![]() ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
ЯСАЛМА КЕШЕЛӘР, ЯКИ 5 страницаТавык аның бу киңәшен кабул итә. Хәзер акчаны ярма урынына чүпли, ди.
АКЫЛЛЫ КӘҖӘ Хикәят
Хуҗа үз кәҗәсеннән котылырга өлгермәгән, моның бакчасына күршеләрнең кәҗәсе сукмак салган. Бервакыт ул аны саклап торган да күсәк белән биленә биргән. Чамасы чамалы чак булганмы, әллә ачуы бик каты килгәнме, әмма дә кәҗә сузылган да яткан. — Эләктеме үзеңә!— дип куанган Хуҗа әүвәле. Ә кәҗә һаман хәрәкәтсез ята икән. “Их, харап иттем моны, күршеләргә ни әйтермен?”— диярәк инде Хуҗа кайгыда уфтанган, аннары акылына килгән, кәҗәне күтәреп, ишек алдына алып чыккан. Ә ул һаман да хәрәкәтсез икән. — Булмады бу, суярга кирәк җәһәтрәк, итен булса да ашармын, акчасын түләрмен,— дип, өенә пычак алып чыгарга кереп киткән. Пычак күтәреп килсә, кәҗә юк, чыгып шылган. — Белдем,— дигән Хуҗа,— пычак исеннән кәҗә дә курка икән. Киткән җаны кайтып, гәүдәсен сөйрәп алып качарга өлгергән. Бу пычакны аның йөри торган сукмагына элеп куярга кирәк булыр! Файдасы тигән, имеш.
СЫЙРАК ЯЛАУЧЫ ЭТ Хикәят
Сыер, татлы үләннәрне туйганчы ашаганнан соң, иренеп кенә чебен, кигәвен ишене койрык белән болгап куыштырып, үз алдына чәйнәштергәләп ята икән, моның каршысына эт килгән дә өрә башлаган. — Нәрсә ди ул сиңа? Аңлыйсыңмы моның әйткәннәрен?— дип сорый арырак яткан сыер. — Сыйрак сорый!— дип җавап бирә монысы. — Сөзеп очыр шуны, үз сыйрагын үзе яласын!— ди тегесе. — Торырга иренәм,— дип җавап бирә бусы.— Өрә торсын, якын килергә курка ул! Эт боларның сөйләшкәннәрен ишетә дә бик мыскыллана. Өрүеннән туктый һәм: — Мин бит сыйрак сорап өрмәгән идем, бары тик чебен-кигәвеннәрегезне генә куып маташуым иде,— дип җавап бирә.
БИШ БУЛМАСМЫ? Хикәят
Ике тинтәк мәктәптә укып йөриләр икән. Чалбар төпләрен шактый туздырырга өлгергәннәр болар. Арифметика дәресе бара. Икегә икене кушып маташалар. Һәммәсе дә җавапны дүрт дип язып куйганнар. Боларныкы гына чыкмаган. — Дүрт!— дип пышылдый янәшәдәге бер кыз. Ә болар һаман да язып куя белмиләр. — Дүрт!— ди, алгы яктан борылып киңәш биргән икенче бер түземсез кыз. Болар һаман да язмый. Аптырагач, укытучылары да: — Дүрт!— дип кычкырып әйтә. Шунда гына тинтәкләрнең берсе әйтеп куя: — Дүрт икәнлеген үзебез дә беләбез, биш булмасмы дип көтеп утыра идек!
КВАДРАТЛЫ МӘСЬӘЛӘ Хикәят
Алгебра дәресе бара. Укытучы тактага язып, “а+в=с” квадратлы формуласын аңлата. Әмма укучыларның күңеленә барып җитә алмый. Шунда бер тинтәге сорау бирә: — Апа, аларның квадраты нәрсәгә соң, ансыз гына булмыймыни? Укытучылары аптырап кала. Ничек дип тә җавап бирергә белми. Шуннан икенче бер тинтәге мондый киңәш бирә: — Апа, сез аның башына китап белән тондырыгыз, ансыз гына булмаганын үзе дә аңлар! — Әйе,— ди тинтәкнең тегесе,— бик суктырып тордым менә! Рус теле дәресендә синең авызың бер дә ябылмый иде. Апа китап белән суккач, “а” белән “в” кушылып укылганда “ав” була, “с” булмаганын да белмисең! Квадратлап та торасы түгел!
ХУҖА НАСРЕТДИН Хикәят
Укытучы үзенең дәрес уздыра торган сыйныфын эзләп йөри икән. Аңарга икенче бер укытучы очраган. Ул моңардан: — Безнекеләрне күрмәдегезме?— дип сорый. Тегесе: — Хуҗа Насретдин булгансыз тәмам,— дип җавап биргән,— алар әле генә сезне эзләп йөриләр иде. Нәрсә әйтергә белми, бусы китеп барган. Үзе бара, үзе уйлый, ди: “Эһ, рәхмәт әйтергә оныттым!” Дәресеннән соң эзләп табып, тегеңә: — Дөрес әйткәнсез, рәхмәт!— дигән, бераз каушап. Һәм аңардан: — И-и, шулаймыни?— дигән сүзләрне ишеткән.— Сезне таптылармыни? Әле һаман да эзләп йөриләр иде түгелме? — Табуын таптылар, әмма дәрес бетәргә өлгергән иде инде,— дигән бусы, бер дә аптырап бирмичә.— Мин аларны сезнең дәрескә җибәрдем.
КУРКЫНЫЧ ЮК Хикәят
Укытучы дәресен уздырыр өчен укучылары каршысына керергә куркып тора икән. Имеш, ничек теманы аңлатырмын, бигрәк тинтәкләр бит. Шул хакта үзенең бер хезмәттәшенә әйткән. Ә тегесе аңарга бик тә яхшы киңәш биргән: — Син сөйлә дә сөйлә, сөйлә дә сөйлә, үзләреннән бер нәрсә дә сорама!— дип. — Аларның аңлау-аңламауларын кайдан белермен соң?— дигән бусы. — И-и, шуңа да исегез киттеме?— дип елмайган тегесе.— Сезнең эшегез — гыйлем диңгезе булу, ә аларныкы — гыйлемегезне алу. Әгәр дә аңламасалар, борчылмагыз, гыйлемегез үзегезгә күбрәк калыр. — Ә аңласалар?— дигән бусы. — Ул вакытта сөенегез генә, батып үлмәсләр әле!— дигән тегесе.
ИР ҺӘМ ХАТЫН АРАСЫ Хикәят
Бер хатын үз иренә тора салып кычкыра, йорт эчендә тавыш чыгаруга бик тә маһирланып киткән икән. Ире моңарга сабыр итеп йөргән-йөргән дә, хатынына болай дип әйтергә уйлаган: — Хатын, синең белән нәрсә булды соң? Хәйран итәм! — Хәйран итәсең юк!— дигән хатыны.— Бер нәрсә дә булмаганга шулай кычкырам да инде мин. Шуны да аңламагач! Вакытлар үтә, моңарчы ефәк кебек назланган хатыны тагын чыгырыннан чыга башлый. Моны сизенеп алган ире: — Хатын, миңа командировка-сәфәргә китәргә вакыт җитеп килә ахрысы,— ди. Имеш, иренең тел төбен аңлап алган хатыны шунда ук шым булган.
КӨЙСЕЗЛЕК СЕРЕ Хикәят
Бер укытучының гаять тә үпкәләү хисе көчле икән. Үзе белән һични эшли алмый. Яныннан йөгереп узып баручы укучыларына да үпкәли хәтта, мине хөрмәт итмәүләре дип уйлый. Моның бу гадәтсезлеген хезмәттәшләре дә сизенеп алалар. Коллективта андый кеше булса, җайсыз һәм уңайсыз бит инде ул, сак кына сөйләшергә, кирәгеннән артык аңарга гына хөрмәт күрсәтергә, гел дә җаена торырга туры килә. Шуннан берсе түзми: — Сезгә бу үпкәләү гадәтегезне ташларга кирәк,— дип, аңарга үгет-нәсихәтләрен бирергә була.— Юкса сезгә яшәве бик авыр булыр. — Шулаен шулай да бит,— ди бу укытучы.— Әмма минем каршыда барчагыз да көемә генә торасыз, ефәк кебек булырга мәҗбүрсез. Мондый бәхеттән баш тарталар димени?
ТАБИГАТЕНӘ КҮРӘ ГЕНӘ Хикәят
Кешедә табигый сәләт булучан. Аны ул яки сизеп ала да үстерә, яисә, мөгаен ваемсызлыгы сәбәпледер, юкка чыгара һәм, файдалана алмыйча, гомере буе башкалардан көнләшеп яши. — Син,— дип әйтә икән бер әтәчкә каз,— үзеңне әллә кемгә куеп, кикригеңне калкытып, күкрәгеңне киереп менәсең дә койма башыннан кычкырасың. Бер дә тыныч кына яшәргә бирмисең! Әтәч моңарга карап торган да: — Гафу итегез инде, каз әфәнде,— дигән.— Мин бит сезнең күлгә төшеп, анда чума-чума йөзмим. Хәтта бик теләр идем дә, әмма табигатемнән килмәгәнгә, коймадан да биеккә менә алмыйм шул!
СӨЕНЕЧЛЕ ХӘБӘР Хикәят
Кешедә сиземләү хисе бар. Әмма акылы бутала башласа, бу көче тәмам томаланып кала. Шулай бер гыйбат: — Тиздән дөнья бетәргә тора. Әзерләнәсезме соң?— дип танышыннан сораган. Теге исә: — Дөнья бетәдерме-юкмы, анысын белмим. Әмма менә сезнең хәлегезне аңлыйм!— дип җавап биргән. — И-и, минем өчен юкка борчыласыз,— дигән аңарга бусы,— көн дә фәрештәләр белән сөйләшәм. Килешенеп тә куйдык инде. Ул-бу була калса, алар мине канатларына алырга сүз бирделәр. — Менә бит,— дигән тегесе,— дөньяны су басса да кайгырасыгыз юк, сөенеч кенә икән!
КЕШЕ БУЛУ Хикәят
Сөхбәтендә булган ирләр Яхъя казыйдан сорыйлар икән: — Сез, хәзрәт, һаман да әйтәсез адәм баласын, әүвәле ата-анасы өчен яши, аннары калган гомерен балаларына багышлый дип. Моны ничек аңларга? Кеше үзе өчен яшәмимени? — Нишләп яшәмәсен?— дигән Яхъя казый.— Адәм баласы бишектә чагында һаман да үзен генә кайгырта, әнкәсенең күкрәк сөтенә ябышып яши. Бишектән төшкәч тә шулай. Кулына эш алып, гамәл кылганчы... Адәм баласы эш эшли башлагач кына кешегә әверелә. Ата-ананың максаты — баланы мөмкин кадәр иртәрәк һөнәргә өйрәтү. Һөнәр адәмне кеше итә. Бала ата-ана хезмәтендә тырыша. Ата-ана өчен яшәү менә шул була да инде!
ҺӨНӘРНЕҢ ӨЛЕШЛӘРЕ Хикәят
Кеше булу өчен ике кулыңда эш уйнату да җитә, имеш. — Ә гыйлемнең хикмәте нәрсәдә?— дигәннәр Яхъя казыйга. — Гыйлемнең хикмәте — һөнәрдә!— дип җавап биргән ул. — Ничек инде? — Эш бар, һөнәр бар!— дип җавап биргән тагын да Казый Яхъя.— Һөнәрле эшне — хезмәт, диләр. Эш ул кешегә ияреп башкарыла, ә хезмәттә үзең башлап, үз уең, үз зиһенең, үз белемең, үз осталыгың белән эшлисең. Ә болар гыйлемнән башка мөмкин түгелләр. Шуңа күрә дә бер галимнән гыйлемгә өйрәнү тиешле. Күңелеңә ятканы һөнәрең булып әверелсен. Һөнәрнең җиде өлеше гыйлемнән гыйбарәт, ике өлеше — остарудан, бер өлеше — тырышудан!
ТЫРЫШУДА ХИКМӘТ Хикәят
Шулай бервакыт: — Әгәр дә һөнәрнең асылы гыйлемнән торса, эшнең хикмәте нәрсәдә соң?— дип сораганнар Казый Яхъядан. Ул исә: — Эшнең хикмәте — бәндәнең тырышлыгы инде ул,— дип җавап биргән.— Шуңа күрә дә аның олысы һәм кечкенәсе бар. — Ничек инде олысы һәм кечкенәсе? — Эшнең көндәлек башкарыла торганы кечкенә булыр,— дигән Казый Яхъя.— Гомергә бер эшләнгәне бик олы сыман тоелыр. Ә сезнең күңелегез белән бәхәс кылып, юк, эшнең җиңеле һәм авыры гына бар дип, үзегезне сафсата утында саташтырып утыруыгыз исә эшнең куәт һәм көч таләп итүен башканы белүегезгә генә бәйле!
ДУСЛЫКТАГЫ ГАМӘЛ Хикәят
Дөньяда өч нәрсәдә исәп-хисап төгәл булырга тиеш: алган хезмәт өчен түләгәндә, алып торган акчаны вакытында кире кайтаруда, күршелек иткәндә. Ара өзек икән, дуслык та төзек була, диләр. Әмма мин бер кешедән ишеттем, күршеләр арасында дуслык һәм татулык кына яши икән, бу бик яхшы. Шулай да ярты адымлы ызанны бүлешмәсәләр, ялгыш очып кергән тавык өчен талашмасалар, күршелек галәмәтендә хикмәт юк, имеш. Дуслык ул бар яктан да күркәм. Тик күңелләр үзара ятышып торудан гына дуслык итүдә гамәл сыйфаты күренмәс. Күңелең ятмаган, дошманың итеп белгән кеше белән дуслык төзү исә — чын гамәл, диләр, хак булса!
СӨЕК ГАЛӘМӘТЕ Хикәят
Үз кемлегеңне белү өчен яратам дип әйтүчеләр янына түгел, сөймим дигәннәр каршына барудан да яхшысы юклыгын белмәгән кеше бармы? Әмма бөтен кешенең дә үзенең кемлеген танып торасы килми. Шуңа күрә без сөям диючеләр янында йөрергә тырышабыз. Яхъя казыйдан сораганнар: — Дөньяда иң сөекле кешең кем?— дип. Ул: — Үзем!— дип җавап биргән. — Ә иң сөексезең? — Анысы да үзем!— дигән Казый Яхъя. — Ничек алай? — Гамәлемне башкалар дөрес дип тапса, үземнән дә сөеклерәк кеше юк, анда хата барлыгы күренсә, үземнән дә чиркангыч затны таба алмыйм,— дигән ул. Ә аның сүзенә тегеләр ышанмаганнар.
ИШ-ДОШМАН АЕРМАСЫ Хикәят
Адәмгә хәсрәтен җиңәр өчен булышка дуслары килә. Шулай тиеш санала. Дөньяда моннан да олырак әдәп юк, диләр. Бер кеше зур хәсрәткә төшүеннән башын салындырып утыра. Моның янына Шайтан килә дә, янәшәсендә урын алып: — Нәрсә, хәсрәтеңне бүлешергә беркем дә килмәдеме?— дип сорый. Бу кеше исә, авыр сулап: — Килмәде дип, менә син янымда утырасың!— ди. — Мине исәпкә кертмә!— диярәк, Шайтан көлеп куя.— Мин бит синең дошманың, ишең — адәм баласы түгел. Кайгыңны уртаклашырга үз ишләрең килә, минем төслеләр исә, нәрсә, хәсрәт чигәсеңме дип, күреп куану өчен генә йөриләр.
НЫКЛЫК МӘСЬӘЛӘСЕ Хикәят
Кешене кайгы кайчысы телемләп кисә. Шулай бер кеше, авыр бәлагә таргач, чарасызлыктан үксеп елый да елый икән. Якыннарының да юатыр чамалары юк. Әйткән сүзләре моны тынычландыра алмый. Шуннан берсе, киңәш биреп: — Ул кадәр кайгыга бирелергә ярамый, олы сагыш, юкса, үзеннән дә куәтлерәген дәшеп китерүчән була,— дигән. Аңа каршы бу кеше: — Кайгының моңардан да олысы булмый торгандыр инде,— дигән. Киңәш бирүче исә: — Кайгының олысы-кечесе адәм баласының аларны ничек кабул итә белүләреннән тора,— дип аңлатып биргән. Шуннан соң гына кайгылының хәсрәте киткән, диләр, хак булса.
ХӘСРӘТ УРТАКЛАШУ Хикәят
— Син алай ук кайгыга бирелмә. Вакыт савыктырыр, сабыр ит,— дигәннәр дуслары, хәсрәт газабының утында янучы адәмгә. Ул үзе дә боларны гына белә, әмма сабыры сына да китә, сына да китә, бәгыре кайнар канлы яшь белән тула икән. — Нигә соң ул шушы кадәр күп хәсрәтләнә?— дип, халык аңарга аптырый икән.— Сәламәтлегенә зыян китерүе бар! Арадан берсе әйткән: — Гамь–хәсрәт камчысын мөэминнәр җанының госеле дип беләләр. Тимәгез, аңа бары тик сабырлык кына теләгез. Ул арабызда иң саф күңелле затларның берсе булырга кирәк. Аның хәсрәте белән без дә гамь чигик, шулай хәле җиңеләймәсме, җаныбызга сафлык иңмәсме?
ЕЛАННАР АРАСЫНДА Хикәят
Бер яхшы кешенең гаме мең бәндәнең кайгысына әверелә, яманның хәсрәте һичкемне борчымый, имеш. Адәм балалары үзләренең яхшымы-яманмы булуларын шундый чакларында гына белә алалар. Бер кеше кайгы чокырында ялгызы калган. Хәлен дә сораучылар юк икән. Бу үзенең кемлеген шунда гына аңлап алган. Хәсрәте тагын да арткан. Аның кайгысына таныш-белешләре сөенә, имеш. Ә беркөнне аңа ерак карендәше килгән. Хәлен төшенеп: — Ул гамең — гамь түгел икән, менә бу таныш-белешләрең эчендә йөрүең зур кайгы. Болар бит мыжгып торган елан оясы,— дип аңлатып биргән.— Синең кебек саф энҗене йотарлар иде, әмма тешләре үтми! Шунлык белән генә яшисең!
ЧАРАСЫЗЛЫК ЧАРАСЫ Хикәят
Бер сәях, юлда барганында адашып, чаяннар белән тулы чокырга егылып төшкән. Болар аны чолгап та алганнар. Тегенең кая барырга да чарасы юк икән. Урынында сикергәли башлаган. Шунда кесәсендә шырпы барлыгын аңлап алган да, кабы белән чыгарып, берәмләп кабызган һәм аяк астына ташлаган. Чаяннар уттан куркалар, имеш. Шунда моның чалбар балагы яна башлаган, тәне пешүдән шундый итеп кычкырып җибәргән ки, кинәт сикерүе булган, чокыр эченнән өскә атылган. Аннары чалбар балагына туфрак сибеп утны сүндергән дә әйткән: — Бер чарасызлыктан икенче чарасызлык кына коткара ала икән, башка һичкайдан ярдәм килмәде!
НИЧЕК ТӘ ЯРАП БУЛМЫЙ Хикәят
Институтта укучылар имтиханда икән. Бик әшәке бер профессор рәттән диярлек һәммә студентка “Икеле” билгесе куеп бара. Соңарып кына ахыргы студент та килә. Кызыксына: — Нәрсә сорады?— ди. Елап торган бер студент кыз әйтә: — Син кияүдәме?— диде. — Ни дидең? — Кияүдә, дидем! — Ничәле куйды? — “Икеле”! — Ярар алайса, мин үземне кияүдә түгелмен дип әйтермен! — Алай дип әйтеп караучылар да булды, әмма “Икеле”дән узмадылар!— ди теге студент кыз, аңлатып. — Һе,— дия бусы,— аңарга без дә ярамагач, кем кирәк икән соң, мескенкәем?
МИСАЛ ИШАРӘСЕ Хикәят
Студент кыз имтихан бирергә профессор каршысына керә. Билет ала. Әзерләнергә утыра... Менә моның да җавап бирү чираты килеп җитә. Профессорның зәһәр булуын белә, дулкынлануын яшерергә теләп ашыкмыйча гына сөйли. Бер сорауны үтә, икенчене, өченчене. Шулай җавап биреп бетерә. Профессор эндәшми. Билге куясы итә. Шунда бу студентка: — Абый, сорамадыгыз бит әле!— дип әйтә. Профессор исә, аптырап: — Нәрсәне?— ди. — Минем кияүдәме-юкмы икәнлегемне! — Ә-ә,— дип көлә башлый профессор,— сездән сорап та торасы түгел. — Ни өчен алай?— ди студент кыз. — Чөнки предметны болай да яхшы беләсез. Мисал китереп ишарә итәсе дә юк!
КОЛХОЗ КАЯ? Хикәят
Юләрләр йортына бер колхозчыны алып килгәннәр. Табип сорый икән: — Моны нәрсә дип китердегез? Монда бит Наполеоннар, Брежневлар, Сталиннар гына бар. Колхозчыларның булганы да юк иде!— дип. Китерүчеләр әйтә ди: — Бу агай бездән ничә ел инде колхозны таптыра. Кая куйдыгыз дип сорый. Минем бабам, колхозга кергәндә, дүрт тегермән, унбиш сыер, егерме биш баш сарык, өч җигүле ат белән кергән. Аларны кая куйдыгыз? Кайсыгыз аларны үзләштерде? Колхоз таркалды, дисез, нигә кайтарып бирмисез дип бәйләнә. Шуңа күрә китердек!— диләр.
ӘТИГӘ ӘЙТӘМ Хикәят
Мәктәптә укытучы бер томана балага “Икеле” утырта. Тегенең ачуы килә дә әйтә: — Әти белсә, кирәгеңне бирә инде! Укытучы да аптырап тормый: — Килеп, биреп карасын әле!— ди. Томана: — Һе,— дип белдерә кабат,— бик сөенер идегез, әйеме? Укытучы: — Әйе шул,— ди,— Миңа нәрсә кирәген каян белдең? Томана: — Апа, күренеп тора бит!— ди. Укытучы көтмәгәндә кып-кызыл була, буй-сынын төзәтә, итәкләрен сыпырып куя, басып торган җирен оныта. Шунда теге томана укучы: — Юк әле, әтигә әйтмим, болай интегүегез миңа күбрәк ошый!— дип әйтеп куя.
БАШЫ ҖИТМӘС ИДЕ Хикәят
Ике гыйбат сөйләшеп утыралар. Берсе, тормышка зарланып: — Бу ил хуҗаларының бозылуы җитте, халыкны таякка калдырганчы талыйлар,— дип әйтеп куя. Аңа икенчесе кушыла: — Анысы гына әллә нәрсә түгел, менә безнең күрше ул, безнең күрше!— ди. Тегесе, аптырап: — Сезнең күршегә нәрсә булган? Әллә ил башыннан да өстенме?— дип сорый. — Булыр-булыр, ил башыннан да өстен булыр,— дип зарлана тегесе,— атасыннан да уздырды әле ул, бик беләсең килсә. Бәрәңге бакчама ярты ызан кереп бәрәңге утырткан. Әйтеп карадым. Казып ал да күчер, диде генә. Менә бит малай, кеше нәрсәләр кылана. Ә син ил башы, дисең. Моңа аның башы җитмәс иде. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|