Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Яки Хикмђт­нећ дљнь­я­да бетђ­се юк 10 страница




— Эше­без­нең эзе­нә тө­шеп ма­та­ша­лар, кү­реп тор­ды­гыз тү­гел­ме?

— Әгәр дә яңа­лык­лар хө­кү­мәт та­ра­фын­нан, власть ягын­нан оеш­ты­рыл­ган шун­дый ук “б­леф” кы­на бул­са?

Алар ике­се дә со­рау­лы ка­раш­ла­рын бер-бер­се­нә тө­бә­де­ләр. Кем­нәр өчен­дер ки­ре­лек хи­сен кал­дыр­ган Хә­лим­нең фи­кер­ләү ма­не­ра­сы “шеф­”ы Га­ли Дау­то­вич­ның кү­ңе­ле­нә хуш ки­лә тор­ган иде. Бу хәл яз­мыш­ның ир­кә­лә­вен­нән тү­гел, акыл эш­чән­ле­ге­нең аш­кын көч­ләр бе­лән алып ба­ры­лу­ын­нан егет­тә шу­лай — бо­ла­ры да аңа аң­ла­шы­ла. Ә ме­нә ни өчен власть­лар ил хал­кын ба­ры тик үз­лә­ре­нә ки­рәк­ле һәм ку­лай ин­фор­ма­ци­я­ләр бе­лән “тук­лан­ды­рып” то­ра­лар — ме­нә мо­ны­сы бе­лән ки­ле­шеп бул­мый, алай га­дел тү­гел­дер сы­ман!

 

XVIII

“Мо­ны Га­ли Дау­то­вич үзе оеш­тыр­ган! Ме­нә акыл­лы баш! Ни­чек ос­та ки­те­реп чы­гар­ган!”— дип Хә­лим, урам ча­тын­да уй­ла­нып, офис­ла­рын бер­ни­чә ми­ли­ция ке­ше­се ура­тып алып, нин­ди­дер ка­ра плащ­лы, ак яка­лы эре-эре егет­ләр­нең компь­ю­тер­лар чы­га­рып, җи­ңел ма­ши­на­лар­га тап­шы­ра-ил­тә мәш ки­лү­лә­ре­нә кү­зе­нең чи­тен ге­нә таш­лап ка­рап тор­ды. Янын­да гы­на Аль­берт бе­лән На­ди­я­нең кө­ле­шеп сөй­лә­шү­лә­рен ишет­те:

— Туң­дыр­ма ди­сең ин­де “мо­ро­же­но­е”­ны? Биг­рәк кы­зык ин­де!— ди­де На­дия, чә­рел­дек та­вы­шын нин­ди­дер эч­ке бер ямь бе­лән ма­тур­лап. Бу аның сөй­лә­шү ма­не­ра­сы иде.

— “Ө­ше­тәм” дип бул­мый бит ин­де! “Туң­дыр­мам”!— Аль­берт та көл­де, алар­ның аваз­лар ярә­шү­ен­дә гы­на бул­са да пар ки­лә ба­ру­ла­ры тың­лап ко­лак сал­ган Хә­лим­гә кы­зык­лы то­ел­ды.

— Егет­ләр!

Эн­дәш­кән Хә­лим­не алар та­нып алыр­га өл­гер­де­ләр. Бер-бер­се­нә якы­най­ды­лар.

— Ан­да ни бул­ды?— Хә­лим­нең со­ра­вын ише­тү­гә, алар да иша­рә ител­гән як­ка ка­ра­ды­лар. Шун­да ук йөз­лә­ре­нә ап­ты­раш бил­ге­лә­ре чык­ты. Ин­де су­ык­лар ки­тү бе­лән эри баш­ла­ган ап­рель ае­ның ка­ры өе­леп тор­ган урын­на­рын­да кә­рәз­лә­неп ка­ра­лыр­га өл­гер­гән, сар­гылт кам­зул­лы ми­ли­ция егет­лә­ре­нең хәт­та йөз­лә­ре дә шу­шы ачык һа­ва­да ачык кү­ре­нә­дер төс­ле иде. Офис­ка тен­тү бе­лән ке­рү­лә­ре, ан­да­гы хез­мәт­кәр­ләр­не һәм Га­ли Дау­то­вич­ны эш­тән кил­гән­нә­рен­дә кул­га алу­ла­ры һәр­кай­сы­ның күз ал­дын­да су­рәт­кә әве­рел­де бу­лыр­га ки­рәк, төс­лә­ре кит­те. Үза­ра ка­ра­шып та куй­ды­лар:

— Тот­кан­нар!— дип әй­теп са­лыр­га өл­гер­де Аль­берт. Аң­ла­шы­ла, фе­де­раль көч хез­мәт­кәр­лә­ре алар­ның кай­да­лы­гын бе­леп ал­ган­нар! Бер­нин­ди сак­лык ча­ра­ла­ры да фай­да бир­мә­гән!

