ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 16 страница
XXVIII Май ае быел бик тә ямьле килде. Апрельнең егермеләреннән матур көннәр башланып, утызларында агачлар яфрак яра башладылар. Һава бөркүләнә барды. Хәлимнең 9-Май бәйрәменә кайтып төшүе Нәгыймә апаны мең төрле шатлыкка күмде. Соңгы вакытларда халык эчендә колхозлары таралу хәсрәте йөрәктән-йөрәккә күчеп йөрсә дә, ул бу хакта сагышланмый иде булса кирәк. Кыш буе карап үстергән сарык бәрәннәрен тапшырган, эшеннән азат ителгән, ә яңа хуҗаларның ил тормышын ничек корып, алга таба ни рәвешле алып китәселәре әлегә билгеле түгел. Шунлыктан юк хәсрәтләрне телдә-башта йөртүнең ни файдасы бар? Аның колхоз дигәне дә адәм баласына бер дә рәхәт күрсәтмәде инде, таякка эшләтте, соңгы каныңа кадәр кандала кебек имде, ничәмә җаннарны гарипләде, ватты. Искә дә төшереп торасы килмәслек. Сагындырмас ул, кызгандырмас! Әмма улының ике көннән китеп тә барасын ишеткәч, Нәгыймә апа аптырабрак калды. — Шулай кыска вакытка гынамыни?— диде. — Мин дә бәрәңгеләрне утыртышып китәрменме әллә дигән идем, тиресләрне чыгарышырга гына өлгермен ахрысы,— дип, шаярткандай әйтте Хәлим, гүя аны авылда эш эшләтер өчен махсус көтеп торалар. Улы соңгы ике-өч ай эчендә тәмам үзгәреп куйган, бераз ятрак чалымнар да йөзенә йөгерергә өлгергән. Моны баласының ныгый, ир сурәт кыяфәтләнә баруына юрады ана. Бер оя каз бәбкәләре кебек үскәннәр иде балалары, таралдылар да беттеләр, олы уллары да, монда, авылда, күзгә чалынырлык кызларыгыз да юк дип борын чөеп, Яр Чаллы шәһәрендә яшәүне төс итте, әтисе Бәкер агай аның берәр хатынга яки кыз-кыркынга йортка керүеннән бик тә шикләнеп йөрде. “Матри, колагын борам мин аның!”— дип, катнашы булмаган хатыны Нәгыймә апаны алдан куркытып та куйды. Йортка керү дигәннәре илдә юк нәрсә түгел иде. Соңгы елларда киленнәр дә кайнана ягын сайламыйча, кияүгә чыгалар да, ирләрен үз йортларына алып китәләр, ягъни йортка кертәләр. Аннары Бәкер агайның туганнарына да электән мондый гадәт хас эш икәнлеген Нәгыймә апа бик яхшы белә. Әмма ирен үртисе, шулар турында искә алып бәгыренә төшәсе килми. Атаның да күңеле дөрес сизенгән икән шул: кичке якта капка төпләренә яхшы гына күренешле җиңел машина килеп туктады. Аннан олы уллары һәм затлы бер ханым төштеләр. Ул вакытта Хәлим өйдә тәрәзә янында иде. Машинадан чыккан хатынның руль ягыннан булуын күреп калды. Абыйсының “яхшы кабуын” уйлап, йөзенә елмаю йөгерде. Аның тормышка җиңел каравын белгәнлектән, бу эшенә исә рәхмәтле иде ул. Чәй эчеп утырган әтисе һәм әнисе ягына чыгып: — Өйләнсә дә, йортка керсә дә — бер дә начар булмас! Без торасы түгел, үзе яшисе,— дип, абыйсын яклап әйтеп куйды. Акыллы Хәлименнән мондый сүзләрне ишетүенә атаның күңеле бозылды. Ул, аптырап: — Ни сөйлисең, улым?— диде. Аннары, кискен кисәтеп: — Анда, калада, әллә берәр марҗа белән яшәп ятасыңмы? Хәзер ул “гражданский брак”, никах белән генә эшне бетереп кую модада икән. Без монда барысын да белеп ятабыз. “матри” аны, колагыңны борырмын! Алай итеп баш югалтасы булма! Мәңге ризалыгым юк! Абыеңа булса — ярый! Аның дөньяга исе киткәне булмады. Ә син — аң бул!— дип каты торуны кирәк тапты. — Мин дә шуны гына әйткән идем бит, әткәй!— диде Хәлим, менә хәзер ишектән абыйсы һәм ияртеп алып кайткан хатыны килеп керәселәрен чамалап өлгереп. — Карагыз боларны, чыгып каршы да алмыйлар, туңып беттек!— дип, һәр җилкәсе яртышар метрлы, калын чырайлы, дәү гәүдәле үгез кебек абыйсы һәм үзе кебек үк чая кыяфәтле гөл сыйфат, әмма ирдәүкәрәк кыяфәтле хатын килеп кергәч, гаилә әһеленең авызлары бердәй ачылып калды. — Әнкәй, сал китереп киленең аяк астына ак мендәреңне!— дип әмер бирде өлкән улы. Әмма каушаган ана тиз генә урыныннан кузгала алмады. Бу килен дигәннәре “билләһи” сабанга җигәрлек, ипи пешерәм дип тотынса, мичеңне урыныннан кузгатып куярлык, җитмәсә немец машинасы кебек киң күкрәкле иде. Гомергә илле дүртенче үлчәмле кием киеп йөргән, соңгы ике-өч ел эчендә, картлыгы килә башлап, илленчегә кала барган Бәкер агайның башындагы кәләпүше урыныннан кузгалды. Җитмәсә: — Күрешик булмаса, әткәй!— дип, бу затлы хатын аңа таба атлап килә башлады. Ярый әле хатыны Нәгыймә апаның башы эшләп өлгерде. Яндагы караваттан башын куеп йоклый торган ак мендәрен кузгатып, киленнең өченче адымына җитешеп килеп: “Төкле аягың булсын, бәрәкаллаһ”— дип, аягы астына шуны салып өлгерде. Исәнләшергә кул бирер өчен сузылган Бәкер ага бу тамаша вакытында чайкалып киткән киленнең кочагында калды. Әмма да алтмышка килеп җитеп барганында бу бәхетеннән сөякләре балавыз кебек эремәкче иделәр дә, тыны кысылды. Кочактан чыгарга, оят кызыллыгы белән йөзен капларга туры килде аңа. Укып-ишетеп, күреп үскән йолага туры килсенгә дип Хәлим өстәлдән бал-май алды, аларга бер-бер артлы кашык батырып, әнисенә таба сузды: — Әнкәй, теле татлы, холкы ипле булсын!— диде. Нәгыймә апа аңлап өлгерде. Бәкер аганы кочагыннан чыгарган, мендәр өстендә басып калган киленнең алдына бер-бер артлы майлы да, баллы да кашыклар китереп: — Авызыңа бал да май, кызым!— диде. Йоласына ук кереп җитмәде, сүзләре дә шартынача туры килеп бетмәде, әмма, татар әйтмешли, тәртә арасына куйгач, шушылары да гадәт таләбенчә булуга җитә һәм ярый инде! Бу кадәр дә дәү килен һәм гәүдәле абый янында Хәлим белән әти-әнисе кечерәеп калгандай үзләрен хис итәргә тиеш иделәр. Әле генә Берлинны бер үзе барып алырдай булып сөйләшеп утырган Бәкер агай инде әсир төшәргә өлгерде. Нәгыймә апаның аңга килерлеге әлегә юк иде. Бу тамашага Хәлим генә авызын ерды. Әле апасы кайтасы, сеңлесе мәктәптән килеп керәсе бар, алар нәрсә диярләр? Хәер, сөенерләр. Барыбер иртәгә бәйрәм. Хәлим дә Казаннан кайтып яхшы иткән әле, туйга төшкән кебек булды бу. Бүген кичкә Галимәсе янына да барып өлгерсә, очрашып сөйләшсәләр — тәмам бәхеткә күмеләчәк! Тик “юньсез кыз” нигәдер телефонын алмыйча газаплый. Хәлим аңа кайтасын да әйтә алмады, язма хәбәр генә җибәрде, җавабы килмәде. Менә күрешерләр, сюрприз булачак әле аңа егетенең көтмәгәндә күренүе! Әнә, абыйсы ничек “кызык итте” үзләрен!.. Әмма да кем-кем, ә яшь килен “хутлы” булып чыкты. Иң әүвәл аның ак мендәрдән төшәсе килмәде. Хәлим белә иде: элекләрне татарлар хан баласын хан итеп багышлаганда, аны ак келәмгә бастырып, төрле яклап кенәзләр-бәкләр күтәргәннәр. Моннан да бөек һәм олы хөрмәт халыкта булмаган, диләр. Киленнәрне ак мендәргә бастыру йоласы да шул чаклардан калган. Ханыбыз келәм кебек йомшак, җылы җәелсен диделәрме икән, ханбикәләр аяк астына мендәр салу гадәте тә булмаганмы, әллә башка төрле сәбәпләре һәм ырымнары, ышанулары бар идеме — боларыннан ук ачык хәбәрдарлыгы юк, анысы. Киленне Хәлимнең абыйсы ак мендәрдән ике куллап күтәреп алып төшерде. Ул кадәр дә куәт бар икән үзендә! Гомергә машина-трактор паркында тимер-томыр арасында юкка гына буталмаган. Аз гына вакыты бар идеме — шунда йөгерде бит. Ни печән чабарга өйрәнмәде, ни утын кисеп яруларда ватылмады. Бу эшләр һаман да энесе Хәлимгә кала торган иделәр. Менә бит, гөрнәдирдәй абыйсы бар икән аның, ни гәүдәле хатынын да мамык урынына гына күтәреп алды. Тегесе, җитмәсә: — Төшереп җибәрә күрмә, җаным!— дип зар итте. Ир кеше сер биреп тора димени? Аннары ул Хәлимнең абыйсы буламы? Шушы хатыны янына тагын ике-өчне күтәрерлек җилкәләре дә бар әле аның. Хәлимне үртәлүләре юкка түгел иде. Абыйсы кызлар белән электә юньләп йөргән егет булмады. Югары очтан берәүне, төбән очтан икенчене озатып карады да, беренче баруларында ук капка баганаларын кочаклап калып, икенче көнгә гайрәте чикте. Ә кызлар — көткәннәр, бер атна, ике, өч... Айлап, еллап та көтәрләр иде, егет тагын да бер сәлам бирсә! Һәм менә ул килен белән кайтып төште. Инде сүзләр китәчәк, рульне хатынына тоттырган диячәкләр. Абыйсы бу хакта уйламады микәнни? Әллә башка сәбәпләре дә бармы? Кайткан кунаклар шунда ук өстәлне “гөрләтеп” җибәрделәр. Ишектән килеп кергән һәр кешене дә чәйгә утырту гадәте бар иде инде ул, анысы. Электән татарда шулай килгән. Ул тәртипләр үзгәргәндә дә бәлки начар булмас иде. Хәер, “чир — китә, гадәт — китми” диләрме әле? Килен әллә кайсы ерак җирләрдән түгел икән, шушы, үз яклары гына булып чыкты. Әүвәлдә, бала вакытында, авылга әбиләренә кунакка еш кайткалап йөргән. Шул чаклардан танышлыклары да калган икән. Егет, армия хезмәтенә китәр алдыннан, дуслары белән бераз гына кәефләнеп йөрүләре сәбәпле, араларына бераз үпкәләшү, ятсыну каралыгы төшкән икән дә, менә ни гомерләргә кадәр җиткән. Дөрес, ахырсы: “Батыр үпкәләсә — гомерлек үпкәли!”— дигән сүз! Өлкән улларының мондый килен белән кайтып төшүе әлбәттә Нәгыймә абыстайның котын алды. Моны Хәлим бик яхшы сизенде. Әмма да әтисенең куануларына чик булмады. Менә-менә пенсиягә чыгарга тиешле иделәр алар, инде киленле дә булдылар. Дөрес олы кызлары, уртанчысы — әллә кайчан кияүдәләр, оныкларын кайтарып, тәрбиягә калдыргалап кына торалар. “Кызым баласы — йөрәк парәсе!”— ди Нәгыймә апа. Өстәле башына менеп утырып, ханбикә сыман килен өстеннән әмер биреп кенә картлык көнендә яшәмәкче иде, менә сиңа мә: дию пәрие кадәр бар бит бу! Әнисенең хәсрәте Хәлимгә бик яхшы аңлашыла иде шул. Аз ишеттеме ул аңардан: “Картлык көнемдә киленнәрнең рәхәтен күрергә язсын!”— дигән догаларын? Яшь киленне уллары күрсәтергә генә алып кайткан икән. Бер генә сәгатькә. Кунак булып, туйлап, дигәндәй, әле кабат сабантуй көннәренә җыенуларын сөйләшеп, хәзер, заманына күрә, бәйрәм табыны гына ясаячакларын, мулладан Яр Чаллыда ук никах укытуларын, тагын да башка эшләр хакында сөйләшеп, озак тормыйча китеп тә бардылар. Хәлимнең ни район үзәгендә эшләүче апасы, ни мәктәптә укучы сеңлесе кайтып җитеп, күрешеп калырга өлгермәделәр. Хәлим түр якта иде. Абыйсы, кереп: — Энекәш, укулар барамы?— дип сорады. Укулары әлбәттә бара иде. Егет ничек иртәрәк кайта алуын аңлатып бирде. Аннары абыйсы: — Кара әле, энекәш... Ул милли гаскәри көчләр турында мәркәзебез Казанда нинди хәбәрләр йөри?— дип кызыксынды.— Безнең монда, Чаллыда, эшче халкы бердәм шуңа ирекле язылырга да йөрде әле. Кайнарлык бар да инде татарда! Милли гаскәри көчләр!— диде, соклануын яшермичә. Аның ул сүзләрендә дәрт тә, үзен уртак эш өчен фида кылырга әзерлек хисе дә бар иде. Ул гаскәри көчләрнең әкият кенә булуын башына да китермәве сәер. Кайдадыр урмандамы, таулар арасындамы кодрәтле батыр яугирләр көрәшкә әзерлекле торалар, имеш. Аларны халык көтә. Әмма әлегә сәгате җитмәгән. Менә-менә бүген-иртәгә кузгалырлар, килеп җитәрләр сыман! Милләтне аяныч язмышыннан коткарырлар, бәхетле итәрләр! Кризислар-мазарлар мең чакрымнарга артка чигенер! Никадәр пафос, никадәр ышану, өмет һәм башка мең төрле яшелле-кызыллы-аклы хисләр ташкыны — халыкның күңелендә шушылар гына микәнни? Азатлык, диләр. Кемнән? Нәрсәдән? Үзләреннән үзләренме азат итү кирәк? Менә монысы чыннан да кызыклы аның — үзләрен үзләреннән азат итү! Мондый азатлыкны әлегә беркем уйламаган, башына китереп карамаган. Ә чыннан да шушы, кайчандыр бөек империяләрне кулында тоткан, башка халыкларны исәпкә-санга да алып тормаган татар халкы, кешелек үсешендә бөтенләй дә башка юнәлештә китеп, үзе үзеннән азат булырга тели. Мөмкин эшме бу, әллә юкмы? — Энекәш, әллә Казанда ул хакта бернинди хәбәрләр дә юк? Шушы баһадир гәүдәле, һәммә йөз сызыклары һәм чалымнары калын, куәтле яшь татар ире бу вакытта бертуган абыйсы гына түгел, бәлки дөньяны үз җилкәләренә салып, күтәреп алып китәргә әзер бөек шәхес, тарихи каһарман кебек иде. Аңа әгәр дә милли гаскәри көчләр турындагы риваятьне үзем уйлап чыгардым, авторы да, сценаристты да мин үзем, абый, ышанма ул юк-барларга дисә, поты бер тиенлек адәм хәлендә калачагын тойды Хәлим. Яшьлеге ашыктырып, теле сөйли бирде: — Федераль көчләр аларны бик тә эзләп караганнар икән дә, сугышка да кермәкче булганнар, таба гына алмаганнар бугай,— дип әйтте дә куйды. Бу сүзләрендә чын һәм ялган тәмам буталган иде. Кайдадыр ышанычлы җирдә шундый әзерлекле, күзгә күренмәс, утта янмас, суда батмас әкияти-мифик геройлар кебек милли гаделлек армиясенең булуы бер тарихи тантана иде, әлбәттә. Алар, көннәрнең берендә кузгалып, җир йөзендә гаделлек урнаштырырга юл ярачаклар. Димәк, гаделлеккә ышану хисе сүнә алмый. Андый көчләр барында ничек инде заман авырлыкларына бирешеп торырга мөмкин? Яшәү көче кайдан килә дисезме? Менә шундый риваятьләрдән сүт алып куәтләнә бара ул! Кешелектән әүвәле әкият, аннан соң дин, аннары гадел җәмгыять төзү хыялын чагылдыручы утопия киткәннән башлап, халыкта бернинди башка төрле ышаныч калмаган булган. Моны гына Хәлим аңларлык иде. Реальлек, хакыйкать төсмере белән буялган һәртөрле риваятьнең хакы бер тиенгә дә тормый — әгәр дә ул серлелек эчендә күңелләрне юата алмаса. Әнә милли мәҗлес-парламент та төзеп карадылар. Әмма демократия шулай башланамы? Кем сайлаган әле аларның депутатларын? Төгәл генә белүчеләре дә бар. Мондый демократия уеннарын күп тапкырлар күргән, тормышны каккан казык итеп күз алдына китергән түрәләреннән дә мең кат туйган халык андый парламентларга ышанамы? Исе дә китми. Йөресеннәр шунда үз уеннарын уйнап диярәк кенә кул селти. Ул милли мәҗлес дигәннәренә ФСБ әфәнделәренең исе китәме?.. Димәк, бергә сөйләшенеп эш-гамәл кылырга да мөмкиннәр. Хәзер йөзләрчә төрледән-төрле җәмгыятьләр бар. Үз президентлары, үз бюролары, башкалары. Ә монда — милли хәрби көчләр, милли хәрби шура! — Сез Казанда йоклап кына ятасыз бугай? Бер дә казаннарның тыны чыкмады! Абыйсының бу сүзләре нәрсә хакында икәнлеген Хәлим яхшы аңлады, әмма сүзләрне юри шаяртуга таба борды: — Без әле укыштырган булып та ятабыз!— диде. — Элекләрне студент халкы бик актив, алдынгы сафларда йөргән... Абыйсының ике-өч ай эчендә чын мәгънәсендә милләтчегә әверелүе Хәлим өчен зур яңалык иде. Шунлыктан ул сүзләрне кайсы яктан китереп тә әйтә алмый газапланды. Ничек кенә җавап биргәндә дә абыйсын кимсетер сыман тоелды аңа. Шулай да: — Абый, бик миллиләнеп киткәнсең әле,— диде ул, төгәлрәк бер-бер фикергә килергә омтылып. — Шәһәр тормышы, энекәш! Шәһәр тормышы! Ир кешедә сәясәт дигән хикмәт бар икән ул. Ил өчен, халык өчен кайгырту! Хәер... Милли хисләр миндә электән дә бар иделәр инде алар. Кемдә юк хәзер! Абыйсының бу сүзләре Хәлим өчен яңалык сыман тоелдылар. Бүгенге кешедә әкиятне, динне, утопияне берьюлы милли хис-тойгылар, милли барлыкка омтылыш алыштыра барганын ул аңларга тиеш иде. Әмма аңа милли хисләрне кыздырудан гына да йөзләрчә миллионнар эшли алучы кешеләрнең дә булуы мәгълүм. Хәлим икеләнергә мәҗбүр. Ул да яңа формация, яңа заман кешесе тойганны тоя, хис итә ала башлармы — монысы ук әлегә билгесез, язмыш җиле күптән аның тормыш корабын урау юлларга сөреп алып кереп киткән иде шул.
XXIX Кунаклар китеп баруга, Хәлимнән әнисе, җаен китереп, көтмәгәндә Галимә хакында сорап куйды. Егет әүвәле Нәгыймә апаның тел төбен аңламады. Аннары, зарланып әйтелгән сүзләрен ишеткәч, барысы да төшенелде. Әнисе Чаллы килененнән курка калган, аның белән идарә итә алмаячагын төшенгән. Ә Галимәне күреп белә, сабыр холкын, тыныч йөрәген ярата икән бит! Улы белән йөри башлаганчы ук алар дуслар иделәр. Менә хәзер генә, Галимә оялгач та, Нәгыймә апасы янына кермәгәч тә — бер дә читкә куярга ярамый аны! — Мәктәпне бикле икән дип күрдем. Бүген, улым, соңрак кайттың шул. Укучылар сәгать бердә үк шаулашып таралыштылар. Сеңлең дә “Батырлар һәйкәленә” чәчәкләр куябыз дип, башка укучы балалар белән клуб янына киткән иде. Кайтып җитәр! Кич тә иңеп килә! Әнисенең бу сүзләре улына Галимәне күрергә барырга кирәклегенә ишарә иде. Язгы көннәр инде шактый озынаеп, сигезләрсез-тугызларсыз кич булмаганга, кыз озатам дип капка төпләренә якты вакытта ук барып басу сәеррәк инде, анысы. Сәгать дүрт кенә түгелме соң әле? Нинди кич булу ди ул? Икенде вакыты гына! Улы Хәлимнең сүзгә саранлыгы Нәгыймә апаның күңеленә тими калмады. Шуңа да ул: — Әллә арагыз бозылдымы, Хәлим?— дип сорарга мәҗбүр булды. Ә аннары: — Хаталандым бугай...— дип сөйләп алды.— Галимәнең әтисе белән әнисе почта буенда иделәр. Мин фермага бәрәннәр карарга эшкә төшеп барам. “Кодагый” дип дәшүләрен яратмадым. Сүзләрен кире борып әйттем шул. Рәнҗи күрмә, улым! Бу юлы Хәлим аңа аптырап карап куйды һәм: — Борчылма, әнкәй!— дип әйтеп, әле берни дә төшенмәгән килеш үк анага рәнҗемәвен белдергәндәй итте. Улының үз мәртәбәсенә, Галимәсенең аңа мәхәббәтенә ышануына Нәгыймә апа шатланырга тиеш булса да, йөрәге сизенде ахрысы: — Әллә арагыз суындымы?— дип борчылуын белдерде. — Әнкәй,— диде Хәлим, үзен тыныч тоткан хәлендә, укыган китабын читкә алып куеп,— аларның имтиханнары башланырга тора. Бердәм дәүләт имтиханнары! Җиңел эш түгел... Аның борчылулары шул турыда. Имтиханнарына әзерләнсен! — Тел ачкычлары бирсен инде Галимәгә!— диде әнисе, аны чын күңеленнән кызганып.— Авыр вакытлары икән шул! Әмма Хәлим барыбер Галимәләрнең капка төпләренә бүген кич барып басарга ниятләп тора иде. Әнисенең каршы килмәвен аңлагач, юлга чыгарга әзерләнде. Гараждагы мотоциклы көйле торырга тиеш иде. Әмма бу юлы бер тибүдә үк кабынмады. Май аеның якты көннәре, йомшак җылысы бөтен-бөтен дөньяны яшеллеккә төреп бетереп бара. Ә кошларның тамашасына хәйран калырлык: һәммәсе сайрый, оя корып алып, тормыш белән мәш килә. Иң хәйран иткәне тургай, әлбәттә! Бер генә минутка кыр юлында тукталып торсаң, күккә атылып сайраган шушы кечкенә генә кошчыкның бөтен тирә-юньне җырга-моңга күмүенә хәйран итәрсең. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|