Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Яки Хикмђт­нећ дљнь­я­да бетђ­се юк 11 страница




— Син ал­дан­рак кай­тып кит­кән идең тү­гел­ме?

Хәм­зә­нең бу со­рау­га җа­ва­бы әзер икән:

— Тык­рык­та кал­дым!— ди­де.

— Та­гын арт­тан кү­зә­теп кай­тыр өчен ин­де бу, әйе­ме?

Хәм­зә үзе­нең хәй­лә­кәр бу­луы ха­кын­да әйт­сә­ләр, га­җә­еп дә­рә­җә­дә очы­ныр­га ярат­кан егет ки­сә­ге исә дә, бу юлы бе­раз кә­е­фе кит­кән­не сиз­дер­гән­дәй ит­те. Йө­зе­нә бо­е­гу бил­ге­лә­ре чы­гар­ды. Хәт­та бе­раз юл­ны тел­сез бар­ды. Әм­ма ба­ры­бер:

— Си­нең чи­бәр­лек­кә сок­ла­ну­дан да рә­хә­те юк!— дип, бө­тен­ләй кө­тел­мә­гән­чә кыз­ның җа­нын үр­тәп һәм ым­сын­ды­рып әй­теп куй­ды.

Бу ва­кыт­та Га­ли­мә ирек­сез­дән кы­за­ру­ын, ят авыз­дан кү­тә­рә ал­мас­лык итеп ту­ры әй­тел­гән­нән бик тә оят­лы бу­лу­ын җа­ны бе­лән той­ды. Аңа мон­дый сүз­ләр­не Хә­лим абый­сы сөй­лә­сен иде, ул алар­ны ха­кый­кать­кә, хәт­та зур бә­хет­кә са­нар иде. Ә мон­да бө­тен­ләй дә баш­ка­ча ки­леп чык­ты: Хәм­зә гү­я­ки аны юри үр­тәп, мыс­кыл­лап ба­ра.

— Әл­лә бү­ген юка­рак ки­ен­гән­сең ин­де?— ди­гән бул­ды Га­ли­мә, мо­ның бе­лән әле­гә нәр­сә әйт­кән­ле­ген дә аң­лый ал­мый­ча.

— Нәр­сә бул­ган ми­нем ки­ем­гә?— дип, Хәм­зә ка­бак чы­ра­ен, тул­ган ай күк­ләр­не ай­ка­ган ке­бег­рәк ит­те­реп, нур­лы бал­кыш­та уңы­на да, су­лы­на да йө­рет­те.— Әл­лә ка­лын ди­мәк­че идең­ме?

— Юк, юка, ди­дем!

Алар Чоң­гыл та­вы­ның нәкъ сыр­ты аша уз­ган ту­ры таш юл­дан авыл­ла­ры­на та­ба тө­шеп ки­лә баш­ла­ган иде­ләр ин­де. Кар­шы­ла­ры­на та­ба ме­неп бар­ган ат­лы ар­ба­дан агай, ал­дан ук эн­дә­шеп ки­леп:

— Чоң­гыл­дан тө­шеп бу­ла­мы? Су кит­кән ди­гән иде­ләр. Ни­чек чык­ты­гыз?— дип со­раш­ты­рып ал­ды. Атын тук­та­тып тор­ма­ды. Күр­ше урам­на­рын­нан Гый­мат агай яшь­ләр­нең ях­шы та­ныш ке­ше­лә­рен­нән иде. Аңа:

— Су кит­те дә, кип­те дә ин­де. Юлы ях­шы!— дип бел­де­реп әй­теп кал­ды­лар. Гый­мат агай­га ар­ка те­рәп утыр­ган ха­ты­ны, яшь­ләр­гә ка­рап ба­ра-ба­ра, ире­нә тер­сә­ге бе­лән төр­теп ке­нә ни­дер әй­теп тә ал­ды. Ала­ры ук ко­лак­ка бө­тен­ләй дә ише­тел­мә­де.

 

XX

Бы­ел та­гын БДИ шарт­ла­рын ике-өч тап­кыр бу­таш­ты­рып ал­ды­лар. Әү­вә­ле тел һәм ма­те­ма­ти­ка­ны би­рү та­ләп ите­лә иде, алар ара­сы­на әдә­би­ят һәм баш­ка фән­нәр дә кер­те­леп, им­ти­хан пред­мет­ла­ры ун­бер­гә ка­дәр җит­ке­рел­де. Нин­ди дә­рес укы­саң, һәм­мә­сен­нән дә БДИ яки БРИ фор­ма­ла­рын­да бе­ле­мең­не сы­ный­сың. Кай­бер­лә­ре­нә хәт­та эзер­лә­нү со­рау­лык­ла­ры да юк. Тест­лар рә­ве­ше­нең бер дә уңыш­лы тү­гел­ле­ге ха­кын­да сүз ел­га­сы га­зе­та­лар ягын­нан күп агы­зыл­ды, те­ле­ви­зи­он тап­шы­ру­лар да ки­мен куй­ма­ды­лар. Ба­ры фев­раль ахыр­ла­ры­на һәм март баш­ла­ры­на гы­на юга­ры уку йорт­ла­ры­на укыр­га ке­рү шарт­ла­ры ачык­ла­ныл­гач, Га­ли­мә ке­бек ни­чә кыз ба­ла һәм егет­нең бә­гы­ре­нә таш ят­ты. Бы­ел мәҗ­бү­ри рә­веш­тә чит тел­дән дә бе­лем дә­рә­җәң­не сы­нар­га ти­еш идең. Ә мо­ның ни­чек һәм нин­ди сый­фат­та бу­ла­ча­гын һич­кем күз ал­ды­на ки­тер­мә­де. Инг­лиз те­лен­нән мәк­тәп­тә укыт­са­лар да, ул ба­ры тик сүз­лек­чә­ләр ят­ла­ту­га ни­гез­лән­гән һәм кыс­ка-кыс­ка текст­лар­ны тәр­җе­мә ит­кә­ләү­дән гый­ба­рәт иде. Чит тел­ләр укы­ту­чы­сы, кай­ва­кыт үзе дә кы­ен хәл­ләр­дә кал­га­лап, те­ма­лар­ны алай-бо­лай гы­на җи­ңел­чә аң­ла­тып уза да, ахыр­да, өй эшен әзер­лә­гән­дә, ка­гый­дә­ләр­не өй­рә­нә-укый баш­ла­рың ка­тып бе­тә. Ә ме­нә хә­зер — БДИ, шу­шы ярым-йор­ты бе­леп ка­лын­ган фән­нән дә! Җит­мә­сә мәҗ­бү­ри! Ул гы­на да тү­гел, юга­ры уку йорт­ла­ры­на да укыр­га ке­рү шарт­ла­рын ел са­ен үз­гәр­теп то­рып, бы­ел да шун­дый “сюрп­риз” бе­лән ха­лык­ны бә­хет­сез ясар­га мөм­кин­нәр иде. Әнә был­тыр­лы-өчен­че ел­лар­да, го­мер­гә фи­зи­ка­дан им­ти­хан аша аби­ту­ри­ент­лар­ны укыр­га алу­чы вуз­лар да, кө­не-сә­га­те ки­леп җит­кәч, ул фән­не ин­фор­ма­ти­ка­га алыш­тыр­ды­лар. Ме­нә бит ул ни­чек: фи­зи­ка­дан БДИ тап­шы­рып, сәр­тә­фи­ка­тен ки­те­рә кил­гән егет­ләр-кыз­лар бу кә­газь­лә­ре­нең һич­кем­гә ки­рәк тү­гел­ле­ге­нә хәй­ран иде­ләр. Бер як­тан хө­кү­мәт ор­ган­на­ры юга­ры уку йорт­ла­ры­на, риш­вәт җы­ю­ны оеш­ты­рып, аби­ту­ри­ент­лар­ны ал­ма­сын­нар өчен БДИ ди­гән­нә­ре­нә ыша­ныч бе­лән ка­ра­ды, икен­че як­тан исә, вуз­лар­га ка­бул итү­че­ләр үз хәй­лә­лә­рен чә­чәк ат­тыр­ды­лар. Риш­вәт­че­лек та­гын да кө­чәя бар­ды, мо­ның һич тә аза­гы-ахы­ры бул­мас ке­бек иде.

Һа­ман да “биш­ле” бил­ге­лә­ре­нә укып ба­руы сә­бәп­ле Га­ли­мә үз кө­че­нә ыша­на, им­ти­хан­на­рын ях­шы би­рә­чә­ген бе­лә, әм­ма “Ал­тын ме­даль”­га ла­ек тү­гел икән­ле­ген дә аң­лый. Мо­ның шу­лай ки­леп чы­гуы өчен был­тыр ук укы­ту­чы­ла­ры “ты­рыш­лык күр­сәт­те­ләр”, бер ге­нә дә “дүрт­ле” бил­ге­се­нә тө­шә бел­мә­гән Га­ли­мә­нең яр­ты ел­лы­гы­на шул “дүрт­ле”­не чы­гар­ды­лар да куй­ды­лар. Кыз үке­реп ела­ды, рән­җе­де, әм­ма бер­ни дә эш­ли ал­ма­га­нын аң­ла­ды. Бу хәл аның бә­гы­ре­нә ка­ра таш бу­лып утыр­ды. Ул ва­кыт­та Аз­на­кай ин­тер­нат-мәк­тә­бен­дә иде. Укы­ту­чы­ла­рын­нан гай­рә­те чик­те. Мәк­тәп­не алыш­ты­ру­ы­на төп сә­бәп­ләр­нең бер­се, әти-әни­се­нең те­лә­ге бе­лән ка­ры­шу­сыз ри­за­ла­шуы, һич­кем­гә сөй­лә­ми кал­ган се­ре дә шул иде. Әле хә­зер­ге кө­нен­дә, исе­нә төш­сә, күз­лә­ре­нә яшь ки­леп ты­гы­ла. Ял­гыш­ты ах­ры ул. Аз­на­кай­да ях­шы укыт­кан бул­ган­нар. Мон­да, авыл мәк­тә­бен­дә, рус те­ле һәм ма­те­ма­ти­ка укы­ту­чы­ла­ры дә­рес­ләр­дә ха­та­лы сөй­ли­ләр, җит­мә­сә те­ма­лар­ны аң­ла­ту­ла­ры да ча­ма­лы чак­лар бул­га­лый, ә кү­не­гү­ләр­не һәм ми­сал­лар­ны ачык тө­ше­неп эш­ли ал­мый тор­ган ка­дер­ле һәм бө­ек мө­гал­лим­нә­ре­нә исә Га­ли­мә бө­тен­ләй дә сер бир­мәс­кә итә. Авыр аңа бу мәк­тә­бен­дә дә, хә­лен аң­лау­чы­сы да юк. Әти­се­нә кай­ва­кыт­та әйт­мәк­че дә бу­ла:

— Сез­нең пред­се­да­тель ма­лае Нә­сим ан­да, мәк­тәп­тә, ике­гә өч­не ку­ша ал­ма­са да “биш­ле” ала, ә мон­да ми­ңа ты­ры­шыр­га ку­ша­сыз! Имеш, ты­рыш­кан ке­ше те­лә­ге­нә ире­шә! Ми­нем ин­шам­ны үз исе­мен­нән кү­че­реп, Ка­зан­нан “И­җат яшь­лә­ре” фес­ти­ва­лен­нән дип­лом алып кайт­ты әле әнә!— дип сөй­ләр­гә әзер­лә­неп тә куя. Тик га­зиз әт­кә­се­нең кай­чан тың­лап, ко­ла­гы­на кы­зы­ның сүз­лә­рен эл­гә­не бар? Һа­ман да үз тук­са­ны:

— Кол­хоз бет­те... Тот­ты­лар да, аг­ро­фир­ма ясап, куш­ты­лар да куй­ды­лар, ди. Хә­зер, яңа ху­җа­лар кил­гәч, тех­ни­ка пар­кын, фер­ма­лар­ны “чи­шен­де­рә” баш­ла­ды­лар. Көн дә “Ка­мАЗ”-“Ка­мАЗ”, ма­ши­на-ма­ши­на мал-мөл­кәт­не тө­яп оза­та­лар. Өч ке­ше акт язып, кул куй­ган­нар да ат­кар­ган­нар. Рә­ис, баш бух­гал­тер, мө­дир. Вәс­сә­лам! Кол­хоз­ны бит Хо­дай да, хө­кү­мәт тә күк­тән тө­шер­мә­гән! Ул бит шу­шы авыл хал­кы­ның ма­лын-сы­е­рын, су­ка­сын-са­ба­нын, ор­лы­гын-җи­рен җы­еп алып бар­лык­ка ки­те­рел­гән, ка­ра ха­лык­ның ты­рыш хез­мәт­тә тир агы­зуы, ба­тыр­лы­гы бе­лән бә­рә­кәт тап­кан. Кө­пә-көн­дез ха­лык­ны акыр­тып та­лау­чы-та­ла­ту­чы нин­ди ил бу!— дип ша­шы­на. Аңа, Ка­ми­лә ха­ным бүл­де­реп:

— Ты­ныч­лан, ба­ла­ңа укыр­га ко­ма­чау­лык итә­сең! Ты­ныч­лан, ке­ше ише­тә күр­мә­сен, эшең­нән алып очы­рыр­лар!— дип ялы­на, ял­ва­ра.— Без­нең кол­хоз гы­на исән-имин то­рып кал­ган иде бо­лай да... Бө­тен дөнь­я­сы­на бер­дән­бер кол­хоз!

— Шул шул ме­нә, яши иде бит әле, кө­не ба­ра иде!

— Күп­ме зар­лан­дың, кол­хоз­лар­ны бе­те­рү­лә­ре ту­рын­да ун ел элек сөй­ли баш­ла­ган идең бит ин­де!

— Мо­ңа ка­дәр аз бул­са да хез­мәт ха­кын тү­ләп кил­де...

— Си­ңа тү­лә­де бит ул, тер­лек­тә­ге күр­шең Җа­ма­ли­га тү­гел!

— Ул бит ит­лә­тә, “на­тур пла­та” бе­лән ал­ды!

— Әйе, син үзең­не өлеш­сез кал­дыр­дың ин­де, әйе­ме? Бо­яр бу­лып, үге­зең­не ула­тып яши ге­нә баш­ла­ган идең, та­гын дөнья бо­зыл­ды­мы? Әнә кы­зың уку­ын бе­те­рә, аның ту­рын­да уй­лый­сың бар! Ни­чек инс­ти­тут­ка кер­тә­сең бу­ла­ча­гы ха­кын­да!

— Үзе ке­рә, шу­шы ка­дәр баш­лы ба­ла да кер­мә­сә, хәм­зә­ләр укыр­га ти­еш­ме­ни ан­да?

— Кү­рер­сең әле, Хәм­зә­нең ка­ла­да ту­ган­на­ры ал­дан сөй­лә­шеп, тү­ләп куй­ган­нар­дыр әл­лә кай­чан! Хә­зер за­ма­на­сы ак­ча­га ко­рыл­ган!

Мон­дый сөй­лә­шү­лә­ре­нең ахы­ры соң­гы көн­нәр­дә һа­ман шу­лай бе­тә баш­ла­ды. Га­ли­мә ише­тә, әм­ма алар­га кат­на­шып ки­тә ал­мый. Ни­гә аңа Хә­лим абый­сы бер дә шал­ты­рат­мый? Әл­лә юри ге­нә, ял­га кайт­кач кы­на озат­ка­лап, ва­кыт уз­ды­ру өчен йөр­гән­ме? Ин­де ха­ты­на да җа­ва­бы юк. Ан­да, ка­ла­да, сөй­гән кы­зы бул­са, мон­да Га­ли­мә ниш­ләр? Ба­рыр да яз­гы та­шу­га таш­ла­ныр, агар да ки­тәр! Бер­кем дә аны та­ба ал­ма­я­чак. Тфү-тфү, Ал­лам сак­ла­сын, гө­на­һың бар­дыр дип уй­лар­лар! Те­ле­фон но­ме­рын да язып сал­ды бит, бел­ми ди­яр идең!

Га­ли­мә­не бү­ген дә, юлын­да оч­ра­тып тук­тап, нефть­че­ләр­нең “Вах­та” ма­ши­на­сы, ха­лык те­лен­дә “бу­ро­вой­лар ар­ба­сы” дип йөр­те­лә тор­ган са­ры­лы-кы­зыл­лы олы “вез­де­ход” утыр­тып, авыл ба­шы­на ка­дәр ки­те­реп куй­ды. Ру­ле ар­тын­да ка­ра чәч­ле, ел­тыр күз­ле, ак нә­фис чы­рай­лы, са­быр хо­лык­лы егет уты­ра. “Ми­нем исе­ме Ил­ги­зәр!”— ди. Аның ту­ры ки­леп то­ру­ла­ры ях­шы әле, Га­ли­мә аның яны­на ка­би­на­га уты­ра да, Хәм­зә тык­рык ба­шын­да са­га­лап тор­ган җи­рен­дә авы­зын ачып ка­ла. Тең­кә­се­нә тия үк баш­ла­ган иде югый­сә. Ике көн рәт­тән ан­нан ка­чып ко­ты­лу Га­ли­мә­гә күк­тән иң­гән бә­хет­тер ке­бек то­ел­ды. Кич­лә­рен, кыз­ның бак­ча­ла­ры­на тө­шеп, тә­рә­зә яны­на җи­теп ша­кы­мак­чы, әл­лә кур­кыт­мак­чы бул­ган шун­да, әл­лә оят­лы ит­мәк­че? Көз­дән ка­зы­лып ку­ел­ган, яз­лык­та шун­да ти­рес ту­ты­ры­лыр­га ти­еш­ле кы­яр пар­ни­гы­ның ба­зы­на тө­шеп, бил­дән боз­лы су­га чу­мып, Хәм­зә­нең чак үл­ми кал­га­ны со­ңын­да бу га­дә­тен алыш­ты­ру­ын Га­ли­мә ях­шы бе­лә. Аңа бу хак­та кем ге­нә сөй­лә­мә­де, “ко­лак итен туй­ган­чы аша­ды­лар”. Аны ул баз­дан Са­ла­ват абый тар­тып чы­гар­ган­лы­гы ту­рын­да йорт­та ар­тык сүз бул­ма­са да, гай­бә­те бик тиз дөнь­я­ны бас­ты. Хә­ер, егет­лек дәр­те­нә җи­те­шеп ба­ру­чы кем­нең дә кыз­лар күз­ләп тә­рә­зә бу­е­на ки­лүе карт­лар өчен сер тү­гел, авыл җи­рен­дә га­дәт­лә­нел­гән хәл­ләр­дән иде. Аны­сы ях­шы бул­ган: Хәм­зә­дән Га­ли­мә­нең әти­се Са­ла­ват абый со­рау ал­ган, уг­ры­лык­мы, әл­лә уен­да баш­ка уе бул­ган­мы — бе­леш­кән. Җит­мә­сә:

— Син әле, ма­лай ак­ты­гы, Ка­ми­лә апаң­ның чи­ше­нү­ен тә­рә­зә­дән күз­ләп йө­ри­сең­ме?— дип ко­тын ал­ган. Хәм­зә, мес­кен:

— Ки­рә­ге бар иде си­нең ул Ка­ми­ләң, үзе­ңә бул­сын!— ди­я­рәк елый икән.— Аның юр­ган ка­дәр күл­мә­ген­нән бау­да эле­неп тор­ган­да да кур­кам әле мин, кә­күй мон­да баш­ка­сы!