Үза­ра ка­ра­шып ку­ю­ла­ры, ин­де нәр­сә эш­ләр­гә ди­гән шик һәм бор­чы­лу ту­лы иде алар­ның йөз­лә­ре. Про­ект ху­җа­сы бу­лу Хә­лим­не соң­гы ва­кыт­та үс­те­реп җи­бәр­гән­лек­тән, яшь­ле­ге­нә дә ка­ра­мас­тан, җа­вап­лы­лык­ны үз өс­те­нә ал­ган­дай, ип­тәш­лә­рен ул урам­ның икен­че ягы­на та­ба ат­лар­га ча­кыр­ды:

— Сөй­лә­шеп алыр­быз! Әй­дә­гез! Мон­да без­не кү­реп то­ра­лар!— ди­де ул.

Әм­ма На­дия, җил­кә­се­нә ас­кан ка­ра күн ха­тын-кыз сум­ка­сын­нан фо­то­ап­па­рат чы­га­рып:

— Әй­дә­гез, сез те­ге­ләй ат­ла­гыз! Мин сез­не тө­шер­гән бу­лып, алар­ны кадр­га алам! Ко­чак­лаш­кан бу­лы­гыз! Ике “за­ка­дыч­ный” дус ке­бек кы­ла­ны­гыз!— ди­де.

Егет­ләр­гә ар­ты­гын аң­ла­тып то­ру ки­рәк тү­гел иде. Кыз­ның сце­на­ри­е­се бу­ен­ча уен баш­лан­ды. Алар эш бе­лән мәш ки­лү­че ор­ган­нар янын­нан, хәт­та кор­дон тас­ма­сын да өзә язып, кы­ла­нып фо­то­га тө­шә-тө­шә уз­ды­лар. Алар­ны та­нып тук­та­ту­чы да бул­ма­ды. Ба­ры бер яшь ми­ли­ци­о­нер егет ке­нә:

— Ос­то­рож­но! Ос­то­рож­но!— дип, кор­дон тас­ма­сы­ның өзе­лү­ен­нән кур­кып, алар­ны сак­лык­ка ча­кыр­ды. Ә бо­лар­ның ис­лә­ре дә кит­мә­де, күр­мә­де­ләр дә, сиз­мә­де­ләр дә, имеш.

Поч­мак­ка бо­рыл­гач кы­на кө­лү­дән, си­ке­ре­нү­дән ты­нып кал­ды­лар да, На­ди­я­нең ку­лын­да­гы фо­то­ап­па­рат дисп­ле­е­на кап­лан­ды­лар. Су­рәт­ләр­нең вак­лы­гы ачык кы­на һич­нәр­сә­не һәм һич­кем­не та­ныр­га бир­ми иде. Тик На­дия ге­нә:

— Бу бит без­нең офис­ны тү­гел, күр­ше­ләр­не ка­ма­ган­нар!— дип ку­а­нып кыч­кы­рып җи­бәр­де.— Ме­нә, ка­ра­гыз, мо­ны­сы — без­гә ке­рә тор­ган ишек, ә бу­сы — алар­ны­кы!

Хә­лим­нең бо­рын тө­бе­нә ки­те­рел­гән фо­то­ап­па­рат дисп­ле­ен­нан, дикъ­кать ите­леп ка­ра­ган­да, мо­ны ачык кү­рер­гә бу­ла иде.

— Әнә ка­ра­гыз, бер ми­ли­ци­о­нер алар­ның ише­ген­нән компь­ю­тер кү­тә­реп чы­гып ки­лә. Ә бу­сы бас­кыч­тан ме­неп ба­ра, кү­рә­сез­ме?.. Та­гын да бер фо­то­ны ат­ла­ты­гыз!.. Шу­лай!.. Әнә, ме­неп ба­ра... Бо­ры­лып ка­ра­ган ча­гын­да тө­ше­рел­гән. Аны­сы — без­нең “шеф”, Га­ли Дау­то­вич!

— Ка­я­гыз әле, кая? Ми­нем күз­ләр ях­шы­рак кү­рә­ләр, сез­нең ке­бек күз­лек­тән тү­гел­мен!— ди­гәч, их­ты­яр­сыз­дан фо­то­ап­па­рат Аль­берт­ның ку­лы­на күч­те. Хә­лим­нән бер­ни­чә яшь­кә өл­кән­рәк бул­са да, нә­зек йөз ча­лым­на­ры аны ма­лай­сы­тыб­рак күр­сә­тә иде­ләр. Бу ва­кыт­та ку­а­нуы аның бу сый­фа­ты­ның ка­мил­ле­ге­нә хол­кы-то­ты­шын­нан да дә­лил өс­тә­де.

На­ди­я­нең әйт­кән­нә­ре рас­лан­ды­лар. Яшь­ләр үз­лә­ре­нең ха­та­ла­ну­ла­рын аң­ла­са­лар да, эш урын­на­ры­на ку­рык­мый­ча ба­рып ке­рер­гә ашык­ма­ды­лар. Та­гын да бер кат ина­нып, тә­мам ыша­нып җит­кән­нән соң гы­на, бе­рәм­ләп-бе­рәм­ләп офис­ка ба­рыр­га сөй­ләш­те­ләр. Ал­дан Аль­берт кит­те. Аны тук­та­тып, кая ба­ру­ын кы­зык­сы­нып со­рау­чы бул­ма­ды. Бе­раз­дан ул әй­лә­неп тә чык­ты һәм, ку­рык­мый ке­рер­гә мөм­кин ди­гән иша­рә ясап, На­дия бе­лән Хә­лим­не ашык­тыр­ды. Алар өчен бу ва­кыт­та дөнь­я­лык яшь­нәп-да­выл­лап уз­ган яң­гыр­дан соң күк­ләр­нең ачы­лып, кү­ңел­ләр­нең хо­зур­ла­нып ки­түе ке­бек то­ел­ды.

Шу­шы ва­кый­га Га­ли Дау­то­вич­ның ко­тын алыр­га ти­еш иде. Күр­ше офис­ны тә­мам тар­ка­тып, җи­тәк­че­лә­рен суд тик­ше­рү­е­нә са­лым инс­пек­ци­я­се бир­гән­ле­ге тиз бе­лен­де. Алар “ак­ча юу” бе­лән шө­гыль­лән­гән­нәр икән. Ни­чек ке­нә хәй­лә­лә­мә­сен, ке­ше, гө­на­һы бул­са, ба­ры­бер хө­кү­мәт кап­кы­ны­на ки­леп ка­ба икән ул. Га­ли Дау­то­вич бу ва­кый­га­дан һич­шик­сез нә­ти­җә чы­га­рыр, мо­ның нәкъ ме­нә күк­ләр­дән ки­сә­тү икән­ле­ген тө­ше­нер өчен озак ва­кыт­лар баш ка­ты­ру бе­лән шө­гыль­лән­мәс­кә ти­еш иде. Шун­да ук эш­кә ке­реш­те. Лә­кин берь­ю­лы ике янә­шә офис­ка да бә­реп кер­мәү­лә­ре са­лым инс­пек­ци­я­се­нең сай­лап-сай­лап кы­на, “шах­мат тәр­ти­бен­дә” эш итүе, өр­ке­теп, “кой­рык­лар­ны кис­кә­ләп йө­рү­е” ха­кын­да сөй­ли иде. Га­ли Дау­то­вич мо­ны ях­шы тө­шен­де. Шун­лык­тан җа­вап ре­ак­ци­я­се аңар­дан һич­шик­сез кө­те­лә иде. Аңа бу ту­ры­да Хә­лим дә ис­кәрт­те.

— Га­ли Дау­то­вич,— ди­де ул,— Сез, са­лым җыю үзә­ге­нә ба­рып, был­тыр­гы ке­рем-чы­гым­на­ры­гыз бу­ен­ча та­гын бер кат тик­ше­рү­не со­рап, исәп-хи­сап кә­газь­лә­ре­гез­не кү­тә­реп ба­ры­гыз. Ыша­ныч­ла­рын арт­ты­рыр­сыз, сө­е­нер­ләр!

Ху­җа аның бу сүз­лә­рен әү­вә­ле ка­бул итәр­гә те­лә­мә­де, кү­ңе­ле уй­нак­лап куй­ган­дай бул­ды. Яшь ке­ше­нең ни­чек акыл­лы ки­ңәш би­рүе мөм­кин? Бул­ма­ган­ны! Сөй­лә­неп тә тор­ма­сын!

— Үр­тәп йө­рү ке­бек ки­леп чы­га­чак. Алар бе­лән бәй­лә­не­шер­гә яз­ма­сын!— дип, тың­лар­га да те­лә­мә­вен бел­дер­де Га­ли Дау­то­вич, әм­ма йө­зен­дә дул­кын­ла­ну ча­лым­на­ры ча­гыл­ды.

— Оч­ра­гы ул тү­гел. Без­нең про­ект­ның эч­тә­ле­ге сез­гә ях­шы мәгъ­лүм. Сез — җи­тәк­че! Про­ект­ны уңыш­лы тә­мам­лау өчен чит­тән, биг­рәк тә хө­кү­мәт ягын­нан ко­ма­чау­лык бул­ма­сын!

Хә­лим­нең про­ект­ны дә­вам ит­те­рер­гә ашы­гуы, мо­ның Га­ли Дау­то­вич кү­зал­ла­ган план­нар­га ту­ры кил­мә­ве ме­нә шун­да ачык бе­лен­де. “Шеф”:

— Сез­нең ке­бек “а­кыл­лы баш” шу­шы ва­кый­га­лар­дан уңай фай­да­ла­ну юлын сай­лар иде,— ди­де.— Тук­та­ту хә­ер­ле бу­лыр!

Сүз­лә­ре шак­тый кис­кен чык­ты­лар. Ул ху­җа шул, ул ни әйт­сә — шул бу­лыр­га ти­еш!

Әм­ма Хә­лим ике­лән­де. Дө­рес, хә­зер уни­вер­си­тет­та кал­ды­ры­луы, “ха­та­сын” га­фу итү­лә­рен, хәт­та “о­ны­ту­ла­рын” да бел­гәч, юга­ры­да­гы­лар­ның кү­ңе­лен кы­тык­лап, ха­лык­ны юк­ка өмет­лән­де­реп, нин­ди­дер ми­фик гас­кә­ри­ләр­нең су­гыш тәҗ­ри­бә­лә­ре туп­лау бе­лән мәш ки­лү­лә­ре ха­кын­да ял­ган мәгъ­лү­мат­лар әзер­ләп, мил­ли ар­ми­я­гә ди­гән бу­лып ак­ча җый­нау... Ки­рәк бит, ышан­ды­лар, хәт­та әнә хө­кү­мәт ор­ган­на­ры­ның ко­ты оч­кан. Ни­чә­мә ди­ви­зи­я­лә­рен кү­тәр­мә­гән­нәр­дер ди­сең­ме? Нин­ди­дер ми­фик ар­мия бе­лән су­гыш ач­кан­нар, җит­мә­сә әсир­ләр дә ал­ган­нар. Алар­дан жур­на­лист­лар ин­тервь­ю­лар эләк­те­рә, сөй­лә­тә...

Ике-өч ат­на эчен­дә кеч­ке­нә бер офис­та эш­ләп яту­чы ал­ты­мы-җи­де­ме, ярар ин­де, “ү­ле җан­на­ры” бе­лән бер дис­тә­ләп ке­ше ди­ик, юк кы­на бер әки­ят бе­лән дөнь­я­ны әй­лән­дер­де­ләр дә кап­ла­ды­лар. Дө­рес, хә­лим­нәр­нең үз­лә­рен юләр­гә исәп­ләп, ме­нә шу­шы эш­ләр­не,— күр­ше офис­ка ба­сып ке­рү, те­ле­ви­зор­дан су­гыш ва­кый­га­ла­рын би­рү, га­зе­та­лар­да Мил­ли ар­ми­я­нең ха­рап бу­луы ха­кын­да хә­бәр­ләр тап­шы­ру,— ба­ры­сын да мах­сус, күз­гә тө­тен җи­бә­рү өчен ге­нә оеш­ты­рыр­га мөм­кин­нәр. Әгәр шу­лай икән, ке­ше­лек ин­де вир­ту­аль, хы­я­лый чын­бар­лык­та яши баш­ла­ды ди­гән сүз тү­гел­ме бу?

Егет бо­лар­ны уй­лый, шу­лай ки­рәк, шу­шы ин­де ул тор­мыш ди­гән нәр­сә икән­ле­ге­нә тө­ше­нә, мо­ңа кар­шы бер­ни эш­ләр­гә те­лә­ми. Га­ли Дау­то­вич исә ях­шы чак­та, эш ти­рән­гә кит­кән­че тук­та­лыр­га ки­ңәш итә. Хә­лим­нең ри­за­лы­гын кө­тә. Ә аңа, “шеф” бу­ла­рак, әмер ге­нә итәр­гә, югый­сә. Егет аның ку­лын­да, хез­мә­тен үтәп йө­ге­рү­че са­ма­выр­чы ма­лай гы­на тү­гел­ме? Дөнь­я­да яшәү­нең төп ка­гый­дә­се — тү­бән­дә­ге­ләр­нең юга­ры­да­гы­лар­га буй­сы­ну­ын­нан, үз яз­мыш­ла­рын өс­тә­ге­ләр­гә тап­шы­ру­дан гый­ба­рәт. Ме­нә шул ин­де ул — яз­мыш. Ә их­ты­яр? Кы­зык икән, иң юга­ры­да уты­ру­чы­ның их­ты­я­ры — яз­мыш, хәт­та аның, ме­нә шул әл­лә кем­нең дә язы­лу­чы яз­мы­шы! Их­ты­яр­лы ке­ше­ләр­нең үз их­ты­яр­ла­ры үз яз­мыш­ла­ры­на әве­ре­лә ба­ра­мы икән? Нин­ди ка­рар кыл­са да, ул әү­вә­ле үз му­е­ны­на эл­мәк кия. Пат­ша ке­бек, тә­хет­кә ме­нәр­гә ри­за­лы­гын бир­гән ми­ну­тын­нан баш­лап, му­е­ны­на бал­та ча­ба­сы тү­мә­ре­нә ба­шын куя, эша­фот­ка кү­тә­ре­лү өчен бе­рен­че ады­мын ясый. Ни­ко­лай пат­ша­га да бер­кем ат­ма­ган, үзе­нә ату­ла­ры өчен ул үзе әмер бир­гән!

— Ярар, сез дө­рес әй­тә­сез, Га­ли Дау­то­вич! Тук­та­дык! Шәт, сез ка­нә­гать­тер! Ак­ча­лы бул­дык, җил са­тып — ал­тын җый­дык!

Шун­да Хә­лил сүз­лә­рен­нән тук­тар­га ти­еш­ле­ген тө­шен­де. Ак­ча ту­рын­да сүз куз­га­туы ба­ры тик үз өле­шен со­рар­га ат­лы­гуы иде, бил­ге­ле. Ху­җа да мо­ны дө­рес аң­ла­ды.

— Ми­нем­чә, ак­ча мәсь­ә­лә­сен­дә бе­ре­без дә өлеш­сез кал­ды­рыл­мас. Шу­лай да май­лы кал­җа күп бу­ла ал­мый. Тук­та­лу хә­ер­ле. Исәп-хи­сап сче­тын “ те­рел­тү” ва­кыт­ны алыр, бил­ге­ле. Ми­нем ке­ше­ләр ул эш­не баш­ла­ды­лар ин­де. Ак­ча­ның эзе юга­лыр­га ти­еш. Ан­на­ры ай үтәр­ме, ел­мы... Шу­шы ел эчен­дә ба­рып чы­гар ке­бек. Па­на­ма­га­мы, Ка­һи­рә­гә­ме ял­га ки­тәр­сез! Ан­да банк­тан һәр­бе­ре­гез үз өлеш­лә­ре­гез­не алыр­сыз. Зур бу­лыр, бил­ге­ле. Хә­зер­ге за­ман төр­ле уңай­лык­лар­ны ки­те­реп би­реп то­ра. Плас­тик кар­та­лар бе­лән эш итү­дән дә хә­ер­ле­се юк. Ко­ды үзең­дә сак­ла­на. Хә­те­рең­дә. Бар­дың — ал­дың! Хәт­та ка­я­дыр, кем исе­ме­нә­дер бан­ко­мат­тан гы­на тот­тың да кү­чер­дең... Әйе бит?

Көт­мә­гән­дә Га­ли Дау­то­вич­ны бүл­де­реп ишек ша­кы­ды­лар. Хә­лим шу­шы ки­леп ке­рү­че та­лант­лы кыз На­ди­я­дән бик тә шик­лә­нә, аның Дәү­ләт ими­ни­я­те ко­ми­те­ты яки шу­ның ке­бек баш­ка бер оеш­ма­дан бу­ла алу­ы­на ыша­на иде. Ул ишек­тән кер­гән­дә дә кыс­ка итә­ге­нә, ма­тур тә­не­нә, буй-сы­ны­на, чи­бәр йө­зе­нә һәм чәч­лә­ре­нә бер­дәй игъ­ти­ба­ры тар­ты­лып уй­лап куй­га­нын­да да:

— Сез кул­га алын­ды­гыз, мин — Фе­де­раль тик­ше­рү­ләр оеш­ма­сы аген­ты!— дип әй­тер, кы­зыл ке­нә­гә­сен чы­га­рыр, пис­то­лет тө­бәр ке­бек иде. Югый­сә ме­нә бү­ген, эш­кә кил­гән­дә, күр­ше офис­ны са­лым ор­ган­на­ры ак­та­рып ят­кан­да, ул нәр­сә­ләр уй­лап чы­гар­ды? Ни­чә­мә су­рәт тө­ше­реп ал­ды, җит­мә­сә үз офис­ла­ры исән һәм имин икән­ле­ген дә җи­ңел ге­нә дә­лил­ләп бир­де.

— Га­ли Дау­то­вич,— ди­де На­дия, ке­рә ке­реш­кә чәч­лә­рен тө­зәт­кә­ләп,— ин­тер­нет­та без­нең ке­бек итеп мил­ли гас­кә­ри­ләр, мил­ли ко­рал­лы көч­ләр ха­кын­да мәгъ­лү­мат­лар би­рү­че ка­бат ике сайт бар­лык­ка кил­гән. Аль­берт әй­тә, алар чын­бар­лык­тан алып эш­ли­ләр бул­са ки­рәк, ди. Бу нәр­сә ин­де? Алар­ның исәп-хи­сап бе­рәм­лек­лә­ре дә би­рел­мә­гән. Без­нең счет­ның юк­ка чы­га­ры­луы Фе­де­раль көч­ләр­нең соң­гы көн­нәр­дә­ге җи­ңү­лә­ре бе­лән бәй­ле ди­гән хә­бәр дә ки­те­рел­гән!

На­дия, өс­тәл яны­на җи­теп, шун­да гы­на тук­та­лып кал­ды. Бу ту­таш­ның урам­да джин­сы чал­бар­дан, офис­та итәк­тән яки ка­ра кос­тюм­нан йө­рүе, ки­ем алыш­ты­рып алу­ла­ры Хә­лим­гә ошый иде. Ая­гы­на ки­гән ка­ра түф­ли­лә­ре­нең үк­чә­лә­ре ни­чек би­ек! Зат­лы нә­сел­дән, зат­лы сө­як!

Хә­лим шун­да, оны­ты­лып ки­теп, мил­ли про­ект­ның көт­мә­гән­дә үз ир­ке бе­лән “җи­ме­ре­леп” тө­шү­ен, алар­ның өл­ге­сен­дә баш­ка “шу­лер”­лар­ның җы­лы яң­гыр­дан соң гөм­бә­ләр ке­бек баш би­рер­гә ат­лы­гып то­ру­ла­рын, Га­ли Дау­то­вич­ның хәй­лә­се тү­гел­ме бу эш дип уй­лый­сы урын­га, то­ма­на егет ке­бек исәр­лә­неп, ме­нә шу­шы чу­ар чып­чык На­ди­я­нең аяк­ла­рын тик­ше­реп уты­ру­ын­да хәй­ран иде.

 

XIX

Уни­вер­си­тет­та уку-укы­ту­ла­ры­ның рә­те-чи­ра­ты, ти­еш­ле тәр­ти­бе юк сы­ман. Про­фес­сор­лар, яшь до­цент­лар, лек­ци­я­лә­ре­нә ке­рә­ләр дә, сөй­ли­ләр-сөй­ли­ләр һәм чы­гып ки­тә­ләр. Сту­дент­ла­ры­на аң­ла­та-тө­шен­де­рә ал­ды­лар­мы-юк­мы — бо­лар ха­кын­да уй­лап та бир­ми­ләр. Хә­ер, хә­зер уку-укы­ту тәр­тип­лә­ре баш­ка­ча икән­ле­ген алар үз­лә­ре дә ка­бат­лап әй­тер­гә яра­та. Бе­лем ала­сың кил­сә — син ка­зы­ныр­га, эз­лә­нер­гә, та­бар­га ти­еш икән­сең!

Груп­па­ла­рын­да үзен югалт­кан­нар­дыр ди­гән иде дә, алай тү­гел икән, Хә­лим­нән син кай­да йөр­дең дип со­рау­чы да бул­ма­ды. Ат­на ярым, ике ат­на бу­е­на юга­лып то­ру сту­дент ке­ше өчен га­дә­ти эш. Ә те­ге “К­линс­кий” бе­лән “Мак­си” аңа юл­да оч­ра­ды­лар, якын һәм дус итеп кү­реш­те­ләр әле җит­мә­сә, хай­ван­нар! Алар ар­ка­сын­да Хә­лим чак кы­на уни­вер­си­тет­тан ку­ыл­мый кал­ды­рыл­ды, күп­ме җә­бер һәм мыс­кыл­лау аша­ды. Ке­ше ба­шын­нан йө­ри­ләр шул күп­ләр! Тор­мыш кү­зе өчен ан­дый хәл­ләр чын­нан да вак-тө­як кү­ре­неш­ләр­дән ге­нә ми­кән­ни?

Хә­лим хәй­ран­лык­та иде. Дөнь­я­ның бо­лай­га үз­гә­рүе аңа бик тә сә­ер то­ел­ды. Ял­гыш­лык бе­лән тә­рә­зә ват­саң да җа­ны­ңа тө­шә­ләр, җа­вап­ка тар­та­лар, дөнья ку­ба­ра­лар иде, ә мон­да, сту­дент­лар­ның фа­куль­тет уты­ры­шы­на ку­е­лып, “Тәр­бия ди­рек­то­ры”­ның уни­вер­си­тет­тан куу ту­рын­да­гы әме­рен ише­теп, ин­де ба­ры­сы да җи­ме­рел­де, бә­хе­тең­не үгез сөз­де ди­гән­дә — бер­ни дә бул­ма­ган ке­бек. Гү­я­ки ул ва­кый­га­лар та­рих­тан сы­зып таш­лан­ган­нар, “К­линс­кий”­ны Хә­лим су­гып ек­ма­ган, әнә ул, үз итеп, дус­ты ясап кү­ре­шә! Ап-ак дәф­тәр би­тен­нән то­ра ба­ры­сы да. Хәт­та кө­не дә ко­яш­лы, як­ты, ямь­ле. Де­мок­ра­тия за­ма­ны ди­гән­нә­ре шу­шы ми­кән­ни?

Бү­ген Га­ли­мә­дән Хә­лим хат ал­ды. Компь­ю­тер­лар, смарт­фон­нар, кә­рәз­ле те­ле­фон­нар за­ма­нын­да, элек­ке га­дәт­чә ма­тур­лап языл­ган, шә­һәр ке­бек бал­кып тор­ган иң ма­тур авыл­дан ике дәф­тәр би­те ту­ты­рыл­ган хат. Кул­дан языл­ган, шу­шы­мы мог­җи­за тү­гел? Дөнь­я­да, Хә­лим юга­лып тор­ган ара­да, ни­дер бул­ган, га­җә­еп үз­гә­реш­лә­ре бе­лән гү­я­ки юри сө­ен­де­рә!

Хә­ер, алар мо­ңа ка­дәр дә бар иде­ләр. Әм­ма егет алар­га игъ­ти­бар ит­ми­чә, ба­ры­сын да шу­лай ки­рәк ди­гән рух­та ка­бул итә тор­ды. Ә ме­нә бе­раз­га юга­лып ал­гач, ка­бат ке­ше­ләр ара­сы­на кай­ту­ы­на, мон­да рә­хәт тә, кү­ңел­ле­рәк тә, га­дә­ти­рәк һәм бик алай ук ман­тыйк­ка буй­сын­ма­ган, ак та ди­яр­лек тү­гел, ка­ра икән дип тә әйт­мәс­лек яшә­еш бар­лы­гын той­ды ул. “К­линс­кий”­ның һәм­мә нәр­сә­не кы­лыр­га ку­лы да, кө­че дә җи­тә ала тор­ган мак­тау­лы де­пу­тат абый­сы­ның тик­ше­рү ас­ты­на алы­ну­ын да ишет­кәч, һич­шик­сез егы­лып ук ки­тәр­гә ти­еш тү­гел иде­ме?

Тор­мыш ул — те­атр, ди­ләр. Бу хик­мәт­ле сүз­не мең тап­кыр ка­бат­лар­га бу­ла! Бәл­ки бо­рын­гы бер грек ха­ки­ме яки хә­ки­ме, бул­ма­са адә­ме яи­сә әфән­де­се әйт­кән сүз­ләр­дер бо­лар? Әм­ма тор­мыш­ны те­атр итеп күз ал­ды­на ки­те­рә баш­лау­га, җит­ди­лек, хәт­та җа­вап­лы­лык юк­ка чы­га. Ке­ше­ләр ге­рой бу­лу­дан, йә ин­де бер­нин­ди мак­сат­сыз яшәү­дән, то­ман ерып ба­ру­дан тук­тый­лар, шун­да ук ба­ры­сы да пер­со­на-шә­хес­ләр­гә әве­ре­лә­ләр, алар­ның һәр­кай­сы бе­рәр роль баш­ка­рыр­га то­ты­на, һәр­бер­се­нең үз йө­зе, хол­кы, мак­са­ты бар­лы­гы аң­ла­шы­ла баш­лый. Әзер­гә — бә­зер, бир­гән­гә — шө­кер, бир­мә­гән­гә — тө­кер дип, “Ал­ла­һы әк­бәр”­дән уз­ма­ган ке­ше­ләр­нең та­ри­хи-ди­ни, га­ва­ми һәм күк­ләр бе­лән бәй­лә­неш­тә­ге мис­си­я­се ачык күз ал­ды­на ки­лә баш­лый. Үзең­не шу­шы те­атр­ның та­ма­ша­чы­сы итеп той­саң, әл­бәт­тә ул шу­лай. Әм­ма бу тор­мыш­та син та­ма­ша­чы бу­лып кы­на ка­ла ал­мый­сың, син үзең дә та­ма­ша­да үз ро­лең­не баш­ка­ру­чы һәм ин­де, аң­лар­га ти­еш­сең, төп роль­ләр­нең бер­сен тү­гел, бәл­ки яр­дәм­че, кем­нең­дер бу­лыш­чы­сы хез­мә­тен үтә­гән пер­со­наж­сың. Әйе, бу тор­мыш те­ат­рын­да та­ма­ша­чы­лар йок­лап бет­кән­нәр!

Га­ли­мә­нең ха­тын­нан аң­ла­шыл­ган­ча, ул хә­зер им­ти­хан­на­ры­на бик тә ты­ры­шып әзер­лә­неп уты­ра. Бер­дәм дәү­ләт им­ти­хан­на­ры ди­гән шул БДИ рә­ве­шен­дә кыс­кар­ты­лып әй­те­лә тор­ган сы­нау би­рү фор­ма­сы ту­рын­да хә­зер­ге уку­чы ба­ла­лар­га әби­лә­ре күб­рәк бе­лә­ләр, аның со­ры төс­тә, то­ман рә­ве­шен­дә, ка­ра язу­лы кур­кы­ныч бер нә­мәр­сә икән­ле­ген ачык кү­зал­лый­лар. Бак­ча ба­ла­ла­ры гы­на, БДИ ди­гән­дә, кә­җә­гә ох­шаш­лы, эт­тәй усал бер нәр­сә ха­кын­да әй­тә­ләр бул­са ки­рәк дип кур­кы­нып елый­лар.

Ә Га­ли­мә исә бу ва­кыт­та укып та утыр­мый, им­ти­хан­на­ры өчен дә кай­гыр­мый, бәл­ки тау ба­шын­нан чик­сез күк­кә та­ба, Ка­зан ягы­на юга­лып ки­теп ка­рап то­ра иде. Әнә ан­да, ерак­та-ерак­та, күк бе­лән җир ку­шыл­ган кал­ку­лык­лар ара­сы­на сы­ен­ган Кү­тә­мә­ле, Имән, Лә­шәү, Кә­шер, Ях­шы­бай, та­гын әл­лә нин­ди Илек­саз, Зәй, Ак­таш, Чис­тай, Ба­лык Бис­тә­се авыл­ла­ры ягын­да­гы һәм кар­шы­да­гы ур­ман­нар ар­тын­да, ерак­та, бик ерак­та — Ка­зан ка­ла­сы. Аның киң урам­на­рын­да җы­лы ап­рель ба­шы­ның ал­тын кы­зыл ко­яш нур­ла­рын­да түф­ли үк­чә­лә­рен шак та шок ки­те­реп, кур­чак­тай ки­ен­гән чи­бәр кыз­лар рә­хәт кө­ле­шеп сөй­лә­шә-сөй­лә­шә уза­лар.

Алар­га Хә­лим сок­ла­нып ка­рап ка­ла тор­ган­дыр­мы? Ә мон­да би­ча­ра Га­ли­мә­се, мә­хәб­бәт уты­ның ки­сәү­лә­рен йо­тып, һәр аһы һәм за­ры са­ен кай­нар яшь­лә­ре та­мы­шып, ти­рән һәм авыр бо­та-итек­ләр­дән сал­кын җил­ләр­гә йө­зен ку­еп ба­сып то­ра.

Га­ли­мә бу ми­нут­та үзен Хә­лим­сез бик тә ятим итеп тою­ын әй­теп, бө­тен дөнья кар­шын­да үзен кыз­ган­ды­ра­сы кил­гән­дәй күз­лә­рен яшь­лән­дер­де. Әле ге­нә сал­кын­лы­гы бе­лән өше­тер­гә уй­ла­ган җил­нең йом­шак, рә­хәт, җы­лы һа­ва­ның умыр­зая ис­лә­рен алып ки­лүе — кө­тел­мә­гән мог­җи­за иде. Ин­де елар­га әзер­лән­гән кыз­ның, хы­я­лый дөнь­я­сы оны­ты­лып, ки­нәт баш­ка­ча үз­гә­рүе, тыш­кы рә­хәт­лек­кә чу­муы яшь­лек дип атал­ган чор­ның та­би­гый кү­ре­не­ше иде шул.

— Бу си­нең сә­ла­мең, әйе­ме, Хә­лим!— ди­де Га­ли­мә һәм:

— Әйе!— ди­гән җа­вап­ны ише­теп, шун­да һу­шы ки­тә яз­ды. Бо­ры­лып ка­ра­ды.

— Нәр­сә, хы­ял­ла­нып ба­сып то­ра­сың, исәр баш?— ди­де аңа сый­ныф­та­шы Хәм­зә, та­бак­тай би­те­нә чы­га баш­ла­ган озын ка­ра са­кал-мы­ек төк­лә­ре йө­зен ямь­сез­лә­вен һәм һәр­кем­не ят­сын­ды­ру­ын исәп­кә ал­мый­ча, кыз­ны чир­кан­ды­рып ел­ма­еп ал­ды.— Кем­гә сә­лам юл­ла­вың?

Алар бер урам очы­ның ба­ла­ла­ры иде­ләр. Чит­тә йөр­гән­дә — күр­ше, ил­гә кайт­кач — кы­рык ят, ди­гән­дәй, аңа ка­ра­та Га­ли­мә­нең кү­ңе­лен­дә бер­ни дә юк, бу­ла да ал­мас ке­бек.

— Әй­дә, кай­та­быз! Ни­гә те­ле­фон­нан гы­на шал­ты­рат­мый­сың. Ке­сә те­ле­фо­ның­нан?

Үчек­ләп ап­ты­ра­ту­чы Хәм­зә­гә аның бу хак­та җа­вап бир­гә­не бар ин­де. Ме­нә, та­гын, бел­мә­гән ке­ше ке­бек, юри со­рый бит. Ке­ше ка­ны­на тоз са­лып йөр­мә­сә — бет­кән­дер баш­ка эше?

— Әй­дә, кай­та­быз! Юк­са, кайт­кач сөй­ләп би­рәм, Га­ли­мә, юләр­лә­неп, җил­ләр аша Хә­ли­ме­нә сә­лам юл­лап кал­ды, ди­яр­мен. Акы­лы са­та­ша баш­ла­ган, ди­яр­мен!

Хәм­зә­нең кот­лар­ны ала һәм ке­ше­не, кур­кы­тып, үзе­нә буй­сын­ды­ра бе­лү ос­та­лы­гы бар иде. Га­ли­мә аңа ия­рер­гә бул­ды.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных