ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 30 страница
III Сабира шашынып, еламсырап кайтып кергәндә Хәнифә Галиевна өйдә, ишек төбенә килеп җитеп маташа иде. Кызның хәлен шунда ук аңлап өлгереп, йөрәгенә ут йөгерде. Әмма сизенүен белдерәсе итмәде. Тормышның нинди салулы чаналарга утыртып адәм баласын йөрткәнен яхшы белгәннән һәм, җитмәсә, Казанның татар хатыны булганлыгы сәбәпле, шунда ук акылын эшкә җикте: — Абау, кызым, кайттың дамыни?— дип, шундый да матур, рәхәт һәм иркә тавыш белән сорады ки, Сабира чак кына аны үз әнекәе белән бутап, җилкәсенә башын салып, үксеп үк елап җибәрмәде. Бу уңышы Хәнифә Галиевнаны икенче тәвәккәл адым ясарга этәрде. Бары тик Газизчигенә генә әйтелә торган затлы сүзләрен беренче тапкыр Сабирага да юллады. Аннары, аның тынычлана баруын күреп, хәтта киемнәрен дә элгечкә куешып: — Менә хәзер чәй эчәрбез. Үзем генә, ялгызым күңелсезләнеп утыра идем. Шундый да тәмле итеп чәй әзерләдем. Кеше юкта, икәүләп кенә, баллап-майлап алыйк әле, кызым. Тиз генә таба коймагымны да пешереп алабыз хәзер,— дип, Сабираны, “арыдым, күңелем кителде” кебек авыр сүзләренә дә карамыйча, кухня ягына алып чыкты.— Бергә-бергә күңелле була бит ул! Кыз аның сүзеннән чыга алмады. Хуҗабикәнең, беренчедән, сүзләрне җайга китереп кенә тасма телдә сөйләүләре, икенчедән, син күр дә мин күр, серләшеп-чөкердәшеп чәй эчәргә үз янына чакыруы — күптән күрелмәгән, могҗизага санарлык хәл иде. Бары Сабира тынычланып җиткәч кенә, инде коймаклар пешеп, чәйгә утыргач: — Күренмиләр әле һаман. Минем Газизчигем сезнең белән кинога киткән иде түгелме соң?— дип, юри бутапмы, әллә буталыпмы сорады. Сабираның авызы бүртеп чыгуы Хәнифә Галиевнаның күзенә тиз чалынды. Гайре табигый берәр хәл булганлыгы, моны кызның әйтәсе килмәве аның күңелен тагын да юкартып җибәрде. — Кәримә белән бакчада йөри калдылармы әллә?— диде ул, барысын белеп торган кеше сыман үзен тыныч тотып.— Бигрәк яхшы, аулак өй ясарга җайны Ходай биреп тора бит ул. Кызларым бик яхшылар, Аллага шөкер! Әйдә, коймак суынып китмәсен, җитеш, Сабирам, җитеш! — Аны, белгәч, ник сорап торасыз инде, Хәнифә Галиевна? Сабираның болай дорфа итеп сөйләшү гадәте булгалавын хуҗа ханым яхшы белә иде. Ул шунда ук: “Бу кызны корт чаккан! Араларында нидер булган! Әйтешкәннәр, ахрысы!”— дип уйласа да дөрес буласы иде. Әмма Сабираның хөрмәтсезләп әйткән кебек чыккан сүзләре аның бәгырен кисеп алгандай хәсрәтле иттеләр. — Кәримә беләнме абыең Газизчик?— дип, ул барыбер дә тыныч күңел белән сорап алырга үзендә сабырлык тапты. — Әйтмәгез миңа шул Кәримә турында, сорамагыз да!— дип Сабираның тагын да дорфарак җавап бирүен ишеткәч һәм аның өстәл яныннан кузгалып китәргә җыенуын да күргәч: — Миңа да ошап бетми ул кара чәч Кәримә!— диде дә куйды. Кызның йөзенә шунда ук ялтырап кояш чыккандай булды. Хуҗабикәгә сынаулы караш ташлады. Ә Хәнифә Галиевна, Казанның кырык ишегеннән каршылыксыз керә-чыга йөри алган татар хатыны, бер дә сер бирәсе итмәде, үз җаена сөйләнә торды: — Күбәләк тә күбәләк, ул да күбәләк! Егетләр белән гомерен уздырырга гына тора. Лекцияләренә йөрми бугай әле. “Бишле” билгеләренә генә укуы да күз буяу өчен, әйтелә торган сүзгә генә охшаган! Болай кирегә сукалау юлы белән ул ике көймәнең койрыгын бер кулга алды. Шунда ук Сабираның күңелен аулады һәм Кәримәнең нишләп йөрүләрен белешергә ният итте. — Анысы егетләр белән йөрми иде әле ул моңарчы,— диде, теле яхшы сүздә ачылып китә алмыйча Сабира. Шунда ук тагын күңелендәге тигезлекне бозып, авызы еламсык баланыкыдай сытылып китә барып һәм җанындагы ачыны чыгарырга җай эзләп. — Егетләр белән йөрмәве дә минем катылыктан гына, кызым... Ә менә син — башка, өлгер дә, тырыш та, булган да, уңган да... Болай мактап куюлары ярады тагын, Сабираның күңел күге кабат аязланып алды. Хәнифә Галиевна шунда ук телгә осталыгын эшкә җикте: — Кәримәнең укуын әйтер идем инде. Бер дә китап тотканы күренми башлады. Китапханәләргә дә йөрми бугай?— диде. Сабираның кабат ачуы кабарды, әмма бу юлы ул: — Болай да белә бит, Хәнифә Галиевна. Аңа тырышасы да юк. Шигырьне өч укый, дүртенчесендә яттан сөйли. Китапка бер карый — исендә кала. Аның баш, Хәнифә Галиевна — адәмнеке түгел,— диде, сөйләп алып китеп, әмма шунда ук көнләшүен дә сиздерәсе итеп.— Алай бер дә гадел түгел бит ул... Хаклык та, дөрес тә була алмый! Аның миннән ни артык җире бар! Хәнифә Галиевна сүзне матур тотты, кеше күңеленә керә белүендә осталыгын камилләштереп җибәрде: — Бик дөрес, бик дөрес, кызым Сабира, борынын бик чөймәсен әле!— диде, Кәримәне юри яманлап, әмма: “Кызый, мин сине үтәли күрдем бит. Иптәш кызыңны да үз итмәгәч, дустың өчен дә сөенә белмәгәч, син кем инде?”— диярәк уйлаганын да күңелендә саклый белде: — Аның ул якларына игътибар итмик әле! Чәйләре төгәлләнеп килгәндә инде Хәнифә Галиевна үз улының бәхетенә насыйп булырга тиешле Кәримәнең кемлеген тәмам ачыклап өлгерде. Аны хәзер Сабира кызыксындырмый иде. Газизчиге дә кемне сайларга белгән бит — асыл кошка үрелгән. Зиһене дә камил, укуы хактан да “бишле”, чибәрлеге дә бер кашык су белән йотарлык сурәттә, акылы да камил, таланты да бар! Җитмәгән җире юк. Аның әле шигырьләр язуы нинди яхшы. Күренеп тора — күңеле саф, йөрәге чиста. Мондый асыл кош аларның фатирына үз канатлары белән очып кергән икән, чыгардым юк инде! Кешегә әрәм итәләр, димени? Акыллы шул улы, Газизчик, бик акыллы! Илдә бер! Һичбер генә дә кыз дип, хатын дип баш катырмады. Насыйбын көткән икән, насыйбын! Ә менә бу көнче күбәләк Сабира белән нишләргә? Араларына керәчәк аларның, йөрәк бәгырьләренә үтәчәк. Аны бит фатирдан өреп чыгарып та булмый. Бергә укыйлар. Аягына чалыначак. Шушы уйларында аптырап алган Хәнифә Галиевнаның йөзенә шат елмаю йөгерде. Ул инде бер-бер фикергә килеп өлгереп, бу кыен хәлдән чыгу әмәлен дә табып алырга җитешкән иде. Шунда улы Газизчик белән Кәримә дә кайтып керделәр. Сабира алдында сер бирмичә, Хәнифә Галиевна алар белән үзен гадәттәгечә коры тотты. Аның болай үзгәрүе һичшиксез файдага гына иде. Сабира үзе белән аның ихластан сөйләшкән булуын төшенде, хәтта: — Рәхмәт, Хәнифә Галиевна!