Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






ЯСАЛ­МА КЕ­ШЕ­ЛӘР, ЯКИ 15 страница




Әм­ма алар ми­ңа:

— Фай­да һәм­мә­без­гә дә бер­дәй бу­лыр­мы соң?— ди­гән со­рау бир­де­ләр.

— Бу­лыр,— ди­дем,— әгәр дә һәм­мә­гез акыл­да, зи­һен­дә, ты­рыш­лык­та һәм өл­гер­лек­тә ти­гез бул­са­гыз. Әм­ма га­фил ка­лу­дан да яман­ра­гы юк. Тор­мыш­ны бо­лай да гел бу­тап то­ра­лар!

 

 

КУШ­ТАН­НЫ СЫН­ДЫ­РУ

Хи­кә­ят

 

Дөнь­я­ны сез акыл­лы ке­ше­ләр бу­тый­лар­дыр дип уй­лый­сыз­мы? Юк, аны куш­тан­нар бол­га­та, тик бо­ла­мы­гын баш бир­мәү­че­ләр ашый. Бе­рүк куш­тан­нар­ны тың­ла­ма­гыз, сүз­лә­рен тот­ма­гыз, алар­дан ку­рык­ма­гыз, үз­лә­рен сан­га ал­ма­гыз!

— Әм­ма алар зы­ян итә­ләр шул,— ди­де­ләр миңа.

— Әл­бәт­тә шу­лай, әгәр дә алар­ның сү­зе­нә ко­лак са­лып тор­са­гыз, алар бе­лән сер сөй­ләш­сә­гез, ахы­ры үзе­гез­гә кы­ен­га ки­лер!— ди­дем.

— Ни­чек бу­лыйк соң ул ва­кыт­та?— дип, ми­нем сүз­лә­ре­мә ко­лак то­ту­чы­лар ап­ты­раш­ла­рын бел­дер­де­ләр.

— Әйе һәм юк мәр­тә­бә­сен­дә бу­лы­гыз!— ди­дем, шул ха­лык­ка ки­ңәш би­реп.— Уе­гыз­ны йө­зе­гез­гә чы­гар­ма­гыз, аның ни-нәр­сә уй­ла­га­нын да бе­лер­гә ты­рыш­ма­гыз. Хәт­та үзен һәм сүз­лә­рен игъ­ти­бар­дан чит­тә кал­ды­ры­гыз. Куш­тан­ның азау те­ше сы­нар!

 

 

УТЫ­РЫШ ГЫЙ­ЛӘ­ҖЕ

Хи­кә­ят

 

Бер уты­рыш­та сүз бир­гән­нә­рен­нән соң, мак­тап әй­тер­гә­ме, теш­ләп тә ку­яр­га­мы ди­гән уй кил­де. Иң ях­шы­сы — әү­вә­ле теш­ләп, ан­на­ры сы­пы­рып, “да­ру­лап” ку­яр­га ки­рәк­тер, ди­дем. Нәкъ шу­лай эш­лә­дем.

Чы­гы­шым кыс­ка һәм тө­гәл бул­ды сы­ман. Ахыр­дан, уты­рыш бет­кәч, бер та­ны­шым ки­леп:

— Усал әйт­те­гез,— ди­де.— Тән­нәр чы­мыр­дап куй­ды.

— Ә мак­та­вым фай­да ит­мә­де­ме?— дип со­ра­дым.

Ул:

— Юк шул,— ди­де,— теш­лән­гән урын­ны өф итү ке­бек ке­нә то­ел­ды.

— Бәл­ки шу­лай­дыр да, әм­ма,— ди­дем, аның дикъ­ка­те­нә көч итеп,— да­ру­ның фай­да­сы миз­гел эчен­дә тү­гел, то­ра-то­ра, ва­кы­ты җи­тү бе­лән си­зем­лә­нер!

 

 

“КИ­РӘК­ЛЕ КИ­ТАП”

Хи­кә­ят

 

Бер га­лим­нең ки­та­бын укы­дым. Нин­ди ачыш, нин­ди яңа сүз әйт­те икән дип бе­лә­сем кил­гән иде. Баш­ла­нып кит­кән­дә үз хез­мә­те ал­ды­на бик күп со­рау­лар куй­ган бу, әм­ма ки­та­бын­да бер­се­нә дә җа­вап бир­мә­гән.

Га­лим мәр­тә­бә­сен кү­тә­реп йөр­гә­не­нә ап­ты­рап кал­дым. Әйт­тем:

— Бу ки­тап­ны укып чы­гы­гыз әле, кү­зе­гез ачыл­мас­мы?

Ара­дан бе­рәү аның бе­лән та­ныш икән. Ул, бик ап­ты­рап:

— Ни­гә сез шул га­лим­не без­гә өл­ге итеп куй­ды­гыз?— дип со­ра­ды.— Бу ки­тап­ны яз­ган ке­ше­нең ни акы­лы, ни бе­ле­ме уры­нын­да­мы икән? Га­лим ата­луы оят!— ди­де.

— Рәх­мәт!— ди­дем мин аңар­га.— Нәкъ ме­нә акыл­ны юләр­лек­тән, бе­лем­не на­дан­лык­тан, га­лим­лек­не га­лим бул­мау­дан ае­рыр­га өй­рә­нү өчен бу — ки­рәк­ле ки­тап!

 

 

ТОР­МЫШ ЯМЕ

Хи­кә­ят

 

Та­ны­шым­нан, оч­раш­кач, хә­лен бе­леш­тем. Ул ми­ңа:

— На­чар икән­ле­ген ка­ян бел­де­гез?— ди­де.

Уңай­сыз­рак бу­лып кит­те. Шу­лай да:

— Сөм­се­ре­гез ко­ел­ган,— ди­дем.

Ул шун­да үз хә­лен озак­лап сөй­ләп, тор­мыш­ның га­дел­сез­ле­ген­нән зар­лан­ды. Сү­зе­нең ахы­рын­да:

— Ак­ча би­реп тор­мас­сыз­мы?— дип үтен­де.

Бир­дем.

Шун­да йө­зе­нә ко­яш чык­ты. Баш тө­зә­тү мәсь­ә­лә­се бе­лән ап­ты­ра­ган икән.

Ки­чен юлы­ма ка­бат оч­рап, тор­мыш яме, үзе­нең бул­дык­лы бу­луы ха­кын­да озын-озак но­тык сөй­лә­де.

Әйт­тем:

— Кеч­ке­нә ге­нә авы­ру да тор­мыш­ның чын йө­зен кү­рер­гә яр­дәм итә дип бел­ми идем!

 

 

МИЛ­ЛИ МӘС­ЬӘ­ЛӘ

Хи­кә­ят

 

Мил­ләт­ләр­нең кай­бер­лә­ре без­гә хо­лык­та авыр ке­бек то­е­ла­лар, ә кай­сы­ла­ры шун­дый да үз сы­ман­нар. Мо­ның сә­бә­бе ха­кын­да сөй­лә­гән­дә бер агай:

— Һәр ха­лык­та ях­шы һәм яман ке­ше­ләр бар,— ди­де.— Шун­лык­тан бер­сен дә өс­тен ди­яр­гә яра­мый.

Сү­зе бе­лән ки­леш­тем. Әм­ма мин:

— Мил­ләт­ләр­нең шун­дый­ла­ры без­гә авыр ке­бек то­е­ла­лар, кай­сы­ла­ры­ның го­реф вә га­дәт­лә­рен бел­ми­без, шу­ла­ры җи­ңел бу­ла­лар, кем­нәр­нең го­реф­тә һәм га­дәт­тә көн кү­реш­лә­ре без­не­ке­нә тар­тым,— ди­дем.

Агай ми­нем сү­злә­рем­не тың­лап тор­ды да:

— Бик шу­лай,— ди­де,— го­реф һәм га­дәт ха­лык­лар­ның хол­кы-фи­гы­ле­нә ге­нә тү­гел, та­би­гать­нең дә го­реф вә га­дәт­кә тәэ­си­ре бар,— дип, та­гын хәй­ран ит­те.

 

 

МӘ­ХӘБ­БӘТ­СЕЗ БӘ­ХЕТ ИЯ­СЕ

Хи­кә­ят

 

— Си­не ярат­мау­ла­рын бел­сәң, нәр­сә эш­ләр­гә ка­ла?— дип со­ра­ды­лар мин­нән.

— Әл­бәт­тә мә­хәб­бәт из­ге хис,— ди­дем мин, уй­га ка­лып,— әм­ма ярат­мау­ла­рын бе­лү, си­не яра­та­лар дип ал­да­нып йө­рү­дән күп­кә хә­ер­ле­рәк! Бер­ни дә кал­мый: ри­за­ла­шыр­га ки­рәк. Мә­хәб­бәт­тә көч­ләү юк. Ярат­мый­лар икән, ярат­мый­лар. Ул сөю хи­се бит, яу­ла­нып һәм дау­ла­нып алы­на тор­ган бай­лык сыман тү­гел. Ты­рыш­ты­ру­дан мәгъ­нә чык­мый.

Сүз шу­шы­ның бе­лән бе­тәр­гә ти­еш иде. Әм­ма со­рау бир­гән егет­нең күз­лә­ре­нә яшь­ләр кил­де. Аны кыз­ган­дым һәм:

— Энем,— ди­дем,— сез үзе­гез­нең нин­ди бә­хет­ле бу­лу­ы­гыз­ны аң­ла­мый­сыз шул әле!

 

 

ЙӨ­РӘК­НЕ ҖЫ­ЛЫ­ТЫР УТ

Хи­кә­ят

 

Мә­хәб­бәт ке­ше­не мәгъ­рур һәм акыл­сыз ит­кән­ле­ген бе­ләм, шун­лык­тан бу хис­кә би­рел­мәү­дән дә өс­тен­рә­ге юк икән­ле­ген аң­лап яши идем. Кем дә бул­са: “Мин си­не яра­там!”— дип әйт­сә, кот­ла­рым оча.

Ә бер­ва­кыт дус­ла­рым ара­сын­да мә­хәб­бәт ха­кын­да сүз чы­гып, аның из­ге­дән дә из­ге­рәк хис икән­ле­ген яшер­ми тәк­рар­лый баш­ла­ды­лар. Фи­ке­рем­не со­ра­ды­лар. Мин ап­ты­рап кал­дым, ахыр­да:

— Сез ул со­ра­вы­гыз карт ке­ше­дән яшь­лек нәр­сә икән­ле­ген сөй­лә­вен үтен­гә­не­гез ке­бек то­ел­ды,— ди­дем,— Оны­тыл­ган­ны кү­ңе­лен­дә яңар­тып, яшь­лек — юләр­лек, ди­яр иде. Мин дә мо­ңар­дан ар­ты­гын әй­тә ал­мыйм. Йө­рә­гем таш­ка әве­рел­гән, аны мә­хәб­бәт уты тү­гел, тә­муг та кыз­ды­ра ал­мас тә­га­ен!

 

 

АДӘМ ТА­БИ­ГА­ТЕ­НӘ ДӘ­ВА

Хи­кә­ят

 

Кай­бер ке­ше­ләр нык­лык бе­лән ки­ре­лек­не бер үк сый­фат дип аң­лап, та­би­гать­лә­рен­дә ки­ре­лек сак­лап сан­тый­ла­на­лар. Ан­дый­лар­га хәт­та ях­шы, йом­шак сүз дә үт­ми баш­лый. Мо­ңа, иң әү­вәл, бер дә ап­ты­ра­мас­ка ки­рәк. Ке­ше­не та­нып ка­лу­дан да ях­шы­сы юк.

— Ки­ре­лек­не ни­чек ки­тә­рер­гә бу­ла, биг­рәк­ләр дә оят­ка ил­тү­че сый­фат бит?— дип со­ра­ды­лар мин­нән.

Үз тәҗ­ри­бәм­не ис­кә тө­ше­рер­гә һәм әй­теп би­рер­гә ту­ры кил­де:

— Ки­ре­ле­гең­не бе­те­рү өчен аңар­дан, ягъ­ни шул ки­ре­лек­тән кө­лү­ең­нән дә хә­ер­ле­рә­ге юк,— ди­дем мин.— Мыс­кыл­га ка­лу та­би­гый сый­фат­лар­ны авы­ру, чир дә­рә­җә­се­нә тө­ше­рә, әм­ма кө­лү­дән дә ях­шы­рак һәм үтем­ле­рәк дә­ва әле­гә уй­лап та­был­ма­ган!

 

 

ТА­БИ­ГАТЬ АЛЫШ­ТЫ­РУ

Хи­кә­ят

 

Бай­лык­ны хә­ер­че­лек­тән эз­лә­мә­гез. Ярат­ма­ган ке­ше­дән мә­хәб­бәт та­ләп итү ке­бек үк юләр­лек ул. Иң ях­шы­сы — хә­зи­нә­че­нең ки­е­мен ка­гы­гыз, ал­тын-кө­меш­нең дә ту­за­ны бу­ла. Мө­га­ен ки­е­ме­нә утыр­мый кал­ма­ган­дыр!

— Го­ме­рем буе сау­лык­ка ту­е­на ал­мый яшә­дем. Ми­нем авы­ру­ы­ма дә­ва бе­лә­сез­ме?— дип бер агай бик үтен­гәч, та­бип сез­гә нәр­сә әйт­те ди­я­рәк ба­шын ка­ты­ру­ның мәгъ­нә­се юк­лы­гын аң­лап, мин аңа:

— И агай, кү­рәм, сез­гә дә­ва та­бу­дан да хә­ер­сез­рәк агу юк,— ди­дем.

Ул ми­ңа бик тә үп­кә­лә­де. Сөм­се­ре ко­ел­ды, шу­ңар кү­рә аны юа­тып:

— Та­би­га­те­гез­не алыш­ты­ру хә­ер­ле бу­лыр!— дип әйт­тем.

Шун­нан бир­ле аны күр­гә­нем бул­ма­ды. Та­ны­шым­нан со­ра­дым. Ул баш­ка шә­һәр­гә кү­че­неп кит­те, ди­де­ләр.

 

 

ХО­ДАЙ СА­БА­ГЫ

Хи­кә­ят

 

Кы­ен мәсь­ә­лә­не чиш­кән­дә оры­лып бә­ре­лү­нең фай­да­сы юк, са­быр­лык­тан да ях­шы­сын бел­мим.

Шу­лай бер­ва­кыт хы­я­лым күз ал­дым­да җи­ме­ре­леп төш­те. Кү­ңел­не авыр уй­лар, ча­ра­сыз­лык хәс­рә­те би­ләп ал­ды. Мин шун­да үз ал­ды­ма: “Ал­ла­һы­га шө­кер, буш те­ләк­лә­рем­нән ко­тыл­дым!”— дип әйт­тем.

Әм­ма кү­ңе­лем нур­лан­ма­ды. Хы­я­лым­ның тор­мыш­ка аш­ма­вы­на эчем по­ша тор­ды. Мин шун­да: “Ба­лам­ның хы­я­лы­на на­сыйп сә­гать­лә­рен ач­саң иде, Хо­да­ем!”— дип до­га кыл­дым.

Ме­нә шун­да кү­ңе­ле­мә шат­лык хис­лә­ре тул­га­нын то­еп, сө­е­не­чем тау бул­ды. Әйт­тем: “Рәх­мәт, Ал­ла­һы тә­га­лә! Си­нең бу са­ба­гың­нан да ях­шы­рак са­бак ал­га­ным юк иде әле­гә!”— ди­дем.

 

 

КҮ­ҢЕЛ ВА­ТЫ­ЛУ

Хи­кә­ят

 

— Кү­ңел ка­ты­лы­гын җи­ңеп бу­ла­мы?— дип со­ра­ды­лар мин­нән.

— Әл­бәт­тә,— ди­дем.— Аның өчен йом­шак сүз бар. Ни­чек там­чы бөр­тек­ләп та­ма-та­ма таш­ны тиш­сә, йом­шак сүз дә әү­вә­ле ка­ты кү­ңел­гә йок­мый ап­ты­рар, ди­вар­га бә­рел­гән бор­чак ке­бек чәч­рәр, ә ан­на­ры, һа­ман-һа­ман әй­те­леп тор­ган са­ен, ке­ше­не үзе­нә күн­де­рә ба­рыр һәм аның бә­гы­ре­нә үтеп ке­рер.

— Аны­сы шу­лай,— ди­де­ләр, әм­ма ми­ңа кар­шы ки­леп әйттеләр:— Шу­шы ка­дәр эш өчен ни­ка­дәр ва­кыт, ника­дәр көч са­рыф ите­лә тү­гел­ме?

— Хә­ер,— ди­дем мин алар­га ка­бат,— баш­ка юлы да бар: авыр хез­мәт адәм ба­ла­сы­ның те­гер­мән та­шы­дай ка­ты бә­гы­рен дә ва­тып таш­лау­чан, әм­ма бу — кү­ңе­ле йом­шар­ды ди­гән сүз тү­гел шул!

 

 

ХЕЗ­МӘТ ДӘ­ВА­СЫ

Хи­кә­ят

 

— Кү­ңел мур­тай­са, дә­ва­сын ка­ян, ни­чек та­бар­га?— дип со­ра­ды бер агай.

— Әл­лә бе­рәр хәс­рәт диң­ге­зен ки­чәр­гә ту­ры кил­гән иде­ме?— ди­дем со­рау бе­лән мин дә аңар­га.

— Юк,— ди­де ул,— мин үзем нык­лы ке­ше, әм­ма улым­ның кү­ңе­ле бу­та­лып ал­га­лый.

— Сә­бә­бе бил­ге­ле­ме, алай да?— ди­дем та­гын да.

— Ме­ңе­нең бе­рен­нән дә фай­да та­был­ма­ды,— дип, хәс­рә­тен­дә кал­ды ул.— Бө­тен­ләй дә ча­ра­сыз яшәү­дә­мен.

— И агай,— ди­дем аңар­га,— авы­ру­ның сә­бә­бе бе­лен­мә­сә, дә­ва­лау­дан фай­да юк. Аны­сын бе­лә­сез­дер ин­де. Әм­ма улы­гыз­га бер ки­ңәш бар: нәр­сә­гә то­тын­са, шу­ны олы кү­ңел са­лып эш­лә­сен, дә­ва­сын да та­бар. Га­фил кал­ма­гыз!

 

 

СҮЗ­НЕ ҖА­Е­НА ҖИЛ­ГӘ­РҮ

Хи­кә­ят

 

Кү­ңел­гә бор­чы­лу тик­тән ге­нә ки­лә тор­мый, аның сә­бә­бе бу­ла. Әм­ма шу­шы сә­бәп ди­гә­не үзе­ңә ге­нә бәй­ле икән, бер хәл, мә­гәр тө­зә­те­лер мөм­кин­ле­ген­нән узыл­са ниш­ләр­гә?

Шул хак­та сөй­лә­шеп утыр­ган­да бер дус­тым:

—Бор­чы­лу ас­тын­да кал­ган­чы, аңар­дан өс­тен чы­гу­ың хә­ер­ле­рәк,— ди­де.

Аның бу сүз­лә­ре сә­ер то­ел­ды­лар.

— Ни­гә авыз чи­те­гез бе­лән мыс­кыл­лап ел­май­ды­гыз?— дип со­ра­ды ул мин­нән.

Тиз­рәк аның бор­чы­лу­ын ки­тә­рү җа­ен ка­ра­дым:

— Ми­нем дә исе­мә төш­те,— ди­дем,— та­гын бер җа­ен бе­ләм: тор­мыш­ның бә­хет­ле ми­нут­ла­рын уй­лап юан­ган­да кү­ңел­дән хәс­рәт ки­теп то­ру­чан бу­ла. Шу­ны уй­ла­дым.

 

 

ИКЕ АХ­МАК­НЫҢ СӨЙ­ЛӘ­ШҮЕ

Хи­кә­ят

 

Бер ах­мак ке­ше үзе­нең бар нәр­сә­дән дә ку­рык­кан­лы­гы ту­рын­да әйт­те. Мин аңар­дан:

— Бар­ча га­мәл­лә­регезне дө­рес эш­ләр­гә исәп­ли­сез, әйе­ме?— дип со­ра­дым.

— Һич­шик­сез!— ди­де ул, тә­мам бал­кып ки­теп.

— Юлы­гыз­дан бер ге­нә адаш­ка­ны­гыз да бул­ма­ды­мы?

— Юк, уг­ры­лык та кыл­ма­дым, чит ха­тын­нар­га да күз сал­ма­дым,— ди­де ул.

— Алай бул­гач сез — фә­реш­тә икән­сез!— ди­дем мин аңар­га.— Ке­ше­ләр ара­сын­да йө­рү­е­гез үзе үк ада­шу тү­гел­ме­ни?

— И-и,— ди­де ул миңа,— сез­не га­дел ке­ше бу­ла­рак сөй­ли­ләр иде, бер дә акы­лы­гыз юк икән!

 

 

СҮЗ УМЫРТ­КА­СЫН СЫН­ДЫ­РУ

Хи­кә­ят

 

Сүз — кой­ры­к тот­ты­ра тор­ган­нар­дан тү­гел. Әм­ма аның асыл­сыз, ял­ган бу­луы — күп, дө­рес ча­гы гы­на аз.

Шул хак­та сүз чык­кач:

— Сүз­нең дө­ре­сен­дә умырт­ка сө­я­ге бу­ла, ял­га­нын­да...— дип әй­тә ге­нә баш­ла­ган идем, дус­тым бүл­дер­де:

— Аның умырт­ка­сы бар­лы­гын ни­чек бе­леп бу­ла соң?

— Сын­ды­рып ка­рап,— ди­дем мин.

— Һи,— ди­я­рәк көл­де ул,— сүз сы­на тор­ган җе­нес­тән икән, авыз­дан тү­гел, баш­ка җир­дән чы­гар иде. Сез дә әй­ттегез!

— Әйе, әй­тәбез,— мин дә аңар­га ел­ма­еп җа­вап бир­дем.— Ме­нә үзе­гез дә, ни­чә тап­кыр сүз баш­ла­вы­ма ка­ра­мас­тан, умырт­ка­сын сын­ды­рып-сын­ды­рып ап­ты­рат­ты­гыз!

 

 

ЯШӘ­РЕП АЛУ

Хи­кә­ят

 

Ке­ше үзе­нең ха­та­сын со­ңын­нан гы­на аң­лый, әм­ма та­ныр­га те­лә­ми ап­ты­ра­ган чак­ла­ры да бу­ла.

