Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Яки Хикмђт­нећ дљнь­я­да бетђ­се юк 1 страница




ФӘ­РИТ ЯХИН

 

 

САЙ­ЛАН­МА ӘСӘР­ЛӘР

 

БИ­ШЕН­ЧЕ ТОМ

 

 

Яхин Фә­рит

Сай­лан­ма әсәр­ләр: Про­за.— Би­шен­че том.— Ка­зан: Моя элект­рон­ная кни­га, 2010.— 522 б.

 

Ав­тор­ның бу сай­лан­ма про­за әсәр­лә­ре то­мы­на бү­ген­ге көн та­тар яшь­ләр тор­мы­шын ча­гыл­дыр­ган “Куш­ка­ен алан­лы­гы” һәм Ста­лин дә­ве­рен­нән соң ил­дә бар­лык­ка кил­гән тор­мыш кар­шы­лык­ла­рын ча­гыл­дыр­ган “У­мыр­зая (Озак­ка су­зыл­ган үлем)” һәм тагын да бүгенге әдәби алымнар белән тудырылган әкият, хикмәт жанрларында язылган әсәрләре кер­тел­де. Алар­да ке­ше­ләр­нең кат­лау­лы яз­мы­шы на­мус төшенчәсе аша як­тыр­ты­ла.

 

 

©Я­хин Фә­рит Зә­ки­җа­но­вич

 

КУШ КА­ЕН АЛАН­ЛЫ­ГЫ

Ро­ман

 

I

Хә­лим­нең Га­ли­мә­гә мә­хәб­бә­те га­дә­ти ге­нә баш­ла­нып кит­те. Кыз — чи­бәр, егет исә шу­лай ук һич тә тө­шеп кал­ган­нар­дан тү­гел, уң­ган-бул­ган, ха­лык те­ле­нә мак­тау бе­лән ке­рер­гә өл­гер­гән иде. Бик та­би­гый хәл­ләр­дән бо­лар. Мон­дый егет­кә нин­ди кыз­ның кү­зе төш­мәс тә, ан­дый гү­зәл­лек ия­се яшь ту­таш­ка кай­сы­лар­ның бо­ры­ны су­зыл­мас?

Алар мо­ңа ка­дәр оч­ра­шып бе­леш­кән ке­ше­ләр­дән тү­гел иде­ләр. Га­ли­мә күр­ше авыл­дан, озын са­ры чәч­ле, са­быр хо­лык­лы, күн­дәм, ачык зәң­гәр күз­ле, буй­га зи­фа, акыл­га ка­мил, җыр­га-моң­га кү­ңе­ле тул­ган та­би­гать на­ра­сые — са­ла кы­зы. Бы­ел ур­та мәк­тәп­нең соң­гы сый­ны­фын “дүрт­кә-биш­кә” ге­нә тә­мам­лап, әти-әни­се ра­зый бул­са­лар, Ка­зан­га укыр­га ки­тә­чәк. Үзе те­лә­гән вуз­га ке­рә алыр­мы-юк­мы, “Бер­дәм дәү­ләт им­ти­хан­на­рын” ни­чек тап­шы­рыр — әле­гә ала­рын ул үзе дә бел­ми, әм­ма өме­те юк тү­гел. Мәк­тәп­кә күр­ше авыл­дан, өч чак­рым юл­ны ип­тәш­лә­ре бе­лән җәяү узып, йө­реп укый. Кай­бер көн­нәр­не Нә­гый­мә апа­ла­ры­на ке­реп, сөй­лә­шеп утыр­га­лый. Ачык бу­лыр­га ты­ры­ша. Нә­гый­мә апа­сы мәк­тәп күр­ше­сен­дә ге­нә яши. Ире Бә­кер агай ке­ләт дип атал­ган ос­та­ха­нә­сен­дә хәт­та ки­чен-тө­нен дә ут ян­ды­рып тә­рә­зә өл­ге-кы­са­ла­ры ясый. Ул — бал­та ос­та­сы. Аз сүз­ле, күп эш­ле агай. Алар­дан тыш, әле­гә ба­ла­ла­рын ис­кә ал­ма­ган­да, йорт эч­лә­рен­дә мә­че­лә­ре бар, ала-ко­ла. Ху­җа­ла­ры ке­бек ты­ныч хо­лык­лы. Нә­гый­мә апа көн­дез­лә­рен кол­хоз фер­ма­сын­да эш­тә бу­ла. Бә­рән­нәр ка­рый. Ал­дын­гы кол­хоз­чы. Кол­хоз­ның соң­гы елы икән­ле­ген ба­шы­на ки­тер­ми. Кич­лә­рен әле бә­леш, әле аш, әле баш­ка төр­ле ри­зык­лар пе­ше­ре­нер­гә яра­та. Ку­лын­да һа­ман да ак сөл­ге. Чәй эчеп өл­гер­ми­ләр, са­выт-са­ба­лар­ны юа, кор­та, киш­тә­лә­ре­нә те­зә баш­лый. Кай­бер көн­нәр­дә кыш­кы бу­ран чы­га, күр­ше авыл ба­ла­ла­рын мәк­тәп­тә ку­нар­га кал­ды­ра­лар. Кү­ңел­сез бул­ма­сын дип, мон­дый кич­ләр­дә Га­ли­мә шу­шы Нә­гый­мә апа­ла­ры­на ке­рә. Алар­да озак­лап уты­ра. Ис­ке ахи­рәт дус­лар сы­ман чәй эчә­ләр, авыл һәм мәк­тәп яңа­лык­ла­рын сөй­ләш­кән­дәй итә­ләр. Эшен­нән арып кер­гән Бә­кер агай, алар­ның сүз­лә­ре­нә ко­лак са­ла-са­ла, өс­тәл­гә төр­ле сы­зым­нар җә­еп, шу­лар­дан лу­па аша нәр­сә­ләр­дер эз­ли, та­ба. Ан­на­ры те­ле­ви­зо­ры­ның ар­тын­да­гы лам­па­ла­рын тик­ше­рә. Со­вет чо­рын­нан кал­ган те­ле­ви­зо­ры тиз ва­ты­лу­чан. Әле бу юлы да күр­сәт­ми икән. Ме­нә бит, шу­ны тө­зә­тер­гә алын­ды.

Ин­де бүл­мә­гә әче ис та­ра­лып ала. Кай­нар ябыш­тыр­гыч ка­гыл­гач, ка­ни­фоль­дән чы­га икән бу ис. Нә­гый­мә апа бер дә ри­за тү­гел:

— Та­гын нәр­сә ян­ды­ра­сың ин­де?— дип зар­ла­нып ала.

Ул да бул­мый, те­ле­ви­зор эш­ләп ки­тә.

— Ме­нә күр­сә­тә баш­ла­ды. Бик ма­тур. Ка­зан­ны ка­рыйк,— дип сө­е­нә бу юлы Нә­гый­мә апа. Әм­ма Бә­кер агай­ның үз тук­са­ны: су­рәт­ләр­не ал­маш­ты­рып, те­ле­ви­зор­ны ул бер ка­нал­дан икен­че­се­нә кү­че­реп йөр­тә то­ра, үзе­нә ки­рәк­ле­сен та­ба ал­ма­ган­га гы­на ха­ты­ны сү­зе­нә буй­сы­на. Ка­зан­нан әле Ил­һам Ша­ки­ров­ны, әле Әл­фия Аф­за­ло­ва­ны җыр­ла­тыр­га ти­еш­ләр. Юк икән шул, “Кә­еф ни­чек? ба­ра. Са­ла­ват егер­мен­че урын­га кал­ган, Мин­не­ха­нов бе­рен­че­гә чык­кан. За­ма­на җыр­чы­ла­ры! Нә­гый­мә апа шу­лар­ны хуш­ла­нып тың­лый. Га­ли­мә дә аның ке­бек сө­е­нә. Әм­ма бе­раз­дан су­рәт­ләр та­гын юга­ла­лар, та­выш­ла­рын җил ала. Бә­кер агай те­ле­ви­зор­ның кай­сы­дыр җи­рен бор­га­лар­га өл­гер­гән икән.

— Ни­гә дип һа­ман шу­ны бо­тар­лый­сың? Күр­сәт­ми баш­ла­ды бит. Иң ях­шы җи­рен­дә ге­нә!

Нә­гый­мә апа­ның зар­ла­ры­на Бә­кер агай­ның җа­ва­бы юк. Ул са­быр. Уй­чан. Әм­ма бу юлы җиң­нә­рен сыз­га­нып ук “те­ле­ви­зор­ны бо­тар­лар­га” җи­теш­кән. Тиз ге­нә тө­зә­тә­чәк тү­гел. Япон те­ле­ви­зо­ры алып ку­я­сы­ла­ры бар ин­де!

Нә­гый­мә апа­сы бе­лән Га­ли­мә кух­ня ягы­на чы­га­лар. Та­гын чәй кай­нар­ла­тыр­га ке­ре­шә­ләр. Ин­де Нә­гый­мә апа­ның ур­тан­чы кы­зы кай­тып ке­рә­се. Ул ра­йон­да эш­ли. Ки­чен өй­дә, ир­тән таң бе­лән чы­гып ки­тә. Ас­фальт юл авыл­ла­ры аша уз­гач, егер­ме чак­рым ара­ны көн­гә ике кат йө­рүе әл­лә ни авыр тү­гел­дер ин­де. Ма­ши­на­лар да уз­га­лап кы­на то­ра­лар. Бу­ран­нар­да да хә­рә­кәт си­рәк тук­та­лып ка­ла. Олы юл­лы авыл­лар­га рә­хәт шул ул, хәс­рәт бел­ми­ләр. Ә ме­нә Га­ли­мә­нең авыл­даш­ла­ры­на чи­тен, бө­тен­ләй чит­тә, тау­лар ара­сын­да, кыш­ла­рын кар көрт­лә­ре­нә, җәй­лә­рен яшел­лек эче­нә кү­ме­леп яши би­рә­ләр. Олы юл­ның иң якын ди­гән уры­ны­на да ел­га аша чы­га ба­рыр­га ки­рәк. Те­кә яр­ла­рын­нан ни­чек­ләр тө­шә­сең дә, шар­ла­вык­лы су­ла­ры өс­тен­нән са­лын­ган ка­раң­гы тай­гак кү­пер­дән ни рә­веш­ле аман узып чы­га­сың? Шу­ңа да ин­де Га­ли­мә­не шу­шы уку елы­на ка­дәр Аз­на­кай шә­һә­рен­дә ин­тер­нат мәк­тәп­тә укыт­ты­лар. Хә­зер ге­нә, ба­лигъ­лык яше­нә җит­кән­дә, күз­ләр­дән чит­тә бул­ма­сын дип авыл­га кай­тар­ды­лар. Әйе, ке­ше­гә шу­лай сөй­ли­ләр. Әти­лә­ре Са­ла­ват абый ай-һай гы­на да усал ке­ше. Бри­га­дир хез­мә­тен­дә ге­нә үзе, әм­ма бө­тен авыл­ны дер кал­ты­ра­тып то­та. “Те­ге Сый­рак та­гын ти­бен­де” ди­гән сүз ише­тел­сә, Га­ли­мә­нең әти­се Са­ла­ват абый ту­рын­да бу­лыр. Аны “я­ра­ту­дан” шу­шы Сый­рак ку­ша­ма­ты бе­лән атый­лар, буй­га да ча­ма­лы икән­ле­ген исәп­кә ал­ган­нар, аны­сы.

Га­ли­мә­ләр­нең йор­тын­да бер сер бар. Аны ба­ла­ла­ры да ке­ше­гә чы­гар­мый­ча сак­лый­лар: ата­ла­ры Са­ла­ват абый­ны ән­кә­лә­ре Ка­ми­лә апа яра­тып бе­тер­ми. Ае­рым ка­ра­ват­лар­да йок­лый­лар. Мун­ча­ны да ае­рым ке­рә­ләр. Әти ке­ше Са­ла­ват абый, кай­бер кич­ләр­дә бе­раз исерт­кеч йот­са, өс­тәл ба­шын­да утыр­ган хә­лен­дә елау­га, елау­дан җыр­лау­га, җыр­лау­дан ка­бат елау­га би­ре­лү­чән. Ан­на­ры, авыр бер уф­та­нып:

— Эһ Ка­ми­лә, ми­не сөй­ми­чә кия­ү­гә чык­тың, ми­не ярат­мый­ча яшә­дең, хис­лә­рем­не сан­га да ал­ма­дың,— дип үке­реп бер әй­тә һәм, то­рып, ка­ра­ва­ты­на ба­рып кап­ла­на. Шу­лай йо­кы­га ки­тә.

Ка­ми­лә ха­ным, ба­ла­ла­рын ко­чып:

— Әти­е­гез са­таш­ты,— дия дә, шу­лай ук үк­сеп елый. Ә кай­бер ва­кыт­та өй­дән чы­гып ук кит­кә­ли. Күр­ше­ләр­гә ке­реп уты­ра.

Эт­ле-мә­че­ле дә тор­мый­лар үз­лә­ре, әм­ма Бә­кер агай бе­лән Нә­гый­мә апа­ның ара­сын­да­гы ир­кә бер җы­лы­лык юк алар­да. Сә­бә­бен Га­ли­мә ин­де тө­ше­нә дә бу­гай: бер-бер­сен яра­ты­шып өй­лә­неш­мә­гән­нәр алар, га­и­лә ни­гез­лә­ре берь­як­лы мә­хәб­бәт поч­ма­гын­нан гы­на ко­рыл­ган бул­ган. Ән­кә­се, йөр­гән еге­тен үр­тәр­гә итеп, әти­се Са­ла­ват абый бе­лән оч­ра­ша баш­ла­ган­нар да, уен­на­ры уй­мак­ка ки­теп, ахыр­да өй­лә­неш­кән­нәр. Мир­хәй­дәр Фәй­зи­нең “Га­ли­я­ба­ну” дра­ма­сын мәк­тәп­тә уз­ган­да Га­ли­мә­нең кү­ңе­ле­нә со­рау кил­гән иде: ул Хә­лил абый­дан кыз­ны тар­тып алып, Ис­мә­гыйль абый ба­ры­бер бә­хет­ле то­ра ал­мас иде бит ин­де, үзен ге­нә авыр га­зап ут­ла­ры­на сал­ган бу­лыр иде тү­гел­ме?

Га­ли­мә­нең кү­ңе­ле­нә кер­гән бу со­ра­вы зәң­гәр кү­зен­нән яшь­лә­рен агыз­ды­рып елат­кан иде.

 

Әй ли, ха­рап бу яшь го­мер,

­кай­лар­га ке­рим?

­ А­гым су юк ут­ны алыр —

­кай­гы­да йө­рим...

 

Ирен­нә­ре шу­шы җыр­ны пы­шыл­да­ды­лар. Әти­се­нең җы­рын. Һәм ул ун­дүрт яшь­лек ба­ла, си­ге­зен­че сый­ныф уку­чы­сы ва­кы­ты, шул ва­кыт­та Ис­мә­гыйль абый­ны кыз­га­нып ела­ды. Ан­на­ры дә­рес­тә ин­ша яз­ды­лар. Ул мон­да да Хә­лил бе­лән Га­ли­я­ба­ну­ны тү­гел, Ис­мә­гыйль­не кыз­га­ну­ын бел­дер­де. Укы­ту­чы апа­сы аңа мо­ның өчен “кой­рык­лы ике­ле” бил­ге­се куй­ды. Әсәр­не дө­рес аң­ла­мау­да га­еп­лә­де. Ярый әле ин­тер­нат-мәк­тәп­тә укы­ган ча­гы иде, әти-әни­сен ча­кыр­тып, ачу­ла­нып га­зап­ла­ма­ды­лар. Ис­мә­гыйль Га­ли­я­ба­ну­ны яра­та­мы-юк­мы, әл­лә ма­тур бул­га­ны өчен ге­нә кыз­га кы­зык­кан­мы — бо­ла­рын ук Га­ли­мә аң­лар­лык яшь­тә тү­гел иде әле­гә. Тор­мыш тәҗ­ри­бә­се­нә ия укы­ту­чы апа­ла­ры да сөй­ләп тө­шен­де­реп би­рә ал­ма­ган­нар, ах­ры­сы. Эһ, мә­хәб­бәт ул җыр­лар­да җыр­лан­ган Та­һир бе­лән Зөһ­рә­не­ке ке­бек бу­лыр­га ти­еш­ле. Хәт­та Та­һир, Баг­дат гү­зә­ле Ма­һым исем­ле кыз­га өй­лә­неп тә, Зөһ­рә­сен һич­ни­чек оны­та ал­ма­ган, үз иле­нә кай­тып, аны ко­ча­гы­на сал­ган. Юк, мо­ны­сы ук уңыш­лы өл­ге тү­гел икән шул. Әдә­би­ят­та мә­хәб­бәт мәсь­ә­лә­сен­дә бө­тен­ләй дә уңай ми­сал юк бу­гай.

Ә тор­мыш­та — баш­ка­ча, Бә­кер агай бе­лән Нә­гый­мә апа­ны гы­на кү­ре­гез. Алар кар­шын­да һич­шик­сез ба­шы­гыз­ны ияр­сез. Бә­кер агай алт­мыш­ка­мы җи­теп ки­лә, Нә­гый­мә апа­га ил­ле биш ту­ла­мы әле, яз­га пен­си­я­гә чы­гам ди­гән иде? Ике­се­нең дә баш­ла­рын­да бер ге­нә бөр­тек тә ак чәч­лә­ре юк. Ал­ты ба­ла үс­тер­гән­нәр. Ике олы кыз­ла­ры кия­ү­дә, Яр Чал­лы ка­ла­сын­да яши­ләр. Чи­бәр­ләр­нең дә чи­бәр­лә­ре. Ур­тан­чы кыз­ла­ры, ме­нә-ме­нә кай­тып җи­тәр­гә ти­еш­ле­се, ра­йон үзә­ген­дә бух­гал­те­ри­я­дә эш­ли. Олы ул­ла­ры тиз­дән сол­дат хез­мә­тен тә­мам­лый. Аны да кө­тә­ләр. Ке­че ул­ла­ры уни­вер­си­тет­ка укыр­га үзе ба­рып кер­гән. Ке­че кыз­ла­ры әле­гә мәк­тәп­тә укый, ал­тын­чы сый­ныф­та. Ак­ти­вист­ка, от­лич­ни­ца. Бә­хет­ле га­и­лә ме­нә шу­шын­дый бу­ла ул! Шу­ңа кү­рә дә Га­ли­мә алар­га ке­рер­гә яра­та, шу­ңа кү­рә дә ба­ла­ла­ры да еш кай­тып йө­ри­ләр. Абау, бо­лар бит кар­та­е­шып бе­теп өй­лә­неш­кән­нәр тү­гел­ме? Олы ба­ла­ла­ры — утыз биш­тә, ке­че кыз­ла­ры — ун­дүрт­тә. Юк икән, нәкъ ва­кы­тын­да!

