Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Кайнаналар посып ята 14 страница




— К­луб та ачыл­ма­гач, әй­дә­гез мон­да гы­на сөй­лә­шеп уты­ра­быз,— ди­де ул.

Ка­зан кыз­ла­ры тәкъ­дим­не те­лә­ми ге­нә ка­бул ит­те­ләр. Егет­ләр шә­раб ач­ты. Ти­мур уен кар­та­сы чы­га­рып, алар­ны бе­рәм­ләп та­рат­ты, баш­ка­лар да өс­тәл яны­на җы­е­лыш­ты­лар...

Ин­де ва­кыт төн­ге ун­бер­ләр якын­ла­шып ки­лә иде. Бе­рен­че бу­лып уры­нын­нан Җан­ти­мер куз­гал­ды. Сту­дент­лар аңа ияр­де. Сау­бул­ла­шып чык­ты­лар. Ишек ачыл­ган та­выш­ка өр­кеп, әле мы­ек та йөр­тер­гә өл­гер­мә­гән бер­ни­чә егет ки­сә­ге урам­га чы­гып шыл­ды. Кем­дер кой­ма аша си­кер­де. Ип­тәш­лә­ре бе­лән Җан­ти­мер Җә­ми­лә­ләр тык­ры­гы­на ки­леп кер­де. Төн­ге урам­ны ярып та­выш ише­тел­де:

— Җан... Ти­мур!..

Киң урам­нар та­ра­еп кал­ган­дай бул­ды. Ко­ла­гы бе­лән ге­нә тү­гел, кү­ңе­ле бе­лән дә ишет­те Җан­ти­мер. Җә­ми­лә бу, һай, Җә­ми­лә­кәй! Кайт­кан икән!

— Җан-ти­мер!..

Кыз урам­ның икен­че ягын­нан дәш­те, Җан­ти­мер баш­та ук мо­ны шәй­ләп ал­ды. Әм­ма:

— Ти­мур, си­не ча­кы­ра­лар бу­гай? — дип әйт­те. Үр­тә­ве иде­ме бу, әл­лә ша­яр­ту­ы­мы?

— Юк! Җан­ти­мер Кор­бы­ев, си­не ча­кы­ра­лар!

Бу­сы — Кад­рия та­вы­шы. Җан­ти­мер­нең аяк­ла­ры бас­кан уры­нын­да ка­тып кал­ды­лар. Көт­те­реп ке­нә тү­гел, үзе үк ашы­гып кайт­кан Җә­ми­лә­се-Җә­ми­лә­кәе, бә­гы­ре, на­зы, мә­хәб­бә­те!

— Ярый, егет­ләр, ми­не дә­шә­ләр икән,— дип, сау­бул­лаш­кач, ки­ре­гә бо­рыл­ды Җан­ти­мер. Кад­рия бе­лән Җә­ми­лә икәү­дән-икәү ге­нә эс­кә­ми­я­дә сөй­лә­шеп уты­ра­лар иде.

— Исән­ме­сез! — ди­де егет, алар­ны төн­ге ка­раң­гы­лык­ка көч­кә шәй­ләп, кай­да уты­ру­ла­рын ча­ма­лап өл­ге­реп.

Ку­а­ны­чын күк­рә­ге­нә сый­ды­ра ал­мый иде ул хә­зер.

— Кайт­тың да­мы­ни, Җә­ми­лә?!

Их, сөй­лә­шә бел­ми дә ин­де, һай, егет­ләр! Са­гы­нып көт­кән яры­на кем­нәр шу­лай ди? Бә­гы­рем, ярым, дип әй­тер­гә ки­рәк иде, өзе­леп көт­тем, бик озак юга­лып тор­дың, ни­гә ир­тә­рәк кайт­ма­дың ди­яр­гә иде. Ә ул та­гын ни сөй­лә­нә әле?

— ­Бер ат­на­га дип кит­кән идең, Җә­ми­лә, ни­чек ир­тә­ләр­гә бул­дың?

Кыз чын­нан да ашы­гып-аш­кы­нып кайт­ма­ды­мы­ни? Өч-дүрт кө­не-ки­чә­се аңа озын бер го­мер ке­бек то­ел­ды шул. Аның бу рә­веш­ле шул­ка­дәр өзе­леп кай­чан һәм кем­не са­гын­га­ны бар иде? Эһ, Җан­ти­мер, Җан­ти­мер! Чын­нан да, җа­ның ти­мер-таш икән си­нең!

Җә­ми­лә ак­тан да, ка­ра­дан да эн­дәш­мә­де. Аның кү­ңе­ле елый иде. Кай­тып тө­шү­гә ишет­кән бе­рен­че сү­зе шул бул­ды: Ка­зан­нан кол­хоз­га эш­че кыз­лар­ны ки­тер­гән­нәр икән, Җан­ти­мер алар­ны оза­тып йөр­гән! Җит­мә­сә Җә­ми­лә­нең йө­рәк яра­сы­на үз сең­ле­се дә тоз сал­ды: «Җан­ти­мер абый,— ди­де,— Ка­зан кыз­ла­ры­на шә­раб бу­ша­тып уты­ра!»

Ме­нә ин­де үз күз­лә­ре бе­лән дә күр­де Җә­ми­лә: Җан­ти­ме­ре шул кыз­лар­дан кә­еф­лә­неп кай­тып ки­лә!

— ­Ни бул­ды, Җә­ми­лә? Ник эн­дәш­ми­сең?— ди Җан­ти­мер, а­ның да бә­гы­ре өз­гә­лә­нә. Әм­ма кыз­ның ник сөй­ләш­мә­гә­нен­ ә­ле­гә бел­ми иде ул.

— Җә­ми­лә, нәр­сә бул­ды?

— Мин си­ңа әйт­тем­ме? — дип, Җә­ми­лә ачу­лы гы­на сүз таш­ла­ды.

— Нәр­сә­не?

— Кыз­лар озат­ма, ди­дем­ме?

— Мин озат­ма­дым.

— ­Ни­гә ал­дый­сың, ни­чек озат­ма­дың?

Кыз­ның кү­ңе­ле яр­сы­ган иде. Кад­рия уры­нын­нан тор­ды һәм сау­бул­ла­шып кит­те дә бар­ды, Җә­ми­лә кар­шын­да хө­кем кө­теп тор­ган Җан­ти­мер как­кан ка­зык­тай кат­ты да кал­ды. Хә­зер ки­рә­ген ала! Ак­ла­ныр­лык сү­зе дә юк. Җә­ми­лә төн­нең ка­раң­гы­лы­гын үз ти­рә­се­нә җы­еп, дес­пот кы­я­фә­тен­дә, сы­тып таш­лар­дай бу­лып, ачу­ын чак ты­еп уты­ра иде. Бу — рән­җү, мә­хәб­бә­тен аяк ас­ты­на са­лып тап­та­ган мәгъ­шу­гы­на үп­кә­лә­ве иде. Куз­га­ла-ки­тә ал­ма­ды кыз. Аның үз-үзен шу­лай то­тар­га ха­кы бар иде: яра­та ул шу­шы Җан­ти­мер­не, өзе­леп яра­та. Гү­я­ки го­ме­ре буе ярат­кан, та­ны­шып-йө­ре­шә баш­ла­ган­на­ры­на бер ат­на гы­на тү­гел, ту­лы бер го­мер төс­ле!

Еге­те­нең эн­дәш­ә ал­мый то­руы Җә­ми­лә­не бе­раз ты­ныч­лан­дыр­ды. Дө­рес­тән дә хә­зер Җан­ти­мер өчен авыз­га су кап­кан ке­бек то­ру­дан да ях­шы­сы юк, чөн­ки һәр әй­тел­гән сү­зе кыз­ның бә­гы­рен ге­нә изә­чәк.

Җә­ми­лә уры­нын­нан куз­гал­ды. Әм­ма өй­лә­ре­нә ке­реп ки­тәр­гә те­лә­мә­де. Урам буй­лап ат­ла­ды, ар­тын­нан Җан­ти­мер туг­ры эт ке­бек ия­реп ба­ра иде. Яра­та шул ул аны, өзе­леп яра­та!

Җә­ми­лә бу юлы­ Са­бир­җан­нар ту­ры­на кил­де. Җан­ти­мер­не көл­ке хә­ле­нә куй­мак­чы иде­ме, ягъ­ни Са­бир­җан­ны оч­ра­тып, аның ко­ча­гы­на таш­ла­нып, бел­мим? Һәр­хәл­дә кү­ңе­ле­нә ул уй ке­реп чык­кан­дыр?

Әм­ма шун­да гы­на Җан­ти­мер­нең үп­кә­лә­вен­нән ки­нәт кур­кып кит­те. Тык­рык­тан таш­лы чиш­мә бу­е­на төш­те. Чи­рәм­гә утыр­ды. Рә­хәт һәм йом­шак төн, әм­ма кү­ңе­ле ге­нә изел­гән. Чел­те­рәп су ага. Чиш­мә та­вы­шы хәс­рәт­не та­ра­та, ди­ләр, дө­рес икән!

Шун­да Җан­ти­мер дә Җә­ми­лә яны­на ки­леп утыр­ды, ко­чак­ла­мак­чы бул­ды. Кыз бар ачуы бе­лән аның яңа­гы­на ки­те­реп сук­ты һәм, әр­неп елый-елый, егет­нең күк­рә­ген төя баш­ла­ды.

— Мин си­ңа әйт­мә­дем­ме­ни?.. Мин си­ңа әйт­мә­дем­ме­ни?..

— Әйт­кән идең, яра­там дип әйт­кән идең,— ди­де, кыз бе­раз ты­ныч­лан­гач, Җан­ти­мер.— Мин дә си­не яра­там бит. Өзе­леп көт­тем. Са­гы­ну­ым­нан тү­зә ал­мас бу­лып Ка­зан кыз­ла­ры яны­на бар­дым. Әм­ма бер­сен дә озат­ма­дым мин алар-ның,— дип сөй­лән­де.

Җан­ти­мер­нең акыл чиш­мә­се са­ек­кан иде­ме, әл­лә ин­де ак­ла­на да бел­ми­ме? “Иш яны­на куш” ди­гән­дәй, һа­ман ки­рәк­мәс сүз­ләр кыс­ты­ра. Ка­зан кыз­ла­ры яны­на бар­ган­лы­гын ка­бат­лап ни­гә исе­нә тө­ше­рер­гә ки­рәк иде соң? Бо­лай да аң­ла­шы­ла тү­гел­ме?

Ак­лан­ган са­ен егет ка­ра­ла­на баш­ла­ды һәм ты­нып кал­ды, сү­зе бет­те. Йә, нәр­сә әй­тә ала ин­де ул? Һич­бер сү­зе үт­мә­я­чәк. Иң ях­шы­сы — кай­тып кит­сен, яки тик ке­нә утыр­сын ин­де!

Эн­дәш­ми то­рыр­га кем­нең дә ба­шы эш­ли. Әгәр дә ин­де эш­лә­ми икән, ул ва­кыт­та ке­ше са­ны­на ке­реп тә йөр­мә­сен!

— Ни­чек ин­де син алай бу­ла ал­дың, Җан­ти­мер? — дип, авыр су­лыш ал­ды кыз.— Ни­чек алай бу­ла ал­дың?

— Мин си­ңа хә­зер бер кыйс­са сөй­лим,— ди­де егет, шу­ның бе­лән ба­ры­сын да аң­ла­тыр­га те­ләп.— Әгәр дә тың­лар бул­саң?

Җә­ми­лә «я­рар» дип тә, «юк» дип тә әйт­мә­де. Җан­ти­мер мо­ны ри­за­лык бил­ге­се дип аң­ла­ды. Аңа хә­зер ба­ры­бер­дер ин­де? Ара­ла­ры бо­лай да бо­зыл­ды. Дө­ре­сен әйт­кә­нен­дә дә кыз тың­лар­га те­лә­ми.

— ­Мин күп кыз­лар бе­лән йөр­дем ин­де... Хак­тан да — йө­реп ка­ра­дым,— дип, ва­кый­га­лар­ны бә­ян итү­гә күч­те ­Җан­ти­мер.— Әм­ма бер­сен дә ал­да­ма­дым, бер­сен­нән дә ­көл­мә­дем. Йө­ри баш­ла­ган ча­гым­да: «Ме­нә ул — ми­нем бә­хе­тем!»— дия тор­ган идем. Ә со­ңын­нан, бе­раз ва­кыт дус бу­лып йөр­гәч, юк, ул тү­гел, дип кү­ңе­ле­мә шик тө­шә иде дә ­җи­ңел ге­нә ул кыз­ны оны­та тор­ган идем. Ни­чек дип әй­тим, а­лар ми­нем өчен чын мә­хәб­бәт бул­ма­ган­дыр ин­де...

Шу­шы сү­зен­нән соң егет сөй­ләү­дән бе­раз тук­та­лып тор­ды. Кү­ңе­ле моң­лы аның, шу­ңа кү­рә сүз­лә­ре дә тәэ­сир­ле чы­га. Җә­ми­лә дә ты­ныч­ла­нып кал­ган­дай бул­ды ке­бек...

— ­Ми­ңа ин­де егер­ме яшь. Аз­мы бу, күп­ме? Бу яшен­дә егет­ләр оя ко­ра. Ә мин, чын мәгъ­нә­сен­дә ди­яр­гә ки­рәк, яши ­дә баш­ла­ма­дым әле. Си­не дә, бе­рен­че көн­не оза­ту­ым­нан ­соң: «Ме­нә ул — ми­нем бә­хе­тем!» — дип уй­ла­дым. Ярат­тым
­мин си­не, Җә­ми­лә, ярат­тым! Әл­лә ни­чек ке­нә шу­лай ки­леп ­чык­ты ин­де. Кү­ңе­лем тү­рен­дә як­ты ко­я­шым бул­дың син ­ми­нем!..

— Бе­рен­че тап­кыр га­шыйк бу­лу­ым ту­гы­зын­чы сый­ныф­та ук бул­ды, ба­шы­ма са­гыш өй­де. Әм­ма мә­хәб­бә­тем ха­кын­да һич­кем­гә әйт­мә­дем, ә һәр­кем бе­леп ал­ды. Бик авыр бул­ды җа­вап­сыз мә­хәб­бәт­нең ачы­сын та­ту. Бел­мим, нин­ди хәл­ләр­гә төш­кән бу­лыр иде бу баш. Әл­лә ин­де ка­ян­дыр укы­дым, әл­лә үз акы­лым җит­те: бер ге­нә ке­ше­гә ба­гып, аңа гы­на гый­шык то­тар­га яра­мый, берь­ю­лы өч, яки биш кыз бе­лән йө­рер­гә ки­рәк ди­гән ка­нун­ны ка­бул ит­тем. Шу­ның ар­ка­сын­да сөю хи­сен югалт­тым. Чөй­не чөй бе­лән чы­га­ра­лар, шу­лай бит? Мин дә нәкъ шу­ны эш­лә­дем. Ба­ры тик чи­бәр вә ма­тур­лар­га гы­на күз сал­дым. Игъ­ти­бар­сыз кал­ма­дым. Мә­хәб­бә­тем­нең җа­вап­сыз икән­ле­ген то­еп, унын­чы сый­ныф­та ук баш­ка бер ку­нак кы­зын озат­тым, хат­лар алы­ша баш­ла­дык. Ул ара­да өчен­че бе­рәү бе­лән та­ныш­тым. Бо­лар ике­се дә, әй­тү­лә­ре­нә-язу­ла­ры­на ка­ра­ган­да, төн­лә төш­лә­рен­дә дә ми­не ко­чак­лап са­та­ша­лар икән. Ә мин — юк, кая ди ул са­та­шу, һа­ман те­ге кыз­ны уй­лыйм. Күр­ше сый­ныф­тан иде ул. За­ри­фә исем­ле. Аны баш­ка бе­рәү яр итеп өл­гер­гән. Оза­ты­шып та йө­ре­шә­ләр үза­ра. Ә ми­нем исә За­ри­фә бе­лән уты­рып бер сөй­ләш­кән, аңа йө­рәк сер­лә­рем­не аң­лат­ка­ным да юк. Һәм алай эш­ли дә ал­мас идем. Кү­ңе­лем­дә мә­хәб­бәт уты гы­на, көн­че­лек хи­се ке­бек авыр той­гы вә ки­че­реш­лә­рем бө­тен­ләй си­зел­ми. Хәт­та За­ри­фә бе­лән те­ге егет­нең шу­лай ма­тур итеп йө­рү­лә­ре­нә сө­е­неп бе­тә ал­мыйм. Әм­ма яра­там, үлеп яра­там үзен. Те­ге, сөй­лә­шеп, хат алыш­кан ике кыз, бер­сен­нән-бер­се узы­шып вә уз­ды­рып, ки­чер­гән хис­лә­ре ха­кын­да сөй­ли­ләр, яза­лар. Сүз­лә­ре­нә үзем­не ышан­ды­рыр­га ты­ры­шам, авыр. Әм­ма мин бу хәл­гә кү­не­геп кит­тем. Кыз­лар бе­лән йөр­мәс бул­дым. Ә юлым­да бер гү­зәл оч­ра­ды, һәм­мә нәр­сә­ләр ха­кын­да оныт­кан идем. Мә­шә­кать­ле чак­та... Ме­нә шун­дый ва­кыт­та оч­ра­ды ул кыз. Чи­бәр, төз, сы­лу гәү­дә­ле. Бер ка­шык су бе­лән йо­тар­сың!

— Ул кү­ңе­ле­мә кер­де. За­ри­фә дә, баш­ка­сы да оны­тыл­ды. Әм­ма мин ин­де ах­мак тү­гел. Мә­хәб­бәт мәсь­ә­лә­сен­дә аз­мы-күп­ме тәҗ­ри­бәм бар. Эш­ләр авыр­га кит­кән­че, баш­ка бе­рәү бе­лән дә ро­ман ко­рып җи­бәр­дем. Җи­ңел­гә­рәк ту­ры кил­де, хис­ләр адаш­ты...

— Син ми­не тү­бән зат дип уй­лый­сын­дыр ин­де, әйе­ме? Мин аның шу­лай икән­ле­ген үзем дә бе­леп то­рам. Әйе, тү­бән зат мин, хәт­та син уй­ла­ган­нан да тү­бән­рәк. Ә нәр­сә эш­ләр­гә ку­ша­сың? Ке­ше­не бө­ек ит­кән әй­бер дә мә­хәб­бәт, тү­бән­сет­кә­не дә!..

— Мин җи­ңел юл­ны сай­ла­дым. Баш­ка­лар­ның мә­хәб­бә­тен­дә җы­лын­дым, шу­лай бер дә су­ык­та кал­ма­дым, һәр­бер дус­лык үзе­нә ияр­теп ба­ры­бер мә­хәб­бәт алып кил­де. Аз­мы аның җы­лы­сы, күп­ме — әһә­ми­я­те юк. Мин яра­та бе­ләм, мин яра­та бе­лә­чәк­мен. Әм­ма һәр­ва­кыт җи­ңү­че бу­лыр­га, оны­тыл­ган­нар хи­са­бын­да ка­лыр­га те­лә­мим. Җи­ңү­че ке­ше үзе җи­ңе­лү­че, оны­тыл­ган ке­ше үзе оны­ту­чы. Ә мин ан­нан да, мон­нан да азат бу­лыр­га те­лим. Мин — азат ке­ше! Кем­не уй­га керт­сәм, шу­ны оза­та ба­ра алам. Ки­рәк­ми дип әйт­кән ке­ше­не әле­гә оч­рат­ка­ным бул­ма­ды. Ә За­ри­фә­не үз го­ме­рем­дә бер ге­нә тап­кыр да озат­ма­дым. Мин аның ила­һи су­рә­тен кү­ңе­лем­дә хы­я­лым бе­лән ту­дыр­дым, тор­мыш аны бә­реп ват­ты. Ме­нә си­нең бе­лән дус­лаш­кан көн­нән бир­ле мин баш­ка бер кыз­га, яки гү­зәл зат­ка дип әй­тик, кү­ңел те­лә­ген ку­еп, күз сал­га­ным юк. Ка­зан кыз­ла­ры яны­на ба­ру­ым һич­бер ни­ят бе­лән тү­гел, йө­рәк әр­нү­дән, ва­кыт озын­лы­гын җи­ңәр­гә те­ләү­дән ге­нә бул­ды...

— Мин си­ңа рәх­мәт­ле­мен. Мең рәх­мәт­ле! Син ми­нем яшь­ле­гем­нең за­я­га үт­кән­ле­ген аң­ла­та ал­дың. «Я­ра­там» ди­гән сү­зең һәм үбү­ең бар бул­ган­нар­ны сы­зып таш­ла­ды. Ми­ңа хә­зер һич­кем ки­рәк тү­гел!— дип сү­зен бе­тер­де Җан­ти­мер һәм өс­тәп куй­ды.— Син­нән баш­ка!..

Та­гын ара­да тын­лык ур­наш­ты. Чиш­мә суы таш­лар­дан таш­лар­га си­ке­рә-си­ке­рә чел­те­рәп ага да ага. Кая ашы­га, кем­не кү­рә­се бар? Әйе, аның да зур юл­га ке­рә­се, ел­га бу­лып, диң­гез ту­лып ур­гый­сы ки­лә­дер ин­де? Ә дәрья — чик­сез бит ул. Шу­шы чиш­мә суы ке­бек мең вә мил­ли­он ел­га­лар­дан җы­е­ла бит ул. Ә диң­гез­дә бу чиш­мә­нең суы кай­лар­да бу­лыр? Төп­тә ка­лыр­мы, дул­кын чәч­рәп, яр­га бә­ре­лер­ме, пар­га әй­лә­неп күк­кә очар­мы, әл­лә ин­де ак­кош ка­нат­ла­рын­да эн­җе бөр­тек­лә­ре бу­лыр­мы?

Ке­ше­ләр дә шу­лай. Әл­лә нин­ди хы­ял­лар бе­лән яши­ләр. Га­и­лә ко­ра­лар һәм тор­мыш диң­ге­зен­дә үз урын­на­рын тап­кан төс­ле бу­ла­лар, тәү­ге хы­ял­ла­рын оны­та­лар. Әм­ма йө­рәк түр­лә­рен­дә­ге тәү­ге яра­ту, йә бул­ма­са чын сөю уты­ның пыс­кы­ган оч­кы­ны ну­ры­на ка­нә­гать­лә­неп яши би­рә­ләр. Эһ, Җан­ти­мер, син дә шу­лар ке­бек­ме ин­де? Эһ, Җә­ми­лә, син дә го­ме­рең­не алар төс­ле уз­ды­рыр­сың­мы ин­де? Мә­хәб­бәт бик тә юка чүл­мәк төс­ле шул ул, төш­те исә — ва­тыл­ды. Адәм ба­ла­сы­ның юк­тан гы­на ни­чек хә­те­ре кал­са, сөю-сә­га­дәт тә чак кы­на сак­сыз­лык күр­сә­тү­дән чел­пә­рә­мә ки­лә­чәк!..

Алар сөй­ләш­ми­чә озак кы­на утыр­ды­лар. Га­еп­ле ке­ше Җан­ти­мер иде. Бе­лә иде ул аны. Шун­лык­тан кыз­дан га­фу со­рап ка­ра­ды. Җә­ми­лә эн­дәш­мә­де.

— Ярый алай­са, соң­гы тап­кыр бер үбим дә, сау бул, бә­гырь!—дип, Җан­ти­мер кыз­га та­ба якын­лаш­ты, ко­ча­гы­на ал­ды. Икен­че тап­кыр Җә­ми­лә егет­нең яңа­гы­на сук­ты. Әм­ма күк­рә­ген төй­мә­де, үк­сеп, ба­шын аңа куй­ды. Җан­ти­мер үп­кә­лә­мә­де, Җә­ми­лә­нең чәч­лә­рен­нән ир­кә­ләп сый­па­ды.

— Йә, ярар ин­де, җи­тәр, мин си­не яра­там, ба­ры­бер яра­та­чак­мын,— дип, кат-кат әйт­те, ал­да­ма­ды. Баш­ка төр­ле сүз­ләр­не куз­га­ту ар­тык иде. Шун­да кыз­ның кү­ңе­ле ты­ныч­лан­ды һәм ул әй­теп куй­ды, егет мо­ны ук көт­мә­гән иде:

— Мин дә си­не яра­там шул, Җан­ти­мер!

Җир бе­лән күк әй­лә­неп кит­те­ләр. Дөнья үзе мәгъ­нә­сез бер­нәр­сә­гә әве­ре­леп кал­ды. Егет кыз­ны кы­сып ко­чак­ла­ды, кул­ла­ры­на кү­тә­реп ал­ды, бер­ни­чә адым ат­ла­ды. Чык тө­шеп, үлән юеш­лән­гән икән. Җан­ти­мер­нең аяк­ла­ры та­еп кит­те­ләр һәм ул егыл­ды, ку­лын­да­гы зат­лы бәл­лүр­не ват­мас өчен ни­чек сак кы­лан­са­лар, егет тә шу­лай эш­лә­де, кыз­ны бә­ре­лү-су­гы­лу­дан сак­лап кал­ды.

Алар ка­бат үбеш­те­ләр. Әм­ма ар­ты­гы­на егет­нең на­му­сы ко­ма­чау­ла­ды, кыз бәл­ки кар­шы бул­мас иде. Тө­не-сә­га­те шун­дый иде тү­гел­ме? Җан­ти­мер­нең хол­кын­да кир­тә си­ке­рү га­лә­мә­те бө­тен­ләй юк­лык­тан, ул ты­ныч һәм ха­фа­сыз иде. Таң­га ка­дәр йөр­де­ләр. Үбе­шеп һәм сөй­лә­шеп туй­ма­ды­лар. Як­тыр­гач кы­на ае­ры­лыш­ты­лар. Ке­ше­дән оят!

— Хуш, Җә­ми­ләм, ты­ныч йо­кы!

— Хуш, Җан­ти­мер! Ты­ныч йо­кы!

— Хуш, бә­гырь!

Бу төн­нең бе­рен­че яр­ты­сын­да бу­лып уз­ган аң­ла­шыл­мау­чы­лык ин­де биш­был­тыр элек­ләр­не үк үт­кән төс­ле иде. Ә хә­зер мә­хәб­бәт уча­гы як­ты­сын­да таң атып ки­лә. Көн озын бу­ла­чак...

Авыл ке­ше­се­нең шул ин­де, гел дә эше бе­теп тор­мый: җәй ба­шын­нан утын әзер­ли­сең, ан­на­ры пе­чән­гә тө­шә­сең, те­ге­се-бу­сы, та­гын йөз дә бер җә­фа­сы. Бар­ысы да ки­рәк. Җәй­дән хәс­тә­рен күр­мә­сәң, кыш кө­не ну­жа­сын ки­че­рә­чәк­сең! Элек­тән шу­лай кил­гән!

Җан­ти­мер­ләр пе­чән­нән соң ка­бат утын эше­нә күч­те­ләр. Кис­ү, яру-ва­ту бе­лән мәш­гуль бул­ды­лар. Ата­ла­ры Ну­рул­ла аб­зый авы­ру иде. Ши­фа­ха­нә­дә бер ат­на тор­ды да, ка­чып, та­бип­лар­дан баш тар­тып кайт­ты. «Ан­да ниш­ләп ята­сың, юнь­ләп ка­рау­чы да юк, үз­лә­ре дә бел­ми­ләр!» — дип юат­ты ул бор­чыл­ган ха­ты­нын. Яше шак­тый иде ин­де. Авыл ке­ше­се ил­ле­дән соң ки­нәт как­шап тө­шә шул, алт­мы­шын­да тә­мам бөк­ре карт­лар­га әве­ре­лә. Тор­мы­шы авыр бит. Яшең җит­сә кы­рык­ка, эшең ки­тәр шы­рык­ка, ди­гән­дәй.

Ха­ты­ны Га­зи­зә апа бе­лән ире Ну­рул­ла аб­зый ти­гез­дән ал­ты ба­ла үс­тер­де­ләр. Дүр­те­се — кыз­лар, кал­ган ике­се ма­лай иде. Бер­се — Җан­ти­мер, ти­мер ке­бек нык­лы бул­сын, тәү­ге ба­ла­ла­ры Ри­нат төс­ле бер яшен ту­ты­ру­га үлеп кит­мә­сен, ди­де­ләр, исе­мен сай­ла­ган­да. Ма­лай та­за бу­лып үс­те. Ул буй, ул бе­ләк, ул гәү­дә — бар­ысы да алып­лар­дай. За­риф­җан да абый­сын ку­ып ки­лә. Мо­ны­сын алып кайт­кан ва­кыт­ла­рын­да Ну­рул­ла аб­зый кы­рык­лар­ны уз­ган иде. Үс­кә­нен кү­рер­мен­ме дип тә уй­ла­на иде. Ме­нә ан­ысы да, Ал­лаһ рәх­мә­те, кү­тә­ре­леп ки­лә, абый­сы ар­тын­нан ба­рып, Ка­зан­да укыр­га ке­рәм дип йө­ри.

Ну­рул­ла аб­зый алт­мыш ике яше­нә чык­кан иде. За­риф­җан ту­ып, өч ел үтү­гә, өл­кән кы­зла­рын кия­ү­гә бир­де­ләр. Ба­бай ата­лып йөр­те­лә баш­ла­ды. Ха­ты­ны Га­зи­зә­дән дә бик уң­ды ул, кыз ча­гын­да чи­бәр бул­ды, га­и­лә кор­гач, тәү­фый­гы арт­ты, эш­чән вә ты­рыш та иде.

За­риф­җан бе­лән Җан­ти­мер су бу­ен­да утын ва­тып ята иде­ләр, ар­гы як­тан, ко­яш ну­рын­да күз­ләр­не уй­на­тып, бу­а­да су ко­е­ныр­га дип ике кыз кил­де. Егет­ләр алар­ны шәй­ләп ал­ды­лар, әм­ма сер бир­мә­де­ләр, һа­ман бал­та сел­тә­нү­дә бул­ды эш­лә­ре.

— А­бый, ка­ра әле,— ди­де За­риф­җан.— Җә­ми­лә апа­лар тү­гел­ме соң бо­лар?

Җан­ти­мер ишет­мә­меш­кә са­лын­ды, алар икә­нен бел­ми­ме­ни ул, күз­лә­ре су­кыр тү­гел лә­ба­са, кая ашы­га бу яшь­ләр?

— Абый, ка­ра ин­де!

— Ка­рыйм, ка­рыйм,— дип, эшен­нән тук­тал­ды Җан­ти­мер.— Кү­реп то­рам бит ин­де.

Ара­дан бер­се чын­нан да Җә­ми­лә иде. Күл­мәк­лә­рен чи­ше­неп таш­лар­га да өл­гер­гән­нәр, су ко­е­ну ки­ем­нә­рен­нән ге­нә кал­ган­нар. Гү­я­ки: «Ме­нә, күр ми­не, ча­гыш­ты­рып ка­ра! Кү­зең кы­зы­гыр­лык­мы?» — дип со­рый төс­ле иде Җә­ми­лә шу­шы кы­я­фә­тен­дә Җан­ти­мер­дән.

— Эһ, егет­ләр, эн­җе бо­лар, эн­җе!— дип әй­теп сал­ды­ җа­на­шы.

Җә­ми­лә янын­да­гы кыз Кад­рия тү­гел иде. «Ә, Сә­ли­мә икән, ул да ка­ни­кул­га кайт­кан!» — дип уй­ла­ды Җан­ти­мер.

— Абый, без дә су ко­е­на­быз­мы соң? — ди­де За­риф­җан, юк­тан кү­зен уй­на­тып, бо­ры­ны­на мә­хәб­бәт тө­те­не исе ке­рә баш­ла­га­нын сиз­де­реп.

— Нәф­сең­не тыя төш! — Җан­ти­мер әл­лә үзен, әл­лә эне­сен би­тәр­лә­де.— Һәр ял­ты­ра­ган эн­җе тү­гел!

— Си­нең өчен әйт­мим лә,— дип үп­кә­лә­де эне­се.— Җә­ми­лә апа өчен әй­тәм. Ике көн­нән ул Уфа­га ки­теп ба­ра­сы икән, эш­кә аны шун­да бил­ге­лә­гән­нәр. Үзең­не кү­реп ка­ла­сы кил­гән­дер аның!

— Син соң шу­лай икә­нен кай­лар­дан бе­лә­сең?

— Бө­тен авыл сөй­ли. Җә­ми­лә апа си­ңа үп­кә­ләп ела­ган, үк­сеп ела­ган. Ка­зан кыз­ла­ры яны­на йөр­гә­нең өчен.

— Ка­ян бе­лә­сең?

— Бе­ләм ин­де, бел­мә­сәм, сөй­лә­мәс идем. Авыл­да сүз юкә чы­бык­лы те­ле­фон­нан гы­на йө­ри, те­ге урам­ның ба­шын­да бү­ген бер-бер хәл бул­са, ир­тә­гә без­нең оч­та һәм­мә ке­ше бе­леп то­ра. Ышан­мый­сың­мы әл­лә?

— Ки­чә ни­ләр бул­ган соң?

— Әйт­тем бит ин­де. Ки­чә Җә­ми­лә апа ах­мак Җан­ти­мер абый өчен ка­ра күз­лә­рен­нән кай­нар яшь­лә­рен түк­кән, ди­дем.

— Ярый, шу­лай да бул­сын ди. Та­гын ни­ләр?

— Кал­га­ны си­ңа ка­гыл­мый. Ә-ә, сту­дент­лар Ка­зан кыз­ла­рын шә­раб бе­лән сый­ла­ган­нар, мун­ча­ла­рын­да ятып йок­ла­ган­нар...

— Как? — дип сә­ер­сен­де Җан­ти­мер.— Ка­ким об­ра­зом?

— Рус­ча сөй­ләш­мә әле. Хә­зер рус­ча сөй­лә­шү шә­һәр­дә дә мо­да­да тү­гел, ә си­ңа бө­тен­ләй ки­леш­ми!

— Юк, ни­чек алай дип ке­нә со­ра­дым мин, ни­чек алай?

— Ме­нә шу­лай ин­де...

— Алар бит ми­нем бе­лән кай­тып кит­кән­нәр иде.

— Кайт­са­лар соң, ан­нан кил­гән­нәр­дер. Сәй­дә­се си­не эз­ләт­кән. Өен­нән дә­шеп чы­га­рам мин аны хә­зер, ди­гән, бик бе­лә­сең кил­сә.

— Ни­гә дәш­мә­гән соң?

— Җан­ти­мер абый, әл­лә юри шу­лай юләр­гә са­лы­на­сың, әл­лә бар бул­га­ның шу­шы? Ни­гә ки­рәк си­ңа ул Сәй­дә? Җә­ми­лә апа­га бер­се дә җит­ми алар­ның!

— Бе­лә-әм! — дип суз­ды, су бу­ен­да­гы гү­зәл­ләр­дән күз­лә­рен алал­мый­ча тор­ган Җан­ти­мер. Шу­лай дөнь­я­сын оныт­ты. Ул хә­зер баш­ка яс­сы­лык­ка күч­кән. Мә­хәб­бәт диң­ге­зен­дә хы­ял ко­ра­бын йөз­де­рә иде.

Яр бу­е­на ки­леп утыр­ды ул. Кыз­лар, кы­зык­ты­рып, су ко­ен­ды­лар. Җан­ти­мер дә чи­ше­неп су­га чум­ды. Җы­лы да, рә­хәт тә иде. Ко­лач­лап йө­зеп кит­те. Баш­та кыз­лар­дан чит­кә та­ба. Ку­рык­ма­сын­нар. Ан­нан та­гын чум­ды һәм Җә­ми­лә ягы­на бо­рыл­ды, йөз­де дә йөз­де. Ал­ды­на күз сал­ды. Нәкъ кыз­ның кар­шы­на, сө­ек­ле­се ал­ды­на ки­леп чык­ты.

— Исән­ме, Җә­ми­лә бә­гы­рем!

— Исән­ме, Җан­ти­мер!

Эһ, шу­шы сүз­лә­ре! Наз­лы та­вы­шы бе­лән сөй­лә­теп ке­нә то­ра­сы иде үзен!

— Җан­ти­мер, алай ит­мә, мин су­дан кур­кам,— ди­де кыз үте­неп, йөз­гән җир­дән ин­де ге­нә ко­чак­лар­га тал­пын­ган егет­не са­быр­лык­ка өн­дәп.— Ша­яр­ма, яра­мый!.. Су­да бит без!






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных