ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 2 страницаБу сүзләрен әйткәндә татар теле мөгаллимәсе йөткереп алды. Соңгы айларда салкын тидереп, һаман да савыгып җитмәве аны күңелсезли һәм үчекли иде булырга кирәк. — Ютәлем тәки бетеп җитми, май да кайнатып эчеп карадым, эч маен,— диде. Галимә бу вакытта коридор тәрәзәсе янында, алардан ерак түгел генә басып тора иде. Аны эзләп табып, баян артына утырырга кушкан дежур укытучы да, башка мөгаллимәләр янына килеп, студентлардан бүген ике кызның сәлам белән керүен, дәресләр беткән вакытка кабат кагылып чыгасыларын әйтте. — Нинди кагылып-сугылып чыгу инде ул?— диде татар теле мөгаллимәсе, тагын да кабынып китеп: — Керсеннәр әле, кагылып кына чыкмасыннар. Барысын да бәйнә-бәйнә сөйләтмичә чыгармыйм мин аларны. Аның бу сүзләре коридорны камап алгандай итте. Галимә, баянда оста уйнаучы кыз буларак, тәнәфес вакыты җитте исә, укучыларны биетә, шул рәвешле ял иттертеп алдырта. Аңа алмашка җыр дәресләрен алып баручы мөгаллим абый да бар. Әгәр дә ул мәктәптә булса, Галимәгә баян артына утыру тәтеми дә диярлек. Әмма ул күренмәде. Бүген Галимәнең баяны нигәдер сагышлы-салынкы көйләрне генә сайлады. Мәктәп буйлап моң дәрьясы агылды. Кызның күз алдына Бәкер агасы, Нәгыймә апасы килде. Уллары Хәлим киткәч, тагын да кергәли башлап, хәл белешеп йөрүләрен яңартып җибәрер әле. Ә хәзергә мөмкин түгел. Галимә әллә Хәлим абыйсына күренергә ояла, әллә аңардан курка — белмәссең. Ниндидер ят, ниндидер әллә кемдер сыман тоела ул аңа.
IV Студентлар белән очрашу кичәсенә бөтен мәктәп әзерләнде. Һәр ел саен шушылай истәлекле кичәләр булып, күңелле дә, моңсулы да хәлгә төшәләр. Хәлим абыйсын очрашу кичәсенә чакырырга Галимәгә йөкләделәр. Ике көн алдан кергән иде, Нәгыймә апа: — Өйдә юк шул әле, тимерчелеккә киткән иде, кайтып җитмәде,— диде. Икесе бергә утырып, татлы җимешләр белән чәй ясап эчтеләр. Боларны студент улы Хәлим алып кайткан идеме икән, әллә каладагы кызларымы — ул хакта Нәгыймә апа әйтмәде. Галимәнең аерым сораштырырга җөрьәте җитмәде. Ә чәй гадәттәгечә тәмле булды. Аннары, хушланып, чәйдән соң бераз тынычлап сөйләшеп утырдылар. Бәкер абзый йорт арасында эштә иде. Аның ишек алларында узып-китеп йөрүләре тәрәзәләрдән күренгәләп калды. Ил өстенә әкренләп эңгер төшә торды. Күк йөзенең зәңгәрлеге генә кала барып, йолдыз күзләре дә ачыла башлады. Бүлмәдә якты ут эленсә дә, вакыт-вакыт тәрәзә ягын күзәтүе сәбәпле, Галимәгә урамдагы үзгәрешләр билгеле иде. Хәлим абыйсы һаман да кайтмады. Вакыт дигәне ашыга торды. Өстәлдә өелеп куелган китаплар-дәфтәрләр Хәлим абыйсыныкы булырга кирәк. Галимәнең аларга карап утыруыннан чамалап, Нәгыймә апа: — Казанда укып ятуы гына җитмәгән, монда да шул өстәл артыннан башын күтәргәне юк,— дип, улыннан зарлангандай әйтеп куйды.— Шушы кадәр үк ярыймы икән соң? Күп укысаң, китап ул зиһенне чуалта ди әтисе... Боларга каршы Галимәнең әйтер сүзе юк. Андый хәлне ишеткәне булмады. Әлегәчә мәктәптә һаман-һаман укырга күпме өй эше биреп, өстеңә тау кебек өяләр. Укымагыз дигәннәрен ишеткәне юк. Нәгыймә апасы да, Бәкер агасы да ялгыша булырлар. — Укудан зыян килми инде, анысы... Галимәнең сүзләре зәгыйфь чыктылар. Бу аның икеләнүеннән түгел иде югыйсә. Әмма Нәгыймә апасы аның ул әйткәненнән үзенчә фикер алды, гөманын төшендереп тә бирде: — Бәкер абыең курка, күрше авылдан Адлер Тимергалин кебек була күрмәсен, ди. — Аның белән нәрсә булган?— Галимәнең аптырап калуы бу.— Танылган фантаст язучы... — Шулай шул, язучы...— Нәгыймә апа кара куе чәчләренең ишелеп чыккан кыл бөртекләрен җыештырып, яулыгы эченә кыстыра-кыстыра яшерде. Гүяки дога укып куйгандай пышылдап алып, битләрен сиздерми генә сыпырды. Аннары гына: — Бәкер абыең әйтә, Адлер, ди, күп укудан илгә кайтмады ул, ди... Куркам инде, бик куркам. Хәлим улым төннәр буе йокламыйча укып чыга. Хәтере буталмаса гына ярар иде. Элекләрне, узган гасырның илленче елларында заманасы шундый булган: Адлер Тимергалинның, тыелган дип саналган китапларны укуы аркасында Дәүләт иминлеге комитеты тырнагына эләгеп, чак кына харап булмаганлыгы хакында якташлары ишетеп белә иделәр, әмма хатыннар бу хәбәрне күп укудан юләрләнә язган дип аңлап, бөтенләй башкача нәтиҗә ясап куйганнар. Бу хакта Галимә башына да китермәде. Әмма күп укуның зиһенгә зыянлыгы хакында колагына кереп калды. Ананы юатырга да сүзләр тапты: — Борчылмагыз, Нәгыймә апа, улыгызның күңеле саф, диләр, андый кешенең акылы буталмый торгандыр ул... Адлер абый әнә хәзер нинди бөек китаплар яза, “Миллият сүзлеге” генә ни тора! Галимәнең бу рәвешле бик тә белдекле, дөрес итеп әйтүе Нәгыймә апасын тагын да шиккә сала, билгеле. Шушы кыз бала каян килеп ул кадәр үк сүзләр сөйли алырга тиеш әле? — Әти-әниең ни хәлләрдә, сеңлем? Колхоз фермасында бәрәннәрне карап ашатып, кичкә ябып кайтканда, карыйм, әтиеңме дип торам, дәү ат белән кашевкада узып китте берәү. Терлек духтыры Самат абзагыз икән. Туктап тормады. Эше ашыгыч идеме? Аның болай сораганы сөйләшү темасын алыштыру өчен җитә кала инде. — Рәхмәт, Нәгыймә апа! Әткәм көне-төне эштә. Әнкәм әйтә, шул колхоз дип үләсең инде, ял да күрмисең, ди. Әткәм бригадирлыгын ничә ташлап карады, барыбер кабат шул эшенә кайтардылар. — Бер күнеккән эш булгач, җаен да белә, кешегә дә игътибарлы! — Хәлим абыйны студентлар белән очрашу кичәсенә чакырырга дип кергән идем... Шунда Нәгыймә апасы аңа борчылу катнаш сораулы күзләре белән авыр гына сынап карап алды. Галимәнең йөзенә кызыллык йөгерде. Кыз үзенең сүзләрен киная белән, егет эзләп йөргән кебек әйтмәде югыйсә. Ә менә әллә ничек килеп чыккан. Шунда Галимә кабатланырга мәҗбүр булды: — Хәлим абыйны студентлар белән очрашу кичәсенә чакыруны миңа йөкләгән иделәр, Нәгыймә апа! Шуны күздә тотып әйтәм. Менә бу юлы кызның сүзләре башкача чыкты, аларда йөрәк хисләре ташкыны урынына инде тантаналы хәбәр әһәңнәре генә калган иде. — Борчылма, Галимә сеңлем, аңладым. Кабатламасаң да була... — Әллә ничек килеп чыкты бит... Нәгыймә апасында башка кешеләрдән күпкә өстен эчке сиземләү көче бар. Моны Галимә бик яхшы белә. Моның нигезе нәселе затлылыгыннан икәнлеге хакында да ишеткәләгәннәре бар. Инде алар, чәйләрен тәмамлап, түр яктагы йомшак диванга күчеп утырдылар. Телевизор да үз җаена эшли башлады. Нәгыймә апа кулына бәйләү эшләрен алды. Шунда Хәлим кайтып керде. Өйләренең урам ишеге ягыннан: — Әнкәй, бу мин әле!— дигән белдерү тавышы ишетелде. Галимәнең йөрәге урталай ярылгандай хәлгә кереп, түшәмгә эленеп торган якты лампочкаларның утлары караңгыланып киткәндәй тоелды. — Әйдә, Галимә сеңлем, улым белән бергә утырып чәй эчик!— дип, Нәгыймә апа алгы якка таба чыгып китте. Галимәнең урыннан кубарлык та хәле юк иде. Хәлим абыйсы, аңа игътибар итмәстән, түр якка кереп, өстәлдәге китапларына карап торды да кабат әнисе янына чыкты. Галимә телен түгел, гүяки бәгырен тибрәтеп, шунда хәтта үз колагына да ишетелмәслек дәрәҗәдә: — Исәнмесез!— дип пышылдап калды. Дөньяда чаялыгы, теләсә — баянда уйнаучы, җыр һәм биюгә осталыгын яшермәүче, күңеленә килсә — шигырь сөйләүче сабырсыз Галимә белән шушы соңгы көннәрдә әллә нәрсә булды, юк кына сүзләрдән дә коелып төшә башлады. Ә монда Хәлим абыйсы аңа күз дә салып тормады, игътибарына да алмады. Ул шуның өчен сыйныфташ дусларыннан калып, бүген мәктәпнең күрше авыл балаларына дип бүленгән интернет ягында төн кунарга калдымыни? Аңа торырга, кайтып китәргә кирәк. Караңгы төшсә дә юлны табар. Моңа кадәр йөрелде әле. Бер сәгатьтән үз өйләрендә булачак! Ә монда... Кыз оялудан башын түбән салган хәлендә диванга сеңә барды. Һаман да кузгалып китә алмады. Ул бу вакытта башын канат астына яшергән дә шулай дөньядан качкандай үзен хис иткән каз бәбкәсен хәтерләтә иде. — Нигә, улым, Галимә белән исәнләшмәдең?— диде егеткә әнисе. — Кайчан, әнкәй? Болай һәммә очраган кеше белән исәнләшәм кебек... — Улым, күрмәдем димә! Анда, түр якта диванда Галимә сеңлем утыра, сине студентлар кичәсенә чакыра кергән,— диде Нәгыймә апа, сүзләрен коры тотып, ризасызлыгын тавышына чыгарып. — Гафу, әнкәй, гафу!— дип, Хәлим түр бүлмәгә кабат килеп керде, диванда гүяки кая качарга белми утырган кызны күреп алды. Исәнләште. Аннары:— Гафу итегез, сеңлем, мин сезне күрмәдем!— диде. Галимә шунда егетнең яндырып карап алуына түзә алмыйчамы, йөзен капларга иткәндәй сабырсызланып, калын сары чәч толымын күкрәгенә кысты, аннары аны ике кулы белән тотып, каен агачына тотынгандай һәм гүяки аның артына качарга теләгәндәй итте. Йөзенә кызыллык иңде. Кыз баланы урынсыз оялтуыннан Хәлим үзе дә кыенсыну кичерде. Каушады. Кире чыкты. Аның үзен болай тотуы бүлмәгә ишектән башын тыгып алуы кебек бер тәэсир калдырды. — Әнкәй, ул чибәр кызның исеме ничек?— диде Хәлим, тавышына чыккан каушавын яшерә алмыйча. — Галимә, әйттем бит! Күрше авылдан,— диде Нәгыймә апа,— үзеннән сорасаң да була иде. Безнең ерак кардәшебез дә әле! Аның бу сүзләре гүяки: “Улым, бу кыз бала сиңа хәрам, күзең төшеп, озата бара күрмә!”— дигәндәй килеп чыктылар. Әмма моның белән ана үзе дә килешергә теләми иде булса кирәк, башкача да әйтеп куйды: — Агай-эне дигәндәй... Якын туганнар гына хәрам... Ераклар хәләл инде анысы. Ярый әле бу сүзләренә дикъкать ителмәде. Галимә нәрсә уйларга да белмәде. Нәгыймә апасы да шушындый хәлдә иде булса кирәк, беразга сүзсез калдылар. Үз баласын һәрбер ананың бәхетле итәсе килә. Бик табигый хәл бу. Түрләренә үз канатлары белән очып кергән асыл кош кебек шушы кызга үзенең улының кысанмы-иркенме кочакларын читлек итү уе башына кереп карамаган икән, ул вакытта Нәгыймә апа хакында нәрсә уйлап була инде? — Әтисе Салават абыеңны, әнисе Кәримә апаңны белә торгансыңдыр? Улына аңлатып бирергә җыенган ананың аптыраштарак калган күңелен тынычландырырга ашыккандай Хәлим дә: — Әнкәй,— диде,— беләм, бик беләм! Салават абыйның Сарайлы авылы бригадиры икәнлеген дә... Ә менә Камилә апаның нинди эштә икәнлеге аңарга мәгълүм түгел, хәтта күреп тә белми икән шул. Монысын да әйтте: — Ә менә әнисе Камилә апаның... — Медпунктта эшләвен дә белмәскә инде син, томана бала түгелсең лә! Нәгыймә апа нинди генә йомшак күңелле булмасын, барыбер дә авыл хатыны иде. Шунлыктан сүзләрендә кискенлек тә күренгәли. Әмма аның сизгер күңеле җавап такылдарга теләгән үрдәкнеке түгел, телен генә тыя алырлык көчкә дә ия. Шушы сыйфаты белән инде Нәгыймә апа кеше алдында зат һәм абруй алды. Аны авылда-читтә начарга кертеп сөйләрлек һичкем юк. Бар да хөрмәт итте. Ярый әле шунда кече кызлары мәктәптән кайтып керде. Ул анда дивар газетасы чыгару белән мәшгуль булган. Элеп тә куйганнар. Бик яхшы килеп чыкты, ди. Ә менә ул Галимә апасын керә-керешкә күреп алды, сөенечен белдереп, апам дип янына килеп утырды, кочаклап алгандай итте. Моңа кадәр кинәт тыгызланган өй һавасы иркенәеп, ачылып китте. Район үзәгендә эшләүче апасы да кайтты. Йорт эчен ул тагын да ямьләп җибәрде. Нәгыймә апаның солдат хезмәтен узган олы улы Яр Чаллыдан иртәгә апалары-җизнәләре белән кайтасы икән. Телефоннан шалтыратып әйткән. — Кунак булып йөрү туйдырган икән алайса!— диделәр аның турында, шаярту һәм ризасызлык катнаштырган аһәң белән. Шушы үзгәрешләрдән файдаланып, Галимә дә Нәгыймә апаларыннан хушлашып чыгып китте. Бу вакытта Хәлимнең дә әтисе Бәкер агага ярдәм йөзеннән “кул астына керергә” дип мал-туар абзарлары ягында югалганы кызга, тәрәзәдән ут яндырулы ишек алды ягыннан шәйләп калуы сәбәпле, яхшы мәгълүм иде. Егетнең күзенә кабат чалынмавына, форсаттан файдалана алуына ул чиксез зур шатлык кичерде. Каушаулары югалган кебек тоелды. Әмма адымнары ешайган саен, канатланып очкандай үзен хис итте. Бу ашкынуы аны тагын дулкынлану, хисләр дөньясына алып керде. Туташның күңеле өмет, хыял, теләк кебек омтылышлар эчендә йөзә бирде. Мәктәп ишек алды кызны якты утлары белән үз итеп каршы алды.
V Кичәгә Хәлим бераз соңарып килеп керде. Аңа кадәр мәктәп директоры ничәмә тапкыр залга күз салып чыкты. Вакыт җиткән иде, югыйсә, әмма кичә башланмады. Берәр сәгать алдан килеп өлгергән чакырулы кунакларның үзара сөйләшер сүзләре дә беткән сыман. Бераз кайнашкан хәлдә мәктәп укучылары, төркем-төркем җыелышып, ак яка, үтүкләнгән киемле хәлдә почмакларга сыенган рәвешләрендә кала бирделәр. Очрашу уңаеннан мәктәп концерт әзерләгән иде. Башлап җибәрү өчен директордан рөхсәт көттеләр. Инде менә Хәлим дә күренде. Аны гүяки мең күз белән көтеп алганнар сыман иде. Дөрес икән, барысы да диярлек ул килеп кергән ишеккә таба тартылып алдылар. Хәлим ябык йөзле, ак чырайлы, саргылт-көрәнрәк чәчле егет, бераз алсу төскә кереп, кыенсынуын җиңәргә тырышып: — Исәнмесез!— диде, башын какты. Дуслары, танышлары арасына кереп югалырга теләгәндәй һаман да диварларга якынаеп, сынаулы карашлы күзләрдән читкәрәк китәргә теләде. Аның башкалардан калку буе, туктаусыз кул биреп күрешүләре гүяки суга чума-чума йөзеп баручы кешене хәтерләтә иделәр. Директорның кабат керүе, әнә икән дип Хәлим артыннан карап куюы, башладык дигәндәй ияк кагып ым бирүе тантаналы кичәнең фатихасы иделәр. Сәхнәгә күтәрелгән кызның талчыбыктай биле сыгылып кую, йөзенә оялчанлык билгесе буларак кызыллык йөгерү, җилкәсеннән кайтарылып, билдән дә түбәнгә таба узып салынып торган калын сары чәч толымына игътибарларның тартылуы үзе бер әкияти-сихри дөньяның күз алларында ачылып китүе сыман тоелды. Аның исеме студент егетләрнең артыгы белән кызыксыну объектына әверелде. — Кем ул, кем?— дигән сораулар һәммәсенең дә теңкәсен корытып алды. Ул да түгел, шушы туташ: — Мәктәбебездә укып, канат үстергән, төрле югары уку йортларында белем алучы студентларыбыз белән очрашу кичәбезнең башлануын белдерергә рөхсәт итегез!— дип, һәр сүзне төгәл яңгыратып, колакка һәм күңелгә табигыйлеге белән ятышлы иттереп әйтергә өлгерде. Аның сүзләре дәвамында дәртле тантаналы көй мәктәп залын күмде. Баянда җыр укытучысы Фирис Гәрәевич уйный иде. Күңелләргә бу тантаналык тәмам хуш килде. Студентларга мәктәп елларыннан яхшы таныш шушы баянистның уйнавы һәм осталыгы хәтта электр утларына да яктылык өстәгәндәй иде. Бу инде магнитофоннарда һәртөрле тәлинкәләр уйнатып маташу түгел, тере моң. Һәммә күңелләрне дәртләндерми кала аламы соң мондый көйче? Кичәне алып баручы туташ Галимә иде. Җитмәсә егетләрнең күз уңнарын ул даими нурландырып торды. Аның әле иптәшләре белән, әле ялгызы гына шигырьләр дә сөйләве, бераздан хәтта җырлаулары, биюләре — болар барысы да зур осталык һәм талант белән башкарулары чибәрлеген тагын да арттырып, яшьләрнең күз алдында затын буй җитмәслек биеклеккә күтәрде. Концерт табигый агымда барды. Студентлар үзләренең уку йортлары хакында, укып бетергәч кем булачаклары турында, хыялларын һәм өметләрен һичбер яшермичә, концерт номерлары белән аралаштыра барып, көчле бер дулкынлану белән сөйли тордылар. Аларның да җыр-биюгә, башкасына осталыклары бар икән. Мәктәптә үк кайсы җырлаган, кайсылары биегән, ә кемнәре төрле көлке номерлары башкарганнар, студент булуларына карамастан, вузда да осталыкларын үстергәннәр. Һичбер кыенсыну күрсәтмичә, алдан әзерләнеп тә тормыйча диярлек, концертны дәвам иттерделәр. Менә нәүбәте җитеп, сәхнәгә Хәлим чакырылды. Аның җырга осталыгы мәктәп өчен бөтенләй дә билгеле түгел иде. Хәлимнең янына баян тотып чыгып баскан Галимә туташны күреп, күпләр хәйранлык һәм аптыраш диңгезенә төшкәндәй үзләрен хис иттеләр. Баян “Кара урман” көен башлап җибәрде. Хәлимнән бу җырны ерып чыга алыр дип һичкем көтмәде. Озын буйлы, ныклы гәүдәле, батыр кыяфәтле егетнең беренче авазлардан ук һәммә күңелләрнең бик җиңел генә түренә узачагын сизми дә калдылар. Хәлимнең сабыр, һәр аваз һәм моң тибрәнешләрен эчтән тоеп, хис иттереп җырлаганда тавышы көчәйгәннән-көчәя барды. Бигрәк тә чандыр гәүдәле, елгыр күзле, һәр нота һәм милизмга сизгер җыр укытучысы өчен көтелмәгән хәл иде булырга кирәк, ул, онытылып китеп, урыныннан ничә тапкыр сикереп диярлек торды. Күпләрнең җырга кушыласы килде. Әмма Хәлим шул ук сабырлык һәм аһәңле затлы сагыш эчендә тәмам югалгандай җырлый бирде. Аның бәрхет бас-баритон тавышы шундый да көтелмәгән, шундый да ягымлы, рәхәт тойгы-хисләр уятыр дәрәҗәдә тәэсирле иде. Хәлим җырлап тәмамлагач та, болай гына түгел, аз булды, болай гына бетмәскә тиеш бит әле дигәндәй, хисләр эчендә югалып, кичәдәгеләр гүяки ризасызлык, хәтта азсыну-канәгатьсез кыяфәтләрендә бераз тын утырганнарыннан соң гына, моңлы-сагышлы көй тәэсиреннән айнып, дәррәү кул чаба башладылар. Аңардан мондый егетлекне көтмәгәннәр, бу шулай ук күңелләрендә соклану катыш гаҗәпсенүгә әверелде. Хәлимнең могҗизалы җырыннан соң башка концерт номерларының төсе китеп алгандай тоелды. Болай барганда, кичә күңелсез тәмамланыр сыман иде. Мәктәп ашханәсендә кунакларга чәй эчертү оештырылган икән. Әле хәзер генә таралмаячаклары беленде. Алда тагын да җылырак әңгәмәләр оешып китәчәк, моны һәркем белә. Мәктәп директоры, сәхнәгә күтәрелеп, тәбрик сүзләрен әйткәннән соң, укучыларны, укытучыларны һәм студентларны сый-хөрмәткә чакырды. Бу бик тә урынлы булып чыкты. Залны алыштыру хисләр-тойгыларны да үзгәртте. Очрашу кичәсе кабат үз җаена кайтып, тагын да күңеллерәк дәвам итте. Ахырда укучы балалар һәм студентлар арасында, аерым командалар тупланып, “Шаяннар һәм тапкырлар ярышы” уздырылды. Гадәттәгечә бу бәйгедә җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булмады, бәяләр тигез килеп чыкты. Шул шатлык һәм кул чабулар белән кичә тәмамланды. Студентларның да, укучыларның да ашыгып таралышасылары килмәде. Очрашу кичәсенең тәэсире аларның күңелләрен кузгаткан, хисләрен дулкынландырган, җиңел генә утырмас та, ахры. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|