ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 19 страница— Минем халык белән эшлисем бар! Миңа ярамый! Сез адресларны бутамагыз инде. Башка җаен таба күрегез!— дип котыла барды. Таптылар үзләренә кирәкле “ышанычлы” кешеләрне. Электән надан, ахмак һәм тәүфыйкка, намуска туймаган адәмнәр кайда да табыла торалар. Сайлау кампанияләренә җитәкчелек итеп, менә хәзер ике ел инде дүрт авылга хуҗа булып, күкрәк кагып йөри шул адәм актыгы! Анысы үзе дә, өстәгеләре дә интегәләр инде аның эшне алып бара алмавыннан, җитмәсә ике авыз сүз язылган белешмә кәгазен дә сызгалап бирә алмый, бичаракаем. Кеше белән сөйләшергә дә курка. Дөреслектән ялганны, гаделлектән хатаны аера белми, кая ди ул хәрәм белән хәләлне тикшерә белү! Җитмәсә аны буталдырулары, аңа юри хаталы киңәш бирүләре бар бит. Уңга китәреннән, сулга чалынуыннан тәмам өркеп, күзләрен алартып, коты чыгып яши торгач, ахыры нәрсә белән бетәр боларның, белгән юк. Үзеңдә белем, гаделлек хисе, көч һәм дәрт булмаган килеш ничек итеп олы эшкә алынырга мөмкин? Бу бит кемлегеңә каршы мин-минлегеңнең авантюра коруы инде! Бер көнне көлкегә калачаксың бит! Юк, андый кешеләр теше-тырнагы белән ябышучан булалар, дисезме? Әйе, анысы шулай! Әмма бар нәрсәгә хуҗа Аллаһы тәгалә белеп торучы галим бит ул. Ахмак түгел. Надан түгел. Андыйларны яратмый да. Ул аларның хуҗа булып йөрүләрен гыйбрәт өчен бирә. Егылып төшүләреннән башкалар аңга килсен өчен шулай эшли. Ничә көн Салават абый шуларны уйлап ятты. Моңа кадәр үзенең шушы хәтле дә Локман Хәким сыйфатлык, Сөләйман пәйгамбәр үзе гуаһлык итәрлек акыл иясе икәнлеген белми, фикер тәлинкәләрен тигез тотуга маһирлыгын сизенми иде. Бу ачышы аның акылына тагын да куәт бирде. Илдә барган үзгәрешләрне, бүгенге вазгыять-торышның эчтәлеген аңлый башлады кебек ул. Шуны төшенде: дөньяга юләр кешеләр генә таяна һәм ышана икән бит! Салават абыйның торып утыруы хатыны Камиләне сөендерде, билгеле. Ул: — Йа Ходаем, ирем, бәгырем, әллә насыйп итә!— дип, куанычтан баскан җирләрен онытып, янына ук килеп җитте. Ата кеше җавап биреп бер сүз дә эндәшмәде. Йөзе агарган, куәте чамалы иде. Бераздан, сулышын ныгытып: — Белмим инде...— диде, авазларын озынга сузып әйтеп.— Иртә дә бит, әмма яшәп булырмы? Бүген төшемдә әткәм белән әнкәмне күрдем. Мәрхүмнәр, нәкъ дөньядагыча, яшь чаклары икән, бакча башындагы Куш каен аланлыгына килгәннәр дә, “улым, урманнан су төште, елга күтәрелде, кораб көтә, киттек” дип чакыралар... Аның төше шактый хәтәр һәм куркыныч иде. Әмма хатыны Камилә шунда ук яхшыга юрады: — Бик әйбәт булган,— диде ул, иренең маңгаеннан учлары белән тотып карап,— кораб — тормыш, әти-әниең сине тормышка китергән, яшәргә кушканнар! — Әйе, яшисе килә!— диде Самат абый, кинәт бетерешүен сөймичә.— Мин болай булырын уйламаган да идем. Кораблары ташкын су белән китеп тә барды, йомычка кебек итеп аны су болгап та җибәрде, йотып та куйды. Аннары гына ташу тынды, тонды. Зәп-зәңгәр булды. Кояш та нурланып су төбеннән карады. Әллә нинди сәер төш әле бу! — Менә бит,— диде хатыны Камилә, өстәл янына килеп, чәй хәстәренә керешеп.