Дус­ты­ма шул хак­та әйт­кән идем, Хо­дай­ның­мы яз­мыш пә­ке­се ти­еп ки­тү­ сәбәпле пе­ләш­ калган ба­шын­нан тир бөр­тек­лә­рен сөр­теп:

— Тә­мам ба­бай­лар­га әй­лә­неп бет­кән­сез, шу­лар сү­зен сөй­ли­сез!— дип әй­теп куй­ды.

Ә мин: “Әл­лә ка­рак­ның бү­ре­ге яна ин­де?”— ди­дем, уем­ны хә­те­ре­мә кирт­ләп, аңар­га исә, ачу­ын ки­тер­мәс өчен:

— Кар­та­е­ла ба­ры­ла шул,— ди­гән бул­дым.— Яшь ча­гын­да мон­дый уй­лар ба­шы­ма кер­сә­ләр иде, хә­зер “а­кыл са­тып” йөр­мәс идем, үзегез дә бе­лә­сез!

— Ме­нә бит,— ди­де ул,— күз ал­дым­да яшә­реп кит­тегез!

 

 

БАЙ­ЛЫК ҺӘМ КЕ­ШЕ

Хи­кә­ят

 

— Бай­лык­ның хик­мә­те — тор­мы­шың­ны ир­кен үтү­дә!— ди­де миңа дус­тым.

— Бай­лык ти­рә­се­нә эте дә, бе­те дә җы­е­лу­чан, шул­мы ир­кен­лек!— ди­дем, аңар­га кар­шы тө­шеп.

— Аны­сы шу­лай,— ди­де ул.— Әм­ма да бай ке­ше күз­гә ча­лы­ну­чан бу­ла, аңа хөр­мәт тә явып кы­на то­ра.

— Бо­лар бит бай­лык­тан өлеш кап­ты­ру хәс­рә­тен­дә йө­рү­че­ләр­нең ге­нә эше!

— Сый­сыз хөр­мәт бул­мый, үзегез дә бе­лә­сез,— ди­де ул, бу юлы­ да үз сү­зен­дә ка­лып.

— Ә бай­лык­ның баш­ка фай­да­ла­ры юк­мы­ни соң?— ди­яр­гә мәҗ­бүр идем.

Ул исә, ел­ма­еп:

— Бар,— ди­де.— Әм­ма ала­ры бай­лык га­лә­мә­тен­нән тү­гел, ке­ше­нең кем­ле­генә һәм нин­ди­ле­ге­нә бәй­ле!

 

 

ШУ­ЛАЙ ТҮ­ГЕЛ­МЕ­НИ?

Хи­кә­ят

 

Бә­хет­ле кеше бул­саң, үз илең­нән ки­тәр идең­ме соң?

Дө­рес, кай­да да тор­мыш бар. Ан­да­мы­ни хик­мәт! Бә­хет­ле дә бу­ла­сы ки­лә.

— Бә­хет­ле ке­ше­нең кү­ңе­ле ты­ныч аның!— ди­гәч, сү­зе­мә кар­шы чы­гып:

— Ва­ем­сыз ке­ше­нең дә кү­ңе­ле ты­ныч бу­ла. Ди­мәк, се­знең­чә, бә­хет ул — ва­ем­сыз­лык!— ди­де­ләр.

Ап­ты­рап кал­дым. Ва­ем­сыз­лык­ның то­ма­на­лык­тан кил­гән­ле­ген исе­мә тө­шер­дем. Хә­ер, бә­хет­ле ке­ше­дә дә ва­ем­сыз­лык хик­мә­те кү­зә­те­лә. Аны­сын да уй­ла­дым. Та­гын да кү­ңел­сез­рәк бу­лып кит­те. Ахыр­да:

— Та­би­гать­тә ак бе­лән ка­ра һәр­ва­кыт янә­шә йө­ри. Кай­ва­кыт алар үза­ра шул­ка­дәр кат­на­шып ки­тә­ләр, бер­се­нең сый­фа­тын икен­че­се­не­ке бу­ла­рак кү­зал­лый баш­лый­быз,— ди­дем.

 

 

СА­БЫР­ЛЫК ҺӘМ ТЫ­РЫШ­ЛЫК

Хи­кә­ят

 

Тор­мыш авыр­лы­гы бер хәл, аны кү­тә­рә дә бе­лер­гә ки­рәк. Үзе­без­дән гай­ре­ләр­дән кем­гә­дер җи­ңел­дер ке­бек то­е­ла гы­на ул, һәр­кай­сы­быз аның ар­ба­сы­на җи­гел­гән.

— Тор­мыш авыр­лы­гын кү­тә­рә бе­лү нәр­сә­дән то­ра?— дип со­ра­ды­лар, га­дәт­тә­ге­чә җа­вап бир­дем:

— Са­быр­лык­тан һәм ты­рыш­лык­тан!

— Бо­лар ике­се үза­ра кап­ма-кар­шы тү­гел­ләр­ме соң?— ди­де­ләр ап­ты­раш­та.

— Ты­рыш­лык­та са­быр­лык бу­лыр­га ти­еш!— ди­дем мин.— Әм­ма са­быр­лык­та да ты­рыш­лык ко­ма­чау ит­мәс иде, әгәр ан­дый мәр­тә­бә бу­ла кал­са. Без ба­ры тик са­быр итәр­гә ты­ры­ша­быз гы­на, ты­рыш­та са­быр­лык та бик авыр би­ре­лә. Бо­лар ара­сын­да кар­шы­лык бар ди­гән­дә мө­га­ен шу­лар­ны күз­дә тот­кан бу­лыр­сыз?

 

 

БУЛ­ДЫК­ЛЫ ЕГЕТ­ЛӘР

Хи­кә­ят

 

Имеш, мә­хәб­бәт уе­нын­да хик­мәт бар: бер сөю ике­нче сө­ю­не йө­рәк са­ра­ен­нан ку­ып чы­га­ру кө­че­нә ия. Ягъ­ни, бер мә­хәб­бә­тең­не оны­тыр­га те­лә­сәң, икен­че мә­хәб­бәт уча­гын тер­ге­зеп җи­бә­рер­гә ки­рәк.

— Чөй­не чөй бе­лән бә­реп чы­га­ра­лар,— дип, олы­дан ку­бып, яшь­ләр сөй­лә­шеп уты­ра­лар иде, мин алар­дан:

— Ә чөй­гә нәр­сә бе­лән су­га­сыз?— дип со­ра­дым.

— Те­ләк ку­ә­те бе­лән ора­быз!— ди­я­рәк җа­вап бир­де­ләр.

— Алай икән,— ди­дем мин алар­га,— бу га­мәл­лә­ре­гез­дән соң ахыр­да чәр­дәк­лә­неп, су­гы­лып, кый­на­лып бет­кән йө­рәк ке­нә ка­ла­мы? Аның бе­лән ал­га та­ба ни­чек яшәр­сез соң? Ру­хы­гыз­ны ны­гы­та­сы урын­га, аны ва­ту­дан ни мәгъ­нә бар?

 

 

МО­ДА ХИК­МӘ­ТЕ

Хи­кә­ят

 

Ке­ше­ләр­нең ях­шы­лы­гы га­мәл­лә­рен­дә һәм сүз­лә­рен­дә ча­гы­ла. Мо­ны бел­мәү­че юк.

Әм­ма сүз ки­ем ха­кын­да чык­ты. Ях­шы ки­ем мо­да­га бәй­ле­ме, әл­лә пөх­тә­лек­кә­ме? Бә­хәс кит­те.

Мин­нән дә фи­ке­рем­не со­ра­ды­лар. Бе­раз ты­нып тор­гач:

— Ки­ем­нең ях­шы­лы­гы кы­лы­на тор­ган га­мәл­ләр­гә һәм алар­ның сый­фа­ты­на бәй­ле,— ди­дем.

— Ни­чек ин­де?— дип ап­ты­ра­ды­лар.— Таш­чы­ның ки­е­ме те­те­леп бет­кән бу­ла, су­гым­чы­ны­кы — кан­лы, баш­ка­ны­кы — бү­тән­чә. Шу­шы­мы?

— Сү­зе­гез бик дө­рес,— ди­дем алар­га.— Егет ау­ла­ган кыз ки­ем­нең итәк­се­зен кия, на­маз­лы әби яу­лык һәм озын итәк­ле күл­мәк бе­лән йө­ри.

 

 

КҮ­ҢЕЛ КҮ­ЗЕ ЙО­МЫК­ЛАР­ГА

Хи­кә­ят

 

Мә­хәб­бәт­кә кү­ңе­ле су­ын­ган бер егет мин­нән:

— Тор­мыш­та сө­ек­ле нәр­сә бар­мы?— дип со­ра­ды.

“Ил-ва­тан, ту­ган туф­рак, га­и­лә, ата-ана, ту­ган­нар” ди­мәк­че идем дә, җа­ва­бым­ны ка­бул итәр­гә әзер тү­гел­ле­ген аң­лап:

— Кү­ңел кү­зен ачу ку­ә­те­нә ия нәр­сә бар, шу­лар сө­ек­ле,— дип җа­вап бир­дем.

— Нәр­сә­ләр соң алар?— ди­де ул.

— Зи­һе­не ку­әт­ле ке­ше өчен — гый­лем, кү­ңе­ле сы­нык яки зи­һе­не тар­кау ке­ше­ләр­гә — уен, та­ма­ша, те­атр,— дип, бе­рәм-бе­рәм са­нап кит­тем.

Ә ул миңа:

— И-и, биг­рәк кы­зык икән,— ди­де.— Бо­лар­ны ва­кыт әрә­ме бу­ла­рак әһәмиятсезгә са­ный идем.

 

 

УЙ­НЫҢ УЕ­НЫ

Хи­кә­ят

 

Уй­да уен бу­ла, имеш. Шу­ңа кү­рә тел­дә дә уен кат­наш уй­лап сөй­лә­шү бу­ла, ди­ләр. Хәт­та кис­те­реп әй­тү дә уен га­лә­мә­те бул­мый кал­мый.

Шу­шы хак­та җә­мә­гать әһе­ле сөй­лә­шеп уты­ра­лар иде, мин алар­дан:

— Уен бул­гач, аның ур­так бер тәр­ти­бе, җае кү­рен­ми кал­мас. Уй­да­гы уен­ның тәр­ти­бе-җае нин­ди икән?— дип со­ра­дым.

— Ке­ше­нең та­би­га­те­нә ка­рап,— ди­де­ләр, миңа аң­ла­тып,— хәй­лә­кәр — хәй­лә бе­лән уй кы­лыр, тә­вәк­кәл — кис­те­рү бе­лән, са­быр — са­быр­лык бе­лән!

— Алай бул­гач, акыл­лы ке­ше — акыл бе­лән уй­нар, гый­лем ке­ше — гый­лем бе­лән уй­нар, ах­мак­лар — ах­мак­лык бе­лән ди­сез ин­де, әйе­ме?— ди­дем мин алар­га.

 

 

“БА­СУР­МА­НИН”

Хи­кә­ят

 

Мил­ләт мәсь­ә­лә­се чет­ерек­ле бу­луы бе­лән ае­ры­лып то­ра. Ке­ше­ләр үз­лә­ре­нең кем­лек­лә­рен мил­ләт­лә­ре­нең бө­ек бу­лу­ла­рын аң­ла­ту, тәк­рар­лау бе­лән дә­лил­ләү юлын­да то­ра­лар. Мо­ны мин мил­ли аң­ның өс­тен­лек алу­ы­на бәй­ле дип бе­лә идем. Әм­ма ке­ше­ләр, шу­шы юл бе­лән ки­теп, тарт­ка­ла­шып-су­гы­шып бе­тәр­гә мөм­кин­нәр һәм шу­лай эш­ли­ләр дә.

Бу мәсь­ә­лә ха­кын­да сүз чык­кач, мин, бе­раз ел­ма­еп:

— Ки­лә­чәк­тә мил­ли аң мәр­тә­бә­се һәм ку­ә­те үз мил­лә­тең­не бү­тән­нәр авы­зын­нан яман­лап сөй­лә­не­лә тор­ган сүз­ләр­не көл­ке­гә әве­рел­де­реп рас­лау­лар­дан гый­ба­рәт бу­лыр,— ди­дем.

Аң­ла­ма­ды­лар. Шун­да алар­га:

— Ачу­лан­ма­гыз, мин бит “по­га­ный та­та­рин, ба­сур­ма­нин”,— дип әй­тә куй­дым.

Бар­сы да кур­ка кал­ды­лар.

 

 

ДАН БУЛ­СЫН

Хи­кә­ят

 

“Ха­ты­ны бер ир­не тал­кый икән:

— Ни­гә ул ха­тын­нар­га ба­га­сың? Үзең ми­нем бе­лән ба­ра­сың, ә алар­дан күз­лә­рең­не ал­мый­сың!

— И ма­ту­рым,— дип ак­ла­на икән ире,— мин алар­га ка­рыйм да, йа Хо­да­ем, рәх­мәт, ярый әле ми­нем “бә­гы­рем” бо­лар ке­бек ямь­сез тү­гел, ди­ям!”

Җә­мә­гать шу­шы­ны сөй­лә­шеп, рә­хәт­лек­тә кө­ле­шеп уты­ра­лар иде, ко­ла­гы­ма кер­гән ул сүз­лә­рен­нән соң:

— Сөб­хан Ал­лаһ!— дип әй­теп куй­дым.

Миңа бо­ры­лып:

— Ни өчен алай сүз кат­ты­гыз?— дип со­ра­ды­лар.

— Бе­рен­че­дән, бу ир­нең акы­лы­на хәй­ран ит­тем, икен­че­дән, сүз сөй­ли бе­лү­е­нә,— ди­дем алар­га.— Әм­ма, өчен­че­дән, мак­тан­чык бу­луы да Ал­ла­һы­ны дан­лау­га мәҗ­бүр ит­те.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных