ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Кайнаналар посып ята 21 страница— Юк-к-к...— ди икән углан,— юк-к... Әмма үзе торып йөгерергә тотынган. Ни дисә дә ул шунда Шүрәлене танып алган бит. Ә аның начар гадәтләрен дә ишетеп белә ди, кешеләрне кытыклап үтерүләрен... — Качма, качма,— дип, артыннан йөгерә ди Шүрәле.— Мин сиңа һичбер зыян эшләмәмен, теләсә никадәрле җиләк ашатырмын, минеке бул, минем малай,— дип алдалый, ялганламакчы була икән үзе. Углан бер аланга килеп чыккан. Янда гына чишмә челтерәп акканы ишетелә ди. Ә ул арада Шүрәле угланның каршысына ук килеп басмакчы була. Авызын тутырып елмая. Караңгы урманнан болынлыкка чыгып өлгергәненә сөенеп, углан да елмаймакчы. Әгәр дә авызы ерылса, Шүрәле аны әсир итеп алачак, үзенә буйсындырачак инде, ә угланның куркуы бетеп җитмәгән. Авызы ерылмый. Шүрәле исә җаен табып кына, үгетләп-үгетләп юатмакчы. — И адәм улы, нинди тәүфыйклы син, нинди яхшы... Күп итеп җиләкләр дә җыйгансың... Әйдә безгә кунакка. Сине урман ризыклары белән сыйлармын, бәхеткә күмәрмен, алтын-көмештән бүләкләр бирермен,— дип әйтә икән. Шунда угланның авызы кипкән. Йөгереп агучы чишмә аның авыр хәлдә калганлыгын күреп алган да үз янына чакыра икән: — Ышанма син аңа, кил бире... Минем сыемнан авыз ит, тамагың сусыз улак кебек коргаксыган. Эч бер генә тамчы,— ди икән. Углан уйлап-нитеп тормаган, чишмә янына таба чигенгән. Егылып китеп, чак кына суга мәтәлеп төшмәгән. Шулай да чишмәнең икенче ягына сикереп чыгарга өлгергән. Артыннан килгән Шүрәле аны сузылып кына тотып алмакчы да, буе җитми калган. Ә суны атлап чыга алмый икән бу. Кем-кем, әмма Шүрәле белән елан, уттан хасил кылынганнары өчен диләр, судан куркалар ди. Углан ул арада Шүрәледән ераклаша башлаган. Мескен урман сарыгы уңга тартыла, сулга ашкына ди, әмма һичбер эш кыла алмый гаҗизләнә: — И углан, кил бире, кил бире!—дип чакыра икән.— Мин сиңа татлы урман ризыклары бирермен! Миндә генә торырсың,— дип алдый икән. Ә исәбе ничек тә малайны тотарга, рәхәтләнеп аны кытыкларга, шулай хөкем йөртеп, Әмма бу малай тинтәк түгел, Шүрәленең сүзләренә колак салып, ялганына буйсынырга уйламый ди. Тик кайвакыт күңеленә чит-ят уйлар килеп, әллә кунак төшәргәме дип тә ниятләргә теләге җайлана икән. Шулай да ышанып җитми бит. Бу явыз зат хакында ишеткәннәре бар. — Аһ, ахмак малай, адәм улы,— дип ачуланырга да керешкән аны Шүрәле,— нинди тыңлаусыз бәндә син? Кил бире, кети-кети уйныйбыз! — Улак ат янына килми, ат улак янына бара! Әгәр кирәгем бар икән, син бире атла! — дип үрти икән углан үзен. — Бу чишмәнең башы кайда соң? — дип сорый икән Шүрәле. — Әнә тегендә!— дип төртеп күрсәткән углан, чишмәнең агып киткән тарафына таба. Ул да түгел, беркатлы Шүрәле шунда, углан күрсәткән якка таба торып та йөгергән. Көн йөгергән, төн чапкан, чишмә бер инешкә килеп кушылган, инеш исә елгага... Шунда гына Шүрәле үзенең алданганлыгын белеп алган. Кире кайтырга уйлаган, әмма инде соң булган. Шүрәле үз урманыннан чыкса, адаша ди. Бу Шүрәле дә шулай адашып, йортына кайта алмаган. Утырган да елаган... Ә углан тыныч кына өенә киткән, Шүрәле болынлыгыннан җыйган җиләк белән рәхәтләнеп чәй эчкәннәр. Икенче көнне ул монда авылдашлары белән килгән, барысы да тырысларын тутырып җиләк чүпләгәннәр. Ул яланны әле хәзер дә «Шүрәле болыны» дип йөртәләр. Анда җиләк бик күп була...
