![]() ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
ЯСАЛМА КЕШЕЛӘР, ЯКИ 11 страница
ТЕАТР УЕНЫ Хикәят
Адәм баласына юләр булуы рәхәт, имеш. Шуңа күрә дә ул туктаусыз кылана. Һәркемдә кылану галәмәте бар, диләр, әмма берәүләрнеке ул матур килеп чыга, икенчеләрнеке килешсез була. — Ислам динендә ни өчен театр тыела?— дип сораганнар мөэминнәр Казый Яхъядан. — Мин әле театр тыелганлыгын уйламый идем,— дип җавап биргән ул.— Башкаларча кыланып күрсәтү, кыландыру тыела икәнлеген генә белә идем. Мәгәр табигыйлек белән театр уены гыйбрәт өчен уйналса, ни өчен мондый да тормыш дәресе мөэмин өчен ярамас икән? Уен өчен генә уен икән, табигыйлек һәм гайрәт өчен булмаса, ул — буш уен. Шулар тыеладыр?
БӘХЕТ БӘЛАСЕ Хикәят
Бәхет көтеп, бәхеткә кенә таянып яшәгән кешене бәхетле дип әйтә күрмәгез, чөнки бәхеттә генә бәхетле кеше асылда чыннан да бәхетле була алмый. Бәхет ул үзеңне бәхетле дип тойганда гына чын бәхет була. — Бәхет ул,— дигән Казый Яхъя,— бәндәгә тугыры түгел, туктаусыз үзгәрүчән, килүчән һәм китүчән. Мондый да вакытлы әйбергә таянырга ярыймы соң? — Без гомеребез буена бәхет эзләдек, һәр таң-иртән: “Бу көнебез бәхет китерсен!”— диярәк догалар кылабыз. Безнең гамәлебез хатамыни?— дип хәйран иткәннәр мөэминнәр. — Бәхет өметендә яшәүдә һәм аның рәхәтен күрүдә хата юк,— дип җавап биргән Казый Яхъя,— хата аңа таянуда һәм бәйле булуда.
ХАРАБАТ ЮЛЫ Хикәят
Һәркемнең үз акылы — үзенә, диләр. Ягъни кеше акылы белән яшәп булмый, үзеңнеке белән генә ерак та китә алмыйсың, имеш. Менә шуңа күрә дә кешеләр, файдасы булмасмы дип, бер-берсенә киңәш бирешеп яшиләр. — Син Ләйләңне оныт, ул инде кияүгә чыкты, әгәр дә үзеңне яратса, ярың булуны өстен күрер иде,— дигәннәр мөэминнәр, Мәҗнүнне тынычландырырга тырышып. Ә ул, үпкәләп, алар яныннан китеп барган. Шуннан соң Казый Яхъя әйткән: — Сез юкка болай эшләдегез. Мәрхәмәтсезлек бу!— дигән.— Аның да дөньяда таянычы Аллаһы тәгалә һәм Ләйләгә мәхәббәте иде. Өметсез — Шайтан, дигәндәй, нигә аның өметен кисеп, харабат юлына бастык? Ай хәлебез!
АКЫЛ БИРҮ Хикәят
— Юләргә акыл бирмәгез! Сезме моны белми идегез, и мөэминнәр? — Без бит аның акылсыз икәнен белеп, аңарга киңәш кенә иткән идек! — Киңәшегезне тоттымы соң? — Юк, һаман да үзенекен әйтте, үзенчә гамәл итте! — Гамәлендә хата күрдегезме? — Хата дип, камиллек һәм ышанычлылык та күрмәдек. — Ул сездән нәрсәсе белән аерыла, гамәле беләнме, акылы беләнме? — Әлбәттә акылсызлыгы белән! — Бәс шулай булгач,— дигән аларга Казый Яхъя,— гамәлендә ул сезләргә иярә икән, аңарга акыл бирәсегез килсә, гамәлләрегезне дөрес һәм күркәм итегез, аңа сүз катуның, сүз белән киңәш итүнең файдасы юк, үзегез дә беләсез!
СҮЗЕ ХӘЙРАН ИТӘ Хикәят
Мин бер кешене беләм. Аның телендә сандугач сайрый, әмма кулында, каләм йөгерү түгел, орчык та тәгәрәми. Шундый икәнлеген таный торып, аңардан хәлен сорадым. Сандугачын сайратты. Фикер иттем һәм хәле мөгаен да искечәдер, әллә ни үзгәрешләре юктыр, көненә-көн чираты-чираты белән киләдер, дидем. Уем дөрескә чыкты. Икенче юлы очрашканда башкача хәйран иттем: сандугачы оясын ташлап очкан икән! Әмма кулында орчык тәгәрәтә башлагандыр дип уема да кертеп карый алмадым. Фалым тагын дөрескә чыкты. Өченче тапкыр очрашкач, аңардан кәефен сорадым. Ул исә: — Гомеремне буш сүз тоткынлыгында уздырдым, гамәл белән кичкән булса идем!— дип җавап бирде.
ӘДӘП СӘҮДӘСЕ Хикәят
Кешеләр ничек, сиңа хөрмәтләре булмый торып, үзеңнән хөрмәт өмет итәргә мөмкиннәр икән? Бу хакта Казый Яхъядан сорадым. Ул миңа: — Һәм дөрес эшлиләр!— дип җавап бирде.— Әгәр дә бер-бер кешегә аерым хөрмәт күрсәтәләр икән, димәк, белегез, аңарга адәмиләрнең мәхәббәтләре төшкән булыр. Ә калганнарыбыз үзара хөрмәт һәм ялагайлык белән генә алыш-биреш итәбез. Шушы инде әдәп сәүдәсе дип атала. Ә мәхәббәтебез төшкән кеше бу сәүдәдә катнашмый, безне яратуы яки хөрмәт итүе — аның үз эше. Шуның өчен дә хөрмәт яулаганнан мәхәббәт казану уңайлырак та, өстенрәк тә. Хәйран итмәү — хәсрәтлерәк. Әдәп сәүдәсенә йөгер!
«ТЕЛСЕЗ КҮКЕ»ЛЕ МӘҖЛЕС Хикәят
Юләрне кимсетү — хәрәм, аңарга авыр сүз дә әйтергә ярамый, диләр. Имеш, казасы була. Мөэминнәр мәҗлесендә булдым. Анда иң күп сөйләгән кешеләрне күрдем. Надан иделәр. Хәйран иттем. Сорадым: — Бу ни хәл? Ничек сез аларны тыңлап утыра һәм егылып алкышлый аласыз?— дидем. Миңа серле һәм мәгънәле елмаеп җавап бирделәр. Уйланып алдым: болар аларны тыңлап, алар кебек ничек ахмак, надан һәм көлкеле булмаска өйрәнәләр икән бит, дидем. Шушы фикеремдә йөргәнемдә: — Тагын нинди тамаша күрсәтерләр икән?— дип миннән сорадылар. Җавабым гади булды: — Инде телсезләргә дә сүз бирерләр!
КУЛДАН ДА, ТЕЛДӘН ДӘ КИЛМӘГӘЧ Хикәят
Берәүләр үзләре һәм тормышлары белән генә уйнап калмыйлар, бәлки башкаларның да язмышлары белән шаяралар. Моның өчен аларның уй-фикерләрен, хис-тойгыларын уйнатырга тырышалар. Шулай кемлеккә ирешәләр. Бер түрәдән: — Сәясәтнең башка юлы юкмыни?— дип сорадым. Ул аптырап калды. — Мин андый эш белән шөгыльләнмим. Сөйләгән сүзем хакыйкатьтән генә гыйбарәт,— диде. Хәйран идем. Шунда сандугач булмакчы ишәк турында мәзәк исемә төшеп, көләсем килде. Түрә: — Нигә елмаясыз?— диде. Мин исә: “Сандугач кебек сайрыйм, сезнең колагыгыз каты. Шуңа күрә сайраганымны кычкыруга тиңлисез, диярәк зарланган икән, имештер, ишәк!”— дип уйладым, әмма телемә сүз алып әйтеп бирә алмадым.
ГАДЕЛЛЕК БИТЛЕГЕ Хикәят
Дөньяда ни өчен ахмаклар күп икән дип уйланып-уйланып йөри идем, баксам, үзем дә шундыйлардан икәнмен. Бу хакта дустым белән киңәштем. Ул: — Әллә белми идең?— дип сорады. Күңелем кителде. — Борчылма,— диде ул,— мин үзем дә шундый. Һаман кәкре каенга терәтеп калдыралар. — Хикмәт нәрсәдә соң?— дидем. — Җавабым бик гади: тормышта күпләр гаделлек уены уйныйлар. Әмма шунысы бар, гаделлек исеменнән яманлык эшләнелә. — Ә без ничек алдан күрә алыйк соң? — Бик гади,— диде ул,— мәнфәгать булган җирдә яманлык бар. Әмма яманлык үзен яшәтү өчен гаделлек битлеген киеп йөри.
ЯШӘГӘННӘР БИТ ӘЛЕ Хикәят
— Дөнья хәйләкәрләр, комсызлар һәм мәкер ияләре кулында,— дигән Казый Яхъя.— Сез моны үзегез дә беләсез. Әмма алар үзләрен иң акыллы, иң булдыклы дип уйлыйлар. Халык шуларның күзенә ахмак, аңгыра, тинтәк сыман күренә. Тыңлап торучы мөэминнәр хәйранга калганнар. Дөрес сүзне дошманың түгел, дустың да яратмый, диләр. Бәгырьгә төбәп атылган ук кебек килеп кадала, имеш. Шулай да бер мөэмин, бу хакта уйлап хәсрәт чигүеннән айнып сораган: — Безгә нәрсә эшләргә соң?— дип. — Йөрәгегез һәм куәтегез җитсә, дөньяның тәлинкәсен әйләндереп капларга,— дигән Казый Яхъя,— мәгәр юк икән, җитмәсә, сарык хәленә төшеп, аңгыраланып яшәргә! Моңарчы шулай яшәгәннәр бит әле!
КАНУННАР ҮЗГӘРЕШЕ Хикәят
Аллаһы тәгаләне мескеннәр ягында, диләр. Шуңа күрә дә аларга дөньяда яшәве җиңел, имеш, чөнки ишәкләрен бәйләп куйган чагында да аны Аллаһыга тапшыралар. Яхъя казыйдан мөэминнәр сораганнар: — Ни өчен Аллаһы тәгалә безне әрсез, комсыз, үзләре өчен генә яшәгән түрәләр кулына бирә?— дип. — Чөнки,— дигән Казый Яхъя,— алар шушы сыйфатлары белән дә, акыл үсешләре белән дә мескеннәр. Шуның өчен! — Димәк алардан котылу чарабыз юк, шулаймы? — Әлегәчә булмаган. Инде сез мондый сорау биргәч, бәлки уйлана да башлагансыздыр? Мөгаен Илаһият кануннары да үзгәрешкә юл алганнардыр?— дип сүзен тәмамлаган Яхъя казый.
ГАДЕЛЛЕК СӘБӘПЧЕСЕ Хикәят
Халык мәнфәгатен уйлауны әгәр урынны саклау һәм мәртәбә арттыру хәсрәте алыштырса, түрәләр бозыла, имеш. Хикмәти Хода, адәм баласының бармаклары үзенә таба кәкре итеп яратылганнар шул. Бу хакта Казый Яхъя: — Ишәкне түрә итеп куйсаң, ул дөньялыкны ишәк утары итеп аңлар, сарыкны куйсаң, көтүлектәй белер,— дигән, мөэминнәрнең хәтеренә тиеп. Алар исә: — Арыслан түрә булса, аңардан гаделлек көтү дөресме?— дип сораганнар. — Гаделлекне көч һәм кодрәт иясе кешеләр үзләре урнаштырыр, мескеннәр исә башкалардан өмет итәр,— дип аңлатып биргән Казый Яхъя.— Менә шуңа күрә дә мескеннәр түрә булган илдә гаделлек юктыр!
ЧАМАЛЫ БӘХЕТ Хикәят
Яуган вакытында яңгыр: “Мин явам әле, явам әле!”— дип сөйләнеп ява, кояш, җир йөзен җылытканында: “Киптерәм әле, киптерәм!”— дип елмая, җил исә: “Исми торсам — туктармын, исәм әле, исәм!”— дия, имеш. Боларның тырышуларын күргән кешеләр яңгырны туктату, кояшны күләгәләү, җилне тыю өчен ниләр генә эшләмиләр. Әгәр дә алай итмәсәләр, начар булыр идемени? Һич юк. Әмма Казый Яхъя исә: — Без, кешеләр, канатлы булсак — җилгә, селәүчән икәнбез — яңгырга, ком булсак — кояшка сөенер идек,— дип белдергән.— Әмма безнең мөмкинлекләребез чикле. Шуңарга күрә дә яңгырны да, кояшны да, җилне дә юк чакларында гына сагынабыз. Килеп, озакка калсалар, алардан тәмам туеп бетәбез!
КҮҢЕЛ БОЗЫЛУ Хикәят
Кешене көй, мәхәббәт һәм табигать матурлыклары әсир итү көченә ия, әмма аларның ямьсезлеге адәмне азат итәме? Юк, диярсез, гайрәтен генә чигерер, күңелен генә бозар, диярсез. — Синең нәрсәңне адәмиләр яраталар соң?— дип сораган Сандугачка очраган бер Чыпчык.— Миннән әллә ни аермаң да юк үзеңнең! — Сайраганымны!— дип җавап биргән Сандугач. — Анысы шулай, әмма мине ул сайрауларың бер дә хәйран итми,— дигән Чыпчык.— Ачуланма, бәлки зәвыгым гына шундыйдыр. — Юк-юк,— дигән Сандугач,— һич ачуланмыйм. Мин дә синең кебек чыркылдый алмыйм бит. — И юньсез,— дигән Чыпчык, ачуы килеп,— минем җырлавымны чыркылдауга тиңлесең! Минем кебек була алганың бармы? Һәм моннан очып китү җаен караган.
ЯЛГАНЛЫКНЫҢ ХӘРӘМЛЕГЕ Хикәят
Ялганның хәрәм икәнлеген һәркем белә, ягъни ул адәм баласына зарарлы гамәлләрдән санала. Әмма риясыз, чын күңелдән, оста итеп ялганласалар, аннан да татлы һичнәрсә юк, имеш. Яхъя Казый әйткән: — Ялганның олысы-кечесе юк, аның бары тик татлысы һәм ачысы гына бар!— дигән. — Ә ни өчен хәрәм, ни өчен зыяны бар?— дигәннәр мөэминнәр. — Ялган ул никадәр татлы булса, шулкадәр исертүчән, бәндәнең акылын сәрхушландыра. Анысы гына ярый. Әмма хакыйкатьне төшенгәч, айнып киткәндәй буласың, тик ялганның махмыры гына күңелдән китмичә, җанны укшытып тора. Шуңа да зыяны күп!— дигән Казый Яхъя.
ГЫЙЛЕМ МӘСЬӘЛӘСЕ Хикәят
— Гыйлем өйрәнү, укуны бәндәгә хәләл, диләр. Ни сәбәптән? Шушы сораулары белән мөэминнәр аптыраткач, аларга: — Чөнки бәндәнең зиһененә, акылына, гамәленә файдалы!— дип җавап биргән Казый Яхъя. — Буш гыйлемнәр буламы?— дигәннәр тагын да. — Буш гыйлемнәр юк, буш башлар гына бар,— дигән аларга Казый Яхъя. — Башлар буш булгач, нигә аларга гыйлемне җиңел генә салып булмый?— дигәннәр кабат. — Чөнки гыйлем буш урынга ябышмый, буш урынга керми, буш урыннан чыкмый,— дип җавап биргән ул да. — Моның мисалы бармы?— дип сораганнар аңардан. — Бар!— дип җавап биргән ул.— Гыйлемнең мисалы — күңелнең нуры кебек!
САЛАМ ҖӘЕП КУЙГАНЧЫ Хикәят
Кеше ялганласа, хәрәмләмә, диләр, ягъни, зыян китерәсең дип әйтүләре бу. Ә кем инде кешегә зыян салудан үзенә файда килә дип өметләнми калмый? Һәм менә шунда ялгыша да. Башкаларга иткән зыян үзеңә бәла булып әйләнеп кайта. — Бәладән котылу чарасы бармы?— дип сораганнар Казый Яхъядан. — Әлбәттә бар,— дигән ул,— моның өчен дөрес яшәргә кирәк. — Әмма яшәү-яшәмәвебезне ничек белик?— дигәннәр мөэминнәр.— Бәла шул ул ахырдан, эш узгач килә. — Анысы шулай,— дигән Казый Яхъя,— алдан салам җәеп куеп булмый, әмма кая басканыңны карап йөрергә була! 01.04.06.
ДӨРЕСЛЕК ТЕРӘГЕ Хикәят
Гаделлек кенә аз, ул дөреслеккә таяна, шунда гына күзгә күренерлек була ала, диләр. Әмма дөреслекнең күрке төрлечәрәк, имеш. — Түрәлектә дөреслек нинди була? Без андыйларны ничек таныйк?— дип сораганнар мөэминнәр. Казый Яхъя аларга: — Дөреслекнең күрке намус куәте белән билгеләнә,— дип җавап биргән. — Моны ничек аңларга?— дигәннәр кабаттан. — Әгәр дә кешенең күңелендә намус хисе бар икән, хатасын сизенеп, вөҗданы газапласа, ул кешедә намус оя кора башлаган булыр. Иртәме-соңмы анда намусы көч алыр. Намусы юк кешедән дөреслек эзли күрмәгез,— дип җавап биргән Казый Яхъя.
ДӨРЕСЛЕК ӨМЕТЕНДӘ Хикәят
Олылык, дәрәҗә һәм мәртәбә иясе бер кеше миннән үзенең дөреслек әһелеме-юкмы икәнлеген сорады. Аңа намус мәсьәләсендә сүз кузгатырга кыймадым. Әмма: — Бу сорауны бирүегез бик яхшы. Һәр кешегә шушы дөньяда үзе эзләгәнне табу насыйп!— дип җавап бирдем. Башсыз адәм түгел иде, үпкәләде. Моңарчы аңа минем сүзләрем һичбер төрле тәэсир итмиләр иде, дөньяга көлеп кенә карап яшәде. Ә бу юлы тойгы-хисләренең яңаруын күрдем һәм: “Моның да вөҗданы уяна башлаган икән!”— дип уйлап алдым. Ул миңа: — Син мине дөрес кеше түгелсең дисең инде алайса?— диде. Аны юатырга теләмәдем.
БУАЛЫ БАЛАК Хикәят
Электән күреп белгән кешеләрем төрледән-төрле булдылар. Арадан берсе, мәсәлән, үзен генә бар дип уйлый, башкаларны һич тә танымый иде. Юк, исәнләшү-күрешү хакында сүз бармый, кеше фикерен тыңлау, санга алу хакында әйтәм. Тормышта үз урынын таба алмыйча җәфа чигәр бу дигән идем, ялгыштым. Журналист булып эшкә урнашты. Гомере буена газетада шул ук бүлекне җитәкләде. Һаман бер үк булып кала бирде: башкаларның язмаларына юл бирмәде, үзенең киләчәктә бөек әсәр язачагын искәртә торды. Очрашкач, бик яхшы бер мәкалә укуымны аңарга әйттем. Мактадым. Ул балкып китте. Эчтәлеген искәрттем. Ул кара көйде. Юләрдән сорама диләр бит, әйтеп ташлады: — Мин аңарга юл бирмәгән идем, кайда бастырган ул аны?
ЯМАНМЫ-ЮКМЫ? Хикәят
Улын сорап иптәшләре килгәч, Казый Яхъя аларга: — Өйдә юк иде шул,— дип әйтеп, аларны үз юллары белән җибәргән. Ишетеп торган хатыны: — Нигә аларга ялганладың? Алдакчы булдыңмы әллә?— дип сорагач, Казый Яхъя: — Юк, алдамадым, гадел гамәл кылдым!— дип җавап биргән. Хатыны исә: — Ялган сүз сөйләү кайчан гаделлек булды әле?— дип тавыш чыгаргач, ул: — И хатын,— дигән,— үзең дә беләсең, улыбыз бүген талчыгып, инде бераз ял итеп алмакчы иде. Черем иткән җиреннән торып кына килгән чагы түгел идеме? Мондый вакытында аны өйдә юк дип әйтүдән яхшы чара бар идеме?
КҮП СӨЙЛӘШҮ БӘЛАСЕ Хикәят
Казый Яхъяның хатыны, юктан гына тавыш чыгарып, канәгатьсезлеген белдергән. Имеш, башка ирләр хатыннарына хатын дип эндәшми, башка төрле матур сүзләр табалар икән. — И юлдашым,— дигән аңарга шунда Казый Яхъя,— син дә, мин дә белгән Коръән шулай куша түгелме? Хатын сүзен башкасы белән алыштыруда нинди файда күрәсең? — Синең миңа мөнәсәбәтеңне белермен,— дигән хатыны, үз сүзендә торып.— Җанашым, дисәң, сөйгәнеңне белермен, иптәшем, дисәң, дуслыгыңны! — И-и, алай булгач син минем күгәрченем инде, әйеме, хатын?— дигән Казый Яхъя.— Гү-гү итеп кенә торасың!
БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТ Хикәят
Гашыйклар сөхбәтендә сүз чыккан. Нәрсә ул беренче мәхәббәт? Ул кеше өчен кирәкме? Нинди мәгънәгә ия? Бер мәҗнүн мәхәббәтне кояш белән тиңләгән. Имеш, аның яктысыннан һәм җылысыннан башка бер дә яшәп булмый, дигән. Икенчесе янар таулар белән тәңгәл куйган. Өченчесе чәчәкле, сайрар кошлар белән тулы бакча белән чагыштырган. Бу сөхбәткә Казый Яхъя да килеп кереп, аларның сүзләренә колак куеп утыра икән. Фикерен әйтергә инде аңарга чират җитеп: — Сез генә калдыгыз, беренче мәхәббәт ни-нәрсә, шуны сөйләрсезме?— дигәннәр сөхбәттәгеләр. — Беренче мәхәббәт ул яналмыйча калган хис кенә,— дип җавап биргән аларга Казый Яхъя.— Чи утын кебек. Йөрәк мичендә көйрәп, төтенләп ята да ята. Ни җылытмый, ни сүнә белми.
СӨЕКЛЕ ИЛ Хикәят
Мөэминнәр дәүләт корылышы турында бәхәс кылганнар. Арадан берсе: — Ни өчен ил берәүләрдән икенчеләрне таларга-талатырга мөмкинлек бирә?— дип, шунда беркатлы сорау биргәч, андагылар һәммәсе шым булып калганнар. Шунда Казый Яхъя: — Аннары аларның үзләреннән шуны ук җайлап кына суырып алу өчен,— дип җавап биргән. — Ничек инде?— дип сорау биргәннәр алар. — Бик гади,— дигән Казый Яхъя,— әгәр турыдан-туры халыкның үзеннән җыеп алса, мондый хөкүмәткә беркем чыдамас иде. Ә кеше көченә яшәүче байлардан малларын бүлешүне, ягъни бер өлешен үзенә алуны таләп иткәч, без моны дөрес һәм гадел эш, дибез. Асылда бу һаман шул ук, халыкның өлешен дәүләт белән байның бергә бүлешүеннән генә гыйбарәт. Әмма анда да тулы килеш һәм урталай түгел. Шуңа да байлар әнә шундый хөкүмәтне бик яраталар. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|