Аның са­ен Са­ла­ват абый, мо­ның ко­ла­гын җи­бәр­ми ге­нә, “Ко­марс­кий”­га би­е­тә ди.

— Аһ, әле күл­мә­ген ябы­нып йок­ла­мак­чы­сың­мы? Бу нин­ди кә­фер, бу нин­ди мө­сел­ман дош­ма­ны! Бу нин­ди чүп­рәк­кә та­бы­ну­чы ма­лай ак­ты­гы!

Ул сүз­лә­рен әйт­кә­нен­дә мө­га­ен кү­ңе­ле йом­ша­рып кит­кән­дер, Са­ла­ват абый­ның шу­шы ха­лә­тен­нән фай­да­ла­нып, Хәм­зә чит­кә тар­тыл­ган да, ни­чек җи­ңел кер­де, шу­лай кой­ма аша си­ке­реп чы­гып кач­кан. Ар­тын­нан кыч­кыр­ган­на­рын ише­тә икән:

— Ко­ла­гың ку­лым­да кал­ды, өзел­де бит! Ма­лай ак­ты­гы, мә, ке­реп ал! Тук­та!— ди­гән­нә­рен.

Ко­ла­гын то­тып ка­рый Хәм­зә, тук­та­ла, кап­шый. Уры­нын­да ке­бек. Әм­ма Са­ла­ват абый­ның ку­лын­да нин­ди ко­ла­гы кал­ган? Та­бак йөз Хәм­зә­гә мо­ны бе­лү бик тә ки­рәк. Ки­ре әй­лә­неп кил­мә­сен­ме?

Кой­ма бу­е­на гы­на җи­тә. Те­ге як­тан — һоп — Са­ла­ват абый аны яка­лап та өл­гер­мәк­че. Кем әйт­меш­ли, “ә­шә­ке ке­ше” ди­гән да­ны бри­га­дир­ның һәр­ва­кыт ал­дын­нан йө­рер­гә өй­рән­гән. Хәм­зә дә мо­ны ише­теп үс­кән.

Яшь­ле­ге, ба­тыр­лы­гы яр­дәм итеп, егет ин­де бу юлы ба­ша­як кү­тә­ре­леп кач­кан. Әм­ма ике тап­кыр ал­да­нуы, җит­мә­сә чо­кыр­га тө­шүе — бө­тен авыл­га яшер­ми сер итеп сөй­ләр өчен көл­ке­ле хә­бәр бул­ган­лык­тан, мон­дый ва­кый­га­лар­га соң­гы ва­кыт­лар­да тан­сык­ла­ган ха­лык ара­сын­да бик тиз та­ра­лып та өл­ге­рә. Бу сүз ел­га бу­лып су­зы­лып агар, кай­та-кай­та ап­ты­ра­тыр иде, Хәм­зә­нең бә­хе­те­нә Ка­зан­да­гы “Ак­чар­лак” га­зе­та­сын­да бер хик­мәт­ле мә­ка­лә ба­сы­лып чы­гып, ан­да мәк­тәп хәл­лә­ре языл­ган, Га­ли­мә­нең Аз­на­кай­да укы­ган­да да, хә­зер дә га­дел­сез ким­се­те­лүе ха­кын­да ис­кә алын­ган, өч урын­да тел­гә кер­тел­гән иде.

Мәк­тәп­тә та­выш чык­ты. Укы­ту­чы­ла­ры бу мә­ка­лә­нең уку­чы­лар кат­на­шы бе­лән язы­лу­ын бел­де­ләр, кем­нең авы­зын­нан чык­кан­лы­гын гы­на та­ба­сы­ла­ры кал­ды. Мә­кер­ле ук­лар Га­ли­мә­нең үзе­нә ба­рып төр­тел­де­ләр. Әле җит­мә­сә, ди­рек­тор кар­шы­сы­на ча­кыр­ты­лып, ан­да дә­шел­гән биш укы­ту­чы берь­ю­лы:

— Бе­лә­без! Ба­ры­сын да бе­лә­без! Син бо­лар­ны Нә­гый­мә апа­ның сту­дент улы Хә­лим­гә сөй­лә­гән­сең. Ул яз­ган мә­ка­лә­не!— дип, кыз ба­ла­ның йө­зе­нә ачу бе­лән таш­лан­ды­лар. Тик үт­кен тыр­нак­ла­рын­нан ди­рек­тор гы­на сак­лап ка­ла ал­ды.