 

II

Хә­лим­нең ка­ни­кул­га кай­ту­ын бу кыш­ны Нә­гый­мә апа ае­ру­ча за­ры­гып көт­те. Улы ту­рын­да са­гы­нып сөй­ләр иде дә:

— Йа Хо­дай, ба­ла­ма йөр­гән юл­ла­рын­да имин­лек бир!— дип әй­теп ку­яр иде. Аны ише­теп тор­ган Га­ли­мә­нең зәң­гәр күз­лә­ре­нә эре яшь бөр­тек­лә­ре ки­леп, үз ән­кә­сен исе­нә тө­ше­реп, шу­шы­лай из­ге до­га­лар укый­дыр­мы икән­ле­ген уй­лап ап­ты­раш­та ка­ла. Нә­гый­мә апа аңа ка­дер­ле­рәк һәм из­ге­рәк ана сы­ман то­е­ла. Хәл бе­ле­шү­не сыл­тау итеп кер­гән кич­лә­рен­дә хә­те­ре дә ях­шы­ра, кү­ңе­ле дә ни­чек­тер чис­та­рып, рә­хәт­лек­кә чу­мып өл­ге­рә. Һич­бер ва­кыт ке­ше­ләр ха­кын­да авыр сүз әйт­мәс, кул­ла­ры­на әле бәй­ләү эшен то­тар, әле тас­ты­ма­лын алыр бу апа Га­ли­мә­ләр­гә кай­сы­дыр әби­лә­ре ягын­нан ту­ган ти­еш­ле­рәк тә иде. Хә­ер, бу ту­ган­лык­ның ба­ры тик хә­бә­ре ге­нә кал­ган. Ул әби­нең кай­сы бу­ын­да бул­ган­лы­гы, исе­ме, яшә­гән ел­ла­ры ха­кын­да бел­гән ке­ше дә юк. Әм­ма да Га­ли­мә, әти­се Са­ла­ват абый­ның оч­ра­ган юл­чы­лар­дан: “Га­ли­мә апам­ның хәл­лә­ре ни­чек­тер?”— дип со­ра­ган ва­кыт­ла­рын, сә­лам­нәр әй­теп җи­бә­рү­лә­рен ке­че яшен­нән ише­теп-бе­леп тор­ган­лы­гы сә­бәп­ле, үза­ра якын ту­ган­нар икән­ле­ге­нә кү­ңе­лен­дә шик ту­дыр­га­ны юк иде.

Хә­лим бик акыл­лы егет бу­лыр­га ки­рәк. Га­ли­мә­нең аны ба­ры тик фо­то­су­рәт­тә ге­нә күр­гә­не бар. Хә­ер, мәк­тәп­тә дә Хә­лим­не еш ис­кә ала­лар. Ул, укы­ган ва­кы­тын­да, яшь­ләр ко­ми­те­ты­ның җи­тәк­че­се бу­лып, зур эш­ләр­не баш­лап баш­ка­рып чы­гып, кыю-кыю га­мәл­ләр кы­лып, тү­бән­рәк сый­ныф уку­чы­лар­га үр­нәк өл­ге­ләр күр­сә­теп кал­дыр­ган. Мәк­тәп шул ел­лар нә­ти­җә­сен­дә ме­нә ике ел рәт­тән Та­тарс­тан­да гы­на тү­гел, Рә­сәй­дә дә “Иң ях­шы бе­лем һәм тәр­бия йор­ты” ди­гән мак­тау­лы исем­гә, Күч­мә Бай­рак бе­лән бү­ләк­лә­нү­гә ла­ек ител­гән, ди­рек­тор Ха­физ Га­ли­е­вич “Ат­ка­зан­ган укы­ту­чы” исе­мен ал­ган һәм та­гын әл­лә ни­ләр, әл­лә ни­ләр. Ик­мәк ка­мы­ры да шу­лай, баш­лам би­рү­че чүп­рә­се, бор­чак ка­дәр­ле ге­нә бул­сын-бул­ма­сын, ях­шы икән, кү­ә­сең­не ка­бар­тып чы­га­ра. Хә­лим дә нәкъ шун­дый уку­чы сый­фа­тын­да укы­ту­чы­ла­ры­ның хә­те­рен­дә кал­ган, һәм­мә­се дә дә­рес­лә­рен­дә аны ис­кә ала­лар. Ул бул­са­мы, бар җир­дә тәр­тип сак­ла­ныр иде, имеш. Бу сүз­лә­рен Га­ли­мә дә ише­тә. Ә Хә­лим­не ул бел­ми дә, та­ны­мый да. Нин­ди­дер әки­я­ти пат­ша егет­тер сы­ман то­е­ла, хан­за­дә ке­бек күз ал­ды­на ки­лә. Кү­рә­се, шу­шын­дый егет­ләр­нең нин­ди­ле­ге­нә күз са­ла­сы, кы­зы­гып ка­рап то­ра­сы ки­лә аның. Әле­гә ка­дәр ул мон­дый бул­ган егет­ләр­не ба­ры тик ки­но­фильм­нар­да, мульт­фильм­нар­да гы­на күр­де, ки­тап­лар­дан гы­на укы­ды. Тор­мыш­та да бу­лыр­га ти­еш­ләр дип бел­де. Йө­рә­ге ни­чек хис­ләр эчен­дә яз­гы чә­чәк­ләр ке­бек хуш­лан­са, хы­ял­ла­ры шу­шы ка­дәр чик­сез­лә­нә бар­ды. Юк, аңа Хә­лим бе­лән та­ны­шу, аның яны­на ки­лү ту­рын­да уй­лар­га да яра­мый. Га­ли­мә­гә ка­ра­ма­я­чак та әле ул! Бо­ры­ны чө­ек, үзен әл­лә кем­гә ку­ю­чы егет­тер!

Кыз алай уй­лый, бо­лай... Күз­лә­ре­нә то­ра са­лып яшь­ләр ты­гы­ла. Әм­ма елый ал­мый. Әле бер дә күр­мә­гән, әле бер дә сөй­ләш­мә­гән Хә­лим аңа кем ин­де?

Кем дә тү­гел, ул аның Нә­гый­мә апа­сы­ның са­гы­нып көт­кән ба­ла­сы. Сол­дат­тан олы ул­ла­ры кай­тып, ике-өч ат­на ку­нак бу­лып йөр­де дә апа­ла­ры­на дип Яр Чал­лы ка­ла­сы­на ки­теп бар­ды. Аны кай­гырт­мый хә­зер Нә­гый­мә апа­сы, ке­че улын кө­тә. Бү­ген-ир­тә­гә кай­тып ке­рер дип бе­лә. Ә ул юк та юк. Ин­де сту­дент­лар­ның ни­чә­се кай­тып, ка­лын бә­леш­ләр­не тө­бе­нә ка­дәр ашап, ак йөз­лә­ре­нә кы­зыл­лык йө­герт­те­ләр. Алар­ның, мәк­тәп­кә ке­реп, бир­гән бе­лем­нә­ре­нә рәх­мәт әй­теп чы­гу­ла­ры ту­рын­да укы­ту­чы­ла­ры­ның сө­е­неп ис­кә алу­ла­ры Га­ли­мә­не ге­нә дә ни­чә мәр­тә­бә кау­шат­ты. Ул да бы­ел, им­ти­хан­на­рын уңыш­лы тап­шы­ра ал­са, Мә­дә­ни­ят инс­ти­ту­ты­на укыр­га ке­рер­гә кү­ңе­лен­дә өмет­ле хы­ял сак­лый. Бәл­ки тор­мыш­ка да ашар? Әгәр юлы уң­ма­са, кай­тып, укы­ту­чы­ла­ры­ның йө­зе­нә нин­ди күз­лә­ре бе­лән ка­рар, алар­га ни­чек кү­ре­нер? Уку­чы­ла­рын­нан рәх­мәт сү­зен ишет­кән мө­гал­лим­нәр­нең ку­а­нып шул хак­та ис­кә алу­ла­ры ме­нә шу­ның өчен дә Га­ли­мә­не кау­ша­та. Бәл­ки бу хак­та аңа бө­тен­ләй дә уй­лар­га, өмет­лә­нер­гә ки­рәк тү­гел­дер? Нә­гый­мә апа­сы әй­тә, улым­ның, ди, Ка­зан­га ки­тәр дә, укыр­га ке­реп, шун­да ка­лы­рын уй­ла­ма­ган идем, ди. Яз­мы­шың­ны ал­дан исәп-хи­сап­ка ко­ру мөм­кин тү­гел, шу­лай бу­лыр­га Хо­дай үзе куш­кан­дыр, имеш.

Хә­лим­нең са­быр егет бу­луы ха­кын­да сүз­ләр күп йөр­де. Мәк­тәп­тә укы­ган ча­гын­да ул әл­лә ни ты­рыш­лы­гы бе­лән ае­ры­лып та тор­ма­ган, ди­ләр. Әл­лә дө­рес сүз, әл­лә ха­та? Га­ли­мә бу мәсь­ә­лә­дә ике­лә­нә. Ни­чек ин­де алай бул­сын? Уку­чы­лар­ның ак­ти­вис­ты, ко­ми­тет җи­тәк­че­се, спорт ярыш­ла­рын­да да­и­ми җи­ңү­че — та­гын-та­гын әл­лә кем­нәр. Әле җит­мә­сә, шу­ла­рын да ишет­кә­не бар: йөр­гән кы­зы да бул­ган. Әм­ма мә­хәб­бәт­лә­ре ге­нә тер­нәк­лә­неп ки­тә ал­ма­ган. Шул кыз­ның әни­се хә­зер әй­тә ди: “Кы­зым­ны Нә­гый­мә ма­лае бә­хет­ле итә ала иде, ара­ла­ры­на кер­де­ләр, көн­ләш­те­ләр, юк сүз бе­лән кү­ңел­лә­рен су­ыт­кан­нар!”— дип, тә­мам сук­ра­нып.

Мә­хәб­бәт­тә көн­дәш­лек бул­мый кал­мый ин­де ул. Бу хак­та Га­ли­мә­нең аз­мы ишет­кән­нә­ре бар иде. Ә яра­тып ка­ра­га­ны юк. Бул­са, ул егет Хә­лим ке­бек бу­лыр!

Ак­лы-ка­ра­лы фо­то­су­рәт­лә­рен­нән ге­нә бел­гән­ле­ге сә­бәп­ле, Га­ли­мә өчен Хә­лил абый­сы ка­ра чәч­ле, ак йөз­ле, ты­ныч хо­лык­лы, күр­кәм зат­лар­дан иде. Урам­да әгәр дә кай­тып ки­лү­че бе­рәр шу­шын­дый яшь ке­ше­не күр­сә, аның һич­шик­сез Нә­гый­мә апа­ла­ры­ның кап­ка­ла­ры­на та­ба бо­ры­лып, ашы­га-ашы­га ке­реп ки­тә­сен кү­зәт­кән­нә­ре дә бул­ды. Әм­ма алар юл-сук­мак­тан кар ерып үтеп ки­теп ба­ра гы­на тор­ды­лар.

Ә кар соң­гы көн­нәр­дә күп яу­ды. Урам­нар­ны трак­тор бе­лән ачып кы­на ки­тә­ләр, та­гын кап­лап үтә. Ма­мык кар. Рә­хәт, җы­лы итеп яу­ды да яу­ды. Ә бү­ген ме­нә ки­нәт җы­лыт­ты. Күк­ләр то­ма­лан­ган хәл­дә кал­ды­лар. Тү­бә кы­ек­ла­рын­нан там­чы­ла­ган кар су­ла­ры боз­ла­вык­ка әве­рел­сә­ләр, сук­мак­лар­да ин­де шу­га­лак­лар бар­лык­ка кил­де­ләр. Тиз­дән фев­раль ба­шы, яз­га та­гын да якы­ная ба­ру көн­нә­ре аш­кы­нып ки­леп җи­тә ба­ра шул.

Хә­лим... Хә­лим абый­сы бү­ген-ир­тә­гә кай­тып җи­тәр­гә ти­еш. Аның ха­кын­да мәк­тәп укы­ту­чы­ла­ры:

— Га­ли­мә, син Нә­гый­мә апа­ла­ры­ңа ке­реп йө­ри­сең, улын кө­тә­дер. Кайт­ты­мы әле?— дип со­ра­ды­лар.

— Кай­тыр­га ти­еш иде ин­де дип кө­тә Нә­гый­мә апа. Хә­бә­ре юк. Нәр­сә уй­лар­га да бел­ми,— дип, йө­зе­нә та­гын да кы­зыл­лык йө­гер­теп җа­вап би­рә Га­ли­мә. Аңа ул бит яну­ла­рын са­ры чәч то­лым­на­ры­на да кү­чә­дер сы­ман то­е­ла.

 

III

Хә­лим­нең кайт­кан­лы­гы ту­рын­да­гы хә­бәр кө­не-сә­га­те бе­лән мәк­тәп­тә бил­ге­ле бул­ды. Юл­дан соң ял итәр дә ки­леп ке­рер, укы­ту­чы­ла­рын, уку­чы­лар­ны нур­га кү­мәр дип көт­те­ләр. Әм­ма күр­ше­дә ге­нә бул­ган ике кат­лы ак кир­печ мәк­тә­бен егет са­гын­ма­ган иде бул­са ки­рәк.

Икен­че көн­не дә Хә­лим­нең укы­ту­чы­ла­ры­на сә­лам би­рер­гә кер­мә­я­чә­ге ир­тән­нән бил­ге­ле бул­ды. Аның те­гер­мән­гә ак он тарт­ты­рыр­га йөк бе­лән ки­теп бар­ган­лы­гын уку­чы­лар дә­рес­кә кил­гән­дә кү­реп кал­ган­нар. Эше кө­не бу­е­на су­зы­ла­чак. Мо­ны Га­ли­мә дә бе­лә. Әти­се Са­ла­ват абый, әгәр дә те­гер­мән­гә он тарт­ты­рыр­га кит­сә, кич­кә ка­дәр юга­ла. Ка­раң­гы төш­кәч ке­нә ту­ңып-өшеп, бе­раз кыз­ма­ча кай­тып ке­рә. Ан­да чи­рат, ан­да эш күп икән.

Хә­лим бе­лән дә нәкъ шу­лай ди­яр­лек бул­ды. Аның ха­кын­да, хәт­та ки­чен клуб­та кү­рен­мә­вен­нән дә чы­гып, төр­ле сүз­ләр йө­ри баш­ла­ды. Бе­рәү­ләр егет­нең эре­лә­нү­е­нә хәй­ран ит­сә­ләр, икен­че­лә­ре, ки­ре­сен­чә, мес­кен­лә­неп, ябы­гып ка­лу­ын тел­гә алып сөй­лә­де­ләр. Ке­ше­ләр алар шун­дый ин­де. Һәр­кай­сы­ның үз кү­зе, үз уй-фи­ке­ре, үз та­би­га­те. Баш­ка­ча бу­ла ал­мый­лар: дөнь­я­ны үз­лә­рен­чә кү­рә­ләр, үз­лә­рен­чә бә­я­ли­ләр, үз­лә­ре­нең буй­ла­ры­на нис­бәт­тә үл­чәп ки­сә­ләр һәм те­геп ку­я­лар. Хә­лим алар өчен бу яшә­еш­нең бер кү­ре­не­ше ге­нә, ягъ­ни за­ма­на йө­зе ту­кы­ма­сы­на тө­ше­рел­гән ял­гыз чә­чәк ке­нә. Үз бу­е­ңа үл­чәп кис­кән­дә кай­чың аны ур­та­лай ярып уза икән, ди­мәк шу­лай ки­леп чык­кан, баш­ка­ча бу­ла ал­ма­ган. Син кай­чың­ны юри кый­гай­тып, мах­сус ту­рап уз­ма­дың. Үл­чәм та­лә­бен­чә эш ит­тең. Ба­ры шул гы­на.

Ул­ла­рын йорт ара­сын­да эш бе­лән кү­мү өчен көт­кән­нәр бул­са ки­рәк, Бә­кер ага бе­лән Нә­гый­мә апа Хә­лим­нең ты­рыш­лык­ла­ры­на ку­а­нып бе­тә ал­ма­ды­лар. Бү­ген­нән ир­тә­гә­гә кал­ды­ры­лып кил­гән күп­ме га­мәл, күп­ме нәр­сә бар иде. Эш өс­те­нә эш җы­ел­ган, өел­гән. Һәм ме­нә Хә­лим шул авыр йөк­не бу­ша­та баш­ла­ды. Өчен­че кө­нен­дә аны са­лам алып кай­тар­ту хәс­тә­ре бе­лән җи­бәр­де­ләр.

Мәк­тәп ко­ри­до­рын­да укы­ту­чы апа­ла­ры­ның сөй­лә­шеп то­ру­ла­ры­на оч­рап, Га­ли­мә ирек­сез­дән алар­ның се­ре­нә тө­шен­де.

— Хә­лим бер дә мәк­тә­бен са­гын­ма­ган,— ди­де рус те­лен укы­ту­чы.

— Әйе,— ди­де­ләр аңа.

— Ях­шы укы­ган ба­ла­лар шун­дый ин­де алар, ни­чә тап­кыр сы­на­га­ным бул­ды,— ди­де өл­кән яшь­тә­ге, дә­рес­лә­рен­дә Хә­лим­не мак­тап бер­ни­чә тап­кыр ис­кә ал­ган та­тар те­ле мө­гал­ли­мә­се.

— Алар­га сал­ган кү­ңел, алар­га куй­ган ты­рыш­лык,— ди­де өчен­че­се.

Ара­да ба­ры тик яшь укы­ту­чы кыз гы­на сүз­сез иде. Ул мө­га­ен да Хә­лим­не бел­ми, ише­тү­лә­рен­нән һәм мәк­тәп аль­бом­на­рын­да сак­ла­ну­чы фо­то­лар­дан ал­ган мәгъ­лү­ма­ты бу­ен­ча кү­зал­лап бул­са ки­рәк:

— Абый­сы­на ох­ша­ган,— ди­я­рәк, баш­ка­лар­ның сүз­лә­ре­нә ку­әт бир­гән­дәй әй­теп ал­ды. Әм­ма аңа игъ­ти­бар итү­че та­был­ма­ды. Та­гын да баш­ка сту­дент­лар ту­рын­да ис­тә­лек­лә­рен яңар­тып, ка­бат Хә­лим­гә әй­лә­неп кайт­ты­лар.

— Әни­се зар­ла­на тор­ган иде тө­не буе ки­тап укып чы­га, әти­се бер дә бу га­мә­лен ярат­мый дип...






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных