ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 12 страницаКыз беразга аптырашта калды. Бәлки Нәгыймә апасы турында, аның улы Хәлим хакында, араларындагы “чыбык очы — тал башы” дигәнчә генә булса да кардәшлек, агай-энелек барлыгын да уйлап алгандыр, кем белә? Кешеләр эчендә гореф–гадәт ныклы саклана, туганнарга, агай-энеләргә өйләнү кебек гамәл юк бит, макталмый, гөнаһлы санала. Ә ул, Галимә, юләр кыз булды, Хәлим абыйсына тәмам-тәмамысын гашыйк булды. Аңа бу хистән котылырга кирәк. Бөтен соңгы вакытлардагы эшләренең аркылы-торкылы килүе шушы хатасы аркасында булырга бик мөмкин. Бу бит тәкъдирнең үз көчен сиздерүе! — Юк, мин килә алмыйм! Имтиханнарга әзерләнәсем бар! Галимәнең мондый җавабын егет көткән идеме-юкмы, хәйран итүен сиздермәде, әмма бу вакытта аның кара чәчләре керпе энәләре кебек тырпаеп, ак йөзе тагын да агарып киткәндәй тоелды. — Мин килермен! Менә шушында! Көтәрмен!— диде ул, карарлы кеше икәнлеген сиздереп. “Егетең бармы әллә, әниеңнән курыкмыйсыңдыр бит?” кебек сүзләрнең берсен дә әйтмәде. Галимә Хәмзәдән дә, башкалардан да шуның ише мыскыллауларны ишеткәне булганга, Илгизәрдән дә көткән иде. Әмма егетнең катгый итеп әйтеп куюы, “килермен” дип белдерүе кызның күңелендә дә шул ук сүзләр белән җавап бирү теләген уятты. Галәм кояшы үз дәртендә яктыртканда да күңел күгең болыт астында саргаеп торырга мөмкин. Сиңа бернинди рәхәтлек тә, шатлык-сөенеч тә юк. Галимәнең дә шундый көне булды бүген. Һәм менә күңел офыклары чигендә таң билгеләре күренә. Ул аңа якты көн алып килерме, кара болытлы авыр яңгырлармы? “Иртә аязган — кич аязмас, кич аязган — һич аязмас” — бу мәкаль һава торышына нисбәтле әйтелгән, ә аның эчке мәгънәсенә язмыш хәсрәтенең җыерчыклары, ак чәчәкләре, адәм баласының олы-кече тәҗрибәсе салынган: таң иртә атса — кичләрең сагышлы булыр, кичен генә таңың атса — бөтенләй дә гомер итмәгән кебек тоелыр. Гыйбрәтле дә, акыллы да. Галимә, урамга кереп югалгач, койма читләтеп кенә кире килде. Илгизәр һаман да машинасын кузгатып алып китәргә кыймыйча урынында тота иде. Кинәт сигналын берничә кат рәттән кычкыртып алды. Аннары гына, үкертә-үкертә, нефть промыселләренә таба кузгалды. Ул барасы якта утлы факел, калын биек чаннар, гомергә гүләп утыручы биналар, баганалар, винтилләр, җиргә чыккан, җиргә кереп киткән кәкре һәм туры итеп сузылган, җитмәсә ачык төсләргә буялган юан-нечкә торбалар, тимерчыбык челтәрләр тарттырылып эшләнгән коймалар, олы авыр ачкычлар тотып ниләрнедер боргалаучы агай-абзыйлар булырга тиеш иде. Галимә элекләрне, җәй көне җиләккә барганда, алар яныннан үтеп киткәләде инде. Илгизәр йөртә торганга охшашлы машиналар ул вакытта да анда бар иделәр. Койма буена сыенган килеш Галимә берничә минут югалып, тәмам куркынып калды. Илгизәрнең берничә тапкыр сигнал бирүе, машинасының көчле куәт һәм дәрт белән гүяки эш атыдай ашкынып китеп баруы — болар егетнең кызны күреп алуына, бу күренүеннән күп нәрсәләрне аңлап өлгерүенә яхшы дәлил иделәр. Аңа ул куанычны Галимә үзе бүләк итте. Хәзер Хәлим абыйсының күзләренә ничек карар да бу хәлләрне ни рәвешле аңлатып бирер? Йә йөрәк, нишләтәсең син чибәр баланы, йә яшьлек, нигә аны әле салкынга куып чыгарасың, әле кайнар утларга китереп саласың? Әллә соң бу мәхәббәт ялкыны кемнәргәдер ут булып тоела да, гашыйк җаннарга гөлбакча сыйфат аңлашыламы — Ходай белсен! Шунда гына Галимә бүген нәрсәдән кәефе киткәнлеген, кая качарга белмичә, кайтып йөгерәм дип юлга атылуын исенә төшерде. Аның бер генә гаебе юк исә дә, өстенә яла яткач, хәтере калу газабында җаны тәмам арыганын, Илгизәр алып кайтып килгәндә, онытылып китеп, кабинада йокыга чумуын шулай ук хәтерендә яңартты туташ, тик ничек итеп кыю егетнең кочагында калуын күз алдына китерә алмады. Хәер, зыян юк. Илгизәр аны кимсетмәде. Гүяки пыяла китергәндәй итеп сак кына, җаваплылык белән күкрәгенә алып кына, машинасын ашыктырмый гына алып кайтты. Кыз моны сизенде, йөрәгендәге җылылыкны да, кешечә мөнәсәбәтне дә тойды. Ул моңа кадәр үзен алтын таҗга утыртылган энҗе бөртеге дип күз алдына китергәли иде. Тик андый мөнәсәбәтне генә күрмәде. Ә бүген — башкача булды... Алтын таҗ... Энҗе бөртеге! Кешеләргә, бигрәк тә укытучыларына карата туган үпкәләү хисе дә онытылды. Хәзер Нәгыймә апасыннан да оялмас, аларга элеккечә кергәләп йөрер, күптән хәлләрен дә белешкәне юк. Майның урталарына сарыклар да бәрәннәре белән көтүгә чыга башлап, ул аларны тапшырыр. Һе, колхозлар таралды, ә ул сарыкларга инде кемнәр хуҗа икән? Эһ Хәлим, Хәлим! Каникулга дип кайттың да, Галимәнең күңелен тәмам бутап ташладың. Югыйсә бары тик вакытыңны бушка уздырмас өчен кыз белән мәхәббәт театры уйнап алу гына уеңда булган! Гаепсез Хәлимне “карага буяу” эшенә керешкәнлеген үзе дә аңламый калды. Галимәнең йөрәге сикеренгәләп куйды. Күз аллары караңгылангандай булды. Хәле китеп алды. Ничә көннәр ял һәм йокы күрмичә, шул имтиханнар, БДИ дип тырышуларының ахыры — тәненнән коты качу иде бу. Буталганнан да ныграк бутала иде җаны. Әле генә иң ышанычлы, зур бәхете кебек тоелган Хәлиме инде хәзер кыз тарафыннан ачуланылды, гайрәте арысланга әверелеп, бичара егетнең күңелдәге сурәте дәһшәт белән гүяки чәйнәп ташланылды. Илгизәр исә, ак аргамакны иярләгән шаһзадә булып, аны, Галимәне, яман затлардан саклар өчен кылыч айкап, гөрзи изәп килеп җитте. Дию сыйфатка әверелергә торган олы дөнья ефәк җәймәдәй җәелеп китте. Адәм баласы көпә-көндез урамнан аяк өсте атлап барганында боларны чынбарлык дип күзалларга мөмкин түгел, һәрхәлдә акылы урынындагы һичкем болай эшли алмый. Моны Галимә дә аңлый, әмма үзе белән берни дә кылыр хәле юк. Ни өчендер Нәгыймә апасы кызганыч, ул бит Хәлимен, укуны бетергәч, диплом алыр да һичшиксез авылына кайтыр, монда зур терәк булыр дип көтә. Тормышлары җитү, әмма йортта ир балаң эшне тоту мәгъкуль. Галимә белә: Хәлим абыйсы кайтмаячак, андый булдыклы кешеләр авылга гына түгел, шәһәргә дә сыеп бетмиләр әле. Дөньяда бер бит ул, бер, кабатланмас! Кызның күзләренә яшьләр килде. Ул үзен Хәлим абыйсы тарафыннан ташланган, хәтта мыскыл итеп калдырылган кебек итеп тойды. Югыйсә егет аңа бармак белән дә кагылмаган иде бит, бары тик Куш каен аланлыгында алар үбештеләр генә. Яр читенә чыгып, кеше күрмәсен дип агачлар артына махсус посып. Шунда да аларны күреп калганнар, шуны да әнисе Камиләгә җиткергәннәр. Ә Нәгыймә апасы, ишетеп, белмим, нәрсәләр уйлагандыр? Әле Илгизәргә утырып киткәнен дә күреп калган булсалар? Юллары да сарык һәм бәрәннәр асрала торган ферма биналары яныннан уза! Нәгыймә апа, Бәкер ага, Хәлим абый!.. Йа Хода, ярата бит ул, бик тә якын күрә аларны, йортларындагы һәммәсен дә, апа-сеңелләренә, ала-кола песиләренә кадәр! Менә ул ак күлмәктән шул йортка килен булып төшәр иде сыман. Бәкер ага зур тантана белән капка ачар, Нәгыймә апасы аның аяк астына ак мендәр китереп салыр да: — Кызым,— дияр,— төкле аягың белән! Баскан эзең мамык булсын, сөйләгәнең шикәр-бал булсын!.. Чәй кашыгы белән шунда киленгә бал каптырырлар. “Менә киленебез ничек уңган!”— дип мактап, хәтта җырлап та җибәрерләр. Йоласы шундый, гадәте шушы рәвешле гасырлардан килә. Хәлим исә, биленә таянып, күрдегезме, мин нинди кыз алып кайттым, тавис кошы бит бу дип мактанып карап торыр. Эһ, бар әле күрәселәр, бар әле! Галимәнең туйлар карарга барганы, килен төшкәнне күргәне мең булгандыр. Ул яратмаган кешеңә кияүгә чыгулар, бәхетсез яшьлекләр турындагы риваятьләр мөгаен романнарда гына языладыр, бәетләр һәм җырларда гына әйтелә, көй өчен генә, кызыкка чыксын дип шулай сөйләнелеп киленә торгандыр? Ә чынлыкта кешеләр сөешеп-яратышып кавышалар. Әнә Нәгыймә апа, Бәкер агай, әнисе Камилә... Аһ, юк икән шул, монысы алай ук түгел! Ничә ишеткәннәре булды, хәзер дә бар: — Салават, син җир биткә кияүгә чыгасы түгел идем мин!— дип әнисе елап, балалары кечерәк чакларда да, үсә төшкәч тә һаман ата кешегә ташлана иде. Яратмаган булган икән!
XXII Кичәге социалистик совет җәмгыятенең тамыры белән йолкынып алынып, тәмам мыскыл ителеп “эт авызына” ташланылуы көлке дә, фаҗига кебек тә иде. Үсеп килүче яшь буын ул җәмгыять, ил хакында әллә нәрсәләр ишетеп, шул дәвердә гади халык тәмам интегеп, газапланып, бер дә көн яктысы күрмичә яшәгәннәр икән дигән тойгы һәм хисләрдә калдырылган иделәр. Алга таба тормыш ничек булыр — анысын уйлаучы юк. Бүгенгесе — тайгак боз кебек, бер дә утыра алмыйча җәфаланган болганчык су сыман. Элекләрне “министр кебек башлы”, “академик кебек акыллы” дигән гыйбарәләр белән сөйләшә торган иде халык, әмма шул министр һәм академик дигәннәре телевизион каналлардан еш күренә, төрле авыр мәсьәләләргә аңлатмалар бирергә тырыша башлагач, фаразларының хакыйкатькә туры килмәве, яшәеш-тормышның бер тарафка, өметләр икенче якка китеп, хыялларның һәм күзаллауларның чуарлык белән тулганлыгы, теләкләрнең башкалык белән йөрәкләрне яндыруы аларның да данлыклы дәрәҗәләренә тап төшерүдән гыйбарәт иде. Гүяки дөнья һаман да ваклана барды, кешеләре исә яшәешеннән дә вагракка әверелделәр. Бу хәл мизгел эчендә булган күренешләрне барлыкка китергән көчле давылдан соң хәрабәләнү кебек, адәм башларыннан узып, бала һәм ана үзара аңлашудан туктагандай, күрше һәм дусларны да шул яманлыкка төшерде. Алга таба җәмгыять болай яши алмаячак иде югыйсә. Әмма аны төзәтәсе урынга, һаман да үзгәртеп корырга, яңадан башлап нигезләргә тырыштылар. Кешеләрне бүген үтереп бетереп, иртәгә кабат тудырсаң гына бәлки барысы да яңача булыр, кем белә? Әмма болай эшләү мөмкин түгел һәм зур вәхшият икәнлеген күзаллау авыр түгел. Галимә кичкә кадәр үз күңеле белән тарткалашты. Өч тапкыр урамга чыгып, капка төпләреннән сузылып карап, әлеге дә баягы олы юл ягын күзәтте. Моннан Чоңгыл тау ягы да, аңа туп-туры менеп китүче таш юл да ачык күренәләр, әмма Илгизәр килеп туктаган урын агачлар, йортлар артыннан беленмәскә дә мөмкин икәнлеген уйлап хәсрәтләнде кыз. Әгәр дә егет “килермен, көтәрмен” дип әйтмәгән булса, Галимә дә болай ук борчылмас һәм бәргәләнмәс иде. Нәрсә инде бу? Аны мәктәптә орыштылар, үпкәләттеләр, елаттылар, аңа Хәлиме җавап хаты язарга да вакыт тапмый, инде айдан артты бугай, шалтыратмый да! Ә Галимәнең күңеленнән бу борчулар сихри канат белән сыпырып ташлангандай юкка чыктылар. Илгизәр! Сыендыр кочагыңа, Галимәнең күңеле тагын бер кат ял алсын! Имтиханнарына әзерләнгән көннәрендә туташның башына шушы бәла генә җитмәгән! Анысы Хәлим абыйсын оныту өчен башка бер егет белән күңелен саташтырып алуның файдасы күренми калмас! Ничә укып, ишетеп үсте: “Чөйне чөй белән бәреп чыгаралар!”— диделәр аңа, нинди кыенлыкка төшсә дә, иң яхшы чарасы шушы! Әмма кыз бала моның ничек һәм нәрсә икәнлеген бар авырлыгында күз алдына китерерлек дәрәҗәдә күңеле белән дә, акылы белән дә ныклы кеше була алмый. Галимә бу хакта башына да китерми. Йөрәк януы ул бит җанның үз урыныннан кубарылуыннан да, хисләрнең кайнарланып аптыратуыннан да килә. Көтмәгәндә авырый башлаган хәлләргә төшәсең. Сәгать кичке җиделәр иде. Эңгер эленеп килә. Галимә, күңеле сикереп куйганын тоеп, инде бишенче тапкырга укый башлаган мәктәп дәреслеген өстәлендә калдырып, капка төбенә җиңелчә киемнән, аркасына калын шәл салган килеш кенә йөгереп чыкты да, көткән юлга карауга ук, таудан төшеп килүче машинаны күреп тә алды. Аның Илгизәрнеке булуында шиге юк иде. Кат-кат күз салып тормыйча, Галимә өйгә кереп йөгерде. Кич туңдырган, көндезге ерганаклы үзәннәр хәзер кичке суыктан боз элпәсе белән тартылган. Аяк асты урыны-урыны гына булса да таеп-таеп ала иде. Йөрәк бер өзгәләнсә, аны тынычландыру өчен суларга төшүдән генә файда юк. Үз кадерен белмәгән кешене башкалар хөрмәт итәме? Бусы инде мең тапкырлар ишетелгән сүз. Кеше кадеренә хөрмәт белән җавап бирү адәмдә юк икән, андый затны кем диләр? Әйе, үз кадерен белмәүче, диләр! Анысы да дөрес сыман, монысы да хактыр кебек. Акыллы кешеләр дөньяда, күз белән күреп, колак белән ишетеп, күңел үлчәүләренә салганнан соң гына гамәл кылалар. Берәүләргә моның өчен минут та җитә, икенчеләргә сәгать тә аз. Менә шушы була инде ул затлылыкта аерма. Табигатеңә каршы бару мөмкин эш, анысы. Әмма күңел түреңә эленгән үлчәүнең урынын кузгатып кую, тәлинкәләренең тигезлеген бозып ташлау кебек инде ул. Ничек яшәүнең бер генә төрле күрсәтмәсе әлегә кадәр кешелек тарафыннан берничә тапкыр тәҗрибә кылынып каралган, тик замана дигән вакыт берәмлеге ул күрсәтмәнең асыл мәгънәсен үзгәртә торган. Яшәү серләрен ачык хис иткән кешеләр үз урыннарына ваемсызларны калдырганнар. Алары — башкаларны. Серләр онытылган. Аннары, кемдер искә алып, аларны яңарткан. Үз заманына яраклы иткән. Шушы рәвешле тарих дигән бөек сәхифәләрдән гыйбарәт калын да, куркыныч та, буталчык та “китап” барлыкка килгән. Без аны укыйбыз, без аннан гыйбрәтләр табып хәйранга калабыз. Күңел кояшыбызны болытлар мәңге капламаслар төсле. Йөрәкләр шигырь белән тула, җан сөенеч эчендә яши. Ә ничек хаталана адәм баласы? Дөньяда кешеләр гадел хөкем йөртә алмыйлар, шулай да аның төсен-рәвешен китерәләр. Моның өчен бик гади әйберләр эшлиләр: дөреслек “баганалары” утырталар, кануннар төзиләр. Шул нормаларны бозу — хата, аларга буйсыну — дөрес. Әмма бу әүвәле игълан ителү, аннары кабул кылыну, алга таба буйсындырылу белән хакыйкатькә, дөреслеккә әверелдерелә. Без ул кануннарның дөреслеген раслау өчен илаһи хисләребезне эшкә җигәбез, фәнни нигездә дәлилләр китерәбез, тагын да ниләр генә кыланмыйбыз һәм кыландырмыйбыз. Асылда боларның берсе дә илаһият эше түгел, кешеләрнең үзара килешүе аркасында гына канунлаша. Димәк, адәм балаларының үзара килешүе бар нәрсәләрне дә хәл итә. Законлаштырып куелган кануннарны җәмгыять өстеннән алып ташлау кемнәргәдер гаделлек кебек тоелса, кемнәр өчендер ул, киресенчә, гаделсезлек сыманрак аңлашыла. Без хаталы икәнбез, гамәлебез дөресме? Кешеләр ялгышып килешмиләрме? Берәүләрне без, ялгышсалар да, “аяклары таеп китте”, дибез, икенчеләрне, аяклары таеп кына алса да, хаталы итәргә генә атлыгабыз, гаеплегә чыгарабыз. Язмыш йөге һәркем җилкәсендә дә тигез түгел. Галимәнең Илгизәр янына чыгып йөгерүе, аны көтеп алуы, әмма очрашуга сүз бирмәве, киресенчә, килмәвен теләве — болар берсе дә аның акылына, күңеленә сыйган нәрсәләрдән түгел иде. Ниндидер авыр тәкъдир аның өстеннән хөкем йөртте. Галимә бу очрашуга ашкынмаганда да хаклы булачак иде. Йөрәге тулып кайнарланган яшь каны аның акылын ниндидер чәчәкле бакчаларга, күз яуларын алырлык биек ак мәгърур тауларга, мәңгелек яз хөкем сөргән җылы утрауларга — әллә-әллә кайларга саташтырып алып китте. Аның өчен баш очына гильотина балтасы сыйфатта күтәрелгән БДИ сынаулары да, кызын бүгеннән “бочкага салып тозлап куярга” әзер әти-әнисенең чикләүләре дә — берсе дә бернинди каршылык түгел иделәр, бары тик Хәлим абыйсының нәрсә әйтәчәге, эшне белеп алачагы котын качыра. Әмма ул монда түгел, еракта, Казан каласының таш кысаларына төшәргә һәм югалып калырга мәҗбүр энҗе бөртеге, затлы сагышы гына! Галимәнең кесә телефоны шалтыраганда бию көен җырлатуга көйләнгән иде. Әнисендә һәм иптәш кызларында гына номеры бар, әмма шалтыратышып сөйләшүчеләр бүгенге лимит-нормаларын тутырдылар инде. Әнисе, кызының кинәт югалуын шәйләп, эзләргә мөмкин, анысы. Әнә шалтырата да бит! — Әйе, әнием? Җавап биргәнендә тавышында Галимә каушау бар икәнлеген тойды. Әмма ул каушавы белән идарә итә дә, аны яшерә дә алмады. Бу дулкынлану тәне буйлап берничә рәт йөгереп узды, йөрәген урыныннан кузгату өчен җитә калды. Кыз, конфет урлауда тотылган бала кебек, үзен кая куярга белмичә, шунда адымнарын бутап өлгерде. Ашыгып койма буена барып басты. Ишек алды ягында кемнәрнеңдер аяк адымнары туңдырып алган карны таптап, ашыгып капкага таба килә иделәр. Берсе, ир кеше тавышлысы: — Кемдер кереп киләме соң?— диде, аңа хатын-кыз: — Капканы бикләгән идеңме әллә? Ача алмый торадыр бит?— диде. Инде үзен күрерләр, күз уңнарына эләктерерләр дигән уе Галимәне куркытып, аларның капка турыннан тизрәк китеп баруны акылы яхшыга санап, аяк адымнарын ашыктырды. Әмма капка ачылып: — Кем баласы бу, Салаватның Галимәсенә охшаган,— дип әйтүләре, чукрак булмасаң, колакка керерлек дәрәҗәдә ишетелеп, туташны артыннан куа килделәр. Аның каушавын арттырырга шушы да җитә калырлык иде. — Сезгә түгел иде!— дигән булды ул. Галимәнең бу сүзләрен телефоннан сөйләшүгә кагылышлы дип уйлапмы, шалтыраткан кеше үзенә кабул итте, капкадан чыгып басканнар — үзләренә. Моңа кадәр тәүфыйклы булуы белән үрнәк тоелган кыз турында бу аңлашылмаучылык башкача уйлый башларга әлбәттә этәргеч бирә ала иде. Ярый әле капкадан килеп чыгучы ирле-хатынлы кешеләр тормыш тупаслыгыннан шактый таушалган, фикергә-уйга бирелүне, бигрәк тә башкаларны хөкем итү “осталыгыннан” ераклашкан адәмнәрдән иделәр ахрысы. Галимә, әллә гафу үтенергәме дигәндәй алар ягына борылуына, капкаларыннан кереп үк китүләрен шәйләп өлгерде. Аңа шунда ук рәхәтрәк һәм күңеленә тынычрак халәт иңде, җилкәсеннән йөк төшкәндәй тоелды. Телефоннан шалтыратучының номеры танышлар исемлегендә юк иде. Әмма Галимәнең йөрәге киселеп алды. Бу бит аның Хәлим абыйсының тавышы иде. Нигә инде ул аны танымады? Хәзер яңадан шалтыратканын көтсенме, әллә үзе, күңелендәге серен яшерә алмыйча, соңламый шалтыратсынмы? Аннары: “Менә мин Илгизәр исемле егет янына очрашырга барам”,— дисенме? Нинди юләрлек бу. Нигә Галимә монда килде? Әнә аңа Илгизәр якыная, кулындагы чәчәк бәйләмен суза. Мөгаен җәннәт бакчасыннан өзеп алып китергәндер, кызыл розалар, кып-кызыл гөлчәчәкләр! Нинди хуш ислеләр! Ә ничек чәнечкеле алар! Учларына кадалалар, битләренә... Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|