Ни мә­ка­лә­дән, ни Хә­лим­нең яз­ган­мы-юк­мы икән­ле­ген­нән Га­ли­мә хә­бәр­дар тү­гел иде. Һәрь­як­лап чу­кы­ла баш­ла­ган ба­ла­ны кем кот­кар­сын — күз яше яр­дәм­гә кил­мә­сә?

Укы­ту­чы­ла­ры Га­ли­мә­нең ко­тын ал­ды­лар. Кыз, мес­кен, чы­гып йө­гер­де. Мәк­тәп­кә бү­тән ки­лер­ле­ге кал­ма­ды — мо­ны аң­лау аңа та­гын да ку­әт­ле­рәк авыр­лык сал­ды. Га­зе­та­да языл­ган мә­ка­лә­дә аның үзе­нең дә, Хә­лим абый­сы­ның да сы­ңар бөр­тек ка­дәр кат­наш­ла­ры юк иде. Әм­ма нәр­сә эш­лә­тә­сең, бә­хе­тең­не сы­ер сөз­де шул, чи­бәр­кәй!

Ә мәк­тәп­не таш­лый ал­мый иде Га­ли­мә. Аны уку­ын дә­вам итәр­гә дип ди­рек­тор үзе ча­кыр­тып ал­ды. Бул­ган хәл — бул­ган иде. Һич­кем га­фу итәр­гә яки үте­нер­гә те­лә­мә­де. Хә­ер, яз­ган ке­ше­се дә фаш бу­лып, ра­йон мә­га­риф бү­ле­ген­дә мә­ка­лә­сен тик­ше­рү һәм дө­рес нә­ти­җә­гә ки­лү өчен ча­кыр­тыл­ган, факт­лар рас­лан­ган икән­ле­ге дә ачык­лан­ды. Мәк­тәп ди­рек­то­ры Га­ли­мә­не як­лау­ны үз өс­те­нә ал­ган бу­лып чык­ты.

— Сез бү­ген ир­тә­лә­гән әле!— ди­де, авыл ба­шын­да ма­ши­на­сы­ның ка­по­тын ачып, шун­да чум­ган җи­рен­нән кү­тә­ре­леп ел­май­ган ягым­лы Ил­ги­зәр.— Бик ях­шы, уты­ры­гыз! Мин дә ир­тә­лә­дем. Сез­нең авыл­га та­ба ба­ры­шым иде.

Мон­дый ва­кыт­та ерак ке­шең дә якы­на­ер. Га­ли­мә, ма­ши­на ка­би­на­сы­на кү­тә­ре­леп, йом­шак урын­га сең­де. Дөнь­я­лык­тан ка­чар­га ях­шы урын иде бу. Әм­ма егет, ка­пот­ны шап итеп тө­ше­реп, кар­шы як ишек­не ачып җи­бәр­де. Шун­да ай­ны­ган­дай дерт итеп сис­кә­неп кую­ы­мы, әл­лә киң офык­лар­га та­ба аш­кан юл кү­ре­не­ше­ме, баш­ка­сы­мы — Га­ли­мә­нең тар­тыл­ган кү­ңел кыл­ла­ры­на бу­ша­ныр өчен бе­рен­че төр­тем бул­ды­лар.

— Йә-йә, сең­лем, ни бул­ды?— дип, ин­де руль ар­ты­на ке­реп уты­рыр­га өл­гер­гән, ма­ши­на­сын җи­ңел ге­нә ка­бы­зып җи­бәр­гән Ил­ги­зәр со­рап куй­ды. Ә ан­на­ры: — Әл­лә елый­сыз ин­де?— ди­де. Шун­да үз итеп ке­нә киң, нык­лы ко­ча­гы­ның уң ягы­на Га­ли­мә­не ал­ды. Ту­таш, бар дөнь­я­сын оны­тып, күз­лә­рен йом­ган хә­лен­дә шу­шы мәр­хә­мәт ия­се егет­кә сы­ен­ды. Ма­ши­на әле үке­реп, әле җи­ңел­чә су­лыш ал­га­лап, ар­тык ашык­мый­ча гы­на бар­ды да бар­ды.

Бу ва­кый­га­лар­дан соң ни­чә көн­нәр уз­ды. Ил­гә чә­чәк­ле яз ке­рә бар­ды.

 

XXI

Иләс яң­гыр яу­ган­нан чә­чәк­ләр кур­кы­шып күз­лә­рен йом­са­лар, ә ан­на­ры хә­веф­ләр узып, ки­нәт дөнь­я­лар як­ты­рып, ко­яш­ка бал­кып ка­рап ни­чек йөз­лә­рен ачыл­са­лар, Га­ли­мә дә шу­лай кер­фек­лә­рен кү­тәр­де. Аңа рә­хәт иде. Әй­тер­сең лә ту­лы бер мәң­ге­лек узып кит­кән, ту­таш гү­я­ки әки­ят­тә­ге гү­зәл кыз ке­бек чи­геш чи­геп утыр­ган­да бар­ма­гы­на ял­гыш инә ка­дал­ган да йок­лап кал­ган. Зил­зи­лә­ләр бул­ган­дыр, ту­фан кү­тә­рел­гән­дер, ни­чә­мә кы­шы, ка­ра кө­зе уз­ган­дыр сы­ман. Мәң­ге­лек. Аның да үтеп кит­кән­ле­ге си­зел­ми ка­ла ала икән, әгәр дә си­ңа очып ба­ру­чы ва­кыт ка­нат очы бе­лән дә ка­гыл­ма­са, си­не, та­тар илен йок­лат­кан ке­бек, из­рә­гән хә­лең­дә кал­дыр­са. Шун­дый ва­кыт­та кү­ңе­ле­ңә әл­лә нин­ди уй­лар ки­леп, алар яшә­еш сер­лә­ре­нә дә өй­рә­теп ку­яр­га мөм­кин­нәр.

Дөнь­я­да күп ке­нә ке­ше­ләр дә­рә­җә­сез яши ал­мый­лар. Баш­ка­ча алар­ның сан­на­ры да кал­мый, үз­лә­ре дә юга­ла. Ке­ше­не дә­рә­җә­гә кү­тә­реп сы­нау ди­гән нәр­сә ме­нә шул ин­де ул. Алар ни­чек тә ябы­шып ка­лыр­га ты­ры­ша­лар, аһ-зар итә­ләр. Дә­рә­җә­дән сө­рел­гәч, бө­тен дөнь­я­сы­на үп­кә­ли­ләр, ан­на­ры үч ала баш­лый­лар. Бу — ка­ра эч­ле­лек бә­ла­се. Мәр­тә­бәң өчен хәс­рәт­лән­ми мөм­кин тү­гел, хәт­та яра­мый­дыр сы­ман.

Ху­җа­лар үз ти­рә­лә­ре­нә көч­сез ке­ше­ләр­не җыя, ко­ман­да­ла­рын шул мес­кен­нәр бе­лән ту­ты­ра баш­ла­са­лар, бе­леп то­ры­гыз, ул шу­ның бе­лән үзе­нә ка­бер дә ка­зый. Ха­рап бу­лу­ны әл­бәт­тә та­ян­ган ке­ше­лә­рең әзер­ли. Шун­лык­тан бә­хет­сез­ле­гең­нең ба­шы — үзең­нән, дә­ва­мы — ти­рә-юнең­дә­ге­ләр­дән, дус­ла­рың­нан, ахы­ры — дош­ман­на­рың­нан. Көч­ле бу­лу­ың бер хәл, дус­ла­рың көч­сез икән, ул ва­кыт­та ха­ра­бат диң­ге­зе­нә көй­мәң­нең ба­рып ке­рү­ен бе­леп тор!

Хә­ер, Га­ли­мә бо­лар­ның бер­се ту­рын­да да уй­лый ал­мый һәм ба­шы­на ки­те­рер­гә дә мөм­кин тү­гел. Аның кү­ңе­лен ба­ры тик буш­лык би­ли, ты­ныч, рә­хәт, шул ук ва­кыт­та бик якын да, бик ят та буш­лык бу, га­ләм буш­лы­гы би­ли. Ул — языл­ма­ган ки­тап ке­бек. Ме­нә хә­зер ила­һи Ка­ләм тиб­рә­нер дә: “Га­ли­мә сер­ле йо­кы­сын­нан шаһ­за­дә ко­ча­гын­да ай­нып уя­нып кит­те”,— дип язып ку­яр. Үги ана, аңа буй­сын­ган би­ча­ра ата, үч­ле ке­ше­лә­ре, көн­лә­шү­че­лә­ре ха­кын­да исе­нә тө­ше­рер, баш­ка­сы... Әйе... Юк-юк!.. Га­ли­мә­нең яз­мы­шы тү­гел бу, аның әни­се дә үзе­не­ке, из­ге, аның га­зиз әт­кә­се пат­ша да тү­гел! Бу егет тә аның шаһ­за­дә­се Хә­лим тү­гел!

— Хә­лим?.. Кай­да син, ни­гә хә­бәр­лә­рең юк си­нең, Хә­лим?

Кыз эн­дә­шә, әм­ма та­вы­шы юк, ише­тел­ми. Әл­лә һа­ман да йок­лый, ба­ры са­та­ша гы­на­мы? Юк, күз­лә­рен ач­ты бит ин­де!

Га­ли­мә­гә җы­лы ко­чак­та рә­хәт иде. Егет аның ба­шын­нан сый­пап-сый­пап ал­ды. Ма­ши­на ты­ныч кы­на эш­ләп уты­ра. Авыл­га ке­реп ки­лү­че юл буп-буш, гү­я­ки бө­тен дөнья би­та­раф йо­кы­да го­ме­рен уз­ды­ра.

“Мин ни­гә бо­лай уты­рам әле, бу ба­ла оят та бел­ми дип уй­лау­ла­ры бар! Ни­чек шу­шы­лай ки­леп чык­ты икән? Бу абый­ны бө­тен­ләй ди­яр­лек бел­мим дә бит”,— ди­гән уй­ла­ры кыз ба­ла­ның акы­лын кай­на­тыр­га, хол­кы­на ку­әт би­рер­гә ти­еш иде. Әм­ма кыз­ның исе дә кит­мә­де. Нин­ди­дер җа­вап­сыз­лык, хәт­та кур­кы­ныч ва­ем­сыз­лык аның бе­лән ида­рә итә, яшә­е­ше­нең мәгъ­нә­сез­лек­кә буй­сы­ну­ын өс­тен чы­га­рыр­га те­ли. Га­ли­мә­нең кү­ңе­ле мо­ңа кар­шы тү­гел. Ме­нә хә­зер нин­ди­дер кот­чык­кы­сыз ха­та бу­ла­чак һәм аның бу­лу­ын кыз үзе үк те­лә­я­чәк...

Шун­да авыл ба­шын­нан чы­гып ки­лү­че күз­ләр га­дәт­лә­нел­гән ав­то­мо­биль кү­рен­де. Га­ли­мә әти­се­нең “У­АЗ­”ын та­ный иде, аның са­ры тө­се ерак­тан, ка­ра туф­рак­лы ба­су-кыр­лар­дан да ял­ты­рап кү­ре­нү­гә, бө­тен ке­ше дерт­ләп уя­нып ки­тү­чән, ба­ры­сы да ты­рыш хез­мәт­кә яңа дәрт бе­лән көч та­бып то­ты­ну­чан, хәт­та кы­зы да мон­дый хис­ләр­дән ирек­ле ка­ла ал­мый.

Әти­се алар ягы­на йо­ты­лып ка­рап уз­ды. Га­ли­мә­не­ке бе­лән аның күз­лә­ре оч­раш­ты­лар, әм­ма ма­ши­на­сы, тук­та­лып тор­мый­ча, юлын дә­вам ит­тер­де. Шу­шын­нан соң гы­на кыз, егет ко­ча­гын­да из­рә­гән җи­рен­нән ай­нып, җил­кә­лә­рен авыр, әм­ма җы­лы кул­лар­дан азат итеп, уры­ны­на җай­ла­нып утыр­ды.

— Йок­лап кит­кән­мен, ах­ры­сы!— ди­де ул.— Си­зен­ми­чә­рәк кал­ган­мын!

Егет аны-мо­ны эн­дәш­мә­де. Кыз­ның күз­лә­ре­нә ва­кыт-ва­кыт ка­рап ку­ю­ла­ры бе­лән ге­нә чик­лән­де. Уй­ла­ры исә Са­рай­лы тау­ла­ры, кыр­ла­ры буй­лап йө­рен­де. Шун­нан соң гы­на:

— Ми­нем си­нең бе­лән күп­тән­нән та­ны­ша­сым, дус­ла­ша­сым кил­гән иде,— ди­де егет, Га­ли­мә­гә ту­ры ка­рап.— Исе­мем­не бе­лә­сең, Ил­ги­зәр икән­ле­гем­не, нефть­тә эш­лим, про­мы­сел­ләр­гә эш­че­ләр, ки­рәк-ярак­лар та­шыйм. Сол­дат­та бул­дым. Тор­мы­шым, би­ог­ра­фи­ям — шу­шы. Си­не дә бе­ләм, исе­мең — Га­ли­мә, бы­ел ур­та мәк­тәп­не тә­мам­лый­сың. Мин дә шул мәк­тәп­тә укы­дым, шул ук авыл­дан. Әм­ма си­не бел­ми идем. Бәл­ки, тү­бән сый­ныф уку­чы­ла­ры­на игъ­ти­бар ител­мә­гәч, шун­лык­тан бе­лен­ми ка­лын­ган­дыр ин­де...

— Мин юга­ры сый­ныф­лар­да гы­на бу мәк­тәп­кә күч­тем. Мо­ңа ка­дәр Аз­на­кай ин­тер­нат-мәк­тә­бен­дә то­рып укы­дым. Әни­ем шу­лай те­лә­де, әти­ем кар­шы кил­мә­де,— ди­де Га­ли­мә, үзе ту­рын­да ту­лы җа­вап би­рү­е­нә шик­лән­ми­чә.

— Бү­ген кич мон­да кил­сәм, си­не, Га­ли­мә, кү­рер­мен­ме?— ди­де бе­раз­дан соң егет, оч­ра­шу те­лә­ге ба­рын бел­де­реп һәм бик тә ягым­лы итеп.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных