ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 7 страница— Әйе, анысы бар. Бу әле әзерлек кенә. Егетләр хакында әйтәм! — Ә болармы? “Аҗаган” уйнаучылар булырга кирәк! — Бик алай ук түгел дә... Әмма сездә дә хаклык бар... Ышандырып җиткерми шул! Гали Даутович уйга бирелеп алды, аның бу вакытта озынча йөз чалымнары җыелып, түгәрәкләнеп килделәр, елгыр күзләре бер ноктада калдылар. Аннары ул урынына барып утырды да, өстәленнән башка сурәтләрне алып, берәм-берәм егеткә күрсәтә башлады: — Болары?.. Болары?.. Болары — башка! Шулаймы? Аларда кырыс йөзле, сугышчан рухлы, максатларына ирешү өчен утка-суга керергә әзер, кара камуфляжлы егетләр сурәтләнгән иделәр. Чалымнарында гаделсезлекне сөймәү, тугыры хезмәт хисе балкып тора. Болар тигез сафларда да түгел, кайсылары утырып торалар, кайсылары аяк өсте басканнар. Мылтыклы, автоматлы, буш куллы... — Күренеп тора — чын каһарманнар, утны-суны кичкән егетләр! Хәлимнең мондый бәясе Гали Даутович өчен яңалык түгел иде булырга кирәк, ул үзендә һичнинди үзгәреш барлыкка килүне дә сиздермәде. Шулай да: — Менә шуларны күрә белү сәләтегез өчен чакырдык та инде,— дип әйтеп куйды. Әмма әмерен җиткерергә ашыкмады. Өстәлдә уң кулының барлык бармакларын берьюлы һәм алмаш-тилмәш, аерым көй чыгаргандай, тиз-тиз биетеп алды. Аңлашыла: ул уйлана иде. — Нәрсә булды соң?.. Гали Даутович?— Хәлим шунда “шеф”ына гүяки тизрәк уйларга һәм аерым карарга килергә ярдәм итәргә ашыкты. Аның болай соравы җитәкченең тынычлыгын бозды. Ул никадәр каты чикләвек кебек адәм булмасын, ватылды да китте. Әмма сүзләре әлегә берни хакында да белдерми иделәр кебек. — Ни бит әле... Шушы фото буенча яхшы материал әзерләргә кирәк! Ул теге әби һәм “Аҗаган” уенчылы сурәтне Хәлимгә яңадан бирде: — Ә мондагы егетләрне менә болардагыча үзгәртергә кирәк иде! Кырыс каһарман сугышчылы фотосурәтләр бу вакытта Хәлимнең кулында иделәр. Тик аларны Гали Даутович кире үзенә алды да: — Эшләп булырмы?— дип сорады, Хәлимдә әбиле сурәтне калдырып. — Боларның сездәгеләре кавказлы каһарманнар шул,— диде егет, булачак эшнең авырлыгын тоеп.— Аларга табигать үзе кырыс йөз чалымнарын биргән. Ә болары — безнең татар, рус, мари балаларыдыр инде. Авызлары — чүлмәк, уйларында — бәлеш, эшләре — чыпчык тезеннән.
XIV Интернет яңалыклардан Хәлим “Татарстан Демократик Республикасы” игълан ителүен, президенты итеп академик Вил Мирзаянов сайлануын, ә хөкүмәт башына Фәүзия Бәйрәмованы куюларын укып белә иде. Яр Чаллы шәһәрендә “Татар Милли Мәҗлесе”нең съезды 2009 нчы елның башында уздырылып, аның делегатлары-депутатлары һәммә татар исеменнән сөйләп, хәзерге Татарстан республикасын Рәсәй хөкүмәте кубызына биюче бер марҗа сурәтендә күрсәтеп, аның сәяси, икътисади, иҗтимагый хәленнән көлеп чыгышлар ясаган булуларын егет бернинди авырлыксыз күзаллады. Ул съездда һичшиксез милли фанатиклар да чакырулы, делегат-депутатларын да кемнәрдер һәм, һичшиксез, бик тә яшерен, беркемгә белдермичә сайлаганнарын аңлавы да авыр түгел иде. Астыртын гамәлдә акылга таянуга караганда, курку һәм хәйләне эшкә җигү хәерлерәк, билгеле. “Татар Милли Мәҗлесе”, Хәлимнең күзәтүләре һәм уенча, нәкъ менә шулай эш итә. Кайчан һәм кемнәр бу парламентның вәкилләрен сайлаулары төгәл билгеле түгел, әмма аның депутатларының белдерүенчә, аларны зур һәм катлаулы дебатлар-бәхәсләрдән соң, татар иҗтимагый оешмалары үз араларыннан күрсәтеп, чын демократик юллар белән тәкъдим иткәннәр. Ярар, алары шулайдыр. Болары калып торсын. Хәлим өчен алар әллә бар, әллә юк. Ул шушы парламентның файдалы сәяси уен гына икәнлеген, әмма иң авыр, хәтта ихтималлы, мөмкинлек бирелгән вакытларда да идарә башына менеп утырырга һәм үз тәртипләрен урнаштыра башларга теләмәүләрен ачык күз алдына китерә ала иде. Шунлыктан Милли Мәҗлескә җитди карамады. Вәкилләренең ил эчендә әллә ни каршылыклар һәм өстәмә мөмкинлекләр күрмичә, халыкны үз мәнфәгатьләрен якларга оештырмыйча һәм җитәкләмичә яшәүләрен дә ул белә. Кыскасы, Милли Мәҗлеснең зыянга да, файдага да түгел икәнлеген аңлый. Дөрес, аларны судка биргәләп маташучылар табылыр. Бусы да бары тик аларның көчен барлау, кемлекләрен ачыклау, җаннарын үртәп алыр өчен, башкаларны куркуга салу файдасына башкарылыр. Ә менә быел интернет хәбәрләре шушы милли парламент тирәсендә кара болытларны куертып алды. Хәтта бик җитди тонда тәнкыйди чыгышлар да булды. Хәлим әүвәле аларга ышанып карамады. Әмма һәркемнең телендә йөреп, төрле төсләр һәм эчтәлекләр ала барган “Яңалыклар” мәсьәләнең шактый катлаулы икәнлеген аңларга ярдәм итте. Милли азчылык илдә идарәне үз кулына алырга омтылыш ясап, бу теләген тагын да көчәйтү юнәлешендә “суган суы сыгу” белән генә шөгыльләнми, бәлки “атларын чаптыра һәм ярыштыра” башлаган булып чыкты. Милли Мәҗлес депутатлары үзләренә сәяси статус таләп иткәнлеге, “милли президент”ның исә сыену эзләп чит илдә качып ятарга мәҗбүрлеге журналист халкына билгеле иде. Рәсми ил башлыклары бу хәбәрләрдән котсыз калырга тиеш иделәр. Мондый вакытта матбугатта теге яки бу якны яклап шау-шу башланырга тиеш. Әмма ялкау татар гәҗитчеләре берни эшләмәделәр һәм белмәгәндәй кыландылар. Болардан чыгып Хәлим бер нәтиҗәгә килде: рәсми ил башлыклары үз мәртәбәләрен Мәскәү алдында яклар һәм саклар өчен гүяки үзләре шушы виртуаль Татар Демократик Республикасы “оешуга” ярдәм итәләр булса кирәк, югыйсә вакыйгалар сарылы-яшелле төсләр алыр иделәр. Илдә генә түгел, дөнья күләмендә барган икътисадый кризис та алар өчен берни түгелдер сыман. Әнә газеталар, үз гадәтләренчә олыны кече итеп, кечене дәү ясап, кызыклы-кызыклы мәкаләләр һәм хәбәрләр белән басылып чыга торалар. Әмма ни Милли Мәҗлес, ни ил проблемаларына бәйле материалларга урын табылмады. Аларның кирәге дә юк иде. Халык интернет хәбәрләреннән дә аптырашта, инде татар газеталары да яза башласалар — котсыз калырсың! Тыныч күңел белән, инде биш йөз еллап мич башында арка җылытып яткан килеш дөньясына төкереп яшәргә өйрәнеп җиткән татарның мүкле җаны өчен йомшак тавышлы, баллы-майлы газеталарыннан да яхшысы юк икән. Хәлим алардан кушылган эшкә бәйле бер генә дә ятышлы язма да таба алмады. Күп очракларда әллә кайчан гына укыган, инде яңадан, кабатланып бастырылган материаллар кебек күренде күбесе. Аңа Гали Даутович: “Кайнар канлы материал булсын!”— диде. Хәлим хискә күмелгән мәкаләләрне сөйми, вакыйга һәм фәлсәфә ташкыны бергә тукылып, шул рәвешле чуар тукыма хасил ителеп язылганнарны фирма хуҗасының хуш күргәнлеген ачык тойса да, бу хакта кабатлап әйтеп карарга, кушылган эштән баш тартырга теләсә дә, моның артык икәнлеген төшенеп, ахырда ризалыгын искәртте. Әмма “шеф”, гаҗәпләнүен йөзенә чыгармыйча гына: — Сездән моны кем сорады әле?— дип, китәргә кушып кул ишарәсе ясады: — Барыгыз, ярты сәгать вакыт сезгә! Унбиш минут эчендә Хәлим теге фотога бәйле башка берәр материал табылмасмы дигән нияттә тагын матбугат органнарының интернет сайтларын актарып чыкты. Бер файдасы да булмады. Аннары биш минутлап шул фотосурәткә карап утырды. Башына бер генә фикер дә килми иде. Гали Даутович аңа: — “Милли хәрби бригадалар” дигән баш астында кичекмәстән “кайнар” материал кирәк!— диде. Кая ди ул “кайнары”, “суыгы” да юк әле монда! Соңгы биш минуты да бетүгә таба ашыгып йөгерә башлады. Хәлим үзенең алты-җиде җөмләлек хәбәрне әзерләп өлгермәячәген аңлады. Бер генә дәртле фикер дә аның хисләрен кузгатырлык түгел иде. Шулай да: “Татарның да уяныр көне бар икән! Милли гаскәри бригадалар оеша башлады. Егетләр бүген-иртәгә канлы сугышка керергә әзерлекләрен белдереп: “Яу, яу!”— дип оран салдылар. Милләтнең гайрәтле уллары, Азатлык байрагы астына җыелыгыз! Сезне данлы көннәр көтә!”— дигән сүзләрне язып, кәгазен тоткан хәлдә Гали Даутович кабинетына таба юнәлде. “Шеф” телефоннан сөйләшә иде, “әйе”, “ярар” сүзләре белән әйткәннәрен тәмамлап, трубкасын өстәлгә куйды, Хәлимгә утырырга кушты да: — Булдымы?— дип сорап, егетнең кулыннан язмасын алды. Гадәттә хуҗа үз бүлмәсенә кергән хезмәткәрләренә утырырга урын тәкъдим итми торган иде. Шуңа да Хәлим аяк өсте кала бирде. Яндарак — биек һәм озын көзге, бөтен бүлмә аның чагылдыруында кабатланып күренеп тора. Әмма ниндидер сәерлек бар, дөньялык анда кире ягы белән ачылгандай. Ике метрга өч метр зурлыгындагы алты квадрат метрлы хуҗа кабинеты җиһазга да бай түгел, барысы да кирәклеләр генә: компьютер, принтер, каләм, кәгазь һәм ике-өч китаплы шкаф-киштәлек, өстәл, шеф креслосы, әлбәттә һәм артсыз урындык. Аңа карап алсаң, утырырга бик җайсыз итеп эшләнгәндер сыман тойгы кала. — Ни, әйе... Гали Даутович шунда бик тә канәгатьсез булуын белдерергә теләгәндәй егеткә күтәрелеп карады. Хәлим аның карашын көзгедән күрде, шуңа да күзләре турыдан-туры очрашмадылар. Бу хәл аның каушаудан котылуы өчен кулай булып чыкты. — Утырасызмы инде сез, юкмы?— диде хуҗа, ачу белән белдереп. — Җилкәләремә басып торгандай тоеласыз! Аннан мондый сүзләрне ишеткәне булмагач, Хәлимнең күңеле аптыраш белән тулды. Фирмада әлегә кискен сөйләшкән бер генә кеше дә юк иде. Аларның коллективы ничектер матур гына килешенеп, үзара хәлләренә керешеп, ярдәмләшеп эшләделәр. Шеф үзе дә бик сабыр, тыныч холыклы, үтә сак кеше кебек тоела иде. Алай түгел икән бит. Бүген, шушы сәгать эчендә генә дә икенче тапкыр каты торып сөйләшә, дулкынлана, әмма моны сиздермәскә тырыша. Хәлим үзе дә афәрин егетләрдән булды инде, мактап туймаслык бер ахмак! Утыр, диелгәч, утырырга иде, язып китер, диелгәч, язып китерде бит! Колагыннан эләктерелеп, тып иттереп китертеп утыртылган усал малай кебек, егет шым хәлендә урындыкка кадакланды. Хуҗа аның бу хәрәкәтләренә игътибар итмәде. Телефоны шалтырап алып, кем беләндер “ярар” һәм “юк” сүзләрен генә алышты да, Хәлимгә карап: — Барып чыкканга охшамаган,— диде.— Моны сез яздыгызмы? Соравы — мыскыллау иде. Хәлим аны дөрес аңлады. Әмма сер бирмәде, яхшыга әйтелгән кебек кабул итеп: — Әйе!— диде.— Мондый өтек җаннар турында болары да күп әле! Гали Даутович үзенең ак озынча чыраен тагын да сузынкырак итеп, кылыч борынын шөкәтсез рәвештә югарыга чөеп алып, сыек зәңгәрлеге аркасында төссез сыман күренгән мишәри елгыр күзләрен күзлек пыяласы аша гүяки Хәлимнең йөзенә ташлап-ыргыттырып алды. Егетнең әүвәле җаны суырылып, аннары бер ноктага җыерылгандай булды. Шуңа да бик сәер елмаеп, хәтта көлеп җибәрде һәм: — Гали Даутович, табылды!— дип, үзе дә көтелмәгәнчә әйтеп куйды. Хуҗаның өмете сүнәргә өлгергән идеме, әллә Хәлимнең нәрсә булса да тәкъдим итә алуына шикләнепме, йөзендәге салкынлыкны югалтмыйча сорау бирде дә: — Нәрсә инде ул тагын? Юк! Мондый фото астына яхшы, йөрәк яндыргыч язма биреп булмый. Бары тик: “Күрегез безнең мескенлекне!” дигән сүзләрне генә тезү отышлы. Файдасыз эш бу!— диде, уйларын яшермичә.— Безнең татар — чалбары тишек, авызы ачык бит ул! Күзләрен кара син аларның — йокылары туймаган сабыйлар кебек болар. Гүяки ничәмә йөз ел буена, буыннан-буынга сихерле су эчертеп килгәннәр дә йоклатканнар, зобанилар ясаганнар. Программалы роботлар кебек. Уяналар, торалар, ашыйлар, эшлиләр, ятып йоклыйлар — көннән-көнгә шул ук хәл. Сәгыйть Рәмиев әйтмешли “агач каплаган, яфракларын какмаган!..” — Безнең милли гаскәребез туплана башлады. Арада сугыш авырлыгын күргән гаярь офицерлар, батыр солдатлар, ал, кызыл, зәңгәр һәм башка төрле беретлылар бар. Барысы да милләт өчен көрәшкә әзер. Әгәр дә син милләтеңне сөюче кеше икәнсең, милли гаскәриләргә кулыңнан килгәнчә акчалата булыш! Корал — менә нәрсә безгә кирәк! Милли гаскәриләр милләтебезгә ирек тә, киләчәк тә яулап бирер... Безнең исәп-хисап счетына акчаларыгызны күчерегез! Хәлим шушы сүзләрен тезеп әйтеп чыккач, Гали Даутович, дөрес ишетәмме дип, тәмам аптырашта калды. Бу вакытта күзләре, кечкенә нокталарга әверелеп, кылыч борыны төбенә җыелганнар да, миң рәвешендә калганнар сыман иде. Хәтта кашлары да кыскарып һәм коелып беткәндәй тоелды. Ул шулай утыра биреп, айнырга, якты дөньяга чыгарга теләмәгән төс күрсәтте. Хәлим исә, бу проектның шулай ук отышлы вариант түгеллеген аңлап, чыгып китимме дигәндәй урыныннан кузгалды. Әмма Гали Даутович аңа ашыкмаска ишарә итте. Хәлимгә тоткарланырга туры килде. Моңа кадәр шефның тавыш күтәреп ачуланганы юк иде. Фирмада эшләүчеләре бары тик аны үпкәләтүдән генә куркып эшкә соңга калмаска, кушылганны вакытында башкарып куярга тырышалар. Шулай да арада чыгымчы бозау булмый калмый. Коллектив бит ул. Хәлимнең үзенә шул кеше булу язганлыгын, бүгенге көне — бәхетенә йолдызларның һәм һәртөрле планеталарның, башкаларның каршы чыккан көне икәнлеген уйлап алырга өлгерде. Яшь кан акылга да куәт биреп кенә тора, хыял-фантазиясен туктаусыз эшләтә. Әмма аңардан файда сукыр бер тиен дә түгел. “Төптән уйлый белмәгәч аны!”— дип, Хәлим үзен битәрләп алырга ашыга. Бу аның күнегелгән гадәте. Үзеннән канәгатьсез кеше башкаларны да чукып кына тора ул. Шулай түгелмени? Гали Даутович исә Хәлимнең әйткәннәреннән бу вакытта тормыш картинасы корып алды булса кирәк, онытылып, хәтта күзләрен дә йомып утырып торганнан соң, аларны киң итеп кинәт ачып җибәреп, егеткә төбәлде дә: — Барып чыгачакмы?— дип сорап куйды. — Ә нигә?— диде Хәлим.— “Блеф” тек, “блеф” булсын! Конфетны кәгазенә карап сатып алалар. Реклама заманы бит! Идеологияне хәзер реклама алыштырды. Бу кадәр “акыллы” булуына егет үзе дә сокланырга тиеш иде. Әмма Гали Даутовичның тыныч калуы аны сагаерга мәҗбүр итте. Аларның уйлары акыл орбитасыннан чыгып киткән, бушлыкта йөзә идеме — әңгәмәләре дәвам итә алмыйча тагын өзелде. Бу юлы да Хәлим кузгалды, Гали Даутович аны кул ишарәсе белән кабат урындыгына утыртты. Күзләре йомылып, уйлап алырга өлгергәч: — Ахыры нәрсә белән бетәсе, шәт, аңлашыла торгандыр?— дип сорады. Әмма хәзер егеткә текәлеп карамады. Аның авыр караңгы карашыннан котылган Хәлимгә сулыш алуы да җиңеләеп китте. Инде егет үзе бу юлы җавап бирергә ашыкмады, сүз дилбегәсен Гали Даутович иркендә калдырды. Хәлимнең тәкъдиме чыннан да “чистейшей воды блеф” иде. Ул моны кушылган эшнең мәгънәсезлеген белдерер өчен тәкъдим иттеме, әллә чыннан да шулай кирәк дип белеп эшләдеме — болары ук фирма хуҗасына әһәмиятле дә түгел иде сыман. Шуны сиздерепме: — Бу эшне башкарып чыгарга “дух” җитәрме соң?— дип сорады. Аның бу сүзләре дә җавапсыз калырга тиешле дип үртәлде Хәлим. Бу “тиешлек” белән ул гүяки эчтән Гали Даутовичка каршы әйтә, әмма тыштан бик тә тыныч күренәдер кебек үзен белеп, һаман да серле кыяфәттә кала бирде. Егетнең күңелендә диңгезләр кайнаганлыгы күзәтчел Гали Даутовичка мәгълүм булырга тиеш исә дә, ул аңа бәйләнеп тормады, бары тик тагын кабатланып сорады: — Мондый эшне курыкмый эшләргә кирәклеген аңлыйсыздыр? Сорауларның болай күп бирелүе һәм берсен икенчесе ияртеп кабатлануы үзләре үк үгет-нәсыйхәткә әверелеп киткәндәй тоелдылар. Гали Даутович гүяки: “Егет, моны эшлик, әмма җаваплылыкны үз җилкәңә ал инде, әйдә!”— дигән кебек үзен тота иде. Бу сүзләрне Хәлимнән әйттерәсе килә, барысы өчен дә үзем җавап бирәчәкмен дигәнен көтә, ә егет алай ук беркатлы түгел, “шеф”ның үзеннән ир мәртәбәсе өметендә кала бирә. — Әгәр дә бу эшебез барып чыкса, яки безне акчага күмәчәкләр, яки утыртып куячаклар!— Гали Даутовичның йөзендә, ни хикмәт, җылы елмаю иде. Хәлим бу юлы да эндәшмәде. Ул һаман да: “Агаем, сезгә алтынның кайда ятканлыгын күрсәттем, инде казып та алып бириммени?”— дигән сыман кыяфәттә иде. Күңеле дә, зиһене дә буш түгел. — Ярар, шулай хәл итик!— дип урыныннан күтәрелде Гали Даутович, гүяки озын кылыч борыны белән кабинетын айкап алгандай башын чайкалдырып кына ияк кагып.— Реклама заманы дисез инде, ә? Хәлим бу юлы җавап биргәндәй “әйе” дигән ым какты, шефка шушы җитә калды, ул, кызулыкка күчеп: — Реклама булгач, мәгез, реклама итеп ясап кертегез!— дип, егеткә текстлы кәгазен һәм фотоны кире бирде.— Болар белән кеше кызыктырып була димени? Акыллы итеп эшләргә кирәк!
XV Хәлимнең соңгы көннәре шулкадәр тыгыз үтә тордылар, ул вакытны җиткерә алмаудан гаҗизләнә башлады. Дөрес, әүвәле эшләре болайга китәр кебек түгел иде. Аерым исәп-хисап берәмлеген күрсәтеп, татарның милли гаскәрләре оештырылу, татар “Милли Мәҗлесе” эшчәнлегенә бәйле берничә хәбәр әзерләү, президент Мирзаяновның рәсми хөкүмәткә каршы кискен тәнкыйди чыгышын урнаштыру, Бәйрәмовага берничә язма багышлау — болар ике көн рәттән һичкемне кызыксындырмадылар диярлек. Әмма өченче көнне хәл бөтенләй башкачарак булды. Җирле һәм үзәктәге берничә телевизион канал үзләренең яңалыкларында Гали Даутович сайтларыннан аерым хәбәрләрне “суырып алып”, үзләреннән дә чиксез дулкынландыргыч һәм хыялый күзаллаулар, фикерләр өстәп репортажлар бирделәр. Осталыклары шулкадәр камил иде аларның, хәтта танклар, сугыш самолетлары-очкычлары, төрле шартлаткыч-зенит корылмалары — болар барысы да хәрби хәрәкәтләрдән күчереп алынып, хәбәрләргә “ялганган” иделәр. Чыннан да Җир йөзендә Татарстан дигән ил эчендә каты бәрелешләр бара диярсең. Бу яңалыклар сәгате-минуты белән халыкны аңсыз калдырды. Уен эш түгел, бу “татарлар килә” дип шаяртып җырлау гынамы! Чын мәгънәсендә шул татарның Аксак Тимер заманнарыннан соң беренче тапкыр уянуы сыман кабул ителде. Моңа кадәр татарны артта калган Чыңгыз хан кыргыйлары буларак кына күз алдына китергән адәмнәр, заманча кораллы, кырыс кискен карашлы, ихтыяр һәм теләк куәте белән ныгыган татар милли сугышчыларын экраннан күргәч, иртәгә дөньяның бетәчәгеннән зар хәлдә калдылар. Өченче көнне телевизион тапшырулар: “Хөкүмәт кая караган? Күз төбендә генә татарлар сугышка әзерләнеп яткан. Татарстан хөкүмәтен судка бирергә! Татарларны Рәсәйдән куарга!”— дигән, әле кичә генә толерантлык чаңын кагып, бүген кабат шовинистка әверелгән халыкның аһ-зары белән тулы иде. Шушы репортажлар йомгагында мәгърур Казанның якты һәм тыныч йөзе, чибәр кызлары кебек самимилеге бу аптырашуны тагын да көчәйтте. Көннең икенче яртысында Татарстанның урманнары, басулары-кырлары, таулары һәм һәрбер чокыр-чакыры дистәләрчә вертолетлар, космостагы ясалма иярченнәрнең цифрлы күзләре белән кат-кат тикшерелеп, интернеттагы хәбәрләрнең тулысынча ялган һәм сафсата икәнлеген телевизион каналлар тагын яңалыклар итеп тапшыргач, Хәлим уйланган эшенең барып чыкмавын аңларга мәҗбүр булды. Шулай да аның тагын бер мөмкинлеге, хәйләле шансы бар иде. Аны файдаланмый калу, белә торып уенга катнашмау хәзер инде хәерсез эш кебек тоелды. Тактага фигуралар тезелгән, дошманнар кемнәр, төсләре нинди — ачыкланган, кагыйдәләр билгеле, инде уенны башладылар, дәвам гына итәргә кирәк. Дөрес, аларны Дәүләт иминлеге комитеты егетләре иртәме-соңмы исәпләп чыгарачак, әмма аңынчы туктарга ярамый. Гали Даутович хәзергә “юк булып торырга” тәкъдим итеп карады. Әмма Хәлим, беткән башын тәмам корбан итәргә җыенып: Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|