ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Кайнаналар посып ята 13 страницаҖантимер, ялгызлыктан аптырап, караңгы юлдан атлады, иркен иген басуына чыкты. Офык ачылган, таң беленеп килә иде. Иртәнге эңгер-меңгер. Җәйге төн кыска, үтеп тә бара. Сабирҗан машинасын кычкыртты. Җыелу сигналы. Җантимер килеп җиткәндә барысы да монда иделәр. Табында соңгы шәраб вә хәмерләр ачылган, савытларга бүленгән, һәркемнең алдына берәр өлеш шашлык куелган. — Әйдә, утыр, кайда йөрисең, кузгалабыз, бушатабыз да!..— Тимергали Җантимерне ачуланды.— Әллә кайтып киткәнсеңме, дигән идек! Үпкәләп! Җантимер хәмерне бер-бер артлы күтәрде. Шашлык тәмле иде. Кызлар табынны җыештыра башладылар. Буш шешәләрне, кәгазь һәм башка артык-портыкны чокыр ягына Тимергали илтеп ташлады, Сабирҗан чатырын сүтеп төрде. Кузовка аттылар. Төялештеләр. Бу юлы да Җәмилә кабинага утырмады, өскә күтәрелде. Җантимернең янына үзе килеп басты һәм бер кулы белән кузовның биек җиренә тотынды, икенчесе белән егетне култыклап алды. — Сиңа ышанам, мине тотып кайт!— диде, серле итеп. Бу сүз күп нәрсәләр хакында сөйли иде. Җантимер кызның биленнән кочты. Машина кузгалып китте, арттан мотоциклына атланган Тимергали иярде. Тузан күтәрелгәнлектән, аннан килә алмыйча, башка юлга кереп югалды. — Адашмас микән? — диде моңа борчылган Җантимер. — Адашмас,— диде Җәмилә,— юлларны яхшы белә ул. Яшьләр җырлап җибәрделәр. Инде Җантимер дә кушылды. Шушы рәвештә таң алдыннан алар авылга кайтып төштеләр. Барысы да Җидегән чишмә буенда узган бу кичәдән канәгать иделәр. Сабирҗан машинасын Җәмиләләр тыкрыгына китереп туктатты. Тимергали дә кайтып җитте. Мотоциклы әкәмәт әшәке тавышлар чыгарып үкерә иде. Ботаккамы, агач төбенәме барып менгән дә, төтен юлын тиштергән, хәтта өздерә язган икән. Егетләр шуны караштыра башладылар. — Моны болай гына юньгә кертеп булмый,— диде Җантимер,— алыштырырга яки яматырга кирәк. — Кайтып җиткәнче чыдый ул,— дип, Тимергали кулын селтәде, аптырап тормастан.— Болай да рәте-юне китеп бара иде. Яшьләр тарала башладылар. Сабирҗан да нигәдер машинасы тирәсендә кайнашты. Җәмилә белән Җантимер икесе генә бергә калган иделәр. Шунда: — Рәхмәт әйтеп килим әле,— дип, Җәмилә Сабирҗаны янына китеп барды. Димәк эшләр шулайрак тора! Җантимер, үзенең артык икәнен аңлап, юл уртасыннан сукмакка таба атлады. Шул килеш кенә эз суытасы иде дә, аны Җәмилә дәште: — Җантимер, чиләкләрне алып кереш әле! Егет кире борылды, кыз чыннан да чиләкләр күтәргән, үзләренең капка янына да килеп җитә язган иде. — Тагын бармы? — дип сорады Җантимер. — Менә, кулымда, егет бул әле, күтәреш!— дип әмер итте гүзәл зат, күңел түреннән килгән назлы һәм татлы тавышы белән сихерләп. — Җиңел ич болар,— диде Җантимер, үртәпме-үртәлепме. — Синең өчен,— диде кыз. Капканы ачып керделәр. Чиләкләрне болдыр төбенә китереп куйдылар. Әмма Җантимер кире чыгарга ашыкмады, басты да калды. — Бар инде, соң бит,— диде Җәмилә. — Соң түгел, иртә инде,— дип үртәде егет, аның хәзер шаяртып сөйләшергә кәефе килеп тора иде. Сабирҗан машинасын кабызды, бераз гүләтеп торды да үз капка төпләренә таба кузгалып китте. — Бар инде,— диде Җәмилә, Җантимерне куалап.— Китмәсәң, сөреп чыгарам хәзер! — Әйдә, чыгар,— диде Җантимер, исе дә китмичә. Егетне Җәмилә күкрәгеннән салмак кына артка этәрә бирде. Менә Җантимер капка баганасына аркасы белән килеп сөялде һәм кызны кулыннан тотып алды. — Җибәр!— диде Җәмилә, әмма кинәт усаллыгы сүрелде.— Җибәр... — Җибәр, әнине чакырам, диген! — Егет үртәргә теләде. — Җибәр инде, Җантимер, өйгә керәсем бар, соң инде,— диде кыз, үтенеп. — Бер үп, аннан соң керерсең! — Үпмим,— диде Җәмилә, башын артка алып,— нигә мин сине үбәргә тиеш әле? — Ярый алайса, үзем үбәрмен,— диде егет һәм кызны кочагына алды. Җәмилә карышмады. — Үбәм,— диде егет һәм кызның иреннән суырып үпте. Татлы һәм йомшак иде алар. Түзмәде, тагын-тагын үпте. Инде икесе дә тынычланып калдылар. Шул рәвешле берничә минутка югалып тордылар. Шунда Җәмилә: — Җантимер, керим инде, соң бит,— дип айнып китте, әмма хәрәкәтләре салмак иде. — Үп, аннан соң керерсең,— диде Җантимер, иске сүзен яңартып. Җәмилә үрелеп кенә үзе үбеп алды. Татлы, тәмле, рәхәт, үлене терелтерлек иреннәр иде алар! — Тагын,— дип пышылдады егет. Алар шулай шактый озак үбештеләр. «Мин сине яратам!»— дип, бер-берсенә изге сүзләрне әйттеләр һәм Җәмилә, инде егет кочагыннан чыгарга теләмәгәнен хис иткән хәлендә, барыбер дә өйләренә кереп китте. Бу вакытта кояш үзенең алсу нурларын аяз күк йөзендә уйната башлаган, сыер саварга чыккан түтиләр чиләкләрен шалтырата, мал куа иделәр. Җантимер тагын үзеннән-үзе көлеп куйды. Бу серле кичәнең болай сихри тәмамлануы аның өчен сәер, бик тә сәер иде. — Тыныч йокы, җанкисәк! Бу сүзне ул Җәмиләгә әйткән иде, хәзер урам буйлап кабатлап бара: — Тыныч йокы, җанкисәк! «Җан кисмәгең капкачлы булды!» — дип, үзе хакында уйлап куйды егет. Аның йөрәк түрендә мәхәббәт уты очкынланып-очкынланып уйный иде. Ә Җәмилә ниләр кичерә торгандыр? Ә Җәмиләкәй нинди утларда яна торгандыр? Назлы, татлы, чибәр, сылу, сихри кыз Җәмилә, Җәмиләкәй! Икенче көнне Сабирҗан Җәмиләнең янына да килмәде. Машинасында ерак юлга киткән, диделәр. Җәмилә дә капка төпләрендә озаклап утырмады. — Мин бер атнага Чаллыга барып кайтам. Бүтән кызларны берүк озатма, ярыймы, Җантимер!— дип үтенде ул. Үзе кочты, үзе үпте. Кирәк булганга гына аерылыштылар. Юкса таң аттырасылар иде. Бер атнага! Монда сәгате көнгә тигез, ә ул бер атна буена булмаячак. Ничек түзәргә мөмкин? Бер атна! Атнаның беренче көнендә үк Җантимер Җәмиләләр очын ике әйләнде. Бәлки китмәгәндер, ә? Кыз чынында өйдә юк иде. Җантимергә күңелсез хәзер. Рәхәттән күңеле михнәткә төште. Колхоз эшенә Казаннан эшче кызларны китергәннәр икән. Алар тыкрык башы Кәҗә Гайфуллада яшиләр, ди. Тагын да бер хәбәрне Җантимергә энесе Зарифҗан алып кайтты. Ферма төзекләндерү-ремонт эшенә Казан университетыннан егетләр килеп ялланганнар, шабашкага. Авылда студентларның барын-югын сорашканнар, аралашу өчен. Зарифҗан моны сөйләп бетергәч: — Абый, синең хакта әйткән идем, белмибез андыйны, диделәр,— дип өстәп куйды.— Университетныкылар микәнни соң алар, сине дә белмәгәч? —Һе,— диде Җантимер,— университетта унбер мең студент кына укый, кайдан алар барысын да белеп бетерсеннәр икән? Мин дә аларны танымый торганмындыр? Очрашырга кирәк, танышырга! Җантимернең печән чабу эше белән көне үтеп китте, һай рәхәт вакытлар. Саф һава, хуш ис. Кигәвен кебек зәһәр мәлгуньнәр булмаса, тагын да яхшырак та бит. Төрле яклап кунып талыйлар, бигрәк тә көндезге унбердән өчкә кадәр котыралар, юньсезләр! Кичен Җантимер теге студент егетләр янына китте. Бишәү икәннәр, математиклар. Танышып-белешкәч, клубка чыктылар. Җантимергә монда күңелсез иде. Студентлар да кәеф таба алмадылар. Зарифҗан шунда абыйсы Җантимергә ялынды: — Анда Казан кызлары өйләрендә бикләнеп утыралар, ди. Чыкмыйлар. Әллә үзең барып, клубка чакырасыңмы соң аларны? — Нигә? — диде, исе китеп Җантимер. — Нигә булсын, син элекләрне дә Казан кызларын үзеңә ияртеп йөри идең. Егетләр дә шулай сөйлиләр. Абыең алып чыкса, без танышыр идек үзләре белән, диләр. Әйдә инде, абый? Аның сүзләрен студентлар да колакларына элделәр. «Нигә монда торабыз?» — дип, Җантимерне әйдәкли башладылар. Юл уңаенда шабашник студентлардан Җабир гитара алып чыкты, шәп уйный кебек болай. Кызлар бер дә бикләнеп утырмаганнар икән. Ишекләре шар ачык. Студентларны капка төбендә калдырып, Җантимер түргә узды. — Сәлам кызларга, асыл кошларга! — диде ул керә-керешкә үк.— Шундый матур кичтә сагышланып утырасызмы? — Ә нәрсә эшлик инде? — дип сүз башлады арадан бер чаясы.— Авылдаш егетләрегез тәрәзәдән карап йөрүдән башканы белмиләр бит! — Мондый чибәрләрдән күзләрен алалмаганга шулай тәрәзә күзлиләр алар! — Җантимер шаярткан төсле әйтте.— Чыгып күренегез үзләренә, тынычланырлар... Бер нинди сере дә юк моның! —Х-ә-ә-зер!— диде кыз, үртәлеп.— Чыктык, йөгердек. — Бик яхшы, ул вакытта — сөйләштек, клубка алып барам үзегезне! Киенегез, ясаныгыз, унбиш минуттан әйләнеп керәм. “Бәхетебез бар икән” дип дога кылыгыз. Бәлки кайсыгыздыр назлы ярын да эзләп килгәндер? Бездә егетләр бер кашык су белән йотарлык. Үзләре — чибәр, үзләре — эшчәннәр. Минем кебек... Әйе!.. Җантимернең сүзгә һаман-һаман үзен кыстырып куюлары шаярту өчен генә иде югыйсә. Әмма мактану буларак та килеп чыктылар. Каршыларында басып торган бу асыл затны күреп торган кызлар аның сүзләренә чын күңелләреннән ышандылар. Килеш-килбәтенә сокланып күзләре уйнады, сүзләрен тыңлаудан колаклары иркәләнде. — Болай ук итеп кодалагач, чыкмыйча да булмас, кызлар, әйдәгез, авылларын аслы-өсле айкыйк әле,— диде бер чаясы. Аның белән һәммәсе килештеләр. Җантимер, ишекне ябып, болдырга чыгып басты. Йорт хуҗалары өлкәннәр икән, инде ятарга да өлгергәннәр. Аларны тынгысызлап йөрмәсәң дә ярар иде дә, әмма Зарифҗаннар кебек чебен көтүе тәрәзә саклый икән, йокы юк инде аларга. Алай да булмый, болай да яхшы түгел. Ике яманлыкның иң авырын сайлый, диләр, адәм баласын. Бу юлы да шулай килеп чыкты. Кызлар үзләренең шәһәрчә кадак үкчә, нәзек баулы аяк киемнәрен киеп һәм затлы итәк, кофталардан чыккан иделәр. Теге чаясы Җантимерне култыклап та алды, әйтеп тә салды: — Кая, күрсәт — күрсәтәсе әйберләреңне! Һәммәсе эчләре катканчы көлде. — Күрсәтсәм, куркып качмассыңмы? — дигән булды егет. — Кая качасың инде?— дип элеп кенә алды чая кыз.— Безне монда көзгә кадәр җибәрделәр, эшегезне эшләргә. Үзегездән — юк, менә без бетереп китик әле. Дан булсын! — Бетерергә килдек без бу җирне!..— дип күтәреп алды шабашник Тимур, балкытырга диясе урында, мәгълүм җырны башлап. Кыз моның сүзләренә үпкәләргә тиеш иде, әмма төшеп калганнардан түгел икән. Бу чаялыгы белән Идел кичәрлек, ни җитте ир-егетләрнең борынына чиртерлек. — Бетерәбез аны! Бетерәбез!..— диде кыз, егетләрне дәртләндереп.— Әйдә, киттек клубыгызга. Шабашник студент егетләр дә бу эшче кызлар өчен шушы авылныкылар буларак аңлашылдылар, чөнки алар Җантимер белән килделәр, аның белән бергә йөриләр, ул әйткәннәрне куәтләп сөйләшәләр иде. Казан кызлары артыннан бүтәннәр дә иярделәр. Урам буйлап гөрләшеп күтәрелделәр. Студент егетләр кулдан-кулга күчереп гитара чиртте. Авылныкылар арттанрак калып килә иделәр, җай табып, кызларның алдына төштеләр, һәммәсе үзенә яр сайларга тырыша, кайсына булса да сүз катарга җай эзли иде. Клубка якынлашып җиткәнче бер-икесе Казан кызлары белән танышып та өлгерде. Барысы шат, гөрләшәләр иде. Клубта озаклап кичә ясау мөмкин булмады, инде соң икән. Мөдир, хафага калып, уңлы-суллы бүлмәләрне бикләп йөренә башлагач, яшьләр урамга агылды. Җантимер Казан кызлары белән чыкты. — Хәзер кая барабыз? — диде чая кыз.— Ике мәртәбә биеп алыр өчен генә безне кузгатып йөрдеңме? Бу чая телгә генә түгел, йөзгә-биткә дә шактый күркәм икән. Буе гына әллә ни калку түгел, терсәгеннән аз гына өскәрәк үлчәмдә. Әмма минем буем тәбәнәк дип тормады әле, Җантимергә тигәнәк кебек чытырдап ябышты. Ну капты егет, уңга да, сулга да һичбер адым ясый алмый. Бетте башы, Җәмиләнең дус-танышлары алдында оятлы итә бу! Казан кызлары белән җырлашып, инеш буйларын әйләнделәр. Җантимер аларга төрледән-төрле кызыклар сөйләп бетерде, чая кыз һаман да аның беләгендә йөрде, күңеле хушланудан айный алмый идеме, әллә шушындый егетне күптән эләктерәсе килгәнме? Башка егетләр, дуга рәвешендә аларны урап, арттан көтүләре белән ияреп килделәр. Болай ук шаулашып, авылның йокысын качыру ярый торган эшләрдән түгел иде. Җантимер бу чаядан ничек тә котылу җаен карады. Мәктәп бакчасында эскәмияләргә кызларны утыртты да сиздерми генә китеп тә барды. Җиткән! Булды, таныштырды! Бу кичне егет сөекле Җәмиләсен бик тә сагынган иде. Ярый әле Казан кызлары булды, алар белән йөреп, күңеленә бераз тынычлык иңде. Өченче көндә инде ул тагын да ныграк боекты. Кич җиткәч, әүвәле яңа танышлары — студент егетләр янына барды, алар урыннарында юк иделәр. Казан кызларына киткәннәр икән. Җантимер дә, кая барып бәрелергә белмәгән кеше төсле уңга-сулга йөренде дә тарсынып кына шунда юнәлде. Кызларны студентлар капка төпләрендә көтеп утыралар икән. Яннарында бер-ике затлы шәраб шешәләре дә бар. Җантимерне күрүгә, Тимур дигәннәре көлеп җибәрде: — Кичә сине үземә алыштырырга туры килде, малай. «Кая ул?» дип сораштырып аптыратып бетерде чаясы. Яхшы кыз күренә! — Мин бик шатмын, Тимур. Барыбер үземә озатырга насыйп булмас иде аны,— дияргә мәҗбүр иде Җантимер. — Нигә? — Сәбәбе бар! Җиңгәң ачуланыр. Һәммәсе дә тагын көлеп куйды. Җиңгә дигәне йөргән кызны белдерә инде анысы. Әмма егетләрнең гозерләре дә бар икән. Шәрабны күрсәтеп: — Әйдә, оештыр әле, син җаен беләсең!— диделәр. — Каян белим инде? — дигән булды Җантимер.— Мин дә сезнең кебек инде, Аллаһ бәндәсе! — Юк, синең яхшы килеп чыга! — Ярар алайса,— диде Җантимер, алар белән килешеп,— китерегез шәрабларыгызны. Икесен дә кулына тотып карады да, берсен кире бирде. — Мин, кереп, өстәл оештыра торам, унбиш минуттан рәхим итәрсез,— диде дә Казан кызлары янына ашыкты. Алар әле мунчадан гына чыгып маташалар икән. Җантимерне күрүгә, ай-һайлап кайсы-кая посты. Чая кызның гына исе китмәде. Халат кигән хәлендә, күкрәкләре ачылып китүдән дә хафаланмыйча, көзге алдында боргаланып-боргаланып, калын чәчләрен йомшак сөлге белән сөртә бирде. Исәнләшеп түргә узган егеткә ләм-мим бер сүз дә әйтмәде. «Менә, күр, мин баймы?» — дигәндәй, һаман әле уңга, әле сулга бөгелде. Калку күкрәкләре, нечкә биле, чүлмәк төсле кояшта янган тыгыз тәне күзләрне адаштырырлык матур иделәр. Җантимер, өстәл янына килеп, теге шешәләрнең берсен уртага куйды һәм тәкъдим ясады: — Сыйланабызмы? Җавап ишетелмәде. Кызлар белән болай сөйләшү ярамый иде. Әмма сүзне кайдан башларга? — Оҗмах кошлары,— диде Җантимер, тагын да бер тапкыр талпынып, сөйләшүне башлар өчен тагын да атлыгып: — Кызлар, күчтәнәч бар иде, яхшы шәраб! Илдә-көндә юк нәрсә! — Әрсез,— диде чая кыз,— әрсез! Кешенең киенәсе бар, ә ул күзен дә йоммый, ояла да белми!.. — Ярар инде,— диде җавабында егет.— Шундый гүзәллеккә каян килә бу кадәр усаллык. Бетте, егетнең кирәген бирәләр хәзер, җанын ашаячак бу чая. Сөйләшә белмәсә, тик кенә торсын иде. Усалга «усал» дип әйтсәң, башыңны бетерә дә бетерә бит инде! Әмма чая кыз бер генә сүз дә әйтмәде. Киенде-ясанды һәм: — Кичә кая югалдың? — дип сорады.— Качтың! Ә бүген тагын килеп җиткәнсең. Җантимер шушы сүзне күптән көткән иде. Бик яхшы булды әле бу. — Сезгә алма өзеп китерергә киткән идем, килсәм, берегез дә юк,— дип, алдан хәстәрләп куйган җавабын бирде егет, акланган кыяфәт чыгарып.— Киткәнсез дә баргансыз... — Алмаларың кая соң? — диде чая, ачуын яшермичә. Җантимер үз сүзен сөйли бирде: — Ярый әле көтеп тормагансыз, ул яшел алмалар белән ким-хур гына булачак идем. Суга агыздым. — Әйтәм аны агып баралар иде,— дип төрттереп куйды чая.— Бүген генә су коенганда Әминә җыйды аларны. Менә! — диде дә өстәлгә бер тәлинкә яшел алмалар китереп куйды.— Шулар идеме? — Белмим,— дияргә башы эшләде Җантимернең,— алар да кебек, алар түгел дә төсле. Охшаганнар икән... Кызлар көлеп җибәрделәр. Кичә Зарифҗаннар җыеп биргән иде аларны. — Синнән башка да сыйлаучылар табылды, сатлык! — дип, вакыйгага ямау салып куйды әлеге дә баягы чая. — Ярар инде, кызлар? — дип ялынырга мәҗбүр булды Җантимер.— Гафу! Ул арада ишектән студентлар килеп керделәр. — Исәнмесез! — О Тимур, Тимурчик!—дип бәргәләнде чая, халатының путасын ашыгып бәйләп. Таза гәүдәле, кара мыеклы шабашник исә авызын мул итеп ерды да, канәгать төстә: — Да, Саида, привет!— дип әйтеп куйды. Башкалар да исәнләштеләр. Җабир дигәне, вәсвәсәләнеп: — Ирочка чыккан идеме әллә? — дип сорады. — Мин монда, Зибрик мой!— дип, чаршау артыннан киенеп-ясанган мөлаем кыз күренде.— Бүген клубка сходим, да? Болар берсен-берсе табышып та өлгергәннәр икән. «Ике Тимернең берсе артык икәнлеге күренеп тора»,— дип уйлады Җантимер, үзен һәм Тимурны күздә тотып. Урыныннан кузгалды. — Ә син куда? — дип аркылы төште чая. — Клубка,— диде Җантимер.— Мин монда артык икән. Аның бу сүзе кызга ошамады. Саида дигәч тә, исеме Сәйдә булса кирәк аның? — Клуб бүгеннән ремонтта,— диде Тимур, ягъни Тимурчик дигәннәре.— Аны ачмаячаклар. Без эшлибез. Дивар-стеналарын эчтән буяп агарта башладык, анда бүген батып үләрлек. Бер айга җитәрлек эш бар. — Ф-и-и-и,— дип сузды ирен турсайткан чая Сәйдә.— Авылга килеп тә клубта не быть, что это такое, кызлар? — Я не люблю клубсыз авылларны, терпеть не могу,— диде аңа кушылып Ирочка дигәннәре.— Юньле авылда җәй көне кем инде клубка ремонт ясый ди? Эш вакытында әле, җитмәсә! — Ә кайчан кирәк иде соң? — диде Тимур. — А почему когда мы здесь?! — диде Сәйдә.— Без киткәч ясар идегез әле. — Кыш көнеме? — Нәрсә, без монда кышка кадәр ятарга обязаны, да? Нет уж! Безгә начальник цеха әйтте! «Не больше месяца!» диде. Унбиш-егерме көн, и без монда юк инде! — Белмим,— дип сүз төртеп куйды Җантимер. Барысы аңа борылып карагач, аннары дәвам итте:— Сезгә кадәр килгән бүтән елгылар да башта шулай әйтә иделәр, октябрьдә, кар яугач кына китә иделәр. — Ә син каян беләсең барысын да? Ел саен шулай Казан кызлары артыннан чаба идең дә, ташлап кача идеңме? Кар яуганчы, имеш. Ә без алай булмаячакбыз, вот, күрерсез! — диде Сәйдә, Җантимергә ачулы карашын ташлап.— Тоже миңа, җегет! Барысы да кинәт сүзсез калды. Сәйдә чыгырыннан чыкса, чәйнәп ташлаячагын иптәшләре белә иде. Җантимернең авызы капланды, студентлар эндәшмәделәр. Сөйләшү темасы югалды. Ни әйтергә кирәген, нәрсәдән кабат сүз башларга тиешлеген дә аңламадылар. Шулай шактый гына тын торгач, арадан Җантимер сүз катып карады: Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|