X Әкияте беткәннән соң, әбием мәгънәле итеп йөземә карап алды. Әмма минем куркуым узган, авызым ерык иде. Ялт кына сорау да ташладым: — Ә нигә Шүрәле чишмәне сикереп кенә чыкмаган соң? — Әйттем бит инде, Шүрәле, елан кебек үк судан курка, дидем! — Юк, әбием, елан судан курыкмый. Минем күргәнем дә, укыганым да бар: елан сулы-сазлыклы җирләрдә яши. Ул әле суда йөзә дә ала... — Син беләсеңдер инде, улым, син беләсеңдер... Минем болай киреләнүем әбиемне үпкәләтте булса кирәк, ни дисәң дә, сүзен аяк астына салып таптадым бит! Юньсез дә инде үзем, ахмак та инде! — Ә Шүрәле нигә тотып кытыкламаган соң аны, чишмәнең аргы ягына чыкканчы ук? — Нигә дип,— әбиемнең тавышында арыганлыкмы, әллә инде кимсенүме сизелеп тора иде,— син укыган бала бит. Бөтенесен дә беләсең. Безнең вакытта әйтә иделәр: әгәр дә Шүрәлегә тешләреңне күрсәтсәң, ул сине кытыклый, әгәр дә күрсәтмәсәң, кытыклый алмый, курыкканнан курка, башта юатырга тырыша, диләр иде. Укыганың бар идеме? — «Шүрәле асрап ята торган кара урман да юк!» — дип укыганым бар. Ялган сүз болар барысы да... — Мин алдакчы инде алай булса! — Әйе! Мин үземнең нәрсә әйткәнемне сизми дә калдым. Нәрсә тартып чыгарды икән ул сүзне авызымнан? Ахмаклыгымдыр инде! Әбием миңа тәмам үпкәләде: «Кит моннан, йөрмә башымны бутап!»— дип, яныннан ук куып җибәрде. Мин барысына да үпкәләдем. Баштарак аптырап калдым. Аннан соң сөмсерем коелып төште, ачуым кабарып, кая барганымны да белмичә, капкадан чыгып, урамга йөгердем. Нигә кайттым инде авылга? Монда миңа ни калган? Иптәш малайларым да юкка чыктылар. Әбием дә урманга минем белән җиләккә бармас өчен әллә нинди әкиятләр уйлап чыгарып сөйли. Юри ялганлыйлар барысы да. Әкият. Менә күрсәтәм әле үзегезгә, урманга берүзем барам да алып кайтам җиләкләрне. Тапканнар!.. Мин шулай бар дөньясына үпкә белдереп йөрдем-йөрдем дә урманга карап юнәлдем. «Бу малай шулай бик бәләкәй дип белдегезме әллә!» — дип, сукрана-сукрана килә идем, берәү эндәште: — Нәрсә, балтаң суга төшкән кеше шикелле атлыйсың? Юлың ераккамы?
XI Күтәрелеп карасам, сихерче кызы аякларын болгап, юл читендәге сыер кадәр зур таш өстендә утыра иде. Миңа ул эндәшкән икән. Сүз кайтарырга теләгем юклыктан күз кырыен гына аларттым да юлымны дәвам иттердем. Әмма артымнан кемнеңдер килгәнен сизеп алдым. Ялт кына әйләнеп каралым. Адымнарымны кабатлап, эзләремә үк басып-басып теге сихерче кызы килә икән. Тукталганымны сизмичә чак кына миңа килеп бәрелмәде. — Нәрсәдән сихерлисең? Камиләнең авызы ерылды, күзләрендә очкын ялтырап китте: — Юлыңны сөртеп барам! — Нәрсә?..— Ачуымны чак тыеп калдым.— Адаштырмакчы итәсеңме әллә? — Әйе дисәм ни әйтерсең? Сүзем юк иде. «Бәреп үтерәм!» — дип булмый бит инде! Әйтерлегем юклыктан кайнарланган ачуым чыгарга юл таба алмыйча аптырады. Ул арада ертык күңелемне Камилә ямап та куйды: — Котың ботыңа җиттеме? Кая ди ул, аяк бармагымнан чыгып, җиргә үк кереп качты бугай. Курыкмассың, бар, әллә нинди шайтаннар-җеннәр, су аналары, шүрәлеләр белән тулган авыл бит бу! Сихерчеләренә кадәр артыңнан ияреп йөри. Качып калыр җир дә тапмассың. Шулай аптырашта торганымны күреп, Камиләнең авызы тагын да ерылды: — Әйдә, нигә тукталдың әле? Урманга барабыз түгелме соң? — Барабыз түгел, барам! Болай үчекләвеннән күңелемнең икенче бер почмагы үртәлеп, әүвәлге уйларымны оныттым да җәһәт кенә үз юлым белән атлап киттем. Артымнан әлбәттә Камилә иярергә тиеш иде. Сукмагым олы юлдан борылып, калкулыклар аша текә таулыкка таба юнәлде. Яшел бүз үлән араларыннан вакыт-вакыт һәртөрле бөҗәкләр күренгәләп, кызгылт-сары булып каткан сукмакта тукталып, миңа күтәрелеп-күтәрелеп карыйлар төсле иде. — Бу углан кая бара икән?.. Алдыма күтәрелеп карадым. Юл читендәге агач төбендә авызын ерып Камилә утыра иде. Кайчан монда килеп җиткән ул? Мин туктап калдым.
XII Бәлки кирәкмәгән дә булгандыр? Һәр сөйләгән сүзенә көлеп кенә караган вакытларымда күңелем тынычрак иде, ә хәзер ышанырга да, ышанмаска да белмим. Яки дөрес, чыннан да шулай булган, әллә инде ялган белән башымны катыра? Кем белсен! — Безнең якларда борынгы заманнарда олы-олы гәүдәле Алыплар яшәгәннәр. Менә бу таулар, калкулыклар, таш-кыялар — һәммәсе дә аларның аяк эзләре, чабата каккан балчыклары. Күз алдыңа китерә аласыңмы? Мин эндәшмим. Камилә сүзен дәвам итә, әллә нинди баһадирлар хакында сөйли, аның саен ныграк ышана һәм дөньяның серләренә төшенә баргандай хис итәм үземне. — Бу тау — Бакыр батырның ятып калган җире. Әнә кара әле болайрак, күрәсеңме? Монысы — аның борыны, анда — кулы, аяклары... — Чыннан да шулай!— дип килешергә ашыгам.— Монысы — башы, болайга таба сузылганы — буе, кулындагы калканы... — Әүвәл заманнарда Бакыр батыр гаиләдә иң өлкән бала булып, иң көчле егет булып үсеп җитлеккән. Аның унике сеңлесе бар икән. Әнә теге тауның исемен беләсеңме? Уникеле тау дип атала ул! Көннәрнең берендә Бакыр батыр сунарчылык эше белән чыгып киткән. Бу якларга үзенең Алпамша атына атланган Кузы батыр килеп чыккан. Ул, дөньяларны гизеп, галәмнәрнең серләренә төшенергә ниятләнгән икән. Әмма менә шушы урынга килергә булган. Кичен монда җитешкән. Атыннан иярләрен салдырып та тормастан, мондагы киң яланга ятып йоклаган. Күрәсеңме әнә ул түбәнлекне, кеше кыяфәтендәме?.. Әйе, әйе!.. Бу — Кузы батырның йоклаган җире. Гәүдәсе авырлыгыннан изелеп калган... Шулай итеп, Кузы батыр йоклап киткән. Ул кичне Бакыр батыр сунарчылыктан кайтып җитешмәгән. Юл адашмасын дип сеңелләре зур итеп учак якканнар һәм моңланышып җырлый башлаганнар. Аларның сагышлары шулкадәр дә тирән булган ки, яткан җиреннән Кузы батыр аларның җырларын ишеткән һәм, йокысыннан айнып, күзләрен ачкан. Качып кына килгән. Кызларны күреп алган. Арада иң кечкенәләре бар икән. Исеме Гөлбоек булган. Аның чибәрлеген каләм белән язып, сүз белән сөйләп бетерерлек түгел ди. Кузы батыр шушы сеңелне күргән дә, шунда ук гашыйк та булган. Күкрәгенә кадалган сөю угыннан хәтта күзләре төбеннән кайнар яшьләре дә бәреп чыккан. Егет үзен-үзе оныткан, хәтта йокысыз да калган. Ул да түгел, урман ягыннан баһадир Бакыр батырның аваз салган тавышы ишетелгән: — Миннән сезләргә сәлам ирешсен! Кайтып җитәм, сеңелләрем!— дип әйтә икән ул. — Бездән сиңа сәлам ирешсен, иң сөекле абзабыз! Илебезгә бүре төште, ни уйдадыр, белмибез! — дип җаваплаганнар батырның сеңелләре. Кузы батыр үзенең мондалыгын сеңелләр белеп алганлыгын төшенгән һәм югалып калган. Хәзер, торып, Алпамшасына атланып качар иде дә, Гөлбоекка төшкән мәхәббәте аны монда гүяки бәйләп куйган шикелле иткән. Батыр ике ут арасында калган. Шулай да арадан ул ике утның берсен сайлап, тәвәккәлләргә уйлаган. Менә Бакыр батыр белән Кузы баһадир йөзгә-йөз очрашканнар. — Син минем илемә ни өчен кердең? — дигән Бакыр батыр, усалланып һәм ачу белән: — Кем сиңа рөхсәт бирде? Сүзнең болай башланып китәсен алдан ук белгән Кузы баһадир, башын түбән иеп, үзенең сәламнәрен җиткергән һәм үтенеч белән җавап биргән: — И бөекләрнең бөеге, батырларның батыры Бакыр баһадир! Мин дөнья гизеп, гыйлем эзләп йөрүче бер егет буламын. Белмәдем, ялгышып кергәнмен. Арып йокыга талганмын... Төн белән уянып киттем, синең сеңелләреңнең җырлаганын ишеттем. Арада берсе, күркәм йөзле, матур тавышлы Гөлбоекка күңелем төште! Син ага да, син ата да булсаң, бир аны миңа кияүгә? — дип Әмма Бакыр батырның моңа бик ачуы килгән һәм әйткән: — Аһ, юньсезләрнең юньсезе, ахмакларның ахмагы! Гаиләдән олы кызлар китеп бетмичә, сеңелләре кияүгә чыгармы? Югал күз алдымнан! Әмма Кузы баһадир китәргә бер дә уйламаган: «Әгәр дә миңа бирмәсәң, ул вакытта мин аны урлап алам!» — дигән. Шунда алар кылычка тотынганнар һәм сугыша башлаганнар. Бакыр баһадир көчле булган. Бер селтәнеп суккан, Кузы батырның сул кулын өзеп алган. Әнә теге «Оча баш» дип аталган кызыл очлы яр читен күрәсеңме, ничек күтәрелеп тора, кул башы сыман! Ул менә шул Кузы баһадирның өзелеп калган сул кулы инде. Моңа йөрәге әрнесә дә, Кузы батыр бирешергә уйламаган. Ярасына күз дә салмыйча, Бакыр баһадирга кылычын күтәргән, аның тездән югары җиренә, куәтле ботына чапкан. Җавабында Бакыр батыр сул кулы белән Кузының йөзенә суккан, ул чалышаеп киткән. Көн сугышканнар, төн сугышканнар, ярасыз җирләре калмаган. Ахырда икесенең дә көче беткән. Шулай да хәл җыярга уйламаганнар. Аларның сугышканнарын кызлар ерактан күзәтеп торган, апалары исә Гөлбоекны ачуланганнар. Шунда ул чын йөрәктән әрнеп: — И апаларым, егет күзе миңа төшкәннән ни гаебем бар! Болай чибәр булып туганчы, аккош кына булсамчы!—дигән. Ул шулай дип әйткән, көтелмәгән хәл килеп чыккан. Нәкъ шул вакытта күктән Сәмруг кошы очып бара икән. Гөлбоекның сүзен ишеткән һәм аны аккошка әверелдергән. Апалары шаклар катканнар. Шунда Гөлбоек түзмәгән: —Мин аккош булгач, сез каргалар булыгыз!— дигән. Апалары шунда ук каркылдый башлаганнар һәм каргаларга әверелгәннәр! Менә ни өчен каргалар тау башына җыелалар һәм сугышкан баһадирларны карап торалар, белдеңме? Мин: «Әйе!» — дияргә тиеш идем. Чыннан да, Камилә күрсәткән калкулык башында берничә карга очынып-кунып, нәрсәгәдер куанып каркылдыйлар. Әллә, чыннан да, дөрес инде дигән уй акыл биштәрендә урын таба алмыйча кайнашты. — Күрәм, ышанмыйсың да үзең? Камиләнең күз карашыннан артка чигенергә мәҗбүр ителдем. Хәзер берәр сүз белән мине кешелектән чыгарып ташлый инде бу? Юк, Камилә алай эшләмәде, авызын гына ерды: — Курыкма, мин сине ашамыйм, сихерче кызы дигәч тә...
XIII Сихерчеләр адәм ите ашый икән дигәннәрен генә ишеткәләгәнем бар иде. Камиләнең сүзе җитә калды. Хәзер отыры чабып, авылыбызга таба шылачакмын инде. Тартылдым, туктап калдым. Шушы гына җитмәгән иде: куркып кач, имеш! Соңыннан бөтен авылга таратыр, көт тә тор! Шулай итеп шул: язмышымны сынарга булдым. Камилә янында куркак куян төсле калтыранган хәлемдә торып калдым. Менә хәзер ул еланга әверелер дә, ысылдый башлап, мине йотар инде... Җылы ягымлы кояш болын-кырларны сыйпап күтәрелә бирде. Кайдадыр еракта дөнья гөжелдәп тора иде. Ә-ә, әнә ул, моннан, калкулыктан яхшы күренә, олы юл! Машиналар уңга-сулга йөгерешеп, кайларгадыр ашыгалар, кемнәрнедер алып китәләр, кайсыларын кабат илләренә кайтаралар. Шулай дөньялыкка ихлас күзләремне салып торганда, бәрән һәм сарыкларның бәэлдәшкән тавышларыннан айнып киттем. Көтү йөри икән. Минем кебек бер малай озын чыбыркысын җилкә аша гына урап болгады да гөлтләтеп утларын чыгарды. Шартлаган тавышы бер калкулыкның маңгаеннан икенчесенә барып бәрелде, таулар йөткереп куйгандай булдылар. Камилә күрсәткән теге калкулыктан бер төркем каргалар күтәрелеп, чебеннәр төсле азыш-тузыш килделәр дә кабат утырыштылар. Минем нинди уйлар кичерүемә игътибар да итмәстән, тормыш үз җае белән дәвам итә иде. Мөгаен шуны тою һәртөрле уйлардан азат итеп, Камиләгә: «Шаяртасың бит!» — дигәндәй, елмаеп каратты. Аның үзе дә, әкияте дә ничектер көлке, ялган бернәрсә булып калды. Җай-җай гына исеп куйган җиләс җил, җәйге туфрак җылысы, хуш исле татлы һава, иртәнге чыклар белән юынганнан соң чистарынып-кипшеренеп калган үлән вә чәчәкләр — болар барсы да җәннәт хәбәреннән иделәр. Әгәр дә шушы көндә туфракка бер таяк тыгып, аны онытып калдырсаң, иртәгә ул, һичшиксез, яфрак ярган, берсекөнгә чәчәк аткан, бер атнадан җимешләнгән булыр иде. Мин үзем нәкъ шул таяк сыйфатындагы хәлдәдер инде? Күңелдән юк-бар уйлар качып, гомеремдә беренче тапкыр үзгә бер кайнарлыкның тән буйлап йөгергәнен тойдым. Камиләнең шомырт кара күзләре, эре бөдрәләр белән җилдә тузынган чәчләре, кечтеки борыны, гел елмаеп тору өчен генә яратылган бит очлары мин, шәһәр малаен, сихерләде. Әйе, әйе, сихерләде! Моның нәрсә икәнлеген аңламаган хәлдә җиңеләеп киттем. Хәзер минем йөрәктәге ят хис тойгысыннан шыта башлаган яшәеш чиясенең төше ярылып китеп, борын төртәчәк һәм ул арада, үрелеп-үрелеп, колаклардан яфраклары үсеп чыгачак та телемнән татлы җимешләре сүз булып коелачак иде. Юк, ул вакытта мин, болай ук уйлый алмый идем бугай? Әмма хәзер яхшы беләм: бу — мәхәббәт белән тәүге тапкыр очрашуым булган! Кешелеккә, дөньяга, яшәешкә мәхәббәт белән очрашуым. Нинди матурлыкларны тоярга өйрәткән ул мине! Көннәрнең берендә моны һәркайсыбыз татыйдыр инде? Кемнәр туган туфракларыннан аерылгач, кемнәр якын кешеләрен югалткач һәм... Ә мин аның белән авылда очраштым. Моңа Камилә этәргеч ясады, һай, сихерче кызы! Мин, чыннан да, сихерләнгән идем. Хәзер Камиләнең әкиятләреннән мәгънә югалды. Ул сүз арканын иште дә иште, ә мин колак та салмадым. Теге баһадирлар белән вакыйгалар ничекләр генә булып беткәндер, белмим. Әмма шунысын яхшы аңлап калдым: мондагы һәр тау вә калкулык, агач вә куаклык, ермак һәм чишмә-сазлыкларның, тагын әллә нинди генә нәрсәләрнең үз исемнәре, серле гыйбрәтле хәлләре, төшенчә вә аңлатмалары бар икән. Әйе, шәһәр баласы өчен бигрәк тә: авыл — әкият дөньясы. Мич башында ятып тудырылган түгел, бәлки яшәешнең һәм тормышларының барышы дәвамында дөньялыкның үзеннән күчереп бар кылынган, һәркемнең иминлеген, сулышының иркенлеген тәэмин иткән, рухи көчне вә җаннарының камиллеген саклаган әкият дөньясы бу! Әгәр дә болар онытылса, атадан балага тапшырылып килмәсә, авылның коты качар, ул үләр иде. Боларны да мин әле бүген генә аңладым. Ә ул вакытта тоеп калган гына булганмындыр? Бөтенләй икенче кешегә әверелдем төсле. Минем дә теге авыл малае төсле җилкә аша чыбыркы болгап шартлатасым, ап-ак бәрәннәрне, вак вә йөгерек адымлы сарыкларны җәйләүләрдә сызгыргалап кугалыйсым һәм йөртәсем килеп китте. Көтүче булып... Тынчу һәм ясанган шәһәр урамнарыннан йөземә буялып калган акшар шунда коелып төшкәндер дә әкият дөньясына аяк басканмындыр инде?
XIV Урман мине үз баласын каршы алган төсле кочагына кабул итте. Бер җиләкле аланнан икенчесенә чыктык. Кып-кызыл, авызда эри торган каен җиләкләре белән сыйландык. Камилә монда һәр җирне, һәрбер куаклыкны диярлек белә иде. Аңа ияреп йөри торгач, дөньямны оныттым. Урман гөмбәгә һәм һәртөрле сыйларга бик бай иде. Кинәт күкләр тетрәп куйды. Күтәрелеп карасак, итәгебезгә диярлек басып, кара-кучкыл кургаш болытлар яшен ташларын уйната иделәр. Көн эсселеге җиләс һава белән алышынды, мин курка калдым. Яңгырда калсак, нишләрбез? — Тоз түгел, эремәбез әле! — дип, Камиләнең исе дә китмәде.— Килми ул монда, тисә дә — итәк очы белән генә кагылып китәр. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|