ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 26 страница
II Бәхетләр өмет итеп кулларыбыз сузылучы Көрсинең астындагы зәңгәр келәмле күктә ничек ай һәм кояш очрашып сөйләшсәләр, Фәхри Хисами да шушындый халәт могҗизасының нурлары кочагында йөзә бирде. Бу хисләренең һәр мизгеле Кәримәнең шигырьләреннән йөрәгенә тамган иртәнге саф чык бөртекләре кебек иделәр. Бичара Мәҗнүн, Ләйләгә булган гыйшкыннан шашынып, тәмам хәйран хәлендә “ай җаным!” диярәк ничәмә мең аһлар коеп йөрәген яндырса, Фәхри Хисами да шул сыйфатта: — Һай Таңбикә, һай Таңбикә!— дия иде. Җәй уртасында сыеныр урын эзләп сеңлесе фатирына бәхетсез башын кертеп яшергәненнән, инде ун еллап элек саргаюдан, ачлыктан, бәхетсезлектән, язмыш мәрхәмәтсезлеге агулавыннан вакытсыз вафат тапкан хатынының кабере янына барып-барып, өч ай буе елап йөргәннәреннән соң, котып хәлләренә кертеп җанын каплаган хәсрәт-кайгы бозларының язмышы мәрхәмәт итәрлек өмет бирүдән генә шушылай эри башлавын бичараның акылы кабул кыла алмады. Әгәр дә адәмдә йөрәк дигән учак булмаса һәм анда сихри мизгелдән ут күзе рәвешендә очкын чәчрәмәсә, бәлки бу затсыз дөнья йөзе дә башкачарак кануннар белән яшәр һәм тәгәрмәчен бүтәнчә әйләндерер иде. Ә шулай да йөрәкнең күптөрле хисләр белән сүнми януы, шул хисләрнең, кабат-кабат көчәя барып, куәт алуы барчабызны зар итә. Аһ, дибез, ваһ, дибез! Тукаебыз әйтмешли: “Ник болай соң? Без дә Хакның бәндәсе!” Дөнья йөзендә синнән башка һәркем рәхәт һәм бәхет эчендә генә яшидер, бу сагыш утлары синең генә бәгыреңә тамып төшәләрдер сыман. Шушы булдымы адәм баласының кеше хисабында аталырлык мәртәбәсе? Тәкъдир, дибез, әмма гамәлдә тәкъдирме безне хаталандыра, әллә үзебезме шушы кадәр ялгышлыклар ясыйбыз? Эһ адәм затында көнчелек, үч һәм дошманлык булмаса иде дә, аның урынына икеләтә куәт белән хөрмәт, олылау, башкаларның хакларын хаклау җаннарыбызны зат итсен иде, ул вакытта кешелек дигән шушы акыл, аң, җан кушылышыннан барлыкка китерелгән безләр ничек сәгадәт ияләре дигән исемгә лаеклы кылыныр идек. Юк, булмаган, әлегә насыйбына ирешелмәгән. Синең изгелегеңдә дә кара җаннар хәйлә, мәкер, явызлык кына күрәләр, синең хөрмәтеңдә дә явызлар усаллык эзлиләр. Кеше сүзен тыңлап, аңа ярдәм итәр өчен вакытыңны, күңелеңне, көчеңне бирәсең, ә ул бу гамәлеңнең ахырын исәпли-исәпли башын катыра, имеш син монда бер-бер мәкерле уй белән йөрисең. Хәер, ияләшеп тә китәргә мөмкин. Син аңа ярдәм итәсең-итәсең, ә ул белми дә калган кебек кылана башлый. Мәгәр бер-бер сәбәп белән ярдәмеңне күрсәтә алмый калсаң, моңа нәрсә булган әле, хәерсезгә, диярәк сөйләнергә тотына. Кайда да бу шулай. Якты дөньяның иң караңгы дигән почмакларында да, ялгызлык исеме белән аталган иң авыр һавалы урыннарында да шушылай. Дөнья бер үк төрле кануннар белән яратылган. Әмма затлылар аны затларына күрә, каралар аны караңгылыкка таянып узалар. Башкача була алмасына Фәхри Хисами мең кабат инанды түгелме инде? Дөньяның эчтәлеге, йөзе ниндилеген уйлау аны хисләреннән айныта кебек иде. Әмма бу юлы алай булмады. Караңгы чырайлы карт һәм җыерчыклы дөнья йөзе күз алдына килә башлауга, ике арага Кәримәнең самими, чибәр, акылдан яздырырлык кыяфәте пәйда булды. Шагыйрь әфәнденең мең дә беренче тапкыр аһы күкләр катының калын мендәр сүрүен тишеп узды. Анда йолдызлар, йолдызлар, йолдызлар гына иделәр. Фәхри Хисами тагын да тагын Кәримәнең берничә шигырен укып карады. Күңеленә хисләр дулкыны мохит диңгезенең ярсып кайнаганыдай кереп тулды. Ниндидер сәер халәт иде бу. Күгенең кояш тулып балкуы, тойгыларының чиксезлеккә ашкынуы, йөрәге тулы хисләр дулкынының шашынуы инде гомере башкача агым белән китәчәгенә ышаныч аны шундый да аңлашылмаслык бәрәкәт эченә салалар, ул моннан чыгасын да, аның төпләрендә башы каласын да уйламый. Бары тик бик тә, бик тә рәхәт кенә, бәхет кенә. Аның күңеле усаллыкны белмәгән Австралия кыйтгасы кебек, әгәр дә анда кешеләр динго этләрен алып килмәгән булсалар, алар, кыргыйлашып, битараф табигатькә ерткычлыкның ни икәнлеген күрсәтә башлап, аны тәмам хәйран итмәсәләр, тормышлары башкача барыр иде, Фәхри Хисами да мәңге якты күңел хикмәтендә калачак иде. Әүвәле аны тормыш тәгәрмәче әйләнеп кенә узып йөргән кебек булды. Гасыр башында дөньяга килеп, канлы революция һәм Гражданнар сугышының кешеләрне изә торган елларында ул инде үсмер егет иде. Яраннары кебек патшага йодрык төйнәп ташланган башкисәр дә, кылыч айкап акларга томырылган гаярь кызыл сугышчы да аның язмышы аша узмады. Ул “Галия” мәдрәсәсендә кызыл комитет тоткан егетләрнең дә ышанычын яулый алмады. Үзен бик тыныч калдыруы, кайнап-кайнап чыкмавы, әле шәригатькә, әле муллаларга каршы ярсулы һөҗүмнәрдә катнашмавы шәхесенә карата иптәшләрендә бары тик ышанычсызлык кына тудыра алды. Әүвәле моны Фәхри Хисами аңламады, күңеле тулы шигырь булып, ул аларны куен дәфтәренә төшерә иде дә, әллә нинди зур эшләр куптаручы шәкертләр арасында ак карга сыйфатлы йөри торды. Ә аннары, үзенең ярлы батрак гаиләсендә үсүе дә, һаман да җәбер һәм кимсенүләр генә күрүе дә аны кызыл бугазлы егет ясый алмады. Кием чабуының ертыгы ачылыр да китәр сыман булганлыктан, ул аны һаман да җыеп йөрергә тиеш икәнлеген белә иде. Башкорт аймакларына килеп урнашкан татарлар ныклы тамыр белән яши иделәр. Андыйлар мәдрәсәдән куылудан курыкмадылар. Фәхри Хисами үз тормышын көйләү өчен Уфада азмы ялчылык итте? Хәер, чоры да шундый иде. Байлар хак түләүне исләрендә тотучылардан булмадылар. Фәхри Хисами һаман да Галимҗан абыйсын көтте. Бу кешенең ул язучы икәнлеген дә, шигырь өлкәсендә зур гыйлем иясе булуын да беренче дәресләреннән үк мөкиббән хәлдә тыңлаганын хәтереннән җуймады. Галимҗан Ибраһимов “Галия” мәдрәсәсе мөгаллимнәренең берсенә дә охшамаган иде. Аның артка кайтарып таралган кара коңгырт чәчләре, елтыр күзләре, сеңерләрен тибрәтеп торган көчле йөзе, уртачадан калкурак буе-сыны, сүздә төгәллеге, пөхтәлеге, урыс зыялылары кебек киенеп йөрүләре, башына кәләпүш салмавы, әле ак эшләпәдән, әле карадан йөрүләре сокландыра да, сәерсендерә дә, хәтта куркыта да иде. “Галия”дә шәкертләрне бер-ике ел гына укытып калды. Китүенең сәбәпләрен төрлечә сөйләделәр. Ул, хушлашып чыкканында: — Мин кайтырмын әле!— дип, шәкертләрен юатып киткән иде. Фәхри Хисами аны менә кайтып килер, менә кайтып килер диярәк көтте. Бу елны да, вакыйгалар чуарланып китүгә карамастан, ул бары тик шушы Галимҗан абыйсының дәресләрен ишетми калмыйм дип, мәдрәсәгә кабат керде. Җәе Урал заводларында авыр кара хезмәт белән узды. Укуын дәвам итәрлек акча туплый алды. Ә Галимҗан Ибраһимов сүзендә тормады. “Галия” мәдрәсәсендә сүзен отып калган шәкертләре көтәдер дип мөгаен исенә дә алмагандыр? Кышка каршы Уфада Петроград шәһәрендә чыга торган “Чулпан” газетасы хакында сүз таралды. Анда Галимҗан Ибраһимовның социалистик революция турында мәкаләсе булып, ул язмасында халыкның ничә йөз еллар буена йөрәгендә йөрткән өметенең аклануы хакында белдерелгән иде. Фәхри Хисами яңа дәвергә яңа кешеләр кирәклеге хакындагы ул язма юлларын аеруча йотылып укыды. Үзенең мәдрәсәдә белем алуы заяга түгеллеген, зыялы, аңлы яшьләрнең яңа тормыш төзүгә өлеш кертергә тиешлекләре хакындагы күрсәтмәләрен чын күңеленнән аңлап кабул итте. Шушы мәгънәдә үзен дә революционер буларак күзаллады. Кызыл бугазлар бүрәнә артыннан бүре куучыларга әверелеп, буш сүз тегермәнен тартучылар сыман тоелдылар аңа. Фәхри Хисами “Галия”гә укыр өчен керде, ул шагыйрь булу максатында белемнең ни мәртәбәдә зарур икәнлеген үзенчә күзаллый иде. Язган әсәрләрен газета-журналларга җибәреп карады. Әмма аның сүзләренә, йөрәгендәге хисләренә бу дөнья мохтаҗ түгел иде шул. Басылып чыгуларын көтүләре әрәм китте. Моңа карап кына ул әле егылмаска да тиеш иде. Бусы ук булмады, язулары сирәгәйгәннән-сирәгәйделәр. Инде шигырь чыгаруны ташлар да кебек иде. Аның укыйсы, беләсе, гыйлем диңгезенә чумып бәхет табасы килә иде. Ул елларда белем алуга ярлы-батрак уллары зур дәрт белән тартылганнар, каралыктан чыгуны караңгылыктан котылу буларак аңлый башлаган иделәр. Ә данлы революция ташкыны аларның күбесен үз дулкыннарына болгап алып кереп китте. Читтә торып калучылардан бер Фәхри Хисами гына иде булса кирәк? Бу аның шигырьдә яшәвеннән шулай иде. Ул бары тик эчтән янды, тыштан исә аңсыз һәм уянмаган сыйфатта күренде.
III Киң казакъ далаларында сарык көтүләре йөрткәнендә бер бәрәнне ул үз куенында үстерде. Сугышлар бетеп, тыныч хезмәт еллары башланган иде инде. Фәхри Хисамины Сталин суды, төрмәдән чыгарып, мәңгелек сөргендә калдырырга хөкем итте. Бөек юлбашчы һәм халык каршында гаебе нидә икәнлеген ул чамалый: аның шигъри хисләре бәхетле җәмгыять төзүчеләргә комачаулык тудырырга гына сәләтле! Хәер, тынчу-караңгы төрмә камераларыннан, Урал һәм Себер базларындагы авыр эшләрдән соң, казакъ даласы җәннәт җиредер сыман тоела башлады. Беренче тапкыр ул үзенең кеше икәнлеген менә шушында кабат тоемларга тотынды. Бу хис аны тормышка кайтарды. Дала җиле еракта сиземләнгән Казаннан сәлам китерәдер сыман. Әмма ул шушы казакъ җиренең бер дә ят, чит түгеллеген белә. Татар атларының томырылып Авропа кыйтгасына ташланган җире, тарихының чишмә башы менә шушыннан түгелме соң? Чиксезлек, дөньяның тыныч агыш белән үзгәрешсез баруы, замана тәгәрмәченең күчәреннән бүселеп чыккан, таралып калган урыны бу. Аның куа китереп йөрткән көтүеннән бер сарыкның өч бәрәне булды. Мондый хәлне Фәхри Хисаминың гомерендә дә күргәне юк иде. Туган төбәгендә күрше авыл чуашларында ул бала вакытында ике атналап көтү йөрткән иде. Аксубайның сай сулы инешләренең яшел ярларында иркенәеп җәелеп йөрергә сыерга түгел сарыкка да тарлык. Маллары ач, вак үлән ашап интегәләр. Ун яшьлек малайның гаебен чуашлар күп таптылар: — Татар да булдымы көтүче? Мал бага белмиләр!— дип, авыл ризасызлыгын яшермичә сөйләнде. Фәхринең көтүчелегеннән баш тарттылар. Әмма шушы эшендә ул сарык бәрәнләтүгә чуаш Микуладан өйрәнеп калды. Арык малның хәле дә юк икән шул. Адәмнән ярдәм кирәк. Казакъ даласында сарыклар иркен утлыйлар. Бер яки ике бәрән китерүләре — табигый хәл. Көнендә алар сикереп торалар да йөри дә башлыйлар. Аларны монда кузы дип атыйлар. Һәркайсына шунда ук сан сугыла, кәгазьгә башы теркәлеп тә куела. Өченче бәрәнен китергәндә сарыкның хәле киткәч, Фәхри Хисами, сәбәпне шунда ук аңлап өлгереп, малай вакытыннан белеп калганынча аңа ашыгыч ярдәм күрсәтте. Бу кузы бик зәгыйфь булып чыкты. Тавышы — зәһәр, аяклары — көчсез. Фәхри Хисамига аны күтәреп йөртергә дә, башка сарыклардан имезергә дә туры килде. Күз-колак иткәндә, бу эшенең дә әллә ни авырлыгы юк иде. Сарык бәрәне, көннәрдән бер көнне ныгып алып, үз көенә утларга да өйрәнеп китте. Ә тавышы барыбер дә зәһәр булып калды. Һәм ул көтүдә беренче куй булып үсеп җитте. Бер ел эчендә аның зәгыйфьлектән өстенлеккә ирешүе адәм баласының дөнья каршында гамәлләренә һәм яшәешенә мисал кебек аңлашылып, өлге сурәттә иде. Кояш ничек үз җаенда җир йөзен үзгәртеп, әле яз, әле көз китереп, елмайган хәлендә йөрсә, кеше дә шушындый түгелме соң дип, элекләрне уйланып аптырый торган Фәхри Хисами, үзенең шагыйрьлеген исенә төшереп, яшәешнең галәмәтләре әллә кайда күктә түгел, бәлки туфрак бәрәкәтендә икәнлеген дә аңлый башларга бу кузы вакыйгасы бер этәргеч иде. Шушы усал сарык бәрәне, көтүчесе каршына вакыт-вакыт килеп басып, зәһәр тавышы белән котны алырлык итеп сәлам бирү гадәтенә кергәч, моны рәхмәт йөзе буларак кабул итми мөмкин түгелдер дигән фикергә төште. Аңа җавапта шунлыктан үзе дә эндәшә, хәлләр сорашкандай итә, хәтта, күңеленә ятканда, сөйләшә дә торган булып китте. Бу куй аңа Кабилнең корбаны, Исмәгыйль пәйгамбәрнең хөрмәте, Мөхәммәт пәйгамбәрнең бурагы кебегрәк тоелганлыктан, икмәк кисәкләреннән дә аңа өлеш чыгаргалап, ризыгын бүлешеп сыйлаган чаклары да бар иде, әмма алары сирәк хәл рәвешен генә алгалады. Азык ягыннан кысынкы ул еллар үзләрен бәрәкәтле күрсәттеләр. Кич җиттеме, Урал якларыннан җил исеп, яңгыр сибеп үтә торган булды. Көннең буена сузылган кайнар кояш тәмам хәлсезләсә, кичләрен рәхәт иде, аның каравы. Шушы тормыш шартларында да кешелелекне саклап калырга, тормыштан зарланмаска өйрәнергә кирәк иде. Шагыйрь Фәхри Хисами элекке гадәтенчә үзен сабыр һәм тыныч тотты. Каударланмады. Ул үзен: “Дөньяны хәзер су басса да — синең өчен барыбер!”— дигән сүзләренә күндерергә тотынды. Һәр сәяси үзгәреш, кешеләрдәге һәм җәмгыятьтәге күренешләр, шылт иткән тавыш та аның шигъриятендә кайтаваз булып яңгырарга тиеш булса, болар бары тик үткәндә калдылар. Ә хәзер ул, чаң каксалар да сикереп торып йөгерүче түгел. Башта уяныр, аннары уйлар, шуннан соң тагын бер кат уйлар, ахырда — борылып ятар. Ул инде янгын сүндерүче дә, халыкны әйдәүче дә була алмый. Әмма битарафлык? Юк, монысына ук Фәхри Хисами өйрәнә алмады. Ул бары тик дөнья йөзенә сабыр канатын җәйгән арышлы-бодайлы, алмалы-чияле август ае кебек кенә иде ул чакларда. Алда гомеренең көзе булуы аның сабырлыгына куш килер сыман иде. Ә ул югалды да китте. Әбиләр чуагында далада мәк чәчәкләре саташып чәчәк атучан булалар. Кәримәме соң әле аның исеме? Әйе, Кәримә икән! Дәфтәренә шулай язылган... Таңбикә дә, Таңсылу да, башкача да түгел, Кәримә икән, Дулатова! Соңгы вакытлардагы хәтерсезлеге Фәхри Хисамины борчырга тиеш иде. Әмма бу аңа шатлык кына китерде. Күргән газаплары җиңел кул белән сыпырып алынган кебек онытылып калдылар кебек. Ул аларны хәтерендә дә яңартасы килмәде. Теге атнада, Ленин урамыннан хәйран хәлдә узганында, Сибгать Хәкимне очратты. Аны чирләшкә генә бер шагыйрь кисәге дип сөйлиләр иде, бигрәк тә Муса Җәлилнең аны өнәп бетермәвен каләмдәшләре белә иделәр. Әмма егет яралы бөркет баласы гына булган икән бит, шушы еллар эчендә чын лачын сыйфатта ныгып җиткән. Татар шигырендә хәзер аның сүзе баш, аның сүзләре кода, аның әйткәне — хөкем, диделәр. Алар йөзгә-йөз туры килделәр. Узып киткәч кенә Сибгать Хәким икәнлеген абайлап өлгерде Фәхри. Әмма юлыннан кире кайтмады. Сибгать аның белән исәнләшмәде. Танымавы хак иде. Аннары, ул бит сугыш батыры, “Курский дугасы” дигән котларны алгыч мәхшәрдән исән-аман чыккан. Андыйлар сирәк. Шигырьләре хәтта “Правда” газетасында күренгәлиләр икән. Фәхрине танымавы сәер түгел, өтек “халык дошманы” белән дуслык түгел, белешлек тә каза кебектер андыйларга? Олпат кеше сакчыл да, саклы да була ул. Фәхри аны гафу итте. Үзара танышлыкны яңартып җибәрүнең мөмкин хәл түгеллеге аңлашыла. Дөньялар хәзер бөтенәеп, тәртипкә кереп килә, аны кабат бозып ташлыйсы килми. Әгәр дә моннан унбиш кенә ел элек Сибгать белән күрешмичә болай узып китсәләр, Фәхринең ачу ташы, хис кайнарында кызып, шартлар дәрәҗәгә җитәр иде. Хәзер алай итә алмый, сабырлыкта калырга мәҗбүр. Кешеләрнең исәнләшмәве бер Сибгать белән генә бәйле түгел, Фәхрине аны сирәкләр таный. Элекке танышлары күзенә чалынмаска тырышалар, махсус күрми узып китәләр. Унбиш ел эчендә кешеләр дә, дөньяда үзгәргәне билгеле. Бәлки ул танымый узучы кешеләр дә аның танышларының балалары гынадыр? Ил өстеннән ничә ел рәттән кара сугыш утының куркыныч төтене аккан, җитмәсә “даһи”ның канлы балтасы муен тамырларына чабам дип эленеп торган, кайчан һәм кемнең башын өзәсен беркем дә белмәгән. Бәлки шушы бәлаләрдән ил коргаксып калган да, бу сагышлы йөзләрнең чалымнарында вакыт-вакыт уйнап алучы елмаю нуры илдә үсеп килгән буынның киләчәккә өмет белән каравының билгесе генәдер? Яшьләр. Алар кемнәр? Күп очракта — беркатлы кешеләр, билгеле. Фәхри Хисами үз күңеленә тулган уйларының төрлечә булуыннан бер дә сәерсенмәде. Аңа шулай рәхәт. Хәтта күңелле иде. Моңа кадәр һаман да бер үк нәрсәләр генә хакында, илгә, ватанга, партиягә һәм Сталинның үзенә тугрылыкны саулау, аларга коммунистларча фидаи рәвештә җан-тән белән берегү, әмма шушы мәхәббәтен аңлата алмавы, шушы хисләренең ил, ватан, партия һәм Сталин ягыннан җавапсыз калдырылуы аны изә, кисә, ваклый иделәр. Бу кадәр сөеп тә, сөексезлек утында янудан авыррак газапны коллык хезмәте дә бирмәде аңа. Йөрәге тулы сагыш, моң, бәхетсезлектән аптырау, бу чоңгылдан чыгу юлын таба алмаудан гаҗизләнү, ахыр килеп, инде үлем теләүләр — болар берсе дә калмады. Фәхри Хисами үзенең исән кайта алмавына да хәйран итә алмас хәлендә иленә кайтып төште. Шаккатты. Ул үзе генә түгел, башкалар да, аның кебек меңнәр һәм миллионнарның да шушындый ук газап тәмугы чокырларыннан чыгарыла һәм иреккә озатыла башлауларын, Сталинны каһәрләү сүзләрен дә ишетеп, хәтта газеталардан да укып, тәмам хәйран хәлендә йөреде түгелме? Йөреде шул, әле хәзер дә йөри. Ул тиранны ничек итеп ярата, аңа тугрылык саклый, аңа мәхәббәтен аңлатып язган хатларына җавап сүзен ишетермен дип өметләнә иде бит, югыйсә. Ә Сталин, нинди хәйран итәрлек хәл, Фәхри кебек меңнәрне һәм миллионнарны йомшак, дөрес, ягымлы сөйләп инандырып, киләчәк һәм булачак җәннәткә өметләндереп, мәхәббәтләрен яулап алып, үз теләгәненчә хөкемдарлык иткән. Һәммә кеше бары аның өчен, ул дип, бер дип, барча көчен, сәләтен, бәхетен биреп тырышкан да тырмашкан. Колларча, коллар кебек яшәгән. Хәтта сугышларда да Сталин өчен дип утларга кергән. Дөресме бу гамәл, хаклымы ул кеше, лаеклымы мәхәббәткә — уйлап та карамаганнар. Фәхри Хисами үзе дә нәкъ шундый ук иде түгелме? Тыныч хезмәттә шул Сталинга багышлап азмы шигырьләр язды, әмма аларда аның исемен атарга гына кыймады. Төрмәләрдә, сөргеннәрдә дә какшамады хисләреннән. Янды, көйде. Сталинга каршы әйтелгән сүзләр аның хис кайнарлыгы белән көйгән күңеленең чүленә тамган тамчылар гына иделәр, ком суны ничек йотса, алар шулай эреп югала тордылар. Фәхри Хисами Сталин исеменә ничәмә хат кына язды, өмет, ышаныч, мәхәббәт хисләре белән тулы иде алар. Һәммәсендәге һәр сүзгә, һәр өтер һәм ноктага аерым мәгънәләр сала иде. Менә алар иптәш Сталинның кулына керерләр дә, йөрәгендәге җылы хисләрнең бәрәкәтенә эләгеп: “Минем сөекле Фәхри Хисамины гаделсез хөкем иткәнсез! Инде аны ирекле итеп, янымдагы тәхеткә китереп утыртыгыз! Ул минем изге яраным, тугрылыклы дустым!”— дигән әмер килеп ирешер, газаплаучыларның үзләренә хөкем чыгарылыр сыман иде. Акланмады, берсе дә, бер генә өметенең мыскыл кадәр өлеше генә дә чынга ашмады. Мондый мәхәббәттән чүлләр гөлбакчага күмелер иде, югыйсә! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|