ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
ЯСАЛМА КЕШЕЛӘР, ЯКИ 14 страница— Болай дөрес буламы инде?— диделәр, тәмам аптырашып. — Ә кем әле шушылай дөрес була дип әйткән? Сүзләрем һәммәсен аптырашта калдырды.
ТҮЗЕМЛЕ БӘХЕТ Хикәят
Муса пәйгамбәрнең дошманнары арасында иң куәтлесе Фиргавен булганлыгын белмәгән кешеләр аз, диләр. Бу хакта сүз чыгып, дусларым: — Фиргавенгә дуслык игълан итсә, Муса пәйгамбәрнең кавеменә яшәве рәхәт булмас идеме? Никадәр газап чиккәннәр!— диделәр. Сүзләре җитди иде. Мин: — Асылларында үзара дошманлык бар икән, андый кешеләр ничек дус була алалар?— дидем.— Андыйлар солых хәлендә генә яшәргә мөмкиннәр, һич әшнәлек итмиләр. — Солых белән дуслык бер түгелмени?— диделәр тагын да. — Үзегез дә беләсез, солых килешүе ике дошман як арасында була торган күренеш,— дидем, бәхәсләшергә теләмичә.— Әмма солыхта дуслык рәхәтлеге юк, сабырлык, түзем, игътибарсызлык газаплары гына бар.
АЛЛАҺЫНЫҢ УРЫННАРЫ Хикәят
Бервакыт миннән хәдисләр турында бәхәс кылырга яратучы бер әфәнде сорады: — Аллаһы тәгаләне сабырлар белән, диләр. Моның сере нәрсәдә? — Җавабын үзегез дә беләсез, ахрысы. Тыңлыйм,— дидем мин аңарга, күңел кояшын йөзенә чыгарырга мәҗбүр итеп. — Кемнәр авыр тормышта, фәкыйрьлектә, мескенлектә яшиләр, алар — сабыр, Аллаһы алар белән!— диде ул. — Алай...— дидем мин, бераз аптырап.— Белмәгән идем. Юкса бу сүзне башка мәсьәләдә әйтелгән дип йөрегәнмен. — Сезнеңчә нәрсәгә бәйле?— диде ул әфәнде. — Хата миндә, ахрысы. Кемнәр кайнарлана, алар әдәпне оныта, кемнәр сабырлык белән эш йөртә, алар әдәп киртәләрен сикерми. Әдәпсез җирдә Аллаһ та юк дип белә идем,— дидем.
КЕШЕ ТҮГЕЛ Хикәят
Кешедә аң һәм акыл арасында бәйләнеш барлыгын тәҗрибә ярдәмендә төшенергә була. Аң тереклеккә бәйле, ягъни җан һәм тән берлеген хасил итүче көч, акыл исә аңлы эшчәнлекнең нәтиҗәсеннән гыйбарәт. Аңында булган кеше акылсыз гамәл кылмый, акылында калучы аңсызлык белән җәфаланмый. Акыллары саташучылар аңсызлык кылмый калмыйлар, шуңа да куркынычлар. — Хайваннарда акыл бармы?— дип бәхәс кылды дусларым. Мин исә аларга катнашып киттем һәм сорадым: — Дивана, мәҗнүннәрдә бармы соң? Кайсыгыз юләрне акыллы һәм аңлы дип әйтә ала? — Һе,— диярәк көлешеп алдылар алар,— бу юлы да сез хаклы шул. Дивананы кеше дип әйтеп буламы?
ДӨРЕС ЯШӘГӘНДӘ Хикәят
Күңелең сагыш белән тулы булса, артыгы белән моңланса, болардан котылуы мөмкинме? Әлбәттә адәм кулыннан килмәгән эш юк. Шулай да һәр көнеңне бәйрәм белән үткәрүгә караганда, ара-тирә уйларыңа бирелеп алу комачау итми. Һәр нәрсәнең үз мәртәбәсе гаме белән булганда, бәрәкәте дә бар. Миннән: — Кешеләр дөнья йөзендә бәйрәм белән яшәгәннәрендә дөресме, әллә сагышка бирелгәннәрендәме?— дип сорадылар. Моңарга җавап бирә алмый идем. Шулай да: — Дөнья йөзе — тырыш хезмәт урыны, ял иткәнеңдә бәйрәмнән дә яхшырагы юк,— дигән җавап бирдем. Әмма тыңлап торучылар сүземне боздылар һәм: — Димәк, бәйрәм белән яшәгәннәрендә дөрес, әйеме?— диделәр.
ЗИННӘТЛЕ ХАНЫМНАР Хикәят
Мөселман хатыннарының яулык бөркәнеп йөрүләре һич тә сер түгел. Моның сәбәбе Коръәннән, имеш. Анда чыннан да ике урында, хатын-кызларга атап: “Зиннәтләрегезне каплап йөрегез!”— диелгән. — Бу зиннәтләрне йөз һәм күркәм күкрәк буларак аңлау көнче ирләрдән киләме?— дип сорадылар, мине аптыратып. — Юк,— дидем,— Бу — хатыннарның үзләреннән килә! Кайбер ирләр үз хатыннарына “зиннәтлем” дип әйтергә телләрен кызгану, сүздә саранлыклары сәбәпле, күркәм хатыннары үзләрен “зиннәтле” тип атауны теләгәннәр. Аннары, уйлап карагыз, безнең кайсыбыз кайчан хатын-кызларыбызга китереп яулык бөркәгәне бар? Монысын да хатыннар үзләре эшли. Безгә килешергә генә кала. Зиннәтләрен саклыйлар. 04.05.06.
МӘХӘББӘТ СЕРЕ Хикәят
Хатын-кызларның колак белән яратулары яхшы мәгълүм. Хәер, ирләр дә корсак белән яраталар, имеш. Ә йөрәк? — Йөрәк — гайрәт чыганагы,— диделәр миңа. Бу сүзләрен нигезгә алып фикер йөрттем: “Димәк, адәм баласының батырлыгы аның үз йөрәгенә бәйле!” — Беләк — көч инде ул, әйеме?— дидем. Риза булдылар. Шулай итеп һәр әгъзага бер вазифа йөкләп чыктык һәм сүз башына әйләнеп кайттык. Шунда мин: — Әйе,— дидем,— хатын-кызның колагы — алкалы, ирләрнең күзен җәлеп итәр өчен, әмма шул алкалы колак — төпсез капчык шикелле, ни ишетсә, шуны тутырып бара. Ирләрнең дә корсагында бирән галәмәте бар. Әйтәм аны чибәр хатыннарның ирләрендә корсак тау кадәрле була!
ГАРЬЛЕК Хикәят
Миннән затлылык турында сорадылар. Табигатьтәнме, әллә инде бәндәнең үзеннәнме, диделәр. Җавап бирдем: — Бәндәнең үзеннән! — Дәлилегез бармы?— диделәр. — Әлбәттә бар,— дидем,— әмма гади җирлеккә затлы таш утыртып куелса, бу купшылык буларак аталыр иде, ясалмалыгы йөзгә бәреп торыр иде. Шуның кебек, бәндәнең үзе алтын булмый торып, таҗы энҗе-мәрҗәннән булуда мәгънә юк! — Димәк, бу — бәндәнең табигате белән бәйле, шулай түгелме?— дип миңа карата ризасызлык белдерделәр, барыбер сүзләремне колакларына элмичә. — Алай булгач сез нигә табигатьтәнме, әллә җәмгыятьтәнме дип сорамадыгыз?— дидем мин дә аларга, аңламамышка сабышып.
ЯНАР УЧАК ЯННАРЫНДА Хикәят
Яшьләр арасында идем. Сүз мәхәббәт хакында булды. Мин аларның берсеннән: — Мәхәббәт дигәнегез ул ни-нәрсә?— диярәк сорадым һәм аның: — Ут!— дигән җавабын ишеттем. Аңладым. Икенчесеннән сорадым. Анысы исә: — Төтен, чөнки ул кешене миңгерәүләтә!— диде. Аптырадым. Өченчесенә мөрәҗәгать иттем. Ул миңа: — У-у, мәхәббәтме?— диде.— Шундый нәрсә буладыр мәхәббәт, ул көч, дәрт, шатлык, сөенеч бирә! — Алай икән!— дидем. Яшьләр арасыннан чыктым. Кич иде. Һава суынды. Шунда ут күреп, учак янына килдем. Җылындым. Күңелем сөенде. Яшьләрнең җаваплары исемә төшеп: “Мәхәббәт ул янар учак икән!”— дидем.
БЕРДӘН МЕҢНЕ ТАБУ Хикәят
Илнең гаделсез булуына сәбәп хакында сүз чыккач, арадан беребез: — Халкы нинди — хөкемдары да шундый!— дигән фикерне әйтте.— Халкы яман икән, ил башлыгына да шундый булырга кала. Башкалар да аның белән килештеләр. Аларның фикерләрен дәвам иттереп мин дә әйтеп куйдым: — Әйе, нәкъ шулай! Моны тарих гыйлеме дә дәлил итә. Кайсы падишаһ холыкта һәм гамәлдә нинди булса, без аның сыйфатларын, кемлеген тикшереп, шул вакытта ил халкының үзенең дә үзенчәлекләрен беләбез. Бу шул ук берне төшенү аша меңне аңлау юлы белән гыйлемлек итү, ягъни аңлы булу дигән сүз!
ИЛНЕҢ БУТАЛУ СӘБӘБЕ Хикәят
— Ни өчен илнең халкы соңгы вакытларда яманланды? Кеше ни кадәр юньсез булса, шул кадәр үк әллә кемлеккә иреште, әйеме?— дип сорадылар. Бу хәлләрне үзем дә хәтерләп йөрим, әмма җавабын гына таба алмыйча гаҗиз идем. — Чөнки хөкүмәтебездә юнь бетте,— диде арадан беребез, минем авызымнан сүз кошы очып чыгарга өлгергәнче җитешеп. Әмма сорау аңа аталмаганлыктан, әңгәмә әһеле күзләремә карап тора бирде. Ә мин исә: — Хәлебезне эре-вак ташлар тутырылган тартманың әйләндерелеп каплануына охшатам,— дип җавап бирдем.— Төпкә вак ташлар җыелучан. Вакыты үтеп, эреләре өскә иләнеп чыгарлар. Әйләндереп каплаучы да хөкүмәт үзе иде!
АҢ БУЛУ СӘБӘБЕ Хикәят
— Кешеләр арасында иң авыры кайсылары була?— дип сорадылар. — Дошманнарымның дусты,— дип җавап бирдем. — Ни өчен дошманнар үзләре түгел?— диделәр. — Чөнки дошманнарсыз кеше булмый. Дошман безне һәрдаим уяу калырга мәҗбүр итә. Аның нинди һәм ничек булганы, буласы мәгълүм. Әмма дошманның дустында хәйлә еланы яши. Ул сине ни өчен яратмаганын белми, дусты дошман күргән өчен генә дошман итә. Аңардан саклану чарасы да бары тик дошманыңнан саклану чарасы кебек кенә була ала. Дошманның дусты уяу түгел, шуның белән ул сине дә саташтыруга ирешә,— дип аңлатып бирдем.
ХӘТӘРДӘН КИТҮ ЮЛЫ Хикәят
Тормышта икеләнеп калган вакытлар булгалап тора. Ничек гамәл кылырга белми аптырыйсың, шул сәбәп белән үзеңне картайтасың. Мондый чакта икенең берсен эшләү гадел була. Һәрхәлдә хәрәкәт итәргә кирәк. — Эшеңнең ахыры начар буласын белә торыпмы?— диделәр миңа. — Әйе,— дидем,— әмма онытмыйк: хәрәкәттә — бәрәкәт! — Анысы шулай, икеләнгәндә нияттән баш тартып тору яхшырак түгелме? — Мәсьәләне чишүне вакытка йөкләүдән җиңеле юк, әлбәттә. Тик моның белән бәндәгә ни файда? Тормыш мәйданы — гамәл урыныдыр, ике юл чатында туктап калудан да хәтәррәк хәлне хәтерлисезме?— дип сорадым. Җавап бирүче булмады.
