ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
ЯСАЛМА КЕШЕЛӘР, ЯКИ 6 страница
САТЫЛУЧЫ КӘЕФ БӘЯСЕ Хикәят Бер адәм кәеф сатып утыра икән, янына икенче берәү гамь эчендә килә. Җәйге вакыт, көн кояшлы, эссе. Беренчесе: — Бүген кичкә кар яварга охшый,— дип әйтеп куя. Икенчесе: — Шул гына җитмәгән иде!— ди. Беренчесе: — Болытлар куера башлады да инде, суык җиле дә исеп куйды,— дип сөйләнә. Икенчесе күккә карый, анда — чалт аяз, уңын-сулын бага, сөяккә үтәрлек эсселек. Шуннан: — Нинди ахмак сүз әйтәсез. Кайдан болыт таптыгыз? Бу утыз градуслы эсседә нинди кар яусын, нинди суык җил? Әллә сез юләрме?— дип көлә башлый. Шунда беренчесе: — Юләрдерме-юктырмы, анысын ук белмим. Әмма сүзләрем берәүнең болытларын таратыр өчен җитте,— дип әйтеп куя.— Кәеф сата идем әле!
ИШӘКНЕҢ ДОГАСЫ Хикәят
Адәм балалары арасында шундый да акыллылары бар ки, алар үзләренең булдыклы, әдәпле, гыйлемле булулары белән таңга калдыралар. Менә шундый берәүне дәүләт эшенә чиновник буларак чакырганнар. Ул баш тарткан. Әмма аның холкы нинди икәнлеген сизенеп өлгергән хуҗа кеше, гомерендә беренче тапкырдыр, мондый доганы укып, Аллаһы тәгаләгә рәхмәтен җиткергән: — Йа Ходаем, минем ахмаклыгымны гафу ит, үзем теләп туфан суына чактан гына гарык булмыйча калдым!— дип.— Ярый әле Үзең миндәй мескен бәндәләрең ягында! Юкса шушы кадәр мәртәбәләргә ирешеп тә мизгел эчендә урындыгымнан колак кагасы идем. Ишәкләрең күбрәк буласы иде! Аларга дан һәм хөрмәт насыйп ит! Акыллылардан сакла!
ЧИБӘР ХАТЫН БӘЛАСЕ Хикәят
Бер адәм үз бәхетенә үзе сөенеп бетә алмый икән: — Йа Ходаем, рәхмәт яугыры, миңа шундый чибәр хатын бирдең! Сөеп тә туя алганым юк! Мине көнчелек утыннан сакла, күзләрем сукыр, колакларым саңгырау булсыннар!— дип. Аңа дусты: — Нигә үзеңә шушы кадәр яманлыклар телисең?— диярәк сорау белән мөрәҗәгать иткән. Бу кеше исә: — Үзең дә беләсең, чибәрлек — халык байлыгы. Хатыным бик чибәр, аңа һәркемнең күзе төшәр, кызыкмый калмаслар. Менә шул хакта уйлыйм да хәсрәт чигәм. Хатынымны башкалар кочсалар-үпсәләр дә күзем күрмәсен, колагым ишетмәсен дип тырышам. Юкса, сукыр да, саңгырау да буласым килми чынлыкта!— дип җавап биргән.
ШАЙТАН ХОЛЫГЫ Хикәят
Адәмгә тәкәбберлек чире йоккан. Һичкемне танымый һәм санламый башлаган. Хәтта аралашыр дуслары да калмаган. Аның болайга үзгәрешен күргән туганнары: — Тәкәбберлегеңне ташла, юкса ул сине харап итәр!— дигәннәр. Бу кеше исә: — Бик ташлар идем дә, әмма бөтенләй дә буш калуымнан куркамын,— дип җавап биргән. Хәленә керә алмаганнар. Туганнары һаман да ачулануларын дәвам иткәннәр: — Шушы тәкәбберлегең аркасында кешелегең дә калмады бит инде!— дип. — Әйе,— дигән бу адәм,— тәкәббер кеше — Шайтан ул. Бик яхшы беләм. Әмма Шайтан адәмнән курыкмый, Шайтанның котын Шайтан гына ала. Шуңа да мин Шайтан кебек кыланмакчымын!
ХОЛЫК ЯМАНЛЫГЫННАН ФАЙДА АЛУ Хикәят
Бер кешенең холкында авыру барлыкка килгән: бер дә галәмәт үпкәләүне гадәте иткән. — Син нишләдең, нәрсә булды холкың белән?— диләр икән дуслары аңарга. Бу, аңлап алып: — Ә-ә, сез минем тора салып үпкәләү гадәтемне әйтәсезме?— дип сораган. — Әйе,— дигәннәр. — Һи, белмисез сез,— дип җавап биргән бу кеше,— хәтта юкка-барга үпкәләү дә саклыкка акча салып тору кебек файдалы бер гамәл ул. Моңа кадәр һичкем мине санга сукмый иде, менә хәзер барысы да, ниндилегемне белеп алгач, сак сөйләшүне кулайрак күрә башладылар, үпкәләвемнән куркалар. Сезгә дә шуны киңәш итәм. Сак күңел — саф холык кебек ул!
АКЫЛ САТУ Хикәят
— Безнең Хисмәт ага гел акыл сатарга ярата!— дип мактана бер бала, атасы каршында. — Әйе шул,— ди әтисе,— бик дөрес әйтәсең. Үзенә кирәк булмаганга сата ул аны. — Ә нигә?— дип аптырый малай.— Ул бит районда түрә булып эшли. Андый урында акыл кирәкмимени? — Һе,— ди әтисе,— әгәр дә андый урында акыл кирәк икән, башкаларга аны сатып утырмас иде. Үзенә кирәк булган әйберне берәү дә базарга чыгармый, улым! — Аңладым,— ди малай,— тагын да югарырак менү өчен Хисмәт агага акылы комачау итә торгандыр. Ул аны шуңарга күрә башкаларга сатарга булган, әйеме, әткәй?
ЮЛӘРЛЕК ГАЛӘМӘТЕ Хикәят
Дөрес сүз — баш казасы, диләр... Бер кеше дөресен сөйли, аны тыңлап торучылар гүяки егыла-егыла, тәгәрәшеп китеп көләләр икән. Бу адәм аптыраган: — Сез нәрсә эшлисез? Мин бит бары тик дөресен генә сөйлим, дөресен! Моның өчен еларга кирәк! Ә сез — көләсез! Әллә ычкындыгызмы?— дип сораган. — Анысы да бик булырга мөмкин,— дигәннәр аңа җавапларында башкалар,— син үзең дә бит “норма”га сыешлы түгел! — Ни өчен?— дип аптыраган бу.— Мин бары тик дөресен генә сөйлим бит! — Дөресен сөйләгән кеше,— дигәннәр аңа,— чын тиле, юләр була да инде ул. Без синнән шуның өчен көләбез. Ялган сөйләсәң, бик тә җитди булып тыңлар идек әле!
СӘНГАТЬ КӨЧЕ Хикәят
Тамашага бер байгура килгән. Карап утыра бу, хәсрәт чигеп сорый: — Болар кемне күрсәтәләр соң? Янындагылар эндәшми. Бу исә тагын сорый. Һаман җавап юк. Кабат әйтә: — Болар мине күрсәтәләрме соң? Берсе түзми: — Нишләп сезне булсын?— ди.— Казан шәһәрендә бетмәгән бит башкалар да. Шуларның берәрсен күрсәтәләр инде. — И,— дип белдерә бу байгура, кәефе тәмам бозылып.— Мин әле үземне күрсәтүләренә ышанып карап утыра идем. Тамашаның һичбер кызыгы калмады. Янындагылар, аны ачуланып: — Нәрсә, безнең турыда булгач, карыйсыгыз килмимени?— диләр. Бу исә: — Әйтәм җирле бу юләрләр бик тә таныш кебек күренәләр!— дип әйтеп, канәгатьлек белән авызын ера.
КҮҢЕЛ КҮЗЕ АЧЫЛУ Хикәят
Күңелендә ниләр барын кеше үзе дә белеп бетерми, имеш. Казый Яхъядан сораганнар: — Күңел күзе кайчан ачылыр?— дип. Ул исә, ике дә уйлап тормыйча: — Кайсы кешенеке бөтенләй дә ачылмый калырга мөмкин!— диярәк җавап биргән. Тыңлап торган халык, бу безне күздә тотадыр инде дип үпкәләмәкче икән, арадан берсе: — Минем күңел күземне нәрсә ачачак соң алай булгач?— дип сораган. Казый Яхъя исә: — Төгәл менә сезнең күңел күзегезне нәрсә ачар, анысын ук белмим, әмма минем күңел күземне яхшы гыйлем ачты, юк-бар сүз пәрәнҗәсе томана итте,— дип әйткән.— Сез дә, гыйлем эзләсәгез, буш эш белән шөгыльләнмәгез!
ДӨЯ МИСАЛЛЫ Хикәят
Бер шәкертен даими китап өстендә күргән Казый Яхъя, аны эшеннән бүлдереп: — Бу китаптан нәрсә таптың?— дип сораган. Теге исә болай дип сөйләп җавап биргән: — Дөя турында укыдым. Су янына килгән дә сугарылмакчы булган, әмма бер этне күреп, бу минем эчә торган суымны нәҗесләде дип китеп барган. — Моннан нәрсә аңладың соң? — Моннан эт дигән хайванның суны нәҗесләвен аңладым,— дигән шәкерт. — Алай икән,— дигән Казый Яхъя,— син үзең дә нәкъ шушы дөя сыйфатында икәнсең! Гыйлем дәрьясыннан җаныңны сугарасы урынга, иренеңә дә тидермичә, коры калгансың!
КИТАП СЕРЕ Хикәят
Кәтип димәктә борынгылар язучылык белән шөгыльләнгән адәмне күздә тотканнар. Шулай бер кәтип китап бетекләп утыра икән, янына сәүдәгәр килеп: — Язуың чибәр күренә, миңа да берәр китап сатмассыңмы?— дип сораган. Кәтип аңа карап торган да бизәкләр белән чуарланган бер китапны киштәсеннән алып биргән. Сәүдәгәр исә, аны актарып чыккан да: — Монда язулары бик аз икән бит,— дип канәгатьсезлек иткән. — Сез бит үзегез,— дигән кәтип,— язуымның матурлыгын мактадыгыз. Шуңа күрә бу әфәндегә чәчәкле-чуклы китап кына ошыйдыр, миннән ул шундыйны гына сорыйдыр дип уйладым. Әгәр дә сүзләрнең мәгънәсен мактасагыз, андые да бар иде, шул китапны тәкъдим иткән булыр идем.
БЕР ЯРАТУ — БЕР ГОМЕР Хикәят
Яшьлектә мәхәббәт хисләрендә яну табигый хәл инде ул. Шулай бер егет үлеп-бетеп гашыйк булган. Сөйгән ярын даими уйлап, саташып йөри икән бу. Халыкта гайбәте таралган. Моңардан мыскыллап көлүчеләр дә табылган. Ә кыз башка берәүне ярата икән, шуңа кияүгә чыкмакчы, ди. Туй итәргә җыеналар. Егет, бу хакта ишеткәч, кызга мәхәббәтендә янып, хәсрәтеннән котылу өчен суга батарга дип бара икән, юлында аңарга бер бала очраган һәм: — Кая киттегез, абый, болай?— дип сораган. — Гарьлегемнән батып үлмәкче булып барам әле,— дигән дивана гашыйк. — И абый,— дигән теге бала,— әти әйтә, бер ярату — бер гомер, ди. Сиңа — рәхәт! Менә минем атайга нишләргә? Яшәп тә карамадым әле, ди. Егет боларны ишеткән, сүзләренең мәгънәсен аңлап алган да елмаеп җибәргән һәм өенә кайтып киткән. Әле һаман да авызы ерык хәлдә йөри, имеш.
НАМУС КҮТӘРӘ АЛГАНЧА Хикәят
Казый Яхъяны мәхәллә халкы аптырата: — Менә син Аллаһыны гадел дип әйтәсең. Ни өчен соң, шушы кадәр гадел булгач, берәүләрнең тормышы янган учак эчендәге газап кебек, икенчеләрнеке гөлләр бакчасындагы күбәләкләрнекедәй хәсрәтсез?— дигәннәр. Казый Яхъя исә: — Аллаһының гаделлеге шунда,— дип җавап биргән.— Ул һәркемгә намусы күтәрә алган хәтле генә бирә! — Газап белән намус арасында нинди бәйләнеш булсын?— дип, халык шаулаша башлаган. Шунда Казый Яхъя: — Ярлылар байлыкның нинди олы газап икәнлеген белсә, байлар ярлылык газабын аңласа, Аллаһыга гадел булуы кирәк тә булмас иде,— дигән.
ДИН УЛ ГАДӘТ КЕНӘ Хикәят
Мөэминнәр бәхәс кылалар: — Мәгәр дөнья йөзендәге һәммә диннәр дә Аллаһының берлеген һәм барлыгын таныса, алар мөселманмы?— дип. — Әлбәттә мөселман,— ди Казый Яхъя,— әмма Аллаһыга шәрик кушу белән иманнары төзек түгелдер, шуңа күрә җаннары да авыру. — Без аларның җаннарын савыктыра алабызмы? Чарасы нәрсә?— дигәннәр мөэминнәр. — Әлбәттә һәр авыруның дәвасы булмый калмый,— дигән Казый Яхъя,— әмма алар Аллаһыга шәрик кушып гадәтләнгәннәр. Барыгыз да беләсез, чөнки ул сезнең сүзегез: “Чир — китә, гадәт — кала!” Авыру узса да гадәте кала. — Әйе,— дигәннәр мөэминнәр,— чыннан да шулай: чир — китә, гадәт — кала! Дин ул гадәт кенә!
БҮЛМӘЛӘР СЕРЕ Хикәят
— Адәм җанында өч бүлмә бар,— дигән Казый Яхъя.— Аның берсендә нур торыр, икенчесендә — караңгылык. Алар икесе дә бер-берсенә һичкайчан кушылмаслар һәм бер-берсеннән аерылмаслар. Караңгылыкның хикмәте гыйлемне сеңдерүдәдер, нурның хикмәте йөз аклыгында булыр. Әдәпсез кешеләрнең нур сарайлары җимеректер. — Ә өченчесе нәрсә?— дип сораганнар сүзнең озынын яратмаучы кешеләр. — Анысы,— дигән Казый Яхъя,— бушлыктыр. Ул нурдан да, караңгылыктан да мәхрүм. Анда мәхәббәт сандугачы да оя корырга мөмкин, нәфрәт ябалагы да кереп утыра ала. Әмма аны Аллаһы тәгалә үзе өчен махсус бар кылган. Аны иманың бүлмәсе итүдән дә яхшысы юк!
СҮЗ ҺӘМ ГАМӘЛ Хикәят
— Иманның нигезе ни өчен сүздә дип әйтәсез, хәзрәт? Сүз бит ул әйтелә дә бетә. Гамәлдә дияргә кирәк иде!— дигәннәр Казый Яхъяга халыкның акыллылары. — Һәм дөрес,— дигән ул да.— Әмма адәм баласының хикмәте теленә чыга, сүзе нинди — күңеле дә шундый. Җаны адашучылар — сүздә дә туры булалар. Кеше дөнья йөзендәге һәммә җан ияләреннән сүз сөйләшә белүе белән аерыла. Һәммә зиһене барның күңелендә сурәт туа, әмма ул аны сүзгә әйләндерә алмый. Ә адәм моңарга бик тә маһир, шуның белән хәтта үзара да аерылып торалар. Ә гамәл исә иманның рәвеше ул! Ягъни сурәте гамәлдә күренер.
ҖЫР ЧЫГАНАГЫ Хикәят
Сандугачлы бакча табып, бер кеше үз җанын бик тә озак хушландырган. Дөньялыкның ямен тоя башлаган. Шунда, сандугачны күреп: — Бу кадәр моң рәхәтлеген син кайдан аласың?— дип сораган. — Күңел түремнән алам!— дигән сандугач. — Чыннан да шулай булса,— дигән адәм, зарланып,— минем дә күңелем бар бит, буй-сыныма караганда, синекеннән күпкә зур күренә, әмма мондый җырлар чыгара алганым юк. — И адәм,— дигән сандугач,— җыр бит күңелнең зурлыгына-кечкенәлегенә бәйле түгел. Күңел үзе кечкенә генә булса да, аңа менә бу, аңардан никадәр зуррак һәм олырак дөнья да сыеп бетә ала. Җыр исә күңел кылларының нечкәлегенә бәйле, шулай түгелме?
МЕҢ САВАПЛЫ ГАМӘЛ Хикәят
Адәм бер чишмә янына килеп туктаган. Шундый да челтерәп, суларын йөгертеп ага икән бу, дымыннан хуш исләр күтәрелеп тора. Адәм түзмәгән, суны учларына алып эчкән. Җаны хушланган. Аннары әйткән: — И чишмә, рәхмәт сиңа, мине сугардың!— дигән. Шунда чишмә телгә килгән: — Сез, кешеләр,— дигән ул,— бер коры рәхмәт белән генә котыласыз. Югыйсә мин сезгә ничә хезмәтне берьюлы күрсәттем: хуш исем белән борыннарыгызны сафландырдым, челтерик җырлы тавышым белән колакларыгызны, күркәмлегем белән күзләрегезне, суым белән зиһенегезне! Ә сез үзегез, бер гамәл башкарып, аңардан тау кадәрле файда өмет итәсез!
АНА БЕЛӘН БАЛА Хикәят
Уен уйнап йөргән баланы өйләренә әнкәсе чакыра. Малай: — Әни, хәзер кайтам!— дип вәгъдә итә, “бераз гына, бераз гына уйныйм да” дия-дия тагын онытылып китә. Әнисе кабат чакыра. Малай: — Хәзер кайтам!— ди. Әмма тагын оныта. Әнкәсе кабат аны чакыра чыга. Улы: — Хәзер-хәзер!— ди. Шулай көн үтеп китә. Кичен улы, караңгы төшкәч кенә, өенә кайта. Ашарга сорый. Аның алдына әнкәсе салкын бәрәңге боламыгы китереп куя. Улы җылытып бирүне сорый. Әнкәсе: — Чакыргач та кайтсаң, җылы була иде,— ди.— Моннан ары соңга калып йөрмәссең! Ә малай киреләнә: — Ярар әни,— ди,— моңардан соң инде кайтып та тормамын! — И улым,— дигән шунда аптырашлы әнкәсе,— рәхмәт яугыры, бигрәкләр дә акыллы икәнсең!
КӨЛКЕ КАПЧЫГЫ Хикәят
Бер кеше, төнлә кайтышлый, урман аша үтәргә мәҗбүр булган. Айлы, тыныч, җәйнең рәхәт вакыты бу. Каршысына Шүрәле килеп чыккан һәм: — Әйдә кети-кети уйныйбыз!— ди икән, бармакларын шалтыр-шолтыр китереп. — Әйдә,— дип әйтә икән бу кеше, куркып калуын сиздермәскә теләп.— Әле генә бер Шүрәле белән кытыклашкан идем. — Ничек?— дигән Шүрәле, аптырап,— нәрсә булды соң аның белән? — Белмим, әллә көлә калды, әллә елый. Төгәл генә әйтә алмыйм. Әмма көлке капчыгымны өйдә онытып йөрүемә ачуланды,— дип, ул кеше, бер дә каршылык күрмичә, үз юлы белән китеп барган.
ИКЕ “САРЫК” Хикәят
Адәмдә сәер гадәтләр булучан. Шуларның берсе — җырлау, имеш. Шулай бер агай атлы арбада урман аша бара икән, курыкмау өчен җыр сузып җибәрә. Ул да түгел, арбасына, нәкъ аның янына Шүрәле сикереп менеп утыра. Агайның өрәге кача. Шым була. Шүрәле: — Нигә җырыңны туктаттың?— дип сорый. Агай эндәшми. Шүрәле: — Әйдә, җырла инде!— дип юмалап карый. Әмма агай һаман да телсез. — И-и, мин сине адәмгә санаган идем,— ди Шүрәле, хәйран итеп,— әмма син дә минем кебек сарык кына икәнсең! Һәм арбадан төшеп кала. Шунда гына, адәмнең коты кайтып: — Мин сине Шүрәле дип уйлаган идем, дөрес әйтәсең, урман сарыгы гына икәнсең,— ди дә атын чыбыркылап йөгертә башлый.
ГАЛИМНӘР МӘҖЛЕСЕНДӘ Хикәят
Галимнәр мәҗлесе наданнар өчен газап урыны, имеш. Шулай бер ишәкне галимнәр мәҗлесенә чакырганнар. Сыйланып кайтам әле диярәк, бу анда барырга була. Мәҗлес башланып китә. Галимнәр әле берсе, әле икенчесе сөйлиләр дә сөйлиләр. Ишәк тә тыңлап утыра, боларның сүз мәгънәсенә генә төшенә алмый. Аптырагач: — Сүз күп булды инде, саламны кайчан китерәләр?— дип сорый. — Нишләр идегез салам белән?— дип, соравына сорау кайтаралар. — Ашар идем дә ятып йоклар идем,— дип, ишәк ихластан сузылып һәм киерелеп куя.
ИТАГАТЬ СӘБӘПЧЕСЕ Хикәят
Казый Яхъяга мөэминнәр әйткәннәр: — Аллаһы тәгалә безгә байлыкны намусыбыз күтәрә алган кадәр бирә, дидегез, күп итеп бирсә, күбен дә, бик күп итеп бирсә, аларын да күтәрә алыр идек әле!— дигәннәр. Чөнки мөэминлекнең сәбәбе — киләчәктә аларга Аллаһы тәгаләнең чиксез байлыклар бирүе, намусларын шушыңа әзерләтүе, имеш. Бу сораулыларны тыңлап торганнан соң, Казый Яхъя аптырап калган һәм, бераздан: — Сезнең бу рәвешле намусыгыз түгел, нәфсегез сөйли,— дип җавап биргән. Мөэминнәр ризасыз калганнар. Әмма араларыннан берсе: — Нәфсебездән намусыбызның аермасы нәрсәдә соң?— дип сорагач: — Аермалары шунда,— дигән Казый Яхъя,— нәфсе һәммә нәрсәгә кодрәтем җитә дип лаф орыр, намус исә итагать чикләреннән чыга алмас!
БӘХЕТЛЕ БУЛЫЙМ ДИСӘҢ Хикәят
Бер дус икенчесеннән бәхет сорап торырга булган. Тегесе аның гозерен тыңлап бетергән дә: — Нишләр идең аның белән?— дип аптырап калган. — Бәхетегезне биреп торсагызмы, нишләргә икәнлеген белер идем, анысы,— дигән бусы.— Иң әүвәл йортымның түбәсен төзәттерер идем, аннары яңа капка эшләттерер идем, аннары... Күп инде, озаккарак биреп торсагыз иде! — Ярар,— дигән дусты,— биреп торырмын. Әмма минем, иң әүвәл, киңәшем бар. Шуны тотарсың! — Әлбәттә тотармын,— дигән бусы.— Нинди киңәш ул? — Һәммә кешедән иртәрәк торып, ике кулыңны да һәр көнне эшкә җигәрсең! Әйе дисәң, бәхетемне сиңа ышанып биреп торырмын! Юк исә, гафу ит, минем бәхеттән сиңа файда булмас! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|