— дип, тыныч күңелдә бүлмәсенә кереп китте. Хәер, Газизчик тә өстәл янына килмәде. Хәнифә Галиевна да улын Кәримә янына чәйгә чакырасы итмәде. Үз бүлмәсендә ябылып алган Газизчик тыныч кына бер көйне скрипкәсендә уйнап җибәрер дип берсе дә көтмәгән иделәр. Ул “Тәфтиләү”не башлады, авырлык белән, озаклап эзенә керде. Өченче тапкыр башлаганында гына көйне ахырына кадәр ерып чыкты. Бу юлы ул бик тә матур, моңлы, үтемле килеп чыкты.
IV Сабираның үзгәрүе Хәнифә Галиевнаның күңелен боза башлады. Ул юктан да Кәримәне яманлый торды. Эченә сыя алмый башлады. Әмма Газизчиккә карата мөнәсәбәте артыгы белән яхшы булу гына хуҗабикәне орылып бәрелүдән саклап калды. Хәнифә Галиевна ничек тә хәйләсенә керергә, җаен табарга тырышып карыйсы итте. Юк исә, Сабира бүген Кәримәгә ташланса, иртәгә Газизчиген алдарга яки пар күгәрченнәр кебек була барган кыз белән егетнең араларын бозып куярга да мөмкин иде. Шунда берәр яшь җилкенчәге дә кызыкмый бит үзенә! Хәнифә Галиевна уйлавынча, Кәримә белән Газизчиге арасында Таһир һәм Зөһрәнеке кебек гүзәл бер мәхәббәт агачы үсеп, чәчәккә төренеп килә иде. Ул инде аңа кырау да төшерттермәс, салкын җилләрне дә тидертмәс. Бердәнбер улы Газизчик өчен бүген җанын фида кылса да кызганыч түгел! Ә менә Сабира? Һай зәһәр дә инде теле. Әле кичә генә, университеттан кайтып та керде, Кәримәнең юклыгыннан файдаланып, шунда ук: — Тагын бүген шагыйрь Фәхри Хисамига киткән ул! Аның белән мәхәббәт “крутит итә”!— дип, авызын алагаем ачып сөйләнеп торды, юньсез кыз! Шагыйрь белән шагыйрә арасында әллә ниләр дә булырга мөмкин, анысы. Әмма шушы кадәр сабыр, шушы кадәр сагышлы, шушы кадәр бәлале, шушы да кадәр кешелекле Фәхри Хисами кебек, илле алты яшьлек карт әдип ул унтугызы да тулып җитмәгән кызга бәйләнмәс тә, аны бозып та йөрмәс! Монысын инде Сабира белмичә-аңламыйча сөйли, эт җан икәнлеген яшерә алмавыннан гына бу. Инде дөньяның хикмәте ачылган да сыман тоела башларга мөмкин иде. Шушы соңгы ай эчендә Хәнифә Галиевна үзгәрде дә куйды. Моңа кадәр шәһәреңне бер үзе яулап алырдай булып йөргән хатынның көтмәгәндә бөтенләй дә тынычланып, эче тулы гаугалы, гамьле кешегә әверелеп калуы, җитмәсә кибеткә дип чыккан җиреннән берни дә алмыйча, күңеле югалгандай кайтып керүләре, уйлы һәм сабыр зат иясенә әйләнүе электән аны белгән танышларын хәйранга калдырды. Мондый галәмәтләрен берәүләр мәрхүм ирен сагынуына нисбәт итсәләр, икенчеләр аның иртә картая баруы белән бәйләделәр. Әмма ул үз улы хәсрәтендә иде. Кайсы ана асыл йөрәк җимешен бәхетле итеп күрергә теләмәс иде икән? Газизчиге соңгы вакытларда бөтенләй дә сөйләшмәс булды. Ул елмаеп йөри бирә, көн дә скрипкәсен төрле сәер көйләр белән елата. Кәримәнең дә аның мәхәббәтен инкарь итмәве әнкәсенә мәгълүм. Әмма тулы бәхет өчен кемдерме, нидерме