ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
ЯСАЛМА КЕШЕЛӘР, ЯКИ 7 страница
НАМУСНЫҢ КЕЧЕРӘЮ БӘЛАСЕ Хикәят
Хакыйкатьтә адәмдә нәфсе белән намус ярыша алалар, имеш. Шушы хәбәргә тап булган мөэминнәр Яхъя казыйдан сораганнар: — Менә без, морадыбызны киң тотып, тагын да күбрәк байлыкка ирешү өчен көч куябыз. Инде генә байлыклар кулыбызга керде дигәнебездә, алар артыгы белән, гүяки элекке тапканнарыбызны да үзләренә ияртәләр дә, кулыбыздан агып кына чыгып китәләр. Хикмәт нәрсәдә?— дип. — Сезнең эзләгән хикмәтегез нәрсә икәнлеген әйтә алмыйм,— дигән Казый Яхъя, туры җавап бирмәгәндәй аларның авызларын салындыртып. Әмма бераздан сүзләрен дәвам иткән: — Мин үземдә моны тәҗрибә кылып карадым. Байлыкка өметебезне тотып, нәфсебезне хәйран котыртабыз. Ә намусыбыз, нәфсе алга чыкса, кечерәеп кала. Ә байлыкны Ходай тәгалә намус күтәрә алганча гына бирә дидек бит, әйеме? Намус никадәр кечкенә, ул шул кадәр күпне күтәрә, ягъни, шул кадәр үк нәфсегә күбрәк юл куя. Бәс шулай икән, өстенә өелгән ул байлыкларны, көченнән килмәгәч, ташлап калдыруы бер дә сәер хәл түгел. Ә байлык белән намусны бастырып үтерүдән ни файда?
БӘХЕТ СӘБӘПЧЕСЕ Хикәят
Ике нәрсәдә бәхет юк, имеш. Берсе — өметең киселүдә, икенчесе — нәфсең тыела алмаудан. Бу мәсьәләдә хәбәрдар булган мөэминнәр Казый Яхъядан сорыйлар: — Бәндәдә бәхетнең артык калган вакыты бармы?— дип. — Бәхетнең кемдә һәм кайчан артык булганы бар?— дигән ул, сорауларына сорау белән. — Андый кешене очратканыбыз юк, әмма бәхетсезлектән зар-интизарлар күп,— дигәннәр аңарга. — Ә тормыштан тую үзе үк бәхеттән тую түгелме соң?— дип тагын да сораган ул. Мөэминнәр эндәшмәгәннәр. — Тормыш корып яшәү үзе үк бәндә өчен бәхет түгелме?— дип, сорау белән сүзен тәмам иткән ул ахырда.
БӘХЕТ МИКЪДАРЫ Хикәят
Мөэминнәр бер көнне, Казый Яхъяга килгәннәр дә: — Сине дөньяда бик гыйлемле зат дип әйтәләр. Соравыбыз бар. Бәхетнең үлчәү берәмлеге бармы?— диярәк сораганнар. Казый Яхъя аларга җавап биргән: — Бәхетнең берәүләр азы белән дә канәгать, икенчеләренә күбе дә аз сыман тоела. Димәк аның үлчәү берәмлеге азлыкта да, күплектә дә түгел, бәлки бәрәкәтендәдер! — Алайса белик, бәкәрәкәтенең микъдары ничек?— дигәннәр тагын да мөэминнәр. — Бәрәкәтенең микъдары теләкнең азлыгында, моратның зурлыгында,— дип җавап биргән Казый Яхъя.— Ягъни, болыттан төшкән яңгырдан соң кинәт җил чыгу яки кояш кыздыру бәласе килмичә, һава дымланып берничә сәгать тору мисалындадыр.
ЭШНЕҢ ХИКМӘТЕ Хикәят
Шөрепләре бушаган бер адәм табипка барган. Теге аның бөтен җирләрен тикшергән һәм вакытында йокларга, сәгате җиткәндә генә ашарга киңәш итеп кайтарган. Бу кеше әйтелгәнне үтәүчән икән. Нәкъ шулай эшләгән. Әмма шөрепләре ныгымаган. Зар белән Казый Яхъяга килгән. Барысын да сөйләп биргән. — Табипның монда гаебе күренми,— дигән Казый Яхъя.— Сиңа тимерчегә барырга кирәк иде. — Ни өчен?— дигән теге зар иясе, аптырап һәм ачуланып.— Мин бит тимердән түгел! — Син аның нинди авыр хезмәт башкаруын күрер идең. Ул көне-төне эшли дә эшли. Шул кадәр авыр һәм күп эшләп тә гаиләсен көчкә-көчкә генә туйдыра. Шөрепләрен бушатып йөрергә вакыты да калмый,— дигән Казый Яхъя, зарлының сихәтенә юл күрсәтеп. 03.03.06.
ХӘРӘМДӘГЕ ХӘЛӘЛ Хикәят
— Дөньяда адәм балалары арасында бик начар гамәлләр бар. Шуларның берсе — әләк! Сез, хәзрәт,— дигәннәр Казый Яхъяга килгән мөэминнәр, зар кылып,— бар нәрсәне дә Аллаһы тәгалә генә бар кылганын, әмма яман гамәлләргә бәндәләрне Шайтан өйрәткәнен әйтәсез. Иманыбыз какшамасын, раслагыз: әләкне Шайтан бар кыла алмады, чөнки анда ул кодрәт юк! Аллаһы тәгалә ни өчен әләкне насыйп итте, әләк ни өчен бәндә өлешенә тиде? — Әләкне дә Аллаһы тәгалә бар кылуда шик юк,— дигән, бераз уйдан соң Казый Яхъя.— Әләкчеләр алар урмандагы бүре сыйфатында, күктәге козгын мисалында. Үзләре үләксә ашарлар, әмма хәрәм ризык җыюларын белмәсләр. Әгәр дә алар болай эшләмәсә, кешеләр әллә кайчан тәмам бозылып, шакшыга чумып бетәрләр иде!
“ШАЙТАН ЧЫБЫРКЫСЫ” Хикәят
Мөхәммәд пәйгамбәребезнең хәдисләреннән булган: “Шигырь ул — Шайтан чыбыркысы!”— дигән сүзләренә тап килгән бер шагыйрь Яхъя казыйга килгән һәм сораган: — Адәмгә илһамны Аллаһы тәгалә бирәме? — Әйе,— дигән Казый Яхъя,— һәммә бәхетебез — Аңардан! — Менә мин шагыйрьмен. Миңа бу илһамны Аллаһы тәгалә үзе биргәненә шигем юк. Әмма ни өчен пәйгамбәребез шигырьне “Шайтан чыбыркысы” дип атаган? — Сәбәбе бик гади,— дигән Казый Яхъя.— Тарихын сөйләп тормыйм. Бары тик бер хикмәтен генә әйтәм: шагыйрьләр алар алмагач мисалында, ниндилекләре алмаларының тәменнән беленер. Әгәр дә алмаларының тәме юк икән, ул алмагачның ботакларын сындырып алырга кирәк, кәҗә куарга ярар. Шунда чыннан да ул Шайтан чыбыркысы була да инде!
ТӨПЛЕ КИҢӘШ Хикәят
Шигырьнең заты — хисне кузгата алу куәтендә, тәме — мәгънәсендә, имеш. Шулай бервакыт Казый Яхъяга бер коры шагыйрь үзенең иҗат җимешен китергән. — Нигә укып чыктыгыз да кире кайтардыгыз? Әйтер сүзегез дә юкмыни?— дип үпкәләгән шагыйрь әфәнде. — Минем хәзергә вакытым юк иде,— дип гафу үтенгән Казый Яхъя,— кичә сахрага чыккан идем. Бер алмагачка очрадым. Кызыгып алмаларын кактым. Әмма бик ачы иделәр. Мөгаен су җитмәгәндер, аны сугарып кайтырга тиешмен дип ният иткән идем. Шунда барырга кирәк! — И-и,— дигән шагыйрь әфәнде,— сезнең кебек акыл иясе белмимени: алмагачның алмасы — затына күрә. Аны сугарудан гына җимешләре балланамы? — Менә бит,— дигән Казый Яхъя,— серен үзегез дә беләсез икән!
ФАСЫЙККА ХИСАП Хикәят
Кешеләрдә өч төрле һөнәрдән фасыйк бар, имеш. Әүвәлгесе — зәргәрчедә, ягъни алтын вә көмеш белән эш итү бәласеннән, икенчесе — кеше малын саклауда. Мал тик торса — файдасыз, артса — вәсвәсәле. Һәм дә өченчесе — каләмдә, язсаң — шомарыр, әмма артык сүзгә кереп китәр, тик тотсаң — күгәрер, ягъни күңелгә тутыгы үтә торган булыр. Бу мәсьәләдә бәхәс иткән мөэминнәр Казый Яхъядан сораганнар: — Ул гамәлләрдә ничек итсәк уңарбыз? Уңга да ярамый, сулга да хуш түгел. Нишлик соң? Турыга йөрүне өйрәтегез! Аларга Казый Яхъя әйткән: — Һөнәрдә фасыйклык бар икән, ул һөнәрне бозыклык дип калдыру, ташлау зур хата булыр. Фасыйгы барын истә тотып гамәл итүдән дә дөресрәге юктыр,— дигән.
ДИВАНАЛАР ДАРУЫ Хикәят
Кайнар йөрәкле адәмнең хисендә Шайтан зат кылынган уттан өлеш барлыгы сер түгел. Гашыйкларның мәхәббәт кайнарыннан чыга алмыйча дивана хәлгә төшүләре дә билгеле. Шулай бер мәҗнүн, зар булып, Казый Яхъяга килгән. Аңардан бер йотым су сораган. Бусы бирмәгән. Мәҗнүн хәйранлыкта әйткән: — Йә хәзрәт, ни өчен мине болай инкарь иттегез? Казый Яхъя исә җавап биргән: — И Мәҗнүн, сезнең иреннәрнең сусавы су кирәк булудан түгел, мәгъшукагыз кочагына төшә алмавыгыздан икән дип белдем. Мәхәббәт — зәхмәт, имеш. Аның даруы сөекленең кызыл якут иреннәре, имеш. Вакытында шул даруга ирешсәгез, җаныгыз сихәтләнер. Ә сез сораган су — сезгә агу белән бер! Үлемегезне теләмәдем!— дигән.
МӨЭМИННӘР ХӘЛЕ Хикәят
— Йә хәсрәтә, йә хәсрәтә!— дип бер мөэмин көядер икән. Адәмнәр Казый Яхъяга гариза белән килгәннәр: — Бу кешенең нидән болай көйгәнен белмибез. Ул безнең тынычлыгыбызны ала. Аны ничек юненә кайтарыйк икән? — Хәлен белештегезме?— дигән хәзрәт. — Белешмәгән кая? Әмма әйтми шул. Һаман да сагышыннан узмый! — Янында кешесе бармы соң? Аңардан сорадыгызмы? — Янында кешесен тапмадык. — Мөэминлек игълан иттегезме?— дип тә Казый Яхъя сораган. — Ул болай да мөселман бит,— дигәннәр алар, хәзрәтнең тел төбен аңламыйча. — Мөэминлек ул — дуслык-кардәшлек игълан итү, мин шул хакта әйтәм!— дип, Казый Яхъя боларны ачуланып куып ук чыгарган.
ГАМЬ ВАКЫТЫ Хикәят
Өч фасылда ямь бар, бер фасылда гамь күп, диләр. Мөэминнәр бәхәс кылганнар: — Кайсы фасыл икән ул? Җәйнең яме мул, язның рәхәте күп, кышның аклыгы күркәм. Көздер инде! Яңгырлы да, болытлы, караңгы, авыр да,— дигәннәр. Әмма бу фикерләре күңелләренә тынычлык бирмәгән. Төгәлен белик дип Казый Яхъяга килгәннәр. Сөйләп биргәннәр, ул исә, елмая төшеп: — Шул фасылда гамь күп — ул җәйдер!— дип җавап биргән. Һәммәсе аптырашта калганнар. — Ничек инде? Җәйнең яме, рәхәте үзегезгә дә мәгълүм түгелме?— диярәк зар иткәннәр. — Мәгълүм. Әмма игътибар кылыгыз: җәйге көннәр бик озын булалар, чөнки бәндәнең көзгәчә өлгертәсе эшләре күп, шуңа күрә бу фасылның гаме дә күп,— дигән, аңлатып Казый Яхъя.
ТАТАРЧАЛАУ Хикәят
Татарның русча сөйләшүендә хикмәт бар, имеш. Аңа, үз телендә сөйләшсә, татарлыгын яшерүе мөмкин түгел, ә русча такылдаса, үз татарын сүгеп ташларга да аптырап тормый. Шулай ике татар очрашканнар да, сөйләшеп торганнарында берсе катлы-катлы сүгенеп җибәргән. — Син нәрсә эшлисең?— ди икән аңарга дусты.— Татарча сөйләшеп торганда ни өчен сүгенәсең? — Һи,— дигән тегесе,— татарча сүгенәммени мин, русча әйтәм бит! Кайгырма, русча сүгенгәч, безне беркем дә болар татар икән дип уйламас. — Бик шулай да бит,— дигән аңа каршы дусты,— әмма син рус сүзләре белән татарчалап сүгендең шул!
БУТАЛУ ГАЛӘМӘТЕ Хикәят
Безнең татар хәйләкәр инде ул, эчә башласа — русча сөйләшә. Имеш, Ходай руслар бәйрәм итә дип белсен. Ә мөселманга эчеп исерергә ярамый, хәрәм, димәк ки — зыянлы! Шулай ике татар исерешеп алганнар да җырлап кайтып киләләр икән, каршыларына урам эте очраган. Боларның яныннан узып китәргә шикләнеп, читкәрәк чыгып тора икән. Татарның берсе: — Кара әле, агай-эне,— дип эткә төртеп күрсәткән,— без русча сөйләшеп, русчалатып җырлап кайткач, урам этләре дә хөрмәт итә башладылар. Әнә, юл биреп, читкә чыгып тора. — Әйе шул!— ди икенчесе.— Татар этедер ул, русныкы булса, өстән таптап үтеп китәр иде әле!
ТАРИХ ХӨКЕМЕ Хикәят
Акыллы кешеләр тарих фәнен ашханәдәге өстәл ябучы белән тиңлиләр һәм аны соралган ризыкны гына бирә дип беләләр. Бу хакта мөэминнәр арасында сүз чыгып, Казый Яхъядан сораганнар: — Ә тарих гыйлемендә хакыйкать бардырмы-юктырмы?— дип. — Әлбәттә,— дигән ул,— һәммә гыйлемдә хакыйкать булган кебек, тарих фәнендә дә ул бар. Әмма тарих фәне даими рәвештә хакыйкатьне генә сөйләсә, сәясәткә хезмәт итмәсә, күптән яшәүдән туктар иде. Ул пешекче кебек, соралган ашны гына әзерли, ә аннары, тамагы туйганчы ашаган сәясәтнең артыннан табак-савытын, калдык-постыгын җыештыра да, аның гайбәтен сата-сата, яңаларга аш пешерә.
ХӨКЕМДАРЛЫК УРЫНЫ Хикәят
— Ялган хөкем белән дөрес хөкем арасында нинди аерма бар?— дип, Казый Яхъяга бер хөкемдар сорау биргән. — Ул кадәресен белмим,— дигән казый,— әмма шуны әйтә алам: сезнең хөкемегез һәрвакыт гадел. Димәк ул — дөрес хөкем. — Сезнең бу сүзләрегезне хөкем чыгаруыгыз дип аңларгамы, әллә башкачамы?— дигән хөкемдар, канәгать итеп. — Әлбәттә хезмәт күрсәтү диярәк аңларга!— дигән Казый Яхъя. — Әгәр дә минем урында булсагыз, ә мин — сезнең урында, ул вакытта нәрсә әйтер идегез? — Мин ул вакытта хезмәт күрсәтүдән мәхрүм булып, бары тик хөкем генә чыгара алыр идем,— дигән Казый Яхъя.
БЕРДӘМЛЕК СЕРЕ Хикәят
Илне курку белән үч кенә берләштерә ала, диләр. Шуңа да хөкемдарлар халыкны илнең дошманнарыннан туктаусыз куркытып һәм үч алырга теләк хисләрен кайнатып тоталар, имеш. Халык моның асылын төшенми, әмма аңарга бер йодрык булуы бары тик рәхәтлек хисен генә бирә. Яхъя казыйны чакыртып, хөкемдар аңарга сорау биргән: — Сезнең акылыгызга хәйранмын. Инде әйтегез, дөньяда дошманнарым калмады, үч алыр кешеләремне кырып бетердем, инде ничек илне таркатмый берләштереп тотыйм?— дип. — И хөкемдар, сез үзегез дә яхшы беләсез,— дигән җавабында Казый Яхъя,— киләчәктән куркып, үткәннән үч алып яшәгәндә, дошманнарыбыз хезмәтен шулар икесе үтәрләр. Ил дә алга барыр!
ЧИКЛӘВЕКТӘ ИКӘН ХИКМӘТ Хикәят
Адәм балалары арасында шундый кешеләр була, мәртәбә дәгъвасында йөреп, зур дәрәҗәләргә ирешәләр, ә үзләре коры елга үзәне мисалындадыр. Шулай Казый Яхъяга мөэминнәр килгәннәр һәм: — Сезнең хөкемегез нинди булыр? Арада шундый кешеләр бар, алар галимлек дәгъвасын тоталар, бик тә мәртәбә иясе күренәләр, ә үзләре эче куыш чикләвек сыманнар. Болар кемнәр? Хөкем кылыгыз!— дигәннәр. Бераз уйлап торганнан соң Казый Яхъя әйткән: — Мондый ялган галимнәрнең мәртәбә таләп итүенә рәхмәтлемен. Чөнки алар булмаса, чын галимнәр фәнгә мәртәбәлелек тә кирәк булуын башларына кертеп карамас иделәр.
САРЫК ДӘГЪВАСЫ Хикәят
Сарык белән Сыер сөйләшәләр. Сарык әйтә: — Бер дә гадел түгел инде бу дөнья. Менә минем елына ике тапкыр тунымны салдырып алалар, кешеләрне бары мин генә җылы киемнәргә төрендереп йөртәм. Ә алар — рәхмәтсезләр, миңа ризыкны аз бирәләр, ә синең, югыйсә, туныңны да салдырмыйлар, әмма алдыңа азыкны китерәләр дә өяләр, китерәләр дә өяләр!— дигән. Шуннан сыер әйткән: — Соң, мин бит аларның үзләренә дә көненә ике тапкыр ашарга бирәм, иртән һәм кич белән. Ә тамак, үзең дә яхшы беләсең, ача тора. Тамаклары ачкан саен исләренә мине алалар. Шуңа да алдыма азык китереп өяләр. Алар да синең кебекләр түгелмени? Син киенеп йөргән киемнән йөргәннәренә күрә, дим?
БАЛА КАДЕРЕ Хикәят
Дөньяда ике нәрсәдә адәмнең хәсрәте юк, имеш. Берсе — дошманына килгән кайгыда, икенчесе — дустына килгән шатлыкта. Әмма мөэминнәр Казый Яхъяга барганнар һәм: — Ни өчен без балаларыбызга насыйп шатлыкка һәм аларга егылган кайгыга борчылабыз? Хәсрәтләренә көенүебез аңлашыла, ә менә шатлыкларына сөенә белмәвебез нәрсәдән?— дип сораганнар, аны уйга салып. — Чөнки балаларыбыз — йөрәк җимешләребез,— дигән җавабында Казый Яхъя.— Без барчабыз да зур шатлыктан соң көенеч килүен, зур кайгыны шатлык алыштыруын беләбез. Шуңа күрә дә балаларыбызның кайгыда-сөенечтә сак булуларын телибез. Алдан ук, алар егыла калмасын дип, юлларына салам түшәргә ашыгабыз!
