ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
ЯСАЛМА КЕШЕЛӘР, ЯКИ 9 страницаСарымсак алам дип барган идем, сарымсак базарыннан сарымсаксыз кайтып киттем.
ИЛ САНДУГАЧЫ Хикәят
Бер чыпчык, тырыша торгач, үзен сандугач дип таныткан. Аның чыркылдауларына һәммә хайванат таң-гаҗәеп итүдә икән. Хәтта махсус фәрман чыгарып, аңа “Хайванат җырчысы” исемен биргәннәр. Ул үзенең чын мәгънәсендә сандугач булуына шикләнми башлаган, кош-киек халкы да шундый ук фикердә икән. Газеталар мактый моны, радио, телевидение. Китап арты китабы басылып чыга. Укып караган кеше дә юк, югыйсә. Әмма адашыпмы бу илгә Сандугач килеп кергән. Сайрап җибәргән. — Кит моннан!— дип, аны куа башлаганнар болар.— Безнең колакларыбыз синең җырыңа күнекмәгән, безгә чыркылдаган тавыш илһам бирә, син үзеңне сандугач дигәндә ялгышасың, адәм көлкесе! Бу томана хайванатны калдырып, Сандугач очып китеп барган.
ДИН МӘҖЛЕСЕ ТӘРТИПЛӘРЕ Хикәят
Дин мәҗлесенә бардым. Хәзрәтебез бик тә олпат кеше иде. Мәҗлестәгеләргә алдан сүз биреп, Коръәннән аятьләр укырга сорады. Мондый рәвеш элекләрне миңа ошый торган иде. Халык арасында Коръәнне белүчеләр бар исә дә, бер күркәм бала “Әлхәмде” сурәсен укыгач, әйтергә тиешле таптым: — Мәҗлесебезнең имамы дип, хәзрәт, сезне таныдык. Сезнең чакырылуыгыз шул сәбәп илә иде. Инде сезгә оедык!— дидем. Дин мәҗлесе таләбе шушы булганлыктан, хәзрәт ниятендәге сурәләрне матур итеп укыды. Күңелләр хушланды. Әмма сүзләремә канәгатьсез итүчеләр табылганлыгы ахырда билгеле булды. Аларга аңлатырга мәҗбүрият күренде. Мин: — Имамнар — пәйгамбәребезнең эшен дәвам иттерүчеләр. Аларның эше — Коръән уку, безнеке — аңа ою!— дидем, кабатланып.
СҮЗ ӨСТЕНЛЕГЕ Хикәят
— Дин мәҗлесендә кемнең сүзе өстен?— диделәр. Мин: — Аллаһ сүзе өстен!— дидем. — Нигә алай әйтәсез?— диделәр. — Чөнки җәмәгать белән без имамга оедык, ул Коръән аятьләрен укыды. Без тыңлап кына утырдык, шуңа күрә Аллаһ сүзе өстен,— дип аңлатма бирдем. — Без бит Коръән сүзләрен аңламыйбыз, укый гына беләбез!— дигән мөэминнәр дә табылды. — Дөрес,— дидем,— чөнки ул гарәп телендә, пәйгамбәребез Мөхәммәд гарәп булган, шуңа да гарәпчә иңдерелгән. Әмма, гарәпчә булса да Коръәнне пәйгабәребез чорындагы гарәпләрдән шактыйлары аңламаганнар. Исламга каршы чыкканнар. Хәер, без дә әле, үз ана телебездә үзара сөйләшеп тә, бер-беребезне аңлап бетермибез. Фикер йөртүебез, күзаллавыбыз, тормыш тәҗрибәләребез төрлечә булудан ул шушылай. Хикмәт үзебездә, югыйсә. Әмма беребезгә икенчебез, дөресне аңлатырга тырышып, тавышланышудан артыкка үткәнебез бармы? Аллаһ сүзен тыңлаудан да хәзергә өстене безнең өчен юк сыман!
КҮЗ КҮРЕП, КОЛАК ИШЕТЕП... Хикәят
Су буена матур җәй көнне тугайга төштем. Аргы башында гөлбакча иде. Шунда күләгәлек табып утырдым. Әмма кошлар сайравына хәйран иттем. Бәлки вакыты шундыйдыр? Уйлап бетермәдем, аклы-каралы, озын койрыклы бер кош күренде. Җәннәттәге тавис кошыдыр, имеш. Аның тавышына гаҗәпләндем. Мин бит ул кошны матур итеп сайрый дип кешеләрдән ничәмә тапкырлар ишеткәнем бар иде. Ул кош очкач, аның урынына бер кечкенә кош килде. Сайрап җибәрде. Аның тавышына һәм җырына күңелем хушланды. Сорадым: — Теге, сездән алда сайраган кош тавис түгел идеме? — Ә-ә, саесканны әйтәсезме?— диде ул миңа җавабында.— Ялгышучы бер сез генә түгел. Әмма шунысы гаҗәп: күз белән күреп, колак белән ишетеп торып, ничек алданмак кирәк икән?
ИШӘКЛӘР СӨХБӘТЕ Хикәят
Бер язучы әфәнде үзенең танышына, бик үтенгәчтер инде, китап бүләк иткән. Аның тышлыгына: “Хәзерге байлар китап сатып ала белми, шуңа да укымыйлар, ярлылар сатып алырлар иде, акчалары юк, шуңа да укый алмыйлар”,— дип башлап китеп, озын гына юллама да бетекләгән. Дусты аның китабын укып чыккан һәм ахырына болай дип язып куйган: “Күзлеләр хәзерге заманда хәреф танымыйлар, сан гына күрәләр, күзсезләр исә укый алмыйлар. Бу китапны укып чыктым, аңламадым!”— дип. Язучы әфәнде аларда кунакта икән. Шушы язуга юлыккан һәм аңарга өстәп язып куйган: “Ишәкнең дусты ишәк затыннан булмыйча, нинди заттан булсын ди инде?”
БӘНДӘЛӘР ХӘВЕФЕ Хикәят
Адәмдә, белмәсә дә, якынча гына хәбәрдар булып та, мәсьәләнең төбенә төшкән акыллы баш кебек сөйләшү галәмәте бар, имеш. Дөнья шуларга ияреп саташудан гыйбарәт, диләр. Яхъя Казый бу мәсьәләдә болай дип әйткән: — Адәм баласы гыйлемне дә, наданлыкны да үзе тудыра. — Ә аларның кайсының чиге бар?— дип сораганнар мөэминнәр. — Икесенең иге-чиге юк,— дип җавап биргән ул.— Алар дәрья кебек, адәм баласы яисә гыйлемгә чума, яки наданлыкка бата. Шунысы кызыклы, гарык булучыларның икесе дә нинди хәлләргә дучар булуларын аңламыйлар һәм үзләрен, дөрес эшлибез, бәхетебез камил, дип күз алларына китерәләр.
КЫШТАН СОҢ ЯЗ Хикәят
Дөнья буйлап йөргәнемдә бер шәһәргә юлым төште. Эче тулы халык иде. Һәммәсе дә шаулашалар, ризасызлар. Әйтешүчеләр һәм тарткалашучылардан читтә моңаеп кына бер бабай басып тора. Аның янына җитеп: — Боларга ни булды икән?— дип сорадым. — И улым,— диде ул,— мин бу шәһәрдә гомерем буе яшәдем. Болар йокладылар да йокладылар. Кыш узып, яз җиткәч, сулар ничек боз астыннан ташып чыгалар, алар да шулар мисалында булдылар. Йокы никадәр озакка һәм озынга сузылмасын, барыбер дә бер уянасың икән аны. Боларның да йокыларыннан уянып маташу галәмәте генә бу!
ЙОЗАКСЫЗ АВЫЗЛАР Хикәят
Телдә дәрт булса, хакыйкатькә хыялны кушу көченә ия, имеш. Әмма ялган шулкадәр татлы ки, аның тәме саташтыру көченә ия, диләр. Ирләр уен-көлке сөйләшеп, көлешеп мәш килгәндә, алар янына бер танышлары килеп: — Нәрсә сөйли идегез?— дип кызыксынган. Арадан берсе: — И туган, сине мактый идем әле!— дигән. — Һе,— дип ачуланган бу,— әгәр дә мактасагыз, болай көлешер идегезме соң? — Әллә елар идекме,— дигән теге дә, югалып калмыйча.— Шатлыклы хәбәр — сөендерә, авыры — хәсрәткә батыра! — Ярый алай булгач,— дигән бу,— сөйләгез, сөйлә! Авызларга йозак элеп куеп булмый.
ҖӘЗА ХӨКЕМЕ Хикәят
Дөньяда ахмаклыкны һәммә кеше дә булдыра, имеш. Әмма акыллы кешенең, аяклары таеп китеп, ахмак гамәл кыла калса, моңарга күңеле сыкрый, ул шушылай гыйбрәт дәресе ала, ә акылсыз адәм, ахмаклык кылгына саен, моңарга бары тик сөенә генә, диләр. — Кешеләр ахмак гамәлләреннән соң уфтаналар, әмма кабат шундый хәлләргә таралар. Бу нидән шулай?— дип сораган Тартар кошы Ала Каргадан. — Әллә ояңны берәрсе бүстеме?— дигән аңа каршы Ала Карга. — Әйе,— дип сыкранган Тартар,— минем ул ояда ничәмә чебешләрем чыгасы иде. — Борчылма!— диярәк юаткан аны Ала Карга.— Ул чебешләрең булмагач, кешеләр аларга ау куя алмаслар. Өстәлләре ризыксыз калыр!
ИЛ ХӘСРӘТЕ Хикәят
Ни өчен берәүләргә дөнья ямьле, икенчеләргә ямьсез кебек күренә? Чөнки кәефләренә карап: кәеф яхшы чакта һәммә нәрсәгә сөенәбез, күңел тәрәзәләре бозылса, кояш нурлары да хәтер бүлмәсенә үтеп керә алмыйча гаҗизләнә. Ил көнендә Һөдһөд кошының күңеле юкарып, онытылып елап утыра икән, янына Ала Карга төшеп кунаклаган, хәлен сорашкан. Бусы һичнәрсә җавап бирмәгән. Шунда Ала Карга: — Күңел тәрәзәгез парланган, әфәндем! Сөртергә оныткан идегезме?— дигән. — И Карга,— дигән аңарга Һөдһөд,— нинди күңел тәрәзәсе генә булсын, бөтен дөньям җимерелеп аяк астымда ята, шуны җыештырып, чүбен кая куярга белмичә аптыраулы идем әлегә, гафу итә күрегез!
ТӘРБИЯ ХӘСРӘТЕ Хикәят
Бер кеше үзенең хаталарыннан бик тә гаҗиз икән. Киңәш сорап Казый Яхъяга килгән. Ул, аны тыңлап бетергәч: — Сезнең хаталанулар ахмаклыктан түгел, тәрбия җитмәүдән килә,— дип белдергән. Сүзе хак булган, ахрысы. — Дөрес инде анысы да,— дигән бу кеше.— Кайдан алыйм инде мин аны? Ярлы гаиләдә эш тә эш кенә күреп үстем. — Менә бит,— дип сөенгән Казый Яхъя,— эш сезне акыллы иткән, тәрбияне дә шуңардан алырга кирәк иде. — Ничек инде?— дип хәйран калган бу кеше. — Бик гади,— дигән Казый Яхъя,— эш яраткан кешенең моңа кадәр ахмак та, тәрбиясез дә булганы юк иде. Гаеп үзеңдә түгел, яныңдагы кешеләрдәдер. Алар ниндиләр? Танып калуыгыз яхшы!
ШАГЫЙРЬЛӘР МӘҖЛЕСЕ Хикәят
Шагыйрьләр мәҗлесенә очраклы рәвештә бер гади кош очып кергән. Боларның сөйләшүенә колак салган. Кыш үтеп бара, тамчылар тама, яз башы икән. Бер шагыйрь әфәнде: — Карлар елый башлады, кояш әрсезлеге белән сокландыра,— дип әйтүгә, икенчесе, дәртләнеп: — Кар сулары көлә-көлә челтерәшеп йөгерешә башладылар,— дигән. Өченчесе: — Көннәр җырлый башлады, урамнар җәелделәр,— дип, аларның сүзләрен куәтләгән. Боларны тыңлап торган кош: — Мин мөгаен диваналар мәҗлесенә килеп кердем бугай, болар кешечә сөйләшә дә белмиләр,— диярәк, бу мәҗлестән очып чыгып китү җаен караган.
ИҢ ЯХШЫ СЫЙФАТ Хикәят
Кешедән иң яхшы сыйфатың нинди дип сорасалар, ул аның әлегәчә үзендә күрелмәгәнен һәм оешып җитмәгәнен, әмма һичшиксез киләчәктә алга чыгасын өмет иткәнен атаячак, имеш. Бу хакта хәбәрдар булган мөэминнәр адәмдә кайсы сыйфатының яхшылыгы хакында бәхәс иткәннәр. Берсе эш сөючәнлекне атаган, икенчесе тугрылыкны данлаган, өченчесе — акылны. Фикерләр төрле булып чыккан. Бәхәс киткән. Аларны тыңлап торган Яхъя казый исә: — Кешедә иң күркәм сыйфат — гаделлек!— дип әйткән. Аптыраганнар: — Ни өчен алай?— дип сораганнар. — Чөнки,— дигән ул,— без Аллаһыдан гаделлек өмет итәбез. Димәк, аңардан да мәртәбәлерәк һәм кадерлерәк сыйфат юк!
НАСЫЙПТАН ЙӨЗ ЧӨЕРҮ Хикәят
Читлеккә алтын каурыйлы кош очраклы рәвештә очып кергән. Мөгаен хуҗасын югалтып, әүвәрә килеп, дөнья йөзе буйлап очып йөргән, аптырашлы вакыты булгандыр. Андый чаклар да булгалый. Читлек хуҗасы аны күреп алган, бикләп куясы иткән. Әмма кабат уйлаган: “Моны читлегемдә бикләсәм, үземнең кошыма урын калмый!”— дип. Алтын каурыйлы кош очып чыгып киткән. Шунда гына читлек хуҗасы: — И, бигрәкләр дә ахмак инде мин!— дип үкенә башлаган.— Аллаһы тәгалә миңа алтын каурыйлы кош бүләк итте. Ул минем читлегемә очып керде. Шунда күңелемне тарламасам иде, мин аның иясе була идем! Әмма үкенергә дә соңга калган. Алтын каурыйлы кош бүтән күренмәгән.
ШОМАЛЫК ШОМЫ Хикәят
Кеше үзен эшлекле итеп тотарга ярата. Әгәр дә шундый булмаса, ул үзен харап итәр иде. Акылы да зәгыйфьләнеп, холкы да хәтәргә әверелер. Моны кем дә белә, шуңарга күрә туктаусыз хәрәкәтчән булырга тырыша. Мөэминнәр мәҗлесенә бер шомарган таш тәгәрәп килеп керә. Ул Казый Яхъяның янына җитеп туктый. Мөэминнәр бу тамашадан өнсез калалар. Казый Яхъя шушы ташны кулына ала һәм: — Шома булмасаң, ишектән дә уза алмас идең, әйеме?— дип әйтеп куя. Мөэминнәр көлешеп алалар. Казый Яхъя тагын да болай ди: — Шушы рәвешле көлкегә дә калмас идең! Һәм ташны сыйпап, үз янына алып куя. Кирәк булуың бар, имеш!
ФӘЛСӘФӘ НИГЕЗЛӘРЕ Хикәят
Белемең төгәл булмаса, фикерләрең дә нигезсез, буталчык, имеш. Бервакыт фәлсәфә мәҗлесенә бардым. Философ әфәнделәр, зурдан кубып, бик олы мәсьәләне чишүдә иделәр. Сүзләре “Кәлам гыйлеме” хакында. Мәҗлесне оештырган данлыклы һәм мәртәбә иясе философ әфәндедән сорадым: — Күп сөйләдегез, асылда Кәлам гыйлеме фәлсәфәсе нәрсәдән гыйбарәт соң, аны төгәл генә әйтеп булмыймы, чикләрен күрсәтеп?— дидем. Ул миңа аптырап карап куйды да: — Әгәр дә Кәлам гыйлеменең ни-нәрсә икәнлеген төгәл генә белсәм, әйтер дә идем,— диде, бер дә исе китмичә.— Әмма ул вакытта фәлсәфәгә урын калмас иде. Сезнең кайчан әле төгәл, конкрет белем вә гыйлем янында фәлсәфәгә урын барлыгын күргәнегез булды?
БӨТЕННЕҢ КИСӘГЕ Хикәят
Мин үземне белемле кешеләр хисабында йөртә идем, әмма... Дуслар мәҗлесендә мондый хикмәт ишеттем: “Хакыйкать мәңгелек булса да, белем вакытлы күренеш!” Бик тә гаҗәпсендем. Күңел чүлмәге, киштәлегеннән төшеп китеп, урталай ярылгандай булды. — Ни сәбәпле шулай әйтәсез?— дидем. — Чөнки,— диделәр миңа,— белем ул хакыйкатьнең бер мыскалын танып белүдән туа, мәгәр дә хакыйкатьне тәмам, тулысынча төшенүдән түгел. — Кисәкне өйрәнеп, шуның ярдәмендә бөтенне белеп булмыймыни?— дидем, тагын да аптырап. — Була,— диделәр.— Без дә шул хакта әйтәбез бит инде, мәңгелекнең үзе дә вакыт кисәкләреннән тора дип.
САГЫШ СӘБӘПЛӘРЕ Хикәят
Кешенең күңеле тулы сагыш, диләр. Моны тормыш хәсрәте тудыра, имеш. Бу хакта сөхбәт кылган мөэминнәр Казый Яхъядан сораганнар: — Хикмәт нәрсәдә? Ни өчен без ул гамьнән котыла алмыйбыз? Сагышның тууы сәбәбе нәрсәдән?— дип. Ул исә: — Кешедә кайгы нәфседән дә, Аллаһыдан да була. Шунлыктан хәсрәтсез кеше дөнья йөзендә була алмый!— дип җавап биргән. — Аллаһыдан кайсылары килә?— дигәннәр, җавап үтенеп мөэминнәр. — Һәммә төрле изге хисләр тудырганнары, ягъни мәхәббәт мисалындагылары!— дигән ул. — Ә нәфседән безнең үз хисләребезнекеме?— дигәч: — Әйе, ләззәттән килгәннәре дә!— дип җавап биргән.
ДИН КӨНЕ ҺӘМ ДӨНЬЯЛЫК БЕРЛЕГЕ Хикәят
Дин мәҗлесендә дөнья мәсьәләләре чишелми, имеш. Бу хакта сүз кузгалып, мөэминнәр гасабилыкта калганнар. Шушы сагышларын чишеп бирүне Казый Яхъядан үтенгәннәр. Ул исә: — Дин көне белән дөньялык көне арасында нинди каршылык күрдегез?— дип сораган. — Соң,— дигәннәр алар,— үзегез дә беләсез, дин көне — мәңгелек, дөньялык исә — бер көнлек. Аларның икесен катыштырып һәм катнаштырып булмый бит! — Була,— дигән Казый Яхъя,— чөнки бу дөньялык көне дин көненнән хәбәр бирә. — Ничек инде? — Дөньялыкта бәндә нинди гамәлләр башкарса һәм аларны ничек кылса, дин көнендә боларның хөкемен күрә. Шуңа да алар үзара бәйле!— дигән ул.
МӨСЕЛМАННАР ФАЛЫ Хикәят
Мөэмингә фал ачу гөнаһ, имеш. Бу мәсьәләдә сүз чыгып, араларыннан берәү: — Без әйтәбез, яхшы, кешелекле, үзара дустанә булыйк, болар өчен Аллаһы тәгалә рәхмәт ирештереп, җәннәтен насыйп итәчәк, дибез. Бу исә үзе үк киләчәкне фараз кылу, фал түгелмени?— дигән. Мөэминнәр аптырашта калганнар. Казый Яхъя исә: — Сез монда сихердән бер-бер галәмәт күрдегезме соң?— дип сораган. — Юк!— дигәннәр аңарга. — Мәгәр шулай икән, ягъни фараз кылуда сихер галәмәте булмаса, аның гөнаһы юк, ул саваплы гамәлләрдән саналыр,— дигән ул.— Әгәр дә сихер һәм ялган белән бәйле икән, андый фалларда гына хәрам һәм гөнаһ бар. Җен башка, пәри башка. Һәммә мәсьәләне бер себерке белән себерү үзе үк гөнаһ булыр.
ЯЗМЫШ ХАСИЛЫ Хикәят
Бәхет төшенчәсе һәркемдә үзенчә булуы хакында бер фикергә килеп, мөэминнәр, әкбәр әйтеп, дога кылулары була, сөхбәт мәҗлесенә Казый Яхъя килеп керә. Аны сынап карарга уйлыйлар. Арадан берсе: — Без әйткәнне ул да дәлилләр,— диярәк соравын бирә.— Бәхет, әфәндебез, сезнеңчә ничектер? Әйтерсезме? — Әйе,— ди Казый Яхъя,— бәхет ул безгә бирелгән язмыш. Аның сүзләреннән соң мөэминнәр аптырап калалар. Аларның хәлен күреп алган Казый Яхъя исә: — Нигә, сез бәхетне һәркем үзенчә аңлый димәдегезмени? Минем сүзләр дә моңарга дәлил. Һәркемнең язмышы үзенә, димәк, бәхет төшенчәсе дә үзенчә!— дип аңлатып биргән.
АКЧА МӘСЬӘЛӘСЕ Хикәят
Мөэминнәр утырышында бер юлчы Казый Яхъяга сорау биргән: — Сез,— дигән ул,— күренеп тора, Аллаһы тарафыннан яхшы зиһен, яхшы акыл белән бүләкләнгән кеше, әйтегез әле, бу дөньяда акча кирәк булмаган кеше, ягъни дә аның барлыгына-юклыгына исе китмәгән адәм бармы? — Әлхәмдүлиллаһ, бар!— дип җавап биргән Казый Яхъя. — Ул кем?— дигәннәр мөэминнәр. — Үзегез дә беләсез,— дигән Казый Яхъя,— акча һәрдаим ике кешегә кирәк. Аның берсе туктаусыз акча җыю, аларны сандыкка тутыру белән мәшгуль, икенчесе — сатып алу, ягъни мохтаҗлык һәм кирәклек өчен акча хәсрәтендә яши. Мохтаҗлыгы булмаса, яисә акча җыю белән мәшгуль түгел икән, ул кешегә акчаның да кирәге юк. Шулай түгелме?
КАЙНАРЛЫКНЫҢ ПОТЫ БЕР ТИЕН Хикәят
Холык базарында кайнарлыкмы-сабырлыкмы кыйммәт диярәк бәхәс кылып утырган мөэминнәр арасында, бәхәс төенен чишеп, берәү әйтеп куйган: — Һәркайсының үз урыны бар, кирәк чагында кайнарлыкны сабырлык алыштыра алмый, сабырлыкны — кайнарлык! — Кайчан кирәген кайдан белергә соң аның?— дигәннәр мөэминнәр. — Тормыш үзе белдерә ул!— дигән теге кеше. Барысы аннары Казый Яхъяга борылып караганнар. Күзләрендә: “Сез дә шулай уйлыйсызмы?”— дигән сорау энҗеләре ялтыраган. — Әмма мин адәмдәге бер пот кайнарлыкны да бер мыскал сабырлыгы җиңү көченә ия дип белә идем. Ялгыштым микәнни?— диярәк, бераз шаяртыбрак җавап биргән Казый Яхъя аларга.
СЫЙР БӘЛАСЕ Хикәят
Карга, сыйр кисәге эләктереп, агач ботагына килеп кунуга, койрыгын болгап Төлке дә килеп җитә. Ничек тә моның ризыгын урлап качу инде исәбе, ә тегесе, сыйрны томшыгына тешләгән килеш, ычкындырырга куркып утыра. Төлке, иреннәрен ялап: Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|