![]() ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
ЯСАЛМА КЕШЕЛӘР, ЯКИ 13 страницаМин шушы фәлсәфәдә рәхәтләнеп уйланып утыра идем, телефон шалтырады. Ашыкмыйча гына барып алдым. Юк икән, мине сорамыйлар. Куйдым. Шунда гына һичкемгә кирәгем юклыгын уйладым. Салымнарымны түләргә, бурычларымны кайтарып бирергә өлгергән кеше булуым да исемә төшкәч, моннан соң башкачарак яшәргә кирәклеге башыма килде.
НӘРСӘ ХАКЫНДА ИДЕ ӘЛЕ? Хикәят
Кешеләр дан-дәрәҗәгә ирешү өчен нинди генә хәйләләр кормыйлар, хәтта үзләренең конкурентларын ялган карьерачылыкта да гаеплиләр. Көчле кешеләр көчле илдә генә үсә, көчсез илдә көчсез кешеләргә генә түр бирелә. Моны гына кем дә белә. Шушы хакта сөйләшеп утыра идек, безнең янга бер шагыйрь әфәнде килеп, кыска гына бер шигырь сөйләп китте. Әңгәмәбезгә бер дә катнашы юк сыман иде, янымдагы дус: — Ничек дөрес әйтте!— дип, соклануын белдерде. Мин дә: — Әйе, тирән фикерле!— дидем. Өченче әңгәмәдәшебез генә: Шигыре ничек иде әле?— дип сорады. Без, искә төшерә алмагач: — Онытылды да инде!— дидек һәм... хәйранлыкта көлеп җибәрдек.
КҮҢЕЛ УЧАКЛАРЫ Хикәят
Күңелем тулы якты ут иде. Сөенеч, шатлык. Миннән учакларына ут сорап тордылар. Бирдем. Җылынсыннар. Көннәре якты булсын, дидем. Әмма әйтергә онытканмын: — И кешеләр, күңел учакларыгызны сүндермәгез, юкса бәхетегездән мәхрүм калырсыз. Җаныгызны җылытырга яныгызда һәрвакытта да кирәкле кеше булсын! Шунда миңа берсе әйтте: — Син үзеңне шулкадәр бердәнбер, бик кирәкле кеше дип белдеңме әллә? Синнән ут алгач та... Учакларыбызда коры утын булмаса, учак тергезә алыр идекме?— диде. Ул хаклы иде. Күңелем сынмыйча кала алмады. Сүрелдем. Тынычландым. Күңелдәге моңа кадәр җылы биреп торган учагым да акрынлап сүнде. Мин хәзер сөенеч һәм шатлык белән балкыймын.
МӘЗӘК СӘБӘБЕ Хикәят
Мәзәк хакында, аның кирәклеге, ничек тууы турында әңгәмәдә идек. Беребез: — Мәзәк ул — көлкеле вакыйга. Шунысы әһәмиятле, ул вакыйга башкача була да алмый,— диде. Икенчебез: — Юк, мәзәк ул — көлкеле кеше, гомумән дә көлке иясе,— диде.— Мәзәк бары тик шундый шәхес-зат аркасында гына туа. Мисалым да бар: Хуҗа Насретдин! — Әйе, килешергә була,— диде өченчебез.— Әмма мәзәк ул көлкеле фикер дә! Вакыйга да, шәхес-зат көлдерми, әгәр көлкеле фикергә таянылмаса! Миңа да сүз әйтергә чират җитте. Аптырагач, әйткәнем булсын дип, мин дә өстәп куйдым: — Мәзәк ул — көлкене аңлаучы кеше,— дидем.— Чынлап менә! Һәммәсе дә тәгәрәшеп көлделәр һәм, ни гаҗәп: — Әйе шул!— дип ризалаштылар.
ДӨНЬЯНЫҢ ХИКМӘТЕН ЭЗЛӘҮ Хикәят
Бу дөньяның хикмәте нәрсәдән гыйбарәт? Дан-дәрәҗәдәнме, байлыктанмы, балалар бәхетен күрүдәнме? Борынгылар утырышында булсагыз, алар сезгә: — Болардан түгел, мәгънә асылына төшенүдән!— дип җавап бирерләр. Әгәр дә: “Юк, башкача әйтерләр!”— дисәгез, үзегез борынгыларның китапларын укып карагыз. Сүзләремнең хакыйкать икәнлегенә төшенерсез! Дан-дәрәҗәләргә омтылу начар гамәл түгел, әмма аларның зыяны да бар: алар кешене үтерә, харап итәләр. Дан-дәрәҗә иясе моны белми генә. — Юк, дан-дәрәҗә белән кеше зур мөмкинлекләргә хуҗа була, исеме тарихларга керә!— диделәр миңа. Тарих китапларын укыдым. Андыйларга халыкның бәддогасын күрдем. Бу дөньяның хикмәте мөгаен байлыкта һәм балалар бәхетенә сөенүдер дип уйладым. Болары да хата фикер түгел идеме икән? — Ә-ә,— дидем аннары,— белдем, җәмәгать, үзеңне табуда һәм үзеңне югалтмауда! Әмма да көләсе килмәде.
МӘҖЛЕСЛӘР ХИКМӘТЕ Хикәят
Бөекләр мәҗлесендә булдым. Һаман да үзләрен мактауны, үзләрен зурлауны таләп иттеләр. Алар арасында мин кем идем? Әйе, үземне бик тә мескен итеп тойдым. Дөнья йөзендә каһәрләнгән кешеләр генә мин-кемлек белән саташкан бөекләр мәҗлесенә бара икән дип уйладым. Моның шулай булуын күңеле китек “фәкыйрь”ләр мәҗлесенә килеп эләккәч кенә аңладым. Монда беркем дә мин-кемлек чире белән авырмый иде. Әйттем: “Син болар арасында җаныңа саулык табарсың!”— дидем. Менә ничәнче тапкыр мин алар мәҗлесенә киләм. Дан-дәрәҗә, мактау һәм зурлауларны сөймиләр. Монда хикмәт һәм хакыйкатьтән дә кыйммәтлерәк һәм өстенрәк һичнәрсә юк икәнлеген төшендем. Мин чын мәгънәсендә бәхетле идем.
АКСАК ЧАГЫШТЫРУ Хикәят
Кыяр каракларын беләсезме? Алар, асылда, бала-чагалар булалар. Болай “этлек” итүләре кызык та, файдалы да, имеш. Ризыклы булалар бит! Бу хакта кыяр бакчасы тоткан бабайдан белештем. “Андый балалар сезнең башыгызга төшкән бәладер”,— димәкче идем, ул, ярты сүземнән аңлап: — Юк, алай әйтмәгез!— диде.— Киресенчә, алар кыярны күбрәк өзгән саен файда гына итәләр. Кыяр ул шундый үсемлек, әгәр аны җыеп тормасаң, уңышы кими, мәгәр гел өзеп торсаң, һаман үсә, уңышы күбрәк була! — Кызык икән!— дидем һәм, рәхмәт әйтеп, үз юлым белән киттем. Бара торам, уйлый торам: “Галимнәр мисалында икән! Башкаларга күбрәк өләшкән саен галимнең дә гыйлеме арта гына бара!”
ИРЛӘР СЕРЕ Хикәят
Күңелем тулы күз яше. Еласам — күзләрем сукыраерлар сыман. Түгелеп китәргә торган чүлмәк кебек тулышып йөрдем. Хәлемә керерлек кеше табалмадым. Күз яшем тәнемә сеңде. Үземне җебек итеп тойдым. Һаман да бу бәладән арыну җаен тапмадым. Миңа хәзер табип та ярдәм итә алмаячак иде. Шунда Аллаһы тәгалә кайнар көннәр бүләк итте. Эш арты эш кулымнан узды, таулар күчерергә туры килде. Тәнем генә түгел, күңелем дә тәмам коргаксып бетүен тоймый да калганмын. — Нишләп туктап калдың?— диделәр миңа. Шунда: — Ә беләсезме, дусларым,— дидем мин аларга.— Дөнья йөзендә ир кешенең бөтен бәхете — эш һәм эш икән бит!
Ә КЕМ ГАФУ ИТКӘН ӘЛЕ? Хикәят
Бик яшьли мин-кемнәр белән аралаша башлавым сәбәпледер, әлегә яшел һәм беркатлы булуымнан файдаланып, алар җанымны өзгәләргә, кискәләргә, изгәләргә күп тапкырлар өлгерделәр. Миңа карата кылган усаллыкларын гадәтләре иттеләр. Түздем. Үч алырга, чыгырымнан чыгарылырга тиеш идем. Әмма сабыр санда калдым. Үзегез дә беләсез, агач яшел чагында җимешле була, саргайган агачның кайчан җимешләрен өзеп, тәмләп ашаганыгыз бар? Бәлки хаталанганмындыр да?.. — Син нигә аларны гафу итәсең, измисең?— диделәр. Елмаеп җавап бирдем: — Аларга бу кыла торган яхшылыкларым һәммәсе дә хаталарын аңлаулары һәм үкенүләре өметендә,— дидем.— Үкенүдән дә авыррак газап бармы? Юк! Шушымы аларны гафу итү һәм измәү?
КОЛЛЫКНЫҢ МӘГЪНӘСЕ Хикәят
Халыкка кайвакыт зарларымны сөйләп алгалыйм. Әллә ишетмиләр, әллә ышанмыйлар — бер сүз дә әйтмиләр. — Юатуларын өмет итәсеңме әллә?— диде бер танышым. Нигә аңарга: “Әйе!”— дидем икән? Өй почмагында үксеп җил елый. Тәрәзәмне ачсам, өлгеләрне ватып керәсен беләм. Ишекне ачкан идем, каерып ыргыта язды. Җилне юатумы кулымнан, телемнән килә торган эш? Аның табигатендә түгелме соң ул елау? Халыкка кайвакыт көлкеләремне сөйләп алгалыйм. Ишетәләр, ышаналар, әмма бер сүз дә әйтмиләр. Ә тәрәзәм каршында бүген кояш көлә. Күңелем шат, чөнки тагын бер хакыйкатьне аңладым: хезмәтчеләреннән кайчан хуҗаларның канәгать булганнары бар?
МӨМКИН ИДЕ БИТ Хикәят
Аның хакында нәрсә уйлаганнарыңны, күңел серләреңне нигә әле белдерергә кирәк? Менә мин сине яки аны кемнәр санында йөртәм дияр өченме? Шуннан соң ул кешенең сиңа карата мөнәсәбәте үзгәрерме соң? Әйе, имеш, куркып калачак, уйланачак инде. Рәнҗеткән булса, юкка мыскыллаганмын моны дип борчылырмы? Һич юк, әлбәттә! Ә өметләнәбез шул, и юләрләр! Танышым очрап, мине үтереп-үтереп мактый башлады. Шикләнә калдым һәм, аны бүлдерергә теләмәсәм дә: — Гафу итегез, сезнең алда нинди гаебем бар иде?— дип сорадым. Ул аптырап калды. Бераздан елмайды. Аннары көлеп җибәрде. Соравымны кабатламадым. Әмма аның купшы мактавыннан котылдым. Ә шулай да, дөресен әйтим, миңа аның ул сүзләрен ишетү рәхәт иде бит, әйткәннәре чын күңеленнән булырга мөмкин иде.
ӘҮЛИЯЛЕК ИТКӘН БУЛЫП Хикәят
Дусларның әңгәмәсенә колак салуда идем. Алар хөкемдарлык һәм хөкемдарыбыз хакында сөйләшүгә күчтеләр. Чөнки ил халкының бәхете һәм бәхетсезлеге хөкемдар белән бәйле, имеш. Шунлыктан халык аны бик еш искә ала. — Ни өчен хөкүмәт тирәсенә җыен карьерист, әтрәк әләм, акылсыз кешеләр җыела, зур мәртәбәләр ала, беләсезме?— диде беребез. — Әүвәле үз фикерегезне әйтегез!— дидек, чөнки бу мәсьәләгә, ул сөйләп өлгергәнче, җавапларыбыз әзер булачак иде. — Шуңарга,— диде ул,— хөкемдарга үз тәхетен саклау, үз кемлегенә соклану өчен тирәсендә шундый кешеләр кирәк! Мин көлеп куйдым. Дусларым сүзне миңа бирделәр. — Әгәр хөкемдар үз тирәсенә сез әйткән кешеләрне җыйса, алар аны тиздән харап итәрләр!— дидем. Сүзнең дәвамы өзелде. Әмма ул елның ахырында хөкемдарыбыз тәхетеннән куылды.
МӨЭМИН БУЛЫЙМ ДИСӘҢ Хикәят
— Байлык адәм баласына кирәкме?— дип сорадылар миннән. — Әлбәттә кирәк!— дидем җавабымда.— Ул никадәр күбрәк булса һәм файда китерсә, керем бирсә, тагын да яхшырак! — Без бит сине суфи, дин иясе дип белгән идек. Юк сүз сөйләмисеңме? Байлык кешене боза ул,— диделәр. — Әйе, дөрес әйтәсез,— дидем.— Мин сезнең белән килешәм, байлык кешене бозу көченә ия. Әмма мине дин иясе, суфи түгел дигәнегезне аңламадым. Нәрсә, хаҗга бару өчен байлыгың, еллык керемең җитәрлек булу шарт түгелме соң? Ул шарт үтәлми торып, бу фарызны башкару ярыймы? Мөэминнәр юмарт булабыз дисәләр, байлык хуҗасы түгелләр икән, моны эшли алырлармы?
ХЕЗМӘТ ИТҮ НИ БИРӘ Хикәят
Мәртәбәгә ирешү хакында дуслар белән сүз килеп чыкты. Алар: — Ни өчен берәүләр үсә, икенчеләр бер урында таптанган кебек хәлдә булалар?— диделәр. — Сәбәп бик гади,— дидем.— Кемнәр үзләренең хуҗаларына хезмәт итәләр һәм аларга тугрылыклы булалар, әлбәттә ышанычларын яулыйлар. Андый кешеләр үз дигәннәренә ирешми калалармы соң? Тугыры хезмәтчеләрен хуҗалары да бүләкләр белән куандырмый калдырмыйлар. — Әмма ялагайлар белән дөнья тулы бит,— диделәр алар. — Әйе,— дидем мин дә.— Әмма ялагайлыкта тугрылык түгел, ялган һәм мәкер бар. Ихлас була белергә кирәк. Ә анда даимилек табарсыз.
МӘРТӘБӘ БИТ УЛ Хикәят
Кешеләрнең мәртәбәсе үзләренең нинди булуларыннан тора, имеш. — Кешенең акылы турында сүз барамы?— диделәр миңа. — Мәртәбәнең кайчан акылга бәйле булуын күрдегез әле?— дидем мин дә.— Хәтта белем дә мәртәбәнең нигезе була алмый. — Ә нәрсә соң ул вакытта? — Әгәр дә мин-кемлек мәртәбә бирә дисәгез, шулай ук ялгышасыз. Мәртәбәнең бөтен асылы кушканны үтәүдән,— дидем. — Әмма акылсыз һәм белемсез кеше кушкан эшне җиренә җиткереп башкара аламы соң?— диделәр. — Бәлки аңа бу кушылган эшне башкаларга тапшыруы һәм алардан таләп итүе генә дә җитә торгандыр? Шуңа күрә дә мәртәбә бит инде ул!
БЕР КАШЫК ДАРУ Хикәят
Ялагайланмагыз, бу бик тә ямьсез күренеш. Күпләр шуның аркасында көлкегә калдылар һәм бәхетләрен дә югалттылар. Ялагайлык йөзгә-йөз калганда гына килешә, халык алдында чиркандыра. Шулай бервакыт миңа: — Сезне бик акыллы, башлы, аксакалларча гадел хөкемле кеше дип белә идек, әмма бер мәҗлестә түрәбезне котлап сүз әйткәнегездә бер мичкә балыгызга бер кашык дегет салдыгыз. Бер дә килешле тоелмады,— диделәр. — Әйе, нәкъ шулай булды шул,— дидем,— чөнки тәбрик сүзләрем, хакыйкатьтән аерылып, ялганга таба авышты. Ялагайлыктан котым очып, хәлемне төзәтү ягын карадым. Сезгә ул бер кашык дегет кебек тоелса да, мәгәр үземә бер кашык дару иде.
ЯРЫЙ ТОРГАН ЭШ ИДЕМЕ? Хикәят
Җитмеш яшенә якынаеп баручы бер карт әфәнде, аларның каршысына барып керсәм, үзләренең түрә булуларын да онытып, минем белән сүзен шаяртырга тырышып сөйләшә башлагач, бу хәлләр кабатлана торгач, аларга инде үземә дә кырык яшьләр икәнлеген искәртеп, бервакыт шулай: — Мине үзегезгә корма күрүегезгә бик зур рәхмәтлемен! Насыйп булса, сезнең яшькә барып җитәрмен кебек,— дидем. Алар аптырап калдылар. Ник болай сөйләвемне аңлый алмыйча гаҗизләнделәр. Башкалар алдында үзләрен ахмак итеп тагын бер кат күрсәтәселәре килмәде, ахрысы, кабатлап, ни әйтергә теләгәнемне аңлатып бирүемне дә сорарга кыймадылар. Хәлләренә кереп: — Кешеләр үз кормалары белән сүзне шаяртып сөйләшәләр. Яшьләргә карата таләпчән булалар. Яшьрәкләргә шаяртып сүз әйтү алардан көлү кебек аңлашылмасын өчен рәхмәтемне сезгә юлладым,— дидем.
ЯШЬЛӘР ТӘРТИБЕ Хикәят
Яшьләргә карата таләпчән булу гына аз, аларны хөрмәт тә итә белергә кирәк, диләр. Әмма боларның икесен бергә, берьюлы башкару тиешле. Аерым-аерым эшләү күңелсез нәтиҗәләргә, сәер уйларга китерә. Моны кем дә белә. Бер танышым үз улына карата бер генә дә хөрмәт хисе белән яшәмәде. Соңыннан аның хакында: “Башына улы җиткән!”— дип сөйләделәр. Исемә төште: аңарга ничә әйткән идем шушы хакта, колагына да элмәгән икән. Бервакыт автобуста егетләрнең колак артын иснәп кайткан бер агайны күрдем. “И-и,— дидем үз алдыма,— “зәңгәр”!” Шулай уйлап бетермәдем, яшь егетләр аны изеп тә ташладылар. Агайны акларга кемнең дә уенда юк иде. Артыкка киткән мәхәббәт тә килешми шул, артыкка киткән хөрмәт сыман.
МИН КУРКАКМЫ ӘЛЛӘ? Хикәят
Үземнең күп мәсьәләләрдә хәбәрдарлыгым камил булмавын истә тотып, әңгәмәләрдә катнашмый калуны мәслихәт күрүем кемнәргәдер ошамый да инде ул. Ачуланмасыннар, гафу үтенәм. Әмма миңа күп вакыт, бу хакта сезнең дә фикерегезне беләсебез килә дип түгел: — Әйт сүзеңне!— дигән рәвештә, кырын күз белән карап куючы усаллар очрый. Нәрсә әйтим инде? Эндәшми калам, билгеле. Аларның ачулары килә. Сүзләренең, колагыма элеп алганымда, никадәр ялган икәнлегенә җавап итеп елмаюларымны: — Фикерегез асылы белән хата!— дип әйтеп, башкалар алдында бөек шәхесләрен мыскыллыйммыни инде? Юк, кирәкмәс! Болай да ачу ташлары эсселәп китте. Мин куркакмы әллә, кешеләрнең кемлеген йөзләренә бәргәләп йөрергә!
УТЫРЫШ КОЯШЫ Хикәят
Бүлегебезнең мөдире, куелган мәсьәләне искәртеп: — Барыгызга да бу хакта фикерләрегезне туплап куярга тәкъдим ителгән иде. Әйдәгез, башлыйк. Беренче сүзне сезгә бирәм,— дип миңа төбәлде,— кояш чыгышыннан башлап китәбез дә рәттән барабыз. Шунда кирелегем килде: — Мин бит кояш баешы тарафында утырам,— дидем. — Хөкемдарлар кайдан тели, кояш шуннан чыга!— диделәр ялагайланырга җай табучылар. — Кояш чыгышы дигәндә, утырышыбызның кояшын чыгаручы булырсыз дип күз алдында тоткан идек,— диде мөдиребез.— Табигатьтәге кояш белән хәтта патшалар да идарә итә алмыйлар. Утырышыбыз шушы рәвештә җылы башланып китеп, эшлекле һәм нәтиҗәле үтте.
ХОЛЫК ХИКМӘТЕ Хикәят
Бәндәнең холкы сүзләрендә һәм хәрәкәтләре-гамәлләрендә чагыла, ихтыяры белән идарә ителгәнен белдереп калдырган борынгы бөек хаким Аристотель. Шушы үлемсезгә үз арбамны тагарга теләп мин дә әйтәм: бәхетнең дә, бәхетсезлекнең дә сәбәпчесе шушы холык дигәннәре инде! Кыйты холык кемне бәхетле иткән дә, яхшы холык кайсыбызны сөендергән? — Холыкны үзгәртеп буламы?— дип сорадылар миннән укучыларым. — Холыкны үзгәртү — канны үзгәртү сыман ук инде ул,— диярәк аларга җавап бирдем. — Димәк, бөтен хикмәт — канда,— диделәр алар кабат,— кайнар канлы кешенең холкы да шундый. — Һәм шулай!— дип җавап бирдем аларга.— Кан утыргач, холык та утырып җитә!
МӘХӘББӘТЛЕ МӘСЬӘЛӘ Хикәят
— Әгәр дә кыз егеткә мәхәббәтен аңлатса, егет аны яратмаса, нишләргә тиеш? Ул егетнең ничек һәм нәрсә әйтүе, мәхәббәтен инкарь итүеме, кабул итүеме дөрес?— дип сорады миннән бер укучым. Аңарга болай дип җавап бирдем: — Әлбәттә ашка таш белән кайтару хата булыр! — Яратмаган кешеңә, мин сине яратам дип әйтергәме инде?— диде укучым. — Мин андый сүз әйттемме?— дип сорарга мәҗбүр булдым. — Ашка таш белән җавап бирү хакын әле генә белдердегез бит,— диде ул, гаҗәпләнеп. — Әлбәттә,— дидем мин,— шулай әйттем, әмма яратмаган кешеңә мин сине яратам дип әйтергә киңәш итмәдем!
ШУШЫМЫ ДӨРЕСЛЕК Хикәят
Ил эчендә халык хөкүмәт белән уйнарга ярата, диләр. Хөкемдарлар яки үзләре белән уйнарга мөмкинлек бирәләр, яисә — юк. “Тилене тиле дигән саен, тигәнәк буе сикергән!”— дигәннәре шушы, имеш. — Ни өчен соң ул вакытта хөкемдарлар байлыкта һәм муллыкта яшиләр, ә халыкка мохтаҗлык һәм авырлыкларны күтәрергә кала?— дип сорадылар миннән. — Берәүләр тук булсын өчен икенчеләр үз авызларыннан өзеп бирергә тиешләр,— дидем аларга, сүзне шаяртуга борып.— Бирми карасыннар, кычкыртып, талап алырлар. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|