ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 22 страница— Син дә университетка укырга керәсеңме?— дип сорады Кәримә, кыз бүлмәгә аяк басып өлгерүгә үк. Яшь кызның өстендә шәһәрчә юка, киң итеп тектерелгән кыска җиңле, яшел-яшел, вак-вак, төртмә-төртмә чәчәкле, ак җирлекле күлмәк иде. Башындагы кыекча-косынка, очлары белән муенына таба төшереп, җиңелчә генә бәйләнгән, калын көрән чәчләре җилкәләренә кадәр ишелеп торалар. Бармаклары — йомшаклар, ап-ак, гүяки бишек баласыныкы, диярсең. Боларның барысы янына, йөзенең сипкелле булуы, күзләренең зәңгәрлеге дә килеп кушылгач, ниндидер ятсыну хисен дә тудыралар. Әмма кызның көләчлеге, шушы сыйфатларын күмеп китеп, аның сыйфатларын күрер күзгә бәхетле итә. Мондый кешегә сагышлы йөз килешә алмый икән бит. — Сез Хәнифә Галиевнаның кемнәре буласыз?— диде кыз, өстәл янындагы урындыкка килеп утырып, кулындагы сумкасыннан китап-дәфтәрләрен чыгара биреп. Аның артыннан бераз соңарып кергән һәм кая утырырга да урын табалмый бүлмә уртасында калган Сабира нәрсә әйтергә белмичә торган кебек иде. — Кызларымы?— диде сипкелле гүзәлкәй, елмаю катыш аптырашлы йөз белән аларга таба торылып.— Минем исемем Роза була! Сезнекеләр ничек? Танышыйк! Ул әүвәле Кәримәнең каршысына кулын сузып килде: — Роза булам! — Әйе... Аңлашылды! Кәримә исемле мин! Бераз дорфарак килеп чыкты, билгеле. Танышканда исәнләшәләр икәнлеген белмәүдән иде бу. Әмма Роза соңарып кул кысышуга игътибар итмәде, шунда ук Сабирага таба борылды да: — Роза булам!— дип, аңа кулын сузды. — Сабира!— диде, аның кулын шунда ук кысарга батырчылык иткән Арча “сарбае”.— Танышлык булсын!
Икенче бүлек I
Университетка укырга баруның беренче көне Кәримәне шундый бәхетле итте, ул үзен хәтта ак канатлы кош итеп сизде. Йөгерә-йөгерә диярлек килде. Аягында кара тапочка-башмаклар иде. Өстендә йон көрән күлмәк. Аңа ак яка һәм ак җиң очлары тегелгән. Калын бөдрә кара чәчләрен ул тагын матур итеп, олы ясап үрде. Аңа бүген ак бантик килешле иде. Шушы Беренче сентябрьнең иртәнге күркәм алтын кояшлы Казан шәһәре урамнарында бу чибәр һәм бәхетле баланы күргән кешеләрнең үзләренә дә сәгадәт канатының очы кагылып китми калмагандыр — безнең шатлык үзебездән генә түгел, хәтта юлда ялтырап алган китель төймәсеннән дә түгелмени? Кәримәне университетның ак мәгърур колонналары каршы алдылар. Һаман да фәннең бөеклеген саклап басып торучы титаннар кебек иде алар. Колачлап карасаң — кочагыңа сыймыйлар, күтәрелеп карасаң — башың артка чайкалып китә. Монда бары тик зур гыйлем ияләре генә укыту, фән өчен, аны халыкка тарату теләге белән тулган студентлар гына укый. Башка төрле кешеләрне менә шушы мәгърур, биек колонналар уздырып җибәрмиләр, үткәрә дә алмыйлар. — Исәнме, Кәримә! — Әйе, исәнме, Сабира! Синме дип әнә аннан ук карап киләм. Күлмәгең ничек килешә! Яңасын тектерергә кайчан җитештең? Ике кыз кочаклашып алдылар. Шунда Сабира: — Хәнифә Галиевна ничекләр яшәп ята?— дип сорады.— Син аларга урнашкансыңдыр бит? — Роза да анда. Ул инде берәр атнамы яшәрмен дә тулай торакка күчәсе булыр дигән иде. Белмим инде. Син нигә килмәдең соң? Тәмам аптырап беттек. — Кичә кич кенә әтием апаларга китерде дә ашыгып кайтып китте. Бүген Беренче сентябрь булгач, мәктәп директоры шул бәйрәмдә булырга тиеш! Беләсең бит инде... — Эһ, менә хәзер мәктәбемә кайтыр идем дә, мин дә бәйрәмдә катнашыр идем. Беләсеңме, Сабира, мәктәпне, Беренче сентябрьне ничек сагындым! Менә хәзер, кулларыма шау чәчәкләр тотып, портфелемне алып, беренче класска дип укырга йөгерер идем!— Кәримә шунда ут итеп Сабираны тагын да ничә кат кочаклап-кочаклап алды. Аларның шунда, икесенең дә, күзләренә кайнар күз яшьләре килделәр. Әмма еламадылар. Университетка эшкә ашыгучы олы-олы галим апа-абыйлардан да, “Укырга, укырга һәм укырга!” дип дәртләнеп атлаучы яшь, шаян-шук студентлардан да оят иде. — И юләр сүз сөйлисең, Кәримә, әйеме?— диде Сабира.— Без монда, үзең дә белеп торасың, биш ел укып белем алабыз да, шул ук мәктәпләребезгә кайтабыз! Ел да Беренче сентябрь, Яңа ел, башка төрле бәйрәмнәрне укучыларыбыз белән бергә бәйрәм итәбез! Әйеме!.. Аһ, без нинди бәхетле! Аңлыйсыңмы? Беләсеңме, Кәримә? Ә син мине елатмакчысың! Алар инде ишеккә таба киткән иделәр. Бу юлы тагын да сүз белән Кәримә туктатты: — Ә беләсеңме, Сабира, без уң аягыбыз белән атлап керергә тиешбез, барысы да уң булсын өчен, “бишле”гә генә уку өчен! Шушыларны сөйләп бетергәч, аларны дога итеп, Кәримә уң аяктан атлап, университет ишегеннән эчкә таба узды. Ә Сабира, гомергә булмаганны, аңардан көлә-көлә әйтте: — Юкны сөйләмә, Кәримә! Әбиең әкиятләрен авылыңда калдырырга иде! Ышанмыйм мин андый ырым-шырымнарга! Чын комсомолка мин! Менә, юри сул аяктан атлап кердем әле! Кәримәнең аңа исе китте. Университет фойесында тукталып калып, иптәш кызына усал йөз чыгарып карап торды да: — Син нәрсә? — диде.— Алай ярамый бит! Бар! Йөгер! Яңадан кер! Сабира ишетергә дә теләмәде: — Син нәрсә, Кәримә?— диде, аңа каршы үзенең сүзләре белән ук кебек кадалып.— Алай ярыймы инде? Куркытма мине! Болай да җаным калтырап, куркып тора! — Шул кирәк сиңа! “Расписание” язулы такта янында студентлар болыт булып җыелган чебен күче сыман иделәр. Кызлар шунда таба якынлаштылар. Сабира ике куллап диярлек Кәримәгә чытырдатып ябышкан, сул ягыннан аны култыклап алган иде. Берсенең мәктәп укучылары күлмәгеннән, икенчесенең, Сабираның, акка зәңгәр-су сызык-сызык эре шакмаклы ярым-костюм-күлмәктән булуларына карамастан, аларның үз-үзләрен кыенлыкта тотулары каен белән юкәнең бергә, аз гына җилдән дә шәбердәп калтырап, яр читендә басып торуларын хәтерләтә иделәр.
II Университет галимнәре арасында башларына төсле түбәтәй кигән яһүдиләр дә, кара бәрхет кәләпүшле бер татар да бар иде. Кәримәнең күңеленә бигрәк тә “Мостафа мөгаллим” дип йөртелүче лекторның дәресләре хуш килде. Бу абыйның озак еллар хәрби юстиция өлкәсендә эшләүләре, Мәскәүдә төрек-фарсы телләре белгечлеге буенча белем алганлыгы, инде дә, яшенә карамастан, аспирантура тәмамлап килүе, борынгы татар теле өлкәсендә зур гына һәм гаять әһәмиятле саналган фәнни хезмәт язуы хакында студентлар арасында сүз тиз йөреде. Җитмәсә мулла малае да икән бит! Әлегә университетның үз кешесе түгел, башка бер фәнни-тикшеренү институтыннан вакытлыча кергәләп укытып йөри, ди. Аны өнәмәүчеләр дә, яратучылары кебек үк — шактый икән. Шулай да буламы икән? Мостафа мөгаллимнең эрудициясе, фәннәрнең төрле өлкәләреннән киң мәгълүматлы булуы, уен-көлке дә сөйләшергә яратуы, бигрәк тә студент халкына хәер-хаклы караш күрсәтүе Кәримәнең күңеленә хуш килде. Җитмәсә ул абый, татар бүлегенә укырга килүче һәркем кебек, хәзергәчә шигырьләр яза, җырлар чыгара, аларда үзенең бай хыялый күңелен сурәтләп бирүчеләрдән икән. Сугышның әчесен-төчесен күргән, күкрәкләрендә вакыт-вакыт бәйрәмчә медаль һәм орденнарын ялтыратып йөрергә яратучы яшь галимнәр студентларга үзрәк тоелдылар, ә аспирант халкының исә күңелләргә бераз куркыту салучан икәнлекләре аңлашыла барды. Укуларының өченче ае иде инде. Тиздән килеп җитәчәк имтиханнар сессиясе, аның нинди булачагы әлегә томан кебек төсмерләнгәнгә күрә, беренче курсларны өркетеп тотты. Шунысы яхшы булды: Кәримәне Хәнифә Галиевна фатирда калдырды. Розага, медицина институтының беренче курс студенткасына, тулай торактан бернинди авырлыксыз, җиңел генә хәл итеп, бер койка биргәннәр. Сабира да тулай торакка күчәргә тырышып караган иде, әмма университет профкомында: — Кышкы сессия йомгаклары билгеле булсын, карарбыз, хәл итәрбез,— дигәннәр. Әүвәле ул туганнарында яшәп карады, аннары, икенче айга киткәч, әтисе килеп, Хәнифә Галиевнадан үтенде. Кире борып чыгарырлык сәбәп юк иде. Каклаган казның да күчтәнәчкә китерелүе яхшы булды, Сабира аларда шул көннән башлап кабат торып калды. Хуҗабикәнең заводта эшли торган зур дәрәҗәдәге инженер улы өйләнергә тиеш икән. Шул вакыткача монда яшәп тору мөмкин иде. Хәер, бу Кәримәгә дә кагыла. Әмма кыз моңа һаман да борчыла белмәде. Үзенең фатир эзләп табачагына да ышанычы бар иде. Шул юлга кермичә, аны иртәгә калдыра биреп, оныта ук башлады. Ә теге инженер абыйларын ни барысы иртән киткәнендә, кич, кайтып, бүлмәсенә кереп югалганында гына күреп калганнары сәбәпле, аны белеп-танып та бетермиләр, җитмәсә аңардан бераз шөлләбрәк тә тора иделәр. Ыспай кыяфәтле, тыныч холыклы, кулына һаман да гәҗит тоткан, әнисе әйтмешли «Газизчик», нинди дә булса кыз белән өйләнәм дип йөридер сыман түгел. Соңга калып кайтканнарында да ул әле партком җыелышларында, әле местком утырышларында, әле башкасында озаклап калган булып чыга, шулар хакында әнисенә бәйнә-бәйнә сөйләп бирә торган иде. Кәримә ул «Газизчик» абыйсының олысыман борынын да, әнисенеке кебек үк кара тут йөзен дә, кара бөдрәрәк чәчен дә, озынчарак кебек тоелган буен да, кызлар бүлмәсенә таба борылып та карамаган күзләрен дә, тыныч тавышын да — берсен дә сөймидер сыман. Әмма алар Сабирага ошыйлар. Бәлки шуның өчен ул, кыз бала булуы сәбәпле оялып, Хәнифә Галиевнадан фатирга кертүләрен сорап килә алмагандыр? Булыр да! Ә бәлки алай да түгелдер әле! Әнә бит соңгы көннәрдә нинди эшләр булды әле монда! Аспирантураны былтыр гына бетергән, яшь, өметле галим саналучы Нуруллов дип йөртелә торган укытучылары әүвәле Кәримәнең артыннан килеп тә, ишек башын гына тотып калганыннан соң, менә бер атна диярлек Сабира белән Кабан күле буенда, кеше күзе алдында гына йөргәли башладылар. Бик дуслашып киттеләр! Кәримә аларның үзара яхшы мөнәсәбәтләрен хуплый, әмма: — Нуруллов һаман да сине генә сораша, нәрсә әйтим?— дип Сабира аптыраткач: — Гел дә укып кына утыруымны сөйлә,— дип, ике дә уйламыйча җавап биргән иде дә, хәзер тагын куркыбрак калды: “Нигә кызыксына әле аның белән? Сабираны, ул вакытта, үчекләп, ышандырырга тырышып, алдап йөртә бит!”— дигән шиккә төште. Әүвәледә ошыйдыр сыман тоелган кешесе шуның белән күңеленә ямьсез адәмдәй хис калдыра башлады. Ә аңа Кәримәнең “зачет” бирәсе бар. Алга таба имтиханы да килеп җитәр. Хәер, үз күңеленә хуш килгән студенткаларга билгене саран итеп куймый, диләр, анысы. Тик менә ничә озата килеп тә кызның кереп качуын яратып бетерерме соң ул? Андый гыйлем ияләренә беткәнме югары курс студенткалары? Барысы да көяүле булырга өлгермәгәннәрдер әле! Сабира әйтә, өйләнсәм, фатир мәсьәләсе дә җиңелрәк хәл ителәчәк дип сөйли, ди. Нигә моңа кадәрле хәл ителмәгән икән ул? Һаман укыдым да укыдым, безнең иге-чиге булмаган әдәбиятыбыз һәм тарихыбыз бөтенләй дә өйрәнелмәгән, бәяләнмәгәнен аңлатуларын Кабан күле буенда да кат-кат белдерә, имеш. Егет кешенең башында андый уйлар гына булырга тиеш микәнни? Кая ул романнарда язылган серле мәхәббәт вакыйгалары? Аларны укыгандыр бит! Әллә чоры, заманасы башкамы? Газизчик кебек ял көннәре генә бер-ике сәгать яки кинога, яки ял паркына барып кайтулар белән төкәнә торган булса, егет һәм кыз арасындагы мәхәббәт дигәннәре нәрсә була инде ул? Юк, Кәримә андыйлардан булмаячак, ул җаны-тәне белән яратачак, чын мәгънәсендә гашыйк булачак. Башкача мөмкин дә түгел. Тормышмыни ул, ошаган кешем белән яшим дип, яратусыз гомер сөрүләр? Чын мәгънәсендә гашыйк булып кына гаиләне дә, тормышны да дөрес итеп корырга мөмкин. Башкача ярамый! Була алмый! Аның сайлаганы да үзе кебек яшь, үзе кебек акыллы, үзе кебек тәрбияле егет булыр, күреп торырсыз әле! Ул, беренчедән, яше белән үзеннән өлкәнрәк егеткә карамаячак, ә икенчедән, сары чәчле, зәңгәр күзле егетләргә аның исе дә китми, күңеле дә тартмый, сөйгәне кара чәчле, кара күзле, ут янып торучылардан булыр! Өченчедән, монысы тагын да әһәмиятлерәк, егет кеше шигырь язмасын, сөяк күңелле инженер да булмасын! Сыйфатлары шулардан-шулардан торыр, холкы да, җаны да, хисләре дә... Йа Ходай, шушы кадәр дә әллә кемне яратыр микәнни? Кәримәнең үзе теләгән, җаны хуш килердәй кешесе кайларда йөри икән? Әллә соң авылында калганмы — карга куып, иген кыры сөреп? Их, очарга итәсең күңел, әмма кагынудан артыкка көчең дә җитми, мөмкинлегең дә юк. Шул сары чәчле, зәңгәр күзле, озын борынлы какча Нурулловның нәфсе тилгәненә җим булырсыңмы? Ничек котылырсың аңардан? Имтиханнар, зачетлар бар бит әле! Юк-юк, алай гадел түгел! Куркытмасыннар! Кәримә нык торыр, бирешмәс. Тырышып укыр. Белгән, һәр сорауга җавап бирә алган студентка укытучысы начар билге куя алмас. Юкса, гаделлек бетәр, дөнья җимерелеп төшәр!
III Кышкы имтихан сессиясе үз җае белән килеп тә җитте. Баштарак ял көннәрендә, бигрәк тә Сабираның авылга кайтып киткән чакларында ялгыз калгаларга туры килгән Кәримәнең үзенә генә бик авыр һәм моңсу була торган иде. Мондый хәлләр кабатлана торгач, бераз күнегелеп, кыз шуны ачыклады: күңеле андый чакларда тәмам арып, сагышланудан туктый да белә икән бит! Монысы инде яңалык иде. Ул хәтта җырлап та алгалый башлады. Моңы юктыр инде анысы, әмма беркөнне шулай мавыгылып кителгән, үзе табак-савытларны юып, идәннәрне ышкырга керешкән иде, ниндидер шәүлә барлыгын тоемлап, кинәт борылып караса — Газизчик абыйсы басып тора. Шунда ук, кыз баланы өркетүен сизепме, әллә яшерен тыңлаганыдай үзен тоеп, гаеплегә санапмы: — Мин әле радиодан яхшы концерт бирүләренә ышанып кайтып киләм! Гафу итегез?.. Кыңгырау төймәсенә басарга кирәк булган!— диде дә, башын түбән салындырып, үз бүлмәсенә кереп китте. Кәримәгә генә бу вакыйга авырлык китерде: ышкып юган идәннән күңеле кайтты. Шабыр-шобыр гына чылаткалап чыкты да бүлмәсенә бикләнде. Эш дәрте бетү кебек авырлык адәм баласын бөтенләй хәлсез калдыра шул ул. Кыз да, китабын тотып утырган җиреннән онытылып, тәмам арыган кыяфәттә йокыга киткән. Шунда, хуҗабикә кайтып: — Кызым, чәй куй әле!— дип тавыш салмаган булса, кичкә кадәр мәлҗерәп онытыласы булган. Ә аның укыйсы-укыйсы-укыйсы бар! Ялгызы калган вакытларда ул шушы көннән башлап әле көндезге якта кинога барып кайтуны, дәресләрен иртәннән үк карап куюны үзенә гадәт итеп алды. Әгәр дә тыштан җыйнак, эчтән оешкан булсаң, бик күп эшләреңне җиңел кулдан башкарып куясың икән аны! Көне дә сизелми үтеп китә, әле җитмичә дә кала. Монысы инде сагышта онытылуга бер дә юл куймый! Сабира элекләрне һәр атнада да, ял көне җитә генә башласын, алдан ук атлыгып, шимбәдә, лекцияләре бетүгә, дәресләреннән вокзалга йөгереп кенә төшеп, поездда Арча якларына китеп бара торган иде. Ул вакытларда көннәре дә озынрак, яфракларның сарылыгы да кояш яктысында нурланып торалар иде. Әмма агачлар да шәрәләнеп калдылар. Төннәр дә озынайгач, инде карлы-буранлы кыш та килеп җиткәч, бу гадәтен ташларга булды бичаракай. Шулай да, ничек итеп булмасын, туган авылына ике атнага бер кайтып килергә тырыша торды. Көзге бәйрәмнәрдә Кәримәнең дә олы юлга чыгарга исәбенә кереп алды, әмма әтисенең килергә тиешлеге хакында авылдан хат алгач, бу теләгеннән кире чигенде. Көннәр дә суык һәм буранлы иделәр. Әмма ахырда анысы билгеле булды: әтисе килмәде булып чыкты. Югыйсә, җан дусты Кәримәне сөекле Сабира үзләренә кунакка чакырган иде. Әмма анда да, әтиемнең киләсе бар дип, бара алмыйча калды. Шуның алдыннан гына Сабира белән бергә тора башлаган иделәр. Көннәр үз җае белән үтә торып, Кәримәнең укулардан гайре бернинди дә хафасы юк иде. Шушы кап-кара бөрә чәчле, алсуланыбрак торган тут йөзле, кара күзле, буй-сынга гаҗәеп дәрәҗәдә күркәм һәм сылу татар кызына һичбер егет тә гүяки кызыкмады. Һәрхәлдә бу сүзебез берникадәр хаталы исә дә, Кәримә үзен шул рәвештәрәк сизде. Хәер, ул сүзебез дә дөрес түгел. Тик шунысы бар: кызның яшьлеге чая егетләрне куркыта, өлкәннәрдә соклану тудыра, яшьтәшләрендә кыюсызлыкка сәбәп була торды. Дөнья йөзендә ул алар өчен бар, әлбәттә, әмма юк та әлегә. Төлке дә әйткән ди бит, йөзем җимешенә буе җитмәгәч, әлегә пешмәгән, диеп. Хәлләрнең эчтәлеге шушыннан гыйбарәт исә дә, билгеле, Кәримә ул хакта алай уйламады. Ниндидер җитешсезлеге барлыгы хакында күңеле зәгыйфанә хафага төшеп, шулар аның уй-хыялларын яшьлеккә кереп адашуында тыеп тора иделәр. Ә Нурулловтан гайре егетләр, хәер, төлке кадәр дә акыллары юклыгын һәм тырышып карарга кирәклеген исәп итә алмыйча, аның янына килергә, аңа сүз катарга ояла тордылар. Кыз гына, бичаракаем, бу хакта күңеленә дә кертеп карамады. Хәер, фикерләгән булса да, дөньяда беренче гүзәлләрдән икәнлеген аңласа, хәтере дә буталырга мөмкин бит. Менә кайчан кешегә рух камилияте үз серлелеге белән ярдәм итә, аны тыелгысыз көчкә ия яшьлек бураннарыннан саклап кала! Җирдә адәм баласының яратылышы шулай камил ки, әгәр дә аны кеше-зат үз теләге белән бозмаса һәм мин нигә әле болай, башкача булыйм дигән сафсата белән нәфсе һәм котырынкы хисләр утына илтеп ташламаса, бозылудан харабатка да төшмәс иде! Хата бит ул бәндәнең үзендә, язмышында түгел! Дөрес, тозланып-борычланып та калып булмый. Яшәргә кирәк, яшәргә! Яшь-җилкенчәкнең батырлыгы юклыгын Кәримә бер генә дә күңеленә кертеп карамады. Аның үз каршына да буе-сыны, чәчләре-күзләре ямьсездер кебек тоелган минутлар аз килмәде. Мондый вакытларында ул бигрәкләр моңсу булып кала. Кешеләрдән, бигрәкләр дә яшьләрдән шикләнүе, аларга куркыбрак карап күз салулары аның менә шул чакларында башланды. Йөрәгенә туң утыра барып, аны эретерлек һичкем табылмас төсле иде. Егет-җилән, яшь-җилкенчәк вакыты-вакыты белән Кәримәне үз итәргә атлыгып карасалар да, шул туң йөрәгеннән өшенеп, койрыкларын җыю ягын тизрәк карадылар. Ә хуҗабикә Хәнифә Галиевна мондый хәлләргә шат булуын бер дә яшермәде. Ни дисәк тә, кыз баланың үз-үзен тәүфыйклы тотуы бик күңелле күренеш инде ул. Моңа сөенеп бетү мөмкин түгел. Хәнифә Галиевнаның ике сүзендә бер: — Сабираның болай булуын көтмәгән идем. Тын күлдә шайтаннар йоклый икән бит, хәзер уянырга гына торалар!— дигәннәре кызларның, хәтта Сабираның үзенең дә, котын ала торды. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|