НАСЫЙПМЫ — БӘХЕТМЕ? Хикәят
Кешегә насыйбы килми калмый, имеш. Коры кашыкка утырып, авызын ертып булса да керә. Бәндәнең бәхете шул насыйбыннан, диләр. Мөэминнәр Казый Яхъядан сораганнар: — Насыйп белән бәхетнең үз аерым исемнәре бар. Димәк алар икесе ике нәрсә. Ә алар ни өчен янәшә йөриләр соң? — Чөнки икесе дә үз вакытлары белән генә килергә җөрьәт иткәннәренә күрә!— дип җавап биргән Казый Яхъя. — Ничек инде? — Чөнки бәхеткә без тырыш хезмәтебез белән ирешәбез, ә насыйпны безгә Аллаһы тәгалә бирә. Әмма күпләр тырыш хезмәтләре белән дә насыйбы бәхетенә ирешә алмыйча җәфа чигә, чөнки насыйбына ирешергә комачаулык бар,— дип җавап биргән ул.
ГЫЙЛЕММЕ, БЕЛЕММЕ? Хикәят
Казый Яхъядан мөэминнәр: — Гыйлем белән белем хакында ни әйтерсез?— дип сорагач, ул: — Белем ул галимнәр тапкан һәм дәлилләп биргән гыйлемне үзләштерүдән хасил була, ә гыйлем ул галимнең үзе эзләп, тикшеренеп һәм дәлилләп тапкан хакыйкатьне аңлатуы,— диярәк җавап биргән. — Димәк,— дигәннәр мөэминнәр,— галимнең белеме — гыйлем, безнең гыйлемебез — белем була, шулайдырмы? — Юктыр,— дигән Казый Яхъя,— галим булу өчен әүвәле белем тупларга кирәк, аннары үзеңә дә гыйлем эстәү, хакыйкатьне тикшерү һәм ачыклау белән шөгыльләнү мәҗбүрияте бар!
ГАЛИМНӘР МӘРТӘБӘСЕ Хикәят
Вакытның үтүе һәрвакытта да хәтерне төзәтүдә хезмәттә, имеш. Бервакыт Казый Яхъя: — И мөэминнәр, сез нәрсә өчен галимнәр хакында сорадыгыз, сере бармы?— дип, сөхбәтенә килгәннәрдән үтенгән. Алар: — Бер гыйлемне өйрәнү мең еллык гыйбадәткә тора икән дип хәдистән укыдык. Галимнәрнең Ахирәттә җәннәткә кертелүләрен фараз кылдык. Шунлык белән генә зиһенебезне борчыдык,— диярәк җавап тотканнар. — Анысы шулай,— дигән Казый Яхъя,— пәйгамбәребезнең сүзендә дә, гамәлендә дә хата юк. Әмма безнең фаразлауларда шик бар. Галимнән галимнәр аерылып торалар шул!
ДӨНЬЯНЫҢ РӘВЕШЛӘРЕ Хикәят
Дөньяның рәвеше хакында сүз кузгалгач, Бөркет әйткән: — Җәмәгать, дөнья ул — түгәрәк, югарыдан ап-ачык күренеп тора!— дигән. Әмма аңа бер Куян каршы төшкән: — Юк,— дигән,— ул — шакмаклы, тик аның почмаклары гына безнең күзгә күренми! — Алай түгел, яман сүз бу,— дигән аңа каршы чыгып Йомран,— дөнья ул иләк кебек тишек-тошык, аның шундый булуына мең дәлилем бар! — Юк ла инде,— дигән Үрмәкүч,— дөнья ул — җил оясы. Һаман да йөреп тора, бер дә туктый белми! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|