ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 6 страницаҖыелыштагылар уйларын күңел кыллары буйлап үчекләнеп йөртеп утыра-утыра арыганнар иде инде. Һәммәсен уртак фикергә китереп җиткереп, рәис үз хөкемен җиткерер өчен бу юлы өстәл артыннан чыгып, карчыга ничек карашын күгәрченгә төбәсә, нәкъ шулай Хәлимгә текәлеп, куәтле рухының басымы астында шыңгырдап чыккан сүзләрен башлап китте. Бик яхшы билгеләргә генә укуы да, тәртибе һәм үз-үзен тотышындагы пөхтәлеге дә, моңа кадәр бер генә тапкыр да начар хисапта йөрмәгәнлеге дә — анысы да, монысы да исәпкә алынмады. Киресенчә, Хәлим аның телендә бик астыртын, усал ниятләр уйлап йөри торган, иптәшләреннән көнләшүче кеше буларак бөтенләй күренмәгән яктан ачылды. Егет сүзнең кем хакында барганлыгын аңламагандай тыңлап утырды. Хәер, ул шушы бәла базына егылып төшкән һәм шунда аңсыз калган иде. Группадашлары да аны якларга һәм сакларга алынмадылар. Аларның кем икәнлекләре, ниндилекләре дөнья йөзенә якты көндәгедәй ачылды. Хәлим аларга карап-карап куйды. Җыелыш рәисенең сүзләре белән һәммәсенең дә риза булулары йөзләренә чыкканлыгын ул төшенми кала алмады. Моннан соң да аларга яхшы мөнәсәбәт тота алуына шикләнеп борчылырга тиешле иде югыйсә. Әмма Хәлим, рухы ныклы кеше буларак, сезне куркытканнардыр, сез, үз теләгегезне узып, ирексез рәвештә шушы кадәр кабахәт булырга мәҗбүрсездер дигәндәй, аларга кызганулы күз карашының җылысын тонык кына сирпүдән узмады. Аның карап куюы берсенә дә тәэсир ясамады. — Без үз ягыбыздан, тәртипсезлеген һәм кеше кыйнап, аны үтерер дәрәҗәгә китерүен күрсәтеп, Хәлим Җәлиловны укудан кудырту турында эшне ректорат каршында күтәрәчәкбез,— диде җыелыш рәислеген бер генә ычкындырмый үз кулында тоткан “Тәрбия директоры”, тавышында урнашып җиткән вәкарьлектән тәмам тантана итеп һәм башын күккә таба югарыдан чөеп. Аның ыспай гәүдәсе тагын да озынаеп, тар күкрәге тулысынча киңәеп китте. Бары тик майлы йөзе һәм йөремсәр күзләре генә, ни барысы утыз биш яшенә генә карамастан инде өч кызга өйләнеп, алардан да аерылып, инде дүртенчесенме-бишенчесенме студенткалар арасыннан эзләнеп аптыравы хакында сөйли иделәр. Хәер, моны аңлар өчен күп кирәкми, аның хакында университетта эшләүче һәр яше-карты яхшы белә, гайбәтне мулдан йөртәләр. Хәлим сер бирмәде. Әмма рәиснең соңгы сүзләре группадашларына авыр тәэсир итте. Югалтуның никадәр үзләре өчен кулай булачагын да уйлап тормастан, алар аһ ордылар. — Ә сез нәрсә теләгән идегез? Ни өметләндегез? Уйладыгыз? Мондый гамәлләре өчен гафу ителер дипме? Аң булырсыз! Мондый язмыш үзен тота белмәгән һәркемгә яный! Хәлим Җәлилов укудан куыла!— диде “Тәрбия директоры”, тагын да зураеп һәм мәгърурланып китеп. Шунда аудиториянең ишеге ачылды, аннан шакмаклы сарылы-яшелле костюмнан кызылча йөзле, кара чәчле, тәбәнәк буйлы ханым килеп керде. Төс-кыяфәтендә бер генә дә тәмамланган һәм камиллек дәрәҗәсенә җиткерелгән сызыклары-чалымнары булмаган мондый кешеләр яки тирес арасына төшәргә мәҗбүр ителгән энҗе бөртекләре, яисә никадәр тырышып та, гомер буе кеше йөген тартырга мәҗбүр ителгән вак җаннар булалар. Әгәр дә кемлек бизмәнендә югарыга менә алсалар, ваклыкларына таянып хөкем йөртеп, интригалар корып, кешеләрне җәфа чиктерәчәкләр. Ни хикмәт, ханым үзенең хуҗасына бик тә тартым иде. Ул аның кулына “депеша” китереп тоттырды. Рәис язуны тизлек белән укып чыкты. Нидер әйтмәкче булып кулын күтәреп, асылып төшкән авызын ачты, әмма шунда ук беренче тәэсирләреннән котылып, аңына килде, кулындагы теге кәгазьне кабат укыды һәм, баскан җирендә тора алмыйча, аудиториядән ашыгычлык белән чыгып китте. Теге ханым исә, дәвам итегез дигәндәй ишарә ясап өлгереп, аның артыннан ашыкты. Аларның бу вакыттагы кыяфәт-сурәтләре алдан кукраеп баручы йолкыш әтәчкә артыннан ияреп килүче купшы вак тавыкны хәтерләтә иде. Дөньяның авызлыклы йөгәне шушындыйлар кулында булгач, болардан авыз ерып калырдай кеше табылмады. Хәлим соңгы сәгатен такта янында басып торуыннан тәмам арып беткән, инде университеттан куылуына, бәхетсез ачы язмышы белән ризалашкан, котчыккысыз киләчәге каршында тәмам югалып калган хәлендә иде. Ходай тәгалә тере җанлы, камил холыклы, яхшы фигыльле, чиста акыллы, күркәм әдәпле, һәртөрле хорафи карашлардан азат булган затларны дөнья йөзенә бирә торды, әмма кешеләр үзләренең ясалма табигатьләре, чикле карашлары, үле җаннары, мескен уйдырма томаналыклары белән аларны юк итә бардылар. Хәлимгә карата чыгарылган хөкем шуның бер мисалы иде.
XII Кеше күңеле юктан да боегучан. Йомшак март ае Галимәне быел сагышлы итте. Хәлим абыйсыннан ул инде ике хат алган, икесенә дә әлегә җавап язарга өлгермәгән. Имтиханнарга хәзерләнү көннәрендә дикъкатен ул алган белемнәрен ныгытуга гына сарыф иткәндә дә ярар иде, юк шул, әллә нәрсә генә була да куя. Әле кичә әнисе Камилә ханым: — Кызым, синең артыңнан күрше авыл Бәкер абыеңның чибәр улы озата килгән икән,— дип, күзләрен тутырып карап әйтте дә куйды. Йомшак бәдәнле чәчәкне кисәк искән җил ничек екса, Галимә дә шулай аһ итте. Коелды да төште. Ничә көннәр Хәлим абыйсының җылыдан-җылы, татлыдан-татлы, иртәнге чык иседәй саф иреннәренең тәмен йөрәгендә саклап яшәгән иде. Әнисенең шушы бер соравы кызны мәхәббәт сихереннән бу дөньяның шаулы агымына кайтарды да куйды. Галимә үзендә җавап бирә алырлык көч тапмады. Аның саен әнисе Камилә апа тынычсызлана барды, гүя баланы эссе табага бастырып тотарга әзер иде. — Тыкрык очы Хәмдия әби сөйләп тора кибеттә,— диде ул, кискенләшә барып,— мунчадан кайтып килеше икән. Нишләп йөридер инде елга ярынача кыш көне төшеп? Үбешеп торалар иде дип сөйләгән була. Адәм ояты. Кеше алдында шулай азынып йөрмәсәң! Сүзенең болайга борылуы, җитмәсә ярсып чукып алуы Галимәнең йөрәгенә саксыз атылган авыр таш кебек китереп бәрде. Ул бары тик: — Әни-и!— дип ачынып, аһ итеп җибәрде һәм, укып утырган җирендә, йөзләрен учлары белән каплап, өстәлгә авып, өзелеп елый башлады. — Кеше күзенә күренерлегең дә калмаган!— дип, әнисе Камилә ханым, утка тагын да ялкын өстәгәндәй, күңелендәге учакны сүз төрткесе белән болгата бирде.— Адәм ояты. Бер озатып килгән егетнең муенына барып асылын инде. Булмаганны! Тәрбиясез! Камилә ханым бу вакытта ачылмалы олы көзге каршында иде. Өстендәге купшы күлмәгенең әле җилкәләрен тартып төзәтенде, әле баш түбәсендәге купшы чәчләрен кабарткалады, муенындагы эре кызыл муенсасын йөзенә килешле итеп боргалады. Аның чибәрлеген көзгенең якты йөзе бермә-бер ямьләргә теләгәндәй елмая төсле иде. Мөгаен шушы җитә калгандыр, Камилә ханымның кәефе үзгәреп, йөзенә иркәле алсулык йөгерде. Шунда ук кызы Галимәне елатуын, шушының белән миһербансызлык кылуын уйлап өлгергәндер: баласының янына килеп, аның чәченнән сыйпады. — Кызым,— диде,— мин бит тәрбия өчен, үзеңне дә, акылыңны да югалтмавың өчен генә әйттем. Син яшь бит әле, егетләрнең нинди хәйләләргә, усаллыкларга маһир булуларын белеп тә бетермисең! Камилә ханымның сүзләре шундый да ягымлы, шундый да рәхәт тәэсирле әйтелделәр ки, хәтта шушы вакытта караңгы аралыкта тыңланып утырган йөз яшьлек җен карты шүрлегеннән эреп егылып төшкәндер — шалтырап чиләк ауды, мыраулап соры мачылары шул яктан йөгереп чыкты да карават астына качты. Галимә, учларыннан йөзен күтәреп, мәгънәсез йөз белән әнисенә карады. Әмма кызга әле һаман да оят иде булырга кирәк, сыенырга теләгәндәй: — Әнием!— дип аһ орып, Камилә ханыма таба күтәрелеп, муенына сарылып, аркасыннан сыйпады. Болай кочакланышып торулары гомерләрендә беренче тапкыр иде. Камилә ханым, хәтере яхшы кеше буларак, моны искәрергә тиеш шул. Йөзенә сәерсенү, бу иркәлектән хәтта кыенсыну тойганлыгына бәйле аптырау билгеләре кабат чыкты, кыяфәт чалымнарын үзгәрттерде. Ул нәрсә эшләргә белмәгәннән генәдер: — И кызым... И кызым!..— дип пышылдады. Аның саен Галимә ныграк сыенды, әнисе кысыбрак кочты. Ананың бәгырендәге авыр кургашын мондый якын күрүдән, мәхәббәттән эрергә тиеш иде. Ишектән кереп килүче авыр һәм ныклы адымнар, кайнарлык белән әйтелгән: — Мин кайттым, Камилә! Чәең әзерме?— дигән тавышлы сүзләр ана белән баланың котын алдылар. Карават астына поскан мачы, аргы якта ишек ачылуга сөенеп, атылган уктай чыгып чапты. Хуҗаның аяк астына туры килепме, койрыгына басканнармыни, чинап алды. Салават абый да: — Җен токымы! Нишләвең бу?— дип, аны кычкырып озатып калды.— Бәреп егасың бит! Шунда Камилә ханым: — Кызым, ярар, җибәр, мин чыгыйм әтиең ягына... Кайтты... Чәен яңартыйм!— дип пышылдап, беләгеннән йомшак кына тотып, Галимәне урындыгына, укып утырган өстәле янына кире китерде дә: — Атасы, кайттыңмы?— дип, борчылып һәм ашыгып, аргы якка чыга барды.
XIII Хәлим Казан урамнарыннан онытылып атлый бирде. Ничә көннәр ул ашыгып-кабаланып әле эшенә, әле укуына шушы юллар буйлап чапты, йөгерде. Аны берни дә ул кадәр, элеккечә ашкындыра алмаячак кебек тоела иде хәзер. Яшәү һәм тормышның мәгънәсе эреп бетеп барган кар кебек гүяки югалуга, бетүгә юл алган. Университеттан куылуы хәл ителгән. “Макси” белән “Клинский” үзләренең һәркемнән өстен булырга хаклары барлыгын дәлилләгән, аларга дөньялык, ни генә кылсалар да, хәтта “яман шеш” кебек үзләрен тойсалар да, даими ак җәймә җәеп торачагын ул аңларга, күңеле кабул итмәсә дә хакыйкать белән килешергә мәҗбүр. Дөреслек бәрабәренә дип көрәшеп йөри алмаячак. Кешеләр үзләрен гадел тота башламый торып, тормыш бервакытта да яхшыга таба борылмаячак. Хәтта әллә нинди иҗтимагый аударыш-революцияләр ясасыннар, үзгәртү-реформалар уздырсыннар, әхлак-әдәп дигән төшенчәләрне җәмгыятьтә беренчел итеп куймый торып, бернинди дөреслек хакында сүз йөртү мөмкин түгел. Хәлим үзе каршында таш диварның калкып чыгуын, аңа башны бәреп кенә нәрсәгәдер ирешү мөмкин түгел икәнлеген аңлап та, йөрәге шашынудан гаҗиз. “Клинский” дигәннәренең бертуган абыйсы Татарстан Дәүләт советының депутаты булуын белә иде бит ул. Әмма Җир йөзендә гаделлек барлыгына ышанды. Аз булса да шул “чукмар башны” акылга утырткан икән, Хәлимне моның өчен мактаучы, яклап сүз әйтүче кеше табылмау гаделсезлек, хәтта намуссызлык сыман иде. Үзенең беркемгә дә кирәк булмавын уйлап, егет хәсрәткә бирелсә дә, башкача мөнәсәбәт өмет итәргә хакы юклыгын да аңларлык дәрәҗәдә калды. Һәркем кояш яктысы астында урын алып калырга тырыша, кешене яклап, шуның белән харап хәлгә калсынмыни? Андый акылсызлыкны бары тик Хәлим генә кыла ала. Вөҗданын атлап үтү аңа бирелмәгән, намусы тота да өскә бәреп чыга. Гаделсезлекне күреп тору кебек авырлык башка аңа һичнинди бәла юктыр, була алмыйдыр сыман тоела. Икенче курста укыган вакыты иде. Курсташларыннан ялкау, укуны һәм белемне сөймәс, әмма ниндидер могҗиза ярдәме белән университетка керә алган ничәмә студентны белә. Алар яки җырчы, яки биюче, яки спортта кемдер. КВН һәм башка төрле уеннарда йөриләр. Төрле призлы урыннар да яулап алгалыйлар. Факультетның, уку йортының чын йөзе итеп деканаттан аларны күрсәтәләр. Студентлар җыелышында Хәлим сүз алып, фәнни нигезләргә, гыйлем эстәүгә дә җитәкчелек ягыннан игътибар булса иде дигән рәвештә үзе теләп чыгыш ясаган иде. Беренче булып деканат әһеле дау куптарды. Нинди укыту булмасын, безнең факультет фәндә иң алдынгы күрсәткечләргә ирешә, бездә данлыклы профессура һәм доцентлар составы укыта дип, республика һәм ил күләмендә алган “ГРАНТ”ларны берәмләп диярлек санап чыгып, Хәлимне тәмам бетереп, сүзләрен юкка чыгарып ташладылар. Егет башка мәсьәлә хакында әйткән иде югыйсә. Әмма аның сүзләрен бүтәнчә аңлап, көтелмәгән юнәлешкә кертеп җибәрделәр. Деканатның башбаштаклыгы хакында Хәлим белә иде. Бу юлы ничек исеннән чыгарган? Акылга утырттылар үзен. Зачет һәм имтиханнарда аңа шуннан соң бермә-бер авырлашты, хәтта факультет газетасына карт профессорның урындыгына, астыртын рәвештә арттан килеп, дәү генә гаҗәеп очлы кнопка куючы “шакал студент” итеп мыскыллап сурәтләп чыгардылар. Хәзерге электрон-техник мөмкинлекләр әллә ниләр майтарырга ирек бирә шул. Рәсем астына бик тә зирәк итеп: “Тыныч яшәүчеләр арасында буза куптаручы” дип, аның исемен, фамилиясен дә язып куйганнар иде. Бу вакытта бөтен университетка диярлек фаш ителде, ул рәсемле газетаны төрле факультетларга студентларга сабак өчен таратканнар булып чыкты. Хәлим шушы оятлы йөзе белән яшәде һәм гаделлек юклыгын һаман исеннән чыгара алмый интекте. Инде менә Галимәгә мәхәббәте аркасында күңеле яңарып китеп, үткәннәр онытылды дигәндә генә башка хәл килеп чыкты. Монысы инде аның университеттан куылуы белән тәмамланды. Хәлим алга таба нәрсәләр булачагын, яшәвенең мәгънәсен югалта баруына бәйле, хәзер күз алдына да китерә алмый. Аңа котчыккысыз авыр. Ул үзен почмакка кысрыкланган бүре кебек хис итте. Йөрәге тынычлана алмады. Бу вакыйганың караңгылык сөреме белән уратылган гаделсезлек икәнлеген белеп, җитмәсә моңа каршы берни эшли алмавын, нидер башкарырга көче җитмәвен төшенүдән аның драматик хәле тагын да тирәнәйде. Ул хәзер тоткынлыкка төшкән бүре кебек уңлы-суллы сикеренә, ашкына, әмма моның белән үз бичаралыгын тагын да арттыра бара. Аңлый: аңа тынычланырга, хөкемне кабул итәргә, лаеклы күтәрә белергә кирәк. Тәрбиясе тәэсирендә үстерелгән акылы да моны тәкрарлый, тик күңеле шашына. Тынычлана алмыйча җаны газиз. Аның әле шыңшып елыйсы килә, әле йөзтүбән капланасы, тешләшәсе. Әмма ни алай, ни болай итә алмый. Әгәр дә акылы куәтле булса, йөрәк хисләрен басар иде дә, тынычланып, тәкъдире кушканга буйсыныр иде. Юк, кешенең күңеленә ихтыяры тынычлык бирә димени? Ул аны кайнарлатырга, тәкъдир белән бәрелешкә кертергә тели. Хәлил эш урынына килеп утырса да, ни-нәрсәгә тотынырга, кайдан башлап китәргә белми аптырады. Хуҗалары таләпчән икәнлеген белә. Һәр студент кебек ул да көненең бер өлешен лекцияләрдә, икенчесен акча өчен эштә уздыра, диләр. Авиация институтында доцент икәнлеге яхшы мәгълүм. Хәлимнәрнең фирмалары зур түгел. Эше дә әллә ни авырга килми сыман. Ул моңа кадәр һәртөрле информацияләрне сайтларга кертү, аларны редакцияләү, кирәксә — яңадан язу белән мәшгуль иде. Аңа һәркөнне диярлек папка тулы материаллар әзерләп куялар. Ул үзе дә, башка интернет сайтларына кереп, төрле мәгълүматлар туплау белән мәшгуль булгалый. Радио берләшмәләре белән элемтәдә тора, аларга тапшырулар әзерләп җибәрә. Аның “Йолдызнамә фаразларын” яраталар. Фалларны ул йолдызлар йөрешенә нисбәтләп тормый, акча курсы, илнең сәясәте, товар әйләнеше мәсьәләләре белән баш катырып утырганында китереп чыгара. Хәер, язган һәртөрле материаллары сатып алучыларын кызыктыра. Конкрет тарихи вазгыять кысаларында абстракцияле фикерли белү осталыгы аңа моңа кадәр ярдәм итеп килде. Ул хәтта “Дөнья бетәчәге” хакында фаразлар эшләп, тагын да биш миллиард ел кешелекнең бернинди катастрофаларсыз үсәчәген язып чыкты. Моны болай гына, шаяртып эшләгән иде, соры журналист халкы эләктереп тә алдылар, күпертеп тә җибәрделәр. Ул шулай академик “Джалийл”га әверелде, исеме дә “Һэлм” булып китте. Барысы да аңа сылтама ясадылар, аннан Тибетта сер гыйлемнәрен утыз ел үзләштереп яткан чит ил галиме ясадылар. Инде Хәлим үзе дә, ул мәкаләләрне укып, чыннан шулайдыр дигән фикергә килде. Ә бүген кулыннан каләме “төште”. Әмма барыбер аңа эш рәвешен күрсәтергә, офистагыларга вакыты юклыгын сиздерергә, фирманың җитди эшләре белән мәшгуль булуын күрсәтер өчен генә дә компьютер мониторына күзләре һәм күңеле белән башаяк кереп чумарга кирәк иде. Бигрәк тә имтихан сессиясендә элекләрне ул шулай иткәләде. Тәҗрибәсе бар. Эш кыяфәтен чыгарасың да экзаменнарына әзерләнү белән шөгыльләнәсең. Офистагылар моны сизмиләр, фирма эше кырыкка ярылса да Хәлим белә: Казанга ул уку өчен, белем алу нияте белән килде, университетка укырга шуның өчен керде. Аның төп максаты да шушы һәм аннан аны беркемнең дә аерырга хакы юк. Егет тәмам “бишле”гә укып барды. Ә менә бүген кеше хакы белән исәпләшмәүчеләр үзләренең барлыгын күрсәттеләр. Ни йөзе белән аны ул “Тәрбия директоры” дигән кемсәнең хурларга, укуыннан аерырга хакы бар? Шул адәмне күңеленә алу, хәтеренә төшерү генә дә Хәлим Җәлиловның ачуын тәмам кузгатты. Үз эчендә бер кайнарланып, тузынып, кайнап, аннары тулысынча суынып, кабат кабынып китеп, зиһенен җыя алмыйча хәйран аптырап утырган вакыты иде, фирманың хуҗасы Гали Даутовичның аны үз кабинетына чакыртуын әйттеләр. “Куян йөрәклеләр дә арыслан булмакчылар!”— дип бәхәсләште аның акылы, әле яңа кичергән вакыйгалардан алынган хисләрен тыя алмыйча. Аңа шунда, әгәр дә ахмакларга, шул куян йөрәклеләрнең үзләренә үзләрен арыслан итеп тоярга юл бирсәң, кызык хәлләр килеп чыгачагын күзәтеп торасы килү хыялы кереп оялады. Авызы ерылып китте. Хәлимнең феноменаль кеше булуы әлегә үзенә дә билгесез иде. Кереп оялаган хыялы аның күңелен юшкыннан чистарта башлады. Фирма директоры Гали Даутович каршына килеп басканында ул хәсрәтләреннән арынырга өлгергән һәм эш белән генә мәшгуль булырга өйрәнгән тугыры хезмәткәр иде инде. — Бу фотодагылар турында нәрсәләр әйтә аласыз? Хәлимгә Гали Даутович өстәлдән бер сурәт алып бирде. Анда солдат киемендә берничә егет сынлыларның атлап барулары, койма буендарак бер калын гына, татарча яулыклы, камзуллы, йон оекбаш һәм кәлүшле әбинең каз куа торган озын гына таякка таянып торуы төшереп алынган иде. — Кайсысы турында?— дип сорады сорауга каршы әйтеп Хәлим, әлегә берни фикергә дә килмичә. — Ничек инде кайсысы турында?— дип аптырады Гали Даутович, өстәл артыннан чыгып, фотосурәтне егет кулында килеш кабат карап.— Әллә берәрсе таныш кешегезме? — Юк!— Хәлим, таныш түгелме чыннан да дип, тагын сурәттәгеләргә күз йөртеп чыкты.— Юк! Әби кеше турында сорасагыз, бик алай яхшы чыкмаган. “Фото-шоп” программасы белән бәлки төзәтеп булыр... Каз бәбкәләрен саклар вакыт түгел. Кар эреп кенә килә. Юкарак киенгәннәр. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|