Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Кайнаналар посып ята 20 страница




— Шун­нан бу ке­ше те­ге Су ана­сы­ның чәч­лә­рен, өе­нә алып кай­тып, Коръ­ән эче­нә са­лып куй­ган, һич­кем­гә ка­гы­лыр­га куш­ма­ган. Су ана­сы ниш­лә­сен, адәм су­рә­те­нә кер­гән дә, бо­лар­га хез­мәт­че бу­лып ял­лан­ган. Бер көн яши бу алар­да, ике көн, өч, дүрт... Бер ай, ан­нан бер ел үтеп кит­кән. Бик ты­рыш икән үзе. Ху­җа­ның ыша­ны­чын яу­лау өчен нин­ди ге­нә авыр хез­мәт­ләр­не дә баш­ка­ра ди. Ти­рес тү­гәр­гә куш­са, аны да эш­ли, җир сөр­дер­сә, су­ка да тар­тып йө­ри бу. Әм­ма ир­не ал­дый ал­мый. Ике чәч бөр­те­ген ур­лап кы­на ка­чар иде, Коръ­ән­гә якын ки­лер­гә кур­ка. Үре­лә кал­са, ку­лы пе­шә, йө­зе ка­ра­ла. Шу­лай да тү­зә, җай эз­ли. Ба­ла­ла­рын ка­рый, ха­ты­ны ти­рә­сен­дә бө­те­ре­лә. Уе гы­на ба­рып чык­мый.

— Көн­нәр­дән бер көн­не ки­тә­ләр бит ху­җа­лар аш­ка. Өй­дә аның яшь ба­ла­сы бе­лән карт инә­се гы­на ка­ла. Су ана­сы да шун­да. Бер ел элек тор­мыш­ла­ры яр­лы, ярым-йор­ты бул­ган икән, әм­ма Су ана­сы­ның ты­рыш хез­мә­те ар­ка­сын­да бар эш­лә­ре дә ал­га кит­кән. Ба­еп бет­кән­нәр. Ә бай ке­ше­ләр­дә бер дә иман юк ин­де ул. Оны­та­лар, хәс­рәт­лә­ре кал­мый.

— Ху­җа­лар аш­ка кит­кән­дә дәү әни­лә­ре­нә те­ге чәч­ләр ха­кын­да бел­де­реп кал­ды­рыр­га оныт­кан­нар. Карт ке­ше­нең дә хә­тер юк ин­де. Ә яшь ба­ла­ла­ры бер­ни бел­ми. Уй­нап тик йө­ри. Әти-әни­се ян­да бул­ма­гач, бө­тен­ләй дә ту­зы­на бу. Йорт­ны бе­те­реп йө­ге­рә. Шун­да те­ге Су ана­сы эләк­те­реп ала мо­ны. Әйт­тем бит, Су ана­ла­ры ке­ше кы­я­фә­те­нә ке­рә­ләр дип. Бу да шу­лай үз кы­я­фә­тен югал­тып, адәм рә­веш­ле икән. Ма­тур ди әле җит­мә­сә, юмарт һәм ми­һер­бан­лы бу­лып кы­ла­на ди. Һич тә аны Су ана­сы дип әй­тер­лек тү­гел ди:

— Ме­нә си­ңа бал­лы прән­нек! — Бу сүз­лә­рен ише­тү­гә, ма­лай уе­нын­нан тук­та­ган, кы­зык­кан, тел­лә­рен ялап ал­ган.

— Бир! — дип со­рый бу.

— Ярар,— ди Су ана­сы.— Син элек ми­ңа әнә те­ге ки­тап эчен­нән ике чәч бөр­те­ген алып, учы­ма сал, ан­нан соң би­рер­мен!

— Те­ге ах­мак ма­лай тиз ара­да, аның куш­ка­нын үтәп, ала да би­рә. Ул да тү­гел, Су ана­сы прән­нек суз­ган ке­бек кы­лан­ды­рып, мо­ны то­тып, кай­нап утыр­ган ка­зан­га таш­лый да юк­ка чы­га, бел­де­гез­ме?

Га­мил шу­лай сү­зен тә­мам­лый, без ул ах­мак ма­лай­ны кыз­га­нып уты­ра би­рә­без. Си­зеп то­рам, Ай­дар авыз ачар­га да кур­кып кал­ты­ра­на, Җи­һан­гир­ның да кик­ри­ге шиң­гән.

 

VI

— Бу­ла бит шун­дый ах­мак­лар!

— Нин­ди?

— Те­ге ке­ше­нең ма­лае төс­ле!

Җи­һан­гир­ның шу­шы нә­ти­җә­сен­нән соң Га­мил та­гын дә­вам итә, бу юлы­ сүз­лә­ре дәрт­лән­дер­ми, акыл­га су­гып, кү­ңел­ләр­не ге­нә су­ы­та.

— ­Ки­тә бо­лар­ның дөнь­я­сы ки­ре­гә. Җый­ган бай­лык­ла­ры ­җил­гә оча, йорт­ла­ры те­рәү­гә ка­ла. Бә­ла­лә­ре­нең очы-кы­ры­е ­кү­рен­ми...

— Ба­ра бу ир та­гын Су ана­сын эз­ләп, яр буй­ла­рын­ да йө­ри, күл­ләр­не ка­рый, чиш­мә­ләр­не. Ник бер­се кү­рен­сен. Ә бит ер­мак­та да, су җы­ел­ган урын­да да, күл­ләр-ел­га­лар­да да Су ана­ла­ры бу­ла икән. Әле алар­ның ата­ла­ры ­да бар ди...

— Ни­чек ке­нә ты­рыш­ма­сын, ка­бат то­та ал­мый шул. Оч­ра­мый Су ана­сы мо­ңа. Елан мө­ге­зе тап­кан ке­бек ди ул. Әгәр дә ку­лы­ңа кер­сә, югал­тыр­га яра­ма­ган төс­ле, Су ана­сын да ыч­кын­дыр­ма­вың мәс­ли­хәт. Әгәр дә бул­ды­ра ал­мый­сың икән, ни­гә ты­ры­шыр­га!..

— Ма­лай­лар! — Җи­һан­гир көт­мә­гән­дә си­ке­реп тор­ды.— Кит­тек!

— Кай­да?

— Су бу­е­на! Ба­лык тот­кан бу­лып кы­лан­ды­ра­быз! Бе­рәр­сен кү­рү мөм­кин­ле­ге ки­леп чык­мас­мы? Әгәр дә шу­лай бар дип сөй­ли­ләр икән, ни­гә бә­хет­не сы­нап ка­ра­мас­ка!

— Кул­дан ки­лер­ме соң? То­тып аша­са­лар?

— Син, Ай­дар, һа­ман шу­лай кур­как ки­леш йө­рер­сең ми­кән ин­де? Ни бул­мас­ка мин чал­бар ка­е­шым­ны ыч­кын­ды­рып ку­ям. Бү­тән нәр­сә бе­лән сук­ты­рыр­га яра­мый ди­сең бит, Га­мил!

Җи­һан­гир тә­вәк­кәл­лә­гәч, без дә, ба­ты­ра­еп, ар­тын­нан ияр­дек. Әм­ма тал­лык­ка ки­леп җит­кәч, кар­мак са­бы сын­ды­рыр өчен еш­лык ара­сы­на ке­рер­гә дә кур­кыб­рак тор­дык. Бу юлы­ да Җи­һан­гир бу­лыш­ты. Кы­чыт­кан төп­лә­рен­нән чо­кып се­ләү­чән җый­дык, Ай­дар исә бер­ни­чә чи­керт­кә дә тот­ты. Шун­нан соң гы­на яр кы­ры­е­на ки­леп бас­тык. Мин су­га ка­ра­мас­ка ты­рыш­тым: чын­нан да, Су ана­сы күз­лә­рем­не кү­реп ал­са, тар­тып тө­шер­сә, көт Җи­һан­гир­ның кай­чан яр­дәм­гә ки­леп җи­теш­кә­нен, бө­тен­ләй дә таш­лап кач­ма­са әле!

Ни хик­мәт, ба­лык ях­шы чир­тә иде. Бе­рен­че бу­лып сөе­неч Га­мил­не сай­ла­ды. Ул ур­та­кул зур­лык­та ча­бак тар­тып чы­га­ру­га, ми­нем дә кал­ка­выч ты­ныч­лы­гын югалт­ты. Ме­нә-ме­нә тө­шеп ки­тә ин­де дип йө­рә­гем куп­ты. Ел­га ба­лы­гын тот­кан­да ашык­мас­ка ки­рәк икән­ле­ген бел­гән­ле­гем сә­бәп­ле, кал­ка­выч ар­тын­нан ия­реп үк йө­ри идем. Бер чу­мып ал­ды, ике, өч! Бул­ды бу. Тар­тып чы­га­ру­ы­ма, Ай­дар аваз сал­ды:

— Ал­маз­га да кап­ты! Кы­зыл­ка­нат! Бе­ләк юан­лы­гы бар!

Ул дө­рес үл­чә­де. Чын­нан да, ми­ңа эләк­кән ба­лык си­мез һәм олы иде. Аны кая ку­яр­га да бел­ми ап­ты­ра­гач, Га­мил ки­ңәш би­рер­гә өл­гер­де:

— ­Ми­не­ке яны­на таш­лап тор, мин хә­зер чи­ләк алып ­ки­ләм!

Ерак ба­рып йөр­мә­де. Без­дән чит­тә­рәк ке­нә мыш­ный-мыш­ный үлә­нен чәй­нәш­те­реп ят­кан бо­зау янын­да­гы су­лы чи­ләк­не ки­тер­де:

— Әй­дә, шу­шын­да гы­на ту­тыр!

— Ху­җа­сы нәр­сә әй­тер?

— Бер­ни дә... Без­не­ке ул!

— Ә-ә, алай икән!

Га­мил кар­ма­гын су­га таш­ла­ган­да, Ай­дар та­гын аваз бир­де:

— ­Чир­тә, чир­тә, ма­лай­лар!

Җи­һан­гир­га аның бо­лай ка­ба­ла­нуы оша­ма­ды:

— ­Кур­кы­та­сың бит, бө­тен ба­лык­лар­ны ка­чы­рып бе­те­рә­сең! Та­выш­лан­ма!

Аң­ла­шы­ла: үзе­не­ке чирт­ми, шу­ңа ачуы ки­лә мо­ның!..

Яр бу­ен­да шак­тый озак әвә­лән­дек. Мө­га­ен йол­дыз­чы­лар те­лен­дә бу көн ба­лык кө­не бу­лып, ма­лай-ша­лай­га бә­хет вә сө­е­неч ки­лә тор­ган сә­гать­тер? Шу­лай шул, ка­ни­кул­лар, һич­кая ашы­га­сы, һич­нәр­сә ха­кын­да кай­гы­ра­сы тү­гел. Хәт­та Су ана­ла­ры ту­рын­да да оныт­кан­быз бит.

Көн кич­кә авы­шып, ир­тән­нән бир­ле юнь­ле-баш­лы аша­ма­ган­лы­гым да хә­те­ре­мә кил­гәч, аш­ка­за­нын­да бү­ре­ләр ула­ган­лык­тан, ба­лык то­ту­ның кы­зы­гы бет­те. Ин­де хә­зер юнь­ләп чирт­ми дә иде бул­са ки­рәк.

Кай­тыр­га ки­рәк. Ка­ра бу өс-баш­ны, тә­мам пыч­ра­нып, кы­зыл бал­чык­ка бу­я­лып бет­кән. Шу­шы ки­леш кай­тып кер­сәм, әби­ем нәр­сә әй­тә­чәк?

Ара­да ба­лык­ны иң күп кап­ты­ру­чы Җи­һан­гир иде. Әм­ма чи­ләк­не ми­ңа тот­тыр­ды­лар.

— Ал­маз, бо­лар ба­ры­сы да си­не­ке! Кар­мак­лар алып кайт­ка­ның өчен без­дән рәх­мәт бил­ге­се бул­сын!

Ип­тәш­лә­рем­нең бо­лай юмарт­ла­ну­ын­нан ба­шым җи­ден­че күк­кә ти­де. Әү­вә­ле ки­ре­лә­неп ма­таш­сам да, һай-ва­е­ма ка­ра­мас­тан, Җи­һан­гир:

— ­Шат­лан­дыр әле ба­ры­сын да, әби­ең дә сө­е­нер! — ди­гәч, күн­ми кал­ма­дым.

Ми­нем бер чи­ләк ба­лык кү­тә­реп кай­ту­ым­ны күр­гәч, өй­дә­ге­ләр һәм­мә­се дә шак­лар кат­ты.

 

VII

Ул көн­не, тә­мам ары­ган бу­лу­ым сә­бәп­ле, кич­тән үк ятып йок­ла­ныл­ган. Ир­тән уян­ган­да, ко­яш шак­тый юга­ры үр­мә­лә­гән, ип­тәш­лә­рем кө­теп за­рык­кан­нар иде. Алар­ның әти-әни­лә­ре һәм­мә­се эш­кә ки­теп бар­ган­нар, җил су­га­рып йөр­мә­сен­нәр өчен дөнья ка­дәр йо­мыш ку­шып кал­дыр­ган­нар. Шун­лык­тан, оч­ра­шып хәл­ләр бе­леш­кән­нән соң, һәр­кай­сы­быз үз юлы бе­лән кит­те, мин исә кап­ка тө­бен­дә кал­дым. Әү­вәл аяк­лар­ны бол­гап уты­ру­дан ямь тап­тым. Кы­зык та, рә­хәт тә иде. Бо­лай ниш­ләр­гә бел­ми­чә ары-би­ре су­гы­лып йө­рү­ем­не кү­реп, әби­ем чәй­гә ча­кыр­ды:

— Кер, улым, кер! Бал­лап-май­лап су­га­рыр­мын үзең­не,— ди­гәч, тук ка­ры­ным­да бе­раз буш урын тап­кан­дай, өс­тәл яны­на кил­дем. Урам­нан кер­гән га­дә­тем бе­лән аяк сел­кеп уты­ру­да бул­дым. Шу­лай җай­лы да, рә­хәт тә иде.

— Улым, шай­тан ча­кы­рып утыр­ма! — ди­де әби­ем.

Бер әй­тү­ен­нән ге­нә ко­лак­ка кер­мә­гән. Та­гын-та­гын ка­бат­ла­гач кы­на аяк­ла­рым­ны җы­еп ма­таш­тым. Тик юк­ка! То­тып то­рып бу­ла­мы соң алар­ны! Бол­га­на­лар да бол­га­на­лар. Әби­ем­не дә тың­ла­мый ка­ла­сым кил­ми. Бул­мый гы­на бит.

— Өс­тәл ар­тын­да аяк бол­гап утыр­саң, шай­тан­нар ки­лә ди. Ар­ба­сы бе­лән авы­зы­ңа ке­реп ки­тә!

— Ни­чек ин­де?

— Ме­нә шу­лай! Шай­тан­ның бер ку­лын­да та­я­гы бар, икен­че­сен­дә — ар­ба­сы. Аны гел тар­тып йө­ри ул. «Шай­тан тая­гы» ди­гән сүз­не ишет­кә­нең бар­мы?

— Бар, әби­ем, су бу­ен­да үсә тор­ган как­ла­выч, энә­ле үсем­лек. Та­я­гы да бар... Очын­да — кы­зыл чә­чә­ге, хәт­та аны­сы да энә­ле!

— Ме­нә-ме­нә, шай­тан та­я­гы да шун­дый ин­де ул. Кем­нәр тәр­тип­сез, шай­тан шу­лар­ны гы­на ка­рап йө­ри. Та­я­гы бе­лән баш­ла­ры­на су­га да ар­ба­сы­на са­лып ки­тә, ду­зах дип атал­ган бер чо­кыр­га ил­теп таш­лый, ут­лы җә­һән­нәм чо­кы­ры ин­де ул, Ал­лаһ сак­ла­сын!

— Ә ул чо­кыр кай­да бу­ла?

— Ни со­рый­сың син, улым? — дип әби­ем ап­ты­рап ми­ңа ка­ра­ды, аның ак йө­зе­нә бор­чы­лу йө­гер­де, яшел күз­лә­ре төс­сез­лә­неп кал­ган­дай то­ел­ды. Мин дә, оя­лып, ба­шым­ны тү­бән са­лын­дыр­дым. Га­еп­не шу­шы со­ра­вым­нан күр­дем. Бо­лай на­дан­лы­гым­ны күр­сә­тә тор­сам, әби­ем дә, бер­кем дә ярат­мас!

Әм­ма ял­гыш­кан­мын. Әби­ем бө­тен­ләй баш­ка нәр­сә­ләр ха­кын­да уй­лан­ган икән, шун­лык­тан кә­е­фе кит­кән­дәй то­ел­ган. Ул ми­нем чәч­лә­рем­нән сый­па­ды, ты­ныч кы­на аң­ла­тып ал­ды:

— Ул чо­кыр шун­дый бер урын ул, улым, ан­да кә­фер-дин­сез­ләр­не ге­нә кер­тә­ләр, тәр­тип­ле вә тәү­фыйк­лы­лар­га ан­да ишек бик­ле. Әгәр дә сүз тың­лау­чан, ях­шы ба­ла бу­лып үс­сәң, бер­кай­чан да аны күр­мәс­сең, җән­нәт­ле ите­лер­сең...

“Нәр­сә соң ул җән­нәт?”— дип со­рар­га ба­тыр­чы­лы­гым җит­мә­де, әм­ма әби­ем на­дан­лы­гы­ма ал­дан ук ина­нып куй­ган икән. Үзе үк дә­вам ит­те:

— Ә җән­нәт ди­гән­нә­ре шун­дый бак­ча аның, улым, ан­да бар­ча ма­тур­лык­лар вә рә­хәт­лек­ләр ге­нә. Те­лә­сәң ашар­га, әй­тик, җи­меш­тән, ку­лың­ны да су­зар­га өл­гер­мәс­сең, агач­лар үз­лә­ре ие­леп, җи­меш­лә­ре бе­лән сый­лар­лар. Әгәр дә җа­ның су те­лә­сә, чиш­мә­ләр үз­лә­ре йө­ге­реп ки­лә­ләр. Ан­да дүрт арык бар, аның бер­сен­нән тат­лы су­лы­сы ага, икен­че­сен­нән сөт ага, өчен­че­сен­нән шир­бәт ке­бе­ге, дүр­тен­че­сен­нән без­нең Зәм­зәм ко­е­сы­ның суы ке­бек ел­га ага. Шу­шы дүрт чиш­мә­нең бер­се­нең ге­нә су­ын эч­сәң дә һәр­төр­ле кай­гы-хәс­рәт­ләр­дән азат кы­лы­на­сың, дош­ман­на­рың­нан өс­тен чы­га­сың, бар­ча авы­ру­ла­рың­нан са­вы­га­сың, улым!

— Әби­ем, ә ул Зәм­зәм ко­е­сы кай­сы төш­тә? Мон­нан ерак тү­гел­ме? Без­нең Зәм­зәм ко­е­быз бар­мы­ни?

— Бар, улым, бик бар! Биг­рәк­ләр дә тәү­фыйк­лы ба­ла ин­де үзең! Без­нең Зәм­зәм ко­е­быз мон­нан бик ерак­та, Мәк­кә шә­һә­рен­дә. Ан­да го­ме­ре­нә бер тап­кыр, әгәр бай­лы­гы җит­сә, һәр­кем­гә ба­рып, хаҗ кы­лу ти­еш­ле.

Мин ин­де олы мәгъ­нә­ләр­гә тө­шен­гән ке­ше ши­кел­ле бел­дек­ле кы­я­фәт чы­га­рып баш сел­ке­дем. Дө­ре­сен ге­нә әйт­кән­дә, һич­нәр­сә аң­ла­ма­дым. Бо­лай еш ко­лак­ка ке­реп тә, алар ха­кын­да сөй­лән­гән­нәр­не игъ­ти­бар­сыз кал­ды­ру­ым сә­бәп­ле, мин­дә на­дан­лык көч­ле иде. Әби­ем хә­бәр­лә­рен кү­ңе­ле­мә кирт­ләп, Мәк­кә­не олуг бер җән­нәт уры­ны дип күз ал­ды­на ки­тер­дем. Аның ти­рә-юне гөл­бак­ча­лар икән дә, ур­та­сын­да зур гы­на бер ко­е­сы бу­лып, бай­лар шун­да чи­ләк таш­лый­лар һәм ту­ты­рып ала­лар, кор­сак­ла­ры­на сук­ка­лый-сук­ка­лый, мак­та­ны­шып эчә­ләр: «Без си­хәт­лән­дек, без бә­хет­ле­ләр!»— дип си­ке­ре­шә­ләр, мең бә­ла­ләр­дән ко­ты­ла­лар ке­бек то­ел­ды. Шу­лай итеп, ми­нем кар­шы­да дөнья әл­лә нин­ди ак­лы-кү­гел­җем-яшел төс­ләр­гә ке­реп бет­те. Әгәр дә бе­рәр­се шай­тан ха­кын­да тел­гә ал­са, шун­да ук мин ку­лы­на чә­неч­ке­ле, ба­шын­да кы­зыл чә­чәк­ле та­як тот­кан, икен­че ку­лы­на ар­ба так­кан һәм аңа исе­рек, яман­нар­ны ту­ты­рып, сөй­рәп йө­рү­че бөк­ре бер карт­ны уй­лап ку­ям. Имеш­тер, ул аяк бол­гау­чы­лар­ны ка­рап кы­на йө­ри, кү­рә кал­са, авы­зы­на ке­реп, та­гын да нин­ди­дер хик­мәт бе­лән ан­нан чы­гып, ар­ба­сын­да җә­һән­нәм­гә ил­теп ау­да­ра.

 

VIII

Әгәр дә мин ип­тәш­лә­рем­нең бо­лай кө­не-тө­не эш бе­лән ге­нә мәш­гуль бу­лып, урам­га чы­гып та тор­мас­лык­ла­рын ал­дан ук бел­сәм, бәл­ки авыл­га кай­ту тү­гел, бо­ры­лып та ка­ра­ма­ган бу­лыр идем. Ан­да сең­лем бе­лән әт­кәй-ән­кәй Ка­ра диң­гез бу­ен­да, иң ки­мен­дә бе­рәр ком­лы ел­га ярын­да сырт кыз­ды­ра­лар­дыр, дөнья рә­хәт­лә­рен ги­зә­ләр­дер ин­де? Ә мин мон­да көн­нәр бу­е­на каң­гы­рып, үзе­мә нин­ди эш та­бар­га бел­ми­чә ап­ты­рап йө­рим. Бул­ды­ра ал­мас­мын дип кур­ка­лар­дыр, бер ге­нә йо­мыш та куш­мый­лар. Ки­рә­гем юк мон­да. Ба­лык­ка да ял­гы­зым тө­шәр­гә шик­лән­де­рә. Әл­лә нин­ди Су ана­ла­ры ха­кын­да сөй­ләп ба­шым­ны әй­лән­дер­де­ләр дә, хә­зер үз­лә­ре дә: Ай­дар, Га­мил, Җи­һан­гир — мич ара­сын­да ка­чып ята тор­ган­нар­дыр? Бу­лыр, бу­лыр. Юри ба­тыр ке­бек кы­ла­на­лар ул авыл ма­лай­ла­ры, ә үз­лә­ре Ка­ми­лә­дән дә кур­ка­лар. Те­ге көн­не таш­лап ук кач­ты­лар бит әле, та­бан ас­ла­ры гы­на ял­ты­рап кал­ды...

Мин үзем­нең дус­ла­ры­ма үп­кә­лим дә, ачу­ла­нам да. Әм­ма һич фай­да юк. Го­мер­лә­ре чө­ген­дер ба­су­ын­да үтә, бе­ләм. Кич­кә арып кай­та­лар да йок­лый­лар­дыр ин­де бо­лар. Шәп­ләп яң­гы­ры да явып кит­ми бит аның, кыр­га чы­га ал­мас­лык итеп. Юк, ул гы­на тук­та­та ал­мас алар­ны. Әнә юнь­ле ке­ше­ләр җи­ләк­кә дә йө­ри баш­ла­ды­лар ин­де. Бер­гә-бер­гә ба­рыр идек. Әл­лә кай­чан кай­тып, ур­ман­на­рын да бер ме­неп күр­гән юк. Кем бе­лән йө­рим ди мин, ял­гыз ба­шы­ма ан­дый юл­га чы­гу ярый­мы соң?

Ба­шы­ма кил­гән уй­ны тө­ше­реп кал­дыр­мас­ка те­ләп, үзем бе­лән тиз­рәк өй­гә алып йө­гер­дем. Га­дә­тен­чә әби­ем, йорт эш­лә­рен ка­рап ма­та­ша иде. Аның итә­ге­нә ди­яр­лек ки­леп ябыш­тым, тың­ла­ма­са, тең­кә­сен ко­ры­тыр­га бул­дым:

— Әб­кәм, әбе­кә­ем, алып бар ми­не ур­ман­га! Җи­ләк ашый­сым ки­лә... Әби, дим, әбе­кә­ем...

— Абау, нин­ди пе­си ба­ла­сы бу?

Юк ин­де, ан­дый гы­на ял­ган үр­тәү­лә­ре­нә би­ре­шеп тор­дым тү­гел. Бел­мим­ме­ни мин, аң­ла­мыйм­мы? Ба­ла-ча­га хи­са­бын­нан күп­тин-күп эл­гә­ре чык­тым ин­де. Алып бар­сын ми­не җи­ләк­кә, и бет­те кит­те!

Әм­ма әби­ем­не күн­де­рү бер дә җи­ңел эш бу­лып чык­ма­ды. «Хә­зер, бу эшем­не бе­те­рим дә, мон­ысын гы­на кал­дыр­мыйм!..»— дия-дия җит­меш төр­ле кы­рык­ма­са-кы­рык нәр­сә­ләр­не баш­ка­рып та, алар яны­на бү­тән­нә­рен та­ба тор­ды. Ар­тын­нан бер адым да кал­ма­сам-кал­ма­дым, мин дә үзем­не­кен ту­кый тор­дым. Ба­ры­бер фай­да­сы ти­мә­де. Ул әле җим бол­га­тып та­вык­лар­га бир­де, каз бәб­кә­лә­рен аша­тып кайт­тык, шул ара­да бо­зау­га су тө­ше­рә­се, төш­ке­лек­кә абый-апа­га аш хә­зер­ли­се, чәй ку­я­сы ит­те. Бо­лар ара­сын­да идән­нәр­не сөрт­те. Ин­де ге­нә бу­ша­ды ди­гән­дә та­гын та­вык­лар­га җим бол­гат­ты, кай­тып кер­гән каз бәб­кә­лә­рен аша­тып, ка­бат су бу­е­на ку­ды, те­ге­се-бу­сы. Мин дә ия­реп ке­нә йөр­мәс­кә ты­рыш­тым, тиз­рәк эш­лә­ре бет­сен дип бу­лы­шыр­га алын­дым. Әм­ма җим бол­га­тыш­кан­да аяк­ла­рым йом­шак әй­бер­гә ба­су ар­ка­сын­да та­еп ки­теп, су­лы та­га­рак­ка ар­тым бе­лән утыр­дым, чал­ба­рым­ны чай­кап, ко­яш­ка эләр­гә ки­рәк бу­лып чык­ты. Ул гы­на ки­бәр­гә өл­гер­гәч, бо­зау­га аш­лы чи­ләк тө­ше­рә кит­кән идем, та­гын эшем ки­рә­ген­чә ба­рып чык­ма­ды. Ах­мак бо­зау, баш­ла­рын чай­кап, өс­те­мә таш­лан­ды. Үз-үзем­не бе­леш­тер­ми, чи­ләк­не аңа кап­ла­дым да — әл­лүр өй­гә та­ба. Ярый әле бәй­ләп ку­ел­ган икән. Ка­зы­гы нык­лы бу­лып чык­ты. Югый­сә маң­га­е­на утыр­тып кай­тып ке­рә­се иде.

Ми­нем уң­ма­ган­лык­ны аң­лап, әби­ем кул ара­сы­на кер­тер­гә ка­бат те­лә­мә­де бул­са ки­рәк. Та­гын итә­ге­нә та­гы­лып йө­рү­дән баш­ка­сы кал­ма­ды.

— Бү­ген соң бит ин­де, ме­нә ир­тә­гә ба­рыр­быз! — дип сүз бир­гәч ке­нә ты­ныч­лан­дым. Әм­ма ми­ңа ин­де бо­лай да кү­ңел­ле, әби­ем­нең куш­та­ны бу­лып йө­рү­нең үз ях­шы як­ла­ры бар иде. Ан­да ул бе­рәр кән­фит би­рә, мон­да ку­ра җи­лә­ге кап­ты­ра, те­ген­дә бе­рәр ашый тор­ган үлән өзеп би­рә, исем­нә­рен аң­ла­та, сер­ләр дөнь­я­сы бе­лән та­ныш­ты­ра. Җай­лап ка­ра­саң, куз­га­ла­гы-юа­сы да ме­нә шу­шы бо­лы­ны­быз­да гы­на үсә икән, ул кә­җә са­кал­ла­ры ди­сең­ме... Ире­не­ңә ти­дер­сәң, бет­те ин­де, ча­быр­та да чы­га­ра, җа­ен бе­леп ке­нә ашар­га ки­рәк!

 

IX

Әм­ма бү­ген-ир­тә­гә дип ышан­дыр­ган әби­ем сү­зен­дә тор­ма­ды. Көн ар­тын­нан кил­гән көн үз­лә­ре­нә хас мә­шә­кать­лә­ре бе­лән үтә бир­де. Мин ин­де ата каз­дан ку­рык­мый­ча, оя­ла­рын чы­бык бе­лән туз­ды­рып, йө­гер­теп ке­нә су бу­е­на ку­ып тө­ше­рәм, та­вык-че­беш­ләр ара­сын­да мәш ки­ләм, те­ге­сен-мо­ны­сын эш­лим, гел дә кул ара­сын­да йө­рим. Ә уй­ный­сы ки­лә. Ял­гыз ба­шы­ма ба­лык кап­ты­руы да кү­ңел­сез. Дө­рес­рә­ге, Су ана­сы ки­леп чы­гу­дан кот­ла­рым оча. Яр кы­ры­е­на кил­дем юк ин­де хә­зер!

Ур­ман­га бар­саң да ин­де, Шү­рә­ле оч­рап, адаш­ты­руы бар? Әби­ем­нең тең­кә­сен ко­ры­там. Бер-бер әки­ят ише нәр­сә сөй­лә­вен үте­нәм. Со­рап ку­ям:

— “Шү­рә­ле” ди­ләр дә “Шү­рә­ле” ди­ләр... Күр­гә­нең бар­мы, әби­ем? Без­нең ур­ман­да юк­тыр ул?

— Ниш­ләп бул­ма­сын ди?

Мо­ны­сын ук көт­мә­гән идем. Ко­лак­ла­рым үрә то­рып, тә­не­мә кур­ку йө­гер­де. Шу­лай да ми­нем өчен бу кы­зык иде. Сөй­лә­тер­гә уй­ла­дым.

Әби­ем­нең әки­я­те «Нәкъ Ка­зан ар­тын­да...» дип баш­ла­ныр­га ти­еш иде. Ми­ңа ях­шы та­ныш ул. Ту­кай абы­е­быз яз­ган бит аны, һәр­бер мәк­тәп ба­ла­сы бе­лә. Әле бер­ва­кыт шу­лай әби­ем әл­лә нин­ди сер­ле та­выш­лар бе­лән бер көй көй­ләп җи­бәр­гән иде. Шун­да ук ял­гап кит­тем: «Йо­сыф-Зө­ләй­ха» иде ул. Җит­мә­сә бу әсәр­не кай­чан кем яз­ган­лы­гын да хә­бәр ит­кәч, әби­ем­нең ап­ты­раш­лы күз ка­раш­ла­рын күз ал­ды­гыз­га ки­тер­сә­гез иде. Хәй­ран­нар гы­на кал­ды. Бу ба­ла үз акы­лын­да­мы икән дип маң­га­ем­нан да то­тып ка­ра­ды, һе, әл­лә кем дип уй­ла­ган­дыр ин­де ул ми­не... «Кыйс­саи-Йо­сыф» поэ­ма­сын укып ка­ра­ма­ган, дә­рес­ләр­дә эч­тә­ле­ген сөй­ләп, сүз­лә­рен ят­лап ап­ты­рап бет­мә­гән бе­рәр та­тар уку­чы­сы бар ми­кән ул? Юк­тыр. Ә әби­ем шу­ны да уй­ла­ма­ган икән... Шә­һәр ма­лае ди­гәч тә, на­дан бу­лыр­га ти­еш ми­кән­ни ул? Бе­лә­без, бик бе­лә­без! Энә­сен­нән җе­бе­нә ка­дәр үк тү­гел­дер дә, әм­ма...

Әби­ем­нең Шү­рә­ле­се әл­лә нин­ди әкә­мәт нәр­сә­кәй икән. Мин ин­де аны бүл­де­рер­гә дә уй­ла­ган идем, оны­ты­лып кы­на кит­кән­мен. Ярый әле са­быр­лы­гым җит­кән, көл­ке­гә ка­ла­сы бул­ган­мын.

Әки­я­тен әби­ем бо­лай баш­лап кит­те:

— Бо­рын за­ман­да бер си­нең төс­ле ма­лай ур­ман­га кит­кән. Җи­ләк җы­яр­га. Уң­га бар­ган, сул­да йөр­гән, әм­ма бер дә җи­ләк­лек та­ба ал­ма­ган. Шу­лай да һа­ман эч­кә­рәк ке­рә баш­ла­ган. Буш кул бе­лән ур­ман ка­дәр­ле ур­ман­нан әй­лә­неп кай­та­сы кил­мә­гән­дер ин­де...

Шу­лай итеп, ба­ра икән бу, ба­ра икән, бер ялан­га ки­леп чык­кан. Ка­ра­са, җи­ләк­лек, ди. Бер­сен­нән-бер­се кы­зыл­лар, эре­ләр, тәм­ле­ләр икән. Тиз ара­да ма­лай җы­яр­га да ке­реш­кән. Уг­лан­ның бо­лай ашы­гу­ын күр­гән кош­лар бер-бер арт­лы ки­лә­ләр дә:

— ­Мон­нан җи­ләк җый­ма... Мон­нан җи­ләк җый­ма... Бу бо­лын­га Шү­рә­ле ху­җа...— дип, кат-кат әй­теп ка­рый­лар ди, әм­ма уг­лан алар­ның әйт­кән­нә­ре­нә ко­лак сал­мый икән.

Ул да тү­гел, ур­ман­да­гы ки­ек-җан­вар­лар да ки­леп:

— Бу бо­лын­нан җи­ләк җы­яр­га яра­мый,— дип, акыл би­реп ка­рый­лар ди, әм­ма уг­лан алар­ның сүз­лә­ре­нә дә ко­лак сал­ма­ган.

Шул ара­да аның ты­ры­сы да тул­ган. Юл­дан ки­ре бо­ры­лыр­га гы­на уй­ла­ган, кай­сы як­ка ба­рыйм икән дип ап­ты­раш­та да кал­ган. Күз­лә­ре­нә кай­нар яшь­ләр кил­гән. Та­ма­гы да ач­кан. Ниш­ләр­гә дә бел­мә­гән. Җи­ләк ашап та­мак туя ди­ме­ни ул?

Шун­да ур­ман еш­лы­гын­нан уг­лан­га әни­се­не­ке төс­ле та­выш бе­лән кем­дер эн­дәш­кән:

— ­Ты­ры­сың­ны кал­дыр, ба­лам, мин си­ңа юл­ны күр­сә­тер­мен! — ди икән.

Әм­ма уг­лан­ның ты­ры­сын кал­ды­рыр­га те­лә­ге юк шул... Ни­гә таш­ла­сын ди ул аны, кө­не буе йө­реп, тәм­ле­лә­рен һәм кы­зыл­ла­рын гы­на сай­лап җый­ды бит.

Тот­кан да, бер сук­мак­ны ни­ят­ләп, уг­лан бу бо­лын­нан ерак­ка­рак ки­тәр­гә уй­ла­ган. Әм­ма ар­тын­нан те­ге та­выш та­гын ише­тел­гән:

— ­Ты­ры­сың­ны кал­дыр, ба­лам, мин си­ңа юл­ны күр­сә­тер­мен! — ди икән.

Уг­лан йө­ге­рә үк баш­ла­ган. Гү­я­ки шу­шы сук­ма­гы­ның очы авыл­ла­ры­на ки­леп чы­га да — ко­ты­лам дип уй­лый икән бу.

Шу­лай шак­тый ара юл йө­гер­гәч, аяк­ла­ры ары­ган, ты­ны кы­сы­ла баш­ла­ган, уты­рып хәл алыр­га уй­ла­ган. Әм­ма те­ге та­выш яңа­дан ка­бат­лан­ган. Уг­лан тиз ге­нә шул як­ка ка­ра­ган һәм ан­да тән­гә бик ябык, эре ак теш­ле, маң­га­ен­да мө­гез­ле, ишәк­не­ке төс­ле ике ко­лак­лы, әм­ма ка­рап то­ру­га адәм су­рә­тен­дә­рәк бер зат­ны кү­реп, кү­ңе­ле­нә кур­ку йө­гер­гән.

— Син мин­нән ку­рык­ма,— дип әй­тә икән бу зат,— һич­бер явыз­лык кыл­мам. Ях­шы ит­кән­сең, җи­лә­гем­не җый­ган­сың!






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных