ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Кайнаналар посып ята 18 страницаҖәмилә чыннан да сагышлы рәнҗү белән китте авылдан. Бераздан күңелендә сәер тынлык кына калды, аннан соң ачуы кабарды. Юл буе Җантимерне битәрләп барды. Барысын да әйтеп хат язарга, башка минем хакта уеңа да алма дип, мөнәсәбәтләренә нокта куярга уйлады. Җантимерне Җәмилә бала чагыннан бирле хәтерли иде. Чая һәм шаян бу малай вакыт-вакыт чишмәгә су алырга килә иде дә, дүрт чиләк сыешлы бидонын тутырып, чанага утырткач, авызын ерып кына китеп тә бара. Башка берәүләр булса, су чәчрәтеп, кызларның җелекләренә үтәләр. Ә Җантимер алай итми, бөтен кешегә илтифатлы иде. Кызлар һәм апалар үзен үртәп тә карыйлар, ул бирешми, авызын гына ера, үзенең эше белән мәшгуль. Аны күреп, усал телле хатыннар сүзеннән Җәмиләнең күңеле кителә, Җантимерне башыннан сыйпап юатасы килә. Ә ул моңа мохтаҗ булмады. Сөяккә дә эредән үсте. Җәмиләләр берара Әлмәткә китеп яшәделәр, ике-өч ел. Кабат авылга әйләнеп кайткач күрде: Җантимер егет иде инде. Әмма сукмаклары очрашмады. Хәзер суга да йөрми башлаган икән, энесе алыштырган үзен. Зарифә белән Җантимернең мөнәсәбәтләре хакында ишеткәч, егетнең күңелен яуларга мөмкин түгел икәнен яхшы аңлап, моның белән дә килеште ул. Ә бу җәйлектә яратышып йөри башлагач, Җәмиләне бәхет-сәгадәт күмде. Алар пар килгәннәр бит! Һәм менә барысы да бетте. Җантимер алдап кына йөргән икән аны. Бер дә башкача түгел! Кайтты бит Җантимер, кайтты! Ни өчен клубта күренмәде? Исерек Салихларның сүзе дөрес булды микәнни? «Югары очка китте ул, Зарифә артыннан»,— диделәр. Шулайдыр. Килми калмас иде. Берьюлы өч кызны озатам дигән була иде. Капка төпләренә кайткач та күпме аны көтеп утырды, килмәде егет, килмәде! Язачак, барысын да әйтеп язачак, ачуланып-рәнҗеп язачак хатны аңа Җәмилә. Юлда гына язып булмый. Әллә поездга утыруга каләм тибрәтә алырмынмы дигән иде дә, мөмкин түгел икән. Гел чайкый... Эшкә вакытында килеп җитеште, өлгерде Җәмилә. Аның боек хәлен барча хезмәттәшләре башта ук сизеп алдылар, әмма борчымадылар, сораштырмадылар. Кичен кайткач кына вакыты табылып, хат яза алды ул. Туйганчы ачуланды Җантимерне, ышанычсыз, ахмак дип атады. Конверт тышына адресын теркәүгә, тагын капланып елады. Иптәшләре кич белән кинога чакырган иделәр. Хатны да ташлап китәргә кирәк. Җәмилә аларга иярде. Картина аңа ошамады. Арыган булса да, кайткач күзенә йокы кермәде, гел елыйсы килеп торды һәм авылда күргән төшен исенә китерде. Күзен йомды, барысы да хәтерендә калган икән: Киек каз юлыннан Җантимер энҗеле аккош булып, ак канатларын җилпи-җилпи каядыр оча да оча, ә үзе Җәмиләне дәшә. Тукта, Җәмилә үзе аны чакырган иде түгелме? Тагын төш күргән икән. Сәгать чылтыраудан уянып, иптәш кызлары эшкә ашыктылар. Бүген иртәннән Уфада да кар яуды. Ап-ак, чиста, якты кар... Бу — Җантимерне кәфенләп күмгән көн иде...
Дөньяда Илаһи канун бар, диләр. Ул — мәхәббәт! Мин бәхетле идем. Әйе, бәхетле идем. Бәхетемнең кадерен белеп кенә яшисе дә яшисе идем. Әмма язмыш дигәне кермәгән утларга кертә, күрмәгән газапларны күрсәтә икән. Ә ул кешенең кемлегеннән генә тормый, башкаларның үз-үзләрен тотышларына да бәйле. Бар бу Җирдә Илаһи канун. Бар! Әйе, ул Чын Мәхәббәт дип атала. Аның мәгънәсен аңларга теләгән кешеләр Таһир-Зөһрәне, Ләйлә-Мәҗнүнне исләренә төшерсеннәр, Киек каз юлына күзләрен күтәреп карасыннар, ул — Гашыйклар кыйбласы. Дөньялыкта кавыша алмаган ярлар анда бер-берсен табалар. Әгәр дә сез бер-бер ялгыз кошның анда очып йөргәнен күзалласагыз, белегез, ул үзенең ярын көтә, аны дәшә! Әмма Илаһи канунны бозмый, дөньялыкка килеп төшми. Көтә, бәлки, кычкыра-кычкыра чакыра да торгандыр! Һәм сөекле яры да, озак көттергәннән соң, канат тибрәтеп күкләргә күтәрелер. Алар очрашырлар, сөенешерләр һәм китеп барырлар. Болай булмау мөмкин түгел, бу — Илаһи канун!
СИХЕРЧЕ КЫЗЫ Повесть
Һәр җәйне шәһәрдән авылга кайтарып, мине әбиләрдә калдыра торган иделәр. Соңгы ике елда бу бәхет тәтемәде. Шулай да быел алдан ук әйтеп куйдым: — Әбиемнәргә кайтасым килә! Мин авылны яратам! Каз бәбкәләрен, сарык бәтиләрен, маэмаебызны сагындым! — дидем. — Нинди маэмай инде ул? Әллә кайчан бозау кадәрле эткә әверелгәндер!— дип, әткәй каршы чыгып караса да, үз сүземне кабатладым. Әнкәй килеште: — Ярар, улым! Кайтарырбыз... Безнең белән бергә ял итәсең килмәгәч, авылда ятарсың, сала малае булып!— дип әйткәч, башым күккә тиде. Сала малае да булырмын әле! Бик булырмын! Ә нигә? Ярамыймыни? Авылда минем дусларым күп, җәйнең башыннан ахырына кадәр алар белән эт сугарып йөрибез. Ачуланучы-әрләүче дә юк, беркем комачауламый. Бәлки әле әткәй дә ялгышадыр! Акбаем алай ук бозау кадәрле эткә әверелмәгәндер, һаман да маэмайдыр! Юри әйтә ул, белеп торам. Авылга җибәрәсе килми. Гел дә үз янында гына тотар иде. Юк инде! Алай булмас, быел мине авыл көтә! Кызыктырмагыз әллә нинди зәңгәр күлле, бозлы-карлы тауларыгыз белән. Кирәк икән, үзегез генә шунда китегез. Ә миңа авыл һавасы, суы-чишмәсе, урманы-болыны, һәммә-һәммә җирләре якын. Яратам мин сала малае булып, аяк-кулларны тузанга батырып, су буйларында балык чирттереп, иптәш малайларым белән мәш килергә. Ни дисәгез дә, миңа бит инде унике яшь. Сабый бала түгел. Үзем өчен куркасы да, борчыласы да юк! Анда дусларымнан Гамил, Айдар, Җиһангир бар. Менә дигән шәп малайлар. Әйттем — бетте, җәем шулар белән үтәчәк!
I Сабантуйга дип атап авылга кайткач, әткәй белән әнкәй мине калдырып, елак сеңлем Зөһрәне үзләре белән алып киттеләр. Мин кул селтәп, озаткандай иттем. — Улым Алмаз, дәү әниеңне тыңла! Эшләрендә булыш, көне буе уйнап кына йөрмә,— дип, әнкәй үгет-нәсыйхәтен тапшырса да, аларның машинасы юл тузанына күмелүе булды, урамга чыгып та шылдым. Инде күптән тәрәзә каршыбызда кайнашкан Гамил белән Айдарның су буена таба төшеп киткәннәрен күреп калган идем, шунда гына уйный торганнардыр әле! Ялгышмадым. Алар бер өем бүрәнәләр өстендә тирбәлеп-сөйләшеп утыра иделәр. Мине күрүгә, каршыма ук җитешеп төштеләр. Беренчеләрдән Гамил миңа кулын сузды: — Сәлам, брат! Аның болай кыландырып сөйләшүе абыйсыннан күчкән гадәте булганлыктан, мин дә өлкәннәрчә кул бирдем һәм шапылдатып уч төбенә суктым да: — Шәпме хәлләр?..— дип кенә җибәрдем. Ул арада Айдар да кулын сузды: — Исәнме? Нигә былтыр кайтмадың?— диде ул. Күрештек. Аның югарыга тартылып киткән буе, ерык авызы, башындагы түбәтәе тәмам үзен олыгайтып җибәргәннәр, кыяфәтенә карап кына танымаска да мөмкин иде, әмма хәрәкәтләре һаман да элеккечә, кыеш-мыеш килеп торган җил тегермәнен хәтерләтә. Ә Гамил ныгып, тазарып киткән. Ярым шәрә тәне тулып, мускуллары тыгызланып тора. Турникта уйнаштыргалыйлар икән! Ярышларда да катнашкалаганнар. Мактанышып алырга да өлгерделәр. Авыл малайлары шундый инде алар. Ни булса да — авызлары ерык, ни эшләсәләр дә — мактанырга гына торалар. Ә мин алай түгел. Шәһәрский! Үзем турында кирәкмәс. Аларга дип алып кайткан күчтәнәчләрем дә бар бит әле: кармаклар, матур-җайлы, ал-кызыл калкавычлары, көмеш энәләре булган яхшы җепле кармаклар! Мин аларны, кесәмнән чыгарып, берәм-берәм Гамил белән Айдарга суздым. — Ә Җиһангир кайда? — Бүген күренмәде әле! Йокысыннан уянып җитмәгәндер?.. Әйткән иде, каникулларга чыксам, төшкә кадәр йокы симертәм дип. Шулайдыр. Гамилнең бу сүзләреннән Айдар тагын да шәбрәк итеп авызын ерды. Аңа мин дә кушылдым. Дусларым, китергән бүләкләремә сөенеп, тәмам дөньяларын оныткан хәлдә кармакларын тикшерә башладылар. Балыкка төшәргә теләкләре кузгалырга өлгергәч, түземлекләре бетте. Мин дә әйдәкли башладым. Әмма Айдарның башы салынып, пышылдап кына аңлатты: — Анда сихерче кызы әле! Ул менмичә, су буена төшә алмыйбыз! — Нишли соң ул анда? — Балык тота! — Тотса ни, нәрсә булган? Гамил минем киреләнүне тиз басты: — Ярамый, зәхмәт китерүе бар! Чарасыздан мин дә бүрәнәләр өстенә килеп утырдым. Җиһангир дустыма дигән кармакны карый башладым. Аның белән Айдар һәм Гамил дә кызыксынып киттеләр. — Моныкы әйбәтрәк! — диде Гамил, көнләшкән төсле итеп. — Алайса алыштыр, сиңа булсын,— дип, Җиһангирныкын аңа суздым. Тик Гамил үзенең кармакларын учлап тоткан иде, алардан аерыласы килмәде, карап алды да: — Минеке дә яхшы!— дип мактанып куйды. Җиһангир һаман да күренмәде. — Ул булса, куркып тормас идек! — диде Айдар. Гамил аның белән килешергә ашыкты. Боларның икесенең дә йөзләренә чыккан сәер бер өркәклек шәүләсе миңа да күчте. Чөнки ул сихерче кызы һәм аның әнкәсе хакында бераз гына булса да хәбәрдар идем.
II Аның әнисе кем икәнлеген мин ачык кына белмим дә, хәтта күргәнем дә юк. Яшәгән йортлары авылдан читтәрәк булганлыктан, ул якка хәтта маллар да бармый, малайлар да, усалланып, яшелчә бакчаларына керми, ихаталарын урап узарга тырышалар иде. Әмма ул сихерче хатын исеме белән дан тоткан апаның кызы Камилә белән мин шактый яхшы таныш булып, элек кайтканымда бергә уйнаганым да бар иде. Тик шуннан соң бик озак авырып яттым да сихерче зәхмәтеннән дип әткәй-әнкәй авылга аягымны да бастырмаска киңәшеп куйган иделәр. Хәзер зур үскәнлегем сәбәпле ышандылар булса кирәк. Ул сихерче хатын турында ишеткән-белгәннәремне бергә җыеп сөйли калсам, көлкеле һәм адәм ышанмаслык бер хикәя кебек нәрсә барлыкка киләчәк. Шулай да хәбәр итеп китәргә кирәктер. Үзем боларга бик ышанып җитмәсәм дә, кайвакыт күңелгә килә дә, әллә тагын хак микән дигән сорау борчый башлый күңелне. Чыннан да, Тукай әйтмешли: «Күктә ниләр булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул!..» Бу җир йөзендә дә шулайдыр инде! Башкача түгелдер? Камиләнең әнкәсе, имештер, инде йөз елгача гомер сөргән әби, диләр. Әмма кызы гына нигәдер бик яшь әле. Миннән дә кечерәк булса кирәк? Танышкан вакытыбызда ул әле икенче сыйныфны гына бетергән иде, хәзер дүрткә күчкәндер мөгаен. Аның хакында: «Гел «бишкә» генә укый!» — дип ишеткәнем бар иде. Белмәгән нәрсәсе, танымаган үләне юк! Сөйләргә теләгәнем әнкәсе хакында да булганлыктан, сүзне әүвәле шуннан башларга кирәктер? Вакыйгалар менә болайрак диләр: имештер, элекке заманнарда авылның олуг байларыннан саналган бер адәме бик нык авырып киткән. Сырхавы шулкадәр дә каты булган ки, һәртөрле табиплар вә им-томчылар аңа бернинди дәва да таба алмаганнар. Инде менә-менә үләр дип көткәннәр үзен. Әмма дә ләкин әҗәле җитмәгән кешене үлем алып китә димени? Гомере бар икән. Кайчандыр кемгәдер бик зур яхшылыклар эшләп, аны ниндидер афәттән коткарган ахрысы? Әмма ни генә булмасын, бәндәләрнең яманлыгы да, яхшылыгы да җирдә калмый, бер кайтарыла шул. Монда да шул хәл кабатланган. Инде үлә, инде күмәрбез дип аптыраган туганнарының һәм гаиләсен шаккатырып, көннәрнең берендә боларга бер им-томчы әби килеп кергән дә әйткән: — Йа Аллаһы Тәгаләнең изге колы, син күргән җәбер-золымны язмыш безгә бирмәсен! Синең каршыңда күпме табип вә сырхау серләрен белгән бәндәләр хезмәт куйдылар, әмма һичберсенең күңеле нәтиҗә сөенече белән балкымады. Син әҗәлеңне дә, тынычлык-иминлегеңне дә тапмадың. Инде мин килдем! Яхшылык җирдә ятмыйдыр... Аның сүзләреннән гаҗәпләнгән халык телсез калган, актан да, карадан да сүз катарга җыенучы күренмәгән. Ә бу серле зат һаман да үз эшендә булган. Авыруны баштанаяк карап чыккан, йөзеннән сыпырган, сулышын тыңлаган. — Аллаһы тәгаләнең рәхмәт-шәфкатьләре ирешсен... Бу бәладән үзеңне коткарырмын!—дигән һәм әлеге хәлгә шаһитлык кылып торган туганнарына әйткән: — Барыгыз, далага чыгыгыз һәм миңа шундый сөяк китерегез: ул саф һәм чиста булсын, кайчандыр суелган атның калак сөяге төсле оча сөягеннән булсын, кипкән булсын! — дип әмер биргән. Ни кирәксә, шул инде, дигәндәй, бу сүзләргә колак салып, һәммәсе кырга-далага чәчелгәннәр. Бик күп ара җирләрне узып, һәртөрле сөякләргә юлыкканнар, әмма кирәклесен таба алмыйча гаҗизләнгәннәр. Ә сырхау бай һәм сихерче зат тыныч һәм сабыр гына боларны көтә биргәннәр. — Әгәр дә абзарымдагы кара айгырымны суйдырып, сөяген җилдә җилләтергә куйсам, бу вакыт эчендә шул дәрәҗәгә килер иде,— дип байның әйтүе булган, кече улы кайтып кергән: — Йа Аллаһы тәгаләнең колы, кирәгеңне вә сораганыңны алып кайттым,— дип шатландырган. Аның артыннан уртанчысы, койрыгына ияреп диярлек өлкәне җитешкән. Сихер вә серләр иясе бәндә бу китерелгәннәрне кырын күз белән генә карап алган да, кече улыныкын сайлап: — Ә боларын, калганнарын, илтеп күмегез!— дигән. Ул арада учак ягып, серләр иясе сөякне утка ташлаган, янәшәсенә тимер кендек куйган. Үзе бар дөньясын онытып җыр сузган, кулында думбраны биеткән. Кем күреп калырга, кайсы кызык эзләп килгән: халык тамаша кылуда икән. Җырлый вә такмаклар әйтә торгач, җырчының авызы күбекләнеп калган. Ул арада уттагы тимер дә кып-кызыл булып кызган. Сихерче аны чыгарып, теленә тидереп караган. Халык аһ иткән. Тамаша кылучы хатыннар куркудан йөзләрен яшергәннәр, ирләр аңсызланып калган. Ә серләр иясенең тел очы чожлап, тимер безелдәп куйган. Шуннан соң яндырылган сөякне чыгарып, сихерче аны төйгән, тузан хәленә китергән. Яңадан тимерне алып, авызына таба китергән. Йөзләре агарып калган халыкны тагын да хәйранга калдырып, пычак белән сихер иясе тел очын кискән дә, ут кебек кызган тимергә канын тамызган. Чыккан исне сырхауга таба өргән. Тегенең дә бу хәлләрне күреп торудан таң-гаҗәеп калып, авызлары ачылган мәле икән. Йөзенә кайнар һәм моңа кадәр һичбер тапкыр да борынына кермәгән иснең йөгерүеннән ул тагын да аһ иткән. Бу да түгел, серләр иясе сихерче, теге сөяк тузанын үзенең билбавыннан чыгарган кечкенә шешәдәге суы белән изеп-болгатып, тагын да бераз сыеклык вә су өстәп, шул сыекчаны авызына алган һәм кайнар тимер кендек аша сырхауның йөзенә кабат йөгерткән. Бу эшләре беткәннән соң: — Өч көннән атагыз аягына басар, озын гомерләр кичерер, эше вә гамәле яхшылык вә хөрмәттә исә, башка һичкайчан аңа зәхмәт кагылмас!— дип белдергән. Егетләр баштарак ышанмыйча торганнар. Шунда газиз аталары ыңгырашып әйткән: — Мин бу серләр иясенә ышандым! Аллаһы тәгаләнең әүлия бәндәсеннәндер. Мул итеп сыйлагыз, байлыгымнан ни кирәк, шуны бирегез, акчаны кызганмагыз! — дип әмер иткән. Уллары тиз арада әмерне үтәргә ашыкканнар. Әмма бу зат аларны туктаткан һәм: — Дөньялар бозылырлар. Әмма дә ләкин бер теләгем бар! Вакытлар үткәннән соң авылыгызга ялгыз хатын керер, кулында биләүле бала булыр. Аны какмагыз-сукмагыз! Бу вакытта балаларыгыз денсез вә имансыз, күңелләрегез җимерек вә ертык, мәсҗедегез ауган хәлдә булса да, ул анага хөрмәт күрсәтегез! Йортсыз-җирсез калдырмагыз! Аны кадерләп тәрбияләгез. Менә шул теләгем!— дигән. Бай шунда үзенең утарын теге киләчәк хатынга атаган һәм аны көтәчәген вә балаларына бу хакта васыятьнамә төзеп калдырачагын белдереп иман кәлимәсен кабатлаган, сүз биргән. Шуннан соң серләр иясе ничек көтмәгәндә пәйда булса, шулай китеп тә барган. Өч көннән бай абзый аякка баскан. Авыл читендәге утарының әйләнәсенә алма бакчасы утырткан, йортын кат-кат төзекләндергән. Әмма анда һичкемне яшәтмәгән. Ул арада илдә ихтилал чыгып, тормышлар тәмам бозылып беткән. Байны йорт-җиреннән куганнар, әмма әманәт итеп куйган утарына тиюче булмаган. Колхозлар оеша башлап, каладан рәис китергәннәр. Бу бәндә сабан-суканың нәрсә икәнлеген белмәсә дә, бик тә үткер кеше булып чыккан. Байның васыять утарына кереп төпләнгән. Баштарак бар да җай гына барса да, бу рәиснең гаиләсенә афәт юлыгып, үзе дә сырхауга калган. Табиплар моның серен белә алмаганнар. Җеназасын илткәндә халык кинәт теге серләр иясе белән булган вакыйганы исләренә төшергән. Шуннан бирле утар шул килеш калган. Алма бакчалары кыргыйланган, түбәләре яңгырдан череп, йорты иңеп беткән. Әмма серләр иясе әйткән хатын авылга килмәгән, бай да сөрелгән җиреннән кире кайта алмаган. Илдә сугышлар чыгып, төрле-төрле хикмәтләр булып беткән. Шулай итеп, сихер иясенең юраганнары һәммәсе дә диярлек юш килгән. Бары... Имештер, халыкны таң-гаҗәпкә калдырып, көннәрнең берендә авылдан сөрелгән бай утарының бакчасы да, йорты да әүвәлге хәленә кайткан. Урам буйлап, ул да түгел, ак биләүдә бала күтәреп бер хатын үткән һәм шул өйгә кереп яши башлаган. Баштарак аны килеп күрергә курыкканнар. Әмма ир-егетләрнең күзләренә ул хатынның чибәрлеге чалынмыйча калмаган, алар читтәге бу йортка сукмак салырга уйлаганнар. Тик хыяллары гына барып чыкмаган. Килеп җитүләре була икән, каршыларына яки берәр бозау кадәрле олы кара эт, яисә карчыга-ябалак чыга, ди. Кайсыларын агачлар тотып кала, кайберәүләре егылып зәхмәт таба башлаган. Шулай да моны кемнәргәдер хәбәр итәргә курыкканнар, ә болар шушында яши биргәннәр. Камилә исә менә бу хатынның биләүдәге кызы икән.
III Сөйләнергә тиешле сүзләр күп булуга карамастан, аларны калдырып, миңа да тормыш вакыйгаларына кайтырга туры килә... Иптәш малайларым белән утырган арада тегене-моны сораштырып, сихер иясе хакында тузга язмаган хәлләр хакында уйларга да өлгермәдем, өстенә менеп утырган каен бүрәнәм канатлангандай күккә таба сикереп куйды. Ни күрим, каршыбызда Камилә басып тора иде. Шомырт кара күзләре, кара елан кебек чәч толымы, кояшта янган бит очлары — болар барысы да аны шоколад төсенә керткән, матурлык һәм чибәрлекләрен дә өстәсәң, акылларны алырлык бер гүзәлгә әверелдереп бара иде. Минем тел очыннан ике генә сүз чыкты: — Исәнме, Камилә? Ул моны көткән иде, күренеп тора, сүзләреннән үк сизелә бит. — Ә-ә, Алмаз кайткан икән! Кала малае! Кулындагы зур, өч литрлы банкасын җиргә куйды. Аның эчендә нәрсәләрдер йөзә иде. Гамил белән Айдар агачлар артына качу ягын карадылар. Әмма өелеп торган утын бүрәнәләре арасына кермәсәң, башка җирдә котылу урыны юк иде. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|