КЫЕНЛЫКТАГЫ ХАЛӘТ Хикәят
Кеше кыенлыкны ничек җиңә ала? Буйсынырга тиешме, әллә бирешмәскәме? — Сабыр итүдән дә яхшысы юк!— диделәр миңа. Килештем, әмма сорау бирдем: — Сез бу сабырлыкны ничек итеп күз алдыгызга китерәсез? Соравымны аңламадылар, әллә инде, сабырлык — сабырлык ул, түзәргә кирәк дияселәре килдеме? Шулай да арадан берәү: — Ә үзегез нәрсә әйтерсез?— диде. Җавабым әзер булганлыктан: — Монда һичшиксез сабырлык терәк итәр,— дидем,— чөнки ул адәмгә кыенлык алдында югалып калмаска һәм уңга-сулга бәргәләнмәскә ярдәм итә!
ИЛНЕҢ БӘЛАСЕ Хикәят
Берәүләрнең дәрәҗәсе икенчеләрнең көнчелеген уята. Мондый вакытта ике якка да кыенга туры килә. Аңлашылмаучылык килеп чыга. Нишләргә? Кешеләр бер-берсен “кисә” башлыйлар. Ахыры ике якның да файдасы белән бетми. Ә шулай да дәрәҗә ияләренең ахмаклыгыннан, көнчеләрнең башбаштаклыгыннан котылу юлы бармы? Бу хакта миннән сорадылар. Җавап бирдем: — Көнчелекләреннән куркып, башбаштакларны дәрәҗәгә мендерә күрмәгез, моннан да ахмаграк эш булмас!— дидем.— Гамәлләрен акыл белән кылмаслар, ахмаклар акылга юл бирә белмиләр. Акыл юк җирдә гаделлек тә юк!
АКЫЛ ДӘРЕСЕ Хикәят
Кешеләргә ышану аркасында күп бәлаләр чиккән бер танышыма акыл бирергә исәп иттем: — Дөньялыкны ак һәм карага гына аерып карау, төсләрне танымау — тормышның бәхетен татуга комачаулык тудыра,— дидем. Һәм ул миңа: — Сез моны әле яңа аңлый башлагансыз икән,— диде.— Ә мин аның җәфасын күптәннән тартам. Үз файдалары өчен кешеләр нинди генә хәйләләргә бармыйлар, бер-берсен батыралар, яманга алып сөйлиләр, ахырда үзләре дә шул ялганнарына ышанып бетәләр. Менә шушы чуарлыкка хәйранмын! Ә, югыйсә, бөтен төсләр дә ак һәм кара катнашудан гына барлыкка килә, шуларга әйләнеп кайта.
ХЕЗМӘТТӘШЛӘР БӘЛАСЕ Хикәят
Бервакыт хезмәттәшләрем миңа олуг зыян ясадылар. Оятларына көч килмәсме дип көттем. Харап булуымнан бердәнбер дару — сабырлыгым иде. Үч итмәдем. Гомер уза торды. Гафу үтенерләр дигән өметтә калдым. — Бу вакыйга күптән булдымы?— дип сорадылар дусларым. — Әйе,— дидем,— инде алар олыгаеп беттеләр, чәчләре-сакаллары агарды. — Зиһеннәре сау чакта намуслары тотмагач, инде хәзер, акыллары тарткала барганда гафу үтенерләр дисезме? — Бөтен бәла дә шунда,— дидем мин аларга.— Менә хәзер гафу үтенсәләр, ярлыкар өчен көчем җитәрме дип куркам. Ояты ни тора!
ХАКЫЙКАТЬ ТӘМЕ Хикәят
Ялганга ышану — гөнаһ. Әмма ничек чынмы-түгелме икәнлеген аерырга? Бу хакта дусларымнан сорадым. Арадан берсе, сүз алып: — Табигатенә, сыйфатына карап,— диде,— ягъни ялган сүзнең дәлиле булмый! Аннары өстәп куйды: — Хак сүзнең дәлил өчен китерелгән мисалы куәтледер!— диде. — Монысы белән килешәм, әмма хакыйкать сыйфатлы ялганнан хата сыйфатлы чынлыкны ничек аерырга?— дип, соравымны кабат яңарттым. Ул исә шунда ук җавап та бирде: — Мондый вакытта тәменә карарга кирәк булыр: ялган һәрвакыт татлы тоела, хакыйкать — тоз кебек. Шуңа күрә дә хакыйкать ачысы диләр бит! Сез дә моны белмәгәч...— диде, йөземне кызартып.
КӘЕФКӘ ТИЮ Хикәят
— Кәефне нәрсә төзәтә?— дип сорадылар миннән.— Чибәр хатынмы, моңлы яки дәртле җыр-көйме, әллә затлы эчемлекме? — Чибәр хатын йөрәккә шифа бирә, яхшы җыр уйларны тарата, затлы эчемлек акылны кайната,— дидем мин аларга,— әмма кәефне акыллы киңәш, мәгънәле сүз, галимнәр мәҗлесе генә төзәтә ала. — Ә галимнәр мәҗлесендә бары тик акыл тантанасы һәм мәгънәле сүз генә буламы әллә?— диделәр, аптырашып. — Чын галимнәр мәҗлесендә әлбәттә шулар гына булыр, әмма ялган галимнәр мәҗлесендә чибәр хатын, көй һәм җыр, исерткеч эчемлек алда торыр,— дидем, мәҗлес өстәленә ишарә итми генә.
ТАБИГАТЕҢӘ КҮРӘ Хикәят
Бер әфәнде, бик тә дәрәҗә иясе булырга теләвен яшермичә, моңа ничек һәм ни рәвешле ирешергә мөмкинлеге хакында сорады. Аның кемлеген һәм ниндилеген белгәнемә күрә: — Бу дөньяда һәммә әйбер кебек, дәрәҗә дә сатыла һәм сатып алына,— дидем аңарга, киңәшемне тотачагын белеп. Икенче юлы очрашканыбызда ул бик зур чиновник мәртәбәсенә ирешкән иде инде. Ул миннән: — Берәүләрнең дан-дәрәҗәсе үзләре белән бергә үлә, икенчеләрнеке үлгәннәреннән соң да арта бара. Бу нилектән?— дип сорады. — Үз табигатьләренә, акылларына, сәләтләренә күрә табылган дан-дәрәҗә һичвакыт кимеми һәм урын биләүгә бәйле түгел,— дидем мин аңарга, әмма үпкәләтүемне башыма да китермәдем. Ул мине танымас булды.
ТУТЫК КАЛӘМ КӨЛКЕСЕ Хикәят
Язучылар хакында сүз чыккач, фикер сукмагында адашкан танышларымнан берсе: — Язучылык үзе бер һөнәр генә ул, язмый торсаң — каләмең тутыга, күп язсаң — караң бетә,— дип әйтеп куйды. Моңа кадәр бу хәтле көлгәнем юк иде. Тынычлангач, дусларымның икенчесе: — Кайсы җенегез шулай котырды? Шушы кадәр ишелгәнегезне күргәнем юк иде,— диде. Оят булып китте, шулай да: — Җенем котырмады,— дип аңлатырга өлгердем,— зәгыйфь күңелемнең мыскылга калуыннан акылым шашынып алды. — И-и,— диде теге танышым,— болай булса, сезгә каләм белән кара турында гына сөйләргә кирәк икән, авызыгызны җыя да алмассыз!
БӘЙРӘМ ИРТӘСЕ ИДЕ Хикәят
Яшь чагымда гает иртәсендә бер төш күргән идем: кояш минем күкрәк турыма иңде, шул кояш эчендә ак сакаллы, чалмадан бик тә мөхтәбәр зат алтын медальгә ясалган сурәттәге сыман иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд икән дип уйладым. Ә ул миңа: — Тор, балам, сиңа уянырга вакыт!— диде. Уянып киттем. Күкрәк турымдагы кояш исә тәрәзәдән күз салган кояш янына китте. Алар кушылып, бер булып яна башладылар. Тордым, юындым... Әле хәзер дә уйлыйм: ә уяндыммы соң? Югыйсә бу кадәр газаплар чигеп тормыш арбасын тартыр идемме? Әллә ул мине шуның өчен дип уяттымы?
ТУГАН ИЛ ЯМЕ Хикәят
Бәхетнең тәме дә була икән ул. Озак вакытлар шул тәме иренеңнән китми. Һаман-һаман татыйсыңдыр сыман. Менә сөенеч кайда ул! Бәхет тә насыйп эше икән. — Бәхетнең тәме нинди?— дип сорадылар миннән. Белмиләр идеме? — Әлбәттә татлы!— дидем мин. — Их егетләр!— диде арадан беребез.— Мин иртәнге таң чыгы тәмендәге бәхет татыганым бар, әле дә шуңа хәйран итеп йөрим. — Беләбез,— дидек без.— Ул — сөекле яр! Әйеме? — Юк!— диде ул. — Затлы ризык тәме! — Юк ла инде,— диде ул кабат,— бөтенләй башка: читләрдә йөргәндә ишеткән милли җыр! Татар көенең матурлыгына хәйран калган идем мин ул чагында!
БУШ СӨЙЛӘШҮ Хикәят
Һәркем әллә кем. Шул кемлекләре өчен аларны хөрмәт итә белсәң, синнән дә яхшы кеше юк инде ул. Әмма һәр адәм баласы үз кемлегенә тиңлек тота алмый. Кемлек тә югалу галәмәте белән бәйле. — Дәрәҗәне ничек саклап була?— дип сорадылар миннән. — Үз кемлегеңне хөрмәт итеп!— дидем мин аларга. — Ә куштаннар алай итмиләр бит. Ялагайлык белән дөньяны кулларына алалар,— диделәр миңа. — Анысы шулай, әмма үз кемлегең булмаган килеш дәрәҗә белән ни файда? Ул — коры кашык кебек, гомернең бушка узуы белән бер!— дип җавап бирдем. Барыбер килешмәделәр. Ахырдан: — Бу сорауга үзем дә җавабын белмим икән,— дидем.
КУШТАННАР БОЛАМЫГЫ Хикәят
Куштаннар ике яклы үткен пычак кебек алар, бер яктан халыкны бутап йөриләр, икенче яктан — түрәләрне. Ике як та аларга ышана. Әмма иң җаваплы вакытта болар халыкны да, түрәләрне дә кәкре каенга терәтеп куялар. — Куштаннарның астыртын эш йөртүен һәркем белеп тора, әмма ни өчен аларның сүзенә колак сала, аларга иярәләр соң?— дип сораганнары соңында: — Чөнки куштаннарда араларны, уйларны, күңелләрне бутау сәләте бар,— дидем дусларыма. — Һи-и,— диде арадан берсе,— дөрес шул. Мин әле аларны башсызлар, шуңа күрә буталалар дип уйлый идем. Ә алар юри, махсус, белә торып бутыйлар икән!
ГАФИЛЛЕК БӘЛАСЕ Хикәят
— Кешеләрне бутаудан ни файда? Чөнки буталчык судан балык тоту җиңел, әмма кармак белән түгел, ятьмә салып сөзеп кенә аласың. Бу — метафора, билгеле. “Балык тоту” дигәндә үзеңә файда эшләп калу хакында сүз бара. Акылыгыз булса, дөньяны үзегез түгел, куштаннар ярдәмендә бутагыз, әмма ятьмәгезне файда күленә салып куярга өлгерегез!— дидем бервакыт халыкка. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|