Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






ЯСАЛ­МА КЕ­ШЕ­ЛӘР, ЯКИ 1 страница




ХИ­КӘ­ЯТ БАК­ЧА­СЫ ҖИ­МЕШ­ЛӘ­РЕ

(Хикәятләр)

ХИ­КӘ­ЯТ, ЯИ­СӘ

КАЙ­БЕР ХА­ЛЫК­ТА АНЫ “П­РИТ­ЧА” ДА ДИ­ЛӘР

Сүз ба­шы

Хи­кә­ят ди­гән­дә, хә­зер­ге гый­ба­рә бу­ен­ча аны анек­дот дип атар­га бу­лыр иде бәл­ки. Без анек­дот­лар­ның кыс­ка һәм гыйб­рәт­ле көл­ке­ле сөй­ләм әсәр­лә­ре икән­ле­ген бе­лә­без. Әм­ма бо­рын­гы һәм ур­та га­сыр­лар Шә­рык әдә­би­ят­ла­рын­да, та­тар әдә­би­я­тын­да­гы ке­бек үк, алар хәт­та ро­ман киң­лек­лә­рен дә ал­ган­нар. Мон­да һич­бер мог­җи­за һәм кар­шы­лык күренми. Анек­дот­ның зур­лык­ка һәм киң­лек­кә ха­кы юк­мы­ни? Әм­ма хи­кә­ятнең асылы анек­дот­ча “кис­терүдә” тү­гел, аның соң­гы җөм­лә­лә­ре кис­кен­лек­не шо­мар­тып куя.

Без­нең ха­лык­та әки­ят дип атал­ган әсәр­ләр шу­лай ук, асыл­ла­ры бе­лән әл­бәт­тә, хи­кә­ят­кә ба­рып то­та­ша­лар. “Хи­кә­ят” сү­зе­нең ха­лык­ча әй­те­ле­ше “ә­ки­ят” икән­ле­ген, га­лим­нә­ре­без ге­нә тү­гел, уку­чы­ла­ры­быз да ях­шы бе­лә. Әмма, гасырлар үтү белән, алар бер-берсеннән аерымланганнар. Хик­мә­те шун­да ки, кү­ләм­ле хи­кә­ят­ләр дә күпмедер яктан әки­ят ру­хын­да ко­ры­ла­лар. Ә ме­нә төр­ки гый­ба­рә­се илә “ә­ки­ят” сү­зе ни­чек бул­ды икән? Ва­кый­га? Хә­бәр? Бә­ян? Кыйс­са? Дас­тан? Юк, диярсез. Әйе, бо­лар бар­ысы да без­гә га­рәп­тән кер­гән сүз­ләр. “Ә­ки­ят” гый­ба­рә­сен алыш­ты­ра ал­мый­лар.

Хә­ер, хә­зер­гә бу со­ра­вы­быз ачык кал­сын әле. Сүз ба­шы­быз хи­кә­ят ту­рын­да бит!

Ә­дә­би­ят­ның хик­мә­те — мәгъ­нә­дә, әм­ма да лә­кин күп­ләр әдәп­тә дип бел­дер­мәк­че­ләр. Шу­ны­сы мәгъ­лүм, мәгъ­нә бул­ма­ган җир­дә әдәп­нең бар­лы­гы­на кай­сы­быз дәгъ­ва кыла ала? Әдәп ул шул ук нәрсә, мәгъ­нә­нең җи­ме­ше. Мәгъ­нә­дән ко­ры ка­лын­ган әдәп­не эти­кет, ди­ләр. Ки­бет­кә са­ты­лыр­га чы­га­рыл­ган ки­ем-са­лым­га, чүп­рәк-чап­ракка та­гыл­ган “э­ти­кет­ка” сү­зе бе­лән һәм, го­му­мән, асы­лы бе­лән та­мыр­даш алар. Бәс, шу­лай бул­гач, эти­кет әле ул әдәп ди­гән сүз тү­гел, аңа әдәп мәр­тә­бәсе­нә ире­шү өчен мәгъ­нә җәү­һә­ре­нең ка­быр­чы­гы хә­ле­нә ке­рүе ки­рәк. Әдәбиятның да асылы мәгънәдән гыйбарәт.

Мәгъ­нә! Си­нең нин­ди­ле­гең, нәр­сә бу­лу­ың, кай­лар­да яше­ре­неп яту­ың ке­ше­лек өчен сер тү­гел, әм­ма си­не кү­ңел­нең ти­рән ко­е­сы төп­лә­рен­нән бик аз­лар гы­на эз­ләп та­бып, мәйдан­га чы­га­ра ала. Ай да, ко­яш та, бо­лай ка­рап то­ру­га, уч тө­бе­нә сы­еп бе­тәр­ләр сы­ман. Ә дө­нья­лык­ны як­тыр­тып то­ра­лар. Язу­чы әфән­де­ләр­бе­з дә шу­лай, бер­лә­ре — ко­яш, икен­че­лә­ре — шул ко­яш­тан нур ал­ган ай хә­лен­дә­ләр. Ко­яш бу­ла­мын ди­сә­гез, яшә­гән за­ма­на­гыз көн ва­кы­ты­на ту­ры кил­сен, төн­лә ко­яш чык­са, ул кур­кы­ныч­ булыр, ап­ты­рау, хәй­ран итү ки­те­рер иде.

Хи­кә­ят... Мин аны әү­вә­ле Авро­па әдә­би­ят­ла­ры­на хас прит­ча жан­ры бе­лән бу­таш­тыр­га­лый идем. Мәсь­ә­лә­дә ти­рән­рәк ка­зы­на баш­ла­гач, прит­ча­лар­ның та­рих бе­лән бәй­ләне­ше бар­лы­гын ачык­ла­дым. Алар ри­ва­ять сы­ман­рак. Бу ми­ңа кы­зык­лы бу­лып то­ел­ды. Прит­ча­лар тел­дән сөй­лә­не­лә тор­ган та­рих­ча­лар бу­лып, алар “шу­лай итеп” ди­гән сүз­ләр бе­лән, ягъ­ни, ис­ке те­ле­без­чә, “әл-кыйс­са” ди­я­рәк баш­ла­нып ки­тә­ләр икән. “Әл-кыйс­са” дип баш­лан­ган­га, бо­рын­гы­лар без­дә прит­ча­лар­ны “кыйс­са” дип ата­ган­нар ди­гән фи­кер­гә кил­дем. Ри­ва­ять тө­шен­чә­се исә хә­тер­дән ки­теп тор­ды.

Хәер, безнең татар сүзлекләре притчаны гыйбрәтле хикәя, мәсәл буларак тәрҗемә итәләр. Әмма...

П­рит­ча ди­гән жанр­ның исе­мен хә­зер­ге те­ле­без­дә “та­рих­ча” дип ата­сак, яң­гы­раш­ла­ры да якын бу­лачак, шуңардан чыгып, шул мәгъ­нә­сен­дә асы­лы җи­се­ме­нә хи­лаф ит­мә­гән­ле­ген дә тө­шен­дем. Ә ри­ва­ять тө­шен­чә­се һа­ман да хә­тер­дән чит­тә ка­ла бир­де.

Та­рих­ча­лар, хи­кәят бу­ла ал­са­лар да, хи­кә­ят жан­ры­на ка­ра­мас­ка ти­еш­ләр. Алар­ның үз ва­зи­фа­ла­ры бар, ди­дем, үз ал­ды­ма бел­дек­ле бу­лып.

Шу­лай итеп, ми­нем фи­ке­рем­чә, хи­кә­ят һәм та­рих­ча-прит­ча­лар ике­се ике төр­ле жанр­ бу­лып чык­ты­лар.

Ә ри­ва­ять ха­кын­да исе­мә дә ал­ма­вым аны тәмам әки­ят бу­ла­рак кү­зал­лау­га бәй­ле бул­ган­дыр бәл­ки?

Хи­кә­ят жан­рына мөнәсәбәтле кы­зык­лар та­гын да бар икән. Кай­бе­рәү­ләр хи­кә­ят бе­лән Авро­па әдә­би­ят­ла­ры­на хас но­вел­ла­лар­ны тәң­гәл ку­я­лар. Мин дә әү­вә­ле бу фи­кер­гә ыша­ныр­га бул­дым. Нин­ди ге­нә яңа сүз, яңа­лык ишет­сәм дә, та­тар га­дә­тен­чә мәш ки­леп, ми­ңа: “Юк!”— дип әй­тер­гә Хо­дай на­сый­бын­нан, ни га­лә­мәт­тер, өлеш ти­мә­гән икән.

Но­вел­ла — хи­кә­ят! Бу па­рал­лель­не та­ну рә­хәт­лек би­рә иде. Ул хак­та сүз чы­га кал­са, аб­за­гыз “ә­йе”, “шу­лай” сүз­лә­рен эш­кә җи­гәр­гә ат­лы­гып тор­ды. Әм­ма һәр ял­ган ир­тә­ме-соң­мы ачы­ла, имеш. Ин­де мин дә но­вел­ла бе­лән хи­кә­ят­не тәң­гәл ку­еп бе­те­рә ал­мыйм, чөн­ки но­вел­ла ди­гән­нә­ре та­тар­да­гы хи­кәя икән бит, әм­ма хи­кә­ят тү­гел! Ә язу­чы­лар ара­сын­да ка­ләм­гә шун­дый да ос­та­ла­ры бар, алар но­вел­ла-хи­кә­я­лә­рен нәкъ ме­нә хи­кә­ят­кә якын дә­рә­җә­дә итеп яза бе­лә­ләр ки, ирек­сез­дә: “Бу бит бер ди­гән хи­кә­ят!”— дип дау куп­та­рыр­га мөм­кин­сең. Тик, ни хик­мәт, ул ба­ры шул ук но­вел­ла-хи­кәя ге­нә икән, хи­кә­ят тү­гел.

Ә­дә­би жанр­лар го­му­мән дә бер-бер­се­нә тар­тым алар. Кай­да хи­кә­я­нең чик­лә­ре бе­теп, хәт­та по­весть­ның баш­ла­нып ки­тү­ен бил­ге­ләү дә кы­ен­лык­лар ту­ды­ра. Ә мин, мә­сә­лән, по­весть­ны озын хи­кәя дип атау­чы­лар­дан кө­леп йө­рү­че­ләр­ исемлегеннән бу­ла­мын. Югый­сә, әле кай­чан гы­на по­весть­ны үзем дә “о­зын хи­кә­я” дип бе­лә идем. Ә хә­зер, по­весть ул ге­рой­ны “ә”­сен­нән “җә”­се­нә ка­дәр сөй­ләү­че, — мә­сә­лән, ту­мыш­тан үле­ме­нә ка­дәр дә бу­лыр­га мөм­кин,— ма­тур бер әдә­би жанр дип атыйм. Ди­мәк, бу­сы да хи­кә­ят тү­гел.

Нәр­сә соң ул хи­к­әят? Аның та­би­га­тен бел­ми-тө­шен­ми то­рып, ме­нә бу “хи­кә­ят” дип әй­теп бу­ла­мы соң? Адәм кө­ләр!

Шулай да хи­кә­ят­ме?.. Аны чәч­мә әсәр дип ата­сак, Ка­зан хан­лы­гы чо­ры ша­гый­ре Мө­хәм­мәдь­яр би­не Мәх­мүд­нең шигъ­ри хи­кә­ят­лә­рен кая ку­яр­га?

Хик­мәт әсәр­нең тез­мә яки чәч­мә бу­лу­ын­да тү­гел, бәл­ки ха­лык­ның ко­ла­гы­на ба­рып ире­шеп, кү­ңе­лен һәм зи­һе­нен нур­лан­ды­ру­ын­да, билгеле!

Без кү­бе­без әдә­би­ят­ны “буш яз­ма­лар” дип уй­лап га­дәт­лән­гән­без. Имеш, ул буш ва­кыт­ны та­гын да буш­лык бе­лән ту­ты­ру өчен ге­нә язы­ла. Бу бәл­ки мах­сус, үр­тәү һәм үр­тә­лү өчен ге­нә шу­лай әй­те­лә тор­ган­дыр? Хә­ер, әдә­би әсәр­ләр­нең буш­ла­ры да бар, элек­ләр­не дә бул­ган­нар, ки­лә­чәк­тә дә ан­дый­лар­ны яз­мас­лар ди­яр­гә урын юк. Шу­лай да чын әдә­би­ят буш бу­ла ал­мый. Хы­ял бе­лән ге­нә ту­ды­рыл­ган оч­рак­та да аңа ни­ка­дәр өмет, ни­ка­дәр бе­лем, ни­ка­дәр хик­мәт са­лы­на.

Хи­кә­ят!.. Ан­да көл­ке бу­лыр­га ти­еш, ди­ләр, ягъ­ни ул көл­де­рер­гә, адәм ба­ла­сы­ күңелендә та­ма­ша хисен той­ды­руга корылган бу­лып чы­га. Мин кар­шы тү­гел, көл­дер­сен. Әм­ма көл­де­реп ке­нә ка­лу бер нәр­сә дә тү­гел­ле­ген ях­шы белегез. Әгәр дә җан­нар­ны саф­лан­ды­рыр ку­ә­те юк икән, ул кө­лү­ләр­дән ни фай­да? Баш­ка­лар­ны мыс­кыл­лау без­гә ләз­зәт ки­те­рә, бил­ге­ле. Ә син үзең мыс­кыл­ла­нып ка­ра. Җа­ның өшен­сен. Өшесен һәм эс­се­лән­сен! Мо­ның өчен көл­ке­дә зи­рәк­лек, акыл бу­лыр­га ти­еш!

Мин­нән әдә­би уңыш­ла­рым­ның се­рен со­рый­лар. Кай­бе­рәү­ләр әй­тә, ди­ни те­ма­лар­га язу­дан гы­на ке­ше бул­ды ул, ди­ләр. Бә­хәс­лә­шеп тор­мыйм. Ди­ни те­ма­лар­га язу­ым хак. Бик дө­рес. Мон­дый бе­лем­нә­ре уку­чы­ла­рым­да бар икән, бик ях­шы, рәх­мәт алар­га. Әм­ма бер җит­ди уку­чым ми­ңа бик ях­шы итеп әйт­те: “Әсәр­лә­ре­гез әсәр­лән­де­рә!”— ди­де. Ә югый­сә алар­ны “җан­га мун­ча” бу­ла­рак ка­раң­гы төн­нәр­дән үк “яга-яза” кил­дем. Җан­нар­ны саф­лан­ды­ру кө­че­нә ия тү­гел икән, әдә­би әсәр­нең по­ты бер ти­ен. Җан чис­тар­сын, җә­мә­гать, җан! Ул “изм”­нар­да (мо­дер­низм, ро­ман­тизм, пост­мо­дер­низм һәм баш­ка­ла­ры­ның “изм”­на­ры күз­дә то­ты­ла) гы­на­мы­ни хик­мәт. Яңа­ча язу бу­лыр­га ти­еш. Ка­бат­ла­ну ул ал­га ба­ру тү­гел. Әм­ма “җан­га мун­ча­сыз” “изм”­нар бе­лән бер­көн­лек әдә­би­ят кы­на яши ала.

А­дәм ба­ла­сы мун­ча кер­гә­нен­дә үзен бер эс­се­гә, бер сал­кын­ча­га хушландырып га­зап­лый, тә­нен кайнар ләү­кә­дә се­бер­ке бе­лән кый­ный, шу­лай чис­та­ры­на, са­бын кү­бе­ге­нә ба­тып, мун­ча­ла бе­лән ыш­кы­на, ко­е­на. Шу­шы тән мун­ча­сын­нан соң ул җи­ңе­лә­еп, рә­хәт­лә­неп ка­ла. Әдә­би әсәр­нең дә ку­ә­те шу­шын­дый. Әм­ма ул “җан­га мун­ча”. Хә­ер, ке­ше­лек­кә бу әл­лә кай­чан­нан бил­ге­ле. Бо­рын­гы фәл­сә­фә­че­ләр ул хак­та аз­мы ка­ләм тиб­рә­теп, адәм ба­ла­ла­ры­ның гый­лем­нә­рен тер­кәп кал­дыр­ган­нар?

Кай­бе­рәү­ләр әй­тер­ләр, имеш, алар шун­дый та­лант ия­лә­ре ки, күк­ләр­гә ме­неп, Ал­ла­һы­ның сү­зен ише­теп, фә­реш­тә­ләр­нең пы­шыл­дау­ла­рын тың­лаш­тыр­га­лап яза­лар. Ышан­ма­гыз, алар яки ал­дый­лар, яи­сә са­таш­кан бу­лыр­лар. Ал­ла­һы­ны эз­ләр өчен әл­лә кай­сы күк­ләр­гә ме­нү ки­рәк тә тү­гел. Ул си­нең бар­лы­гың­нан бир­ле кү­ңел тү­рең­дә тә­хет ко­рып, шул са­ра­ең­ны нур­лан­ды­рып уты­ра. Күк­ләр­гә ме­неп йөр­мә, үз күңелеңә үт һәм Аның бе­лән рә­хәт­лә­неп фи­кер­ләш.

Әм­ма, асыл­да, әдә­би әсәр­дә­ге мәгъ­нә­не бер эн­җе бөр­те­ге дип күз ал­ды­на ки­тер­сәк, аны кү­ңел диң­ге­зе­нең тө­бе­нә чу­мып, шун­нан та­бып, ка­быр­чы­гын ачып, юга­ры чы­га­рыр­га ки­рәк. Шу­ны­сы да бар, ул кү­ңел диң­ге­зе иләм­сез зур да, ку­әт­ле дә, ти­рән дә бу­лыр­га ти­еш. Сай су­да эн­җе бөр­тек­лә­ре бу­ла алыр­мы? Хә­ер, ал­маз һәм ал­тын юу­чы­лар ки­ре­сен әй­тер­ләр. Сай су­лы ел­га­лар чит­тән, ком бе­лән бер­гә юып, та­шы­ган ва­кыт­ла­рын­да алар­ны алып ки­лә­ләр. Ә ме­нә эн­җе­ләр исә чит­тән юы­лып тү­гел, диң­гез­нең үзен­дә, үз тө­бен­дә, ту­зан бөр­те­ге ка­дәр­ле­дән алып зат сый­фат­ла­ры­на­ча үсә­ләр.

Хи­кә­ят! Әгәр дә син шу­шы эн­җе бөр­те­ге тү­гел икән­сең, ка­де­рең дә бул­мас. Тор­мыш­ка күз сал, язу­чы әфән­де, тор­мыш­ка! Адәм ба­ла­ла­ры кү­ңел эн­җе­лә­рен яшә­еш мәй­да­ны­на чә­чеп йөр­ми­ләр­ме­ни?

02.12.05.

Хи­кә­ят­ләр­нең шун­дый хик­мә­те бар, мә­гәр кай­сы­ла­ры кү­ңе­ле­гез­гә оша­ма­са, ап­ты­ра­ма­гыз, икен­че ва­кыт укып ка­ра­гыз һәм мо­ңар­чы тө­ше­нел­мә­гән сер­ләргә тап бу­лыр­сыз!

12.04.06.

 

ТОР­МЫ­ШЫМ ХӘЛ­ЛӘ­РЕН­НӘН

Хи­кә­ят

Мин үзем­не мес­кен дип бе­лә идем, әм­ма та­ныш­ла­рым:

— Га­мәл­лә­рең — из­ге, син — бө­ек!— ди­де­ләр.

Көл­дем ге­нә. Һа­ман да үзем­нең мес­кен­ле­гем­нән гарь­лә­неп йө­ри бир­дем. Әм­ма ми­ңа хәт­та яңа та­ныш­ла­рым:

— Син нин­ди бө­ек ке­ше икән­сең, бел­ми ге­нә йөр­гән­без!— ди­де­ләр.

Көл­дем ге­нә. Һи, үзем­нең мес­кен икә­нем­не бел­мим­ме? Яшә­е­ше­мә ка­ра­гыз!

Әм­ма ба­ры­бер дә ке­ше­ләр:

— Ме­нә ул нин­ди бө­ек!— ди­де­ләр.

Шун­нан соң гы­на мин ул гый­ба­рә­нең мыс­кыл­лау сү­зе икән­ле­ген аң­ла­дым.

09.11.05.

 

 

БА­ТЫР­ЛЫК ГА­ЛӘ­МӘ­ТЕ

Хи­кә­ят

 

Йорт кош­ла­ры җы­ел­ган ишек ал­дын­да бер Каз мак­та­на икән:

— Ә сез бе­лә­сез­ме мин кем? Бе­лә­сез­ме мин нин­ди ба­тыр? Бе­лә­сез­ме, ми­нем бо­рын­гы ба­ба­ла­рым Рим шә­һә­рен дош­ман­нар­ның мә­кер­ле яу­лап алу­ын­нан кот­ка­рып кал­ган­нар!..

Бө­тен кош-корт, ис­лә­ре ки­теп, аны тың­лап то­ра­лар, узып ба­ру­чы Со­ры Мә­че дә хәй­ран итеп тук­та­лып кал­ган. Шун­да йорт­тан ку­лы­на үт­кен пы­чак тот­кан ху­җа чык­кан да, Каз­ны, му­е­нын­нан то­тып алып, су­гым­га алып кит­кән. Та­ма­ша­дан гыйб­рәт ал­ган те­ге Со­ры Мә­че әйт­кән ди:

— Рим­ны кот­ка­ру­ың­нан ни фай­да, үзең­не бә­ла­дән йо­лып ка­ла ал­ма­гач?

30.10.05.

ГА­ЛИМ ИШӘК БУ­ЛА­МЫ?

Хи­кә­ят

 

Го­мер бу­е­на үзен ах­мак дип кө­лү­лә­рен­нән гарь­лән­гән ишәк гый­лем өй­рә­нер­гә бул­ган. Бил­ге­ле, ты­рыш­кан — ка­дак как­кан, ди­ләр­ме? Ишәк тә бик күп төр­ле фән­нәр­гә то­ты­нып ка­ра­ган, бик күп ки­тап укы­ган, хәт­та бо­ры­ны өс­те­нә күз­лек тә утырт­кан. Һәм ме­нә, аны га­лим дип бе­леп, ке­ше­ләр аңа ба­ла­ла­рын укы­тыр­га ки­те­рә баш­ла­ган­нар.

Бер ел уз­ган. Ата­ла­ры ба­ла­ла­рын­нан со­рый­лар икән:

— Бу ел­да нин­ди гый­лем өй­рән­де­гез?— дип.

— И-а, и-а!— ди­ләр болар җа­вап­ла­рын­да.

Ул бик зур һәм га­лә­мәт гый­лем­дер ин­де дип, ба­ла­ла­рын икен­че ел­да да ишәк­кә укыр­га бир­гән­нәр. Ел уз­ган. Та­гын со­рый­лар икән:

— Нин­ди гый­лем өй­рән­де­гез, ин­де икен­че ел укы­ды­гыз?

— И-а, и-а!— ди­ләр ба­ла­ла­ры.

А­та­ла­ры ап­ты­рый­лар: бу нин­ди олуг гый­лем икән, икен­че ел рәт­тән өй­рән­гән­нәр дип.

Ө­чен­че ел­да да ба­ла­ла­рын ишәк­кә укыр­га бир­гән­нәр. Бу ел­да ба­ла­ла­ры, өй­лә­ре­нә кайт­кач та:

— И-а, и-а!— дип уты­ра­лар икән.

Шун­да гы­на ата­ла­ры аң­лап ал­ган­нар: ишәк бу­лу өчен өч ел укып йө­рү­нең ки­рә­ге юк тү­гел­ме?

 

ҖӘН­НӘТ­ЛЕ ДӘ ТӘ­МУГ­ЛЫ

Хи­кә­ят

 

Бер ха­тын­ның ире бик тә ямь­сез икән, җит­мә­сә үзен хәт­дин ар­тык сөя, ди.

На­маз укый­лар. Ул ха­тын ире­нең Ал­лаһ­тан ялы­нып до­га укы­га­нын ише­тә: “И Хо­да­ем, ми­не җән­нәт­ле ит­сәң иде!”

Шун­нан ха­тын үзе дә до­га кы­лыр­га бу­ла: “И Хо­да­ем, Син бар­сын да бе­леп то­ру­чы­сың, тә­му­гы­ңа гы­на керт­сәң дә ярый, ба­ры тик ул дөнь­я­да да шу­шы хә­шә­рәт ирем авы­зы­на кал­дыр­ма!”— дип.

Әм­ма ха­лык усал тел­ле, ире­нә иреш­те­рә­ләр. Шун­да ире:

— Ал­ла­га шө­кер, до­гам ка­бул бул­ган икән,— ди.— Ул дөнь­я­да да карт ха­тын ко­чак­лап ят­ма­м­мы дип гел шик­лә­нә идем!

 

 

ТЕШ­ЛӘК МАК­ТАН­ЧЫК ЭТ БӘ­ЛА­СЕ

Хи­кә­ят

 

Бер Үгез, кө­не буе эш­ләп, тә­мам арып-та­лып, аб­за­ры­на кай­тып ба­ра икән, урам­да ау­нау­дан ар­ты­гын бел­мә­гән мак­тан­чык теш­ләк Эт аның арт сый­ра­гы­на ки­леп ябыш­кан. Үгез ин­де, би­ча­ра, авыр­ту­ы­на тү­зе­ме бе­теп, аны ти­беп очыр­ган, Этнең теш­лә­ре бер як­ка си­бел­гән­нәр, үзе икен­че як­ка ба­рып төш­кән. Шу­лай ята икән, ип­тәш­лә­ре ки­леп чык­кан­нар һәм:

— Ниш­ли­сең бо­лай?— дип со­рый­лар икән.

— Ятам әле,— дип сөй­лә­нә алар­га җа­ва­бын­да бу хәч­те­рүш.— Ху­җам үгез сый­ра­гы бе­лән сый­ла­ган иде, тә­мен­нән теш­лә­рем­не дә йот­кан­мын, кор­са­гым­ны да шарт­ла­та яз­ган­мын. Кү­тә­ре­лер­лек тә хәлем кал­ма­ган.

 

 

НИ­ГӘ КЕЧ­КЕ­НӘ­ЛӘР ИКӘН

Хи­кә­ят

 

Са­ния әби үзе­нә, кыйм­мәт­ле дип тор­ма­ды, бар ак­ча­сын ди­яр­лек са­рыф итеп, ях­шы күн­нән кыш­кы чи­тек­ләр ал­ды. Мо­ңа кү­ңе­ле сө­ен­де. Урам­нан бер ки­еп узуы да җа­ны­на рә­хәт би­рә­чәк иде. Әм­ма ак­ча­сы чы­гу хәс­рә­тен­дә бу­лу­дан­мы, чи­тек­ләр­не ал­ган­да бе­раз кы­сан­рак икән­ле­ге­нә игъ­ти­бар ит­ми кал­ган.

Күр­ше­се урыс На­дя, аңарга юлы­гып, сөй­лә­шеп кай­та­лар икән, Са­ния әби тук­та­лып кал­ган.

— Ни бул­ды?— дип бор­чы­ла икән те­ге­се.

— Ме­нә, кы­зым Ал­су яңа кыш­кы чи­тек­ләр бү­ләк итеп алып кайт­кан иде. Шу­лар­ны ки­еп чык­тым. Әл­лә кы­са­лар ин­де?— дип җа­вап бир­гән Са­ния әби, кы­зын ях­шы­га чы­га­рып.

— Яңа­лар­дыр,— ди­гән урыс На­дя әби.— Кия тор­гач, ки­ңә­еп-зу­ра­еп ки­тә­ләр алар.

Юл­ла­рын ба­ла­ла­ры­на ку­а­на-ку­а­на мак­та­нып дә­вам ит­кән­нәр.

Шу­лай Са­ния әби ни­чә көн­нәр кыш­кы яңа чи­тек­ләр­не ки­еп йөр­сә дә, зу­рай­ма­ган­нар, һа­ман кы­сан­ла­на баш­ла­ган ке­бек­ләр икән. Бер­ва­кыт, өе­нә кайт­кач, ул алар­ны сал­ган да, то­тып ка­рый-ка­рый, үз ал­ды­на әй­тә икән:

— Бу чи­тек­ләр­не ал­гач-ал­гач, кы­зым ни­гә бер үл­чәм­гә зур­рак­ла­рын ал­ма­ды икән?— дип.

Шун­да гы­на үз ял­га­ны­на Ху­җа Нас­рет­дин ке­бек ыша­нып йө­рү­ен аң­лап, юләр­ле­ге­нә ап­ты­рап кит­кән. Каян кызы алган ди әле?

09.11.05.

 

ЭТ­ЛӘР ТЕ­ЛЕН­ЧӘ

Хи­кә­ят

 

Бер­ва­кыт урам­да­гы эс­кә­ми­я­гә барып утыр­дым. Әл­лә кай­дан гы­на ике маэ­май ки­леп чык­ты­лар, ау­ный-тә­гә­рә­шә бер-бер­сен ялар­га ке­реш­те­ләр. Мин алар­ның та­ма­ша­ла­ры­на хәй­ран ит­тем.

Шун­да бер­се:

— Бу ке­ше ниш­ләп мон­да эш­сез уты­ра икән?— дип со­ра­ды.

— Ял итә тор­ган­дыр!— ди­де икен­че­се.

— Бер дә ары­ган, эш­тән чык­кан адәм­гә оша­ма­ган бит!

— Аны­сы­на исең кит­мә­сен,— ди­де та­гын да җа­ва­бын­да икен­че­се,— ярый әле ул без­не, ниш­ли­сез, хә­шә­рәт­ләр, дип ачу­лан­ма­ды!

Шун­да гы­на та­ма­ша­дан ай­нып кит­тем.

Мин, би­ча­ра, эт­ләр те­лен бел­ми идем, ни­чек бо­лай аң­ла­дым икән? Га­җәп хәл иде.

 

 

СЫ­ЕР-КӘ­ҖӘ ХИК­МӘ­ТЕ

Хи­кә­ят

Кә­җә­дән со­рый­лар икән:

— Бер сы­ер бир­гән ка­дәр сө­тең бу­ла ала­мы?— дип.

— Әйе,— ди­гән.

— Ә ике сы­ер­ны­кы ка­дәр сөт би­рә ала­сың­мы?

— Әйе!

— Ә өч сы­ер­ны­кы ка­дәр?

— Хәт­та ун сы­ер ка­дәр би­рә алыр­мын, әгәр дә ун сы­ер бу­лып туа ал­сам, ун сы­ер ка­дәр аша­сам, ун сы­ер ка­дәр тәр­бия күр­сәм,— дип җа­вап бир­гән кә­җә.— Әм­ма, ни кыз­га­ныч, кә­җә бу­лып ту­ган­мын, ә шу­лай да бә­ти­лә­рем­не дә, ху­җа­ла­рым­ны да сө­тем­нән өз­гә­нем юк! Ә кай­бе­рәү­ләр чын­нан да, кә­җә ас­рап, ан­нан сы­ер бир­гән ка­дәр сөт өме­тен­дә бу­ла­лар.

 

АЮ КА­НУ­НЫ

Хи­кә­ят

А­ю­ны, үзе бик те­лә­гән­лек сә­бәп­ле ин­де, хай­ван­нар па­ди­ша­һы итеп куй­ган­нар. Бер ел хө­кем­дар­лык итә бу, ике, өч. Ан­на­ры ил хал­кын җыя да фәр­ма­нын игъ­лан итә:

— Мон­нан соң, ка­нун бу­ен­ча, бү­ре­ләр са­рык ише хай­ван­нар­ны аша­ма­сын­нар, төл­ке­ләр ку­ян ку­ма­сын­нар, кош-корт тот­ма­сын­нар!..

Бу яңа ка­нун­ны үлән ашау­чы­лар хуп­лап, сө­е­неп ка­бул итә­ләр, “у­ра” да кыч­кы­ра­лар, бер­сен-бер­се чө­я­ләр. Тик ерт­кыч хай­ван­нар гы­на тел­сез ап­ты­рап то­ра би­рә­ләр. Шун­да Арыс­лан:

— Аю­лар­га нин­ди ка­нун кер­те­лер?— дип со­рый.

Па­ди­шаһ исә:

— Алар­га бу ка­нун­нар ка­ра­мый!— ди­я­рәк җа­вап би­рә.

 

 

КӘК­РЕ КА­ЕН­НЫ ТӨ­ЗӘЙ­ТҮ

Хи­кә­ят

И­ке мес­кен, ур­ман ала­ны­на чы­гып, кәк­ре ка­ен янын­да тук­тап кал­ган­нар. Бер­се әй­тә икән:

— Бу агач­ны мин төз итим­ме?

— Юк, үзем тө­зәй­тәм!— ди икән икен­че­се.

Шун­нан, мес­кен­нәр ара­сын­да бу­лгалап тор­ган­ча, “мин-син”, “син-мин” ди­я­рәк тарт­ка­ла­ша баш­ла­ган­нар. Ин­де су­гы­шып кит­мәк­че­ләр икән, ур­ман ки­сү­че ки­леп чык­кан. Ни өчен та­ла­шу­ла­рын аң­ла­гач:

— Бөк­ре ка­ен­ны учак кы­на тө­зәй­тә,— дип, “бөк­ре­не ка­бер тө­зә­тер” ди­гән та­тар мә­ка­лен­чә әй­теп, үз юлы бе­лән ки­теп бар­ган.

Те­ге ике мес­кен, ур­ман ки­сү­че ки­ңә­шен­чә га­мәл кы­лып, бө­тен ур­ман­нан көл ге­нә кал­дыр­ган­нар.

 

 

ДИК­ТОР КАР­ГА

Хи­кә­ят

Кар­га­ны ра­ди­о­га дик­тор итеп ча­кыр­ган­нар. Мик­ро­фон ар­тын­да кар­кыл­дап уты­ра икән бу. Ха­лык­ка бик ошап кит­кән, йок­ла­ган­на­ры да уя­нып, аның ма­һир­лы­гы­на аһ итә баш­ла­ган­нар. Ме­нә эш ба­шы­на кем­нәр­не ку­яр­га ки­рәк дип, озак­ла­мый аңа би­ек кә­нә­фи тәкъ­дим ит­кән­нәр, де­пу­тат та яса­ган­нар. Имеш, ан­да, юга­ры­да, йок­лап кы­на уты­ра­лар, уят­мас­мы!

Ме­нә төп ка­нун мат­дә­лә­рен тик­ше­рә­ләр. Кар­га­га сүз би­рә­ләр. Ул:

— Кар!— ди.

— Һо, ни­чек ях­шы әйт­те!— ди­ләр.

Баш­ка мәсь­ә­лә­ләр­дә ул, чы­гыш яса­ган са­ен, һа­ман да бер­төр­ле “кар” дип аваз са­ла би­рә. Ә ха­лык:

— Һо, ни­чек ях­шы әйт­те!— дип сө­е­нә тора, Ал­лаһ рәх­мә­те!

 

ТА­ВЫК­ЛАР КЕ­ТӘК­ЛЕ­ГЕ

Хи­кә­ят

Чи­тән­дә Әтәч:

— Мин — би­ек, кик­ри­күк!— дип кыч­кы­рып уты­ра икән, ка­ен ага­чы ба­шы­на ки­леп кун­ган Тил­гән, аны үр­тәп:

— Ан­да — тә­бә­нәк, мон­да ме­неп кыч­кыр!— ди­гән.

Әтәч исә, акы­лы ку­әт­лә­неп:

— И юлә­рем,— ди­гән.— Мин ка­ен ба­шын­да уты­ра тор­ган бул­сам, ун­биш та­вык­ның ире исе­мен йөр­тә ал­мас идем! Алар­ны үзе­гез дә бе­лә­сез, һа­ман мак­та­ны­шып, тарт­ка­ла­шып, әй­те­шеп ап­ты­рый­лар. Ян­на­рын­нан ки­тү­не ге­нә кө­теп ала­лар, күр­ше­ләр­гә дә хәзер йө­ге­рер­гә ге­нә то­ра­лар. Ка­ен ба­шы — сез­гә, без­гә — та­вык­лар ке­тәк­ле­ге дә ярар!






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных