Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Кайнаналар посып ята 15 страница




— Га­фу, Җә­ми­ләм,— ди­де аны ты­ныч­лан­ды­рып Җан­ти­мер һәм дә та­гын бер кат сер­ле итеп исе­мен ка­бат­ла­ды.— Җә­ми­ләм!

Бе­раз ко­ен­гач, яр­га чы­гып утыр­ды­лар. Мон­да ком иде. Алар ар­тын­нан За­риф­җан да бер чит­тә­рәк урын ал­ды. Ко­лак ку­еп тың­лаш­ты­ра баш­ла­ды.

— Я­кын­рак кил, ни­гә чит­тә оя­лып кы­на уты­ра­сың? — ди­де Җә­ми­лә, За­риф­җан­ны дә­шеп.— Кү­ңел­сез­дер бит?

Кем бе­лә, бәл­ки ул әле Җә­ми­лә­нең ка­е­н эне­се дә бу­лыр? Бе­раз аңа да кү­не­гә тор­са, на­чар эш тү­гел. Әм­ма За­риф­җан һа­ман да үз җае бе­лән уты­ра бир­де. Җан­ти­мер исә Җә­ми­лә­нең буй-сы­нын­нан күз­лә­рен алал­ма­ды. Аны үбә­се-ко­ча­сы кил­де. Ул ара­да Сә­ли­мә дә алар яны­на чы­гып бас­ты. Буй-сын ди­гән­нән, бу ва­кыт­та ул ябыг­рак һәм ямь­сез­рәк төс­ле иде.

—Аһ, суы да суы шу­шы Мин­зә­лә­нең,— ди­де ул, ки­лә-ки­леш­кә.— Ко­е­нып туй­мас­лык. Үзе җы­лы, үзе рә­хәт. Шу­лай бит, Җан­ти­мер?

— Шу­лай, Сә­ли­мә! Исән­ме, хәл­лә­рең ни­чек? — дип бе­леш­те егет.— Күп­тән кү­рен­гә­нең юк, Ка­зан­да да оч­ра­шу­лар бул­ма­ды. Әле ге­нә кайт­тың­мы соң, әл­лә күп­тән­ме?

— Мин кай­тып-ки­теп йө­рим. Прак­ти­ка­да идем. Тү­бән Ка­ма ерак тү­гел бит. Ял са­ен мон­да мин, ме­нә хә­зер — ка­ни­кул.

— Ях­шы ин­де алай­са!

— Мин дә шу­лай дим!

Сә­ли­мә дә алар яны­на ки­леп утыр­ды. Әм­ма Җә­ми­лә аның үз-үзен Җан­ти­мер кар­шын­да җи­ңел­чә то­ту­ын­нан уңай­сыз­ла­нып куй­ды. Сә­ли­мә­нең күк­рәк­чә­лә­ре буш­рак икән, рәт­лә­гән бу­лып, бө­тен­ләй ачып ук куй­ды да, сиз­ми­чә­рәк ка­лу рә­ве­шен ки­те­реп бе­раз­дан соң гы­на кап­ла­ды. Җит­мә­сә, су ко­е­ну ки­ем­нә­ре га­җә­еп нә­зек һәм, әй­тер­гә ки­рәк, җеп ке­нә төс­ле иде­ләр. Җай­лы-җай­сыз сел­ке­нү­е­нә үк гау­рәт җир­лә­ре: «Без мон­да!» — дип кыч­кы­ры­ша баш­лый­лар­дыр сы­ман. Сә­ли­мә бик ях­шы бе­лә, мон­дый ки­ем нин­ди таш һәм ти­мер егет­ләр­не дә эре­тә. Җан­ти­мер дә игъ­ти­бар ит­те тү­гел­ме үзе­нә? Юк икән, егет­нең күз­лә­ре Җә­ми­лә­не сө­ен­де­рә иде. Ни­чек итеп аңа «о­ят­сыз» дип әй­тә ала­сың? Егет­нең күз­лә­рен­дә ка­бын­ган мә­хәб­бәт ял­кын­на­ры гө­наһ­сыз һәм наз­лы иде­ләр, алар­ның җы­лы­сын­да ко­е­ну Җә­ми­лә­гә рә­хәт иде. Кем уй­ла­ган ара­ла­рын­да мә­хәб­бәт җеп­лә­ре үре­лер дип?

Яр бу­ен­да бо­лай озак ял­ты­рап яту ки­ле­шә тор­ган эш тү­гел иде. Егет­ләр­гә ярый, алар­ны һич­кем га­еп­лә­мәс, ә ме­нә кыз­лар­га әти-әни­ләр­дән сү­зе бу­лыр.

Яңа­дан су­га кер­де­ләр. Бу юлы­ озак­лап ко­ен­ма­ды­лар. Егет­ләр бер яр­га, кыз­лар кар­шы­да­гы­сы­на чык­ты. «Җан­ти­мер, ки­ен­гәч, без­нең ян­га ки­лер ми­кән?» — дип уй­ла­ды Җә­ми­лә, ча­кы­рыр­га те­ләп.

Егет нәкъ шу­лай эш­лә­де дә. Гү­я­ки алар­ның йө­рәк­лә­ре­нә, За­риф­җан әйт­меш­ли, чы­бык­сыз те­ле­фон су­зыл­ган иде.

Җан­ти­мер кыз­лар­ны тык­рык­ка ка­дәр оза­та кил­де. Җә­ми­лә­нең күр­кәм ирен­нә­ре сө­е­неч бе­лән ел­мая иде. Алар ике­се дә: кыз да, егет тә бә­хет­ле­ләр икән, ни­чек итеп үза­ра наз­ла­нып сө­е­шә­ләр! Яра­ты­ша бе­леп яра­та­лар алар бер-­бер­сен. Та­һир бе­лән Зөһ­рә ке­бек. Яз­мыш­ла­ры гы­на алар­ны­кы ке­бек бе­тә күр­мә­сен ин­де, йа Раб­би Хо­да­ем!

Җан­ти­мер, Җә­ми­лә­не оза­тып кил­гәч, шак­тый озак үз ал­ды­на уй­ла­нып утыр­ды. Мә­хәб­бәт­лә­ре уен гы­на тү­гел, чын иде, бик ти­рән­гә кит­кән иде. Ике көн­нән ае­ры­ла­сы­ла­ры бар. Җан­ти­мер мон­да ка­ла­чак, Җә­ми­лә ки­теп ба­ра­чак. Ял­гыз ба­шы җи­де ят җир­ләр­дә нәр­сә­ләр эш­ләр икән ул?..

Ике көн­нән Җә­ми­лә Уфа­га юл­га чык­ты. Ә уни­вер­си­тет­та уку­лар баш­ла­ныр­га ат­на ярым­нан ар­тык ва­кыт бар иде әле. Җан­ти­мер ял­гыз ба­шын кай­лар­га ку­яр­га да бел­мә­де. Сту­дент­лар яны­на да, Ка­зан кыз­ла­ры­на да бар­мый ин­де ул хә­зер. Чая кыз да үзе­нә та­бын­ган яры Ти­мур бе­лән ка­нә­гать­тер?

Әм­ма егет кү­ңе­лен­дә чап­тар ях­шы ат бу­лыр, ди. Җан­ти­мер дә үзен шу­лай­рак хис ит­те. Бу ха­лә­те аның кү­ңел­сез­ле­ген, Җә­ми­лә­не юк­сы­ну­ын арт­тыр­ды. Җыр­лый­сы да, елый­сы да ки­лә иде егет­нең. Тик ни хик­мәт, җыр­ла­са — та­вы­шы юк, ела­са — кү­зен­нән яше чык­мый.

Са­гыш ар­ба­сы­на ияр­гән Җан­ти­мер Җә­ми­лә­ләр очы­на ба­рып чык­ты. Урам­на­рын­нан бер әй­лән­де дә, өй­лә­ре­нә кай­тып ятар­га бул­ды. Әм­ма юлын­да Сә­ли­мә оч­ра­ды. Ул да ял­гы­зы гы­на иде. Сөй­лә­шеп хәл­ләр бе­леш­те­ләр.

— Ни­гә кү­ңел­сез йө­ри­сең? — дип со­ра­ды Җан­ти­мер.

— Син дә кү­ңел­ле йөр­гән ке­ше­гә ох­ша­ма­ган­сың,— ди­де Сә­ли­мә, җа­ва­бын­да егет­нең кү­ңе­лен яу­лау те­лә­ген йом­шак­лык бе­лән сиз­де­реп.— Клуб­ка бар­ган идем, һа­ман бик­ле икән. Тап­кан­нар ре­монт ясар­га ва­кыт. Яшь­ләр күр­ше авыл­лар­га йө­ри­ләр ди.

— Әл­лә без дә ба­ра­быз­мы? — дип әй­теп куй­ды Җан­ти­мер, тәкъ­дим ясау уе бе­лән тү­гел, бо­лай гы­на, сүз ия­рә сүз чы­гып кы­на.

— Әй­дә соң,— ди­де кыз, егет­нең сүз­лә­рен шун­да ук ку­әт­ләп.

Әм­ма Җан­ти­мер:

— Тех­ни­ка ки­рәк, мо­то­цик­лым да юк. Җәяү ул ара­лар­ны йө­реп бул­мый бит,— дип, үз сү­зен үзе үк ки­ре как­ты.

— Эне­кәш­не­ке бар,—ди­де Сә­ли­мә.— Йөр­тә бе­лә­сең­дер бит? Ише­гал­дын­да гы­на, әй­дә, кит­тек. Мон­да ап­ты­рап йөр­гән­че, күр­ше авыл яшь­лә­рен дә кү­реп кай­тыр­быз!

Сә­ли­мә ша­ярт­ма­ган. Эне­се­нең мо­то­цик­лы ише­гал­ла­рын­да, кап­ка янын­да ук икән. Сә­ли­мә эт­лә­рен то­тып тор­ды, Җан­ти­мер мо­то­цикл­ны алып чык­ты һәм ки­теп тә бар­ды­лар.

Күр­ше авыл­лар яши бе­лә иде. Клуб­ла­ры ту­лы яшь­ләр, уен-көл­ке, җыр-бию. Сә­ли­мә бе­лән Җан­ти­мер дә алар­га ку­шы­лып кит­те­ләр, шул рә­веш­ле шак­тый оны­ты­лып кү­ңел ач­ты­лар...

Ин­де кай­тыр­га ки­рәк иде. Юл­да та­гын да авыл­даш­ла­ры оч­рап, бер­гә-бер­гә һәр­кай­сы мо­то­цикл­лар­да ча­бы­шып-яры­шып бар­ды­лар. Үз­лә­ре йө­гер­ми бит, тех­ни­ка ча­ба.

Икен­че көн­не сә­га­те-ми­ну­ты бе­лән авыл­да сүз та­рал­ган иде: «Җан­ти­мер хә­зер Сә­ли­мә бе­лән йө­ри баш­ла­ган икән!»

Мо­ңа дә­лил бу­ла­рак алар­ны баш­ка көн­нәр­дә дә бер­гә күр­де­ләр. Кад­ри­я­гә, хәт­та Җә­ми­лә­нең үзе­нә дә ул сүз ба­рып ире­шә­чәк иде. Һич югы, мо­ны Җә­ми­лә­нең сең­ле­се апа­сы­на җит­ке­рә­чәк!

Сә­ли­мә бе­лән Җан­ти­мер өч көн рәт­тән күр­ше авыл­лар­да­гы клуб­лар­да йөр­де­ләр. Кыз­ның кү­ңе­лен­дә нин­ди уй­лар кай­на­ган­дыр, әм­ма егет һа­ман да үзе­нең Җә­ми­лә­сен исен­нән чы­гар­ма­ды. Аны оныт­ма­я­чак ул һәм хә­те­рен­нән алып таш­лар­га да җы­ен­мый, йө­рә­ге мөм­кин­лек бир­мә­я­чәк. Чөн­ки мә­хәб­бә­те көн­нән-көн ар­та гы­на ба­ра. Ул бу хак­та Сә­ли­мә­гә дә әйт­те. Сер­дәш­ләр, янә­се. Әм­ма кыз­ның үзе һәм авыл­даш­ла­ры гы­на алай уй­ла­ма­ган­нар­дыр, гай­бәт сүз­лә­ре Җан­ти­мер­нең ко­ла­гы­на да ки­леп иреш­те.

Сөй­ләү­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, Сә­ли­мә бе­раз җил­бә­зәк­ле­ге бе­лән дан алыр­га да өл­гер­гән кыз икән. Мо­ны Җан­ти­мер дә ише­теп бе­лә иде, әм­ма дө­рес­кә ге­нә са­на­ма­ды. Шун­лык­тан Сә­ли­мә бе­лән ике­се ара­сын­да нәр­сә­дер бу­луы ха­кын­да уй­лап та ка­ра­ма­ды. Ә кул са­лу, буй кую ке­бек ом­ты­лыш­ны кү­ңе­ле­нә дә керт­мә­де, аңар­да на­мус тө­шен­чә­се­нең бу мәсь­ә­лә­дә ар­ты­гы бе­лән ка­мил бу­луы оят­сыз­лык кы­лу өчен мөм­кин­лек бир­ми иде. Та­гын да шул: ул бит Җә­ми­лә­не сөя-яра­та, ни­чек ин­де баш­ка бе­рәү­гә күз са­ла ал­сын?

Сә­ли­мә егет­кә ят кыз, аның бе­лән бу рә­веш­ле озак йө­реп бул­мый иде. Җан­ти­мер, ке­ше­дән сүз­ләр дә ишет­кә­лә­гәч, дө­рес эш­лә­мә­вен аң­ла­ды һәм кич­лә­рен өй­дән ерак кит­мәү ни­я­те­нә кил­де. Шу­лай эш­лә­де дә. Җә­ми­лә­сез көн­нә­ре бер­бер арт­лы үтеп тә кит­те һәм ул Ка­зан­га оч­ты. Са­мо­лет­та ту­ган туф­рак­тан ае­ры­лу са­гы­шын­нан кү­ңе­ле куз­гал­ды. Та­гын уку­лар баш­ла­на, ан­да-сан­да гы­на ту­ган йорт­ка кай­тып ки­лә­чәк, яз­са, бер-ике тап­кыр хат күн­де­реп, әти-әни­се­нең, ту­ган­на­ры­ның хә­лен бе­ле­шә­чәк.

Ту­лай то­рак­ка сту­дент­лар ка­ни­кул­дан җы­е­ла баш­ла­ган иде. Бер кө­не бүл­мә алу, җы­еш­ты­ру, дус­ла­ры­ның хә­лен бе­ле­шү бе­лән үтеп тә кит­те. Кич­кә кү­ңе­лен, га­дә­те бу­ен­ча, са­гыш би­ләп ал­ды. Җә­ми­лә­кәе исе­нә тө­шеп, бә­гы­ре кай­на­ды. Бер-ике ат­на эчен­дә шу­шы кыз­ның ни­чек бик тиз кү­ңел­гә ке­реп оя­ла­вын аң­лый ал­ма­ды ул. Бү­тән кыз­лар бе­лән та­ны­ша­сы да, сөй­лә­шә­се дә кил­мә­де. Был­тыр аның дус­ла­шып йөр­гән груп­па­да­шы Хә­ли­мә бар иде. Ки­чен ул кыз үзе Җан­ти­мер яны­на хәл бе­ле­шер­гә ке­реп чык­кан бул­ды. Егет:

— А­ры­дым,— дип, аның бе­лән сөй­лә­шеп тор­ма­ды.

Җә­ми­лә­се­нә җи­тәр­дәй, аның бе­лән яры­шыр­лык кыз Җан­ти­мер­нең күр­гән-бел­гән­нә­ре ара­сын­да юк иде. Шун­дый да чи­бәр, шун­дый да акыл­лы яр­ны ярат­мас­ка, аңа үлеп га­шыйк бул­мас­ка мөм­кин иде­ме соң?

Ишек как­ты­лар.

— ­Ке­ре­гез!

— ­Сә­лам, Җан­ти­мер! — дип исән­ләш­те, ке­рә-ке­реш­кә киң ат­лап һәм кул су­зып озын буй­лы, чан­дыр гәү­дә­ле, ка­ра чәч­ле егет. Ул бик ях­шы­га гы­на уку­чы Сар­ман еге­те За­ри­фул­ла иде, Җан­ти­мер­нең дус­ты.

— Си­ңа хат бар,— дип, өс­тәл­гә кон­верт ыр­гыт­ты.— Ниш­ләп ял­гы­зың гы­на ята­сың? Йө­реп-кү­реп кил­ми­без­ме?

— Бу ва­кыт­та­мы?—ди­де Җан­ти­мер, хат­ны ку­лы­на алып.— Кай­да ба­рыр­быз икән ин­де?

Хат Уфа­дан, Җә­ми­лә­нең үзен­нән иде.

— Соң, уку елын бо­лай җи­ңел­чә ге­нә баш­лап җи­бә­реп бул­мый бит ин­де,— ди­де За­ри­фул­ла.

— Мин­дә тәкъ­дим юк, мин ары­дым бу­гай,— дип кырт кис­те җа­ва­бын­да Җан­ти­мер.— Мин мон­да ка­лам.

— Хат кем­нән?

— Уфа­дан.

— Си­нең Уфа­да хат алы­ша тор­ган ке­мең бар?

— Бар ин­де...

— Ярый алай­са, укып чык ты­ныч­лап, мин егет­ләр­ яны­на ме­неп тө­шәм әле. Оч­ра­шу­лар­ны “ю­ма­сак”, ел кү­ңел­сез узар.

— Аны­сы шу­лай ин­де.

За­ри­фул­ла чы­гып кит­те. Җан­ти­мер бу ва­кыт­та кон­верт­ны ач­кан, хат­ны укый баш­ла­ган гы­на иде, та­гын ишек ша­кы­ды­лар. Рөх­сәт­сез-ни­сез Хә­ли­мә ки­леп кер­де.

— ­Нәр­сә, хат ал­дың­мы әл­лә? — ди­де ул, Җан­ти­мер­не­ үр­тәп.— Кил­мәс бо­рын. Кая әле, кем­нәр яза?

Җи­тез хә­рә­кәт бе­лән егет ку­лын­нан хат­ны тар­тып ал­ды да ша­яр­та ук баш­ла­ды:

— ­Хат­ны си­нең ке­бек җи­ңел ге­нә ач­мый­лар аны, ме­нә шу­лай! Әй­дә, би­еп күр­сәт!— дип үр­тә­де.

Җан­ти­мер тик ке­нә ба­сып тор­ды да:

— Ярар, җи­тәр ин­де, Хә­ли­мә!..— дип үтен­де.

— Бер дә җит­ми, би­еп күр­сәт,— ди­де кыз.— Юк­са ачып укыйм!

— Аны­сын эш­лә­ми­сең, тәр­би­я­сез­лек бу­ла,— ди­де Җан­ти­мер, чын кү­ңел­дән аңа үп­кә­ләп.

— Ә ни­гә тәр­би­я­сез­лек бул­сын ди әле ул, Җан­ти­ме­рем? Хат си­ңа кил­гән­дер бит? Ди­мәк ми­ңа да!— ди­де Хә­ли­мә. Бу ми­шәр кы­зы хат­ны чын­нан да хә­зер укый баш­ла­я­чак иде.

— Я­рар, би­им,— ди­де егет, — тик хат­ны әү­вә­ле ку­лы­ма бир!

Хә­ли­мә­нең күз­лә­ре хат юл­ла­рын­да иде. Ул кыч­кы­рып укый да баш­ла­ды:

— ­«И­сән­ме, Җан­ти­мер! Си­ңа са­гы­нып, бик са­гы­нып хат­ я­зу­чы ке­ше, си­не яра­ту­чы, үлеп-үлеп яра­ту­чы Җә­ми­лә...»

Хә­ли­мә шу­шы урын­да тук­тап кал­ды, ачуы ка­бар­ды, ша­ярт­кан җи­рен­нән ки­нәт ке­нә усал­га әве­рел­де һәм, хат­ны ер­тып таш­лап:

— Аһ, оят­сыз! Мин та­гын си­не...— ди­де дә, сүз­лә­рен дә­ әй­теп бе­тер­мәс­тән, елап җи­бә­реп, аты­ла-бә­ре­лә чы­гып кит­те.

Сө­ек­ле­се яз­ган хат­ның ки­сәк­лә­рен Җан­ти­мер җы­еп ал­ды һәм өс­тәл­гә те­зә баш­ла­ды. Аңа хә­зер һич­нәр­сә ки­рәк­ми, бе­лә­се иде: ни­ләр яз­ган икән Җә­ми­лә­кәй? Са­гын­ган икән бит ул да!

Та­гын ишек ша­кы­ды­лар, ка­бат-ка­бат. Күр­ше бүл­мә­дә урын ал­ган Ку­ба негр-зән­ки­лә­ре бе­раз шә­раб тәм­ләп ма­та­ша­лар икән, тоз со­рап кер­де­ләр, ик­мәк ки­сә­ге дә үтен­де­ләр. Әм­ма Җан­ти­мер­дә әле­гә бу ки­рәк-ярак­тан бер­се дә юк иде. Алар баш­ка бүл­мә­ләр буй­лап со­ра­ша кит­те­ләр. Га­фу үте­нер­гә ту­ры кил­де Җан­ти­мер­гә, чит ил хал­кы ал­дын­да ита­гать сак­ла­мый бул­мый иде.

Хат ма­тур баш­ла­нып кит­кән. Җә­ми­лә үзе­нең үлеп яра­ту­ын ис­кә тө­шер­гән, са­гы­нам, ди­гән. Ул юл­ла­рын укы­ган­да егет та­гын да оны­ты­лып кит­те, авы­лын исе­нә тө­шер­де, Җә­ми­лә­нең күр­кәм­ле­ген, та­вы­шын са­гын­ды, су­рә­тен күз ал­ды­на ки­тер­де. Аңа рә­хәт иде.

 

«И­сән­ме, Җан­ти­мер!»

Ер­тык кә­газь бит­лә­рен өс­тәл өс­те­нә те­зеп, сүз­не сүз­гә, хә­реф­не хә­реф­кә җы­еп уку­ын дә­вам ит­те егет:

 

«Си­ңа са­гы­нып, бик са­гы­нып хат язу­чы ке­ше, си­не яра­ту­чы, үлеп-үлеп яра­ту­чы Җә­ми­лә бу­лам мин. Бәл­ки исе­ңә тө­шер­гән­сең­дер? Бәл­ки хә­те­рең­не яңар­тыр­га те­лә­ми­сең­дер? Чөн­ки си­нең йө­ри тор­ган кыз­ла­рың күп­тер? Ике-өч көн­гә мин Чал­лы­га кит­кәч тә баш­ка кыз­лар бе­лән бол­га­на баш­ла­ган идең. Хә­зер ин­де син — Ка­зан­да, ан­да да дус­ла­рың, йөр­гән кыз­ла­рың күп ин­де!

Мин­нән со­ра­ган идең: «Е­ге­тең бар­мы?»—­ дип. Җан­ти­мер, син аң­лар­га ти­еш, Са­бир­җан бе­лән мин бер­ва­кыт­та да йөр­мә­дем, хәт­та ул үзе ар­тым­нан кал­ма­са да. Үбеш­мә­дем дә. Та­гын аның төс­ле бер егет бар. Ул авыл ху­җа­лы­гы инс­ти­ту­тын­да укый. Ми­нем ку­лым­ны со­рап йө­ри...»

Бу юл­лар­ны укы­ган­да Җан­ти­мер­нең йө­рә­ге чы­мыр­дап куй­ды, кә­е­фе кы­рыл­ды. Җә­ми­лә ке­бек гү­зәл зат­ның еге­те бул­мый кал­мый ин­де ул. Әйт­мә­гән иде, сиз­дер­мә­гән иде югый­сә!

 

«Ул ми­не бик тә яра­та. Биш ел ар­тым­нан йө­ри ин­де. Әм­ма аны мин ярат­мыйм, яра­та ал­мыйм. Үзе­нә сүз бир­гән ул: әгәр ми­ңа бул­ма­саң, бер­кем­гә дә бул­мас­сың, ур­лап ка­чам, ба­ры­бер үзем­не­ке итәм, ди­гән.

Җан­ти­мер, син бу сүз­лә­ре­мә ар­тык игъ­ти­бар бир­мә, ярый­мы? Мин си­не, ба­ры тик си­не ге­нә өзе­леп яра­там! Ә бәл­ки, шу­лай то­е­ла гы­на тор­ган­дыр?

Уфа­га ки­леп ур­наш­тым. Эшем кү­ңел­ле, әм­ма һәр­ва­кыт си­не ис­кә тө­ше­рәм.

Авыл­да чак­лар­да син әйт­кән идең, Уфа­га ки­леп чы­гар­га ты­ры­шыр­мын дип. Рә­хим итеп ки­лә ала­сың. Әм­ма ал­дан хат язып хә­бәр ит, ярый­мы!

Ка­бат сә­лам бе­лән Җә­ми­ләң!»

 

Җан­ти­мер хат­ны ахы­ры­на ка­дәр йо­ты­лып укы­ды, кү­ңе­лен­дә хис­ләр таш­кы­ны ур­гып ту­лып, бә­гырь тө­бен­дә­ге хә­тер таш­ла­рын куз­га­та, җа­нын әр­не­тә иде. Җә­ми­лә­не бе­рен­че мә­хәб­бә­те итеп та­ныр­га ти­еш иде егет. Мо­ңа ка­дәр бул­ган кыз күз­ләү­ләр, яра­там дип хәс­рәт йо­тып йө­рү­ләр, са­гыш­ка төш­тем дип уф­та­ну­лар ба­ры­сы да ба­ры тик чүп ке­нә икән­нәр, ял­ган, хәс­рәт­сез, ут­сыз тө­тен­нәр ге­нә! Һәм ме­нә аның да йө­рә­ге­нә гый­шык уты йок­ты, бу ин­де чын-ха­кый­кый, мәң­ге ба­кый һич­кем­гә на­сыйп бул­мас, һич­кем­дә дә ка­бат­лан­мас бө­ек мә­хәб­бәт ди­гән нәр­сә — ила­һи ка­нун иде! Соң­гы ат­на­ла­рын­да Җан­ти­мер гел Җә­ми­лә­се ту­рын­да­гы уй­лар бе­лән ге­нә яши. Шу­лай рә­хәт, шу­лай кү­ңел­ле иде аңа.

Ди­мәк аның әле Уфа­га да юл­га чы­га­сы бар икән. Сүз бир­гән бит. Үтәр­гә бу­рыч­лы! Исе­нә тө­ше­реп ярый әле ча­кыр­ды Җә­ми­лә.

Уку­лар ты­ныч кы­на баш­ла­нып кит­те­ләр. Бы­ел кол­хоз­лар­га бу­лы­шу өчен сту­дент­лар­ны ни сә­бәп­ле­дер куз­гат­ма­ды­лар. Тү­бән курс­та­гы­лар­ны гы­на, ра­йон җи­тәк­че­ле­ге­нең ты­рыш­лы­гы бе­лән, ан­да-сан­да эш­кә йөр­теп ап­ты­рат­ты­лар.

Уку­дан бу­ша­ган ара­да Җан­ти­мер, ан­да-мон­да хез­мәт­кә ял­ла­нып, үзе­нә ак­ча юнәт­те, ип­тәш­лә­ре­нә бу­рыч­ка кер­де. Ял­га кар­шы көн­нә­ре­нең бе­рен­дә Уфа­га оча­сы иде ул.

Юлы уңай бул­ды. Уфа аэ­ро­пор­ты шә­һәр­дән ерак икән аны­сы. Ә Невс­кая ура­мын бе­лү­че­ләр бө­тен­ләй оч­ра­ма­ды. Ба­ры тик бер ке­ше ге­нә кай­да икән­ле­ген ча­ма бе­лән әйт­те: «Я­ңа мик­ро­ра­йон­да ул!»

Җан­ти­мер­гә, юк ак­ча­сын бар итеп, так­си ял­лар­га ту­ры кил­де. Бак­саң, якын­да гы­на бу­лып чык­ты, ерак ди­гән­нәр иде. Урыс хал­кы бе­лән баш­корт­лар­ның мәң­ге­лек дус­лык һәй­кә­лен­нән ике-өч квар­тал узу­га гы­на икән.

Җан­ти­мер ба­рып кер­гән­дә Җә­ми­лә, кө­теп утыр­ган­дай, үз бүл­мә­сен­дә иде. Егет­нең җа­вап ха­ты ки­леп өл­гер­мә­гән икән әле. Шу­лай да гел кө­теп, са­гы­нып яшә­гән җа­на­шы.

— Абау! — дип ап­ты­рап кит­те кыз.— Абау, Җан­ти­мер, син­ме бу?

— Мин, Җә­ми­ләм, мин! Ни­гә ап­ты­ра­дың? Ки­ләм дип әйт­кән идем. Кил­дем!— ди­де Җан­ти­мер, кыз­ны ко­ча­гы­на алыр­га те­ләп. Әм­ма Җә­ми­лә арт­ка чи­ген­де. Үзе пы­шыл­да­ды: — Ки­рәк­ми, ке­ше кү­рүе бар!

Җә­ми­лә­не өч бүл­мә­ле фа­тир­ның бер бүл­мә­се­нә ип­тәш кыз­ла­ры бе­лән ур­наш­тыр­ган­нар икән. Кай­сы бүл­мә­дә — дүрт урын, кай­сын­да — биш. Ә алар, Җә­ми­лә­ләр, ике­се ге­нә бер бүл­мә­дә яши­ләр. Ае­рым фа­тир­ны шу­шы­лай ту­лай то­рак итү­лә­ре уңыш­лы уй­лап чы­га­рыл­ган, һәр­хәл­дә кыз­лар­ның үз­лә­ре­нә дә, Җан­ти­мер­гә дә мон­дый бүл­мә­ләр­дә яшәү уңай­лы то­ел­ды.

Егет Уфа­да ике кич бул­ды, өчен­че­сен­дә ки­теп тә бар­ды. Шул ки­чә­ләр­нең бер­сен­дә ки­но­те­атр­га дип чык­ты­лар. Ях­шы кар­ти­на иде. Әм­ма би­лет­лар гы­на бул­ма­ды. Җан­ти­мер баш­ка бер тә­рә­зә­гә ки­леп, аның ар­тын­да утыр­ган ма­тур ха­ным­га ел­май­ды һәм дүрт ке­нә би­лет со­ра­ды. Өс­тә­п тү­ләү­гә сө­е­неп, ул ха­ным тиз ара­да кай­дан­дыр би­лет­лар та­бып бир­де.

Әле се­анс баш­ла­ныр­га бе­раз ва­кыт бар иде. Җан­ти­мер һәм та­гын ике ип­тә­ше бе­лән Җә­ми­лә һа­ва­га чык­ты­лар. Кар­шы­да гы­на чә­чәк­ләр са­ту­чы әби­ләр­нең сәү­дә­се гөр­ли икән. Җан­ти­мер бер бу­кет ал­ды һәм аны, Җә­ми­лә­не үчек­ләп, ара­дан ип­тәш кыз­ла­ры­ның бер­се­нә, бо­е­гып кал­га­ны­на тот­тыр­ды. Бу аның кү­ңе­ле сак һәм саф бу­лу­дан, ке­ше хә­лен аң­ла­вын­нан гы­на иде югый­сә.

Мон­нан соң һәр­бер­сен туң­дыр­ма бе­лән сый­ла­ды.

Ки­но­дан кыз­лар кә­еф­ле кайт­ты­лар, күр­кәм мәҗ­лес оеш­тыр­ды­лар. Бәй­рәм­гә та­гын ике егет ки­леп ку­шыл­ды. Баш­корт уни­вер­си­те­ты егет­лә­ре икән. Әм­ма кем­нәр ар­тын­нан ки­лү­лә­ре мәгъ­лүм бул­ма­ды. Җан­ти­мер­дән алар буй-сын­га, ки­леш-кил­бәт­кә шак­тый ка­лы­ша­лар, шун­лык­тан үз­лә­рен бе­раз чит­тә­рәк тот­ты­лар, үз­лә­рен бай итеп күр­сә­тер­гә ты­рыш­ты­лар. Әм­ма мәҗ­лес үзә­ген­дә Җан­ти­мер үзе бул­ды, туй­ган­чы көл­ке­ле мә­зәк­ләр һәм ва­кый­га­лар сөй­лә­де. Җыр­ла­ды­лар-би­е­де­ләр...

Ха­лык төн ур­та­сын­да гы­на та­рал­ды. Җан­ти­мер­не ае­рым бүл­мә­дә йок­лат­ты­лар. Аның Җә­ми­лә бе­лән сөй­лә­шеп уты­ра­сы кил­де, әм­ма кыз үз на­му­сы өчен бор­чы­ла иде. Бе­раз кыз­ма­ча егет­нең бер-бер ял­гыш­лык эш­ләп таш­ла­вын­нан шик­лә­неп, ип­тәш кыз­ла­ры бе­лән йок­ла­ды аның чи­бәр­кәе.

Ә икен­че көн­не алар ир­тә­дән кич­кә ка­дәр бер­гә ге­нә йөр­де­ләр. Кыз, ике тап­кыр урам те­ле­фо­нын­нан шал­ты­ра­тып, нин­ди­дер егет бе­лән дә сөй­ләш­те. Җан­ти­мер мо­ңа шик­лә­нә кал­ды. Со­раш­ты­рып ка­ра­ды, әм­ма Җә­ми­лә се­рен чиш­мә­де:

— ­Баш­мак­чы­га, баш­мак­чы­га... Аяк ки­ем­нә­рем­не тө­зә­тер­гә ти­еш иде,— ди­гән бул­ды, Җан­ти­мер­не өзе­леп яра­ту­ы, ан­нан баш­ка яши дә ал­ма­я­ча­гы ха­кын­да сөй­лә­де. Егет тә үз­ я­гын­нан һа­ман шул мәсь­ә­лә­дә та­кыл­да­ды.

Җә­ми­лә бу көн­нәр­дә ге­нә авыл­дан хат ал­ган икән. Җан­ти­мер­нең Сә­ли­мә бе­лән дус­ла­шып йө­рү­лә­рен әл­лә ни­ләр дип кү­пер­теп бе­тер­гән­нәр. Кыз шул хак­та көт­мә­гән­дә со­рап куй­ды. Егет мо­ңа сә­ер­се­неп кал­ды, ап­ты­рау­лы күз ка­ра­шы Җә­ми­лә­не са­гайт­ты.

— ­Син ми­не ал­да­ган­сың, бер­кем бе­лән дә йөр­мә­дем, си­не ге­нә яра­там ди­гән идең, Җан­ти­мер? Ни­чек бо­лай ­бу­ла соң ул? Үзең бер­не сөй­ли­сең, әм­ма кы­ла­ныш­ла­рың ­бө­тен­ләй баш­ка­ча! Ки­чә чә­чәк­ләр­не дә ике сә­гать­лек та­ны­шы­ңа тот­тыр­дың. Юк, мин сә­ер­сен­мә­дем, ап­ты­ра­вын ап­ты­ра­сам да... Әм­ма баш­ка­лар нәр­сә уй­ла­ган­нар­дыр бит? Үп­кә­ләт­тең, Җан­ти­мер!—дип, кү­ңе­лен­дә­ге­сен әй­теп бир­де Җә­ми­лә, ул ин­де хә­зер елар­га әзер иде.

Җан­ти­мер чын­нан да үлеп-бе­теп яра­та бе­лә. Әм­ма баш­ка­лар­да үзе­нә ка­ра­та мон­дый хис­нең шу­шы рә­веш­ле кү­ңел бак­ча­ла­рын­да чә­чәк атар яки бал­кы­тыр дип күз ал­ды­на ки­тер­гә­не, акы­лы-җа­ны бе­лән той­га­ны юк иде. Ме­нә Җә­ми­лә бе­лән ике­се ара­сын­да га­җә­еп хәл­ләр ки­леп чык­ты. Бо­лар егет­не шик­лән­де­рә һәм сә­ер­сен­де­рә­ләр. Шу­лай да аның кү­ңе­ле ту­лы сө­е­неч, яз­гы гөл­бак­ча төс­ле хә­зер аның җа­ны. Кыз өчен ул го­ме­рен дә би­рер­гә әзер. Ка­бул итеп ке­нә ал­сын. Ни­чек бар, шу­лай. Бө­тен ту­лы­лы­гы бе­лән!..






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных