ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Кайнаналар посып ята 17 страницаАвыл хуҗалыгы институтында уздырылган кичә Җантимергә ошамады. Университетта моның ише бәйрәмнәр күңеллерәк һәм ничектер уңайлырак, әйтергә мөмкин, күркәмрәк була торган иде. Ә болар — авылчарак. Дөресрәге, шәһәргә авышырга омтылган авылчарак икән. Мәгәрем ки нәкъ авылда уздырыла торган бәйрәмнәр төсле кичәләр оештырсалар, бу уңышлырак һәм экзотик аһәң белән баетылганрак булыр иде. Нигә дип әле алар да шәһәргә тартылырга омтылалар? Әнә Казан Мәдәни үзәге, кала үзәгендә төзелгән амбар кадәрле замана бинасы икәнлеген дә онытып, авылча аулак өйләр, каз өмәләре кебек йөрәкләрне гайрәтләндерерлек халык йолаларын үле хәлгә төшереп, Казанга китереп такты. Авыл белән шәһәрне якынлаштыру уенда хыялланган коммунистларның да бу рәвешле кылану мөмкин икәнлек башларына да кереп карамас иде юкса. Әмма Җантимер шушы кичәдә Сибгать белән танышты. Монда кызларны күңеле якын күрмәде. Кичә иң кызган вакытта Таһирҗан белән аның бәхетле мәхәббәт алиһәсен калдырып залдан чыккан иде, элекке танышларын очратты. Сүз арасында алар янына Сибгать килде. Белешләр түгел иделәр. Җантимернең авылдашы, быел гына укырга кергән Дамир исемле егет аларны таныштырды. — Җантимер абый, бу — безнең белән яшәүче Сибгать абый була! Хәзер диплом язалар. Шунлыктан кичәләргә бик йөрми,— диде Дамир, сары озын чәчләрен сулдан уңга каерып һәм ак йөзенә уелган зәңгәр күзләрен кабарта төшеп сөйләнеп. — Ә, Сибгатьмени? Таныш булыйк,— диде Җантимер, бу егетнең чыннан да Җәмиләгә лаеклымы-түгелме икәнлеген беренче күрешүдән үк чамаларга теләгәндәй сынап карап торып.— Таныш булыйк, Дамирның авылдашы Җантимер булам! Сибгать тә үзен кыюсызрак тотты. Чәчләре җиткән, дулкынланып иңенә төшкәннәр, бераз агара башлаган бөртекләре дә күзгә ташланып тора. Егетнең килеш-килбәте ким-хурлардан түгел икән. Буе гына уртача кебек, һәрхәлдә Дамир белән Җантимердән бер башка тәбәнәк үзе. Әмма башкалардан бераз калкулырак. Кылчыкланып сөйләшә. — Әһә, Җәмиләнең авылдашларыннан икән алайса. Беләм, беләм. Бер мүкләк сыер белән очрашып сөйләшергә туры килгән иде элекләрне. Акыл сабагын арттарак калып укый икән, бераз ярдәм иттек үзенә. Күренгәлиме соң? Сабир-җан, дигәннәре, директор малае диме шунда?..— Сибгать баскан җирендә уңга-сулга кизәнеп, уч төбенә йодрыгын суккалап, шактый җиңелдән сүз болгатып ташлады. Әмма кызыклы тәкъдиме дә бар икән үзенең: — Әйдә, Дамир, дәш авылдашыңны, бер шешә шәраб бар, андый әйберне мондый бәйрәм көнне калдырып булмый бит инде, аударырбыз,— диде. Җантимер сыйлануга каршы түгел иде. Башкаларның да иярергә исәпләре булуга карамастан, Сибгать аларны кире какты. Беренчесен күтәргәннән соң, Дамир кабат кичәгә китеп барды, Сибгать белән Җантимер күзгә-күз генә калдылар. Тагын берәр стаканны бушатып куйдылар. Сибгать бертуктаусыз Җәмилә хакында сөйләнде, кырыкмаса кырык җирдә кабатланды. Сүзләреннән шул аңлашылды: егет үзенекен һичкайчан ычкындырмаячак! — Бик беләсең килсә,— дип сөйләде Сибгать,— бик беләсең килсә, Җәмилә минеке һәм минеке генә булып калырга тиеш! Аңа һичкем өйләнмәячәк, ул һичкем яры булмаячак, миннән башканың! Җантимер тыныч кына тыңлады да тыңлады. Кайвакыт Сибгатьне куәтләгәндәй, яки инде тыңлаганын аңлатып баш селкергә, яисә әйе сүзен телдә тибрәтергә мәҗбүр булды. Кыскасы, ул аны аңларга тырышты һәм чын күңеленнән егетне үксез мәхәббәткә төшүе өчен кызгана башлады. — Мин бит беркем белән дә йөрмәдем, бер генә кызга да юри булса да ябышмадым. Малай чагымнан бирле күз алдымда Җәмиләдән бүтән илаһи затның торганын хәтерләмим. Мин аны беренче күрүдән яраттым, шунлыктан ул Сибгатьнең бу сүзләреннән Җантимер аптырабрак калды. Белеп сөйләшәме бу, әллә инде сукыр килешме? Монысы аңлашылмады. Ә нигә Җантимердән Җәмиләнең егете кем икәнлеген сорамый икән? Беләдер! Сибгать кабатланды. Кабатланган саен тәвәккәлрәк һәм усалрак булырга тырышты. Шәраб тәме Җантимернең авызында күптән кипте, тәненә сеңде. Кабат айныды, ә Сибгать һаман исерекләрчә сөйләнә бирде... — Мин Җәмилә өчен сугышырга әзер, хәтта атышырга! Ничек кенә булмасын, ул бары тик минеке генә! Ул бары тик минеке генә, и, всё!.. Ә кызның кемне яратуы-яратмавы аны бөтенләй кызыксындырмый иде. Җантимер үзенең Зарифәгә гыйшык тотып йөргән чакларын исенә төшерде. Ул вакытта аңа трактористлар курсында укып маташкан авылдашы Гыйльметдин бәйләнеп алган иде. Ул да шушындый ук сүзләрне янау белән әйтте түгелме соң? Шунда аннан Җантимер сораган да иде әле: — Зарифә үзе кемне яратса, шуның белән йөриячәк инде!— дип.— Син аны яратканыңны әйтәсең дә, ул, моңа карап, сине яратыр микәнни соң? Белмим! Моңа каршы кылчык Гыйльметдин ничек җавап бирде әле? Башта авызын тутырып көлде, аннан соң, күкрәк суга-суга: — Миңа комачаулаучы кеше булырга тиеш түгел. Яраттыра белербез. Иң мөһиме — үзем яратам. Кызлар шулай алар, син яратсаң, синеке була, мин яратсам, минеке, белдеңме?! — дип, Җантимерне тәмам аптырашта калдырган иде. Боларга кызның уй-кичерешләре, йөрәк хисләре бернәрсә дә тормый. Теләсәләр, яраткан кешеләренең җаннарын таптап та китәргә күп сорамаслар?.. Гыйльметдиннән шундый сүзләрне ишетү Җантимерне гарьләндерде. Ачуы кабарып, кулларын йодрыклады. Әмма алар — бишәү, ул берүзе генә иде. Җантимер кискен хәрәкәт ясауга, Гыйльметдиннең мөритләреннән олырагы, Тәкә Самат дигән кушамат белән дан алганы Җантимернең яңагына менеп тә төште: — Селкенмә, егет, ипи шүрлегең җимерелер,— дип масайды, җитмәсә.— Монсы әлегә аванс кына, получкасы соңрак булыр, акылыңа килмәсәң! Җантимер көчсез иде, буыннары ныгып җитмәгән. Әмма сүз белән булса да җавап кайтармыйча калмады ул бу вакытта: — Зарифә үзе кемне сайлый, шуңа булсын! Мин аны яуларга теләмим. Ул хайван да түгел, җир дә түгел, талап алырга. Ә тере кеше!— дип кенә әйтә алды. Әмма Гыйльметдин кырт кисте: — Кыз ич ул, минеке булыр. Булмаса, булдырырбыз! Бу вакыйгадан соң ничәмә-ничә еллар агып кына үтеп киткәннәр. Зарифә исә барыбер Гыйльметдингә тәтемәде, Җантимернең дә күңелен башка берәү яулады. Шушыларны исенә төшергәнлектән, Җантимер бу юлы Сибгатькә эндәшмичә калды. Файдасы булмаячак иде. Ә Сибгать һаман сөйләде дә сөйләде, бүлмәне уңнан сулга айкады, йодрыгы белән уч төбен төйде, сәер кыланышлар ясады. — Мин,— диде ул,— Җәмилә берәүгә чыга калса, туйларына илле кеше җыеп киләм һәм киявен үтереп китәм, яки тукмап, канга батырып. Барыбер үзләренә яшәр көн күрсәтмәячәкмен! Җәмилә минеке генә булырга тиеш! Анда Сибгать күп сөйләде. Шушы аз гына шәрабтан исердеме икән дип уйлады аның хакында Җантимер. Инде соң иде. Кичә таралып, егетләр үз урыннарына кайттылар. Йокларга вакыт җитеп, күптән төн уртасы үткән иде. Әмма Сибгать кенә монда куна калган Җантимергә йокы бирмәде. Әле елады, әле сүгенде, әле йодрык төйнәп йөрде. Шулай да телендә һаман Җәмилә булды, кызга бары тик үзенең генә лаеклы икәнлеген дәлилләргә тырышты. Таң аткач кына арып йокыга китте. Шунда Җантимер дә черем итеп алды. «Әллә Дамир бер-бер сүз сөйләдеме икән? — дип уйланды егет.— Юк, мөмкин түгел, ул вакытта Дамир Казанда иде... Әмма кем белән гәпләшеп утырганын белеп такылдагандыр инде бу юләр. Юкса болай ук аптыратып бетермәс иде... Ә йөзгә-сынга күркәм күренә үзе. Җәмиләгә юк-бар кешеләр гашыйк булып йөрмәгәннәр икән!» Кичке акыл иртәнгә ярамый, диләр. Икенче көнне егетләр кайсы кая таралыштылар. Җантимер исә лекция тыңларга китеп барды. Укулары болай да күп калган иде. Таһирҗан ул көнне кич кенә кайтып күренде, кәефе яхшы, авызы ерык иде. Җәмилә хакындагы уйларын Җантимер күңеле түренә бикләп куйды. Әмма вакыт-вакыт сөю-сәгадәт йөрәк түреннән сагыш булып ургыла-ургыла чыга да аны бөтенләй кайгылы итә, тормыштан аера иде. Болай яшәве бик авыр исә дә, яшь кеше өчен үзенә күрә бер ләззәт тә иде. Элек шушы тойгыны Зарифә хакында хатирәләре һәм изге хыяллары бүләк иткән булса, хәзер аның урынын тулысынча Җәмилә биләп алганлыктан, сөю рәхәтлеге аңа дәрт тә өсти торды. Ул үзен хәзер гомерендә беренче тапкыр чын мәгънәсендә гашыйк кешеләрдән саный башлады. Шулай да Сибгатьне кайвакыт исенә төшереп, кешелек сыйфатлары өстен чыгу аркасында: «Аның өчен Җәмилә кирәк, Җәмиләсез үзен-үзе харап итәчәк ул! Әллә мин аларның бәхетенә комачау итүче микән?» — дип тә уйлап куя һәм шушы соравына җавап эзли, хәтта тапкан төсле була иде. Моның нәтиҗәсендә: «Җәмиләне Сибгать бәхетле итәр, миннән аңа бәхет килмәс!» — дип, ахмак фикернең ялтырап куюыннан күңелен адаштыра торды. Тик җаны гына бу нәтиҗәне кабул итә алмый һәм төшләренә Җәмиләсе кереп, Җантимер юклы-барлы уйларыннан арына алгалады. Шул рәвешле сентябрь һәм октябрь айлары үтеп китте. Уфа белән Казан арасында ике гашыйкның мәхәббәт хатлары йөреп торды. Әмма Сибгать тә югалып калмаган икән, Җәмиләнең күңелен ул да әле хат белән, әле бүләк, әле үзе барып-килеп яуларга тырышкан. Туктаусыз булып торган һөҗүмнән әлбәттә, кыз, нинди генә ныгытма кебек күренмәсен, бирелергә дә мөмкин. Шулай да Җантимергә булган мәхәббәте аның җанын саф килеш саклап калган иде. Көннәр үз тәртибе белән уза торды. Ноябрь ялларының берсендә Җәмилә һәм Җантимер туган авылларында күрешергә хат аша килешенделәр. Көз яңгырлы һәм авыр булса да, алар кайтканда көннәр ничектер яктырган, ара-тирә кояш та чыгып, инде йокыга талган табигатьне уятырга маташа төсле иде. Авылда Җантимернең балачак дусларыннан Салих белән Васил дә ялда икәннәр. Очрашуга, беренче сүзләре кайдан булса да шәраб алып, күрешүне билгеләп үтү тәкъдиме белән башланып китте. Егетләрнең кәефләре шәплек күренеп тора. Җантимер дә каршы килмәде. Кичен су буена җыелыштылар һәм утырулары озак та үтми җырга авышты. Өчесе дә шактый исерделәр. Аларның гөрләшүләренә башка егетләр дә килеп кушылды. Берсе дә буш кул белән түгел иде. Һәммәсе үз җайларыннан берәр сый чыгардылар. Җантимер тәмам исерде. Гомерендә беренче тапкыр шушы хәлгә калуы иде. Моңа кадәр кабып кына куя торган егет иде үзе. Ә бүген авызланды, салган берсен күтәрә барды. Әллә нинди кызык әкәмәтләр сөйләп бетерде, ә күңелендә һаман да Җәмиләсе булды. Очрашачак алар. Җантимер бәхеткә күмәчәк үзен. Йөрәгендә саклап килгән барлык сүзләрен вә серләрен чишеп салачак һәм кызның кулын сораячак, беткән баш бетсен! Икесе ике шәһәрдә яшәсеннәр, юклы-барлы ел ярым эчендә берни дә булмас әле. Өйләнешсеннәр генә! Шушы уйлары белән мәҗлесне ташлап, Җантимер клубка таба юнәлде. Әмма аякларында көчсезлек сизеп, бераз туктап торды, артыннан Салихның: — Бүген йөрмә, анда ни калган, кем дә юк,— дип кычкырган сүзләренә дә колак салмады, яңадан үзен кулга алып китте дә барды. Клуб юлы су аша чыгып, тауга таба алып менә иде. Җантимер басмадан чак кына егылып төшмәде. Әмма күтәрелә барган юл аның бөтен егәрен алды. Исерек башы әйләнә иде, йолдызлар буталдылар. Сәрхуш егет, читкәрәк китеп, яр кырыена утырды һәм, күзләре йомылып, йокыга чумды. Өсте-башы карарлык түгел, шакшы һәм балчык кына иде инде. Җантимер эреп йоклады. Төнге сәгать берләрдә генә суык җилдән айнып киткәндәй булды. Үзенең кайда ятканлыгын берара аңлашмый торды. Шунда кемнәрнеңдер сөйләшкән тавышын ишетеп, аңы тагын да буталды. Болар фонарь белән Җантимернең йөзенә яктырттылар. Аннан соң, һични әйтеп тормастан, берсе аңа шактый каты итеп сукты, егет урталай бөгелеп төште. Типкәләделәр-типкәләделәр дә, үз эшләренә вәхшиләрчә куанышып китеп бардылар. Шактый озак ятты Җантимер. Көзге салкын җил аның ертылган изүләре аша үтәли йөрде. Инде суына барган тәне үлем белән яшәү арасында тартышты. Иреннәре ярылган, маңгай һәм авыз-борыннарына кан укмашкан, авырта иделәр. Яшьлек өстен чыкты. Үлеп яткан Җантимергә җан керде һәм ул тагын күзләрен ачты. Күкнең читендә генә матур, бик матур ярымай урак кебек кадалып тора иде. Чалт аяз төн. Киек каз юлы кыйбла тарафына дәшә. Анда Җәмилә белән Җантимер гүяки кошлар кебек очып бара иделәр. Бу сурәт озак бозылмады. Егетнең акылы кайнады, җаны сикерде. Әмма серле сурәт барыбер югалмады. Егет белән кыз. Кулга-кул тотышканнар да еракка-еракка очалар. — Җәмил ә-ә-ә!.. Җантимер кычкырып җибәргәнен сизми дә калды. Нәрсә булды соң? Нишләп монда ята ул? Егет боларның берсен дә аңламады. Сөеклесенең исемен кычкыруга, дөнья үз төсенә кайткандай булды. Төн шыксыз һәм караңгы, суык иде. Күктә болытлар куера башлап, ай һәм йолдызларны йотарга тотындылар. Җантимер аякларына басты. Тагын чайкалып китте. Баш чүмечен тотты. Бу урыны бик нык авырта, әмма ярасы юк иде. Белгәннәр кайда сугарга! Егет инештә кулын-битен юды. Ул инде тәмам айныган, әмма барыбер хәлсез иде. Аны кемнәр кыйнады, ни өчен? Ул бу сорауларына җавап таба алмады. Бәлки аларга Җантимер берәр начар сүз әйткәндер, сүгенгәндер? Кем белә, бәлки? Эчмәскә кирәк иде шушы кадәр, эчмәскә кирәк иде! Инеш җырлый-җырлый акты та акты. Төннең салкыны да, көз булуы да, Җантимернең хәле дә аңа барыбер иде. Адәм балалары сагышлансалар, кайгыга батсалар, аның янына киләләр, инде ничә йөз еллар буена тәннәрен юындыра, җаннарын сугара, кайгыларын агыза ул аларның. Моннан соң да шулай булыр. Җансыз хирург-врач төсле ул. Аңа барыбер, чүп агызамы, әллә инде сагыш-кайгынымы? Икесе дә бер үк нәрсә түгелмени? Кулын-битен югач, Җантимер сәгатен эзләде. Тимәгәннәр икән. Акчалары да урынында. Нәрсә өчен кыйнаганнар? Кем белсен... Җантимер, чүгәләгән җиреннән калкып, ярдан өскә карады. Аның йөзенә үткер фонарь белән тагын яктырттылар. Егет ике шәүләне генә чамалап калды. Алар эндәшмәделәр. Җантимер үзенең беләкләрендә көч сизде. Хәзер ул аларны изеп ташлаячак. Ике як бер-берсенә якынлаша бирде. Җантимер, кайнарланып: — Кем кыйнады мине? — дип, дошманнарыннан санаган ике шәүләгә ташланды. Биле буйлап кайнарлык йөгергәнен тойды. Гүяки тәненә ут кадалды һәм эчәгеләрен айкап чыгарды. Аяклары кинәт хәлсезләнеп, гәүдәсе чайкалды һәм ул ярдан түбән таба, суның уртасына ук диярлек егылып төште. Инеш кочагында тыныч һәм рәхәт иде. Җантимернең җырлыйсы килде, җырлыйсы, кычкырып бер җырлыйсы. Әмма тавышы чыкмады. Инеш аны ташлы шарлавыкка чыгарды. «Ничек батып үлмәдем икән? — дип уйлады ул.— Ничек батып үлмәдем икән?» Акылы җавап таба алмады. Хәер, кирәк тә түгел иде инде. Чөнки Киек Каз Юлы бит бу, инеш түгел. Әнә ул үзе дә очып бара. Киек Каз Юлыннан. Ак канатлы, энҗедәй ап-ак каз. Кая оча? Җылы якка, рәхәт, бәхетле җирләргәдер инде... Ә нигә ялгызы гына?.. Иртәнчәк кар яуды. Шарлавык эчендәге ташларны һәм яр буйларын юка гына элпә белән боз сарган иде. Бөтен дөнья ап-ак булган. Берничә көннән җиргә кар ятса, каз өмәләре башланып китәчәк, халык бәйрәм итәчәк. Авылның күңелле һәм шатлыклы көннәре бу. Кичләрен яшьләр бәлки аулак өйләр оештырырлар, биерләр-җырларлар. Апалар каз маенда гына тәбикмәк һәм коймак пешерерләр. Каймакка манып-манып абзыйлар чәй эчәрләр. Җәмилә авылга бер генә көн өчен, Җантимерен күреп, кайнар иреннәрен үптереп, кочагында җылынып, сүзләреннән иркәләнеп китәр өчен генә кайткан иде. Әмма очраша алмауларыннан, егетнең алдавыннан күңеле киселде, күзләренә яшь тулды, төне буе йоклый алмады. Юклы-барлы бер-ике сәгатькә генә күзләре йомылды. Төш күрде. Төшендә Киек каз юлы буйлап адашып очканын күзаллаудан кычкырырдай итте. Шунда кайдандыр Сибгать килеп чыкты. Кулында ук-җәя иде. Аңа төбәп атты. Җәмиләгә тиде һәм шушы юньсезнең кочагына ул егылып төште. Сибгать авыз күтәреп көлде. Җәмилә Җантимерен чакырды. Әмма бәгырь кисәге аны ишетмәде. Киек каз юлы буйлап каядыр еракка ашыга-ашыга очты, энҗеле ялгыз аккош булып очты. Әйләнеп тә карамады. Җәмилә куркынып уянды. Әнисе аның янында басып тора иде. — Ни булды, балам? Кемне дәшәсең? Саташасың бугай? — диде ул, юатулы тавышы белән бер-бер артлы сораулар яудырып.— Китәсем бар дигән идең. Кешеләр кузгалганчы юлга чыгыйк. Төше онытылды. Җәмиләгә ашыгырга кирәк иде. Эшкә соңарырга ярамый. Бүген китсә, Уфага кичкә генә барып җитәчәк, аннары — эш-эш-эш. Урамда ап-ак мамык кар яуган иде. Бөтен дөнья яктырып киткәндәй. Иртәнге эңгер-меңгер кар аклыгы белән сизелми дә. Җәмилә биштәр-сумкаларын җыештырды да юлга чыкты. Әнисе озата килде. Кызының Җантимерләр йорты яныннан узган вакытта әйләнеп-әйләнеп караганын күреп торды, йөрәге хәвефкә төште. “Шушы кадәр яратса да яратыр икән” дип уйлады ул үзалдына боегып. — Җантимер дә кайткан булгандыр?—дип сорады кызыннан. — Кайтканын әйткәннәр иде,— диде Җәмилә, сагышлы тавыш белән. — Күрешмәдегезме? — Юк, әни,— диде дә Җәмилә һәм елап җибәрде. Әнкәсенең бәгыре киселде. Ничек кенә юатырга да белмәде кызын — йөрәге парәсен. — Шулай килеп чыккандыр инде. Ышанырга ярыймы соң хәзерге егетләргә,— дип әйтеп, кызын орышкандай итте. Еламасын, имеш! Җәмиләне олы юлга ук чыгарып, озатып ук калды. Кызы, бичаракаем, боек һәм сагышлы күз карашын әнисеннән яшереп кенә саубуллашты да китеп барды. Авылга анасы йөрәген тотып кайтты. Төнлә Җантимер белән булган хәлләрдән кызы төсле үк ул да хәбәрдар түгел иде әлегә. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|