— Кызым, китер әйдә чәйнекне, чәй эчәбез!.. Бик матур төш! Суның чистаруы — сәламәтләнү ул. Бик матур төш, Ходайга шөкер! Әтисенең корабны ташкын бөтереп алуы хакында сөйләгәнендә Галимә, ничек итеп чиләгенең батуын күз алдына китереп, тәмам агарынып калды. Төшне дә күңеле белән олы бер хәтәргә юрады. Башына Хәлим абыйсы да, Илгизәре дә кереп өлгерде, әтисе дә аңа кызганыч иде. Әмма ул бу төшнең әҗәлдән хәбәр буларак юралынырга тиешлеген күңеленә дә алырга кыймады. Әтисенең озын гомерләр белән яшәвен бик тә, бик тә тели иде шул.
XXXII Салават абыйның кинәт авырый башлавы хакында хәбәр халык арасында таралып өлгергән, Нәгыймә апа аны, улы Хәлимнең дә колагы ишетсенгә дип, сөйләр өчен өйгә алып кайткан иде. Берлинны алырдай батыр киленне олы улы китереп күрсәткәннән бирле ул Сарайлы авылы Галимәсеннән дә яхшырак һәм изгерәк баланы бөтен авылларны бетереп эзләсә дә таба алмаячагын бик яхшы аңлады. Шул бала аңа ак күгәрчен дә, яшел кашлы затлы йөзек тә, чигешле татар калфагы да, йөгереп йөргән бөтерчек тә, кер юу машинасы да, аш кәстрүле дә, өстәлдә даими кайнап утыручы җиз самавыр да, шикәр, бал, май, каймак та булып тоела иде. Һәм моны күңеле тели: килене Галимә аңа токмачлы аш пешерә. Нәгыймә абыстай, өреп кенә, шартын китереп, шул ашны кабып карый, аннары: — Фу, тозсыз булган бу!— дип читкә этәрә. Килен тырышлык һәм уңганлык күрсәтеп тоз өсти, борычлап та ала. Нәгыймә абыстай тагын кабып карый да: — Фу, тозлы булган бу!— дип, тагын үзеннән ары таба этәрә. Аның бөек килен турындагы изге хыялы менә шушындый. Нәкъ татарча, йола, гадәт, шәригать кушканча дип белгәне! Ул үзе әкияттәгечә уңган, тырыш, булдыклы килен иде. Дөрес, ире Бәкер ага аны алай озак кайнанага хезмәт иттермәде, ике-өч көн дигәндә башка алып та чыкты. Ул заманнарда, әүвәле сугыштан соң, аннары алтмышынчы еллар башында халык күпләп авылдан китә торды. Бигрәк тә сугыштан кайткан ирләр, балаларын, хатынын алып, Чиләбе якларына, Казакъстанга, аннан да арырак җирләргә күчсәләр, болары нефть промыселләренә, аннары Себер якларына юл алды. Дөньяны үз күзе белән күреп-йөреп белгән, кендек бавын авылга бәйләп тотуның шәхесеңне кадерсезләү икәнлеген төшенерлек кенә акыл тапкан кеше өчен мондый гамәлне башкару берни түгел. Телне дә белә, көче-куәте дә бар. Алар хакында нигәдер “авылын сагынып читтә саргаялардыр, бичаракайларым” дип сөйләүчеләр булмады. Нәгыймә апаның ире Бәкер агай шушындый бер китүчеләрдән очсыз гына хакка йорт сатып алып калган. Хәрби хезмәттә чагында яшереп кенә Германнан кыстырып алып кайткан ике алтын сәгате дә булган икән, кечкенә, хатын-кызныкы. Алланың рәхмәте, шулар бәрабәренә ризалашканнар бит йортларын бүген-иртәгә сатып китәргә җыенучылар. Артларыннан юып-җыештырып та тормастан, шунда күченделәр дә килделәр. Яши дә башладылар. Беренче көнне табак-савытлары булмады анысы. Әмма иртән кайнанасы китереп китте. Иске самавыр да ярап куйды. Агызган җирләрен кургашын белән ямаштырып, ире Бәкер ага кулга осталыгын да күрсәтте. Иске хуҗалардан калган вак-төяк әйберләр арасында хәтта энәсе сынык һәм көянтәсе бөкре тегү машинасы да бар иде әле. Мондый да зур байлыкның өмет ителмәгән җирдән кулга керүе атлы булу белән тиң саналды. Анысын да ире Бәкер ага майлады, көйләде, җайлады һәм эшләтеп тә карады. Тегү һөнәрен дә белә икән, чукынчык. Хәер, аннан Нәгыймәсе дә бик тиз өйрәнеп алды. Авылда “тегүче” дигән данны ул шул елларда тапты да инде. Машинасын текелдәтеп тә ала, ил халкын күлмәкле итә дә куя. Тик Бәкер ага аның теккән бер генә әйберсен дә өстенә кимәде. Һаман кибеттән сатып ала иде. Нәгыймә апа шунда гына аның купшы зат икәнлеген белде. Ә менә олы улы кемгә ошап шушындый гәүдәле хатынга кызыккан — монысы инде аптырашка салды. Әллә соң газиз әнкәсенә килен хезмәтен күрсәтмәскә уйлаганмы? Булыр да, гел кире сукаларга яратты. Кулдан иртә ычкынды. Китә дә югала, китә дә югала торган иде. Малай вакытында ук комбайнга ярдәмче булып эшкә урнашты, кышын күрше авыл мәктәбендә интернатта торып укыды, җәйләрен колхоз эшеннән кайтып кермәде. Әти-әни сүзен тыңлый белмәде, хәер, каян тыңласын, читтә йөреде бит! Ә менә Хәлимен башкача тотты һәм тотачак әле Нәгыймә апагыз, күрерсез! Галимәгә дә өйләндереп куйсамы! — Кичә күрештегезме соң? Иртә кайттың бугай? Авылны да матаеңда биш әйләндең. Кемнәрне күрдең соң?— дигән булды, улының серләрен белергә теләгән ана, сүзләрен җайга гына йөртеп. Сәясәтенең ул төп стратегик юнәлешләрен билгеләп бетермәгән, әмма тактик планын күзаллап куйган иде инде. Бу сораулары шуларга бераз төзәтмәләр кертү, улының күңелен сыйпау, хәсрәтен тарату өчен генә кирәк булып, әлегә әһәмият һәм тәртип белән төзелмәгән иделәр. Ул боларны үзе дә яхшы белде һәм аларга өстәмә мәгънә салу өчен кыяфәтне шактый мәгърур сурәттә җитдиләтеп, юылган табак-савытларын чиста ак сөлге белән сөртә-сөртә урыннарына тезү белән шөгыльләнүендә иде. Улы җавап бирмәде. Китаплар, газеталар актарып утыра, чыгып китәргә җыенмавы сизелә, ашыктырмаска да мөмкин. — Әтисе нәрсәдән хасталанып китте икән? Белештеңме? Бу соравын да Хәлиме җавапсыз калдырса, газиз әнкәсен санламавы булачак. Улы җавап бирмәде. Ана кеше, сабырлыгын югалтмыйча, үпкәләгән төс чыгарды. Анда да сизгер-дикъкатьле Хәлиме телгә килмәде. Шунда гына Нәгыймә апа сизенеп алды: көтелмәгән бер-бер хәл килеп чыккан! Бусы инде уйга салырлык нәрсә түгел иде. — Очрашмадыгызмы? — Юк... Хәлимнең җавабы пыскып сузылып, көчкә тартылып кына чыкты. Әнисенең сәясәте тактик-стратегик планнары белән бергә җимерелеп төште. Уйлаганын ахырына кадәр китереп җиткерергә өйрәнгән, алпавыт хатыныдай үзен хис иткән, һәрдаим булдыклы саналган Нәгыймә апа моның белән ризалашырга теләмәячәк иде. Әмма хәзергә башы катты да китте. Галимә сурәтендәге ак күгәрчен аның хәтереннән очып чыгып китә язды, яшел кашлы йөзек тәгәрәп югала барды, татар калфагы күз алдында эреде, йөгереп йөргән бөтерчек тә, кер юу машинасы да, аш кәстрүле дә, өстәлдә туктаусыз кайнап утыручы җиз самавыр да, шикәр, бал, май, каймак та күренмәс булдылар. Ашы да уртачага тозланды. Биленә таянган олы килен түр башына кайтып кереп утыргандай тоелды. Нәгыймә апа эшне болай калдырасы түгел сыман иде әлегә. Тик фикере җыела алмады. Ә, юк икән... Галимәнең газиз әткәсе авырып киткән бит, Салават каты чиргә калган, онытып та тора! Улыннан сораган иде, искәрмәдеме? — Телефонга да җавап бирмәде, бүген дә алмады!— диде Хәлим шунда Галимәсе турында зарланып һәм, укыган газета-китапларын калдырып, чыгып китү ягына таба атлады. — Алай икән,— дип калды анасы, үз уен тәмам таратып бетермәскә тырышкандай сак кына әйтеп куеп. Улының ишек алдына чыгасын, мотоциклын кабызып, көпә-көндез дип тормыйча, Галимәне күреп кайтырга китәсен чамалап өлгерде. Бераздан аның уе расланды. Мотоцикл кабынган тавыш ишетелде. Нәгыймә апа, үз алдына елмаеп, яңа аш әзерләү мәшәкатенә кереште. Аның бу улы акыллы шул, үлчәми сөйләшеп тә тормый шул. Әнә бит, өйрәтмәсәң дә ни эшләргә кирәклеген һәм тиеш икәнлеген белә!.. 9-Май бәйрәме көне бит! Чишмәгә суга төшәм дигән сәбәп белән Галимә, әтисе дә сорамас борын, чиләк тотып тыкрыкка таба йөгерде. Бүген Илгизәр анда сәгать унда ук килеп җитәсен әйткән иде, ә кыз көттерде, ярты сәгатькә махсус соңга калды. Яратса — көтәр, диде. Һәм шулай булып чыкты да. Алар чишмәгә икесе бергә төшеп менделәр. Бу юлы куллары кулда иделәр. Илгизәрнең ныклы бәдәне, сеңерле беләкләре ялгыш басарга да ирек бирмәде, чиләкне дә ул уймак урынына гына кулында йөртә иде.
XXXIII Казан юлы никадәр озын, уйлата да уйлата. Иртән чыгып китәсең, кичкә генә барып җитәсең. Вокзалларда автобус көтү, юл чатларында машина “тоту” — болар барысы да Хәлим өчен инде гадәтләнелгән. Казанга беренче генә бармый-кайтмый. Ничә тапкырлар җәен-кышын, язын-көзен йөрергә туры килә аңа. Кайтып-китеп йөрмичә дә булмый. Сагындыра. Әти-әни, туган нигез, дуслар, туганнар... Галимә! Юк, Галимәнең хыянәте аның өчен котчыккысыз күренеш булды. Ул болай килеп чыгар дип башына да китермәгән иде. Кызларга ышанырлык түгел икән бу дөньяда! Хәлимнең күз алдында һаман да шул Куш каен аланлыгы иде. Карлы-буранлы көннәрдә дә ул бу сурәтнең ниндилеген ачык күрде, ярымай яктысында да, тулган айлы кичләрдә дә, яфрак ярган чакларын да. Бу урын аңа бик тә изге җир кебек тоела иде. Ә хәзер ниндидер куркыныч, упкынлы аланга әверелде дә калды. Юл җаена тәненә йокы сөреме иңеп, күзләре ябылгалаган минутларда да, авыр бер сурәт рәвешендә күңеленә килеп, котын кузгатып ничә уятты. Упкын булып кара урманнардан, таулар арасыннан караңгы болганчык су агып төшә дә, ярларыннан күтәрелеп чыгып, Хәлимгә таба үрелә. Ул яланаяклы. Артка чигенә. Хәлим үзен бала чагында кебек итеп тоя. Монда адашып килеп чыгуы аны хәйран итә. Кая качарга, нәрсә эшләргә белми. Ярый әле тыны кысылудан, коты китүдән уянырга өлгерә. Ничә тапкыр кабатланган бу саташу хәтеренең хәйран итүеннән, акылының вакыйгаларны аңлый алмыйча аптыравыннан, йөрәк утының кинәт сүнүеннән, шулай да учак күзе кебек кайнар мәхәббәт очкыннарының авыр-авыр итеп сулыш алыштыргандай сүнә баруыннан иде бу кичерешләре. Хәлим рухи халәтенең үзгәреше серләрен аңлый һәм тәртиптә тота белә торган егетләрдән иде югыйсә. Үзен тынычландырырга тырышты. Булган — беткән, кире әйләнеп кайту юк, диде. Бу аның яшәү принцибына әверелергә тиешле: аккан су ничек кире әйләнеп кайтмый, тормыш та шулай! Әмма барыбер дә Галимә турында Хәлим тыныч күңел белән генә уйлый алмый. Моңа кадәрле киресенчәрәк булды югыйсә. Ә хәзер ачуы килә, мөмкин икән — кызның йөзенә төкерерлек хәлгә җитә. Шулай да рухы сабырлыкта калып, ачуын эченә җыя. Аннары шунда, хисләренә таш бастырырга теләгәндәй, башка нәрсәләр хакында уйларга тотына. Гали Даутовичның уртак акчаларны үзләштерүен дә хәтеренә ала. Аның белән аннары килешә дә. Фирма кемнеке иде соң? Кем аларга хезмәт хакы түләп торды? Ярый әле шушы заманда афера китереп чыгардылар. Хәзер бит кешене теләсәң ничек алдап, кәкре каенга терәтеп калдырып булмый. Ил халкы соңгы егерме-егерме биш ел эчендә тәмам үзгәрде, бигрәк тә “кризис дәвере” дигәннәре авырга килде. Бизнесның бары тик “майлы калҗасын” гына сайлап ашап яшәгән, үзләрен байгура итеп тоярга өйрәнгән, бер тиен акча табып та, ун тиенлек итеп яшәргә күнеккән шул нуворишлар бәхет көймәләренең комга килеп терәлгәнен тоеп, барысы да тәмам югалып калдылар. Кризис аларның бизнесларында түгел, бәлки башларында иде. Моны аңлар өчен ике-өч килограммлы ми түгел, тавыкныкы да җитә, маңгай киңлеге дә таләп ителми! Ул татарның, урысның, башканың нуворишлары акчаны бары тик инфляция аркасында гына эшләделәр, меңнәр-миллионнар очсызланудан тапкан ул байларының поты бер тиенгә әверелгәнен төшенмәделәр. Хәер, бәлки сизенгәннәр-белгәннәрдер дә. Әмма бу рәвешле баю юлына алар шундый да ияләшеп җиттеләр ки, илдә идарә даирәләре инфляция белән көрәшә башлауга, боларның “сабын куыклары” шартлап ярыла башладылар. Гали Даутович та менә шундый шәп, заманча бизнесменнар исәбендәге кеше иде. Ул да замана өчен кызыклы саналган товарлар җитештерүне оештыра алды. Төрле йолдызнамәләрне төзетүне дә, көндәлек язмыш прогнозларын ясатуны да, аларны радио-телевидение, газета-журналларга урнаштыруны, сатуны да оештыра алды. Ул йолдызнамәләр асылда аның фантазиясенә бәйле төзелә иделәр. Әмма алардан туя башласа, ял итеп, бу эшне ничә тапкыр Хәлимгә йөкләде. Вакыты юклыктан егет аларны өстән-өстән генә, бернинди системасыз, башына килгәнчә яза да чыга иде. Һәм ул прогнозлары хак булып баруга үзе дә аптырашларда калгалады. Әүвәле күрәзәчелеккә ышанмый иде. Инде шул прогнозлар һәм кеше гамәле арасында ниндидер уртак, охшашлы моментлар, психологик яссылыктагы бергәлекләр бар икәнлегенә үзенең дә соңгы көннәре дәлил булды. Ул газеталарда язылган йолдызнамәләрнең каршылыклы эчтәлектә килүләренә күнеккән, ә менә шушы бәйрәм көннәренә: “Сөйгәнегез белән очрашырга омтылмагыз, кәефегез генә кырылыр”, “Мәхәббәттә алдануны тану көтә”, “Йөрәк серләрегезнең ачылыр чагы”, “Сөю хисе кайгылы булыр” кебек ничәмә йолдызнамә юранмаларын укыды. Алар дөрескә чыктылар. Мөгаен боларның кайсы да булса берсе, бәлки дә һәммәсе дә аның үзе тарафыннан ике ай элек үк офис түшәменнән йолдыз эзләп утырганда язылганнардыр? Һәрхәлдә Хәлим ул юрамышларда үзенең “тавышын” сизенә, әмма тагын да берәүнең кулы тиеп киткән, төрләндерелеп җибәрелгән урыннарны, авазларны да күрә, тоя. Тик шул фаразларның барысының да бердәй Хәлимнең язмышына туры килүләре бик тә сәер. Әллә соң ул үзе дә алдан күрү, күрәзәчелек итү көченә ияме? Юләр! Чын мәгънәсендә юләр! Нинди күрәзәчелек ди инде ул? Кешеләрне алдый-алдый, үзең дә шул ялганнарыңа ышаныргамы? Менә хәзер Хәлимне югары белем алучы егет дип әйт инде, җыен хорафатка баш бирә башлагач, акылың кая китереп җиткерәчәк үзеңне? Әллә соң тәкъдир дигәннәренең бу: “Менә, бик беләсең, күрәзәчелек итәсең килгән иде, йолдызнамәләр төзеп, кешеләрне бутый идең, үзеңне дә бер кызык итим әле!”— дип шаяртуымы? Адәмнәр ялган пәйгамбәрлек сатсалар, үзләре үк шул сазлыкларына батмый калмыйлар түгелме соң? Монымы тарихлар мең мәртәбәләр дәлилләмәде? Эһ Галимә, кем уйлаган синең башка бер егет кочагында булуыңны, Хәлимме? Ул вакытта ни өчен мәхәббәт хатларыңны яздың да, кайнар иреннәреңне үптердең? Кеше ике-өч ай эчендә шулай кинәт үзгәрә аламы?.. Моңа ышануы мөмкин түгел! Хәлимнең күз алдында кабат шул ук мыскыллану мизгелләре бар сурәтләре белән яңардылар. Башы авыраеп, егет онытылып калырга мәҗбүр иде. Автобус Казан юлы буйлап ажгырып йөгерде дә йөгерде. Кичә Хәлим бу вакытта Куш каен аланлыгында хәйран хәлендә иде, агып үткән су аның каршында кире кайткандай тоелды хәзер. Бу һаман да шул кеше дигән затның иллюзияләргә-күзаллауларга бирелү сәләтенә, виртуаль-ясалма хакыйкать дөньясына күчә алу сәләтенең көчле һәм куәтле булуы хакында сөйли торган фактлардан иде. Анда да, ягъни виртуаль-ясалма дөньяда да шушылай, вакыйгалар башланганда хәрәкәтләнүче көчләрне билгеле бер тәртипкә куясың да, аларны үз табигатьләрен аңларлык-аңламаслык дәрәҗәдә сыйфатлыйсың, аннары хәрәкәтләндереп җибәрәсең. Берсе дә үз язмышы мантыйгын боза алмый. Бусы — аларның язмышы. Әмма бу рәвешле генә “дөнья” төзелсә, кызыклы булмас иде. Һәр хәрәкәтләнүче көчкә аерым мөмкинлекләр-шанслар бирәсең. Ул аны файдалана яки юк, монысы акылына, теләгенә, намусына бәйле. Нәкъ тормыштагы кебек. Эһ егет-егет!.. Ә син ул шанстан файдалана алдыңмы соң? Һаман да шул, акчаның капчыгы түгел, бәлки табучы көрәге генә икәнсең бит! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|