комачаулый. Әллә Сабираның күңелеме, әллә кызның яше бары тик унтугызга гына килеп җитеп маташумы — билгесез! Әгәр Газизчигенә кызның үсеп, өлгереп җитүен көтәргә туры килсә, ул моңа да риза, югыйсә. Нинди комачаулык бар соң? Шул Сабираның авыр күзе, ачулы теле генәме? Хәнифә Галиевна мең кат үлчәде-үлчәде дә, бер фикергә килеп, ике туган сеңлесе Гөлшат Фаиковнага барырга, кирәк икән, хәтта гозерләнеп сорарга кирәк дигән нияткә килде. Аларның аралары бер вакытта да салкын яки җылы булмады. Ә бу юлы Хәнифә Галиевнаның нечкә мәсьәлә белән аңардан башка һичкемгә барасы килмәде. Хәер, аны аңларлык башка кеше табылыр идеме соң? Казанның зурлыгы, эче тулы халык булу — бер нәрсә, ә менә аның йомышын хәл итәрлеген көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмаячак. Хәнифә Галиевнаның бәхетенә сеңлесе Гөлшат Фаиковна өендә, сау-сәламәт яшәп ята иде. Яшәп ята, димәктән — шушымы инде дөрес сүз? Гөлшат Фаиковна биш ир бала анасы, җитмәсә өрлек кебек ире гомер буе баш та бирә белмәде, каршында билен дә бөкмәде. Аңа хатыны кол иде. Малайлары да әткәләренә охшап, хатын-кызны санлый торганнардан түгелләр инде. Башкача була алмый. Шулай итеп, Гөлшат Фаиковна аларның колы булып, аш әзерләп, киемнәрен юу, йорт-җирне чиста тоту хафасында гомерен уздырырга хөкем ителгән иде шул. Өлкән уллары утызга җитеп бара, ә өйләнәм дип әйтми. Энекәшләренә өлге инде ул. “Типсәләр — тимер өзәрлек” егетләр булып беткәннәр, кызларны бияләй урынына гына алыштырып торалар дип Хәнифә Галиевнаның ничә ишеткәне бар иде, хак, ахрысы? Аталарына охшаганнар, аталарына, бер дә башкача түгел! Хәнифә Галиевнаны сеңлесе аһ итеп: — Абау, апам-җаным, мине дә исеңә алыр көннәрең бар икән,— дип каршы алды.— Әллә безнең Газизчигебез өйләнәме? Туйга чакырырга килдегезме? Вакыт иртәнге як иде. Ял көне. Алар яныннан әүвәле бер уллары, аннары икенчесе, өченчесе, һәммәсе дә берәмләп исәнләшеп, чалбар-майкачан гына узып-сүтеп алдылар. Аларның үзара охшашлыклары бер гаҗәп, әмма аналарын игътибарга алып, санга кертеп аптырамаулары — икенче. — Безнең малайлар шундый инде алар! Малай кешеләр кебек чукынчык балалар юктыр ул,— дип әнкәләре Гөлшат Фаиковна сөйләнгәләп тә өлгерде.— Бер кыз да алып кайта алмадым бит, кул янымда ярдәмче булыр иде! Хәнифә Галиевна үзен тыныч тотты. Карашны югарыдан карауга көйләп куйган иде инде ул, эре кыяфәттә: — Нәрсә, сеңлем-җаным, инде бу йортта мине түргә чакыру да юкмыни?— дип сорады.— Ярты сәгать ишек төбендә басып торам бугай?.. Гөлшат Фаиковна аның бу сүзләренә дә аһ итте. Көтелмәгәндә килеп кергән апасы алдында ул тәмам югалып калган иде. Зиһенен җыярга өлгерә алмыйча газапланды. Аннары гына, Хәнифә Галиевнаның күзләреннән сагыш һәм моң галәмәтләрен күреп өлгереп, йөрәге хафага төшкән хәлендә: — Апам-җаным, апам-җаным!— дип, аңа түргә, кухня ягына узарга юл күрсәтте. Бу вакытта җилкәсенә эленгән тастымалы төшеп китеп аптыратты, аяклары алга-артка атлый алмыйча гаҗизләделәр.— Аякларыңнан салып торма! Шул көйгә генә кер, апам-җаным! Мондый үкчәле башмаклар белән шәһәрдә йөрүләре җайсыздыр бит? — Бик җайлы, бик килешле! Хәнифә Галиевна сеңлесенә түфли-башмак мәсьәләләрен тикшерергә килмәгәнлеген сиздерергә бер дә онытмады. Күңеле һаман да катгый аһәңдә калды. Аңа бу юлы: — Минем мондыйларны кимәгәнемә дә бишбылтыр инде,— дип сеңлесе зар итеп маташса да, апасының авыз читендә аз бер елмаю кисәге генә күренеп калды. Мыскыллау сүзләре буларак әйтелергә тиешле фикерләре шул йөз үзгәреше эчендә онытылып калдылар, ахрысы. Хәнифә Галиевнаның түргә узуы гүяки хөрмәт күрсәтүе сыман тойгы эчендә барды. Үзеңнең ахмак икәнлегеңне сизенеп тә, башкаларга баш җитмәс биеклектәмен итеп дәрәҗәңне белдерә белү — зур сәнгать, мәртәбә һәм рух көче таләп итә. Хәнифә Галиевнамы шуларны белми? Аның акылы, татар кешесенә хас булганча, алдан йөри. Марҗа хатынымыни ул, әүвәле алданып, аннары сукыр күздән тәүбә яшьләре агызып җанын аптыратырга? Икетуган сеңлесе Гөлшат Фаиковнаның торган җире төзек, кадагы да урынында, тактасы да яхшылап сырылган, идәннәре дә җепкә-җеп тартылган иделәр. Йортта ир кулы барлыгы да сизелеп тора шул. Әмма хатын-кыз мәсьәләсе монда чыннан да чишелмәгән, табак-савытлар, өстәлләр юылган-сөртелгән исә дә, оны-бәрәңгесе-ите — башкасы тарау ята иделәр. Җитмәсә өстәл янына беркетелеп куелган ит тарткыч та эшен башлаган да ташлаган кебек буялып басып тора. — Апам-җаным, бик вакытлы әле килүең дә, менә бит, пәрәмәч пешерергә итеп тора идем. Малайлар тормый да тормыйлар, итемне дә тартып бирмиләр. Менә хәзер пәрәмәч тә өлгертербез, бер килгәч-килгәч инде... Хәнифә Галиевна ваклыкларга бирелмәде. Тарттырырга дип кискәләп куелган табагы белән ит, ун-унбиш баш суган, ярты капчык өеме генә булмас — иләнгән он, тугылар өчен ватылган ничә дистә күкәй һәм аларның кабыклары, өч литрлы банка белән сөт — болар барысы да бер хатынга көне буена җитәчәк эш иде. — Син, сеңлем, мине булышыр дип көтмә. Үземдә дә, улымны, аның янына ике кызны асрап, гомерем камыр-боламык эшеннән чыкмый!— Ул махсус шулай сөйләнде. Кызларны да сүз арасына юри китереп кыстырды. Кайчан да булса бер аларны теленә алырга һәм шуның өчен махсус килгәнлеген әйтеп аңлатырга тиеш иде ул. Менә бит, җае үзеннән-үзе ип килеп тора. Эшнең җебен акрынлап, очыннан башлап сүтә торуың хәерле шул. — Кызларың булгач, синең яшәвең дә гөл бакчасында сандугач сайрату белән бер инде, апам-җаным, аны да сүз дип сөйләгәнче!.. Гөлшат Фаиковна электән телгә оста булса да, зиһендә сак түгел иде. Моны белгән апасы: “Каптыңмы, хәчтрүш!”— диярәк әлбәттә уйлап куя ала. Йөзенә мыскыллы елмаю билгеләре юктанмы чыктылар? — Чәй куярга кирәктер?.. Кая соң әле чәйнегем?.. — Әйдә, чукынма әле, калдырып тор чәеңне! Мин озакка түгел!— диде, тәмам коелып төшкән Гөлшат Фаиковнаны бөтенләй дә бетерергә җыенгандай Хәнифә Галиевна, буш урындыкка кулындагы авыр төргәген куеп, сумкасын эләргә урын эзләп.— Беләкләремне өзеп төшерә яздым. Хәсрәт. Чемоданга тутырып алып килсәм ни иде? Казан буйлап, адәм көлдереп, кәгазь капчык асып йөр инде, Арча хәерчесе кебек... Аның бер башлаган сүз белән ярты дөньяны әйләндереп китереп сөйләшә белү куәте ни җитте хатыннарны да аякларыннан егу көченә ия булганлыктан, Гөлшат Фаиковнаны тагын ике кулсыз калдырдылар. Ул бүгенге көндә апасын олы хәсрәте йөртүен, монда туйның да, башканың да катнашлары булмавын, акылына барып җитеп, шунда гына аңлады бугай? Хак сүз ул, туганың сине Казан читенә кадәр яхшы хәбәр белән эзләп килмәс, адәмне хәсрәт олы юлларга чыгара! — Монда улымның бер-ике киеп калдырган киемнәре иде,— диде Хәнифә Галиевна,— ул кадәр ир гуртын киендерергә синдә Әндери казнасы юктыр? Шикләнмәсеннәр! Биби Шәрифәсенә биреп, өрфия яулык хисабына юдырттым. Бик тә чиста иткән, май аеның хуш исләре белән аңкыткан. Кайсы улыңа да төс булыр, киеп йөрсеннәр әле шуларны, дидем! Әмма төргәкне ул чишеп маташмады, өстәл читендә торган чәйнекне күреп алды булса кирәк, тагын да йөзенә елмаю йөгерде. Аның күз карашына иярергә өлгергән Гөлшат Фаиковна исә шул якка борылып карады, майга пешкән пешекчедәй сикереп куйгандай булды һәм, ашкынуга күчеп, олы чуен тимерле яңа керогаз янына килеп, аның филтәсен күтәрә төште, җылынып утырган майлы таба урынына чәйнекне утыртып: — Гомергә бер килгәндә дә ашымнан-чәемнән өстен булып, мине ким-хур итеп китмә инде, апа җаным!— дип сөйләнеп алды.— Менә хәзер пәрәмәчләрне дә булдырам. Алар минем бик тәмле пешәләр. Атчы Хафизулладан май да алган идем, Арча хатыннарыннан каймак та китерттем. Нигә шушы кадәр сыйлы булдым әле, дисәм, синең, апам-җаным, кунакка төшәсең булган икән,— дип, кыска гына әйтелергә мөмкин сүзне озынга алып сөйләп аптыратты. Әгәр дә пәрәмәчләрнең җитешүен көтсәң, монда кичкәчә гомере үтәчәген уйлагандыр инде? Хәнифә Галиевна чәйгә генә риза буласын белдереп: — Өйгә кайтасым бар, сеңлем,— диде, шулай да өстәл янында тәмам җайга килеп шунда ук иркенәеп, өендәгечә утыру рәвешенә кереп һәм, сумкасын алдына салып, аннан кулъяулык чыгарып, күз яннарын сөртеп алып.— Ял көннәре Газизчигемә үзем пирог-мазар пешерерменме әллә дигән идем. Озаклый алмам. Эшләрем барып чыкса, йомышымны кире какмасаң, сеңлем-җаным, әле болай гына калмам, йортыгызга тагын аяк басармын! Кулъяулык мәсьәләсенә килгәндә, монысы да алдан уйланылып, кайчандыр Гөлшат Фаиковна тарафыннан бүләк ителгән, алып куелу сәбәпле, сандыкның ян тартмачыгында үз вакытын көтеп сакланып калынган затлы истәлек иде. Исәптә хисап була, дигәндәй, аның да файдасы тиде. “Әллә апам елый инде?”— дип аһ итәргә җыенган Гөлшат Фаиковна үз бүләген танып өлгергәндер — йөзен нурга күмде. Хәер, аның күңеле үзгәрүгә апасының зур хәсрәт белән түгел, йомыш артыннан гына йөрүен белүе дә тәэсир иткәндер әле? Яшермәде, башына ул мең төрле уйлар кергәнен хәләл теле белән әйтеп тә бирде: Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|