ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 14 страницаГалимәгә бу уйларыннан авыр булып китте. Бер туктаусыз йөзе кызарды, йөрәге шашынды, акылы саташкандай тоелды. Көне-төне имтиханнар дип тырышулары, мәктәптә гаепсез кагулары, әнисенең “алай ярамый”, “болай килешми” диярәк “чукып” алулары, Хәмзәсе, Илгизәре, башкасы — болар барысы бергә яшь, чибәр, әлегә ни акылы, ни аңы утырып җитмәгән, хис ташкынына вакыт-вакыт гарык ителергә мәҗбүр кыз баланың зиһен тәгәрмәчләрен чыгырларыннан чыгарырга бик җиткән иделәр. Һәм менә ул хәзер кычкырып җибәрер һәм саташа башлар сыман итеп үзен сизенә, әмма, шул ук вакытта, бик тә акыллылана баруын да тоя. Дөньялык гүяки аның каршында ак җәймә кебек тәгәрәп ачылып китә дә, Нәгыймә апасының да хәйләкәрлеге ачыла, әнисенең дә ахмаклык тутырылган зиһен тустаганы түгелеп китә, Хәлим абыйсының да кала кызы белән урамнан барулары кинодагыча күз алдында күренә башлый, Илгизәрнең дә куш каенга башын сөяп елавы картинасы барлыкка килә. Ә ничек алар һәммәсе дә бер-берсеннән аерылып торалар! Холыклары, йөзләре белән дә! Ә куш каен яфрак яргандыр. Галимә юл буе агачларының ямь яшел күлмәк кигәнлеген, кулларын болгап калгандай тибрәнүләрен бүген хәтерләп өлгергән иде бит! Әтисенә дә шуларны күрсәтмәкче иде. Онытылган! Ул куш каен да тәмам онытылган! Яшелдер, тәмам ямь-яшелләрдер! Галимә җиңелчә күлмәктән шунда таба, тыкрык сукмагы буйлап төшеп йөгерде. Чәен әзерләп бетереп маташучы алъяпкычлы әнисе дә, ишек алдында кыш калдырып киткән чүпләрне себергәләп маташкан әтисе дә — барысы-барысы да: — Син кая, кызым?— дип аптырап, артыннан карап калдылар. Ул ишекләрен, капкаларын да, кулы җитеп ябарга өлгермичә, каерылып ачылган хәйранлыктагы авызлар кебек калдырып, тәмам онытылып, гүяки берүк соңга калмагаем дигән кебек шул куш каеннары янына йөгерде. Анда Галимә Хәлим абыйсы белән үбешкән иде бит! И аның чибәр, дөнья бәһасе торырлык куш каеннары! Хәзер Галимә алар янына барып җитәр, үзләрен берәм-берәм кочар, үбәр! Каеннарның язгы җылыдан бөреләре ачылган, вак-вак яшел яфраклары чыга башлаган, ә күзләреннән яшьләр тама иде. Нигә дип елыйлар икән алар? Әйе, Галимәне сагынганнар шул, гаделсез онытуына аптыраганнар! Ничек болай мөмкин иде. Кызның юка итәкләрен җил тибрәтте. Ак, вак яшел чәчәкле, сылу тәненә ятышлы күлмәкләре дә кызны нәкъ каеннарның үзләре белән пар иткән иделәр. Галимә аякларына карады. Ак оекчалары, кара күн башмаклары аның затына тиң иделәр. Кыз бераз гына итәген дә күтәрә төште. Аякларының төзлеге һәм матурлыгы аңа көтмәгәндә күңел тынычлыгы бирделәр. Ул шаулы рух диңгезеннән тыныч дөнья ярына чыгып баскан затлы туташтай тойды үзен. Аннары, ак каенны кочкан җиреннән, бу халәттән көлке табып, кинәт арты белән борылды да, аңарга аркасы белән сөялеп басты. Дөньяда каеннарның язгы хуш исеннән урнашкан тантаналык иде. Сынык агач ботакчыклары һәм төртмә тамырлары арасында җирдә үсеп утырган сап-сары берән-сәрән чәчәкләрне күреп, Галимә аларга җылы итеп елмайды. Шулай тынып калды. Бераздан кемнеңдер тыныч кына җырлавы ишетелеп алды. Бәхет өчен диеп дөньяга ике нәфис яр туганнар да, замананың кырыслыгы аларны аерган, менә инде ялгыз казлар кебек бер-берсен эзләп күкләрдән-җирдән хәбәр бирәләр, әмма табыша һәм кавыша гына алмыйлар — җыр шул турыда иде. Көе дә, сүзләре дә халыкның моңлы йөрәгеннән сыгылып чыккан һәм мәңгелеккә таба канатланып очып китеп барган. Менә бүген ул кабат кире кайтып килә. Җырны әллә күз яшьләрен тамдыручы елак каеннар җырлыйлар, әллә инде берәр моңлы бәндәсе, онытылып китеп, күңелендәге барча серләрен күзен ачып килүче табигатькә сөйли? Галимә шунда су буе ягыннан күтәрелеп килүче Илгизәрне күреп алды. Егетнең кулында сулы том-тулы чиләк иде. Урамдагы колонкадан алмыйча, монда, яр астындагы салкын чишмәгә төшеп, нәрсә эшләп йөри ул? Илгизәр дә юка күлмәктән генә калган. Аның кайнар беләкләре язгы кояшның әрсез күзләренә көч һәм куәт билгеләрен күрсәтеп уйныйлар. Маңгай һәм баш түбәсе өлешләрендә кыска һәм керпе энәләре рәвешенә китерелеп кистерелгән кара чәчләренә генә кыз элек игътибар иткән булган, әмма муен һәм җилкә турларында озынаеп һәм бөдрәләнеп торганнарына күз дә салмаган булган икән. Төз борын, кысынкы иреннәр, кискен карашлы күзләр һәм ихтыяр көчен сиздереп торучы итләч бит очлары Илгизәрнең дөньяда үзенә тиешлене һәм кирәклене һичшиксез каерып алачагы хакында сөйли иделәр кебек. Һәм болар мәртәбәсен сабырлык дигән таҗ бизи! Галимә, егетнең күзләре белән очрашкач, йөрәгенә курку йөгерттереп, тизрәк каен артына яшеренде. Шушы гына җитмәгән иде: Илгизәр аның хакында нәрсә уйлаячак инде хәзер? — Исәнме, Галимә! — Исәнме, Илгизәр абый! “Абый”? Бу сүзне Илгизәргә карата кызның әйткәне юк иде түгелме? Ничек араларны якынайта икән бу сихри сүз — “абый”! Куш каен артында посып торган җиреннән Галимә чыгарга мәҗбүр булды. Ул үзе дә бу мизгелдә дөньяның иң сихри чибәркәйләреннән берсе, ә бәлки бердәнбере иде. Илгизәр, кулындагы чиләген җиргә куеп: — Менә егетләргә чишмә суы булсын дигән идем. Алар чәйләргә яраталар. Сораган да иделәр. Бу чишмәгезнең суы тәмле икән. Исемен белмәдем... Мин аны “Галимәләр чишмәсе” дип йөртәм,— диде, күңелгә шундый да ятышлы, хуш килерлек итеп әйтте ки, кызның дөньясы якты кояшка колачларын ачты. Егетнең киң күкрәкләренә якынаюы булды, шунда ук Галимә үзенең хәлсезлеген, ихтыярсыз калуын тойды. Илгизәрнең олы куллары аның башыннан сыйпадылар. Кыз инде бөтенләй онытылды, егетнең кочагына кергәнен сизенми дә калды, ә теле саташулы сүзләр кабатлады: — Кирәкми, Илгизәр абый! Кирәкми... Әмма кызның пышылдау гына булып чыккан сүзләре егетнең колакларына сихри авазлар буларак ишетелгәнлеген ул белми иде. Әүвәле тыннарына тыннары кушылды, аннары — иреннәре. Бу шушы кадәр дә көтелмәгән һәм табигый килеп чыкты булса кирәк, алар үзләре дә нәрсә эшләгәннәрен аңлашмый калдылар. Тик корыган агач ботагы “керт” итеп сынды, кызның самими йөрәге “дерт” итеп куйды. Илгизәр дә, башын кыздан алып, артына, тавыш килгән якка борылып карады. Каеннар арасында кабак кебек олы битенә гүяки ябыштырылып кына эшләнелгән авыр иренле авызын ачып, комсыз соры күзләре белән карап торучы Хәмзә күренде. Аның сүзләре һичшиксез: — Әтиеңә әйтәм!— дип, балаларча килеп чыктылар. Һәм ул, әллә күргән вакыйгадан ятсынып, әллә үз сүзләреннән оялып, кинәт борылды да йөгереп китеп, каядыр юк булды. Галимә дә читкәрәк тартылды. Илгизәр дә сихри мәхәббәт шаукымыннан чыкты. Инде алар арасындагы ике атлам җир ышанычлы чик иде. — Галимә, беләсеңме?.. Бу каеннар арасында мин сине гел шушылай басып торасыңдыр кебек күзаллый идем! Сүзләрен Илгизәр озак җыйган кебек итеп, ашыкмыйча тезеп-тезеп кенә әйтеп бирде. Аның эч сере бөтенләй дә калмаган, шушы җөмләсе белән дөньялык хөкеменә башаяк чыгарып бирелгән кебек тоелды. Кызга аларны ишетү рәхәт тә, куаныч та иде. — Бу ак каеннар, Галимә, нәкъ сине хәтерләтәләр. Яр буена чыгып басып, шушы текә калкулыктан әнә анда, еракка төбәлгәннәр дә, юлдан кемнеңдер кайтып килүен көтеп торалардыр сыман! Мондый сихри сүзләрне адәм балалары сөйли дә, уйлап та чыгара белмәскә тиеш иделәр. Дөрес, юлдан кайтып килүче ул кешене әйткәндә Илгизәр үзен исәптә тотты, билгеле. Моны кыз да аңлагандай иде. Әмма ул юлдан Галимә белән күрешергә дип килүче Хәлим абыйсы күренергә тиеш! Кыз да, каеннары да аны көтәләр. Ә Илгизәр шунда ялгышмый: зарыктылар бит инде каеннары! Кара кыштан бирле ничә көннәр узды, ничә айлар... Февраль иде... Март... Апрель... Йөз көнгә дә тулмаган икән бит әле, ә еллар һәм гасырлар кичкән-үткән кебек тоелды. Күңел түреннән Галимә Хәлим абыйсының ерагая баруын тоярга тиеш иде. Аның урынын батыр Илгизәрнең яулап алуын әлегә ул төгәл генә белмәде. Галимәгә төрле чуар хисләр эчендә калу, кайнар һәм салкын тойгыларны берьюлы кичерү моңа кадәр булганча күңелгә тәэсире белән дә зур яңалык һәм мавыктыргыч ләззәт кебек тоелды. Ул әле күкләргә ашкан, әле канатланып еракларга очкан, әле, йөрәгенә сагыш тулып, диңгез төпләренә чумган кебек итеп үзен белде. Ә югыйсә бары тик бер генә нәрсә, мәхәббәт дигән тормыш учагының ялкын очы аңа тиеп узган иде. Кыз тәгаен гына кемне яратуын төгәл беләдер кебек тә сыман: ул аның Хәлим абыйсы! Ә Илгизәр? Ә Илгизәр ул башка кеше, үз бакчасын саташтырып, адашып очып кергән ят күбәләк кенә. Тик анысы да бар бит әле аның: шул адашып кергән күбәләкләр артыннан кызларның чәчәк-гөл кебек күңелләре тартыла да бит инде һәм мәңгегә адашып өлгерәләр. Җир йөзендә моңа кадәр яшәгән меңнәрчә, миллионнарча хатыннар һәм кызлар белән шулай булмадымы? Бәлки моңардан чыгарма бар, бу кагыйдә түгел, диярсез? Дөрес әйтәсез, кагыйдә түгел! Әмма чыгармасы да юк. Әле бүгенгәчә тормыш шушы рәвештә яшәп килде, кешене табигате алдый бирде. Иртәгә башкача дәвам итсен өчен кешелекнең яңа баштан үлеп терелүе шарт. Нух пәйгамбәр вакыйгаларының кабатлануы кирәк. Кешелек үз тәкъдирен башкача үзгәртә алмый микәнни? Яңа әдәп-мораль, яңа әхлак кагыйдәләре, яңа яшәеш фәлсәфәсе белән моңа ирешеп караганнар, билгеле. Без дә шуларның тәкъдири дәвамчыларыбыз. Күңелебезгә ак булып тоелганы чынлыкта кара түгелме, дибез. Ә асылда барыбыз да рәхәт кенә яшәргә телибез. Берәүләр моңа үз җайлары өчен генә тырышу белән ирешәләр, икенчеләр исә башкаларга ярдәм итүдә бәхет табалар. Берсенә дә җиңел түгел, әмма тормыш биналарының кирпечләре әллә кайчаннан нигезләренә тезелеп менә торган, күтәрелгән, аны бүген генә җимереп ташлап, яңача төзү мөмкин түгел. Яшибез, тырышабыз, үпкәлибез, хәйран итәбез. Усаллар, үз җайлары өчен тырышучылар, шуның ише һәм башкалар өстен чыга торалар, җәзасын да таба баралар. Уртак мәнфәгатьне кайгыртучылар хакында бары тик китаплар гына языла, хикәяләрдә генә сөйләнелә, җырлар гына чыгарыла. Ә Галимә мәнфәгать турында уйлап та карамады. Аңа Илгизәрнең мәхәббәте рәхәтлек, киләчәк тормышына ышаныч бирә иде югыйсә. Ул мондый тойгыларны Хәлим абыйсы белән булганда татымады. Аның алдында нигәдер каушый, сүз әйтергә дә курка, чак кына кагылуыннан да югалып китә торды. Мәхәббәт андый газаплы була алмый ул дисәләр, Галимә ышаныр идеме? Ышана алмас иде дә, менә хәзер... Ә Илгизәр? Ничек рәхәт Илгизәр белән булуы аңа! Бернинди каушау да, оялу да юк. Дөньялар иркен, рәхәт! Илгизәре аны әле генә чәчәк итте, инде каен белән тиңләде, ай, кояш, йолдыз — берсе дә калмаячак! Һәр сүзе Галимәне ышандырачак, нурга күмәчәк! Мәхәббәт менә шушындый була ул дигәннәрен ишетсә, кыз ул кешегә ышаныр идеме? Әйе, ышанмый да калмас иде. Ә бәлки ышанырга кирәкмидер? Ул ялгыша, адаша гына торгандыр? Кыз үзе Илгизәрне яратамы соң? Галимә бернинди дә җавап таба алмый иде. Кемне сөя, кайсын үз итә, йөрәген багышларга тиешле ярын күрсәтеп бирергә нигә булышмыйсыз, кешеләр? Әллә сезнең өчен барыберме? Кешенең күңеленә катнашырга-тыкшынырга ярамаганлыгын беләбез, аңа гына өйрәнеп беткән инде без! Үз күңелебез тутыгудан түгел бу, әхлак төшенчәләренә буйсыну аркасында да түгел, ә бәлки яшәүнең асыл кануннарыннан берсе шушы. Кеше үз бәхетен үзе эзләп табарга тиешле, ул бәхете башкалар кулына килеп кергәнче, билгеле. Аннары кайтарып алу мөмкинлеге дә калмавы бар!
XXV Көннәр ямьләнә башладымы, Казан шәһәре бушарга тотына. Гүяки карлар белән бергә кешеләре, машиналары да эри. Кала читендәге авылларга, бакчаларга, йортларга бердәй җан керә. Бу гадәт борынгыдан ук шулай килгән. Болгар чорында да, иске китапларда язылган хәбәрләрдән билгеле, халык бу рәвешле яшәгән: кышларын — шәһәрләрдә, җәйләрен — сәйрамнарда, авылларда. Алтын Урда дәверендә дә шушындый ук яшәү рәвеше “чәчәк аткан”. Башка төрле мәдәни яшәеш бар икән дип халык күз алдына да китерә алмаган. Менә тагын шушы тәртипләр кире кайттылар. Әмма байлыкта һәм муллыкта яшәүчеләр әлегә төрле курортларга, әллә кайдагы ерак, зәңгәр диңгезле илләргә акча бетерер өчен ялга китеп баруны мәслихәт күрәләр, шундый бәхетне ошатып алып өлгерделәр. Әллә нинди сәяхәтләр, дөнья тирәли әйләнүләр, галәм киңлекләренә ракетага утырып чыгулар — теләгеңә һәм акчаңа күрә барысы да мөмкин. Туктатучы юк сине! Хәерле сәфәр! Гали Даутович, бер айга булырмы, ялга китәргә җыенуын хезмәткәрләренә белдерде. Сер итмичә генә: — Гарәп Әмирлекләренә барырмын, ахрысы!— диде, зур тантана белән әйтеп. Аңлашылды: үзе урынына кемне булса да калдырачак, билгеле. Вакытлыча булса да хуҗа ролен һәркемнең уйнап карыйсы килә. Хәлимнең дә күңелендә ышаныч зур. Һәр эшен Гали Даутович белән киңәшеп башкара килде. Фирма эшендәге һәммә серне ул яхшы күзаллый. Оештыру осталыгы да бар. “Шеф”, чакырып алып, “сезне руль башында калдырам” дип әйтер кебек иде. Икенче көнне билгеле булды: Альбертны тәгаенләгән! Моңа Хәлимнең бераз күңеле кителде. Эшне оештыруда йомшак, буталчык һәм карарсыз кешедер сыман иде Альберт. Андый кешенең кул астында эшләве дә үзе үк газап. Дөрес, алар дуслар. Әмма Альбертның үзе баш булып бер генә эшне дә башкарып чыга алганы юк. Ярый да Надия аңа ярдәмгә килде. Шуның аркасында бераз күтәрелеп китте егет. Ә болай һаман үз бакчасында шалкан гына үстереп ятачак пошмас бабай кебек бит. Фирмада роле кими баруын Хәлим аңларга тиеш иде. Гали Даутовичның үпкәләтү теләге дә барлыгын исәбенә алды. Артык кешегә әверелүеңне тоюдан да кыены юк, билгеле. Табигатенә күрә Хәлимгә сабырлык бирелгәнлектән, ул читтән күзәтеп торып, тыныч кына фикер йөртә алырлык дәрәҗәдә үзен нык тотты. Үпкәләвен сиздермәде. Мөгаен моны Гали Даутович “егеткә барып җитмәде” дип кабул итте булса кирәк, тагын да берәр хәйлә китереп чыгарасы итте: Альбертка хезмәт хакын ике тапкыр арттырып куйды. Монысы ук Надиянең дә ачуын чыгарды. Әмма Хәлим һаман да тыныч калырга тырышты. Егетнең исәбе дөрес иде: Гали Даутович мөмкин кадәр элеккеге “эзләрне” буташтырырга, офиста хаос тудырырга, хәтта хезмәттәшләрне үзара тарткалаштырырга, шуның белән фирманы ябып куярга уйлый — аңлашылып тора. Максаты да билгеле аның, “суны болгатып, эре балык чүпләделәр” бит, һава сатып акча эшләделәр. Дүрт-биш кенә йөзәр миллионлы-миллиардлы булмаган мондый керемне ул каян табар иде? Хәлимнең киңәшен тотуы, аңа эшнең йөгәнен тоттыруы аны шушы уңышка китерде. Мондый эш ике тапкыр кабатланмаячак дип белә ул. Һава саткан өчен дә башыннан сыйпамаячаклар. Шулай түгелме? Гали Даутовичның фикерли белмәү аркасында да иртәме-соңмы барыбер хата ясаячагын Хәлим, акыллы егет буларак, аңларга тиеш иде. Дөрес, хезмәт хакын биргәндә язылган өчләтә-дүртләтә премияне алганда күңеле булды хуҗага карата. Әмма шиге дә төште: Гали Даутович саф керемнән аңа процентлар түгел, бәлки менә шушы тиеннәрне генә тоттырып котылмакчы. Ул вакытта ук егетнең исәбе дөрескә килгән. Инде хәзер бер башланып киткән процессны туктатып булмаячак. Әйләнә барган тәгәрмәч кызулыгын арттыра. Моны да аңларга кирәк! Шулай да вакыйгаларның ахырын күрү Хәлимгә кызык иде. Үзенең алдануы бер хәл, моны инде төзәтеп булмый. Менә Гали Даутович алга карап нинди хәйләләр кора икән соң — шуларны белергә иде. Хәлим һәммә нәрсәнең дә ачык һәм ачыкланган булуын ярата. Тормышка җитди каравы аның үз шәхесенә таләпчәнлегендә үк сизелә иде. Моның белән ул башкаларга кыенлыклар тудыра, бигрәк тә үз мәнфәгатьләрен өстен һәм югары тоткан кешеләргә аның белән авыр. Корылган хәйләләре, астыртын эшләре егеткә күренеп, ачык аңлашылып тора. Моның башкаларга да шушылай тоелуында шиге юк. Әмма ялгыша: бөтен кешеләр дә ачык күзле, тормышны үтә күрүчән булып бетә алмыйлар. Хәлимнең хәйләгә им куя торган гадәте дә бар. Үзен алдаганнарын белә тора, әмма каршы чыкмый. Рәхәтләнеп алдый бирегез, кызык бит, мин дә алдана беләм дип, театр уйнагандай хәйран итми. Соңыннан шушы “йомшаклыгы” өчен үзенә үпкәли, билгеле. Тик табигате белән берни дә эшли алмый. Хәйләкәр кешеләрне җене сөймәсә дә, үзенеке һаман да хәйләле кебек килеп чыкканга, Хәлимнән җитәкчеләре шикләнә, хезмәттәшләре зарланырга гына тора. Югыйсә бу гамәлләре бары тик аның зирәклегеннән генә килә. Бөтен дөнья банкротлык һәм кризис чорына чумган вакытта, төрле хәбәрләрне файдаланып, менә бит нәрсә майтарып ташладылар: гомергә көнен-көнгә көчкә ялгап барырга хөкем ителгән гади һәм гадәти бер реклама фирмасын ай дигәндә акча белән күмдерделәр. Дөрес, ул акча әлегә бер банктан икенчесенә сәяхәт ясап йөрүдә, эз югалтып аптыратуда. Һәр йөрешендә аны икегә яки өчкә бүлгәлиләр булыр. Аннары, билгеле бер буташтыру булганнан соң, аларны кабат бер счетка җыячаклар анысы. Күчерәләр, алалар, яңадан салалар. Шушы рәвешле берникадәр сәяхәт итеп арыгач, бер “башлы” банкта сакланып, тонып торачаклар алар. Хәер, боларын да Гали Даутовичка шушы ук егет, Хәлим, ачыктан-ачык киңәш итте. Әүвәле ышанычлы юл, дөрес чара сыман тоелмаган иде. Баксалар, моңардан да кулайрагы табылмады. Хәзер “Милли гаскәриләр фонды” бөтенләй юк, акчасын да әллә ничә эт белән иснәтеп эзләтеп кара — табып булмаячак. Аларны яшерү, бер счеттан икенчесенә күчерү, таркату һәм җыю белән аерым-аерым өч кеше шөгыльләнәләр. Берәрсенең нәфсенә коткы кереп, барлык сумманы да җиңел генә үзләштерү мөмкинлеге булмасын өчен Гали Даутович ул акчаларны махсус рәвештә төрле-төрле банкларга салдырды, таркаттырды. Схемаларны үзе эшләде, шунлыктан һичкемнең башына бу серләргә төшенү бәхете тәтемәячәк. Моны хәтта Хәлим дә белми, аның катнашыннан башка хәл ителде ул схема. Егетне фирма алдында торган проблемалардан мөмкин кадәр читләштерергә тырышуның сәбәбе гади: артыгын белә, күпне аңлый, бер-бер мәкерле гамәл дә кылып ташлавы бар, сизми дә калыныр, янәсе! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|