ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 9 страница— Туктарга иртәрәк әлегә!— ди Гали Даутович. Әмма аның йөзе соңгы вакытта тәмам сулып, ап-ак булып тартылып калды. Начар йоклавын, ишек ачылган саен, кем керде икән диярәк куркып, башын күтәреп карауларын, йөрәге тулы ут, эче тулы кара хәсрәт йөртүен Хәлим сизенә, күреп тора. Гали Даутович үтә җитди кеше, бәлки бу “блеф” һәм шулерлык”ка бармаган да булыр иде, тик замана аны да китереп кысты, аны да үз кубызына биергә мәҗбүр итте. — Уенның ахырына әзерләнү турында уйлау хәерле!— дип, Хәлим тагын да аңа үзенекен әйтеп карый. — Кем башлаган, шул кеше тәмамлый инде,— дигәч, Гали Даутович Хәлимнең күзләренә карап тора. Янәсе: “Утны син кабыздың, егет! Мин бары тик читтән өреп торучы гына!”— димәкче. Хәлимнең шушы караш эчендә җаны өзелеп китә. Гали Даутович аның хәлен бик яхшы аңлый. Борын шәрифләре белән киңәшкәндәй итә, шуңа да аның очын имән бармагы белән кузгаткалап ала. Йөзенә кайнар кызыллык йөгерә.— Борчылмагыз, пешергән ботка тәмле, мае мул икән, ашавы да рәхәт булачак. Тәмле ризыкны кабып калу өчен адәм балалары яу кебек томырылучан. Безнең түрәләр, милициясе-башкасы — алар да кеше, аларның да нәфселәре мул. Алар белән дә бүлешә белергә кирәк!— дип әйтеп, проектның ахырына барып җитәргә ерак икәнлеген белдерә, эшне дәвам иттерергә куша. Хәлимгә яңа идеяләр, яңа ялган, яңа сафсата уйлап чыгарырга кирәк. Ул тагын башаяк үз “боламыгына” чума.
XVII — Мин бит сезне беләм! Студентлар тулай торагында кемнеңдерме, ниндидер егетләрне кыйнап, котларын алып, университеттан куылыр хәлгә җиткерелгән егет бит сез! Надиядән бу сүзләрне ишеткәч, Хәлим аптырап калды. Аннары гына, авызын ерып: — Өч көн үткәч — исәнме кодагый!— диде. Бу сүзләре белән туташны үзе дә “шәп каптырды”. Надиянең өченче көнен эшләве иде, менә хәзер генә Хәлимне танып алуы үзенә дә көлке сыман тоелды. — Кайчаннан бирле бер-беребезне беләбез инде без? Хәлимнең бу соравы, Ходай әйтсен, нәрсә хакында иде — ул үзе дә аңашып өлгермәде. Әмма сүзе инде чыгып йөгереп, әрсез колакларга ирешкән, әмма аңлатып торуны таләп итми иделәр. Журналист халкы — кызык халык ул, үзара сөйләшкәндә шундый ярым-йорты сүзләр генә алышалар, читтән тыңлап торган кеше берни төшенми кала. — Интернетта йөзегез кояштай балкый иде!— диде Надия, Хәлим белән әллә ни кызыксынмавын сиздерергә тырышып. “Фи!” дигән ым чыгаргандай йөзен дә кыйшайтып алды.— Тик герой булып озак калырга язмады ахрысы? Болай үтә карап туташның мыскыллавы Хәлимнең ачуын китерде. Ә кыз үлчәмле иде, шунда ук әйтте дә куйды: — Төрле факультет студентлары сезне яклап чыктылар, әйеме? Үзегезнекеләр — ләм-мим, куркаклар икән. Сез җиңдегез! Котлыйм! Чактан гына гаделлек символына әверелмәдегез! Кемнәр әле, Гали белән Вәлиме соң?.. Җәзаларын алганнардыр? Болары ук Хәлим өчен көтелмәгән, баштан ашырлык куанычлы хәбәрләрдән иделәр. Ул гүяки тынсыз калды. Ничек белми йөрүен, дөньясына үпкә саклавын искәрде, шушы сәбәпле берсеннән икенчесе зәһәррәк булып югары даирәләргә ирешергә тиешле мәкерле репортажлар әзерләде, мәкаләләр язды, шул рәвешле күкнең төбен сүз энәсе белән тишкәләргә маташып аптырады, гаҗизләнде. Баксаң, аларның, өстәгеләрнең, бер дә гаепләре юк икән бит, Хәлимне университеттан да кумаганнар, аяк асларына егып салып та таптамаганнар, киресенчә үз итеп, өстен куеп яклап чыкканнар. Шушы хисләре кабынуга, егетнең милли гаскәри көчләр белән бәйле хыялый проекты, кинәт дәрте бетеп, шиңде дә төште. Аңа хәзер бу тема мәгънәсез бер ялган, ахмак гамәл сыман булды да калды. Моңа кадәр күңелендә үпкә, дөньяда урнашкан тәртипләргә ачу килү, алардан чиркану хисе бар иде аңарда, инде хәзер буш, юктан булганлыгы ачылгач, тормышының моңа кадәр сөендереп торган яңа виртуаль мәгънәсе юкка чыкты. Әлегә башкасы юк иде. Шушы бушлык Хәлимнең күңелен яулап алып, хәтеренә дә ачылырга ирек бирде. Инде бер айга якын онытылып торган Галимәсе дә исенә төште. Әгәр дә яраткан икән, сагыныр, сагына икән, онытмас иде... Моңа кадәр тыныч кына эшләп утырган дивардагы телевизорның көтмәгәндә тавышы көчәйтелде. Бер ярым катлы итеп бүленгән офисның түрендә баскыч, аннан күтәрелеп, мәйданчыкның аргы очында Гали Даутовичның кабинеты иде. Заманча рәвеше бик тә килеп-килешеп торганга, кече типтагы оешмалар шушындый стильдәге бүлмәләрдә урнашырга тиеш дигән хис кергән-чыккан адәмнәрне монда тулысынча канәгатьләндерелә иде. Фирма хуҗасы, үзенең кабинеты ишеге төбендә вакыт-вакыт күренеп, офис халкы ничек эшләвен карап торучан. Кайбер очракларда кулында телевизор пульты була. Даими эшләп торган сыек-кристалл панельле олы телевизорына — моның барчагыз өчен дә әһәмияте бар, тыңлагыз дигән кыяфәт чыгарып — Гали Даутович көч бирә. Бу юлы да нәкъ шундый хәлләрнең берсе иде. Офисның алты-җиде хезмәткәре, тырышып эшләүләреннән аерылып, барысы берьюлы, әмер ителгәндәй шул телевизорга текәлделәр. Чираттагы Мәскәү яңалыклары Татарстанда көчле коралланган гаскәри милли бригаданы, федераль көчләр белән камап, зур югалтулы бәрелешләрдән соң кулга алулары хакында сөйли иде. Кадрларда канлы көрәш эзләре, МЧС, милиция, РА һәм башка күптөрле гаскәриләрнең вертолетларда, танкларда, машиналы һәм җәяүле хәрәкәтләре, ут-янгын калдыклары, куркыныч бер төс алып, чәчләрне үрә торгызырлык дәһшәтле вакыйгалар булып узганлыгына аерым тукталына, күңелләрне тетрәндереп басым ясала иде. Хәлим шунда Гали Даутовичка карап куйды. Шеф аның күз карашын үзе үк көтеп тора икән. “Нәрсә, егет, монысын ничек аңларга?”— дигән мең төрле сорау иде аңарда. Бераздан бик җитди сөйләшү булачагын һәм нинди юнәлештә алып барылачагын егет бик яхшы аңлады. Вакыйгалар барышына салкынлык өстәргә теләгәндәй, дикъкатен телевизор экранына юнәлтте. Хәлсезләнгән, көчсез, коралсыз, яралы һәм ярасыз, мескен милли гаскәриләр, йөзгә якын кеше, кулларын күтәргән хәлләрендә, мең кат гафулар үтенеп, бичаралыкларын кызганмыйча, әсир сыйфатларында фургоннарга сарыклар һәм бозаулар урынына төятелеп маташалар. Мәгърур гәүдәле, бәхетле кыяфәттә, тәмам хәрби камуфляжлы, елгыр журналист рус егете, ашкынып килеп, бер татар чарасызы янына җитеп: — Сезнең максатлар нинди иде? Ни өчен коралланырга булдыгыз? — дигән мыскыллы сораулар белән бәйләнеп, кулындагы микрофонның “грушасын” бәрәңге авызның иреннәренә үк китерде. Елак йөз, фәкыйрь кыяфәт, караңгы чырай, чепи күзләр кадрда телсез иделәр. Журналист тантана итте, милли фанатизмны изде, наданлыкны хөкем итте, сәяси ахмаклыктан көлде. Шунда сүзләренә ияртә сүз китереп, хәтта иң таләпчән тамашачы да сизеп өлгермәслек рәвештә иттереп, бу вакыйганың легенда-риваять кенә булуы, кораллы көчләрнең өйрәнү мәйданчыгыннан репортаж икәнлеге әйтелде. Әмма моны хәтта Хәлим дә игътибарсыз калдырды. Сюжет шулкадәр оста эшләнелгән иде, карап утыручының хисләре кузгалып, репортерның әйткәннәре йөрәккә үтеп керә, арада кыстырылып калынган сүзләрен колак кабул итмәс дәрәҗәгә җиткерелгән. Офистагы хезмәткәрләр дә аһ иттеләр. Инде бу сюжет ярты сәгать эчендә дөнья каналларына таралачак, төрле вәсвәсә белән катнаштырылып, фаразлар, өметләр һәм хыяллар эчендә баетылып, яңадан гади обывательнең күңел байлыгына әверелдерелеп, халыкка сенсация итеп биреләчәк иде. Хәлим урыныннан торды. Гали Даутович аңа: “Рәхим итегез, түрдән узыгыз!”— дигән ишарә ясап, әмма үзе башлап кабинетына кереп китте. Хәлим инде баскычтан мәйданчыкка күтәрелде. Офистагыларга борылып карады. Аларның күзләрендә аптыраштан гайре һични юк иде. — Моны ничек аңларга? Керә-керешкә, Гали Даутович егетне каршы алып, шактый катгый итеп соравын бирергә җитеште. Хәлим нәкъ менә шушындый һөҗүмне көткән иде дә. Шунлыктан: — Бу вакыйга сәеррәк килеп чыкты әле,— диде. Аңа утырырга урын тәкъдим ителмәгән иде, шунлыктан аяк өсте кала бирде. Хәер, Гали Даутович та урыныннан торып өлгерде, бүлмәсе буйлап йөренеп алды. Аннары, тагын да шул ук тонда: — Моны ничек аңларга? Төшенми калдым. Бу сезнең эшегезме?— дип, соравын киңәйтеп кабатлады. Хәлим мөмкин кадәр үзен тыныч тотарга тырышты. Кайбер яшьләргә хас рәвештә курку һәм югалып калу кебек сыйфатларны йөзенә чыгарып, артистлана башларга аның исәбендә дә юк иде. Ул да сүз агымын тигез һәм каты тотты: — Бу вакыйга булган хәлме, әллә махсус оештырылган уен гынамы икән? Режиссеры талантлы булырга кирәк, сюжет ышандыра!— дип, яшермичә күңелендәге уен әйтеп бирде. Боларны ишеткәч, Гали Даутович элеккечә үк тынычланып, кабат урынына утырды, Хәлимгә дә урындыкка таба ым какты. Егет шунда ук сүзләренең үтемле итеп әйтелгән булуын, аларда хакыйкать барлыгын аңлап өлгерде. Бу аңа көч бирә иде. Акылы белән даими сокландыручы Гали Даутович бу юлы да көтелмәгәнчә кабатланып әйтеп куйды: — Бу сезнең сюжет түгел идемени? “Шеф”ның бу яктан китереп кысуын шелтә дип тә, көлү буларак та кабул итәргә мөмкин иде. Хуҗасы белән Хәлим сак сөйләшергә, һәр сүзенең үлчәүгә салынганнан соң гына әйтелергә тиешлеген яхшы белә. Тик Гали Даутович аны, көтелмәгәнчә тинтерәтеп, барыбер акыл бурасын соңгы тузанынача кагарга мәҗбүр иттерә, егет моның белән берни дә эшли алмый, серләрен ачып, шунда ярыла да китә. Башкалар белән бер дә алай сөйләшмәгән хуҗаның Хәлимгә карата мондый мөнәсәбәте Хәлимгә ышаныч белән каравыннан килә, билгеле. Әмма егет моны Гали Даутовичның яратып бетермәвеннән шулайдыр дип исәпли һәм ялгыша иде. Акыллы кешедән хуҗалары шикләнәләр шул алар, ышана алмыйлар. Һәм дөрес эшлиләр дә. Акыллы кеше бөтен нәрсәне үтәли күрә, аңлап тора бит ул. Андый адәм янында ялганлашып та, хәйләләп тә булмый. Әгәр дә туры сүзле, үткен телле дә булса — беттең, каныңа тоз сала, “суя да ташлый” инде. Андыйларны безнең халыкта “Дәҗҗал” диләр. Әйе-әйе, Ахырзаман якынлашкач, халыкны тәмам аздырып, аркасын алга куеп, ягъни арты белән карап ишәккә атланып утырып, үзенә һәммә азгыннарны ияртеп, дөрес юлдан адаштырып алып китүче, шулай дөньялыкны тәмам бозучы, һәртөрле риваятьләрдә күпләп сөйләнелүче шул Дәҗҗал күздә тотыла да инде. Аны кайберәүләр Шайтан әмерен үтәүче дип тә әйтәләр. Әмма Ахырзаман шайтаный түгел, Илаһи киләчәк ул, шунлыктан Дәҗҗалны бары тик тәмуг кисәве буларак кына күзаллау хата икәнлеген төшенү авыр түгел. Хакның әмерен үтәүчеләрдән исәпләнмимени ул? Аңа тәкъдирдән шундый булырга язылмаганмы? — Әллә инициативаны башкалар үз кулларына алдылармы? Гали Даутович бу сюжеттан бик тә канәгать түгел иде. Җавап буларак хәзер хәлимнәр үз хәбәрләрен интернет челтәренә урнаштырырга тиешләр. — Бу вакыйгаларның чыннан да театр гына түгеллеген раслаучы нинди дә булса дәлилләре күзгә чалынмый калмас иде... Хәлим авызыннан мондый катлаулы җөмләнең ишетелүе Гали Даутовичның күңеленә хуш килде. Ул шунда гына йөзенә бераз яктылык чыгарды. Егетнең әлегә һушына килергә өлгермәве сизелә иде. Шеф җаваптан күпне аңласа да, һаман шул хәләл тел белән төшендереп бирүне көтә иде. Әмма бу мөмкин хәл түгел. Хәлим хәзергә корыга чыккан, аптырашта калган көймәче кебегрәк, вакланып та тормаячак. Һәм менә ул, Алла бәндәсе, фикерләрен җыеп өлгерде дә: — Минемчә, әгәр интернет хәбәрләрдә бу сюжетның театр гына булуын раслаучы дәлилләр китерсәк, гаскәриләребезгә бернинди дә зыян килмәвен әйтсәк?— диде ул. Хәлим йөз өлеше белән дә хаклы иде. Нинди зыян, хәтта кыллары да, бөртек чәчләре дә өзелмәде милли гаскәриләрнең, моны Гали Даутович та белеп тора. Кинәт офис ягында хезмәткәрләрнең хәрәкәтләре, кискен сөйләшеп алулары шәйләнде. Гали Даутович белән Хәлим шеф кабинеты каршындагы мәйданчыкка чыгып басарга ашыктылар. Телевизордан чираттагы яңалыкларны бирә иделәр, авыр һәм кискен тәэсирле музыка, бер-бер артлы төсләр уены булып алды. Диктор, аннары репортер бик ашыгып сөйләргә тотындылар. Сугыш хәрәкәтләре дәвам итә икән. Генераль штабның җитәкчеләреннән берәү, ниндидер урманлы һәм күлле-елгалы буш урыннарны картадан күрсәтеп, экстремистларның оясын төгәл ачыклаулары хакында рапорт бирде. Аннары бераз элек кенә тапшырылган кадрлардан өзекләр кабатландылар. Боларга өстәлеп, авыр яралы милли гаскәрие, ыңгырашып, саташкан хәлендә шактый кистереп: — Безнең төп көчләребез бу вакыйгалардан хәбәрдар, кичекмәстән ярдәмгә килүләрен көтәбез! Туганнар, сезнең ярдәмегез кирәк!..— диярәк, тагын да башка сүзләрне тезеп, әмма калганнары кадрлардан төшереп калдырылып күрсәтелде. Чыннан да федераль көчләр белән милли гаскәриләрнең бәрелеше реаль факт буларак күзаллану өчен болар җитә калды. Инде Хәлим борчулы йөз белән Гали Даутовичка беренче булып карап куярга, инициативаны үз кулына алырга өлгерде: — Сезгә нәрсә булса да аңлашыламы? Мондый сорауга җавап бирүе “шеф”ына да авыр иде. Аларның икесенең дә күңелләрендәге даими сакланып килгән соңгы вакытлардагы икеләнү бүген туксанга төрләнеп өлгергән иде. Әгәр кеше әле болай, әле тегеләй, тәмам нигезсез уйланып аптыраса, бер карарга килә алмыйча интексә, моның ахыры аның күңеле буталу белән бетәчәк. Хәлим андый кеше булырга җыенмый иде. Университетта булган вакыйгалардан соң да югалып калмыйча, ничек вакланып җанын измичә саклагандай тойды үзен, бу юлы да хисләрен акылына буйсындырырга өлгерде. Яшь кешенең гадәте — канында кайнар ялкын ут алырга гына тора. Кемнәр үзләрен курку белән авызлыкласалар, Хәлим акыл белән эш итүдә мәртәбә күрде. Әмма бу юлда берничә тәҗрибәсе генә бар. Хәер, адәм баласының табигатендә акыл көче булса, ул югалып калмаячак. Менә хәзер егетнең рухы, алган мәгълүматларны аңында кайнатып, бер-бер мәгънә чыгарачак иде. Гали Даутович аңардан шуны көтте. Үзенең кабинетына керергә чакырып тагын ишәрәләде. Мондый хөрмәтне инде икенче тапкыр күрсәтүенә рәхмәт йөзеннән генә дә сүз йөгәнен Хәлим кулдан ычкындырмады, буш булса да, чамалап әйтүендә булды: — Бер дә җитди вакыйга булырга охшамаган. Монда безнең катнаш юк, белеп торасыз. Димәк — “туфта” бу!— диде. Аның шушы сүзләре хәбәрдарлыкка түгел, мөмкинлеккә, гипотезага корылган булганлыктан, тәмам ышандырып та бетерә алмый иде. Аргументлар өстәп сөйләргә тиешле Хәлим, фикерен куәтләргә исәпләнелгән һәм уйда ныгытылырга өлгермәгән сүзләрне әйткәч, беразга үзе аптырабрак калды. Аннары, яңа гына калдырып чыккан урындыкка утыргач, фикерен дәвам иттерүне мәслихәт күрде: — Чыннан да, Гали Даутович, уйлап караганда, мәсьәлә ачыклана сыман,— диде. “Шеф” өчен мондый сүз һичшиксез кызыклы һәм әһәмиятле иде. Әмма артыгы белән гомуми әйтелгән фикер, җитмәсә бернинди хәбәр белән дәлилләнмәгән хәлдә, шулай ук хата гамәлгә китерергә мөмкин. Тагын да шунысы бар: Хәлимнең проекты аркасында уеннан уймак килеп чыккан булырга бик мөмкин! Виртуаль чынбарлыкны реальлек дип кабул итеп, Генераль штаб та эшкә тотынган булса? Дөньяның ачысында-төчесендә күп йөзгән, гаделлек һәм дөреслек белән бизнесын корып та, власть органнарының комсыз түрәләре тарафыннан акыртып таланып торган, мафия төркемнәреннән әшәке кандалага имдерелгән кебек җәфалар күргән, инде дә бөлеп, яңадан оешып, кабат “эш” ачып, бу юлы инде беренче адымнарыннан ук бизнесын ришвәткә, хәйләгә, шулерлыкка, нуворишлыкка корган Гали Даутович өчен “дөньяны су басудан” да һәм бу соңгы яңалык хәбәрләреннән дә яхшысы юк иде, билгеле. — Әллә чыннан да милли гаскәри гвардияләр оешып алганнармы? Югыйсә мондый күренешләрне телевидение кайдан тапсын? Безнекеләр әзерләп бирмәгәннәрдер бит инде?— дип, Гали Даутович Хәлимгә текәлеп карап торуында булды. Ул әлегә утырырга ашыкмады. Мондый авыр карашны күтәрүе Хәлимгә бер дә җиңел түгел иде. Бу хакта шефы да яхшы белә һәм шулай булып калуын тели, билгеле. Хуҗа бит, андыйлар өстенлек сакларга яраталар. — Безнең ул кадәр катлаулы сюжетлар төшерә алырлык бюджетыбыз да юк,— дип, кызып китүгә таба бара башлаган иде дә Хәлим, шунда ук ялгышын аңлап алды һәм сүзләрен тыныч тонга күчерергә мәҗбүр булды.— Әлегә юк иде, хәзер бар бугай инде... Гали Даутович аның сүзләреннән мыскыллы көлемсерәп куйды. Бу инде соңгы ике сөйләшү эчендә беренче тапкыр канәгать төстә елмаюы иде. Һәм ул да уендагын яшерми әйтеп бирде: — Хәлим, сезнең проект табышлы килеп чыкты. Безнең фирманы миллиардерлар хисабына кертергә мөмкин!— диде. — Белүемчә... Кызыксынган идем... Надия туташ әйтә... Беләсез, ул сары чәчәк барысына да өлгерә... Хәлим өтек-төтек сүзләреннән туктап калды. “Бу нинди манера, нинди таркау, мәгънәсез сөйләшү, җитмәсә “сары чәчәк” дип җибәрүләре? Болар каян теленә йогарга өлгерде соң әле” диярәк үзенә карата аптырау барлыкка китерергә, сүзләренә хәйран итеп, ятсынып калырга тиеш иде ул. Һәрхәлдә Хәлимнең болар үз теле, үз әйтергә теләгәннәре һәм авызыннан чыгарга тиешле гыйбарәләре түгел. Моны Гали Даутович та аңлап, егетнең артыгы белән дулкынлануын, хәсрәткә төшүен сорауларына җавап таба алмаудан, бер нәрсә хакында уйлап, икенчесен эшләп, өченчесен сөйләвеннән гаҗиз икәнлеген төшенә ала иде. Моны бик яхшы сизенде, әмма мыскыллап алуны отышлырак юл санады булса кирәк, шунда: — Акча саный башладыгыз, ә егетләр?— диде, бигрәк тә вак җаннар икәнсез дигән кебек җирәнү кыяфәтен йөзенә чыгарды, шуның белән Хәлимне үз аякларының астына ыргыткандай ишарә ясады. Мондый мөнәсәбәтне күтәрә алмаячагын егет үзе дә белә иде. Әмма хуҗа аның күңелен тәмам таркатып, оят чоңгылының төбенә кадалдырып төшерергә өлгерде. Ул: — Аның нинди сере бар, барлык мәгълүматлар да интернет сайтларында бит,— дип акланырга мәҗбүр булды. Бу сүзләреннән дә Гали Даутович көлеп куйгач, Хәлим аларның бөтенләй дә башкача төс белән әйтелгән икәнлеген төшенергә өлгерде. Шулай инде ул: без сөйләшкән булабыз, бер нәрсәне уйлап, шуны аңлатырга теләп әйтәбез, әмма төшендерергә теләгән фикеребезнең төсләрен ачыклап куертып тормыйбыз. Ничек теләсәләр, тыңлаучы-әңгәмәдәшләр шулай аңласыннар, имеш. Син актан әйтәсең, ул яшелдән аңлый, кызыл итеп сөйли, зәңгәр итеп тыңлыйлар. Үзеңә әйләнеп кайтканында әгәр дә каралып беткән икән, бер дә гаҗәпләнмә, димәк ки, яңадан агартып сөйләргә җаең туып тора. Моңарчы шулай килгән, синнән соң тәртипләр үзгәрерләр кебек кенә алар. Кешегә кешечә карый торган почмакны эзләсәң, таба аласың — ул синең үз кесәңдә, әллә кайда түгел! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|