ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
ЯСАЛМА КЕШЕЛӘР, ЯКИ 12 страница
ВАТАН ШУЛ УЛ Хикәят
Ватанны сөю хисе адәмиләр өчен мөкатдәс, диләр. Шуңа да алар иленнән киткәннәрне яратмыйлар, имеш. Гүяки бәхетне эзләп табарга түгел, көтеп алырга кирәк. — Ватанга нәфрәтләнеп буламы?— дип сөйләшеп утыралар икән мөэминнәр, араларына Казый Яхъя килеп кергән һәм, аларның сүзләрен тыңлап-тыңлап торган да: — Ватаныңда яшәү тәмуг газапларына тиң икән, монда калуның мәгънәсе нәрсәдә?— дип сораган. — Туган туфракны үзең белән күтәреп алып китеп булмый бит,— дип җавап биргәннәр аңарга.— Сагындыра! — Шул шул менә!— дигән Казый Яхъя.— Ватанны ташлавы авыр, аңа яки үпкәләргә, яисә рәхмәтле генә булырга мөмкин. Нәфрәтләнү язмаган.
ЧАМА ХИСЕ Хикәят
Берәүнең мәртәбәсен юкка чыгарырга кирәк булса, кешеләр аның турында гайбәт тараталар. Гайбәтнең шундый хикмәте бар, имеш, ул адәмиләр күңелендә чүпрә кебек күперә, камыр кебек ташып чыга, зиһенгә зыян китерә. Казый Яхъя әйткән: — Гайбәтнең файдасы юк, зыяны гына күп!— дип. — Ул вакытта ни өчен кешеләр аның белән авыз чайкыйлар соң?— дигәннәр мөэминнәр. — Үз мәртәбәләрен күтәрү өчен,— дип җавап биргән Казый Яхъя. — Алай булгач, аның файдасы бар түгелме?— дигәннәр мөэминнәр. — Чама белән булганда агу да дару, әмма чамасы бозылганда агу үз көченә кире кайта,— дигән Казый Яхъя.— Ә гайбәтле сүздә чама хисен саклавы авыр.
ТАВЫКЛЫ ТОРМЫШ Хикәят
Адәмдә зарлану галәмәте бар, имеш. Шундый сыйфатлы бер ир хатыныннан зарлана икән: — Тавык күп асрый, аларны ашатып туйдырып бетерү мөмкин түгел,— дип, хәленә кергән башкаларның раслык белән баш болгап утыруларына куанып. Шушы сөхбәттә булган Казый Яхъя: — Сез, карендәш, табипларга да күренгәләп аласызмы?— дип сораган. Теге кеше, аның сүзләренә бик тә гаҗәпсенеп: — Нидән мине авыруга чыгарасыгыз килде? Бик сәламәт хис итәм үземне,— диярәк, аңарга үпкәләвен белдергән. Шунда Казый Яхъя: — Хәер, сезгә табипның кирәге калмаган булырга кирәк,— дигән,— тормыш бинагыз тавык күкәеннән салынганлыгын онытып җибәргәнмен, гафу итегез!
ЭРЕДӘН КУБУ Хикәят
Кайберәүләр тавыклар хуҗасы дип әтәчне, ишек алдына баш диярәк этне, йортка ия дип мәчене беләләр. Һәм ялгышмыйлар. Бәхәсләшеп тә торасы түгел. Әмма тавыклар кетәклегенә Ата Казны хуҗа итеп куйганнар. Ул икенче көнне үк фәрман чыгарган: — Моннан соң күкәйләрне казныкы кадәр эре итеп салырга!— дигән. Моңа кадәрле көненә ике күкәй салучы тавыклар ике көнгә берне генә китерә башлаганнар. Тик күкәйләре барыбер дә казныкы кадәр түгел, һаман да тавыкныкы икән. Шуннан соң Ата Каз әйткән диләр, имеш: — Нишләп хуҗабыз, бу тавыкларны бетереп, казлар гына асрамый икән?— дип.
ИСЕМ АЛЫРГА ИДЕ Хикәят
Мөэминнәр сөхбәтендә бер кеше үзенең аңсызлыгыннан зарлангач, Казый Яхъя аңарга: — Нигә шушы кадәр борчылдыгыз? Академикларыбыз аңсыз булсалар да олуг галим исемен күтәреп йөрткәндә беребез дә сезне тинтәклектә ачуланырга җыенмаган идек,— дигән. Бу кеше исә: — И туган,— дигән,— минем ул академикларда эшем юк, алар тормышын мин яшисе түгел, аларга төшкән нәфрәтне күтәрү язмаган. Кайгырганым үзем өчен. Үземнеке — үземә!— дип каршы чыккан. — Анысы аңлашыла,— дигән Казый Яхъя,— әмма сезнең бу көнгә кадәр академик булып танылмавыгыз гына сөендерә. Без шул хакта әйткән идек!
ШАЙТАН ЯЛЧЫЛАРЫ Хикәят
Кеше үзен бәхетле итеп тойсын өчен дөрес яшәргә тиеш, диләр. Дөреслек белән табылмаган байлык та, дан-дәрәҗә дә кешегә җан тынычлыгы бирми. Бу хакта бәхәс юк. Әмма дөреслек үзе байлык та, дан-дәрәҗә дә бирми, имеш. — Аллаһыга таяну дөресме? Әллә дөреслеккә таяныргамы?— дип бәхәс кылган мөэминнәргә Казый Яхъя: — Аллаһы тәгаләне хакыйкать дип беләбез түгелме? Ничек аны дөреслеккә каршы куярга мөмкин? Аллаһыга Аллаһының үзен каршы кую була түгелме?— дигән соравын куйган. Алар өнсез калганнар. Шунда Казый Яхъя: — Дөреслеккә таянмыйча торып, Аллаһыга дога күтәрүебез үзе үк көферлек,— дип белдергән.— Дөреслек тойгысын ташлаган бәндәне Аллаһы тәгалә дә калдыра! Алар — Шайтан ялчылары!
КЕМ СОҢ БЕЗ? Хикәят
Кешеләргә дуслыкта һәм хезмәттә кайсы хайванат данлыклы булуын сорасагыз, эт икәнлеген үзегез дә яхшы белүегезне генә искәртә алам. Шулай бервакыт мөэминнәр: — Ни өчен соң без, кешеләр, шундый да тугыры хайванны эт дип атыйбыз? Начар адәмнәрне дә эт, дибез? Тугыры дустыбызның алдына сөяк ыргытабыз? Эт күңеле — бер сөяк, имеш!— диярәк сөйләшеп утыралар икән, Казый Яхъя: — Чөнки без, кешеләр, үзебезне бик акыллы, бик яхшы, афәрин дип беләбез. Шуңа күрә, әгәр дә кемдер тугрылык күрсәтсә, дуслык итсә, бу шулай тиеш, без моңа лаеклы дип уйлыйбыз,— дигән.— Ә яхшылык иткән затка табыныбызның калдыгын да кызганабыз.
ЯСАЛМА КЕШЕЛӘР АРАСЫНДА Хикәят
Башкаларның үзеңне сөюен теләсәң, әүвәле үзең аларны сөй, диләр. Әмма ул ясалма булмасын. Ясалмалык җанны өшетә, имеш. Тик кешеләрнең күбесе ясалма. Һичничек ихласлы була алмыйча интегәләр. — Ихласлыкка нәрсә комачау итә?— дип сорау биргәннәр Казый Яхъяга мөэминнәр. Ул исә: — Акылсызлык!— дип җавап биргән. — Ничек инде алай? Акылсызлыкның монда нинди катнашы бар?— дигән кешеләр дә табылган. Ул тагын да: — Чөнки акылсыз кешеләр асылда хәйләкәр булалар. Күпләр, акылларының көче җитмәгәч, хәйләгә керешәләр,— дип җавап биргән.— Ә хәйлә ул бары тик ясалмалык тудыруга гына сәләтле. Шулай түгелме?
ЯЛГАНЧЫНЫ АЛДАЛАУ Хикәят
Ялганчы кешеләрнең ясалма булулары һичкем өчен дә сер түгел. Андыйларны төз юлга кертү — кәкре агачны төзәйтү белән бер, имеш. Әмма кулдан гына килми. — Ялганчыны ялганында тотудан ул кеше акыл сабагы аламы?— дип сорый икән бер мөэмин. Аңарга икенчесе: — Әлбәттә ала,— диярәк җавап биргән.— Бу ялганында тотылгач, икенче юлы оятлы булмасын өчен тагын да хикмәтлерәген уйлап таба. — Димәк, ялганчыны туры юлга кертеп булмый!— дигән беренчесе. Бераз уйлап торгач, икенчесе: — Була,— дип җавап биргән.— Казый Яхъядан ишеттем. Ул, ялганчының ялганлаячагын белсәгез, “әйе” дип аның сүзен җөпләп торыгыз, юкса тагын да авыррак хәйлә корыр, шунда батырыр. “Әйе” һәм “ярар” белән сөхбәтегезне бетерсәгез, үзегезгә дә уңайлы булыр, ялганчы да остармас, диде. Мин дә шулай уйлыйм.
АЛАЙ ДА БУЛАМЫ? Хикәят
Иренә хатыны сөйли: — Табипка күренергә барган идем... — Нәрсә диде? — Чишенергә кушты,— ди хатыны. — Чишендеңме соң?— дип сорый ире. — Юк инде, син нәрсә,— ди хатыны.— Мужик иде бит ул! — Ә табип кайда иде соң?— ди ире, аптырап. — Соң,— ди хатыны,— шул мужик иде бит инде. Син тагын бигрәк... — Ярар... Чишенмәдең, тагын нәрсә диде соң? — Синең белән килергә кушты. — Анысы нигә тагын? — Мин аңардан булышуын сораган идем. Ул, ирегез белән килегез, чишендереп бирер, диде. Аның чишендерәсе килмәде бит! Ире аптырап кала: — Алай да була микәнни? — Була икән шул,— ди хатыны, мыскылланып.— Хатын-кызга кызыкмаган ирләр дә бар икән дөньяда.
БАРНЫ ЮК ИТҮ Хикәят
Тормышта кеше юкны бар итеп кенә калмый, барны да бик оста юк итә, диләр. Әлбәттә барны юк итү җиңел, имеш. Бер кеше икенчесенә нәсихәт бирә иде. Аларны күргәч, уйлап куйдым: болар аталы-балалы, яисә туганнар булырга кирәк! Югыйсә нәсихәт бирү өчен кимендә ике шартның үтәлүе кирәк: беренчедән, нәсихәтче ак белән караны бутамасын, икенчедән, нәсихәтләнүче кешегә яхшылык теләсен! Тегеләрнең берсе нәсихәтен бирә торды, икенчесе киреләнүендә булды. Берсенең киңәше икенчесенең күңеленә ябышмады диләрме әле? Нәкъ шулай булды. Ахырда нәсихәтчесе: — И мин юләр, и мин ахмак!— диде. Аңарга икенчесе: — Акыл өйрәткән буласың әле җитмәсә!— дип әйтеп куйды.
НИ ДИГӘН СҮЗ ИДЕ ИКӘН? Хикәят
Үзеңне кеше итеп тоя башларга теләсәң, тәмәке тартуыңны ташла, әгәр тәмәке тартмагансың икән, башка бер кыйты дип тапкан гадәтеңнән арын. Әгәр дә моны да эшли алмасаң, син нинди кеше буласың инде? Бер дустым очраган иде. Гомеренең сиздерми генә уза баруына зарланып сөйләде. Мин аңарга: — Борчыласыгыз юк, матур яшисез,— дидем.— Көлкерәк чакларыгызны да күргәнем булмады. — Рәхмәт,— диде ул.— Гомерем буена үзем белән көрәшеп яшәдем. — Алай икән,— дидем мин.— Сезнең кебек батыр кешене мактарга гына тиешлебез! — Юк,— диде ул.— Кешеләр алдында начар буларак күренергә курыккан кеше батыр була алмый. Мин аптырашта калдым, ул, юлын дәвам итеп, үз уйлары белән китеп барды.
ДУСЛАР АРАСЫНДА Хикәят
Бүтәннәргә карата хөрмәтле, кешегә кешечә мөнәсәбәтле кешенең дуслары да күп була, диләр. Моның шулай икәнлегенә бәхәс юк, имеш. Бервакыт халыкта талант иясе сыйфатында танылган танышымны очраттым. Тормышы, яшәеше хакында сөйләде. Моңа кадәр аның кем турында яхшы сүз әйткәнен ишеткәнем юк иде. Ул миңа: — Син бигрәк ялагай кеше инде,— диде, ачулануын сиздереп,— һәммә кешене мактап йөрүдән артыгын кылганың юк. Наданга әгәр, син надан, димәсәң, талантсызга буш куык икәнлеген әйтмәсәң, дөньялыкны җыен җәбәхәер каплаячак бит! Инде шулай булып бара. Мин аңарга, бу сүзләреннән соң хөрмәт күрсәтеп: — Әйе, дөрес әйтәсез!— дидем. Бу юлы ул мине нигәдер ялагайлыкта гаепләмәде.
МИЛЛӘТЧЕЛЕК Хикәят
Милләтчелек кешенең рухында түгел, тәрбиясендә, имеш. Дөресрәге, тәрбиясезлегендә, диләр. Тәрбияле кешенең беренче сыйфаты — үзенең чын йөзен яшермәү һәм, икенчесе, башкаларның кемлеген тану икәнлеген төшендереп торасы түгел. Ә бер танышым милләтче булуы белән аерылып торган кешеләрдән. Аның милләтчелеккә мөнәсәбәте ниндидер сихри рухи көч белән сугарылган. Мин аңарга бер якташыбыз һәм милләттәшебез хакында мактап сөйләдем. Әмма ул аны миңа караганда яхшырак та, күптәнрәк тә белә икән. Хурлый һәм начар гадәтләре хакында сөйли дә башлады. Сүзләре колагыма керсә дә күңелемә ятмадылар. Шунда аңа: — Сез чыннан да олуг милләтче икәнсез!— дидем.
КЕШЕ ХАТАСЫ АРКАСЫНДА Хикәят
Тел мәсьәләсендә ифрат та таләпчән бер галимә хатынны үпкәләттем. Ул: — Бик матур җөмлә укыдым, болай башланып китә: “Дөнья һаман да тәгәри...”— дип сөйләп алып китте. Нотыгын дәвам иткәнендә мин тыелгысыз көлеп җибәрдем. Көнчелегем сәбәпледер дип беләм. Үземне мактамаулары аркасында булуы да бик мөмкин. — Дөньяның тәгәрәми, ә бәлки әйләнгәне әллә кайчаннан мәгълүм бит инде,— диярәк башлап,— шушы да җөмлә булдымы?— дип өстәдем. Мәҗлес гөж итте, гүяки шөпшә оясы урыныннан кузгалды. Һәммәсе дә йөземә ташланып, шушы минутта үземне аямый ашап бетерәчәкләр иде. Әмма десертка калдырдылар. Шунда уйлап куюны кирәк таптым: — Күрә белү дә бәла түгел, күп ишетү дә зыянсыз, әмма кеше хатасын төзәтүдән яманы юк!
МӘҖНҮНЛЕК Хикәят
Мәхәббәт нәрсә ул? Берәүләр аны бәла, диярләр, икенчеләр бәхеткә санарлар. Ә мин исә акыл белән йөрәкнең тарткалашуы, дим. Чынлап түгел, юри генә, үртәр өчен әйтәм һәм мәхәббәт миннән үч ала башлый, дөньялык үзенең чибәр кызларын матурдан-матур киендереп, аларны алларымнан уздырып, менә монысын күр, әнә анысына кара, алын ал, гөлен өз дип үрти башлый. Акыл исә һаман да үз көчендә: — Егет, бирешә күрмә, башыңны ашыйлар!— дип нәсихәтен бирә. Шушылай бер эсселе, бер суыклы булып йөри торгач, ахырда мин дә тынычланам һәм, мең сөенеп, дога укый башлыйм: — Йа Ходаем, сынауларыңа сынаттырмый торган ихтыяр көче биргәнең өчен рәхмәт сиңа! Аваз ишетәм: — Юләр! Дивана! Ди-ва-на!
ДӨНЬЯ ГАҖИЗЛЕГЕ Хикәят
Дөнья сине гаҗизлим дисә, гел шулай аптырата инде ул. Менә, театрга барган идем, урыным бер әби янына туры килде. Уенның башыннан ахырынача аның “өч тиенлек хезмәтчесе” булып, артистларның сүзләрен тәрҗемә итеп утырдым. Җитмәсә ул: — Бу — Нәҗибәме?— дип сорый. Мин: — Юк, бусы — Гөлбикә!— дим. Ул: — Нинди Гөлбикә булсын? Нәҗибә Сафина бит,— ди.— Туфан Миңнуллинның хатыны! Мине милләтем белән кызыксынмаучыга санамагыз! Унбиш ел туктамыйча йөрим. Аны да танымагач! Башкасын сорый. Ни дияргә дә белмим: әллә артистны атарга, әллә аның уендагы ролен? — Хөснуллин!— дим. — Кем ул?— ди. — Күмхуҗ рәисе!— дим. Гаҗизли инде, гаҗизли дөнья, нишләтәсең!
ДАН-ДӘРӘҖӘ ӨЧЕН Хикәят
Усал эт сыйфатлы кеше ялагайланса, шундый итеп ялагайлана икән ул, бөтен җиреңне ялый-ялый, хәтта үз теле юкарып бетә. Менә шундый тамашага дучар булдым да аптырап калдым. Акылым хәйран иде. — Моңарга нәрсә булган?— дип сорадым танышларымнан. Алар: — Әллә белми идегез?— диделәр, акылымны аптыратып.— Ул бит дәүләт премиясе алмакчы иде. Ничә еллар рәттән үзен куйдырды. Теле аркасында гына бирмәделәр моңа, теле аркасында гына! Менә үзгәрде. Хәйләкәр бүре кебек иткән, телен чүкеткән! — Әмма җыры гына ялган чыга, ноталары дөрес түгел, әйеме? — Ул әле аны үзе сизми-сизенми, шулай да остарып бара. Менә бит кеше дан-дәрәҗә өчен тәнен, үзен, җанын сатарга әзер!
БЕЗНЕҢ ДЕМОКРАТИЯ Хикәят Дөрес сүзне мин дә әйтмәсәм, аны кем сөйләр? Дан-дәрәҗә артыннан куган таныш-белешләрем, хәвеф утында көеп, җаннарын ялганчылык чокырына илтеп салдылар. Күп кешенең дөресне әйтергә түгел, сүз эндәшергә дә көченнән килми. Әйе, ә мин әйтим: — Урамнарны себермиләр! Карагыз әле, ишеттеләр. Барысы миңа борылып карадылар: — Юк-юк, ул чүпне мин ташламадым! Сүземне тагын ишеттеләр. Менә бит, мин дөресен әйтмәсәм, сүз сөйләшер, сүз әйтер кеше дә бетеп бара илдә. — Җәмәгать, демократия заманы! Әллә тагын ишеттеләр инде? Борылып карадылар. Нигә болай сәерсенделәр икән?
УҢАЙСЫЗЛЫКТА Хикәят
Бервакыт миңа шулай тоела башлады: тормыш минем белән юри уйныйдыр сыман. Элекләрне кешеләргә соклана идем. Нинди булганнар, нинди акыллылар кебек иде алар. Һәм миңа: — Кеше танымыйсың!— диделәр. Ә кешеләр арасында акылсызлары, мәгънәсезләре, ахмаклары шактый күп икән. Түрәләр арасында да андыйларның булуы сәер түгел, әмма галим-голамә арасында шундыйлар очрыйлар да йөрәк өшенеп куя. Нигә андыйлар үз кемлекләрен белмиләр икән? Миңа: — Кешеләрне аерма!— диделәр. Баксам, без барыбыз да бер үк төрле кешеләр икәнбез. Тик дөнья гына безне төрле хәлләргә куя түгелме? Шушы соравымнан үземә үк уңайсыз булып китте.
КӨЛКЕГӘ КАЛУ Хикәят
Көлке хәлгә калган очракта нишләү хәерлерәк диярәк сүз чыгып, арадан беребез: — Күтәрә алырга кирәк!— дип әйтеп куйды. Икенчебез: — Көлке хәлгә калудан үзеңне сакларга тиешле. Теләсә кем көлке хәлдә калмый. Җитди, горур кешене кем шаяртсын?— дип әйтеп куйды. Өченчебез, елмаеп: — Көлкесез, уен-шаяртусыз кеше яшиме инде?— дип, сораулы хәбәр белән әйтеп куйды. Һәммәсе миңа карап алдылар, имеш, син нәрсә уйлыйсың? — Көлкегә калган очракта хәлне төзәтергә ашыгудан да хәерсез гамәл юк! Иң яхшысы — шул көлкегә кушылып, аны үз өстеңнән җиңел генә уздырып җибәрүең!— дип, фикеремне әйттем. Әмма бу вакытта сөйләшү темасы икенче үзәнгә кереп китәргә өлгерде, сүзләремә колак салучы да булмады.
КӨЛКЕ ҺӘМ МЫСКЫЛ Хикәят
— Көлке бар, мыскыл бар... Боларның кайсысы яхшы һәм кайсысы начар?— дип сорадылар. Мин исә: — Көлке эткәләп-төрткәләп аптырата, мыскыл изеп үк китә!— дип җавап бирдем. Ә миңа: — Юк,— диделәр.— Көлке — көлдерә, мыскыл — тәрбияли. Шуны да белмәскә инде! Аларның бу сүзләреннән мәгънә алдым һәм: — Көлкедән дә, мыскылдан да дәлилегез бардыр. Алдыбызга куйсагыз иде!— дип үтендем. Алар исә: — Акылыгыз кот икән,— диделәр.— Аңлатып бирү генә җитмәгән, чәйнәп тә каптыртырга әйтәсез! — Әйе,— дидем,— чөнки изелеп киткән идем әле! Балаларча!
КОЛАК ИШЕТМИ — КҮЗ КҮРМИ Хикәят
Кайбер кешеләр үзләренең томана булуларын белмичә дә үлеп китәләр, имеш. Бәхетлеләр. Әле бер олы дәрәҗә чиновникның махсус әзерләнелгән нотыгын тыңладым. Илдә зур үзгәрешләр буласы, диде. Яшәешнең гадел һәм дөрес буласына ышаныч тумакчы гына иде, хыялларны хәтер җимереп ташлады. Нинди акыллы баш үзе утырган урындыкның астына чокыр казысын икән? Дустым шалтыратты: — Тыңладыңмы?— дип сорады. — Нәрсәне? — Агайның нотыгын? Кара әле, чоңгылга ничек очып төшеп бара! — Әйе,— дигән булдым һәм шунда гына теге нотыкчы агайның үз урындыгы астына чокыр гына түгел, кое казырга өлгергән булуын аңлап алдым. Хәер, бу кое аның үзенә генә түгел, ил халкына да иде түгелме соң? Димәк, миңа да!
АКЫЛГА УТЫРУ Хикәят
Гомернең шушы кадәр күңелсез буласын белсәң, яшәп торуның мәгънәсе бармы диярәк аптыраучыларга исем китә. Әлбәттә яшәргә кирәк. Безнең үзебездән тормыймыни ул гомернең нинди булуы. Иренеп утырсаң, театрларга, киноларга, концертларга йөрмәсәң, кемдер килеп, синең көеңне көйләр, күңелеңне күтәрер дисеңме? Һич юк! Хәтта патшаларның да кирәге бер тиен икәнлеген кешелек тарихы гамәлләре белән раслады бит инде! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|