым?— ди­де, со­рау ка­тыш ел­ма­еп.

 

 

ЯШЬ­ЛӘР­НЕ ҮС­ТЕ­РҮ

Хи­кә­ят

 

Кош-корт хал­кы тиз кар­та­ю­чан бит ин­де ул. Че­би­ләр үсә то­ра, та­вык бу­лып ки­тә. Әтәч­ләр дә шу­лай ин­де. Бу­ын­нар ал­ма­шын хә­бәр итеп яшь­ләр килә тора.

Бер әтәч үсеп ки­лү­че яшь әтәч­ләр­нең баш­ла­рын гел чу­кып, ап­ты­ра­тып яши икән. Та­вык­лар түз­мә­гән­нәр:

— Ни­гә алар­га ирек бир­ми­сең, ма­тур гы­на үсеп кил­гән­нә­рен­дә баш­ла­рын чу­кый­сың?— ди­гән­нәр.

— Сез шу­лай ин­де, яшь­ләр үсәр­ләр дә без­гә ка­рар­лар дип өмет­лә­нә­сез. Әм­ма алар бе­лән бер­гә үз­лә­ре ке­бек үк яшь та­вык­лар да үсеп ки­лә. Урын­на­ры­гыз­ны ал­мас­лар дип өмет­лән­мә­гез!— дип, әтәч алар­ны чукып ачу­лан­ган.

 

 

БУЛ­ДЫК­ЛЫ­ЛЫК БИЛ­ГЕ­СЕ

Хи­кә­ят

Бе­рәү­не мак­тый­лар икән:

— Аһ сез нин­ди бул­дык­лы, үзе­гез — ша­гыйрь, үзе­гез — язу­чы, үзе­гез — дра­ма­тург!— дип.— Зур та­лант ия­се сез! Мил­ләт­ебе­знең го­рур­лы­гы, за­ма­на­быз­ның ма­я­гы, кү­ңел­ләр­нең күр­ке!

Бу ке­ше, тың­лап-тың­лап тор­ган да:

— Аһ, шу­лай бул­са иде,— ди­гән.— Сез ми­не та­лант ия­се, ди­сез, ша­гыйрь, язу­чы, дра­ма­тург, ди­сез. Әм­ма, юнь­ле ша­гыйрь бу­ла ал­ма­гач, язу­чы бу­лып бул­мас­мы дип, юнь­ле язу­чы да бу­ла ал­ма­гач, дра­ма­тург чык­мас­мы миннән дип ты­ры­шып-ты­ры­шып ка­рау­дан гы­на ша­гыйрь дә, язу­чы да, дра­ма­тург та бу­лын­ган ин­де!

 

 

АЧ­ЛАР ХӘ­ЛЕН ТУК­ЛАР БЕЛ­МИ

Хи­кә­ят

 

А­дәм хәс­рәт­сез бул­мый, ди­ләр.

Шу­лай бер ке­ше­нең хә­ле бик мөш­кел икән. Кә­е­фен кү­тә­рер­гә дип дус­ла­ры төр­ле мә­зәк­ләр сөй­ләп ка­ра­ган­нар, ул һа­ман көл­ми, кә­е­фе кит­кән­нән-ки­тә, ди. Дус­ла­ры тә­мам га­җиз­лә­неп бет­кән­нәр.

— Әл­лә җыр­лап-би­еп ка­рыйк­мы?— ди­гән­нәр һәм, ни уй­ла­ган бул­са­лар, шу­лай кы­лан­дыр­ган­нар.

Те­ге һа­ман көл­ми дә, уй­на­мый да икән. Дус­ла­ры та­гын да хәй­ран ит­кән­нәр. Ара­дан бер­се со­рар­га бул­ган:

— Ни­гә көл­ми­сең? Җыр­ла­мый­сың? Би­еми­сең?— ди­гән.— Сә­бә­бе нәр­сә­дә?

— И дус­ла­рым, сез ми­ңа бер ашар­лык ри­зык бир­сә­гез иде! Ни­гә шу­шы ка­дәр ин­тек­те­рә­сез?— ди­гән җа­ва­бын ишет­кәч, дус­ла­ры:

— Бел­мә­дек, га­фу!— ди­гән­нәр.— Кү­ңе­лең са­гыш­лан­ды­мы дип уй­ла­ган идек, ашый­сың гы­на кил­гән икән бит!

 

 

АХИ­РӘТ КӨН РИ­ЗЫ­ГЫ

Хи­кә­ят

 

Бер мул­ла­дан со­ра­ган­нар:

— Сез без­гә җән­нәт­тән ми­сал ки­те­рер­сез­ме?— дип.

— Ки­те­рә­мен!— ди­гән мул­ла.— Җән­нәт ми­са­лы шул бу­лыр: кем­нәр хә­мер эчеп, тә­мам ка­нат­ла­нып, дөнь­я­ла­рын оны­тып җи­бә­рер­ләр, шул ха­ләт җән­нәт ми­са­лы бер хәл бу­лыр.

— Ә тә­муг­тан ми­сал нәр­сә­дер?— ди­гән­нәр.

— Аны­сы да бик га­ди,— ди­гән мул­ла,— үзен җән­нәт­тә дип бе­леп, адәм ба­ла­сы бик күп хә­мер эчәр, ә ан­на­ры ба­шын кү­тә­рә ал­мый­ча авы­рыр. Эче-ты­шы кө­яр, уе­на гө­наһ­ла­рын­нан ар­ты­гы кил­мәс, мәң­ге алай эш­лә­мәм дип ант­лар итәр, әм­ма бу хә­лен­нән ко­ты­ла гы­на ал­мас. Шу­ңа да хә­мер бу дөнья ри­зык­ла­рын­нан хә­рә­ме, Ахи­рәт­нең хә­лә­ле!— ди­гән.

 

САН­ДУ­ГАЧ ТЕЛ­ЛЕ ТА­ТАР

Хи­кә­ят

 

Инг­лиз, урыс һәм та­тар бер по­ез­дда бер ва­гон­да бер ку­пе­га ту­ры кил­гән­нәр. Сөй­лә­шеп ба­ра­лар икән. Инг­лиз мак­та­на ди:

— Ми­нем инг­лиз те­ле шун­дый тел, аны дөнь­я­ның һәр кыйт­га­сын­да аң­лый­лар һәм бе­лә­ләр, шу­ңа кү­рә хал­кым да бө­ек ха­лык!— дип.

У­рыс та юга­лып кал­ма­ган:

— Си­нең те­лең­не бө­тен дөнь­я­да аң­ла­са­лар, ми­нем те­лем­не яр­ты дөнья бе­лә, баш­ка бер­нин­ди тел­не аң­ла­мый­ча да урыс­ча сөй­лә­шеп дөнь­я­ны ги­зеп бу­ла. Ми­нем ха­лык та бө­ек!— ди­гән, го­рур­ла­нып.

Ә та­тар эн­дәш­ми, мыш­тым гы­на уты­ра икән. “Син дә әйт ин­де!”— ди­гән­дәй аңа тө­бәл­гән­нәр.

— Ми­нем те­лем­дә та­тар­лар үз­лә­ре дә ка­чып кы­на сөй­лә­шә­ләр. Сан­ду­гач сай­ра­ган ке­бек, бө­тен га­ләм ты­ныч­ла­нып бет­кәч,— ди­гән ул.— Ми­нем те­лем сан­ду­гач те­ле­дер ин­де!

 

 

КӘ­БЕС­ТӘ ХӘС­РӘ­ТЕ

Хи­кә­ят

 

А­гай­лар сөй­лә­шә:

— Кә­бес­тә­гә корт төш­те, ни­чек бе­те­рер­гә бел­гән юк!— дип.

А­ра­дан бер­се:

— Агу­лар­га ки­рәк, эз­лә­ре дә кал­мас!— ди­гән.

Әм­ма бу ки­ңә­шен баш­ка­лар өнә­мә­гән­нәр. Ара­дан та­тар агае:

— Кә­бес­тә кор­тын көн дә чүп­ләп тор­саң, бер­се дә кал­мый. Ми­нем ха­тын шу­лай итә!— ди икән.

Бо­лар­ны тың­лап тор­ган яһү­ди:

— Нин­ди сүз сөй­лә­шә­сез сез?— дип ап­ты­ра­ган.— Мин кә­бес­тә­не ки­бет­кә ке­рәм дә алам, ке­рәм дә алам, әм­ма бер ге­нә дә кә­бес­тә­гә корт төш­кә­нен күр­гә­нем юк иде әле­гә­чә,— ди­гән.

— И юнь­сез,— дип ачу­ла­на баш­ла­ган­нар аны агай­лар,— сөй­лә­шер­гә сүз­не бе­тер­дең. Әле без яр­ты сә­гать­ләп бә­хәс­лә­шә­се идек!

 

 

ХИК­МӘТ­ЛЕ ТА­БИП

Хи­кә­ят

 

Та­бип чи­ра­тын­да бер та­тар агае уты­ра. Авы­ру­лар ке­реп ки­тә­ләр, әй­лә­неп тә чы­га­лар. Агай­ның кә­е­фе бо­зы­ла һәм:

— Бу та­бип әл­лә шун­дый на­чар­мы, ке­ше­ләр­не ка­рап та тор­мый, бо­ра да чы­га­ра, бо­ра да чы­га­ра?— дип со­рый, ри­за­сыз ачу­ла­нып.

— Юк,— ди­ләр аңа,— ки­ре­сен­чә, бик ос­та та­бип ул. Авы­ру ке­ше­нең бер кү­рү­дә чи­рен бил­ге­ли. Си­нең кай­сы тө­шең авыр­та соң?

— Авырт­кан һәм авыр­ган җи­рем дә юк сы­ман, ку­лым гы­на... сын­ма­ды ми­кән дип бор­чы­лып кил­дем. Улым­ның ма­ши­на­сы юл­да ва­тыл­гач, ас­ты­на ке­реп кит­те, ә мин ма­ши­на­сын сә­гать буе кү­тә­реп тор­ган идем,— ди­гән.

— Бор­чыл­ма, агай,— ди­гән­нәр ишек тө­бен­дә чи­рат­та уты­ру­чы­лар.— Бу та­бип шун­дый ос­та, ая­гың­ны се­бер­ке су­ын­да то­тар­га ки­ңәш итәр, кулыңның да авыруы бетәр.

 

 

БАШ­СЫЗ ХА­ТЫН БӘ­ЛА­СЕ

Хи­кә­ят

 

— И баш­сыз!— дип ачу­ла­на икән улын бер ир. Ма­лай аны-мо­ны эн­дәш­ми тик то­ра, ан­на­ры әни­сен­нән со­рый:

— Әни, ми­не син алып кайт­кан идең­ме, әл­лә әти­ме?— дип.

— Мин әл­бәт­тә, ата­ңа та­гын!— ди икән әни­се.

— Ә син ми­не әти­дән алып кайт­тың­мы соң?

— Шул баш­сыз­дан бул­мый, кем­нән алып кай­тыйм ин­де?— ди­гән әни­се.

— Ә, шу­ңа кү­рә мин дә баш­сыз ин­де алай­са, әйе­ме?— ди улы.

Ә­ти­се тың­лап тор­ган да:

— Әни­ең баш­лы бул­са, юнь­ле­рәк ир­дән алып кай­тыр иде си­не, баш­сыз, шу­ны да аң­ла­ма­гач!— дип, улын та­гын да ачу­ла­ну­ын дә­вам ит­кән.

 

 

АКЫЛ­ЛЫ ДУС КИ­ҢӘ­ШЕ

Хи­кә­ят

Бер та­тар дра­ма­тур­гы хәт­дин тыш ба­еп кит­кән. Чит ил ма­ши­на­ла­рын­да гы­на йө­ри, шәп ки­е­нә. Фа­ти­рын да, йорт җи­һаз­ла­рын да яңар­тып бе­тер­гән. Ин­де чи­рат ха­ты­ны­на җит­кән. Мо­ны­сын да яңарт­са, бө­тен­ләй дә бә­хет­ле бу­ла­сы, имеш! Тик эше ба­рып кы­на чык­мый. Өе­нә ха­тын­нар да алып кай­тып ка­рый, яшь кыз­лар да. Әм­ма ха­ты­ны һич та­выш чы­гар­мый.

— Бул­ды­ра ал­саң, афә­рин!— дип ке­нә то­ра. Ә үзе чит-ят ир­ләр­гә бер дә кы­зык­мый, ирен таш­лап ки­тә бел­ми.

Д­ра­ма­тург тә­мам акыл­дан ша­шар хәл­гә җи­тә. Дус­ла­ры, мо­ңа ки­ңәш би­реп, үзең таш­ла да кит син аны, ди­ләр. Ә ир­нең бер дә алай итә­се кил­ми, фа­ти­ры кыз­га­ныч, бай­лык­ла­ры. Са­ран бул­ма­саң, ба­еп ки­тү мөм­кин тү­гел шул ул.

Мо­ның хә­ле­нә кер­гән бер ке­ше аңа мондый ки­ңәш би­рә:

— Син,— ди,— ха­ты­ны­ңа бер ка­шык су бе­лән йо­тар­лык бе­рәр сө­яр­кә та­бып бир. Эһ та ит­мәс, ки­тәр дә ба­рыр! Юк­са си­нең хә­лең “бү­ре дә тук бул­сын, са­рык та исән кал­сын” ди­гән мә­каль­гә тар­тым,— ди­гән.

— Ә ан­дый егет ми­нем ха­тын­га ка­рар­мы соң?— ди икән дра­ма­тург.

— И юләр, ниш­ләп ка­ра­ма­сын,— ди икән дус­ты.— Си­нең ха­тын­дай чи­бәр зат­ны көн­дез чы­ра ян­ды­рып эз­лә­сәң дә та­бып бул­мый. Ул үзе дөнья бай­лы­гы. Кы­я­фә­те — зат­лы, ку­лы — тат­лы...

А­ны тың­лап тор­ган-тор­ган да ир, ба­зар­га сы­ер са­тар­га чык­кан му­жик ке­бек әй­тә икән:

— Мон­дый ха­тын үзе­мә дә ки­рәк бу­лыр, кит­ми ге­нә тор­сын әле!— дип.

 

 

ЗАЯ ГО­МЕР — ЗАР ГО­МЕР

Хи­кә­ят

Го­мер үт­кә­не­нә бе­рәү зар­ла­на икән. Икен­че­се:

— Хә­е­ре бе­лән, хә­е­ре бе­лән!— дип әй­тә, ди.

— Аның үтү­ен­дә нәр­сә­се ин­де хә­ер­ле?— ди­гән те­ге­се, һа­ман да зар­ла­нып.

Мо­ны­сы аңа га­җәп­лән­гән һәм әйт­кән:

— Го­мер­нең һәр чо­рын­да үзе­нә кү­рә хә­ер­ле ягы бар. Яшь­лек­тә чын егет бу­лып, ир­лек­тә исә ике ку­лың­нан җит­меш төр­ле эш кил­сә, ме­нә шу­лар бу­лыр ин­де ул го­мер­нең хә­ер­ле узуы. Ә карт­лык­ның үз шат­лык­ла­ры бар. Аны­сы көз­дә бак­ча­лар­ның җи­меш­лән­гә­не ке­бек ин­де,— ди­гән.

Күп­ләр яши­ләр, әм­ма го­мер ит­кән ке­бек тә тү­гел­ләр, зая­га ел­ла­рын уз­ды­ра­лар да җи­бә­рә­ләр, имеш. Ә ан­на­ры зар­ла­нып йө­рер­гә ге­нә ка­ла.

 

 

АК­ЧА­ДА­МЫ­НИ ХИК­МӘТ?

Хи­кә­ят

 

Бер адәм ак­ча­сыз­лык­тан ин­те­гә икән. Нин­ди ге­нә эш­не баш­ка­рып чык­ма­сын, ке­ре­ме үзен дә, га­и­лә­сен дә туй­ды­рыр­га чак җи­теп ба­ра. Бу хә­ле ту­рын­да дус­ты­на зар­ла­на икән:

— Эш­лим-эш­лим, бер фай­да­сын да күр­мим. Хез­мәт ха­кым аша­ры­ма да чак җи­теп ба­ра,— дип.

Ә мо­ның дус­ты яһү­ди ка­ве­мен­нән бул­ган. Ул аны тың­лап тор­ган да:

— И агай-эне,— дип әй­тә икән,— син юк­ка күп эш­ләр­гә ки­рәк бул­ган хез­мәт сай­ла­ган­сың. Мон­нан тү­бән аз эш­ләп, күп ак­ча ала тор­ган җир­гә ур­наш. Бер­нин­ди хәс­рә­тең дә бул­мас,— ди­гән.

Бу ке­ше, шун­дый эш эз­ләп йө­реп, бө­тен­ләй дә бөл­ген­лек­тә кал­ган.

 

 

МӘ­ЗӘ­ГЕ КЫЙМ­МӘТ

Хи­кә­ят

 

— Мин — бө­ек ша­гыйрь, мин — бө­ек ша­гыйрь!— дип дау куп­та­ра икән бер ка­ләм ия­се. Мо­ны тың­лап тор­ган ха­лык:

— Әйе, син — бө­ек ша­гыйрь, син — бө­ек ша­гыйрь!— ди­ләр, афә­рин­ кыч­кы­ра­лар. Те­ге һа­ман да үс­се­нә би­рә, үзе­не­кен та­кыл­дый:

— Мин — бө­ек ша­гыйрь, мин — бө­ек ша­гыйрь!

Ә ха­лык һа­ман да мак­тау­да икән. Шун­нан, бо­лар яны­на яңа ки­леп ку­шыл­ган бер әфән­де, аларга аптырап:

— Нин­ди бө­ек ша­гыйрь бул­сын бу, ши­гырь­лә­ре биг­рәк буш бит, мәгъ­нә­се юк,— ди­гән.

Шунда халык эченнән акыллысы:

— Аны­сын без дә бе­лә­без, әм­ма ко­тырт­кан са­ен аның си­ке­рүе кы­зык бит. Ат кә­ми­те сы­ман,— дип, әфән­де­гә хәл­нең асы­лын аң­ла­тып бир­гән.

 

 

МИНКЕМ­ЛЕК СЕ­РЕ

Хи­кә­ят

 

Адәм­нең хол­кын­да ике на­чар як бар, ди­ләр, бер­се — мин-мин­лек, икен­че­се — көн­че­лек. Акы­лы бул­ган ке­ше ме­нә шу­лар­ны бәй­дә то­ту­ны код­рәт итә, имеш.

Шу­лай бер адәм баш­ка­лар­га һа­ман да үп­кә­ләп ке­нә то­ра икән.

— Ниш­ләп кә­е­фең юк си­нең?— ди­ләр.

Бу адәм исә:

— Бик бу­лыр иде дә бит, әм­ма сез ми­не сан­ла­мый­сыз, кем­ле­гем­не бел­ми­сез! Һа­ман да үзе­гез дә үзе­гез. Сез ге­нә ях­шы, баш­ка­лар­ны бер дә күр­ми­сез,— ди­гән.

— Ниш­ләп шу­лай бул­ма­сын,— ди­гән­нәр мо­ңа.— Үзе­без­нең кем­лек­не үзе­без күр­мә­сәк һәм бел­дер­мә­сәк, син кү­рер идең­ме соң?

Те­ге ке­ше дә акы­лы­на ки­леп әйт­кән ди:

— Бик кү­рер идем, әгәр дә үзем­дә дә кем­лек бул­са!— дип.

 

 

КҮ­ҢЕЛ КҮ­ЗЕҢ БУЛ­МА­СА

Хи­кә­ят

 

Бер ке­ше һа­ман да ки­тап укый икән. Бе­рсен бе­те­рер­гә өл­гер­ми, икен­че­сен баш­лый. Мо­ны зур га­лим бу­лыр дип кө­тә­ләр. Әм­ма юк та юк. Ап­ты­ра­гач:

— Нәр­сә укый­сың соң син ул ки­тап­лар­дан?— дип со­ра­ган­нар.

— Уку­ын күп укы­дым ин­де,— ди­гән те­ге “ки­тап кор­ты”,— ин­де хә­зер мәгъ­нә эз­ләп укыйм!

— Тап­тың­мы соң?

— Әле­гә юк!— ди­гән бу.

— И юләр,— ди­гән­нәр мо­ңа,— мәгъ­нә бит ул ки­тап­та гы­на тү­гел, ке­ше­нең үзен­дә дә бу­ла. Әгәр дә укы­ган ки­та­бың­да алар оч­ра­шып ка­выш­ма­са­лар, бу ка­дәр кү­зең­не бе­те­рү­дән ни фай­да?

— Шу­ңа дип ты­ры­шам бит ин­де!— ди­гән те­ге ке­ше, җа­ва­бын­да ел­ма­еп.

 

 

СА­РАН­ЛЫК КОТ­КЫ­СЫ

Хи­кә­ят

 

Бер бай адәм бик са­ран икән. Әм­ма аны са­ран дип әйт­мә­сен­нәр өчен, бай­лы­гын яше­реп, ис­ке-мос­кы гы­на ки­еп йө­ри бу. Ме­нә бер­ва­кыт өй­лә­нер чак­ла­ры җи­тә моның, ха­тын алып кай­та. Йор­ты-җи­ре бе­лән та­ныш­ты­рып йө­ри. Ха­ты­ны бо­лар­ның һәм­мә­сен кү­рә дә:

— И-и,— ди,— мин си­нең бо­лай ук бай икән­ле­гең­не бел­мә­гән идем.

— Ә нәр­сә, на­чар­мы­ни?— ди бу адәм.

— На­ча­рын на­чар тү­гел дә,— дип әй­тә икән ха­ты­ны,— әм­ма бу ка­дәр мал-ту­ар­ны, бай­лык­лар­ны, йорт-җир­ләр­не ка­рап бе­те­рер­гә дә ки­рәк бит әле. Мин бит си­ңа ха­тын бу­лыр­га дип кенә кил­гән идем, ә син ми­не хез­мәт­че итеп тә ал­ган­сың икән!

 

 

ХӘЙ­ЛӘ­СЕЗ ИР

Хи­кә­ят

 

Бе­рәү­ләр фа­тир алыр­га җы­ен­ган­нар. Мө­га­ен мөм­кин­лек­лә­ре шун­дый­рак бул­ган­дыр ин­де, га­и­лә ба­шы ир, ашык­мый гы­на сөй­ләп, ха­ты­ны бе­лән ки­ңә­шә икән:

— Дүрт бүл­мә­ле­не алыйк­мы, әл­лә өч­ле ге­нә дә җи­тәр­ме?— дип, һич­бер хәй­лә­сез.

Ха­ты­ны­ның шун­да йө­рә­ге­нә ут ка­ба яз­ган:

— Юк ин­де, ирем, өч­ле дә бик җит­кән,— ди икән бу.— Ул бүл­мә­ләр­не әл­лә син җы­еш­ты­ра­сың­мы? Ми­ңа тө­шә­чәк бар авыр­лы­гы. Дүрт бүл­мә­не җы­еш­ты­рып чы­га­рыр­га да аны күп­ме хез­мәт ки­рәк, өч­ле­не ге­нә ал, өч­ле­не ге­нә!

— Ярар,— ди­гән ире,— бер бүл­мә­сен бик­ләп ку­яр­быз, нәкъ өч бүл­мә­се ге­нә ка­лыр, син ди­гән­чә бу­лыр, бер дә бор­чыл­ма!

 

 

ИХ­ЛАС­ЛЫК ХИК­МӘ­ТЕ

Хи­кә­ят

 

Ке­ше­дә иң яма­ны — тел, ди­ләр. Әм­ма бер ке­ше шун­дый ос­та сөй­лә­шә икән, хәт­та әйт­кән сүз­лә­рен­дә сан­ду­гач са­гыш­ла­ры бар бу­лыр. Аны гел тың­лап кы­на то­ра­сы ки­лә.

Шун­нан, бе­рәү ки­лә дә мон­нан со­рый:

— Ка­ра әле, ка­рен­дәш,— ди,— ми­нем дә, югый­сә, та­вы­шым да моң­лы, җөм­лә­лә­рем дә дө­рес, дик­тор бу­лып та эш­лим, ни­гә соң ха­лык ми­не мө­киб­бән ки­теп тың­ла­мый? Ки­ңәш бир­мәс­сең­ме икән?

— Би­рәм,— ди­гән ул ке­ше.— Се­ре бик га­ди аның: сөй­лә­гән­дә сүз чи­лә­ген, җан­ның ко­е­сы­на тө­ше­реп, шун­нан акыл шир­бә­тен ту­ты­рып алып, баш­ка­лар­ның кү­ңел тус­та­ган­на­ры­на бү­леп са­ла бе­леп сөй­лә­шер­гә ки­рәк! Ба­ры шул гы­на, бер­нин­ди авыр­лы­гы да юк аның!

 

 

ГА­ДЕЛ­ЛЕК ӨЛ­ГЕ­СЕ

Хи­кә­ят

 

Бә­хет­ле тор­мыш­ның ни­ге­зе га­дел­лек­кә ко­рыл­га­нын бе­лә­сез. Әм­ма аны “дө­рес­лек” тә ди­ләр әле.

Шу­лай бер­ва­кыт бер хө­кем­дар:

— Бо­лай ит­сәм га­дел бу­лыр­мы, алай эш­лә­сәм ярар­мы?— дип баш ва­тып уты­ра икән, өс­тә­ле­нә нур­ла­рын ко­еп тор­ган ко­яш­ның йө­зен шунда бо­лыт кап­ла­ган. Бу хәл­гә кү­ңе­ле кит­кән хө­кем­дар:

— И хә­ер­сез,— дип зар­лан­ган ачу­ла­нып.— Син, югый­сә, зә­гыйфь, мес­кен бер бо­лыт ки­сә­ге ге­нә, әм­ма ни­ка­дәр як­ты ян­ган, Ал­ла­һы­ның шә­ме бул­ган ко­яш­ны да кап­лар­га җөрь­әт итә­сең, ә мин мон­да бү­ре­гә дә ярар­га ты­ры­шы­п, аны да тук ит­мәк­че­мен, са­рык та исән кал­сын дип баш ва­там!

 

 

БАШ­СЫЗ БАШ

Хи­кә­ят

 

Ике агай утын ки­сә­ләр икән. Ар­кы­лы пыч­кы­ны чаж да чож йөр­тә­ләр. Урам­нан бер таш­баш ма­лай үтеп ба­ра. Бо­лар яны­на тук­тый, ка­рап то­ра. Ан­на­ры, юри ша­яр­тып­мы:

— Нәр­сә, агай­лар, пыч­кы бү­ле­шә­сез­ме әл­лә? “Ми­не­ке дә ми­не­ке” дип тарт­ка­ла­ша­сыз?— ди.

Бер­се­нең мо­ңар­га ачуы ки­лә:

— Атаң ба­шын бү­ле­шә­без!— дип, усал итеп эн­дә­шә.

Ма­лай да ап­ты­рап кал­мый:

— Ми­нем атай­ның ба­шы сез­гә тә­те­мәс шул,— ди.— Ул ча­на­сын җәй ясый, ар­ба­сын кыш­тан май­лап куя. Утын­ны да сез­нең ке­бек кыш кө­не ки­сеп ят­мый!

Һәм ки­теп ба­ра.

Агай­лар­ның икен­че­се бе­рен­че­се­нә:

— Бүл­дең­ме ата­сы ба­шын?— дип әй­теп куя.

 

 

ЗАТ­ЛЫ­ЛЫК ХИК­МӘ­ТЕ

Хи­кә­ят

 

Ке­ше­нең бә­хе­те үзен­нән ал­да йө­ри, ди­ләр. Кая бар­са да, ниш­лә­сә дә кө­теп ала. Әм­ма лә­кин адәм­дә тә­кәб­бер­лек ди­гән бәд­бә­хет бар, шу­ның ар­ка­сын­да ул үзен та­нып, кө­теп ал­ган бә­хе­тен күр­ми үтеп ки­тә, имеш.

Шу­лай бе­рәү:

— Мин — бул­ган, мин ку­лы­ма нин­ди эш ал­сам, шу­ны хәл итәм, га­ди таш­тан эн­җе бөр­те­ге ясыйм, ти­мер­не ал­тынга әверелдерәм,— дип мак­та­на икән.

Мо­ны тың­лап тор­ган икен­че бер адәм:

— Бо­ла­ры бик ях­шы, әм­ма үзең­не дә зат­лы итәр­гә оныт­ма,— ди­гән, әл­лә бе­раз көн­лә­шеп­тер­ме, бел­мәс­сең.

Һәм аңар­дан мон­дый җа­вап­ны ишет­кән:

— Хик­мәт шун­да шул ме­нә, тә­кәб­бер­ле­гем ар­ка­сын­да бә­хе­тем­нән ко­ры кал­дым мин!

 

 

КӘ­ЕФ БА­ЗА­РЫ­НЫҢ СЕР­ЛӘ­РЕ

Хи­кә­ят

 

Бер ке­ше кә­еф ба­за­рын­да бик тә ос­та тел­ле икән. Һәр­кем­нең кү­ңел са­вы­ты­на зат­лы шир­бә­тен ту­ты­ра, әм­ма үзен­дә кә­еф бер дә тө­кән­ми, ди. Мо­ның се­рен баш­ка­лар­ның бе­лә­се­лә­ре кил­гән. Хик­мәт­нең нәр­сә­дә бу­лу­ын со­ра­ган­нар. Ул:

— Бер дә әл­лә нәр­сә тү­гел,— дип җа­вап бир­гән.— Мин һәр­ва­кыт ба­ры үзем­нән ге­нә көл­дем, шу­ңа кү­рә кү­ңел са­вы­тым­ны ва­тар­га те­ләү­че­не тап­ма­дым.

— Ә без си­не бик ях­шы ке­ше­дер дип бе­лә идек. Ял­гыш­кан­быз, без­дән дә көл­ке­рәк адәм икән­сең,— ди­гән­нәр ка­бат та те­ге­ләр аңа.

Бу юлы­ ул:

— Мин бит кыл­ган яман­лы­гым­нан тү­гел, кы­лыр­га мөм­кин бул­ган на­чар­лык­ла­рым­нан кө­ләм. Җа­ным саф­ла­на да гө­наһ­лар­дан ко­ты­лып ка­лам,— ди­гән.

 

 

БҮК­СӘ­ЛЕ ИР ГӨ­НА­ҺЫ

Хи­кә­ят

 

Ара­да тел­гә бет­кән ке­ше­ләр дә бу­ла. Алар янын­да сүз сөй­ләү үзе үк ба­тыр­лык­ка тиң, имеш.

Бер­ва­кыт ир­ләр җы­е­лы­шып сөй­лә­шеп то­ра икән. Ара­дан бе­рәү, мак­та­нып:

— Өй­лән­гәч, тор­мыш­лар җай­ла­нып кит­те әле. Ха­тын пе­шек­кә бик ос­та, кор­сак үсә дә кор­сак үсә, бүк­сәм тау ка­дәр бул­ды ин­де,— ди­гән.

— Ай-йой,— ди­гән­нәр баш­ка­лар,— күр­ми дә то­ра­быз, чын­нан да Ба­кыр­-тау ка­дәр бул­ган!

Шун­да бер­се:

— Ха­тын да ха­тын, ди­сең, йок­ла­ган­да ут ян­ды­рып йок­лый­сың­дыр әле, бүк­сә шу­ңар­га үсә ул,— ди­гән.

 

 

ИР­ЛЕК СЕ­РЕ

Хи­кә­ят

 

Бер ир­нең ха­ты­ны кыз та­шый да кыз та­шый икән. Мо­ның бу га­лә­мәт­лә­ре ир­ләр те­ле­нә ке­реп кит­кән. Ха­ты­ны та­гын буй­га уз­гач, со­рый­лар икән ирен­нән:

— Мо­ны­сы да кыз бу­лыр­мы, әл­лә ма­лай­мы?— дип.

— Ал­ла­һы кем­не бир­сә, шул ин­де,— ди­гән ир, бер дә сер би­реп то­ра­сы кил­ми­чә.

— Ә сез ка­ра­ват ас­ты­гыз­га бал­та-пыч­кы ише­не ку­еп ят­кан иде­гез­ме соң?— ди­ләр та­гын да.

— Ни өчен?— дип ап­ты­рый ир.

— Соң,— дип аң­ла­та­лар мо­ңар­га,— ка­ра­ват ас­ты­гыз­ны ка­рар­га ки­рәк, әгәр мун­ча­ла, та­бак-са­выт ише ау­нап ят­са, та­гын кыз бу­ла ин­де, бал­та-пыч­кы ише икән, ма­лай алып кайт­мый кал­мас­сыз, иншал­лаһ!

 

 

БАШ­КА­ЛАР­НЫ ТЫ­НЫЧ­ЛАН­ДЫ­РА БЕ­ЛҮ СЕ­РЕ

Хи­кә­ят

 

Адәм­нең кә­еф ях­шы­лы­гы сә­ла­мәт­ле­ге­нә бәй­ле, ди­ләр. Ә мин — та­би­га­те­нә, дим!

Бер ке­ше авы­рып ята икән, күр­ше-ти­рә­се, та­ныш-бе­ле­ше аның хә­лен бе­леш­кә­ләр­гә кер­гә­ли. Һәм­мә­се­нең со­рау­ла­ры бер ча­ма­да­рак бит ин­де:

— Хәл­лә­ре­гез ни­чек соң?— ди­ләр.

Бу да алар­га һа­ман бер рә­веш­ле җа­вап би­рә то­ра:

— Әле­гә ярый­сы иде әле, ме­нә авы­рып кит­тем бит.

— Бо­лай бул­са, то­рыр­сыз, Ал­лаһ на­сыйп итәр,— ди­ләр мо­ңа,— кә­е­фе­гез ях­шы­ра­дыр сы­ман.

— Ях­шы­рыр ла, аны­сы,— ди бу, ишек як­ка күр­сә­теп,— ан­да, ая­гы­ма ба­су­ы­ма, дөнь­я­лы­гым кө­теп то­ра, та­гын үзен ку­дыр­тыр­га әле исә­бе... Юк ин­де, рә­хәт­лә­неп авы­рыйм! Ашык­тыр­ма­гыз!

 

 

ӘҖӘЛ­НЕҢ КУР­КАК­ЛЫ­ГЫ

Хи­кә­ят

 

Ке­ше ка­ты­рак авы­рып кит­сә, га­зап­лар­дан тә­мам ту­еп, үлем ки­лү­ен кө­тә баш­лый.

Шу­лай бер авы­ру ха­тын­га сең­ле­се хәл бе­ле­шеп ки­лә. Апа­сы аңар­дан:

— Кү­рен­ми­ме әле?— дип со­рый.

Сең­ле­се кур­ка ка­ла, әм­ма:

— Кү­рен­ми әле­гә,— ди.

— Юк сүз сөйли­ләр икән,— ди апа­сы,— имеш, әҗә­лең якын­да гы­на йө­ри дип. Ни­чә көн кө­тәм ин­де үзен, юлы ерак бул­ды бу­гай, ки­леп җи­тә ал­мый ин­те­гә, би­ча­ра­ка­ем!

— И-и,— ди сең­ле­се,— апам-җа­ным, үлем ул аяк­та­гы ке­ше­нең ге­нә янын­да йө­ри, әҗәл чә­неч­ке­сен кү­тә­реп. Әгәр дә аяк­тан егыл­саң, мо­ның үле­мен­дә ми­не га­еп­ли күр­мә­сен­нәр дип, тиз­рәк ка­чу җа­ен ка­рый.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных