ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
ЯСАЛМА КЕШЕЛӘР, ЯКИ 8 страница— Алай икән!— дип әйткән боларга хәйран итеп утырган Ишәк.— Ә мин аны хуҗамның чыбыркысы суга торган урынга нисбәт иткән идем!
КӨЛКЕ СЕРЕ Хикәят
Балык башыннан чери икәнлеген белмәгән кеше юк, әмма да койрыгыннан кибә башлый, имеш. Хайваннар мәҗлесендә бер Куян мәзәк сөйли дә көлә, сөйли дә көлә икән. Әмма тыңлап утыручылар аптыраудан уза алмыйлар. Ахырда түзмиләр, сорыйлар: — Сез, әфәндем, сөйлисез дә көләсез, ә без — аптырашта утырабыз. Әллә мәзәгегезне аңламыйбыз, әллә инде көләрлек урыны юк? Аңлый алмыйбыз, хикмәт нәрсәдә? — И агай-эне,— ди аларга Куян,— әллә сез мин үзем сөйләгән мәзәгемнән көләмдер дип уйладыгызмы? Һич юк! Сезнең минем юк-бар сөйләүләремә хәйран итеп тыңлап утыруыгызга гаҗәпләнеп кенә көлдем. Бигайбә!
ЯХШЫ МӘЗӘК Хикәят
Мәзәкнең кыйммәте — андагы хакыйкатьнең инкарь итеп булмаслык дәрәҗәдә булуында, имеш! Бервакыт төлкедән мәзәк сөйләвен үтенгәннәр. Ул берне сөйләп карый, көлүче юк, икене, өчне — бар да аптырашып кына утыра бирәләр. Шуннан соң ул: — Булмый, егетләр, мин мәзәкче түгел, көлмисез дә!— дип зарланып ала. Шунда тыныч кына утырган Куян: — Син, туган, былтыр ничек Аюны алдаганыңны, быел бүрене хур итүеңне сөйлә. Бик тә көлкеле хәлләргә калганнар икән!— ди. Төлке исә: — Сөйләр идем дә, алардан бигрәк үземнән көләрсез дип куркам, чөнки андый хәлләрдән бик тә мыскылландым,— дигән. Һәммә хайваннар да бу сүзләрдән соң көлешеп алганнар.
БИТ ЮУ МӘСЛИХӘТ Хикәят
Әкияттә дә хакыйкать барлыгы сер түгел, әмма аның хикмәте — мәгънәсендә, имеш, вакыйгасында түгел. Шулай бервакыт чыпчыклар әкият сөйләшеп, чыркылдашып чыбыкта тезелешеп утыралар икән, урталарына Карга килеп кунган һәм: — Инде кайсыгызның чираты? Тамагым бик ачты бит!— дип әйткән. Чыпчыклар сагаеп калганнар, ни очып китәргә кодрәтләреннән килми, ни сүз әйтергә җөрьәт итмиләр. Шунда бер Нәни Чыпчык әйткән: — Минем чиратымдыр инде. Әмма сиңа ничек тәмле булыр, каурыйларым беләнме, шәрә килешме? — Әлбәттә шәрә килеш!— дигән Карга. — Алай булгач, син бар, битеңне агартып юып кил, ә мин чишенә торам,— дигән Чыпчык.
БИЧАРАЛЫК Хикәят
Әйтәләр, имештер, мәгънә бәндәнең күңелендә яши, акылында түгел дип. Шулай бер Сандугач бик шәп әсәр язып, аны мөхәрриргә китергән. Аның бәхетсезлегенә, мөхәррирлектә Ишәк утыра икән. Сандугачның язмасын уңнан да, сулдан да, өстән дә, астан да укып чыккан һәм әйткән: — Аңламадым, әсәреңнең мәгънәсе нидә соң, тозы юк күренә!— дигән. Сандугач җавабында уйланып басып тора икән: “Тоз кирәк булса, кәгазь яламыйлар аны!”— дип, әмма кычкырып әйтергә базмаган, чөнки белә: мөхәррирнең ачуы килергә мөмкин бит! Бераз гаҗизлектә торганнан соң Сандугач әйткән: — Тозын гына түгел, печәнен дә онытып калдырганмын бит!— дип. — И-а!— дигән Ишәк, Сандугачны киңәш бирә-бирә озатып:— Икенче юлы саламын да оныта күрмә!
СӨЯРКӘ Хикәят
Һәркемнең үз эше, имеш. Әмма аны яратып башкарганда гына үзеңне бәхетле итеп тоясың. Бер Себерке шулай бервакыт Көрәккә зарлана икән: — Телем белән ялаганчы себерәм, бер дә тик тотмыйлар, һаман миннән чүп җыйдыралар,— дип. — Һи, шушымы борчылыр мәсьәлә,— дигән Көрәк,— мин әле Сәнәкне беләм. Менә аның эше, ичмасам, авыр, тешләре коелып беткәнче шулар белән тешли-тешли тирес түгә. Инде миңа кара! — Ә сиңа нәрсә ярамый?— дип аптыраган Себерке. — Ә мин тизәк көрим дә тизәк көрим, бер чиста җирем дә калмады, күрмисеңмени? — Һи, алай икән!— дигән Себерке, Көрәкнең сүзләреннән соң куанып:— Ә мине хуҗам, хатыны белән бутап, кай вакытларда кочаклап йоклый да әле!
ҖӘННӘТКӘ КЕРЕШЛИ Хикәят
Адәм затында бәйрәмнән эт-баш сыер-аяк булып кайту гадәте бар, имеш. Бер ир шулай булып кайткач, белештерми карават астына кереп яткан. Төнлә уянып киткән. Аңлый алмый: кайда бу? Уйлаган да, карават астын ләхет дигән фикергә килеп, шунда елап җибәргән. Үзе әйтә икән: — И Ходаем-Ходаем, ярлыкый күр! Хатыны уянып киткән һәм идәнгә шартлатып тибә-тибә “перәс-перәс” дип берничә кат кычкырган. Ире тынган. Аңлап алган. Хатыны йоклап киткәч, янына менеп яткан да аны караваттан төртеп төшергән. Моңа хатыны тавыш чыгарган. Ире: — И хатын,— ди икән,— төш күрдем. Имеш, җәннәткә дога укып кереп бара идем, артымнан бер песи ияреп килә бит. Аны тибеп очырган идем, син булдыңмыни ул? Гафу ит инде!
ТАЛАНТ БӘЛАСЕ Хикәят
Мөхәррирнең бар хәсрәте, журналда эшләсә, яхшы номер чыгару, имеш. Хактыр инде. Шулай бер мөхәррир үзе чыгара торган журналның алгы битен әзерләп утыра. Басылырга китерелгән әсәрләрне укый. Ошаганнарын бер якка алып бара да: — Болары алдагы саннарга яхшы булыр, ә монысына менә шушы начар дигәннәре дә ярар!— диярәк, машина урынына эшли бирә. Һәм ул һаман-һаман шулай итә. Яхшы әсәрләрне калдыра бара. Ә көннәрнең берендә журналы бөлгенлеккә төшә, ябыла. Шунда гына мөхәррир, аңына килеп, теге яхшы дигән әсәрләрне күтәреп ала да: — Менә сезнең арка гына бөлгенлеккә төштем! Сез генә мине харап иттегез!— дип, һәммәсен бергә чүплек савытына каһәрләп тондыра.
КӨЗГЕ ГАЛӘМӘТЕ Хикәят
Маймыл көзге ярата, имеш. Үз сурәтен карап туя алмый, ди. Шулай бер Маймыл көзгегә әсирләнеп һәм әсәрләнеп утыра икән, янына Ала Карга килеп кунган. — Анда кемне күрдең?— дип сорый ул. — Бик матур, бик чибәр бер зат утыра, шуңа хәйран иттем,— ди Маймыл. — Миңа да күрсәт әле!— дип үтенә Карга. Маймыл аңа көзгене бирә. Карга анда үзен күреп ала да: — Моны минем кайдадыр очратканым бар бит,— ди,— тик менә хәтерли генә алмыйм. Бу төс, бу кыяфәт! Карап туймаслык! — Шул шул менә!— ди Маймыл, көзгене үзенә кире алып. — Карап туймаслык, әйеме! Ә син, анда кемне күрдең дип, мине аптыратып сораган буласың! Шәпме абзагыз?!.
ЧИБӘРЛЕК СЕРЕ Хикәят
Хатын-кызның чибәрлеге кендегендә, имеш. Әмма болай дип әйтүне шулай ук бәхәсле саныйлар. Бит очындагы миң хакында мөэминнәр арасында бәхәс купкан. Казый Яхъяга килгәннәр. Ул: — Чибәрлектә тамаша, ләззәт һәм гауга бар!— дип җавап биргән.— Тамаша бар, чөнки чибәрне күреп туйган кеше юк, ләззәт бар, чөнки чибәрне күргән саен, аны үзеңнеке итү теләге уянырга мөмкин, шунлык белән баштан акыл да китә. — Болар яхшы бит инде!— дигәннәр мөэминнәр. — Яхшысын яхшы да, әмма үзе чибәр булган кешегә бәласе күп төшә шул, һәркемнең аңа таба кулы үрелә!— дигән Казый Яхъя.— Моның гаугасы юкмыни?
БАШКАЧА БУЛМЫЙ Хикәят
Чибәрлектә кимлек бар, ямьсезлектә артыклык бар, имеш. Бу хакта бәхәс купкач, бер-бер җавапка килә алмыйча, мөэминнәр Яхъя Казыйга барганнар. Ул исә: — Чибәрлек үзе камиллек, ямьсезлек үзе үк артыклык!— дип җавап биргән. — Аңламадык,— дигәннәр мөэминнәр,— аптырашып. Нинди мәгънәдә бу шушылай? — Чөнки,— дигән Казый Яхъя,— чибәрлекне һәммә кеше тамаша итә. Ни өчен болар шушылай акаеп карыйлар икән дип адәм баласы шикләнергә мәҗбүр. Бу шик үзе үк кимлек тудыра. Ә ямьсезлеккә килгәндә, аңардан кешеләр йөз чөерә, бу исә кешедә артыклык хисе тудыра. Башкача мөмкин дә түгел!
КҮҢЕЛ ТАРЛЫГЫ Хикәят
Күңел тарлыгын канәгать бетерә, күңел киңлеген канәгатьсезлек китерә, имеш. Ә нәрсә соң ул канәгать, нидән аңа шушы хикмәт бирелгән? Бу хакта мөэминнәрнең соравына каршы Казый Яхъя: — Канәгать ул күңелгә Аллаһыны бикләү!— дип җавап биргән. — Ә ничек була соң ул?— дигәннәр аңарга. — Кемнең күңеленә Аллаһы тәгалә сыйса, ул кешедә тарлык булмый,— дигән Казый Яхъя. — Без дөрес аңладыкмы?— дигәннәр мөэминнәр.— Канәгать иткән кешедә Аллаһы тәгаләгә ышаныч бар, канәгатьсез адәмдә — Шайтан коткысы? — Әйе!— дип белдергән Казый Яхъя.— Канәгать ул иманның сакчысы иде, канәгатьсезлек исә вәсвәсә тудырудан артыкка ярамый!
ТУЙДАМЫНИ ХИКМӘТ! Хикәят
Бу дөньяны мөэминнәр өчен зиндан, диләр. Шул хакта бәхәс кылган ике адәм тәмам тарткалашып, йолкышып, бозылышып беткәннәр. Аннары Казый Яхъяга килгәннәр. Берсе әйткән: — Бу дөнья мөэмин өчен зиндан дигәндә, монда яшәгәндә кайгы-сагыштан артыгын күрмисең, шул күздә тотыла,— дигән. Икенчесе: — Киресенчә, бу дөньяда бәйрәм һәм шатлык күп, аларга алданып, күңелебезне сагышка салабыз,— дигән. Аларны тыңлап бетергәч, Казый Яхъя әйткән: — Икегезнең дә хаталануына хәйранмын,— дигән.— Бу дөнья мөэминнәр өчен зиндан, чөнки мөэминнең күңеле тар дөнья кысаларына гына сыймый, ул галәм киңлекләренә чыгып фикер йөртергә сәләтле!
БӘНДӘЛЕК ХӨКЕМЕ Хикәят
— Хәрам ул Аллаһ тарафыннан мөэминнәр өчен тыелган һәммә нәрсә, хәләл булса — рөхсәт ителгән,— ди икән мөэминнәр. Аларны тыңлап торган Яхъя Казый: — И әһле-ислам, нигә алай уйладыгыз?— дип сораган. Мөэминнәр: — Изге китаб Коръән безләргә шулай өйрәтә,— дигәннәр. — Анысы мин дә Коръәнне беләмдер дип йөри идем. Әмма хәрам дигәндә — бәндәнең сәламәтлегенә зыян китерә торган ризык һәм гамәлләр күз алдында тотыла, хәләл дигәнендә — андый каршылык юклыгын күзаллый идем!— дип белдергән, аларга каршы Казый Яхъя.— Чөнки Аллаһы тәгалә өйрәтүче һәм ирек бирүче, чикләүче һәм ким итүче түгел!
ЯЛГАНЧЫ БӘНДӘЛЕК Хикәят
Бәндәлек мәсьәләсе әһеле-дин өчен гаҗәеп әһәмияткә ия буларак, бу хакта бәхәсләр туктаусыз кузгатылып тора, имештер. Шулай бервакыт мөэминнәр: — Бәндәлек ул — коллык, ничек инде без ирекле була алыйк?— дип Казый Яхъядан сораганнар. — Бөтен хикмәте дә шунда!— дигән Казый Яхъя.— Бәндәлекне Аллаһыга коллык итү буларак белсәгез, Аңардан гайрегә коллык итәр идегезме соң? Әлбәттә юк! Әмма Аллаһыга сезнең бәндәлегегез кирәкми, моның өчен Ул бары тик рәхмәтле генә. Ә без, кешеләр, Аллаһыга коллык итәбез дип, Аңардан гайреләргә бәндә булып йөрибез. Бу мөэминлек түгел, бәлки бәндәлекне инкарь итү галәмәте генә!
ХАКЫЙКЫЙ БӘНДӘЛЕК Хикәят
— И Казый Яхъя,— дигәннәр мөэминнәр,— ничек инде Аллаһыга безнең бәндәлек кирәк булмасын? Ул бит бездән Китабында шуны таләп итте! — Ә нигә сез коллыкны гафиллек, ягъни томаналык буларак аңладыгыз ул вакытта?— дигән аларга казый, тамак кырып.— Китабында Ул томаналарны түгел, галимнәрне бәндәләре итеп күргәнлеген әйтте. — Бәндәлектә томаналык бармыни?— дигәннәр тагын да алар. — Сез аңлаганча бәндәлек икән, әлбәттә бар,— дигән Казый Яхъя.— Әгәр дә Аллаһыга коллык гыйлем, аң, танып белү, зиһен белән икән, ягъни сукыр бәндәлек булмаса, бу инде мөселманча коллык тоту була. Аның барча серләре хакыйкатькә яшерелгән!
ГЫЙЛЕМЛЕ ЭШ Хикәят
— Безнең һәр көнебез эш белән үтә, гыйлем эстәүгә вакытыбыз да калмый. Ничек инде гафил булмыйк?— дип зарланганнар мөэминнәр бервакыт Казый Яхъяга. — Ә сез эшләрегезне белеп, аңлап башкарырсызмы, әллә кирәк булган өчен генәме?— дип, алардан кайтарып сораган ул. — Тегесе дә бар, монысы да,— дигәннәр мөэминнәр җавапта.— Ни өчен алай сорадыгыз? — Чөнки гамәлне-эшне аңлап, белеп башкаруда гыйлем бар, мәгәр, кирәк өчен генә, кушылганга күрә үтәүдә томаналыктан гайре һичнәрсә күренми,— дип аңлатып биргән ул аларга.— Шуңа күрә дә аталарыгыз, “үзегез белеп эшли башларга вакыт” дип, балигъ яшегезгә ирешүегезгә ачулана башламадылармыни?
МӘҢГЕЛЕК ДӘЛИЛЕ Хикәят
— Без бу дөньяда вакытлыча гына торабыз. Яшәеш шуның өчен дә вакытлы түгелмени?— дип мөэминнәрнең зар кылып сорауларына каршы Казый Яхъя: — Иманыгыз камил булса, җаннарыгыз үлемсез булуга шик белдермәс идегез,— дигән. — Ничек инде? Без бит алай әйтмәдек!— дигәннәр мөэминнәр. — Әгәр дә җан үлемсез икән, димәк, яшәешнең дә чиге була алмый. Нәрсә, сыйфат алыштыруга карап кайсыгыз үлгәне бар? Бала идегез, үсмер булдыгыз, үсмер идегез, олылыкка ирештегез, инде картлык та килер! Болар бары тик сыйфатыгыз алышыну гынадыр! Кешене картлык үтерми, сыйфат үзгәреше бу дөньядан алып китә,— дигән Казый Яхъя.
ГЫЙЛЕМНӘР БЕРЛЕГЕ Хикәят
Табигатьнең, дөньялыкның серләренә Аллаһының сыйфатлары яшерелгән, диләр. Шул серләргә төшенү исә хакыйкатьне тануга, ягъни Аллаһыга ирешүгә китерә, имеш. Бу хакта бәхәс таягын тоткан мөэминнәр: — Илаһият гыйлемнәре өстенме, әллә табигать гыйлемнәреме?— дип Казый Яхъядан сораганнар. Ул аларга: — Чын гыйлемнең берсендә дә кимлек яки артыклык юк!— дип җавап биргән.— Шул ук вакытта алар тигез дә түгел. Моның сәбәбе үсешләренә бәйле. Ә үсешләре — баскычлардан тора. Һәр баскычы расланган дәлилләрдән төзелә. Әгәр дә дәлилләре расланмаган икән, андый юлга кереп кителгән фәннәрне буш гыйлем, гафиллеккә тиңләү дөресрәк булыр!
ҮЗГӘРЕШНЕҢ ЮЛЫ — КАМИЛЛӘШҮ Хикәят
— Табигать фәннәре дөньялык белән ярыша, аны үзгәртә. Бу исә Аллаһының иҗатын инкарь итү түгелме соң?— дип сораганнар мөэминнәр, тәмам вәсвәсәләнеп. — Киресенчә,— дигән Казый Яхъя,— бу чын мөэминлек юлы. Хакыйкатькә ирешеп, шушы хакыйкатьнең чыннан да шушылай, башкача түгел икәнлеген раслау өчен бүтәнчә мөмкинме? — Ә илаһият фәннәре? Алар бит табигатьне үзгәртми, үзгәртеп кормый! — Ул шулай тоела гына, әмма бәндәнең күңеленә гыйлем нурын иңдереп, аны яктырта. Илаһият гыйлеме җанның табигатен яхшыга таба үзгәртеп кора һәм шушы хезмәте белән мактаулы,— дип аңлаткан Казый Яхъя. — Белми идек!— дигәннәр мөэминнәр, хаталануларын төшенеп.
ТАБИГАТЕҢНӘН УЗУ ЮЛЫ Хикәят
Адәм баласы кайсы өлкәдә таланты булса, ул шул яктан сәләтле яки булдыксызларга бәя бирә ала, имеш. Һәм киресенчә, кемдә талант юк, ул кеше исә талантсызлыкка мәдхия укый, диләр. Хәтта халыклар да шулай. Яңа фикер тудыру өчен талант кирәкме, әллә ул башка юл белән барлыкка китереләме — шул хакта мөэминнәр бәхәс кылганнар. Яхъя Казый әйткән: — Әгәр дә кешедә акыл, аң һәм фәһем, тормыш тәҗрибәсе бар икән, андыйлар дөньяга яңача карау сәләтенә ирешә алалар,— дигән.— Әмма яңа фикерне тудыручылар алар гайре табигый кебек булалар. Димәк, бу өлкәдә дә адәмдә уйлау, фикер йөртү сәләте булырга тиеш!
МӨЭМИНЛЕК СЕРЕ Хикәят
Мөэминлекнең нигезе иман, билгеле. Бу турыда бәхәскә урын юк. Әмма: — Мөселман булган кешегә яшәүнең шарты бармы?— дигәннәр халык, Яхъя казыйдан бу мәсьәләдә туры җавап сорап.— Яшәеш шартларыбыз бертөсле үк түгелмени? — Мөэминнең хикмәте шунда!— дигән ул.— Аның күңел түрендә иман шәме янса, ике кулында даими шөгыль һәм эш булырга тиеш. Әгәр дә гамәлдән аерылса, бәндә мөселманлыктан да китә. — Без гомеребез буе хезмәттә изаланыйкмы инде?— дигәннәр, аңа каршы төшеп. — Әгәр дә күңелегезгә сөенеч китерүче эштә булмасагыз, мөэминлегегезгә дә бу гамәлегез хилаф итәр,— дигән ул.
ПУШКИНГА БАРЫШЛЫЙ Хикәят
Дөнья буйлап сәяхәт иткәнемдә бер илнең президенты белән очраштым. Урам себерә иде. Хәлләрен сораштым. Ул миңа: — Сезгә хәлем кирәкме, әллә бер-бер сорыйсы әйберегез бармы?— диде. — Әйе,— дидем,— миңа Пушкин урамыгыз кирәк иде. — Бар ул андый урам бездә,— дип, анда ничек барырга икәнлеген өйрәтеп бирде. Рәхмәт әйтеп, юлымны дәвам иттем. “Нигә ул урам себерә иде икән?”— диярәк уйлап, Олы Корсак, Ташаяк, Яссы Тәлинкә, Сыйрак-Баһадур урамнарының кайсын буйлап, кайсын аркылыга уздым. “Бу Пушкин дигәннәре бу илне һәм халкын иҗатында бик мактаган булыр, шуңа аның истәлегенә урамга исем биргәннәрдер!”— дидем. Барып җиткәнче шакшылыкка хәйран иттем һәм президент әфәнденең ни өчен урам себерүен шунда гына төшенеп алдым.
ҖИЗНИ КЕШЕ БУШ ЙӨРМИ Хикәят
— Исәнмесез!— диде сарсаз җизни. Очрашмавыбызга ярты еллар бар иде. Мин дә сөендем. — Әссәламәгаләйкүм!— дип, авызны киң ачып, кочакны чама белеп кенә җәеп күрештем. — Кичә “здрастуй” иде, бүген ничек “сәлам”гә күчелде?— диде ул, кызыксынып. — Бер дә татар буласым килмәүдән инде ул,— дидем, дөресен яшермичә,— безнең халыкта гадәт шулай бит инде, чуаш булырга ризабыз, тик татар дип кенә атамасыннар. Җизни сөенде: — Атаң исән булса, ну каеш ашатыр иде инде үзеңә. Тәмам урыс булып беткән идең, инде гарәпкә әверелә баруыңны әйтәм: монысы да замана чире генәме соң? Кайчан савыгырсың икән? Авыру кешенең Ходай тәгалә хәлен белешүне мактаган, буш йөрмим икән әле, хәлең белешә килгәнмен!
САРЫМСАК БАЗАРЫНА БАРАМ Хикәят
Безнең Казанда сарымсак базары ачтылар. Ниндиләре генә юк анда: эресе, уртачасы, вагы, агы, карасы. Кулыма бер эре сарымсакны алдым. Әллә кемнәр булып күземә күренде. Сатучысыннан сорадым: — Бу ни атлы? — Бу сарымсак Шәехмөхәммәдов атлы була,— дип аңлатып җавап бирде ул.— Бер тешләсәң, ни авыздан үтми, ни исе китми. Яныңа хәтта хатының да килеп карамый! Булмый болай диярәк фикер йөртеп, бер кечкенәне кулыма алдым. Шулай ук кызыксындым. — Бусы — Миңнуллаев атлысы,— диде сатучы.— Юкка аңа кагылдыгыз, хәзер бөтен дөньяны сасыта, күзгә кереп йөдәтә, чебен-черкине үз тирәсенә җыя инде бу! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|