ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
ЯСАЛМА КЕШЕЛӘР, ЯКИ 10 страница— Мин бүген тавык ите ашадым,— ди. Ә Карга барыбер сер бирми. Төлке тагын да хәйлә итә: — Әле дустым Аюга кунакка бара идем. Сине очратсам, алып килергә кушты. Барасыңмы?— ди. Карга һаман сер бирми. Төлке, башка хәйлә таба алмагач, китеп барганда, аңарга Карга: — Мине көтмисеңмени?— дип сорый. Шунда сыйры төшеп китә. Төлке шул сыйрны эләктереп ала да кабып йота һәм: — Ә мин шаярткан гына идем бит,— дип китеп тә бара. Бу хәлгә ачуы килгән Карга шунда Төлкене кызык итәргә уйлый. Очып бара да, үлгәндәй булып юл читенә ята. Төлке, аны күрүгә, сөенеченнән сикергәләп ала. Йөгереп тә килеп җитә, ә Карга, шунда ук арырак очып китеп, хәлсез егылгандай җиргә ава. Төлке килеп җитә. Бу хәл тагын кабатлана. Төлке шунда гына үзеннән Карганың көлүен аңлап ала да: — Бер сыйр кисәге бәласеннән никадәр җәфа чигәсең, мескенкәем!— дип әйтеп куя. Аны ишетеп алган Карга да, үз юләрлеген аңлап: — Әйе шул,— ди.— Сине көлкегә калдырыр өчен тагын үземне җәфаладым. Хәйлә синең юлдашың, ә минеке ахмаклык кына икән!
КЕШЕНЕҢ ӨЧ ҖАЕ Хикәят
Ирләр арасында бәхетлеләре зур байлыклар иясе булып, чибәр хатын кочагында гомерләрен хәсрәтсез уздыралар, диләр. Бу мәртәбәләргә башкалар да лаеклы исә дә, байлык та, чибәр хатын да, хәсрәтсез тормыш та һәммә иргә җитәрлек түгел, имеш. Шушы хакта бәхәс утында көйгән мөэминнәргә Казый Яхъя әйткән: — Байлык та, чибәр хатын да, хәсрәтсез тормыш та һәммәбезгә җитәрлек, чөнки чибәрлек турында да, байлык мәсьәләсендә дә, хәсрәтсез гомер хакында да төшенчәләребез төрлечә. Берәүләрнең бит очындагы кара миңе икенчеләргә ошамаска да мөмкин, әмма һәммә нәрсәдә хикмәт күреп, мәгънә тапсак, сайланып кына соклана белсәк, без барыбыз да шушы өч нәрсәнең хуҗасы булырбыз! Килешәсезме?
КЫЙБЛАЛЫ АДӘМНӘР Хикәят
Тырышкан кешеләр максатларына ирешми калмый, диләр. Әмма моның өчен аларга мөмкин кадәр сабыр булырга кирәк, имеш. Юлларында мең төрле каршылыклар тумый калмас. Аларны лаеклы узарга кирәк. — Максатлы кешеләр дөньялыкта кыйбласы һәм иманы булган мөэминнәр кебек,— дигән Казый Яхъя, мөэминнәр белән сөхбәтендә.— Максатка ирешү — хаҗга бару кебек үк, кешене сыйфат үзгәрешенә китерә. — Бу үзгәреш нинди дәрәҗәдә булыр?— дигәннәр мөэминнәр. — Максатның мәртәбәсе кебек үк булыр,— дигән Казый Яхъя.— Максатың изге икән, сыйфат үзгәреше дә изгелек дәрәҗәсенә китерер. Юк икән, аны максат дип әйтеп булырмы?
ИШӘК БЕЛӘН ЮРТАК АЕРМАСЫ Хикәят
— Кешеләрнең кайсылары дөреслек белән өстен чыга, кайсылары ялагайлык белән. Нинди сыйфатка таянып дәрәҗә алсаң мөселманча була?— дип сораганнар мөэминнәр Казый Яхъядан. Ул исә: — Кешелеклелеккә таянганда мөселманча була!— дип җавап биргән. — Андыйлар аз бит,— дигәннәр аңа. — Димәк,— дип белдергән ул,— дәрәҗә иясе кешеләр арасында мөселманнар да аз. — Әмма алар үзләрен мөселман дип атыйлар бит. Мәчетләр салдыралар, имамнарны тәрбия итәләр, изге гамәлләр кылалар!— дигәннәр аңа. — Әйе,— дигән Казый Яхъя,— ияр кидертелгән ишәкне дә юртак дип атаучылар бар. Әмма ул ишәк алашаны да алыштыра алмый!
КЕМНЕҢ КИҢӘШЕ ДӨРЕС Хикәят
— Кайсы һәм нинди кешегә киңәшкә бару дөрес: яшь һәм акыллы адәмгәме, әллә карт һәм дөнья күргән кешегәме?— дип сораганнар Казый Яхъядан. Ә ул: — Карт кешегә барыгыз!— дип җавап биргән. — Ни өчен?— дигәннәр мөэминнәр, аптырашып.— Акыллы кешенең сүзе өстен түгелмени? — Әлбәттә өстен!— дигән ул.— Әмма ләкин дөнья күргән кеше үз тәҗрибәсенә таянып киңәш бирер, акыллы бәндә фараздан чыгып эш итәр. Фаразга таянудан тәҗрибәгә нигезләнү мең өлеш артык. Аннары, яшьлек — кызулык белән, картлык — сабырлык белән. Ә мөэмингә сабырлар белән булырга кушылган, үзегез дә беләсез!
БАШЫНА ТАЙ ТИПМӘСӘ Хикәят
— Безнең шәһәребезнең яңа хуҗасы шулкадәр дә яхшы кеше булып чыкты,— дип сөйли икән мөэминнәр мәҗлесендә бер куштан,— ул үзенә унсигез мең генә хезмәт хакын билгеләде! — Ә күпме тиешле иде соң?— дип аптырыйлар икән аңа колак салып утыручылар. — Элеккеге башлык алтмыш меңнән артыграк алган булган, юньсез, хәерсез!— ди икән теге һаман да. Аны тыңлап утырган Казый Яхъя елмаеп куйган һәм: — Борчылмагыз,— дигән,— хәзерге башлык алтмыштан күбрәк алу юлын тапкандыр. Әмма халыкка бары унсигез меңен генә белдерүне хәерлегә санагандыр. Сезнең әле моңа кадәр кайсы этнең үз койрыгын үзе кискәнен күргәнегез булды? Башлыгыбызның башына тай типкән дип белдегезме әллә?
БӘХӘССЕЗ РАСЛАУ Хикәят
Физиканы Аллаһы тарафыннан тудырылган фән, диләр. Чөнки аның законнарын үзгәртеп булмый. Ә тел кануннары үзгәрүчән, чөнки телне кешеләр тудырган. Һәрхәлдә боларның шулай икәнлегендә бәхәс тә яши, имеш. — Моның нәкъ әйткәнегезчә булуына дәлил китерегез?— дип үтенгәннәр мөэминнәр Казый Яхъядан. Ул исә: — Без төш күрәбез, әмма аны, мәсәлән, атка атланып йөрүебезне күрсәк, өндә дә атта йөриячәкбез дип түгел, бәлки мәртәбәгә ирешү хәбәре буларак юрыйбыз. Физиканы күргән төшебез мисалында дип белсәк, аны аңлату-юравыбыз тел мисалында инде,— дигән.— Һәрхәлдә бәндәнең күрелә торган төше Аллаһыдан һәм физика гыйлеменең эчтәлегенә бәрабәр. Шулай түгелме?
ИКЕ ТӨРЛЕ СӨЮ ТУРЫНДА Хикәят
Кеше башында фикер даими үзгәрүчән түгелме? Менә шушы даими үзгәреше акылның даимилеген тәэмин итә, имеш. Шушы хакта сүз чыккач, боларның шулай икәнлегенә дәлил буларак Казый Яхъя: — Адәм баласы чын йөрәктән, ягъни йөрәк белән гомерендә бер генә тапкыр гашыйк була, ә акылы-уе белән мәхәббәт диңгезенә туктаусыз чумгалап тора,— дип белдергән. Мөэминнәр аптырашып калганнар һәм аңардан: — Ничек инде акыл белән гашыйк булырга мөмкин?— дип сораганнар. Ул исә, бераз елмаеп алган да: — Безнең уйларыбыз-хыялларыбыз акыл эшчәнлеге галәмәте. Мәхәббәтне дә күп мәртәбәләр уйлап чыгара алуы сәләттән килә,— дип җавап биргән.— Ә йөрәкнең уйлау, хыял сәләте юк, шунлыктан бер тапкыр гашыйк була да шуны гомергә саклап яши.
АЛЛАҺ СҮЗЕН АҢЛАУ ЮЛЫ Хикәят
Аллаһының белдергән сүзе белән бәндәнең аны аңлавы һәм кабул итүе арасында көн һәм төн аермасы кебек каршылык бар, диләр. Бу чыннан да шулай, имеш. Моны төшенгән мөэминнәр арасына бервакыт олы гауга төшеп, барысы да вәсвәсә эчендә калганнар һәм Казый Яхъяга килгәннәр дә, борчылып: — Безгә нәрсә уйларга, ничек гамәл йөртергә?— дип сораганнар. Ул исә: — Гыйлем нигезендә!— дип җавап биргән.— Чөнки бары тик гыйлем генә Аллаһының хакыйкатенә төшенергә ярдәм итә. Башка төрле юл юк. Пәйгамбәребез дә мөэминлеккә гафиллекне каршы куйган. Томаналык ул — көферлек, иманның дошманы. Аллаһының сүзен бары тик гыйлем юлы белән генә аңларга мөмкин. Гыйлемне читкә куйган бәндә мөэминнәрдән була алмый. Үзегез дә беләсез!
ИГЕНЧЕ ГЫЙЛЕМЕ Хикәят
— Мин сабанда идем. Җир сөреп маташканымда бер юлаучы күренде. Эшемне карап торды да, син, үрләрне сөргәндә, сабаныңны яткырып бар, үзәнлекләрдә тирәннән алдыр, диде дә китте. Инде күңелемә гауга төште: игенем уңармы?— дип, Казый Яхъяга бер сабанчы килеп зарланган. Казый Яхъя аңардан: — Ул кеше игенең, Аллаһ бирсә, яхшы уңар дип әйттеме?— диярәк сораган. — Әйе,— дигән сабанчы. — Син аңардан кем икәнлеген, кайдан килүен сорадыңмы?— дигән. — Әйе, ул үзен иген игеп гомер сөрүче икәнен әйтте,— дигән сабанчы. — Алай булгач борчылма,— дигән Казый Яхъя.— Ул сиңа олы гыйлем биреп узган, аңарга рәхмәтле бул, игенең яхшы уңар!
БӘБИЛӘГӘН АКЧА Хикәят
Казый Яхъяга бер мөэмин килеп: — Мин күршемә, сорагач, бер алтын акча биреп тордым. Өч көннән кертәм, диде, китермәде. Барып сорадым. Ә ул, миннән көлеп, алтының бәбиләде, әлегә баласын имезә, аннары кертермен дип әйтте. Мыскылландым. Аны хөкем итегез,— диярәк сөйләп, гозерлектә сораган. Казый Яхъя исә: — Имчәк баланы әнисеннән аеру хәрам гамәл. Сабыр ит, базар көне узсын, аннары килерсең,— дигән. Бу кеше ни уйларга белмичә кайтып киткән. Базар көне узган. Икенче көнне ул кеше Казый Яхъяга кабат килгән. Бу юлы йөзе балкый икән: — Нәрсә?— дигән Казый Яхъя.— Ул кеше акчаңны керттеме? — Берне түгел, икене,— дигән теге. — Менә бит,— дигән Казый Яхъя,— баласын да үстереп биргән икән!
КЕШЕСЕНӘ КАРАП Хикәят
— И әфәндем, мин Аллаһы тәгаләдән ничә тапкырлар гозерләнеп, дога әйтеп сорадым, кабул булмады. Сәбәбен әйтсәгез иде?— дип зарланган бер мөэмин, Казый Яхъяга килеп. — Нәрсә үтенгән идең соң?— дигән Казый Яхъя, аптырап. Бу адәм исә: — Әйтсәм — сүз, төртсәм — күз, дигәндәй. Күршем бик тә гүзәллек иясе хатын алды. Һаман-һаман тәмле исләр чыгарып пешеренеп кенә торучыны, буй-сыны да, килеш-килбәте дә илдә бер. Мин дә үземә шундыйны сораган идем,— дип белдергән. — Ә аның ире бик тырыш кеше инде, шулай бит? Ике кулы даими эштә, аяклары эштә, зиһене эштә. Ә син үзең?— дип сораган Казый Яхъя тагын да. — Анысы — дөрес! Мин исә әле эштә, әле юк! Хатынымнан да уңмадым,— дигән теге. — Юк,— дип әйткән Казый Яхъя,— уңгансың, догаң да кабул булган. Аллаһы тәгалә нәкъ чиләгенә күрә капкачын биргән. Бар, кайтып, “Әлхәмде”не укы, Хак тәгаләгә рәхмәтле бул!
ШАЙТАН КОТКЫСЫ Хикәят
— Без китаптан укыдык: “Аллаһы тәгалә ямьлегә — ямьлене, кыйтыга — кыйтыны насыйп итә. Әмма Шайтан бутап йөри, имеш: бер ямьлегә — бер ямьсез, бер кыйтыга — бер яхшы, дип. Шулай да ялгышып китеп: бер ямьлегә бер ямьле дия болгатып та куя икән!”— дип мөэминнәр сөйләгәч, Казый Яхъя көлемсерәп: — Булыр да,— дигән.— Әмма Аллаһы тәгалә һәркемгә үз ишен бирә. Монысы хак сүз. Әллә нинди мең ят кешеләр дә, бер-берсен танып, кавышып, берсе икенчесенә охшап-охшашып бетәләр. Иш үзенең ишен тапмый калмый, менә шунда Шайтан нәрсә эшли икән? — Беләбез, сүзегез дөрес!— дигәннәр мөэминнәр.— Халыкта ул сүз бар: “Иш ишен табар, Шайтан койрык астын кабар!” Укыганыбыз хакыйкать булырга кирәк!
СҮЗСЕЗ ДӘ АҢЛАШЫЛА Хикәят
Кеше казага сабыр итә, бәхеткә түзми, имеш. Әлбәттә шулай, чөнки ул бәхетле генә булып яшәсә, бәхеткә дә түземле булыр иде. Бәхет аның күргән әйберемени? Шул хакта бәхәс иткән мөэминнәрдән Казый Яхъя: — Ә сез Аллаһы тәгалә сабырлар белән икәнен белми идегезмени?— дип сораган. Алар: — Белә идек, иманыбыз камил, Коръәндә бу хакта хәбәр бар!— дип җавап биргәннәр. — Димәк, бәхеткә түзмәгәч, адәм сабырлыгын югалта дигән сүз түгелме?— диярәк тагын да сораган ул. — Нәкъ шулай!— дигәннәр мөэминнәр. Казый Яхъя кабат: — Моның белән сезнең Аллаһы тәгалә бәхетле кешеләрне ташлый дип әйтәсегез килмидер бит?— диярәк кабат сораган. Һәммәсе сүзсез калганнар.
ЯМАН ИР ХОЛКЫ Хикәят
Казый Яхъяга бер мөэмин килеп: — Хатыным бик ямьсез кеше, мин аны талак кылсам, дөрес булырмы?— дип сораган. Аны тыңлап бетергәч, Казый Яхъя бу бичараның зиһенен тикшереп, соравына сорау белән акылын барларга карар иткән. — Хатыныңның ямьсезлегенә нәрсәләр дәлил?— дигән. Ул кеше: — Борыны — тукмак, авызы — иләк, теле — кайчы, йөреше — үрдәк,— дип санап киткән. Аның сүзләрен тыңлап торучылар көлешә башлаганнар. Казый Яхъя тыныч кала биргән, аннары: — Мин синнән хатының ямьсезлегенә дәлил сорадым, ә син эш коралларын, кош-кортларны санадың. Инде дә килеп, уйда утырып төшендем: бар, холкыңны төзәт, хатыныңнан йөрәген яралап көлүдән тукта. Аңа хөрмәт белән кара, сиңа талак дөрес түгел!— дип, бу мөэминне әрләп кайтарып җибәргән.
ИШӘК АКЫЛЫ Хикәят
Бер Ишәк, имчәкләре тулышып торган Сыерга кызыгып, аңардан: — Нишләп минекеләр дә шулай түгелләр икән?— дип сораган.— Серен өйрәтсәгез иде, гомерем буе сезгә рәхмәтле булыр идем! — И агай-эне,— дигән аңа Сыер,— аның сере бик тә гади: сез минем кибек мөгрәсәгез, имчәкләрегез дә тулышып торачаклар! Ишәк шунда ук эшкә керешкән. Мөгрәмәкче булып кычкырып карый икән дә, әмма барып кына чыкмый бит моның. Сыердан кабат сораган: — Сез ничек мөгрәргә өйрәндегез соң? Бик авыр бит. Серен әйтмәссезме?— дип. — Тумыштан мөгрәп туган идем!— дигән Сыер. — И-и, булмады инде,— дигән Ишәк.— Ә мин әле сезнең теге сүзегезгә ышанган идем!
ХӘЙРАН СӘҮДӘГӘР Хикәят
Адәмнең җае да үзеннән, җайсызлыгы да холкыннан, имеш. Шулай бер сәүдәгәр, Казый Яхъяга килеп, зарлык утында көйгәнлеген әйткән һәм: — Хәзер заманалар бик авыр, ялгыз башка эш итә торган чор түгел, әмма мине һичбер сәүдә иясе дә үз төркеменә кертми, кире кагалар. Гаебем нидә, киңәш бирмәссезме?— дип үтенгән. Казый Яхъя исә: — Сезнең кеше малын үзләштергәнегез юк идеме?— дип сораган. — Аллаһ сакласын!— дигән сәүдәгәр. — Алган бурычыгызны кайтармый калганыгыз? — Аллаһ сакласын! Юк!— дигән сәүдәгәр. — Мирас алып баедыгызмы әллә?— дип сораган тагын да Казый Яхъя. — Юк! Барысы да хәләл, үз көчем белән табылган байлыклар,— дигән сәүдәгәр. — Мондый кешене үз араларына сәүдәгәрләрнең кертмәве бер дә гаҗәп түгел,— дигән ахырда Казый Яхъя.— Моңарчы бөлмәвегезгә мин дә хәйран иттем. Адәмгә көнчелек хас!
ГАДЕЛ ҮЛЕМ Хикәят
Бер түрә халык белән гаугага кергән. Аның үзен дә санга сукмый башлаганнар. Бу, үзенең кемлеген күрсәтү өчен, халыкны изүнең яңадан-яңа чараларын уйлап тапкан. Әмма халык һаман баш бирми моңарга. Аптырагач, бу түрә мәйдан уртасына дар агачы ясатып куйдырган. Халыкка сабак өчен дип берәүне тотып астыртасы икән дә, лаеклы күрелгән кешене тапмаган. Шулай да ярый, куркырлар әле дип уйлаган. Ә халык, дар агачы яныннан узып-китеп йөресә дә, бу әкәмәткә игътибар итмәгән. Түрә, моңарга ачуы килеп, дар агачы янына кабер казып куярга әмер биргән. Халыкның моңа да исе китмәгән. Инде курыкмый калмаслар дип, дарга үзе барып асылынган. Шунда гына халык: — Моның да бер гадел гамәле булды!— дип хәйран иткән. Казыткан каберенә салып, өстенә таш куйганнар һәм язу уйганнар: “Яманлык белән яшәп, гаделлек белән китте!”
АКЫЛЛЫ КИҢӘШ Хикәят
— Кешедә нинди сыйфат яхшы?— дип сораганнар Казый Яхъядан сөхбәт мәҗлесендәге мөэминнәр. Ул: — Сокландыргыч сыйфат яхшы!— дип җавап биргән. Һәммәсе дә килешкәннәр. Әмма арадан берсе: — Ә ул сокландыргыч сыйфат башка сыйфатлардан нәрсәсе белән аерылып тора?— дип сораган. — Сокландыргыч сыйфат,— дигән Казый Яхъя, аңлатып,— адәм баласының һәммә сыйфатларыннан да өстен булыр һәм аларны үзенә буйсындырыр. Кешенең башкалар шул сыйфатына гына игътибар итәрләр, бүтәнен күрмәсләр. — Ә миндә андый сыйфат бармы?— кызыксынган ул кеше тагын да. — Әлегә юк,— дигән Казый Яхъя,— сез сорауларыгызга җавапны башкалардан эзләргә яратасыз. Үз башыгыздан түгел.
ЯСАЛМА КЕШЕЛӘР Хикәят
Андыйлар бармы соң, диярсез сез. Дөньяда кешеләр ясалма яки табигый генә була, өченче төрлеләре юк, имеш. Адәм баласын — үз табигатенә хилаф итә алмый, диләр, югыйсә. Мәгәр дә шулай икән, ясалма кешеләр каян киләләр соң? Бу хакта Казый Яхъя: — Ясалмалык үзеңнең кемлегеңне оста итеп яшерә белүдән килә,— дип әйткән. — Димәк бу — кешеләрнең хәйләсеннән бер сыйфаты булып чыга,— дигәннәр мөэминнәр.— Андый кешеләрне без акыллы дип беликме, әллә ялганчылар дипме? — Ясалма кешеләр алар шундый булырлар,— дигән, аңлатып Казый Яхъя,— без чын йөзләрен күреп торырбыз, ягъни табигатьләрен сиземләрбез, әмма ясалмалыкларына алданырбыз. Чөнки шулай булуыбыз үзебез өчен уңайлырактыр.
ХИСЛӘР АВЫРЛЫГЫ Хикәят
Кешедә мәхәббәтме, нәфрәтме— кайсысы көчлерәк диярәк мөэминнәр бәхәс кыла икән, шунда сүзләренә Казый Яхъя колак салган һәм: — Болар икесе дә хис төшенчәсенә карыйлар, димәк, аларның куәтләре дә чамада бертөрлеләрдән,— дип әйтеп куйган. Аның белән башкалар да килешкәннәр. Шунда ул: — Кешеләрдә мәхәббәт хисе күбрәкме, әллә нәфрәт хисеме?— дип сораган. Аңарга: — Кешесенә карап,— диярәк җавап биргәннәр. Аларга Казый Яхъя әйткән: — Әйе, сүзегез белән килешәм,— дигән,— Дөнья йөзендә төрле кеше бар. Әмма да ләкин бездә мәхәббәт хисе күбрәк булмаса, әллә кайчан Җир өстен канга батырып бетергән булырлар иде инде!
РИЗЫК ХИКМӘТЕ Хикәят
— Аллаһы тәгалә барчабызга да үз өлешен, үз ризыгын бирүче дип беләбез. Моны ничек аңларга тиешбез?— дип, Казый Яхъяга килгән мөэминнәр сораганнар.— Ни өчен соң берәүләребезнең ризыклары өстәлләрен сыгып тора, икенчеләребезнең бер кабым ризык кисәкләре дә юк? Ул өстәлләре сыгылып торучылар нәрсә өчен шундый хөрмәткә лаек та, кисәксез калучылар нинди гөнаһлары өчен шундый җәза күрәләр? — Әйе,— дигән Казый Яхъя,— берәүләр корсаклары шартлаудан үләләр, икенчеләр ачтан шешенеп җан тәслим кылалар. Һәммә кешенең үз өлеше. Әмма ул ризыкны нинди кул белән тотып ашыйсың бит әле: шакшы кул беләнме, әллә чиста кул беләнме — бөтен хикмәте шуңарда түгелме? Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|